Татар теле дәресенә тестлар

Махмутова Гузель Фанисовна

Татар теле дәресендә куллану өчен тестлар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Иярченле кушма җөмләләр буенча тест

8 нче сыйныф

____________________________________________________

1. Иярченле кушма җөмләне табыгыз:

А. Кичә буран башланган иде, ул һаман дәвам итә, туктарга да уйламый.

В. Ул бүген иртә итеп торды, юынды, ашады да мәктәпкә ашыкты.

С. Кояш чыкмагач, аның кәефе алама булды.

2. Җөмләләр арасыннан иярчен ия җөмләне күрсәтегез:

А. Кар күп яуса, уңыш мул булыр.

В. Кем эшләми, шул ашамый.

С. Кемнең укыйсы килми, шуның билгеләре алама була.

3. Җөмләләр арасыннан иярчен хәбәр җөмләне күрсәтегез:

А. Шундый кешеләр бар: үзләре сөйкемле, үзләре ярдәмчел.

В. Дөнья шундый: бер генә нәрсә дә тырышлыксыз бирелми.

С. Кайдан килдең, шунда кит.

4. Җөмләләр арасыннан иярчен аергыч җөмләне күрсәтегез:

А. Кем батырлык эшли, аның исеме кешеләрнең хәтерендә мәңгелеккә кала.

В. Өйгә эшне эшләмәсәң, укытучылар әрли.

С. Эт өрсә дә, бер кеше дә йортта күренмәде.

5. Җөмләләр арасыннан иярчен тәмамлык җөмләне күрсәтегез:

А. Кем аламалык эшли, шул үз исемен пычрата.

В. Кемнең холкы әйбәт, шуны башкалар ярата һәм хөрмәт итә .

С. Үрдәкләр курыкмасын өчен, малай этне урамга чыгарып җибәрде.

6. Җөмләләр арасыннан иярчен рәвеш җөмләне күрсәтегез:

А. Кем җиңә, шуңа алтын медаль бирәләр.

В. Ничек эшне башкарасың, нәтиҗәсе шулай була.

С. Әни пешергән икмәк гел дә тәмле була.

7. Җөмләләр арасыннан иярчен күләм җөмләне күрсәтегез:

А. Балалар стадионда аяклары талганчы йөгерде.

В. Ни чәчсәң, шуны урырсың.

С. Яңгыр явып үткәч, җир яшәреп калган кебек булды.

8. Җөмләләр арасыннан иярчен урын җөмләне күрсәтегез:

А. Кыш көне җәнлекләр ачтан үлмәсен өчен, аларга урманчылар печән сала.

В. Кайда агачлар күп, шунда һава саф.

С. Әниләре кайткач, балалар өйгә эш эшли башлады.

9. Җөмләләр арасыннан иярчен вакыт җөмләне күрсәтегез:

А. Спорт белән шөгыльләнсәң, сәламәтлегең яхшыра.

В. Иртән торгач, зарядка ясарга кирәк.

С. Көн салкын булса, аяк тиз туңа.

10. Җөмләләр арасыннан иярчен сәбәп җөмләне күрсәтегез:

А. Киеме юешләнгәнгә, ул өенә кереп китте.

В. Әтисе әрләмәсен өчен, Илгиз иртәрәк кайтып китте.

С. Балалар урамда караңгы тәшкәнче уйнады.

11. Җөмләләр арасыннан иярчен максат җөмләне күрсәтегез:

А. Идән тиз кипсен дип, Гөлназ аны бик юешләмичә генә юды.

В. Башы нык итеп авыртканга, әби бераз ятып торды.

С. Кайда елга бар, шунда җәй көне су кереп була.

12.  Җөмләләр арасыннан иярчен шарт җөмләне күрсәтегез:

А. Берәрсенең кармагына балык эләксә, без балык шулпасы пешерер идек.

В. Шунысы үкенечле: ял көннәре бик тиз үтеп китә.

С. Кайсы бала олыларны хөрмәт итә, шул яхшы тәрбия алган була.

13. Җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне күрсәтегез:

А. Хыялы тормышка ашмаса да, ул өметен өзмәде.

В. Эш беткәч, ял итәргә дә ярый.

С. Кәҗәләре югалгач, бабай белән әби бик кайгырды.

14. Бер аналитик иярченле кушма җөмлә языгыз, схемасын төзегез.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

15. Бу җөмлә аналитикмы яки синтетикмы?

Хуҗалары сыер мөгрәгән тавышка чыкты.

