Творческие работы учащихся

Салахутдинова Найся Флюровна

Творческие работы учащихся

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_berenche_ukytuchym.doc22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Минем беренче укытучым.

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары мәктәп һәм беренче укытучысы белән бәйле.Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый.Бүгенге көндә теләсә ниниди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.Ул дөньдагы барлык матур сыйфатларны узенә туплаган: киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык.

Уйлап карасаң, укытучы булу җиңел тугел! Минем уйлавымча, чын мөгаллим булыр өчен гомер буе укырга,өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен.

Шундый абруйлы укытучыларның берсе,минем беренче укытучым Сәләхетдинова Нәйсә Флюр кызы. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бугенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керуе...Дәресләрне дә аңлаешлы һәм куңелле үткәрүе...Башлангыч сыйныфта укыган дурт ел минем хәтеремдә һәрвакыт сакланачак. Ул белемле, таләпчән, сабыр,гадел укытучы. Бер кеше дә үзенең беренче укытучысын онытмый, минемчә. Укытучы бит ул һәркем өчен маяк булып тора. Беренче тапкыр каләм тотып язарга, хәреф танырга өйрәтүче, киңәш кирәк булганда- туры юл күрсәтүче дә ул.

Укытучы булу җиңел тугел.Ул зур сабырлык, сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә.Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше.Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында укытучы торганын онытмыйк. Мин беренче укытучымны бик хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

 

Миннегалиева Алина Радифовна,

9 сыйныф