Из опыта работы

Салахова Рамзия Гаптраефовна

Конкурс материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конференция35.21 КБ
Файл Конкурс28.19 КБ
Файл Проект20.03 КБ

Предварительный просмотр:

  «Гаязов укулары» – фәнни- гамәли конференциясендә катнашу өчен гариза

Укучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча)

Сәлахов Илдус Расих улы

Сыйныфы

8 нче А сыйныфы

Эшне җибәргән уку йортының исеме һәм адресы

Балык Бистәсе 1нче гимназиясе

Фәнни җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме (тулысынча)

Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы

Вазыйфасы, укыта торган фәне

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Элемтә өчен телефон

89520360189

Чыгыш ясаганда кирәк булачак җиһазлар, техник чаралар

Компьютер,проектор

Эшне тәкъдим итәргә теләгән секция (билгеләргә)

 «Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк»

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе

Тема : “Туган ягымда- нәсел шәҗәрәсе”

                                                   Эшне үтәде : Сәлахов Илдус, Балык Бистәсе 

     1нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучысы

     Фәнни җитәкче:

     Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы,

      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                               

                                               

                                         2017  нче  ел

Эчтәлек

1.Кереш.

Әби- бабаларым туган туфрак.

      2.Төп  өлеш.

      Шәҗәрә .

     

3.Йомгаклау

4.Кулланылган әдәбият

     5.Кушымта  

                           Кереш өлеш.

   “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә.Үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, традицияләрне никадәр иртәрәк, яхшырак өйрәнсәк, яшәве дә кызыграк һәм мәгънәлерәк булыр иде.Телебезне, милләтебезне югалтмас өчен, минемчә, нәкъ менә үткәнебезне барларга кирәк дип уйлыйм. Әлеге фәнни эшне башкарганда мин шул максатларны куйдым.

 Максат: туган ягыбызны,авылыбыз тарихын, нәсел җепләрен өйрәнү, гореф-гадәтләрне барлау.

Бурычлар:1)өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, хәтерендә калганнары, буыннан-буынга сөйләнеп килгән хатирәләр, вакыйгаларны барлау; 2) җирлектәге өлкән буын кешеләреннән үткән тарихыбыз турында информация җыю;

 Һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш.     Матур гаилә корып бер-береңә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Тату гаиләләрдә генә акыллы, инсафлы, үз телен, динен белгән, гореф-гадәтләрен саклаган балалар үсә. Мин үз гаиләмне бик яратам, аның үткәне белән дә кызыксынам. Әби-бабаларыбызның тарихын өйрәнү, белү, киләчәк буыннарга тапшыру – минем бурычым дип саныйм.

   Мин гаиләмнең туган җире дип Татарстан республикасының Балык Бистәсе районы җирлегендә урнашкан гүзәл табигатьле Олы Әшнәк авылын саныйм. Мин  чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам.  Үзем Балык Бистәсе  район үзәгендә яшәсәм дә, әби- бабаларым яшәгән, әти-әниемнең туган авылы булган Олы Әшнәк авылын мин дә туган авыл дип атый алам. Чөнки  минем биредә кечкенә вакытларым үтте, хәзер дә каникулларны шунда үткәрәм.

                               Төп өлеш.

Туган авыл...

Анда безнең үткән тарихыбыз, кайгы – шатлыкларыбыз чагыла. Еллар үткән саен, авыллар да үзгәрә: кайберләре зурая, үсә, кайберләре кечерәя, бетүгә таба йөз тота.

    Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне билгели. Алар юкка бирелмәгән: бер ишләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре кеше исемнәренә, гореф – гадәтләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән.

