Гомерем минем моңлы бер җыр иде. -дәрес

Муса  Җәлилнең тормыш  юлы  һәм иҗатын  өйрәнүне дәвам итү,”Кызыл ромашка”, “Җилләр”  шигырьләрен уку, кеше һәм  табигать  образларының  берлеген  төшендерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл m._zhlil-mbou_sosh_no117-bayazitova.docx25.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                               

Баязитова Гөлфинә  Фәһим кызы  (  gulfina1111@mail.ru  ),

ТР Казан  шәһәре   Авиатөзелеш  районы  

117 нче гомуми  урта  белем  бирү  мәктәбенең

   югары  категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

                       Тема:  Гомерем минем моңлы  бер җыр иде.

Максат: Муса  Җәлилнең тормыш  юлы  һәм иҗатын  өйрәнүне дәвам итү,”Кызыл ромашка”, “Җилләр”  шигырьләрен уку, кеше һәм  табигать  образларының  берлеген  төшендерү.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә  бәйле - М.  Җәлилнең  тормышы юлы, иҗади  эшчәнлегенә  карата  кызыксыну  булдыру  ,  балаларда  патриотизм сыйфатлары тәрбияләү.

Метапредмет-укыган  шигырьләрне аңлап, тарихи күзәтү  ясый белү,

Предмет- М. Җәлилнең  тоткынлык чоры,”Моабит дәфтәрләре” турында  мәгълуматлы  булу, ”Җилләр”  һәм” Кызыл ромашка” шигырьләрен  уку  һәм  анализлау; чагыштыру  һәм сынландыру төшенчәләрен үзләштерү.

Дәрес барышы.

I Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

1.Дәресне  оештыру. Исәнләшү. Уңай  психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү.

3.Актуальләштерү.”Серле сандык”

-Укучылар.  Бу нәрсә?  (сандык)

-Ул ни өчен кирәк?  (әйбер сакларга)

-Ә сандыкта  нәрсәләр саклыйлар?  (кием,  документлар, фотографияләр)

-Әйе, сандыкта  гаилә  өчен иң  әһәмиятле истәлекле  ядкарьләр саклана. Сандык  дигәч, кешенең  хәтере  уяна.  Бүген  күп кен ә гаиләләрдә  истәлекләр  саклаучы  сандыклар  чыгарып ташлана. Чөнки  үсеп килүче  буынга  ул  әйберләр  кызык  түгел. Сандыкта  без күреп  була  торган  истәлекләрне  саклыйбыз.Ә хәтердә ниләр саклана ала?Хәтердә саклау ни өчен кирәк?(җаваплар тыңлана)

-Әйе. Хәтердә күп әйберләр саклана.Үзләре үлгәч  тә халык  күңелендә  сакланучы  кешеләр, аларның эшләре  була. Безнең  сандыкта  ниләр бар икән.ачыйк әле.(сандыктан  өчпочмаклы  хат  чыга). Бу  нәрсә , укучылар? (хат)

-Нинди вакыйгага бәйле?  (Бөек Ватан  сугышына).

-Әйдәгез,  дәвам ит уенын уйнап алыйк. Беренче укучы ике сүздән торган гади җөмлә әйтә.  Башкалар  берәр сүз  өстәп, тулыландыралар.

-(Сандыктан  фотография чыга). Укучылар,  бу кем булыр?  (М. Җәлил).

- Ә кем соң М. Җәлил?   (шагыйрь).

- Укучылар,  М. Җәлил диюгә, күз алдыгызга  нәрсә  килеп басты?  (аның  “Моабат дәфтәрләре, батырлыгы).

- Димәк,  Без бүген дәрестә кем турында  сөйләшәчәкбез  (  М. Җәлил турында).

2. Уку мәсьәләсен кую.Әйе,  укучылар, бүгенге  дәрестә  патриот-шагыйрь  М.  Җәлилнең тормышы, иҗатын искә төшерәчәкбез  һәм  шигырьләрен   укыячакбыз. Чыннан  да. М. Җәлилнең  гомерен  җырга  күчкән гомер дип әйтеп була. Җырга күчкән  гомерләр-моңлы һәм  фаҗигале  язмышлар. Бүген   һәрнәрсәнең  кыйммәте  үзгәргән,  бар  нәрсәсе  яңа  күзлектән  карап  бәяләнгән   чорда  да  алар үз  кыйммәтләрен  югалтмыйлар. Әйе,  аның  да  исемен халык  хәтереннән сызып  ташларга  маташкан, сатлыкҗан  дигән кара  тамга  суккан  чорлар  да  булган.Тик  хакыйкать   җирдә  ятмый, диләр. Шулайдыр, хәтер кайта. Бер моң булып, бер  җыр  булып кайта.

-Ә сез  М. Җәлил  турында  нәрсәләр  беләсез? (Балалар белгәннәрен сөйлиләр)

-Яхшы, укучылар,  ә хәзер  шагыйрьнең  тормыш  юлы  турында  фильм карап  китик.)

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

  1. Укытучы  М. Җәлилнең  “Кызыл ромашка”  шигырен  укый.
  2. Шигырь   буенча  сорауларга  җавап  бирү.

-Укучылар,  нинди   төстәге   ромашкалар  була?Алар  кайд а үсә?

-Кызыл  төстәге   ромашкаларны  күргәнегез  бармы?

-Ни өчен  ак ромашкалар  бар  да  гаҗәпкә калалар?  (шул урынны таптырып укыту)

-Кызыл   ромашка  нәрсә  дип  җавап бирә?) укучылар әсәрдәге шигъри юлларны үз сүзләре  белән  хикәяләп  аңлатырга  тиешләр).

