Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер -класс бәйгесе

Ханова Рамиля Расимовна

Предварительный просмотр:

Заявление на участие во Всероссийском  конкурсе мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел»

1

Фамилия Имя Отчество

Ханова Рамиля Расимовна

2

Фото

C:\Users\учитель\Desktop\217200.jpg

3

Место работы. Название организации. Должность. Почтовый адрес организации.

Адрес электронной почты организации.

Муниципальное  бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 с углубленным изучением отдельных предметов» Бавлинского муниципального района  Республики Татарстан.  Учитель. 423930, Республика Татарстан, г.Бавлы,  ул. Горюнова,  9

bavly.2@mail.ru

4

Субъект РФ

Республика Татарстан

5

Уровень системы общего образования

общее среднее

6

Преподаваемый предмет

Татарский язык и литература

7

Общий педагогический стаж

17

8

Контакты: телефон, адрес электронной почты

8 927 46775 60

hanovar@list.ru

9

Домашний почтовый адрес с указанием индекса 

423930, Республика Татарстан, г. Бавлы, ул. Куйбышева д. 22, кв. 7  

10

Копия диплома о профессиональном образовании

C:\Users\учитель\Desktop\МАСТЕР- КЛ. 2019\диплом Ханова070.jpg



Предварительный просмотр:

Минем методик табышларым

(эссе)

                                                                                             Кемне генә сокландырмас

                                                                                             Укытучы хезмәтенең  чын җимеше.

                                                                                             Балаларына ана телен бүләк итә -

                                                                                             Менә нинди бөек хезмәт аның эше...

      Мин, Ханова Рәмилә Рәсим кызы, 1979 нчы елның 4 нче июлендә, табигатьнең ямьле кочагына урнашкан Татар Томбарлысы авылында туып, шунда дусларым белән уйнап үстем. 1986 нчы елның кояшлы матур сентябрь иртәсендә яңа букчамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүем хәзергедәй күңел түремдә. Анда эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым каршы алды. Ул көн миңа шундый истәлекле һәм кадерле. Шундый көннәрнең күбрәк булуын, ешрак кабатлануын теләп, үземнең киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләдем.

     Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын  атлап беренче кат эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен, никадәр авыр булуын еллар үткән саен төшенә барам...

     Менә 17 елдан артык рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укытам. Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү бүгенге көндә бик зур проблема. Рус һәм татар телләре икесе дә безнең республикада тигез хокуклы булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, тормышыңда да зур уңайлыклар туачагына төшендерү җиңелләрдән түгел.  

     Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән, мин  дәресләрдә күбрәк уен технологиясе        элементларыннан файдаланырга тырышам. “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен – кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул,” - ди В. А. Сухомлинский . Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшкә ярдәм итә һәм белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә. Уен технологиясен дәреснең төрле этабында, төрле тибында кулланырга мөмкин. Алар “уен–табышмак”, “уен–сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”, кроссворд һәм ребуслар чишү, төзү... һ.б.

     Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының тагын берсе – укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр. Шулай ук укыган әсәрләре, әкиятләр буенча, ел фасылларына, кошлар көненә карата рәсем конкурслары оештырам.    

    Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Яңа ел, 8 нче март, башлангыч сыйныфларны тәмамлау кичәләренә, туган телгә,  ел фасылларына багышланган бәйрәмнәргә шигырьләр,  җырлар өйрәтәм.

    Уку-укыту, тәрбия  процессында яңа технологияләрне кертеп җибәрү бүгенге көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Аларны эшемдә актив кулланам. Әлбәттә, кулга акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була, ләкин заман үз таләпләрен куя.Укучылар алдында абруең булсын өчен хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәңә оештырып, аларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләргә кирәк. Дәресләр өчен презентацияләр ясау да укучыларда предметка карата кызыксыну уята. Аларны яңа теманы аңлатканда да, материалны ныгытканда да, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда да, сыйныфтан тыш чаралар уздырганда да кулланып була. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бетмәслек итеп эшләргә тырышам. Шуңа күрә дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

    Укытучы... Нинди бөек исем ...  Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да. Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил-яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә. Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.