Для родителей.

Валиева Гульфиза Филгатовна

Предварительный просмотр:

                                       Гаиләнең тәрбия көче

                                          (“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”)

 Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи  саләмәтлек тә кирәк.

                                             (Абдрахман Кайа)

         Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә һәрберебез өлеш кертергә тиеш.

       Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә - кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис-тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый, әмма ул фән, әдәбият, сәнгатьнең тәэсир көчен арттыра, кешегә идеал табу мөмкинлеген киңәйтә.

          Намуссызлык, битарафлык, оятсызлык, кансызлык кебек күренешләр чәчәк аткан бер вакытта балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү актуаль мәсьәлә булып тора.  Рухи яктан  бай , эстетик тәрбия идеалы дигәндә, мин халык иҗаты белән танышу, җыр һәм музыкага, биюгә өйрәтү, табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотам. Шул ук вакытта кешенең матурлыгы аның әхлак дәрәҗәсе белән дә билгеләнә. Күпмедер дәрәҗәдә тышкы матурлыкка ия булып та, эчке дөньясы гүзәллектән, матурлыкны тоя белүдән, гамьнән мәхрүм кешеләргә карата юкка гына ирония белән: “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый” димиләр. Эстетик тәрбиянең әхлак тәрбиясе белән тыгыз бәйләнештә булуы бәхәссез, чөнки кеше тумыштан ук җимерү түгел, матурлык тудыру, иҗат итү сәләте белән туа. Ләкин эстетик хисләр, бу сәләт үзеннән-үзе генә ачылып китә алмый, аны формалаштырырга кирәк. Монда инде мәктәп белән гаиләнең бер булып тотынуы мөһим. Әхлак, тумыштан яки уку-өйрәнү дә гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.

Бала туу һәр гайләдә сөенечле вакйга. Әмма аңа белем һәм тәрбия бирү иң кыен, җаваплы һәм гаят мәшәкәтле эш.

... Тыңлагыз сез, җәмәгать,

Борынгалардан әманәт,

Аңа итсәгез хыянәт,

Сезгә булыр яман ат, -

Дип әманәткә хыянхт итмәскә, халкыбызның матур йолаларын балалр тәрбияләүдә кулланырга чакыра.

Бала тәрбияләүнең бишектән башлануын китапка язылудан алда халкыбыз болай дип әйткән:

  • ана сөте белән кермәсә, тана сәте белән керми;
  • сөт белән кергән, сөяк белән китер;
  • җидедә ни булса, җитмештә шул булыр.

Әйе, баланы тәрбияләү бишектән башлана. Ата-ананың горурлыгы ничек табуда түгел, ә аларның тәрбияле, әдәпле булуында.

“Баланы табу һөнәр түгел, багу һөнәр”, - ди халкыбыз. Һәм баланың кем булып үсүенә нык игътибар иткән, тәрбияне бишектән башларга, ата-ананың үзен тәрбияле булырга чакырган:

  • атасына карп улын коч, анасына карап кызын коч;
  • агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.

Бала үсеп җитеп, узаллы булгач, аның тормышка, эшкә, кешеләргә карашын халкыбыз һаман да ата-ана тәрбиясеннән эзли:

  • оясында ни күрсә, очканда да шул булыр;
  • дан килер дә китәр, яхшы исем атадан балага җитәр.

Гайләдә баланы дөрес өйрәткән кебек, каршыңа утырып, озаклап үгет-нәсихәт бирүчеләр сирәктер. Барысы да эш арасында бара. Мисаллар кул астында гына. Болай үтемлерәк тә була кебек. Балалар бит күзәтүчән, тиз үзләштерәләр, әмма тиз онытучан да булалар. Кат-кат әйтергә, игътибарга өйрәтергә кирәк чаклар була. Җанлы мисаллар белән күрсәтеп, я әйтеп биргәндә күңелдә ныграк саклана

          Әгәр балаларны гаиләдә - әти-әни, әби-бабай, бакчаларда тәрбиячеләр, һәм, ниһаять, мәктәпләрдә укытучылар матурлыкны күрә белергә өйрәтсә, тормышта вәхшилекләр килеп тә чыкмас иде.

