Мин укытучы (эссе)
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы
“Нырты урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Ятмас Дусай авылы филиалы
Мин– укытучы.
(эссе)
Башкаручы: l нче категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Абдуллина Земфира Габдрәшит кызы
2020 нче ел
Мин – укытучы (эссе)
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Фәнис Яруллин
Мәктәп, укучы, укытучы. Мәктәп диюгә күз алдына балалар, такта янында басып торучы мөлаем укытучы килеп баса. Бер-берсеннән аерылгысыз затлар алар .
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Укытучы ул – дөньяны танып белергә омтылучы, балаларның керсез күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче, һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гын көтүче остаз. Укытучы – иң мөһим һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Укытучы һөнәре авыр, катлаулы һәм кызыклы. Ул бар белгәнен укучыларга җиткерергә тырыша. Нинди генә проблемалар булса да, аларны чишәргә ашыга. Көннәрен ул мәктәптә балаларга белем бирә, төннәрен дәфтәр тикшерә, план-конспект яза. Ул көн саен эзләнә, яңалыклар табарга тырыша.
Кечкенә чакта мин укытучы булуы җиңелдер дип уйлый идем. Ләкин хәзер шуны аңладым: укытучы һөнәре бик күп түземлелек, тырышлык таләп итә, башкалар белән аралаша белүче һәм белемле кешеләр генә укытучы була ала. Белем һәм тәрбия бирү эше җиңел түгел, бик тә җаваплы, ыгы-зыгылы, тынгысыз процесс.Укытучы гомер буе укый, өйрәнә. Әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы,белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы киң күңелле кешеләр генә лаек.
Укытучы һөнәрен сайлаганыма һич кенә дә үкенмим.Минем укучыларымның да күбесе югары уку йортларында белем алдылар. Алар арасында шәфкать туташлары, тәрбиячеләр, укытучылар бар. Хәзер инде үзләре гаилә корып,балалар үстерәләр.Мәктәп тәмамлауларына күп еллар үтсә дә, укучыларым килеп исәнләшәләр, хәлемне сорашалар. Ул мизгелләр мактаулы кәгазьләрдән дә кыйммәтрәк. “Куйган хезмәтем бушка китмәгән, балаларның тәрбияле кеше булуында минем дә өлешем бар бит”,- дип горурланып куясың.
Укытып чыгарган балаларың өчен син хәзер дә җаваплы.Башлангыч сыйныфтан югары сыйныфка күчкәч, аларның ничек укулары белән кызыксынасың. Бердәм Дәүләт имтиханнарын биргәндә дә җан атып йөрисең. Олы юлга аяк баскач та укучыларыңның тормышлары турында белешеп торасың. Гүя үз балаларың кебек якын алар. Шатлыкларына сөенеп, кайгылары өчен борчыласың. Шулай гомеренең ахырына кадәр укытучы балаларның икенче “әниләре” булып каладыр. Үзенең хезмәт җимешен күреп сөенү, үзен бәхетле итеп сизү өчен аңа бик күп еллар кирәк.
Мин – укытучы. Ә укытучы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аның һәр адымы гына түгел, кызыксынулары, бөтен яшәеше күз алдында. Авылда һәр йортта диярлек ул укыткан укучы яши. Димәк, сине бала гына түгел, әти-әни, әби-бабай да күзәтә. Шулай булгач, синең сөйләмең, киемең, килеш-килбәтең, тормыш алып баруың да читтә калмый. Укытучы гаиләсендә үрнәк әни булырга, үз балаларына да яхшы тәрбия бирергә тиеш, дип саныйм.
Укытучы ,белем бирү белән бергә, тәрбия эшләрен дә алып бара. Укытуның нигезе тәрбия булганлыктан, тәрбия эше дә акрынлап һәм тәртип белән камиллеккә ирешү икәнлеген күрсәтеп, Риза Фәхреддин тәрбияче- укытучының тырышлыгы нәтиҗәсендә балаларда булган көч-куәтләрнең һәм табигый сәламәтлекләрнең арта баруын аңлатып бирә. Дөньяга килгән һәр баланы бөек һәм гүзәл шәхес итеп җитештерү өчен аларны сабый вакытларында ук тәрбияләү кирәклеген ассызыклап күрсәтеп, ул “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”, - дип яза.
Мин башлангыч сыйныфларда укытам. Башлангыч сыйныф укытучысына аеруча зур җаваплылык өстәлгән. “ Бала күңеле ак кәгазь, ни чәчсәң шуны урырсың”, - дигәннәр өлкәннәр. Бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шулкадәр яхшырак булачак, ди белгечләр. Башлангыч сыйныф укытучысы баланы укырга, язарга, аңлаешлы итеп сөйләм төзергә, кешелекле, игелекле , сәламәт балалар тәрбияләргә тиеш. Туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү дә безнең бурыч булып тора. Ризаэддин Фәхреддин сүзләре белән әйтсәк, “Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Тәрбияле бала – мәктәпнең генә түгел, гаиләнең дә җимеше. Тәрбия эшләрен ата-аналар белән бергә алып барырга кирәк. Һәр баланың кечкенә генә булса да сәләтен күреп, аны үстереп, балада ышаныч тудырсак, ул тормыш авырлыклары алдында каушап калмас, дөрес юлны табар дип ышанам.
