Эш тәҗрибәмә тасвирлама
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы
“11 нче татар гимназиясе”нең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәкимуллина Хәмдия Равил кызы
Эш тәҗрибәмә тасвирлама
“Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дип язган Ризаэддин Фәхреддин. Бу сүзләрнең асылы бүгенге көн укучылары белән эшләүче укытучылар өчен аеруча мөһим. Тел, дин һәм милли тәрбия милләтне саклап калучы факторлар булып тора дип саныйм мин.
Бүгенге көн баласын ничек итеп, нинди алым һәм чаралар белән тәрбия кылырга соң? Ә фәнгә кызыксынуны ничек артырырга?
Татар халкы борынгыдан тәртипне беренче урынга куйган. Халык авыз иҗаты жанрлары – барысы да шул максатка хезмәт итә. Әкиятләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр, бәетләр, легандалар, табышмаклар һәм башкалар укучыларны тәүфыйклы, хезмәт сөючән, өлкәннәрне хөрмәт итүче, кечеләргә юл куючы, әти-әниләрне кадерләүче, табигатьне яратучы бала булып тәрбияләр. Фольклорда халыкның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсе гади һәм аңлаешлы телдә, балаларга кызыклы итеп бирелә. Бүгенге көндә өйдә балаларына әкият укучы, йоклар алдыннан бишек җырын җырлаучы, сөйләмен мәкальләр белән баетучы, бәетләр сөйләүче, табышмаклар белүче әти-әниләр юк дәрәҗәсендә. Бала халык иҗаты белән гаиләдә түгел, балалар бакчасында һәм мәктәптә генә таныша ала. Әлбәттә, укытучы бу очракта яңа белем һәм күнекмәләр бирүче генә түгел, ә нәкъ менә тәрбия сабаклары алмаган балаларны тәрбияләүче кеше дә. Әдәбият сүзенең дә асылында әдәп сүзе ята. Димәк, татар теле һәм әдәбияты укытучысы мәктәптә укучыларның Әнисе дә ул. Әни кебек салмак тавыш һәм күңел җылысы белән тәрбиялибез бит балаларны. 20 нче гасыр башында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, С.Рәмиев иҗатларныда гәүдәләндерелгән Милләт Анасы нәкъ менә бүген Татар теле һәм әдәбияты укытучыларында чагылыш таба.
Мин – татар теле укытучысы. Дәрескә керер алдыннан мин укучыларымның һәрберсен күз алдымнан үткәрәм, аларның күңел дөньясын ачарга, ышанычларын акларга тырышам. Кәефем нинди булуга карамастан, алар янына ачык күңел белән керәм, чөнки баланың сизгер йөрәген алдый алмыйсың. Аның күңеленә кешелеклелек, игелеклелек орлыклары салырга җыенасың икән, иң беренче чиратта үзең үрнәк булырга тиешсең.
Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата-анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш.