          Балаларның,бигрәк тә яшүсмерләрнең каты бәгырьле, миһербансыз булып үсүен эстетик тәрбиянең начар куелуына яки бөтенләй булмавына кайтарып калдыру һич дөрес түгел. Монда башка бик күп факторлар да зур роль уйный бит. Тәрбиянең башлангыч нигезе гаиләдә бирелгәнен һәркем белә. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган; яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган; бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән; кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган; мультфильм яки спектакль караган; кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында балаларына маяк булган; нәрсәгә сөенергә, кемне кызганырга, кемгә (нәрсәгә) сокланырга икәнлеген өйрәткән; матурның ни өчен матур, ямьсезнең ни өчен ямьсез икәнен уртага салып сөйләшкән әти-әни, әби-бабай?! Үзебез нинди үрнәк күрсәтәбез микән? Машинада барганда ыргыткан шешәләрнең юл буенда, табигатькә чыкканда өеп калдырган чүп-чарның әрәмә-урман эчендә, үтеп барышлый гына түккән тирес өеменең яр буенда ятарга тиеш түгеллеген аңлатып карыйк без шуны күреп үскән балага. Нинди җавап ишетәчәгебезне белеп торабыз.

          Көне буе сүндерелмәгән телевизор, компьютер да матурлык идеалын тәрбияләүдә  яки тәрбияләмәүдә үз өлешен кертә. Мәгълүмат чыганагы, кызыклы кешеләр белән очраштыручы, вакытны янга калдырып, иң яхшы сәнгать әсәрләрен өебезгә үк китереп бирүче “тылсым тартмасы” дип карасаң, дөрес файдалансаң, аларны дус, ярдәмче дип санарга мөмкин. Ә инде хис-тойгылар белән тулы реаль чынбарлыкны,  ягъни тормышның үзен алыштырса, аларның бәла, куркыныч чыганагына, “бозыклык тартмасы”на әвереләчәгенә шик юк. Телевизор-компьютер балалар бүлмәсендә торса, контроль бермә-бер кими дигән сүз. Шул ук вакытта балаларыбызның нинди кино, теле-радиотапшырулар яратуы, нинди музыка, җырларга өстенлек бирүе, кемнәрне кумир итүе, нинди уеннар уйнавы, нинди кием киюе белән кызыксынырга, бу турыда ныклап торып уйланырга, негатив күренешләрнең асылына мөмкин кадәр иртәрәк төшенергә, дөрес юнәлешне табарга ярдәм итәргә тиешлегебезне онытмасак иде, хөрмәтле әти-әниләр.

         Бар ул,бар балаларында матурлык идеалы тәрбиялүче, башкаларга да үрнәк итеп куярлык гаиләләр. Кызганыч, тик алар күпчелекне тәшкил итә дип әйтеп булмый шул.Шуңа күрә ата-аналырның үзләренең халык авыз иҗатына, аның йолаларына битараф булмавы бик тә мөһим. Балалрга әкиятләр сөйләү, бишек җырлары җырлау, мәкальләр, табышмаклар әйтү иҗаты аша илгә, ата-анага, халыкка мәхәббәт тәрбияли, дөньяны танып белергә өйрәтә, сөйләмен баета, акылын үстерә.