А. Аналитик

В. Синтетик



Предварительный просмотр:

“Тезмә кушма җөмлә” темасы буенча тест

8 нче сыйныф

1.  Алсу яшеннән бик курыкты һәм өй эченә кереп китте.

  1. Бу гади җөмлә.
  2. Бу кушма җөмлә.
  3. Бу сүзтезмә.

2.Җөмләләр арасыннан тезмә кушма җөмләне табыгыз:

  1. Тиз йөгереп килгәнгә, аның хәле беткән иде.
  2. Чынаяк өстәлдән төшеп китте дә ватылды.
  3. Урманда хәзер гөмбәләр бардыр, ахры.
  4. Бераздан салкын җил исте дә яңгыр яварга тотынды.

3. Бирелгән җөмләләр арасыннан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз:

  1. Такта янына чыккач, ул аптырап калды.
  2. Мин шәһәргә бардым, ләкин сине күрмәдем.
  3. Бүген көн матур, ләкин салкын җил исә.
  4. Сания алдан китте, Гөлшат аның артыннан йөгерде.

4. Бирелгән җөмләләр арасыннан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз:

  1. Такта янына чыккач, ул аптырап калды.
  2. Мин шәһәргә бардым, ләкин сине күрмәдем.
  3. Бүген көн матур, ләкин салкын җил исә.
  4. Сания алдан китте, Гөлшат аның артыннан йөгерде.

5. Бирелгән җөмләнең грамматик нигезен билгеләгез:

Самат кулына матур туп тоткан, аның янында бер бәләкәй генә көчек йөри.

  1. Туп тоткан; Самат йөгереп йөри
  2. Туп тоткан; көчек йөри
  3. Самат тоткан, йөри
  4. Самат тоткан; көчек йөри

6. Схемалар буенча җөмләләр төзегез:  

   

  1. [      ], [     ].

  1. [      ], һәм [     ].
  2. [      ] - [      ].

  1. Я [      ], я [      ].

7. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелмаган:

  1. Көз җитте һәм яфраклар коела башлады.
  2. Мин аны чакырдым – ул килмәде.
  3. Җәйләр үтте, салкын көзләр җитте.
  4. Бераздан Илгиз арыды һәм Динар эшкә кереште.

8. Кайсы җөмләдә тыныш билгесе дөрес куелган:

  1. Кыз өенә кайтып керде дә, әбисенә елмайды.
  2. Әсәр укылды, инша язылды.
  3. Агачта чыпчык утыра ә бер бала аңа карап тора.
  4. Бакчада алмагач бар ул инде картайган алма бирми.


Предварительный просмотр:

8 нче сыйныф өчен тест

Туры сөйләм, кыек сөйләм, диалог

_______________________________________________________

1. Туры сөйләмле җөмләне билгеләгез:

А. Сәрия иркәсенә идәнне себерергә, су алып керергә кушты.

Б. Тышта кешеләр йөгерешә башлады.

В. “Мин мәктәпкә киттем,“- диде Илшат.

2. Кыек сөйләмле җөмләне билгеләгез:

А. “Сез иртәгә безгә киләсезме?”-дип сорады Айназ.

Б. Абзый Казаннан монда яшәр өчен күчеп килүен әйтте.

В. Менә яз да килеп җитте, озакламый җәй дә башланыр.

3. Туры сөйләмле җөмләләрне кыекка әйләндерегез:

А. “Кызым, кибеттән икмәк алып кайт әле,”-диде Нәфисә апа.

Б. “Син бу хәбәрне кемнән ишеттең?”-дип сорады дусы Илгиздән.

В. “Самат абый армиягә китте,”- диде Алсу иптәшенә.

4. Кыек сөйләмне турыга әйләндерегез:

А. Укытучы балаларга  инша язарга кушты.

Б. Нурислам карт күршесеннән балтасын биреп торуын үтенде.

В. Кыз әхирәтләренә озакламый Мәскәүгә барачагы турында әйтте.

5. Тыныш билгеләрен куегыз:

Син минем күзлегемне күрмәдеңме дип сорады бабай оныгыннан

Юк диде бала картәнинекен биримме

Аныкы белән мин алама күрәм шул

Ә күзлек белән нишләргә идең син картәти

Менә шушы хатны укырга идем

Үзем укыйммы

Син бит бөтен хәрефне дә белмисең

Белгәннәрен укырмын

6. Схема буенча җөмләләр төзегез:

А.  “Т?”-а.

Б.   А: “Т,”-а.

В. “Т,-а,-т.”

7. Диалог төзеп языгыз: