"Туган тел" мастер - класс бәйгесе - 2019

Ахмадуллова Зубарзят Масгутовна

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ТР Чүпрәле муниципаль районы “Дан орденының тулы кавалеры Арсланов Зиятдин исемендәге Кече Чынлы урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе Мастер – класс Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Р.Фәхре д дин мирасын өйрәнү Татар теле һәм әдәбияты укытучысы : Әхмәдуллова Зөбәрҗәт Мәсгүт кызы 2019 ел

Слайд 7

Максат : Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р.Фәхреддинның мирасы нигезендә укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү алымнары белән танышу .

Слайд 15

«Диаманта» алымы Тәрбияле бала Инсафлы,әдәпле Тыңлый,тырыша,ярдәм итә Ни чәчсәң-шуны урырсың Кычкыра,тиресләнә,төрткәләшә Оятсыз,әхлаксыз Тәрбиясез бала

Слайд 18

Игътибарыгыз өчен рәхмәт


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Р. Фәхреддин мирасыннан  файдалану

Максат: Укытучыларның һөнәри үсешенә шартлар булдыру; татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясенең алымнары белән таныштыру, әлеге алымнарны практик кулланырга өйрәтү.

Кулланылган технология: Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

Алымнар: “Беләм, белергә телим, белдем”, “Фишбоун”,  “Диаманта”, “Алты түбәтәй”.

Үткәрү формасы: Мастер-класс.

Җиһазлау. Компьютер, проектор, презентация, Р. Фәхреддинның “Тәрбияле бала” әсәре, кәгазь битләр, маркерлар.

 

Мастер-класс барышы

  1. Кызыксындыру.
  2. Оештыру, мастер-класс эшчәнлегенә мотивация булдыру. Мастер-классның максатын билгеләү.

— Исәнмесез, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин сезне барыгызны да мастер-класста күрүемә бик шатмын.

Мастер-классны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме Ризаэддин Фәхреддиннең сүзләре белән башлап китәсем килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Бу сүзләр бүген аеруча актуаль. XXI гасыр мәгълүматның күп булуы һәм тиз үзгәрүе, технологияләрнең зур үсеш кичерүе белән билгеләнә.

Хәзерге көндә парта артында белем алучы укучы яңа заман өчен хәзерлекле булырга, бүген алган белемнәрен киләчәктә куллана ала белергә тиеш. Бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучысы яңалыклар ташкыны алдында югалып калмыйча, мөстәкыйль фикер йөртеп, кирәкле мәгълүматны таба белергә тиеш. Ләкин статистика буенча 17-18 яшьлек егет-кызларның нибары 39% гына мәгълүмат белән эшли белә. Россия Федерациясенең Мәгарифне модернизацияләү концепциясе тәнкыйди фикер йөрткән шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куя.

Нәрсә соң ул фикерләү?

Фикерләү – баш миенең мәгълүматны эшкәртү процессы.

Тәнкыйди фикерләү — үз позицияңне яклый  һәм  җиткерә алу, әңгәмәдәшеңне тыңлый белү, аргументларга нигезләнеп, логик фикер йөртә белү сәләте.

  Заман укытучысы укучыларда тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү белән беррәттән, әлбәттә, рухи-әхлакый кыйммәтләр дә булдырырга тиеш. (Россия Мәгариф министры Ольга Васильевада укучыларда рухи-әхлакый нормаларны булдыруны беренче урынга куя). Рухи-әхлакый кыйммәтләрне булдырырлык мирас калдырган атаклы шәхесебез – Ризаэддин Фәхреддин. Аның китаплары балаларның тормыш юлында һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торучы юл күрсәткечләре кебек, әти-әниләр, укытучы-тәрбиячеләр өчен өстәл китабы булып торалар. Остазыбызның хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану искиткеч зур әһәмияткә ия. Мастер-классыбызның максатытатар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Р. Фәхреддинның мирасы нигезендә укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү алымнары белән танышу.

III.         Төшенү

1.Төзелгән проектны тормышка ашыру.

 “Фишбоун” сүзе инглиз теленнән (fish – балык, bone – сөяк) балык кылчыгы дип тәрҗемә ителә. Бу алымның авторы менеджмент өлкәсендә эшләүче япон галиме Каора Исикава. Алымның нигезендә балык кылчыгы формасында төзелгән диаграмма ята. “Балык кылчыгы” схемасы төрле авыр ситуацияләрдән, проблемалардан чыгу юлын күрсәтергә ярдәм итә. Барлык идеяләр шушы схемага язылып куела.          

“Балык кылчыгы” конкрет ситуациядәге бәйләнешләрне, сәбәпләрне һәм нәтиҗәләрне схема рәвешендә күрсәтүдән гыйбәрәт.