    Олы Әшнәк авылы Балык Бистәсе районының көнбатыш өлешендә, Кама елгасының уң ягында, Камага коя торган Әшнәк елгасының ике ягына урнашкан. Авылның исменең килеп чыгуында ике төрле караш сакланган. Кайбер тарихи чыганакларны карап чыкканнан соң, мин шуларны белдем:

  1. Монгол – татар изүеннән качып, Кама буеннан ике гаилә Әшнәк елгасы буена килеп урнашкан. Алар бик дус яшәгәннәр. Шуннан Әшнә - Әшнәк сүзе килеп чыккан.
  2. Монгол – татарлардан качып, хәзерге Әшнәк елгасы һәм аның тармакларына төрле милләт кешеләре килеп урнашкан. Алар соңыннан күбесе татарлашканнар һәм бик дус яшәгәннәр. Аларны Әшнәләр дип атап, шуннан Әшнәк килеп чыккан. Борынгы картлар авылда хәзер дә яши торган чегән, чуаш кушаматлы гаиләләрне шуннан калган дип аңлаталар.  

   Олы Әшнәк авылы революциягә кадәр иң зур авылларының берсе булган. Халык саны 1000 тирәсе исәпләнә. ХIХ гасыр азагында авылда 311 хуҗалык, ике мәчет, 12 кибет – лавка булган. Мәдрәсәдә дин сабагыннан тыш гарәп теле, дөньяви фәннәр укытылган. Бу эштә Фазыловлар нәселе башлап йөргән. Авылда хәзерге вакытта 197 йорт 382 кеше яши. Базар экономикасы авылга зур зарар салды. Күпчелек халык – пенсионерлар. Шулай да, Болгар җирендәге иң борынгы авылларның берсе булган авылыбызның киләчәгенә ышанасы килә.

         Олы Әшнәк авылының антропонимиясе үзенчәлекле һәм традицияләргә бай. Гомумән алганда, туган як ономастикасын өйрәнүнең әһәмияте бик зур, чөнки ул тел, әдәбият, география, биология фәннәре өчен мөһим мәгълүматларны хәбәр итүче факторлар суммасын тәшкил итә. Туган якның үткәне турында шактый бай мәгълүмат бирә, яшь буында туган төбәккә, аның кешеләренә, табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияли.

         

Әшнәк авылының микротопонимиясен лексик – семантик яктан түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга була:

  1. кеше исемнәре һәм кушаматларына нигезләнгән микротопонимнар: Пулат юлы, Шакир һәм Ибәт чүнникләре, Дәүләтша чокыры, Шири чишмәсе, Гөргөри, Урсай чишмәсе һ.б.
  2. үсемлек дөнясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Каенлык, Алмагачлык, Имәнлек һ.б.
  3. хайваннар дөньясы белән бәйләнешле микротопонимнар: Козгын елгасы һ.б.
  4. географик объектның төсенә карап аталган микротопонимнар: Акъяр, Кызыл балчык чокыры, Кызыл елга һ.б.
  5. сулыклар белән бәйләнешле микротопонимнар: Аракы чишмәсе, Гөргөри чишмәсе, Шири, Чукрак, Урсай чишмәләре, Мунчала күле, Кәрәкә күле, Нәфисә елгасы, Чәбе, Лашман, Төбәк елгалары һ.б.

тормыш – көн күрешкә бәйле рәвештә барлыкка килгән микротопонимнар: Совет урамы, Ленин урамы, Кибет тыкрыгы һ.б. 

    Татар халкының тагын  бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү. Шәҗәрә аркылы халык ата- бабаларыбызның туган җирендә яшәвенә, нәселне дәвам иттерүче булуына инанган. “Җиде бабаңны белү фарыз”,- дигәннәр бабаларыбыз. Боларны белмичә, туган җиреңнең, илеңнең, нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый.Шуңа күрә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү һәм терки бару, туган җиреңнең, халкыңның тарихын белү зарури.Моннан кала гаилә ядкарьләрен кадерләп саклау, үз нәселеңнең абруе турында кайгырту фарыз. Болай эшләү өлкән буынны изге итеп тану, борынгыларга табыну, аларның яхшы эш- гамәлләре белән горурлану булып тора. Ә бу,  үз чиратында, кешене сафландыра, яхшы ниятле итә, изге уй- гамәлләрне алга сөрә. Хәзер балалар, оныклар  әби- бабай белән бергә яшәмиләр, шул сәбәпле гаилә тарихын белмиләр,яки  начар беләләр. Бу хәл буыннар чылбырының йомшаруына, кардәшлектә аралашу өзелүгә китерә, гаилә традицияләре, гореф – гадәт һәм йолалар буыннан – буынга тапшырылмый кала. Шуңа күрә монда  иң мөһиме шул :һәр әби- бабай һәм ата- ана  үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш- гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт  тәрбияләргә, гадәт- йолаларны балаларга тапшырырга тиеш.

