Родительский комитет, тематика родительских собраний, план работы с родителями

родительский комитет Бурбашская СОШ

Родительский комитет, тематика родительских собраний

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ата – аналар җыелышы.

Тема: “Баланы мактау һәм җәза бирү

Максат: 1. Ата – аналар белән берлектә “ Баланы җәзага тарту кирәкме?”

              дигән сорауга җавап эзләү, баланы җәзага тарту иң соңгы чиктә    

              кулланыла торган чара икәнлегенә инандыру.

              2. Өйдә ата – аналарга балалары белән уйный торган, яшь үзенчә-

               чәлекләренә туры килердәй уеннар өйрәтү.

           3. Мәктәп, ата – ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәт булдыру.

Үткәрү формасы: ата – аналарга педагогик тренинг.  

      Җиһазлау:  Балаларга һәм әти-әниләргә анкета сораулары, ситуацияләр; тарату өчен киңәшләр; плакат.

                   Җыелыш барышы.

  1. Укытучының кереш сүзе.

Хәерле көн, хөрмәтле әти - әниләр! Бүгенге ата – аналар җыелышын түбәндәге сүзләр белән башлап җибәрәсем килә:

    Минемчә, һәр ата – ананы үз баласының язмышы, киләчәге борчыйдыр. Һәр ата-ана баласына бәхет тели, картлык көнендә аның таяныч булырына өметләнә. Балалар – безнең тормышыбыз чәчәкләре. Бары тик дөрес тәрбия биргәндә генә без бу чәчәкләрнең татлы җимешләрен татый алабыз, ә начар тәрбия бу чәчәкләрнең бу чәчәкләрнең ачы җимешләрен татырга мәҗбүр итәчәк. 

(Әти - әниләргә “Тагын икеле” картинасын искә төшерергә тәкъдим ителә.) Шушы картинаның финалын 21 нче гасыр чорына туры китереп телдән сурәтләргә кушыла.      Класс җитәкчесе укучылар белән алдан үткәргән “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә нәтиҗәләре белән таныштыра (исеме, фамилиясе әйтелми).

 И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча әңгәмә.

              - Бу картина сиңа ошыймы, юкмы? (ни өчен?)

              - Картинада сурәтләнгән малай үзен ничек хис итә?

              - Синең уйлавыңча, аңа якын кешеләр һәм туганнары нинди мөгамәләдә?

              - Син аңа булышырга теләр идеңме?

              -Синең тормышыңда менә шушы картинада сурәтләнгән ситуация (хәл) булганы бармы?

              - Синең уйлавыңча, бу хәл нәрсә белән бетәр? (ҖӘЗА БИРҮ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНАЧАК).

   Бүгенге җыелышта ата-аналар һәм укытучыларны борчыган мәсьәләләрнең берсе: “Балага җәза бирү кирәкме?” – дигән сорауга җавап эзләрбез.

    Җәза бирү – барлык төр тәрбияви алымнар кулланып та уңай нәтиҗәләргә ирешмәү сәбәпле, иң соңгы чиктә кулланыла торган чара.

  1. Баланы җәзага тартырга мөмкинме?

1 нче ситуация. Бер малайны һәр хатасы өчен дә почмакка бастырганнар. Ә бервакыт, 5 нче класста укыган чагында, ул үзенең әнисенә : “Тагын бер тапкыр почмакка бастырасың икән, мин әбиләргә китәм. Мин сезнең белән бүтән яшәмим”, - ди.

2 нче ситуация. Бер гаилә атна азагында баланың уку нәтиҗәсен караган. Әгәр дә нәтиҗә яхшы икән, әти-әнисе фикере буенча – бу яхшы, һәм бала кесә акчасы кебек мактау ала. Әгәр дә нәтиҗә начар икән, ул чагында әти - әниләр балага өйдә, бакчада эш куша: тулы уборка, бакчада су сибү һ.б. Эш табылып тора, нәтиҗәдә бала җәза төре буларак, эштән качарга тырышып яхшы укырга тырыша.

      3 нче ситуация. Гаиләдә кечкенә бала туа. 4 нче класста укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә. Тик торганнан еларга тотына, әти - әнисенә һәм кечкенәгә ярсулы була башлый.

     Бервакыт әнисе бу өлкән балага апаен карарга куша, ә ул каршы төшеп:

 “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырашта калдылар һәм җәза бирделәр.

           Фикер алышу.

      Кызганычка каршы, кайчагында балага җәза бирергә туры килә. Тик җәза бирүне мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга кирәк. Бала еш кына гаепле булып калмасын дисәк, аңа карата куелган таләпләрнең ул үти алырлык дәрәҗәдә булуын тәэмин итәргә кирәк. Баладан озак вакытлар бер үк эш белән шөгыльләнүен, яки тыныч кына басып, я утырып торуын таләп итү бөтенләй кирәксез күренеш. Кычкырулар, “ярамыйлар” никадәр азрак булса, балалар күпкә тыңлаучанрак була.

     Әгәр бала, дөрестән дә, гаепле булса аңа нинди җәза бирергә соң? Белинский түбәндәге фиерне әйткән: “Баланы шулай тәрбияләргә кирәк, ягымлы әнинең бер кырыс карашы аның өчен зур җәза булырлык булсын.”

     Ә шулай да бу караш кына аз булса? Андый очракта мондый сүзләр әйтергә була: “Син бер дә яхшы эшләмәгәнсең, минем синең белән сөйләшәсем килми”. Һәм, әлбәттә, бераз вакыт аның белән сөйләшмәскә кирәк. бала тарафынныннан ертылган китап, махсус ватылган чокыр өчен аны берничә көнгә китап укудан мәхрүм итәләр. Ә ватылган чокыр урынына ямьсезрәк чокыр бирәләр. Шулай ук барырга дип алдан планлаштырылган күңел ачу кичәсенә дә җибәрмәскә була. Тик баланың сәламәтлегенә тискәре яктан тәэсир итә торган җәза кулланырга ярамый. Мәсьәлән, баланы саф һавада йөреп керүдән тыю тискәре күренеш. җәза йөзеннән балага кул күтәрү бөтенләй тыела.

     Баланы дөрес тәрбияләү – ата-ананың төп бурычы. Кайбер ата-аналар бала тәрбияләүдә кыенлыкларга очрыйлар һәм югалып калалар. Гадәттә алар балага янарга, кычкырырга, кул күтәререгә тотыналар. Баланың чыннан да гаепле булуына аларны инандырмыйча торып, ата-ана үзенең сүзе һәм эш-гамәлләре белән, аның тәртибендә тискәре күренешләр барлыкка килүгә генә этәрә. Җәза бирү күпчелек балалар өчен начар эш-гамәлләрдән тыелып калуга китерми. Башка чарабыз калмыйча, җәза бирергә мәҗбүр булсак та, баланың үзен тотышында без күрергә теләгән уңай күренешләр булмас.

    III. Мозговой штурм

    1. Әти-әниләрне ике группага бүлү. Группаларга уен ярдәмендә бүләбез. Мәсәлән,

    “Молекулалар” уенын алыйк. Укытучы “ике” диюгә ата-аналар парлап, “өч” дисә өчәрләп, “дүрт” дисә дүртәрләп басалар. Шулай итеп 4-әр кешелек 2 группа  барлыкка килә.

    2. Мозговой штурмның кагыйдәләре белән таныштыру.

  • Фикерләр әйткәндә кабатламаска.
  • Фикерләр күп булган саен әйбәтрәк.
  • Фикерләр бәяләнми һәм тәнкыйтьләнми.

    3. Проблемалы сорауны әйтү.

    1 нче группага сорау: Кайсы очракта баланы мактарга була?

    2 нче группага сорау: Кайсы очракта баланы җәзага тарту кирәк дип саныйсыз?

    4. Группаларда уйланырга 2 минут вакыт бирелә.

    5. Такта икегә бүленә һәм фикерләр шунда языла.

    6. Тактадагы җаваплар буенча фикер алышу, нәтиҗә ясау.

       Әти-әниләргә өч төстәге тасмалар өләшенә: кызыл, сары, яшел. Һәр катнашучы үзенә ошаган 3 җавапны сайлап тасмаларга язарга һәм бәяләргә тиеш.

    Иң яхшы идея – 15 балл – кызыл тасмага язарга;

    Әйбәт идея – 10 балл – сары тасмага язарга;

    Начар булмаган идея – 5 балл – яшел тасмага язарга.

    Һәр идеянең ничә балл җыйганын яки җыймаганын санау. Ә хәзер балаларыгызның бу темага булган фикерләрен белеп китик. Аларны нәрсә борчый икән ? (  Балаларның туган фикерләре язылган плакат эленә.)

    7. Мозговой штурмда катнашканнары өчен әти - әниләргә рәхмәт белдерү.

IV. Ата-аналар өчен анкета.

 Сорауга 1  җавапны сайласагыз-2 балл,  икенчесенә -1 балл,  өченчегә-0 балл өстәп барыгыз.

      Анкета сораулары һәр ата-ананың алдына куела. Сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. Анкета түбәндәге сорауларны үз эченә ала:

  1. Балагызның сезгә (әти-әнисенә) мөнәсәбәте нинди?

               1) ярата;  хөрмәт итә; 2) тупас мөнәсәбәттә; 3)исе   китми;

  1. Барыннан да бигрәк балага нәрсә тәэсир итә?
  1. иркәләү; 2) таләпчәнлек; 3) җәза бирү.
  1. Бала өчен гаиләдәге кайсы кеше үрнәк булып тора?

     1) әтисе; 2) әнисе; 3) башкалар.

4. Өйдә балагызга кем дип дәшәсез?

1) улым, кызым;2) исеме белән; 3) әй.

5. Балагыз белән бергә  эшләр башкарасызмы?

1) әйе;  2)  өлешчә;  3) юк.

  1. Өй җыештырырга булышканда, бала, ялгышып, вазаны төшереп ватты. Бу очракта нинди чара күрәсез?
  1. баланы тынычландырам.
  2. азрак орышам.

                    3) бүлмәдән куып чыгарам;

  1. Әгәр сез балага җәза бирүнең гадел булмавын аңласагыз:

                    1)үз гаебемне таныйм;        

                    2) өлкәннәрнең дә ялгышу ихтималын аңлатам:

                    3) дәрәҗәне төшермәс өчен дәшми калам;

               V. Ата-аналарның анкеталарын анализлау.

10 баллдан артса.

Нигездә, балалар белән яшисез дип санарга мөмкин. Сездә балаларыгызны аңлый белү сәләте бар. Ләкин камиллеккә җитәргә әле бер адым калган.

5-10 балл.

Канәгатьләнерлек кенә. Сезгә ике арадагы монәсәбәтләрне яхшырту турында уйларга кирәк. Барысы да сездән тора. Вакыт юк яки баланың холкы холык түгел дип акланмагыз.

5 баллдан азрак.

Куркырга кирәк . Әгэр дә болай барса, балагыз өчен бервакытта да якын дус һәм олы тормыш юлына озатучы була алмыйсыз.

VI. Магнитофон тасмаларыннан балаларга бирелгән сорауларга    җавапларны тыңлату.                                        

Ә хәзер, әйдәгез, баларарыгызны тыңлап карыйк әле. Аларда нинди фикерләр бар икән.

 Сораулар:

  1. Әти-әнинең сине ачуланырга тиеш дип уйлыйсыңмы?
  2. Кайсы очракларда алар сине ачуланырга мөмкин?
  3. Кайчан алар сине мактыйлар?
  4. Кайсы вакытта син шатланасың?
  5. Ә кайсы вакытта кәефең китә?

VII. Баланы ничек кызыксындырырга?           Педагогик тренинг.

      4 нче ситуация. Ел азагын яхшы билгеләргә бетергәне өчен, 2нче класста укучы кызны мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады. Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач, кызның күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз, дип уйлаган идем! Менә Ләйләгә әниләре велосипед алганнар!” (ФИКЕРЛӘР ӘЙТЕЛЕП, ЧИШЕЛӘ).

Ә хәзер баланы ничек кызыксындырырга дигән сорауга җавап табып карыйк әле. Әгәр телдән мактау аңа уңай тәэсир итсә, бу бик яхшы. Балагыз еш кына өстәл артында дөрес утырып ашамый, ә бүген бик тырыша икән, аны күреп алыгыз һәм мактагыз. “Молодец!”. “Булганым!” кебек сүзләр балага бик көчле тәэсир итәр. Юк-барга мактап утыру да урынлы түгел . Баланы, бары тик көч куеп башкарган эше өчен генә мактарга, кызыксындырырга мөмкин.

