Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

                                                       “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

                                                       вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

                                                        җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

                                                                                       Ризаэддин Фәхреддин

                  Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

             Мин, Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы, Татарстан Республикасы Мамадыш районы Түбән Сон авылында туганмын. Укытучылык һөнәренә мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнгәндер. Киләчәгемне шул һөнәрдән башка күз алдына да китерә алмый идем. Үскән саен укытучы  булу теләге ныгый гына барды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Түбән Кама педагогия училищесын, аннан читтән торып Алабуга педагогия университетын тәмамладым. Хезмәт юлымны үз мәктәбемдә башлап җибәрдем. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер  әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...

         Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

         Очар кошлар күккә омтылгандай

         Көн дә мәктәбемә юл алам,

         Сабый күңеленә ачкыч табып,

         Белем орлыклары мин салам.

         Туган телем – татар теле аша

         Тормыш серләренә өйрәтәм,

         Авыр булуына карамастан,              

         Хезмәтемнән табам бары тәм.

Добавить запись

Защита от спам-роботов