 

“Балык кылчыгы” алымын үткәрү методикасы:

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%80%D1%8B%D0%B1%D0%B02-300x132.png

 “Балык”ның башына дәреснең темасы яки текстта куелган проблема языла, “балык”ның аскы “кылчык”ларына проблеманың фактлары билгеләнә, ә өске “кылчык”ларына язылган һәр фактның сәбәбе ачыклана. Темадан ни хәтле факт һәм сәбәпләрне аерып чыгарып була, шуның кадәр балык кылчыгының саны да ясала. Проблеманың факт һәм сәбәпләрен аерып күрсәткәч, “балык койрыгы”на проблеманың чишелеше, нәтиҗәсе языла. Проблеманың иң мөһим факт-сәбәпләре балыкның башына якынрак тора.  Барлык язмалар да кыска, төп фикерне генә белдерергә тиешләр.

 

— Хөрмәтле хезмәттәшләр, сез Р. Фәхреддинның бөтен яктан үрнәк шәхесләр тәрбияләргә кирәклекне өйрәткән нинди китабын беләсез?

— “Тәрбияле бала”

— Әйе, дөрес. Сезнең өстәлләрегездә Р. Фәхреддинның “Тәрбияле бала” исемле текст ята. Сез 2 минут эчендә текст белән танышып чыгыгыз.

— Текстның темасы?

— Тәрбияле бала турында.

— әйе, балыкның башына текстның темасын “Тәрбияле бала” дип язып куябыз. Балыкның аскы кылчыкларына фактлар: Р. Фәхреддин “Тәрбияле бала” —  ул  нинди бала булырга тиеш, дип саный?

— Иртән иртүк торыр, әти-әнисен тыңлар, соңга калмас, төртешмәс һ.б.

— Һәр фактның сәбәбен билгелибез. Ни өчен тәрбияле бала иртән иртүк торырга тиеш?

— йоклап яткан балага һөнәрсез, эшлексез, оятсыз диләр.

— ни өчен тәрбияле бала төртешмәс?

— төртешкән балаларны кешеләр яратмас. Һ.б.

— Балыкның койрыгына нинди нәтиҗә чыгарарырбыз?

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%80%D1%8B%D0%B1%D0%B03-300x225.png

— Ни чәчсәң —  шуны урырсың.

 

  • Хөрмәтле хезмәттәшләрем, дәресләрдә “Фишбоун”/”Балык кылчыгы” алымын куллануның әһәмияте нәрсәдә?

НӘТИҖӘ: Дәресләрдә “Фишбоун” алымын куллану укучыларның төркемдә эшли белү, текст анализлау, төп фикерне аерып чыгарып, сәбәпләрен ачыклау, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау кебек күнекмәләр формалаштыра.

 

2.Белем системасына кертү.

“Диаманта” алымы

“Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр” – дип язып калдырган  Р. Фәхреддин. Хезмәттәшләрем, алтын кебек тагын нинди кыйммәтле ташларны беләсез?

  • Энҗе таш — Бриллиант һ.б.

 

Диамант инглиз теленнән кергән сүз, “бриллиант” дигәнне аңлата. Формасы бриллиантны хәтерләтә. Ул рифмалашмаган җиде юллык шигъри формада язылган кыска әдәби әсәр. Аның ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин. Диамантаны язу тәртибе:

1нче юл.   1 исем (тема).

 2нче юл.  2 сыйфат (теманы ачыклау).

3нче юл.   3 фигыль (эш, хәл, хәрәкәт).

4нче юл.   4 исем (ассоциация).

 5нче юл.  3 фигыль (капма-каршы эш-хәл,    хәрәкәт)

 6нчы юл.  2 сыйфат (капма-каршы теманы ачыклау).

 7нче юл.  1 исем (капма-каршы тема).

Мисал:

Тәрбияле бала

Инсафлы, әдәпле

Тыңлый, тырыша, ярдәм итә

Ни чәчсәң – шуны урырсың

Кычкыра, сүгенә, төрткәләшә

Оятсыз, әхлаксыз

Тәрбиясез бала

Р. Фәхреддин сабый бала аңларлык гади, җиңел һәм аңлаешлы итеп, тәрбияле, тәртипле, әхлаклы булганы өчен һәркем, ягъни бөтен җәмгыять ятатыр, ә тәрбиясез, тәртипсез, әхлаксыз булганы өчен бер кешедә , ягъни шулай ук бөтен җәмгыять ятатмас, күрәлмас дип аңлата. 