Мондый балалр тәрбияле дә була, мәктәптә дә яхшы укый. Тәрбиәле бала гомумән таләпчән була.Бервакытта да дорфа. Тәртипсез рухи доньясы буш һәм мәгънәсез кешеләр белән аралашмас. Шуңа да бит халкыбыз:

Һәр милләттә элек-электән килгән ырымнар, юрамалар, гыйбәрәләр бар. Элек без аларга дини хорафатлар дип кенә карый идек. Чынлыкта һәрберсенең төбендә тәрбия элементлары яткан бит. Мәсәдән, балага өстәл артында аягын селкеп утырса, шайтан чакырма, дип кисәтү ясаганнар. Теләр-теләмәс кенә ашама, тәлинкәдә аш калдырма, бәхетең югалыр, дигәннәр, кеше янында иснәп утырма, авызыңны кулың белән  каплап иснә, шайтан керер, дип әйткәннәр. Шулай итеп, әдәплекнең иң гади кагыйдәләрен мисаллар ярдәмендә, мифик образлар аша өйрәткәннәр. Халак педагогикасы – хәзерге заман тәрбиячеләренең кулы тимәгән бер дөнья әле ул.

Балалар безнең киләчәгебез, аларны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Сөйләгән сүзләреңдә, эшләгән эшләреңдә, ясаган хәрәкәтләреңдә балаңа үрнәк бул.

Оялчан бала.

Оялчанлыкның нигезләрен сабый вакытта эзләргә кирәк.

Баланың үз  “мин”ен тоя башлавы олы кешенең эчке  дөнясы      формалашуга нигез булып тора.

“Ләйсән, кызым, әнә бит Алсу белән Эльвира бергә уйный . бар, син дә алар белән уйна.”- ди әнисе 5 яшьлек кызына.Тик тегесе һаман әнисе яныннан китми, күрше подъездда  яшәүче кызларның уйнаганын читтән генә күзәтә. Ләйсәнне күргән  Эльвира да:  “Ләйсән, әйдә безнең белән, -дип кычкыра. Тик Ләйсәннең  һаман уенга катнашырга кыюлыгы җитми.

Ләйсәннең берәр кимчелеге бармы, диярсез.Һич тә юк.Бары оялчанлык дигән сыйфат кына аның бер җиңеннән җибәрми тора. Ата- аналарга оялчан балаларны дөрес тәрбияләү бик мөһим. Кайбер балада оялу хисен арттырырга түгел, киресенчә, киметергә ярдәм итәргә кирәк. Балагызның кешеләр белән аралашмый торган,нервлы яки тыныч, күзәтүчән булып үсүе сездән тора. Артык оялчанлык балага киләчәк тормышта киртә булуы бар.

Әлеге сыйфат үз-үзенә түбән бәя бирү белән бәйләнгән.Бу баланың үз мөмкинчелекләрен һәм сәләтен чынбарлыктан түбән бәяләвендә күренә.Психологлвр еш кына оялчанлыкны  “үз-үзеңә ышанмау сәбәпле ялгыз калырга омтылу”, “чит кешеләр алдында уңайсызлану” дип бәялиләр.Үзләренең читенсенүләрен оялчан балалар эндәшми генә кичерәләр, башкаларга әйтмиләр, тик аларның тышкы кыяфәтләре үк:”Мин оялчан”,-дип кычкырып тора.Оялчанлык тышкы яктан  баланың кыюсыз, уңайсыз хәрәкәтләр ясавында,йомыкый булуында чагыла. Физиологик яктан баланың пульсы һәм сулышы ешайган була.

Оялчанлык барлыкка килүгә кайбер сәбәпләр:

әнисенән бик иртә аерылу:

ата-ананың кирәгеннән артык принципиаль  һәм кырыс булуы:

балага артык зур таләпләр кую.

Дүрт яшьлек  Марат әнисе белән балалар шуа торган җиргә килә.Әнисе: “Бар инде, шу,нәрсә карап торасың?-дип,тауга таба этә.Марат кыюсыз гына тау янына килә һәм әнисенә карый. “Курыкма,мин сине аста көтеп торам.Әнә,кара,башкалар курыкмый, син генә  куркасың.Куркак!”- дип, ачу белән кычкыра әни кеше. “ Син генә шундый монда, башкалар андый түгел,”-дип офтана ул.