-М. Җәлил  шигыренә  ни  өчен “Кызыл ромашка” дип исем бирә? (Батыр сугышчының  ярасыннан  ак  ромашканың  чукларына  кан тама, чәчәк  кызыл төскә керә  һәм  туган   иленең  тынычлыгы   өчен   көрәшүченең  кан  төсен  үзендә  саклый).

-Шигырьдә  вакыйгалар  көннең  кайсы  вакытында  бара?(иртә белән)

-Ни өчен?   (Чөнки таң ату,  көн   яктыру- яңа тормыш башлану. Сугыш бетеп,  тыныч  тормыш  киләчәгенә ышаныч  уяну.  Шагыйрь  дә  киләчәктә  туган  иленең  тыныч  тормышта   яшәвенә  ышана)

-“Егет китте, мин калдым”,- ди  кызыл ромашка. Егет кая китә?   (Егет яралы булса  да,  дошманга  каршы  көрәшкә  китә).

-Егетне  патриот  дип  әйтеп  буламы? (Әйе,  чөнки ул  туган җирен ярата).

-Тагын  кемне  монда  патриот  дип  әйтеп була?  (  кызыл  ромашканы. чөнки  ул  туган  җирен  саклаучы  геройның  канын  саклый, һәм ул моңа  бик горурлана. Кызыл ромашка батыр сугышчыга  һәйкәл булып яңгырый).

-Бу батыр егет   белән  М. Җәлил  батырлыгында уртаклык  бармы?  ( Әйе,  М. Җәлил  дә   яраланып  фашистлар   кулына   әсирлеккә эләгә.  Тоткынлыкта  газаплар кичерсә  дә,   фашизмга көрәшен  туктатмый. Гомеренең соңгы  минутларына  тиклем көрәшчеләр  сафында кала.

-Шагыйрь   бу шигырен   кайда яза?  (Тоткынлыкта. Бәлки, бу шигырьдәге  батыр егет  М. Җәлил  үзедер)

-Шагыйрь  шигырьдә  бик күп сурәтләү чаралары кулланган.  Искә төшерик әле аларны.(Чагыштыру  алымы).

-Әсәрдә  сынландырулар да  кулланган. Нәрсә соң ул? (Укчылардан дәреслектә китерелгән   сынландырулар   турындагы   билгеләмә   укытыла).

-Шигырьдән,  чагыштыру,  сынландыруларга   мисаллар табып   дәфтәрләренә  язалар.

3.“Җилләр” шигырен  балалардан   чылбырлап укыту.

4.  Шигырь буенча сораулар бирү:

-Кем   монда  төп   герой? (Лирик герой.).

-Шигырь   лирик   герой  белән табигать  күренешенең   әңгәмәсе   рәвешендә төзелгән.  .Шигырьдә   лирик   герой  кемгә  мөрәҗәгать  итә? (Җилгә)

- Ә ни өчен? (Чөнки  Җил  болытларны кисә,  зәңгәр диңгез   өстендә      дулкыннар ишә,  алтын  бодай кырларын  тибрәндереп  үтә, боз  тауларын куарга  төньякларга китә,  ягъни  җилнең   булмаган  һәм  күрмәгән  җире  юк).

-Әйе.  Лирик   герой  иленең “ тук”  һәм  “иркен тормышлы”  булуын  үзе  дә белә һәм  туган  җире  белән  горурлана, аны  ярата.

-Шагыйрь  шигырьдә  нинди  алым куллана?  (Балалар психологиясенә  хас  булганча,  башкалардан   кабатлаттыру,  раслату алымын  куллана).

-Ни өчен?  (Чөнки  геройның  башкалар  фикерен  дә ишетәсе килә).

-Җил  бу  шигырьдә  ни  өчен  кирәк?

-Җил  бу  шигырьдә  азатлык, хөрлек символы  буларак  кулланыла.

-Шагыйрь  бу  шигыре   белән  нәрсә  әйтергә тели?

-Укучылар,  без  сезнең  белән  шагыйрьнең  ике  шигыре  белән таныштык.  Шигырьләрдә  нинди  хисләр  урын алган? ( туган илгә мәхәббәт, горурлану  хисләре  белән  сугарылган), икенче  төрле  әйткәндә  патриотик  хисләр  белән).

-Укучылар,  без  сезнең  белән  сандыктан  хат алган  идек.  Эчтәлеге  белән танышыйк әле.  1942нче  елда М. Җәлил  хатыны  Әминәгә фронттан  менә ниләр  яза: “  Әгәр  дә мин   исән   чакта   нинди  дә  булса  әһәмиятле, үлми  торган  эш  эшләп калдыра  алсам, моның   белән  мин  икенче   кабат яшәргә - үлгәннән  соң  яшәргә  хокук  алам. Чөнки  минем  турыда  сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал. рәсемнәремне  дә   басып  чыгарырлар. Әгәр мин  шуңа  ирешә  алам  икән,  ни  дип  үлемнән куркырга? Дөньяда  шундый  итеп  яшәргә  кирәк, үлгәннән   соң  да  үлмәслек  булсын - яшәүнең  бөтен  максаты  шунда  түгелмени”.                Чыннан  да, татар халкының  бөек  улы  М. Җәлил  турындагы  якты  хатирә  гасырлар  буе  яшәр.

III. Рефлексия .

  1. Рефлексив кабатлау. -Бүгенге  дәрестә  без ниләр  турында сөйләштек?

-Укучылар,  бүгенге  дәрестә нинди  белемнәр   үзләштердегез?

  1. Бәяләү.Укучыларның  дәрестә катнашканнары  бәяләнеп, билгеләр  куела.
  2. Өй эше. М. Җәлилнең  шигырьләрен  укырга.М. Җәлилнең бер шигырен яттан өйрәнергә.