       Минем нәсел-нәсебем дә шушы  Әшнәк авылыннанан башлана.Нәселемне тикшерү-өйрәнү барышында үрнәк алырлык,хөрмәткә лаек  булган шәхесләр табылды һәм эш тәҗрибәләре,тормыш-көнкүреш,гамәлдә кылган эшләре белән таныштым.Нәсел шәҗәрәмнең тамырлары бик тирәнгә киткән.Минем әтием Расих исемле ,аның әтисе  Камил,аның әтисе Фәхретдин,алдагылары - Сәләхетдин, Сираҗетдин, Искәндәр, Мирхаҗи, Мөхәммәтҗан, Борһанетдин,Сәйфи кебек бабамнар булган. 9 буын бабамнар арасында балта остасы , игенче, сәүдәгәр кебек һөнәр ияләре, мулла булып торучы бабай да булган.  Сәләхетдин бабай колхозлар төзелгән авыр елларда кырчылык бригадиры булган.Өлкәннәр аны гадел, акыллы, зирәк кеше буларак искә алалар  ди иде бабам.

 Ә инде Фәхретдин дәү бабам ,Зәйнәп әби белән тормыш коруга 1 ел да үтми,рус-япон сугышына чакырыла. Шул сугыштан  турыдан- туры  Бөек Ватан сугышында катнаша. Бу вакытта 23 яшь кенә була аңа. Ул артиллерия полкында зенитчы булып хезмәт итә.Старшина дәрәҗәсе бирәләр. Берничә мәртәбә үлем белән күзгә-күз очраша, сугышчан иптәшләрен югалту ачысын да татырга туры килә аңа.Тырышлыгы, кыюлыгы турында әбиемә рәхмәт хаты да җибәрәләр . Бәрелешләрнең берсендә аларның сугышчан позициясе бомбага тотыла. Яраланган солдатны госпитальга озаталар. Яралар  төзәлә, аз гына вакытка ул гаиләсе янына кайта һәм яңадан сугышка китә. Камил бабам үзенең әтисен күрми дә кала. Түбән Новгород өлкәсе янында барган каты сугышларда  Фәхретдин дәү бабам 25 яшендә батырларча һәлак була... Миңа боларның барысы турында Камил бабам сөйләгән иде.  Хәзер инде ул үзе дә исән түгел. Димәк, нәселебез турында киләчәк буыннарга җиткерү – минем бурычым, дип уйлыйм мин.

   Мин үземнең җиде буын бабам белән дә бик горурланам. Алар үз һөнәрләрен тапканнар, бәхетле гаилә корганнар. Балаларын үстереп тормышка аяк бастырганнар.  Иген кырында дисеңме, яу кырындамы, кайда булуына карамастан, безнең бәхетле киләчәгебез өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр.  Үзләреннән соң калган буынга-безгә үрнәк эшләр калдырганнар. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Үзебезнең шәҗәрәбезне  белү,саклауны мин шулай намус эше дип саныйм.