Педагогик күзлектән караганда, мондый мөнәсәбәт-зур хата. Сезнең төп бурычыгыз- балагызга ышану, бала үзе дә сезгә ышанырлык булсын. Шул вакытта  ул   үз-үзенә ышанган  кеше булачак.Билгеле булганча, бары тик үз көчеңә ышанганда гына  тормышта нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин.Мондый вакытта балага: “ Бераз башкалар шуганны  тагын  крап тор да, шуа башларсың.Син кыю, батыр малай бит, алардан узып китәрсең, алардан яхшырак шуарсың әле, дип үсендерү яхшырак.

Кыюсыз баланы ашыктыру-аңа  психологик басым ясау дигән сүз.Йомшак,күңелләре тиз җәрәхәтләнүчән балалар бу басымны күтәрә алмыйлар. Психиканың саклану механизмнары эшли башлый-балалар торган саен уүбрәк йомылалар,үз эчләренә бикләнәләр.

Бала җиде яшькә кадәр хисләр һәм образлар дөньясында яши. Шуңа күрә “Моның  бернинди  куркынычы юк”  кебек сүзләр әйтү бернинди нәтиҗә бирми.Балага үзен ышанычлы итеп сизәргә ярдәм итәргә кирәк. Куркуны җиңү өчен әнинең назы,якынлыгыннан яхшырак нәрсә бар?!

Белгечләр фикеренчә, хатын-кыз лидер булган семьяда балалар оялчан,инициативасыз булып үсәләр.Бу очракта үз-үзеңне тотуның саклагыч механизмы барлыкка килә:үзенә булган кырыс һәм өзлексез  игътибардан, мәсәлән,бала бертуктаусыз елмая башларга мөмкин.Елмаю ситуациягә карамый.Укытучының үзенә карап торуыннан бала нервланып елмая башлый. Укытучы моны үзен мыскыл итү дип уйлавы бар.Кисәтү ясар.Өйдә  әнисе өстәр...Нәтиҗәсе—тотлыгу,бу стресның физик чагылышы.

Оялчан балаларда  шәхси территория, ялгыз калырга мөмкинлек булуы бик мөһим. Ялгыз калгач, алар ямансулап утырмыйлар, элек булган вакыйгаларны анализлыйлар. Оялчан балаланың хыял дөнясы бик бай була.Нәкъ менә иҗадый эш ярдәмендә балада үз-үзенә ышаныч тәрбияләргә була.Балалар бакчасындагы уеннар, музыка, рәсемнәр балага камилләшергә ярдәм итә.Оялчан балага иң авыр вакыт- балалар бакчасына йөри башлау,мәктәпкә укырга керү.

Баланы тормыш авырлыкларыннан саклау кирәкме соң?  Иртәме,соңмы  барыбер авырлыклар белән очрашырга туры киләчәк бит.Әйе, бу котылгысыз.Тик шуны белергә кирәк,бала ул авырлыклар белән үз көченә ышангач, ныклы кеше буларак очрашамы,әллә куркынган, уңышсыз мескен буларакмы?

Балага һәр адымда кул сузарга кирәкми. Аңа мөстәкыйльлек һәм үз-үзенә ышаныч булдыру өчен шартлар тудырырга кирәк.Ата – аналарга балаларына проблемаларны чишү һәм карарлар кабул итү өчен билгеле бер күләмдә ирек бирергә кирәк. Шулай ук әле әзер булмаган килеш авырлыклар белән берүзен калдырмау мөһим.

Оялчанлык асылда бик яхшы хис.Оят булмау күпкә авыррак нәтиҗәләргә китерергә мөмкин .Ата-ананың максаты-оялу хисен бетермичә,аны кирәк чакта гына җиңәргә өйрәтү.Хәзер күп кенә ата- аналар балаларын артык кыю, оялу турында уйлап та карамый торган итеп үсендерәләр.Млондый баладан киләчәктә җинаятьче чыкмас дип ышандырып әйтеп тә булмый.



