Гаилә.

Сафина Глуза

Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Ә бәхет ачкычы- гаиләдә. Бары тик ныклы гаилә генә әхлаклы, сәламәт, камил акыллы затны тәрбияли. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail.docx12.49 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә

Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Ә бәхет ачкычы- гаиләдә. Бары тик ныклы гаилә генә әхлаклы, сәламәт, камил акыллы затны тәрбияли. Гаилә ул һәрберебез өчен дә ныклы учак. Менә гаиләдә иң саф, изге зат булып сабый туа. Бу сабыйның күңеле, бөек шагыйребез Г.Тукай әйткәндәй, язылмаган ак дәфтәр.  Гаиләдә бу сабыйны ничек тәрбияләсәк, безнең картлыгыбыз да шулай булачак. Безнеке генә түгел, милләтебез, илебез киләчәге дә алар кулында. Балаларның киләчәктә кем, ничек буласы, ата-анага турыдан-туры бәйләнгән. Шуның өчен, гаиләдә ата-ананың абруе булу бик мөһим. Әгәр гаиләдә 4-5 бала бергә үссә, аларга “абый”, “апа”, “энем”, “сеңлем" төшенчәләре таныш булса, билгеле, бу күп балалы гаиләләрдә ата-ана  абруе бар дип ышанасы килә. Әби –бабайлар белән оныклар арасында да элемтә булу кирәк. Оныклар белән әби-бабайның көндәлек аралашу мөмкинлеге булса, халкыбызның бәйрәм йолалары, күркәм гадәтләре яшь буында ныграк сакланып калыр иде.