  • Кара син, ничек яхшы итеп уенчыкларыңны тезгәнсең, киемнәреңне тәртипләп куйгансың. Хәзер минем сиңа әкият сөйләргә дә вакытым бар.

 Бу  - кызыксындыруның иң яхшы формасы. Тик әйтелгән һәр сүзегезне үтәрлек булсагыз гына вәгъдә бирегез.

Гаилә тәрбиясеннән кызыксындыруның иң киң таралган методы – конфет, шоколад биреп кызыксындыруны булдырмасак иде. Балалар тәмле ашарга яраталар. Тик баланы тәмлегә генә өйрәтмәскә кирәк. Рациондагы ризыкларның сәламәтлек өчен файдалы булуы шарт. Тагын бер кагыйдәне истән чыгармыйк, кызыксындыру алдан әйтелми, ә ниндидер эш- гамәлләрдән соң гына булырга тиеш. Бала бүләк өчен тырышырга тиеш түгел,ә үзенең хезмәтеннән канәгатьләнү алырга тиеш. Тормышта һәр яхшы өчен бүләк  алу каралмаган. Баланы һәр яхшы өчен бүләк көтәргә өйрәтмәскә кирәк.

    Тәрбия процессында ата-ананың балага, баланың ата-анага карата булган мөнәсәбәте зур урын алып тора. Иң мөһиме- әти һәм әнинең балага булган мәхәббәте, аларның балаларына бары тик яхшылык һәм бәхет теләүләре. Ата-ана мәхәббәте белән тәрбияләнгән бала әдәпле булып үсә, башкаларга карата мәрхәмәтле була.

VIII. Балалар белән уйнау өчен уеннар өйрәтү.

   Балаларга якынаюның иң отышлы чарасы алар белән уеннар уйнау. Алар белән уеннар уйнагыз : шашка, шахмат, лото. Саф һавада күп булыгыз, хоккей уйнагыз, тимераяк та, чаңгы да шуыгыз. Бу адымыгыз сезне балагызга тагын да якынайтыр.

               IX. Йомгаклау сүзе.

Хөрмәтле, әти-әниләр! Сөйләшенгәннәрдән чыгып сезгә түбәндәге сорауларны бирергә рөхсәт итегез:

  • Бүгенге ата-аналар җыелышында сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?
  • Җыелышта сөйләшенгәннәрдән чыгып тагын нәрсәләр өстәр идегез?

Хөрмәтле, әти-әниләр! Безнең киләчәгебезнең тыныч булуы нинди балалар үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына бәйле. Тормыш чәчәкләребез – балаларыбызны кырыс җилләрдән саклыйк. Бу чәчәкләргә бары тик шифалы сулар гына сибик. Иң мөһим сыйфатка – бала белән үзара аралашуга ирешү өчен бөтен осталык – тырышлыгыбызны куйыйк.

       

           X. Китапчык рәвешендә ясалган психолог киңәшләрен өләшү.

     Ничек итеп бер көн булса да нервыларыбызны какшытмыйча, акыл сатуларсыз, үпкәләшмичә яшәргә соң? Психологлар безгә түбәндәгеләрне тәкъдим итәләр:

  1. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен. иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  2. Балагызны ашыктырмагыз. вакытны дөрес бүлү сезнең эшегез.
  3. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
  4. Бала белән: “Кара аны иркәләнмә!”, “Бүген начар билге аласы булма!”- дигән кисәтүләр ясый-ясый аерылышмагыз. Аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
  5. Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Аңа мең сорау белән “ташланмагыз”, хәл алырга ирек бирегез (авыр хезмәттән соң ничек алҗыганыгызны искә төшерегез). Әгәр бала ни өчендер ярсыган,сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән кул селтәмәгез, “аннан соңга” да калдырмагыз, аны тыңлагыз, аны тыңлагыз.
  6. Баланың борчылганын күрсәгез,тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барсын да сөйләр.
  7. Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп алсын (1 нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар тагын да яхшырак). Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр. кич белән дәрес хәзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
  8. Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән соң 10-15 минутлык ял кирәк.
  9. Дәрес хәзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

10.Көн дәвамында ярты сәгать вакыт булса да үзегезне балага гына багышларга вакыт табыгыз.