НӘТИҖӘ: Диаманта алымы иҗади сәләтләрне үстерергә, үз карашыңны булдырырга  өйрәтә. Зур күләмле информацияне гомумиләштерергә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерергә булыша. Диамантны язуның төгәл тәртибе укучының фикерен дөрес формалаштырырга, төп фикерне билгеләргә ярдәм итә. Мондый иҗади эш башкару – җиңел, күңелле, файдалы. Сөйләм теле камилләшә, авыр төшенчәләр үзләштерелә. Һәм иң мөһиме диамант төзү укучыдан, уку материалында иң мөһим элементларны табуны, йомгак ясауны һәм шуны берничә сүз белән (кыска итеп) әйтеп бирүне таләп итә.

4.Рефлексия. “Алты түбәтәй” алымы

— Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мастер-классыбыз ахырына да якынлашты. «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану” дип исемләнгән мастер-класс сезнең педагогик эшчәнлегегездә файдалы булыр дип ышанып калам.

— “Алты түбәтәй” алымы белән без соңгы нәтиҗәне чыгарыйк, ягъни мастер-класска бәя бирик.

— Сезнең алларыгызда түбәтәйләр. Үзегезнең түбәтәегез таләп иткән сорауга җавап бирәбез. Эшне ак түбәтәйдән башлыйбыз?

http://abishevaalena.ru/wp-content/uploads/2017/02/%D1%82%D1%8E%D0%B1%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%B9%D0%BA%D0%B8-300x225.png

— Ак түбәтәй, мастер-класста нинди яңа мәгълүмат белдегез, нәрсәгә өйрәндегез? Рәхим итегез.

— Сары түбәтәй,

— Кара түбәтәй –  ул безнең тәнкыйть.

— Кызыл түбәтәй, сезгә сүз бирәбез. Кызыл төс – эмоцияләр төсе.

— Яшел түбәтәй креативлык, фаразлар кылу.

— Зәңгәр түбәтәй, нәтиҗә ясыйбыз:

IV.Йомгаклау

Ризаэддин Фәхреддин “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, — ди. Шулай ук: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Шулай итеп, Р. Фәхретдин яшь буынга үрнәк тәрбия, гүзәл холык, тирән белем бирергә алынган укытучы-мөгаллимнәрнең дә һөнәри осталыклары, камиллекләре ни дәрәҗәдә югары булырга, аларның гаять зур мәгълүматлы, җитди әзерлекле һәм ихлас, чиста күңелле кешеләр булырга тиешлегенә басым ясый. Һичшиксез, мондый тәрбиянең җимеше татлы булачак.

Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен рәхмәт! Миңа сезнең белән эшләве бик рәхәт булды! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.



Предварительный просмотр:

Эссе

Минем педагогик табышларым.

   Укытучы - белем процессының иң  төп мөһим фигурасы. Аның хезмәте дәрес бирү, кочак - кочак дәфтәрләр тикшерү, программаларның   үтәлеше, дәүләт стандартларын туры китереп  укыту белән генә чикләнми. Укытучыларның  хезмәте гаять катлаулы һәм тирән. Укытучы профессиональ мәктәпкә     сәгать тутыру  өчен генә  бармый, аның  күңеле  укучылар белән бергә  укый, эзләнә, фән буенча үткәрелә торган конференцияләрдә катнаша,сыйныфтан тыш чараларда чыгышлар ясый. Шуның өстенә ул иҗади эшләр белән  шөгыльләнергә теләк - омтылыш һәм мөмкинлек таба.

 Минем, шәхсән, мәктәптә  туган тел һәм  әдәбияты дәресләрен  укыту  31 елдан артык вакытны тәшкил итә. Шул вакыт эчендә дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмады: терминнар алышынды, төрле-төрле тапшырулар, газета-журналлар  барлыкка килде, балаларның карашлары ничек кенә үзгәрмәде, ә  туган  телебез һәр кешенең юлдашчысы булып калганына инандым. Ләкин 21 нче гасыр бусагасында  педагогик эшчәнлекне  яңадан аңлау зарурлыгы кискен   килеп басты. Шулай ук безгә-укытучыларга методик эшләр белән бергә тәрбия мәсьәләсе һәм  алган белемнәрне көндәлек тормышка яраклаштыру турында уйланырга вакыт җитте. Шуның өчен мин, туган тел һәм әдәбияты   укытучысы буларак, берничә мөһим педагогик принципны  билгеләдем. Аның беренчесе - бу телне йөртүче халык тарихы белән бәйләнеш, икенчесе-мәдәнияте белән  элемтә, өченчесе - сөйләм телен грамоталы үстерү, дүртенчесе-мәдәниятара аралашу мөһите булдыру.

 Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә бу принипларны тормышка ашыру  белән бергә фәнгә  кызыксыну да уята. Минем уйлавымча, кызыксыну – белем  ачкычы һәм аны балаларда сакларга кирәк. Үз фәнең белән кызыксындыру – иң зур осталык  таләп итә  һәм  без шуңа омтылабыз.