III. Йомгаклау.

  “Минем нәсел шәҗәрәм” исемле бу эзләнү эшем  өстендә мин апам белән эшләдек. Авылның үткәнен өйрәнеп, өлкән буын кешеләре белән очрашып,борынгы бабаларны барладык.     Авылыбызның  өлкән кешеләре – Хәсәнов Рафис, Әминә әбиләрнең, авылыбыз мәктәбендә күп еллар тарих фәнен укыткан Ильяс абый Гариповның да   ярдәме  бик зур булды.  Алар  һәм Камил бабам сөйләгәннәргә нигезләнеп нәсел шәҗәрәмне төзедек.   Мин бу эшне башкарганда үз нәселемнең зур, эшкә кыю, куркусыз икәнлеген аңладым. Әлегә нәселебез турында барысын да белеп бетермим, ләкин бу эшемне дәвам итәрмен, тагын материал туплармын дип ышанам.Үткәннәрне барлап, киләчәк өчен зур байлык калдыруым белән чиксез горурланам.    

4. Файдаланылган материал

Гарипова Ф.Г. Авыллар һәм калалар тарихыннан. – Казан: Матбугат йорты, 2001.

Гарипов И.Н. Олы Әшнәк авылы топонимикасы. Кулланма.

Җамалиева А.Г. Балык Бистәсенең авыллары атамалары һәм аларның килеп чыгышы. – Казан. ТДГПУ. 2007.

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981; Казаков Е.П.,

Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР.

Казань, 1987.

5. Кушымтада нәсел шәҗәрәсе бирелгән.

Кушымта.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе

                           

       

           Батыр йөрәкле язучылар

 («А.Алиш эзләреннән» исемендәге II төбәкара фәнни-гамәли конференциянең “Әдәбиятта батырлык темасы” юнәлеше буенча эш)

                    Эшләде: 8 нче  сыйныф укучысы

 Мансурова  Динә Рөстәм  кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты

 укытучысы  Сәлахова Рәмзия

        Гәптрәеф кызы.

                             

 

                                       

                                            2018 нче  ел  

Эчтәлек.

  1. Кереш ………………………………………………………

Әдәбиятта батырлык темасы

  1. Төп өлеш.

           Батырлык  ул – рухи  матурлык. 

   1. Муса Җәлил –дөньяның  горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның мактанычы

   2.Фатих Кәрим — бөек Ватаныбызның тугрылыклы  солдаты.

         3.  Балаларның якын дусты, тәрбиячесе- Абдулла Алиш.

    III. Йомгаклау………………………………………………….

   Кулланылган әдәбият………………………………………

   

  Кереш.

      Әдәбиятта батырлык темасы дип әйтүгә, мин иң беренче булып  М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим кебек шагыйрьләрне  күз алдыма китерәм.  Чөнки кечкенә яшьтән алып аларның шигырләрен, әкиятләрен  укып тәрбияләнеп үстем. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларның   ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялганга каршы торуын  аңладым.  Татар халкының исемен  алар үзләренең батырлыклары белән һәм үлмәс әсәрләре белән данладылар, башка халыкларга таныттылар.  Аларның әсәрләрен укыгач, без бу дөньяга ярату өчен, җирне матурайту өчен килгәнбез,. без тынычлык яклы,  сәламәт яшәү яклы, матур яшәү- үзе батырлык дигән фикергә киләбез.Ә нәрсә соң ул батырлык?

Батырлык  ул – рухи  матурлык.  Әнә  шуңа  күрә  дә  батырларның  кылган  изге  гамәлләре,  данлы  исемнәре  әкиятләргә  күчкән,  җыр – дастаннарга, шигърияткә       кергән.  Алар  буыннардан – буыннарга  күчеп,  бүгенге  көннәргә  килеп  җиткән. Бүгенге көн яшьләре батырлык, патриотик хис дигән төшенчәләрне тулысынча аңлап бетермиләр, минемчә. Әмма әйтеп үтелгән шагыйрьләрнең иҗатын укыган, өйрәнгән укучылар һичшиксез моны аңларлар дип уйлыйм.

Төп өлеш.