11. Гаиләдә бала тәрбияләүдә бердәмлек булсын, әгәр дә үзара       аңлашылмаучылык килеп чыкса, проблемаларыгызны бала катнашыннаннан башка  чишегез.

12.Шуны истән чыгармагыз “бөтенләй зур” балалар да (без бит 7-8 яшьлек

    балалрга:” Син инде зур “,- дибез) йокы алдыннан әкият, җыр тыңларга яраталар. Болар баланы тынычландыра, яхшылап йоклап китәргә ярдәм итә. Йокы алдыннан күңелсез вакыйгалар турында сөйләшмәскә кирәк. Иртәгә яңа көн туар.Ә без ата-аналар  ул тыныч, матур, күңелле үтсен өчен барын да эшләргә тиеш.              

      XI. Җыелышның карарын кабул итү.

Ата-аналар белән киңәшләшеп уртак фикергә килгәннән соң түбәндәге  карар кабул ителде:

  1. Баланы җәзага тартырга ашыкмаска, кыен хәлдән чыгуның башка юлларын эзләргә.
  2. Баланың үзен тотышында, эш-гамәлләрендә уңай сыйфатларны күрә белергә.

      XII. Йомгаклау.

           Һәр дәрес (ахырында) азагында укучыларга өй эше бирелә. Бүген мин дә сезгә гадәти булмаган өй эше тәкъдим итәм. Һәр ата-ана, мөмкинлек   чыккан  саен, баласын мактарга онытмасын,аңа җылы һәм ягымлы сүзләр әйтергә онытмасын иде.                                            

      Ата-ана һәм бала арасында үпкәләшүләр, аңлашылмаучылыклар булмасын иде дигән теләктә калам.



Предварительный просмотр:

 2011-2012 уку елына ата-аналар белән

эш планы.

   

Чаралар

Вакыты

Җаваплы

1.

Һәр баланың өендә булу, әти- әнисе белән сөйләшү, мәктәпкә әзерлеге белән кызыксыну.

28-31 август

Класс җитәкчесе

2.

“Көзге Сөмбелә” кичәсе-

нә әти-әниләрне чакыру

октябрь

Класс җитәкчесе

3.

Ата-аналарга математи-

кадан ачык дәрес күрсәтү.

1 ноябрь

Дирекция,класс җитәкчесе

4.

Әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тору.(электрон почта, көндәлек аша,хат җибәрү ,өйләрдә булу.)

Ел дәвамында.

Дирекция,класс җитәкчесе

5.

Дәрескә килмәгән укучының өендә булу,килмәүнең сәбәбен ачыклау.

Ел дәвамында

Класс җитәкчесе

6.

Гомуми һәм класслап үткәрелгән ата-аналар җыелышында әти-әниләрнең тулысынча килүләренә ирешү.

1)Мәктәп директоры Г.Г.Бариеваның чыгышы;

2)Класс җитәчеләренең мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштыруы.

12 сентябрь

Директор, класс

җитәкчеләре

7.

Әзерлексез килүче укучылар белән аерым сөйләшү, әзерләнмәүнең сәбәбен ачыклау һәм өйдәгеләре белән элемтәгә керү.

Булган очракта,кичектер-гесез

Класс җитәкчесе

8.

“Ачык тәрбия сәгане (әти-әниләрне чакыру.)

Мәктәпнең графигы нигезендә

Дирекция,класс җитәкчесе

9.

Чирек нәтиҗәләре, балаларның йөреше,өлгереше, мәктәп тормышы белән таныштыру.

Ноябрь,январь,

март,май.

Класс җитәкчесе

10.

Укучы артык шукланганда, тәртип бозганда әти-әниләр белән элемтәгә керү.

Шундый очрак булса, кичекмәстән

Класс җитәкчесе

11.

Сез нинди әти-әни?, Балагызны беләсезме? (тестлар)

Ата-аналар җыелышы.

12.09.2011

Класс җитәкчесе

12.

Әдәби китап укуга кызыксынуын арттыру максатыннан, балалар өчен чыга торган газета-журналларга язылу.

  Ноябрь, апрель.  

Класс җитәкчесе

13.

Әти-әниләрне медосмотр нәтиҗәләре белән таныштыру.

Ноябрь аендагы ата-аналар җыелышында

Класс җитәкчесе

14.