Предварительный просмотр:

                 Гаиләдә мәрхәмәтлелек һәм хезмәт сөючәнлек

                             сыйфатлары тәрбияләү

       

        Балалар гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

        Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

        Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

        Үзара хөрмәт  һәм ышаныч хөкем сөргән, хезмәт яраткан гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре өчен үзе җавап бирергә тиешлеген инанган кеше үсә. Бала, кечкенә чактан ук, ярамаган эшләр өчен җавап биреләчәген белергә тиеш. Әкренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңрак психик карашы формалаша.

        Законны хөрмәт итү гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Биредә әти белән әни – бала өчен беренче укытучы. Аларны үз эшләренә, әйткән сүзләренә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.  

Балалар  үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата – аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга ничек ярдәм итәргә кирәклеген турыдан – туры өйрәтергә зур мөмкинлекләр бар.

        Ата – ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөэле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли.

Ләкин баланы бик нык ярата торган гаиләләр дә чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсәргә мөмкин.

        Яшүсмернең ничек гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләгүен билгеләү кайвакыт читен була.Әмма күп очракта моңа китергән сәбәп – балага күз – колак булмау. Тәрбия һәм баланы күздә тоту, үзара нык бәйләнгән булсалар да икесе ике күренеш. Тәрбия һәрвакыт актив була, әмма аны күңел кайтаргыч-ка әйләндермәскә кирәк. Балалар тормышыннан аерылмау, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтү, кирәк очракта гына катнашу зарур. Кечкенәләр моңа мохтаҗ.

Алар тормышта очрый торган куркыныч хәлләр белән таныш түгел. Яшүсмерне исә тагын да катлаулырак хәвефләр: кайчакларда зуррак малайларның шикле геройлыкларына охшарга тырышу, маҗараларга ашкынып тору, котырту сагалап тора. Яшүсмернең яшәвен күзәтмәсә, өлкән кеше катлаулы хәлдә кала, кыен мизгелләрдә аңа ярдәм итү мөмкинлеген югалта. Яшүсмер үз чиратында, өлкәннәрнең үзен күзәтмәвен белеп, кылган гамәлләре өчен кемдер каршында җавап бирү кирәклеген тоймый башлый.Чит кешеләр йогынтысына тиз бирелә.

        Баланың өлкәннәр күзәтүеннән башка ирекле тормышы аны мәктәптән аера, урам иркенә ташлый, тайгак юлга этәрә. Күзәтүсезлек тагын шуның белән дә куркыныч: яшүсмерләрнең кайберләре әхлакый яктан гарипләнгән хәлдә тормышка аяк атлый. Мондый очракларда ата – аналар үзләренең эштә булуларын сылтау итеп куялар. Ләкин һәммә кеше дә эшли бит, шуңа да карамастан, күп гаиләләр балалар белән мөнәбәсәтләрен үрнәк итеп оештыралар. Балалар ата – аналар тормышына комачаулык итә дип санаган гаиләләрдә әлеге дә баягы эш күплек аклану чарасы булып калкып чыга.
        Сорашып – белешүләр нәтиҗәсе шуны күрсәтә: яшүсмерләрнең закон бозуларының яртысыннан күбрәге 22 сәгатьтән соң, ягъни ата – аналар өйдә чакта эшләнә.

        Җинаять – ул кешенең үз – үзен тотышының чиге, соңгы баскычы. Ә бит барысы да ата – аналарның бала кечкенә чакта ук менә болай фикер йөртүеннән килеп чыга: ”Малайга мыек чыгып килә, нигә хәзер аның белән мәшәкатьнергә? Исең киткән икән, бераз шаярып алган...”Болай да була: малай начар укый, ялкаулыкка бирелә, урамда тәртип боза, берәр чит кеше аңа сүз әйтсә, әти белән әни шундук аны яклап чыга, Яклау тупас хурлауга һәм янауга кайтып кала. Ә малай боларның бөтенесен дә ишетеп тора. Ата – Аналарның үз балаларына карата таләпсез, юл куючан мөнәсәбәте зур зарар китерә, тотнаксызлыкка илтә. Кичә малай тупас җавап кайтарды, начар сүз әйтте. Бүген ачуланып, әбисенә кулын селтәде. Ә иртәгә кечкенәләрнең хәтерен калдырыр, үзеннән көчсезләрне кыйнар... Иң куркынычы шул:өйдә миһербансыз кеше үсә, аның өчен тормышта изге бернәрсә дә булмаячак.