Тормыш алга бара, үсә, үзгәрә.Заман мәгариф системасы алдына балаларга белем бирү максатын һәм бурычларын тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куя. Мәктәпләргә яңа технологияләр, интернет ресурслар, яңа төр программалар керә. Уку-укыту процессында яңалыкларны тормышка ашыру өчен, яңа дәүләт стандартлары төзелде. Яңа федераль дәүләт белем бирүнең мәгариф стандартына күчү “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф проекты инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү, үз иленең чын гражданины тәрбияләү. Яңа стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дигәндә, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара. Региональ компонентларны өйрәнү атнасына бер – ике дәрес белән генә чикләнмичә, мәктәптән тыш эшләрдә дә алып барылачак, башка предметларны укытканда да региональ үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк булачак. Бала туган телен, әдәбиятын, тарихын белергә тиеш.
Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыларда универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперт, җитәкчесе булырга да тиеш.ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укытуның үзбәясен күтәрүгә ярдәм итәчәк.Укытучы да заман белән бергә атларга тиеш. Ул үз эшендә яңа алымнар кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район,республика, бөтенроссия, халыкара конкурсларда һәм олимпиадаларда катнаша, үз белемен күтәрү өстендә даими эшли.
Мин үзем дә дәресләрдә компьютер, интернет ресурслардан файдаланырга тырышам. Чыбыксыз интернет аша методик әсбаплар белән танышырга, электрон китапханәдән кулланырга, башка укытучыларның хезмәтләре белән танышырга һәм өйрәнергә була. Хәзерге заман мәктәпләрендә белем бирү һәм иҗат итү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Бары тик эзләнергә, иренмәскә, үзеңә максат куеп эшләргә генә кирәк. Балалар да интернет челтәреннән дәресләргә әзерләнгәндә, олимпиада, КВН, төрле интеллектуаль конкурсларга катнашканда кирәкле мәгълүмат белән таныша алалар. Аларга кирәкмәгән, зыянлы сайтларга кермәскә кирәклеген аңлатырга кирәк. Шуның өчен балаларга аерым сайтлар булдырылган. Мәсәлән, “Солнышко”, “Чудесенка”, төрле мультфильмнар һәм әкиятләр булган интерактив тавышлы мультимедияле китапханә “Бала”. Башлангыч сыйныфларда ук укучылар интернет челтәре аша хәбәрләр, электрон хатлар яза белергә, компьютерда татар һәм рус телендә генә түгел, чит телдә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш. Дәрестә акбур гына түгел, проектор, флэшка, видеокамера, диктофон да куллану таләп ителә. Башлангыч сыйныф укучылары проектлар төзи белергә тиеш. Ләкин, чынлыкта ничек соң? Дөресен әйткәндә, проект эшләү күпчелек укытучы җилкәсенә кала. Минем уйлавымча, проект эшләүне иң башта кызыксынган укучы белән бергә эшләп карарга кирәк. Укучы эшләрен мәктәптә күрсәтергә, аның эшләре белән калган укучыларны да кызыксындырырга, кыюрак булырга өйрәтергә кирәк.
Укучы укытучы белән берлектә, үзе компьютер артында утырып, интернет битләреннән мәгълүматлар эзләсен, китапханәләрдән кирәкле китаплар табып, проектка кагылышлы темага материаллар тапсын. Авыл халкыннан да үзләре кызыксынган сорауларга җавап табып, бу эшкә ата-аналарны да тартсыннар иде. Эзләнү барышында фотоаппарат белән фотога төшерергә дә, әкренләп презентация эшләргә дә өйрәнсен. Минем уйлавымча, башлангыч сыйныфларда укучы бала 20-30 битлек проектлар эшли алмый. 5-6 битлек презентация булса да бала үзе эшләсен, үзе өйрәнсен иде. Аз булса да, укучы үзенең эшләгән эшенә сөенсен, күңел биреп эшләсен. Безнең халык: “Тамчыдан күл җыела”,- дип юкка гына әйтмәгән.
Без балаларга нинди белем һәм тәрбия бирәбез, киләчәгебез дә шундый булачак. Заман укытучысы һәрдаим үз өстендә эшләргә, белемен арттырырга, заман белән бер сафта атларга, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Риза Фәхреддин әйткәнчә: “Әгәр син һәрбер укучыга олы шәхес итеп карасаң, аның нәтиҗәсе дә, әлбәттә инде, яхшы булачак...” Бары тик үз һөнәреңне яратсаң гына, эшеңә бар көчеңне биреп эшләсәң генә син чын укытучы булачаксың.
Һәркөн иртән торып , якты хыялларым белән укучыларым янына ашыгам. Киләчәктә укучыларыма маяк булып, аларга остаз һәм киңәшче булсам, аларны ялгыш адымнардан саклап кала алсам, мин бик бәхетле укытучы булыр идем.