         Муса Җәлил –шул йолдызларның берсе.Ул- дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның мактанычы. М.Җәлилнең әсирлектәге фашизмга каршы көрәше турында без бик күп укыдык. Үлем куркынычы астында да Туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган җәлилчеләрнең батырлыгын мәңге онытырга тиеш түгелбез.  Әсирлектә язган шигырьләре туган илебезгә “Моабит дәфтәрләре” дигән җыентыкка тупланган ике дәфтәре туган илгә әйләнеп кайтты. Бу әсәрләрендә лирик герой дошманга нәфрәт хисе белән тулы батыр сугышчы, туган иленә тугрылыклы солдат, якыннарын, туган ягын сагынучы образларында килеп баса. Шагыйрь үзенең соңгы сулышын алганда да үлемсез батырлык эшләвенә ышана:
 Туфрак күмәр төнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?- дип яза шагыйрь.
М.Җәлил турында әйткән сүзләр дә  шул фикерне раслый.

                                1.  Үлеме белән җиңде үлемне ул,

                                              Үлемсезлек шушы түгелме?

                                              Җирдә мәңге исән калыр өчен,

                                              Халкы йөрәгендә терелде...

                                                                                                       Семен Данилов

     “ДӨНЬЯДА ШУНДЫЙ ИТЕП ЯШӘРГӘ КИРӘК, ҮЛГӘННӘН СОҢ ДА ҮЛМӘСЛЕК БУЛСЫН – ЯШӘҮНЕҢ БӨТЕН МАКСАТЫ ШУНДА ТҮГЕЛМЕНИ?” дип язган иде  Муса Җәлил. Әйе, ул теләгенә иреште, “үлмәс җырларын калдырган үлмәс шагыйрьгә” әверелде. Җәлил премиясе лауреаты, якташ шагыйребез Равил Фәйзуллин да болай дип язды:

       “Сез күрәсез мине,

Мин сезне-юк!

Син

Фучик ,Җәлилләрне

Тар өнлекле камерага

Япкач,

Шулай дидең,палач.Тик ялгыштың,

Синнән битәр.Кешелекне,

Йолдызларны

Чулпаннарын күрде алар.

Кисәкләп булса да

Кояшны күрделәр,

Ә нурларын күңелгә ялгап,

Җыр яздылар.

Үлмәс җыр!

Татар әдәбиятындагы  тагын бер “озын гомерле” шагыйрь турында әйтмичә мөмкин түгел. Ул-шагыйрь Ф.Кәрим.

Үлем турында уйлама

          Илең турында уйла,
        Илең турында уйласаң-
        Гомерең озын була, -
  дип язды    шагыйрь.

    Әйе, бу сүзләр шагыйрьнең  нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим — бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Үзенең иҗаты белән сугышка кадәр үк билгеле булса да, фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул  тагын да танылды.“Гөлсем”, “Партизан хатыны”, "Үлем уены" поэмалары үзе күргән, үзе кичергән вакыйгалар тәэсирендә язылган әсәрләр.  "Үлем уены" поэмасы - шундый  реалистик әсәрләрнең берсе.. Әхтәм кебек  малайлар да Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр. Мине Әхтәмнең батырлыгы сокландыра.

        Әйе, батырлык җиңү китерә, куркаклык - хурлыклы сыйфат, шуңа күрә Фатих Кәрим батырларны мактый,  үзе дә  Бөек Ватан сугышыфронтларында зур батырлыклар күрсәтә: Дошманга ялкын сибүче

Җил булып барсам иде,

Тәвәккәллек, батырлыкта

Җыр булып калсам иде, -

дип яза Фатих Кәрим "Теләк" шигырендә. Минем уйлавымча, шагыйрь теләгенә иреште. Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калды, калачак  аның исеме.

           Татар әдәбиятында исемен ишетүгә күңелгә җылылык, яктылык бирә торган тагын бер йолдыз турында әйтәсем килә.Ул- балаларның якын дусты,тәрбиячесе Абдулла Алиш. Язучы әкиятләре аша балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтү, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатлар тәрбияли.