 Укучы өчен кирәк булган дәреслек һәм дәфтәр,тестлар алуны ата- аналарның үз җаваплылыгына тапшыру

12 ноябрь

Класс җитәкчесе, ата-аналар

15.

Ата- аналар җыелышында      чыгышлар.

Ноябрь,март.

Дирекция билгели,

Класс җитәкчесе

16.

Җыелышка килмәгән әти-әниләр булса, аларны күреп сөйләшү.

Класс җитәкчесе

17.

Укучылар көче белән куелган кичә, концертларга әти-әниләрне чакыру.

Ел дәвамында

 Класс җитәкчесе.

18.

Бәйрәмнәр уңаеннан әти-әниләрне котлап истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары җибәрү.

Февраль, март

Класс җитәкчесе

19.

Участок инспекторы, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсеннән вәкилләр,ДАИ хезмәткәрләре белән очрашу оештыру

2 сентябрь

Дирекция, класс җитәкчесе

20.

Әниләр көненә карата кичә

ноябрь

класс җитәкчесе

21.

Һәр чирек саен ата-аналар җыелышы үткәрү, чирек нәтиҗәләре белән таныштыру.

Чирек саен

Класс җитәкчесе

22.

Авыру укучыларның өйләрендә

булу

Класс җитәкчесе, староста

23.

Балалар сәламәтлеген кайгырту, спорт түгәрәкләренә тарту.

даими

Класс җитәкчесе,

Спорт секторы

24.

Класстагы иң актив укучының әти-әнисенә рәхмәт хаты җибәрү.

Чирек саен

Класс җитәкчесе

25.

Әти-әниләрне кагыйдәләр белән таныштырып инс-

руктаж дәфтәрләренә кул-лар куйдыру

Ел дәвамында

Дирекция, класс җитәкчесе

26.

Укуы  аксаган балалар-ның өендә булу, әти –әнисе белән сөйләшү.

Ел дәвамында

Класс җитәкчесе

 Уку елына бурычлар.

  1. Укучыларның мәктәпкә теләп, шатлык белән килүләренә ирешү.
  2. Мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү.
  3. Мәктәп җиһазларына, китап-дәфтәрләргә сакчыл караш тәрбияләү.
  4. Укучыларның сәламәтлекләрен кайгырту, спорт белән дуслашырга өйрәтү.
  5. Көндәлек режимны төгәл үтәүләренә ирешү.
  6. Табигатьне яратырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, сабыйларны якларга өйрәтү.
  7. Китапны яратырга өйрәтергә, уку әсбапларына сакчыл караш тәрбияләү.
  8. Укучыларның гомуми үсешен һәм шәхси үзенчәлекләрен өйрәтүне дәвам итү.
  9. Балалрның сәламәтлеген саклау, сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләрен булдыру.
  10. Укучыларның күптөрле кызыксынуларын тормышка ашыру, һәр балада күп белергә омтылыш тудыру, кыенлыкларны җиңәргә өйрәтү.
  11. Җәмгыятькә файдалы эшләрне башкарганда төрле яшьтәге балар һәм өлкәннәр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәтү.

Сыйныф җитәкчесенең функцияләре:

  1. Гаиләне, сыйныф коллективын, шәхесне өйрәтү.
  2. Оештыру эшчәнлеге.
  3. Шәхес –ара мөнәсәбәтләрне ачыклыу.
  4. Регулирование.
  5. Законнарның үтәлүен тәэмин итү.
  6. Шәхес үсешенә ярдәм итү.

Бурычлары:

  1. Документацияне тутыру.
  2. Класс коллективының мәктәп эшендә катнашуы.
  3. Укучылар һәм ата-аналар белән эшләү.

Сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләү планы.