        Әгәр сезнең балагызда эгоизм, ялкаулык, ялганлау кебек начар сыйфатлар күренсә,бу – хәвефле сигнал. Әлеге сыйфатлардан шәфкатьсезлеккә  ерак калмый. Шәфкатьсезлек кансызлыкны китереп чыгара.

        Закон ата - аналарга балаларын тәрбияләү җаваплылыгын йөкли. Шул җаваплылык тойгысы әти һәм әнине тәҗрибәле педагогларга киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә, өстәмә педагогик әдәбият укырга мәҗбүр итә. Педагогик белем булмау ата – аналарны бала тәрбияләү җаваплылыгыннан азат итми.

        Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне җайга салганда әхлак һәм хокук нормалары бик тыгыз үрелә. Ата – аналарның хокуклары да, бурычлары да бар. Алар үзара бик нык бәйләнгән. Бурычларын үтәп, ата – аналар баланы шәхси тәрбияләү  хокукын тормышка ашыралар. Ата – аналарның хокуклары балалар мәнфәгатьләренә каршы килеп тормышка ашырыла алмый.

        Ата – аналар тәрбия эше белән шөгыльләнүне үз эшләре итеп кенә карый алмыйлар. Бу аларның иҗтимагый һәм дәүләткүләм бурычлары, моның өчен алар закон каршында шәхси җавап бирәләр. “Мине ничек тәрбияләгәннәр, мин дә шулай тәрбиялим” дигән караш һәрвакыт дөрес караш түгел. Әлбәттә, элекке тәҗрибә әһәмиятле, әмма шартларның үзгәрүен, мәгьлүматның артуын һәм башка нәрсәләрне исәпкә алмый ярамый

Балалар үскән саен, аларның белемнәре дә, танышлары да арта. Мондый күренеш табигый хәл. “ Кечкенә баланың мәшәкате дә кечкенә, балалар зурайгач мәшәкате дә арта” дип халык бик дөрес әйткән.

Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, аларның даими шөгыль һәм ял итү урыннарын белгән, укытучылары, иптәшләре һәм аларның гаиләләре белән бәйләнештә булган ата – аналар балаларының ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа үз гаиләңдәге ышаныч һәм дуслык халәте дә, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

        Ата – аналар балаларны хата ясаудан саклап калырга тели. Аларның омтылышлары табигый. Моны эшләргә мөмкинме? Күп нәрсәне мөмкин, ләкин бөтенесен дә түгел.

        Ата – ана кайвакыт үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятен аңлап бетерми. Балаларны еш кына үзләре теләгән калыпка кертергә, башкалар кебек итеп тәрбияләргә тырыша. Иҗади шәхес тәрбияләү балаларда үз - үзенә, үз теләкләренең тормышка ашыру мөмкинлегенә, кеше-нең язмышы үз кулында икәнлегенә, уңышсызлыкның күбесенчә ялкаулыктан килүенә ышаныч тудыра.

        Гуманистик  психологиянең талантлы вәкилләренең берсе булган А. Маслов узган гасырның урталарында шәхесне актуальләштерү һәм камилләштерү турындагы тәгълиматка нигез салган. Аның фикеренчә, кешенең эчке табигате  яхшылыкка, изгелеккә омтыла. Шуңа күрә балаларның  терәк – уйлары ата – аналар, педагоглар тарафыннан басылырга дучар булмаска, кире кагылмаска тиеш.