         Ачы язмыш А. Алишны төрле сынаулар алдына бастыра. Бөек Ватан сугышында ул әсирлеккә төшә, газап чигә, әмма туган иленә, туган халкына соңгы минутларына кадәр тугры кала. Әсирлек афәтен кичерүче М.Җәлилнең һәм аның ышанычлы көрәштәшләренең ныклы терәге була. Алар фашизмга каршы бергәләп көрәшә, үлемне дә бергә каршылый. Абдулла Алишның язучылык таланты әкият жанрында киң ачыла. Алар балаларга тәрбия бирүдә зур урын тоталар   “Бозлар-явызлар” әкияте (1939) Әкияттә дуслык һәм бердәмлек, батырлык һәм фидакарьлек идеяләре бирелә, күңелдә совет кешесенә соклану, аның белән горурлану хисләре туа. «Бикбатыр белән Биккуркак», “Тукмар белән Чукмар, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” кебек гади генә сюжетлы әкиятләре аша автор балаларны табигать күренешләре һәм хайваннар дөньясы белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар, матур гадәтләр тәрбияләү бурычын да куя. Ә тоткынлыкта иҗат ителгән шигырьләре аның нык ихтыярлы ир,халкы өчен җанын –тәнен аямый үзен корбан итәргә әзер фидакарь кеше, ялкынлы һәм олы күңелле шагыйрь булуын тагын бер кат раслый. Аның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт,Ватанга,анага ихтирам хисләре белән сугарылган.  Дошманны җиңеп Туган илгә кайту, хөр, бәхетле, тыныч тормыш турында хыяллаган ул. Тормышының соңгы минутларында да  үз ирекләре турында түгел, Туган ил азатлыгы турында уйлаган.

 

Йомгаклау.

       Шулай итеп,  М.Җәлил,А.Алиш, Ф.Кәримнәрнең исемнәрен алтын белән язып куярлык,  әсәрләре дә  нык ихтыяр көче, кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык патриотик хис белән сугарылган.  Чыннан да, батыр йөрәкле язучылар алар. Халкыбыз батыр улларын онытмый. Аларның данлы исемнәре  мәңгеләштерелә: һәйкәлләр салына, музейлар ачыла, аларның исеме әдәбият-сәнгать әсәрләренә күчә , алар исемендәге премияләр бирәләр. Алар белән  чиксез горурланабыз без. Әйе, сугыш чоры  фаҗигасе  матур әдәбиятта бик күп чагылыш тапты. Ул елларның дәһшәтле кайтавазы бары  китап битләрендә, матур әдәбият әсәрләрендә генә калсын иде. Дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, күңелләребездә матур уйлар гына яшәсен иде.

 

 Кулланылган әдәбият.

1.А.Алиш.Сайланма әсәрләр.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1969.

2.Гыйльманов Г.Соңгы хат-Мәгърифәт,№24,2008нче ел.

3.Кашшаф Г.А. Муса турында истәлекләр.-Казан:Тат.кит.нәшр.,1964.

4.Язучы да Алиш,батыр да.Абдулла Алиш турында истәлекләр.Төзүчесе И.Сөнкишева.-Казан:Мәгариф,2001.

5. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Кит.нәшр.,1986

6.Мустафин Р. Муса Джалиль- детский поэт// Детская литература.-1983

7. Кәрим Фатих/ Илең турында уйла: Шигырьләр,поэмалар, балладалар-Казан: Татар.кит.нәшр., 1989-191 бит.

8. Гыймадиева Н.С. Әдәбият дәреслекләре буйлап/ Казан: Яңаалиф нәшрияты/ 2006-124 бит.

9. Галиуллин Т. Халык шагыйре /Т. Галиуллин// Мәгариф.- 2000.-№12,- Б.12-10. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты: Теория. Тарих/ Д. Ф.Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов,- Казан: Мәгариф,2004

 

 

 



Предварительный просмотр:

                        Татарстан Республикасы  Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе

Тема: Укучыларның иҗади сәләтен үстерү формасы буларак

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшен эшләтү

Эшләде: татар теле һәм әдәбият укытучысы

Сәлахова Рәмзия Гәптрәеф кызы

2017

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.  Заман тәләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күз алдында тота. Заманча технологияләр кулланып татар теленә өйрәтү-уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) Татар телен өйрәнү белән кызыксындыру, теләк уяту;

2) Укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) Телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;

4) Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Белем бирү технологияләре күптөрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән:укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр: уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр: уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.

Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән - уку процессын оештыру һәм аның белән идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр( терәк схемалар кулланып, алга китеп( опережающая) укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр( уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.

Проектлар технологиясе.

Укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөcтәкыйльлеген үстерүдә проектлар методы зур урын алып тора. Бу метод белән оештырылган педагогик процесска түбәндәге сыйфатлар хас:

    -укучылар эшчәнлеге тормыш тәҗрибәсенә, яшәешкә хас проблемаларны хәл итүгә бәйле;

    -проектлар һәрвакыт уңай нәтиҗәне күз алдында тотып сайлап алына, тискәре нәтиҗәле проектлар башкарылмый;

   -проект темасын билгеләүдә укучының теләге, кызыксыну өлкәсе исәпкә алына;

   -проект эшләү этаплары һәм нәтиҗә бирү формалары укучылар тарафыннан үзара киңәшләшеп билгеләнә;

   -проектлау күмәк рәвештә төркемнәрдә алып барыла;

   -проектлау барышында төркемнәр һәм һәр укучы үз эшчәнлегенә нәтиҗә ясый;

   - катлаулы мәсьәләләр буенча фикер алышу оештырыла;

-проектлау процессы билгеле бер тәртипкә буйсына, ул укучылар тарафыннан төзелә.

Проект эше башкарганда, укучылар өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, табылган мәгълүматны кулланырга өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен үстерәләр, фәнни- тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр, төркемнәрдә эшләргә өйрәнәләр, аларда җаваплылык хисе, үз-үзенә ышаныч формалаша.

Проектлар методы бер яки берничә укыту предметының эчтәлегенә нигезләнергә мөмкин. Татар теленнән проект эшләгәндә, татар әдәбияты, тарих, экология, география, биология, музыка белән бәйләнеш була ала. Проектлау укучыларның мөстәкыйль эш булса да, укытучы җитәкчелегеннән башка уңышлы килеп чыга алмый.

Проект эшләүнең төп этаплары.

Проект биремен әзерләү. Укучыларга берничә проект темасы тәкъдим ителә, үтәү шартлары билгеләнә, максат ачыклана, эш планы төзелә.

Проект эшен башкару. Эш барышында укытучы укучыларга юнәлеш бирә, эш сыйфатына, вакытында үтәүгә күзәтчелек итә, тиешле төзәтмәләр кертү зарурлыгын күрсәтә торган ситуацияләр тудыра.

Гомумиләштерү этабы. Бу этапта укучылар фикерләренең дөреслеген, нигезлелеген бәхәсләрдә, әңгәмәләрдә билгелиләр, бергәләп эшлиләр. Берничә төркем булганда, үзара контрольлек итәләр,экспертиза үткәрәләр, рецензия алалар.

Проектны яклау-төп этап. Ул сыйныф каршында һәм катнашында үтә. Яклау барышында проектның камилеге һәм кимчелекләре ачылырга, сыйфатына бәя бирелергә тиеш.

Проектлау методын кулланганда, укытучы һәм укучыларның аралашуы, хезмәттәшлек итү үзенчәлекле төс ала: укытучы укучыларның эшчәнлеге белән генә түгел, аларның бергәләп эшләве, фикер алышуы, карар кабул итүе белән дә идарә итергә тиеш. Бу укытучыдан балаларның аралашу культурасына аеруча игътибар итүне таләп итә. Проектлау методы бары тик укытучы һәм укучы эшчәнлеген тиешле бәйләнештә алып барганда гына югары нәтиҗәләр бирә.

 Проектлау барышында укытучы һәм укучылар эшчәнлеге.

Проект биремен әзерләү.

Укучылар эшчәнлеге: проект темасын сайлау, укытучы белән киңәшү, өстәмә мәгълүмат алу, бергәләп максатларны билгеләү.