  1. Сыйныф җитәкчесе,  ата-аналар комитеты белән берлектә, барлык әти-әниләр өчен белем күтәрү чаралары оештыра, алдынгы тәҗрибәне пропагандылый. Ул елга 2 тапкыр , җәйге каникулдан һәм кышкы каникулдан, язгы каникуллардан соң, ата-аналар гомуми җыелышын уздыра.
  2. Укучының өлгерү дәрәҗәсе түбәнәюнең сәбәпләрен ачыклау. Әгәр бу авырып китү сәбәпле икән, бу очракта аның сәламәтлеге турында кайгыртырга, аңа булышырга, чыныгу, дәвалану мәсьәләләрен ашыгыч рәвештә эш итәргә кирәк.
  3. Укуда өлгермәүнең бүтән сәбәбе гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең бозылуыннан дип фараз кылыйк. Ата белән ана арасындагы даими ызгыш-талаш , эчкечелек күренешләре балагың укуына, өлгерешенз , холкына үтә тискәре тәэсир итә. Әти-әни мондый начар сыйфатлардан иң беренче чиратта үзе баш тартырга тиеш. Әмма кайчакта андый анага, атага җәмәгатьчелек фикере, абруе аша да йогынты ясый белү кирәк.
  4. Укуга, дәресләргә битараф булган, уку хезмәтенә җавапсыз караган яшьтәшләренең тәэсире дә баланың өлгерешенә зур зыян китерә. Бу очракта сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар читтә калмаска, әлеге укучыга яңа дуслар , яңа мөнәсәбәтләр, яңа иптәшләр табуда ярдәм итәргә , аны башка бер түгәрәккә , бер спорт секциясенә дәшәргә кирәк. Теге-яки бу укучы белән очрашу – аралашуны тыюга караганда, баланы башка иптәшләре белән аралаштыру, аңа яхшы дуслар табарга булышуны куп тапкыр яхшырак.
  5. Ата-аналарны укучыны күзәтүләрең белән таныштырганда, баланың да, ата-ананың да шәхесен кимсетмәскә.
  6. Җыелышларда ата-аналарның актив катнашуына, үзләренең дә чыгыш ясавына ирешергә , теге яки бу мәсьның да үз фикерләрен ишетергә кирәк.
  7. Һәр ике якның да балалрга нинди таләпләр куюын ачыклау.
  8. Әти-әниләр җыелышында балаларның җәмәгать эшләрендә катнашыуына , әхлак мәсьәләләренә игътибар итәргә кирәк.

3 нче сыйныф укучылары белән физик чыныгу күнекмәләрен алып бару планы.

 

  1. Физкультура һәм спорт (әңгәмә).
  2. Әйләнә-тирә мохит (урманга сәяхәт).
  3. Спорт авыруларга каршы (әңгәмә).
  4. Гигиена һәм аның таләпләре (әңгәмә).
  5. Мәктәптә үткәреләсе спорт чараларында катнашу (ел буе).

           А) Көзге кросс.        

           Б) Сәламәтлек көне.

          В) Кышкы уеннар.

          Г) Хәрби уеннар.

         Д) Район күләмендә.

         Е) Язгы сәламәтлек көне.

  1. Алкоголь һәм аның зарары (әңгәмә).
  2. Тәмәке (әңгәмә).
  3. Наркотик һәм таксикомания ( әңгәмә).
  4. Чаңгы белән кышкы урманга сәяхәт.
  5. Травмалардан саклану.
  6. Язгы урманга сәяхәт (чишмәләрне чистарту).

                                 Ата –аналар җыелышларында

     уку өчен доклад темалары.

№ т/б

Эш эчтәлеге

Вакыты

Җаваплы кеше

1.

1-чирек нәтиҗәләре.

2 чиреккә бурычлар.”Үпкән – кочкан җилгә очмый” Доклад.

ноябрь

Сыйныф җитәкчесе

2.

2- чирек нәтиҗәләре.

3 чиреккә бурычлар. “Балагызны кем итеп күрер идегез?”түгәрәк өстәл янында сөйләшү..

Декабрь

Газизуллина Л.С.

3.

3- чирек нәтиҗәләре.

4 чиреккә бурычлар.”Гаиләдә бала тәрбияләү” Доклад.

Март.

Газизуллина Л.С.

4.

4- чирек нәтиҗәләре.

“Балаларның җәйге ялын оештыру” әңгәмә .

Инструктажга кул куйдыру.

Май.

Газизуллина Л.С.

                          Ата-аналарга  киңәшләр

1. Балагызның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.

3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.

4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз -  талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның  белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.

6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен  һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны  дөрес бүлү - сезнең эшегез.

8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

9. Баланы  мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

10.Баланы  мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр  ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.