        Балаларга үткән буыннарның белемнәрән, осталыкларын һәм күнек- мәләрен  тапшыру белән бергә, алардан иҗади шәхес тәрбияләргә мөмкинме? А. Маслов раслаганча, мөмкин. Чөнки һәр бала талантлы булып туа. Гаиләнең, мәктәпнең һәм җәмгыятьнең бурычы – аның  сәләтен, иҗади эшчәнлеген үстерергә этәргеч бирүче шартлар тудыру.    

        Шәхеснең иҗади эшчәнлеген үстерүгә комачаулык итүче берничә сәбәп бар. Мәсәлән, мәктәптә укыту программалары да уртача укучыга исәпләнгән. Ләкин барлык кешеләр дә бер төрле осталыкка ия булмый бит. Укучылар белән үткәрелгән дәресләрдә бертөрле методлар, алымнар, күнегүләр куллану иҗади шәхес үстерүгә комачаулык ясаучы икен че сәбәп булып тора. Бу уңайдан кайбер психологлар, педагоглар стресс халәте, вакыт җитмәү, этәргеч булмау, курку,үзеңнең көчеңә ышанмау һәм башка шундый сәбәпләрне аерып күрсәтә. Ләкин иҗади эшчәнлеккә басым ясаучы әлеге сәбәпләрнең барысы да бала яшәгән җәмгыять тарафыннан тудырылган бит.

        Әйтелгәннәрдән нәтиҗә ясап, ата аналар да, педагоглар да баланың  үз үсешенә булышлык итүче түбәндәге идеяләрне күздә тотып эшләргә тиеш:

        - әзер калыплардан баш тартып, үз юнәлешләреңне эзләүгә этәргеч  би рү;

        -һәр фәнне өйрәнгәндә берничә төрле методтан, алымнан, күнегүләрдән файдалану;

        -нинди дә булса карарларны кабул иткәндә катгый чикләүләрне кире кагу;

        -бурычларны мөстәкыйль хәл итү, нәтиҗәләр ясау өчен шартлар тудыру;

        -эшкә иҗади карашны һәрдаим хуплау;

        -иҗади кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе белән таныштыру.

        Әлбәттә, бүгенге шартларда боларны эшләү кыен, әмма мөмкин. Моны АКШ һәм Көнбатыш илләре педагогларының эш тәҗрибәсе ачык күрсәтә. Соңгы елларда анда балаларның иҗади сәләтләренә этәргеч бирүче методлар актив кертелә.

        Әйе, тормыш белән бәйләнешне һәр кеше үзенчә кичерә. Тормышта үпкәләү, уңышсызлыклар, күңел кайтарулар була. Берәүләрне ул читкә алып ташлый, күтәреп торгыза. Икенчеләрне исә уңышсызлыклар көрәшергә мәҗбүр итә, батырлыкка һәм кыюлыкка өйрәтә, чын кеше ясый. Мондый кешеләр тормышның йөзенә туры карый беләләр, алар чыдамнар, аларны гаиләдә шуңа өйрәткәннәр.

        Еш кына, киләчәк бүген төзелә диләр. Ата – аналар аны төзүдә катнашып, тагын бик әһәмиятле бер эш башкара – яшь буынга тәрбия бирә, иртәгесе көн төзүчеләрен әзерли. Әйе, иртәгесе көн өчен барыннан бигрәк ата – аналар җаваплы.       

                                           Кулланылган әдәбият.

  1. Баларга үгет-нәсыйхәт. – Казан: “Дом печати” нәшрияты.–2001. – 192б.
  2. Ганиев Ф.А. Татарча-русча сүзлек. –Казан,1995.
  3. Казыйханов В.С. Тәрбияле бала. (җыентык) – Казан, 2008. – 130 б.
  4. Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Казан, 2004.
  5. “Мәгариф” журналы материаллары (2005, 2007, 2009  елгы саннар).
  6. Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы. – Казан: Татар. дәүләт нәшр., 1926. – 108 – 109 б.
  7. “Тәрбия” гәзите материалы (2006 нчы елгы сан).
  8. Фәхреддинев Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән. – Казан: Мәгариф, 2005. – 184 б.