   Беренче принцип-тел йөртүче халык тарихы белән элемтәне тормышка ашырып, мин белем бирүне үстерүче тикшеренү ысулын һәм методын кулланам. Алар миңа укучыларны кирәкле белемнәр,күнекмәләр белән тәэмин итү генә түгел, ә тел белән кызыксынуны үстерү, мөстәкыйль иҗади эзләү күнекмәләрен формалаштыруда ярдәм итә. Шулай ук миңа югары дәрәҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, әдәбият дәресләрендә иске татар өе күренешен кулланабыз. Балалар үзләренең ата-бабалары көнкүрешен зур кызыксыну белән өйрәнәләр, ә алган белемнәр нигезендә мондый иншалар язалар. Мәсәлән, “Минем аш бүлмәсендә үткән һәм бүгенге көн”. Без инша - тасвирламаларны  “Әбиемнең киеме” яки “Ата-бабаларымның  түбәтәе” кебек темаларга язабыз. Кеше туган телен, үз мәдәниятен белсә, башка халыкны хөрмәт итә ала дип ышанам.

     Шуңа күрә икенче мөһим принцип буларак, мин халыкның мәдәнияте белән элемтәне билгеләдем. Бу принципны гамәлгә ашыру кысаларында мин үз дәресләремдә милли традицияләрне, йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә нигезләнгән уен һәм төркем белән эшләү методларын кулланам. Кабинет янындагы “Халкымның күңел бизәкләре” стендлары эстетик тәрбия белән бергә  укучыларга белем биреп кенә калмыйча телгә кызыксыну уята һәм иҗади эзләнү мөмкинлеге биреп, алдынгы урыннар алырга ярдәм итә. Бу чыгышлар укучыларга үткәнебез белән бүгенгене чагыштыру мөмкинлеге бирә.

    Туган телне укытуның өченче мөһим принципларын мин, һичшиксез, укучының туган телдә белем алу һәм аң-белем алу теләген нык үстерү дип саныйм. Үземнең чираттагы дәресемә әзерләнгәндә мин мәгълүмати технологияләрне, проблемалы укыту элементларын кулланырга тырышам. Чөнки укучылар орфография кагыйдәләренә үзләре төшенсә, аларны һичшиксез онытмаячак. Мәсәлән, алар дәресләрдә укытучы ролендә чыгыш ясыйлар һәм үзләренең сыйныфташларына кагыйдәләрне аңлаталар. Бик күп кенә кагыйдәләрне без мәкальләр нигезендә аңлатабыз, ребуслар ярдәмендә ачабыз. Һәр укучы үзенә бер кабатланмас шәхес. Укытучының төп бурычы-балаларны киләчәктә максатчан, ярдәмчел булырга,  даими рәвештә  үз- үзен үстерү белән шөгыльләнүче шәхес буларак өйрәтү. Шуңа күрә дүртенче мөһим принцип булып, укучыларның мәдәниятара коммуникатив сәләтен һәм әзерлеген үстерү тора. Әлеге принципны гамәлгә ашыру өчен мин иҗади проект эшчәнлеген үстерүне мөһим дип уйлыйм. Мисал өчен, “Ачык ишекләр көне” проекты укучыларның ата-аналарына  үз балаларының иҗади сәләтләрен күрергә мөмкинлек бирә. Традицион рәвештә “Туган тел” атналыгы үткәрелә һәм нәтиҗә ясап, балалар үз эшләрен ай саен чыгарыла торган “Мәктәп авазы” газетасына тәкъдим итәләр.

    Шулай итеп, минем педагогик тәҗрибәм югарыда тасвирланган дүрт принципка йогынты ясап, уңай нәтиҗәләр бирә дип ышанам. Беренчедән, тел материалы җиңел үзләштерелә. Икенчедән, үз тамырларын, мәдәниятын белү милли үзаңлы һәм толерантлыкны ныгыта. Өченчедән, дәресләрдә актив эшчәнлек формалары аша алынган белемнәр әйләнә-тирә дөньяны  аңларга, үз-үзеңне тоту нормаларын үзләштерергә, шулай ук тормыш хәлләре өчен “ачкыч җыярга” ярдәм итә.

  Димәк, укытучы даими рәвештә үз дәресен бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп, яңа уку-укыту формаларын кулланып оештырырга тиеш, ягъни бүгенге көн кичәгедән яктырак булсын. Моның өчен укытучыга даими эзләнү, заман таләпләренә туры килерлек итеп, дәрес формаларын яңартырга һәм төрләндерергә кирәк. Әгәр ул шул иҗади яктан якын килеп башкарган эшләре белән балаларны, әти-әниләрне җәлеп итә алса, үз эшенең остасы була.