11.Баланың  борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

12.Мәктәптән кайткач та баланы  дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать  ял итеп алсын( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

13.Дәрес  әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез,

     мактап  алыгыз.

14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә  әче икмәк  әзерләмәгез.Чөнки  ни чәчсәң, шуны урырсың.

Балалар белән сөйләшкәндә ата-аналар түбәндәгеләргә игътибар  итәргә тиешләр:

1.Балагыз сүзне дөрес әйтмәгән очракта, мисал өчен, груша урынына алма дисә, "Бу груша түгел, алма” дип кискән итеп әйткәнче, аны ”Груша ашыйсы киләме әллә?”- дигән сораулар ярдәмендә төзәтеп куегыз.

2.Сөйләмегез төзек һәм кыска җөмләләрдән булсын. Әкрен сөйләшегез, ашыкмагыз. Кайбер гайләләрдә сөйләм темпы кызу булганлыктан балалар сүзләрен аңламый кала.

3.Балага шунда ук сүзне кабатларга кушмагыз. Истә тотарга кирәк: башта аңлау һәм соңыннан гына сөйләм процессы  барлыкка килә.

4.Балагыз белән фантазияне үстерүче уеннар уйнагыз. Телевизор карау сәгатләрен чикләгез.

5.Бу чаралардан соң да балагыз сөйләшмәсә, паникага бирелмәгез. Бала сезнең әйткәнегезне ишетә һәм аңлый икән, димәк, аның усешендә җитешсезлекләр юк.

 Бала тәрбияләгәндә ата-аналарга ун киңәш.

1.  Балагызның узегез кебек яки сез теләгәнчә булуын таләп итмәгез. Аңа үзегез булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.

2.  Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчөн түләү таләп итмәгез. Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башта кешегә тормыш бирәчәк һәм бу табигать законы.

3.  Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче ипи әзерләмәгез. Чөнки ни чәчсәң, шуны урасың.

4.  Аның проблемаларына югарыдан карамагыз. Аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.Түбәнсетмәгез!

5.  Кешенең иң әһәмиятле очрашулары – балалар белән очрашу икәнен онытмагыз.

6.  Балагызга күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз, чөнки балада без кемне очратачагыбызны беркайчан да белә алмыйбыз.

7.  Балагыз өчен нәрсә дә булса алмыйсыз икән, узегезне гаепләмәгез.

8.  Эшли алып та эшләмәгән очракта үзегезне гаепле саный аласыз.

9.  Бала – сезнең бөтен тормышыгызны узгәртә, астын-өскә китерә торган тиран түгел, ә тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк. Ачыкларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.

10.  Чит балаларны да яратырга өйрәнегез. Үз балагызга эшләтергә теләмәгән әйберләрне, башкаларның  балаларына эшләмәгез.

             Баланың укуы буенча ата-анага киңәш.

1нче киңәш.. Баланың билгеләренә мөнәсәбәт.

   

 * Начар билгесе өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул       яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

 

* Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз. Иң кирәге – белем!

 

* Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

 

* Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

2нче киңәш . Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек    ярдәм итәргә?

 

 * Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз.

 

 * Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

* Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

 

 * Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

     

14. Һәр укучыны шәхес итеп тәрбияләргә ярдәм итә торган класс      коллективын туплау.

15. Укучыларны барлык төрле эшләргә тарта торган күмәк һәм шәхси эшне оештыру.

16.Әйләнә-тирәгә кешелекле, намуслы, әдәпле, җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

17. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда, үз-үзеңне дөрес тота белү сәләтен үстерү. Дөресен сөйләү.

18. Белем күнекмәләре буенча башкалар белән ярышырлык шәхес формалаштыру. Рухи һәм физик сәламәтлек тәрбияләү.

19. Аралашу культурасын тәрбияләү.

20. Хезмәткә җаваплы караш тәрбияләү.

21. Укучыларда әхлакый сыйфатлар һәм әхлак кагыйдәләрен үтәү гадәтләрен тәрбияләү.

22. Ял вакытларын оештыру.

23. Тәрбия процессына ата – аналарны тарту

24. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

25. Һәр баланың иҗади сәләтен гамәлгә ашыруда тиешле шартлар тудыруга ярдәм итү.

26. Шәхестә этик, эстетик культура тәрбияләү.

27. Дус, тату, ярдәмчел коллектив туплау.