Укытучы эшчәнлеге: күзәтү, укучыларның кызыксыну өлкәләрен өйрәнү, темаларны билгеләү һәм укучыларга тәкъдим итү, эшнең максатын билгеләүдә укучыларга ярдәм итү.

Планлаштыру.

Укучылар эшчәнлеге: эш планын төзү, бурычларын билгеләү, укытучы ярдәмендә проект планын камилләштерү, төркемнәргә берләшү, эшләрне бүлешү.

Укытучы эшчәнлеге: проектлау тәртибе белән таныштыру, укучылар эшләгән планнарны тикшерү, тәкъдимнәр кертү , һәр укучының вазифасын билгеләү.

Эзләнү-тикшеренү.

Укучылар эшчәнлеге: мәгълүмат туплау, фәнни әдәбият, матбугат материалларына анализ ясау.

Укытучы эшчәнлеге:күзәтү, киңәшләр бирү, алынган мәгълүматларны системалаштырырга өйрәтү, төзәтмәләр кертү.

Анализ ясау, гомумиләштерү.

Укучылар эшчәнлеге: тупланган мәгълүматны анализлау, нәтиҗәләрне гомумиләштерү.

Укутучы эшчәнлеге: күзәтү, киңәшләр бирү.

Проектны яклауга әзерләү.

Укучылар эшчәнлеге: проектны куелган таләпләргә куеп эшләү, чыгыш текстын язу, кирәкле материалларны, техник чараларны әзерләү.

Укытучы эшчәнлеге: проект яклау тәртибен аңлату, чыгыш ясау, бәхәсләшү этикеты белән таныштыру.

Проект яклау.

Укучылар эшчәнлеге: чыгыш ясау, фикер алышуда катнашу

Укытучы эшчәнлеге: проектны камилләштерү белән җитәкчелек итү, киңәшләр бирү, проектларга бәя бирү, билге кую.

Проект эшчәнлегенең уңай яклары:

  • Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли;
  • Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.

Йомгаклау.

Әйе, проектлар методын кулланып эшләү укытучыдан үз эшенә иҗади якын килүне таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел , режиссер нинди дә булса эшкә җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын оештыра. Проект эшчәнлеге белән 1сыйныфтан 11 сыйныф укучылары да шөгыльләнә ала.Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә: өлкән сыйныф укучылары бик теләп проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәләр. Прект эше белән шөгыльләнү, телне өйрәнүгә кызыксыну уята, төркемдә эшләргә, бер-береңне ишетергә, фикерләре уртаклашып, бердәм нәтиҗәгә килергә өйрәтә, иҗади фикерләүне үстерә. Шулай ук өлгерешне күтәрүгә ярләм итә, чөнки проект эшчәнлегенә югары бәя куела. Күзәтүләремнән чыгып шуны әйтә алам: укучы мөстәкыйль эшләүдән тәм таба.Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны өлкән сыйныф укучылары бик теләп кулланалар. Үзебезнең тәҗрибәбездән чыгып, без сезгә берничә укучының эшен тәкъдим итәбез.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, укучылар тарафыннан түбәндәге төрдәге проектлар башкарылды:

  • тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү) (“Сөембикә манарасы - Казан ханлыгының символы”.);
  • иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);
  • гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру) (“Татар сүзләрендә о һәм ө хәрефләренең дөрес язылышы”);
  • мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау) (“Данлыклы якташыбыз”, күмәк эш);
  • предметара (берничә предметка нигезләнү).

 Тәҗрибәмнән йомгак ясап шуны әйтеп үтәм: проект эше  уңай нәтиҗә бирә, чөнки укучыларда яңа белемгә кызыксыну арта, үзбәя бирү дә үсә, тәҗрибәләре арта, күмәк эшләү теләге туа, оештыру сәләте ачыла, алар шәхес буларак үсә.

Кулланылган әдәбият

1. Новые педагогические информационные технологии в системе образования. Под редакцией доктора пед. Наук проф. Е. С. Полат. М.,ACADEMA, 2012

2. Пахомова Н. Ю. Метод учебного проекта в образовательном учреждении. М. Аркти, 2008