Тесты

Кабирова Гульчачак Минулловна

Тесты по родному языку и литературе

Скачать:


Предварительный просмотр:

9 нчы сыйныф укучыларына якынча аттестация

контроль эшенең үрнәк тесты.

1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?

а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;

ә) дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү;

б) аерым – аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар белән төрле бәйләнешләрдә торү.

2Туран (һун) язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?

а) каберташлар;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) язма әдәбият.

3. Рун алфавиты кайсы чорларда гамәлдә йөри?

а) V – X гасырда;

ә) XII йөзләрдә;

б) VII, VII – XIV йөзләрдә.

4. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?

а) язма әдәбият;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;

5. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?

а) Йосыф Баласагунлы;

ә) Мәхмүт Кашгарый;

б) Әхмәт Йүгнәки;

6. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны кайсы чорга карый?

а) Алтын Урда чоры;

ә) Иң борынгы язма әдәби мирас;

б) Болгар чоры;

7. XIX гасырдагы мәгърифәтчелек реализмына хас сыйфатлар нинди?

а) тормышны тәнкыйтьләү;

ә) үгет-нәсихәтчелекнең зур урын тотуы;

б) русча өйрәнергә кушу.

8. “Асәр” китабын кем язган?

а) Г. Исхакый;

ә) Ш. Мәрҗани;

б) Р. Фәхретдинов.

9. Бу әсәрләрнең кайсысын Ш. Мәрҗани язган?

а) “Ауропа сәяхәтнамәсе”;

ә) “Мавәраэннәһердә сәяхәт”;

б) “Мөстәфадел- әхбар фи әхвале Казан вә Болгар”.

10. “Бәхетле кыз” , “Бәхетсез кыз” повестьларының авторы кем?

а) Г.Камал;

ә) Ф.Халиди;

б) З.Һади.

11. Г.Чокрый һәм М.Акмулланың остазы кем?

а) Ә.Каргалый;

ә) Г.Кандалый;

б) Ш. Зәки.

12. Беренче реалистик роман авторы кем?

а) З. Бигиев;

ә) М. Акъегет;

б) З. Һади.

13. Әлеге канатлы сүзләр кем тарафыннан әйтелгән?

Якутлар табыладыр вакыт белән,

Вакытлар табылмыйдыр якут белән”.

а) М. Акмулла;

ә) Г. Кандалый;

б) Г.Чокрый.

14. Ш.Рәмиев кайсы язучыны үзенә киңәшче һәм тәрҗемәче итеп алган?

а) Р.Фәхретдинов;

ә) З.Бигиев;

б) Ф.Кәрими.

15. Г.Кандалыйның суфичылык традициясендә язган әсәрен әйтегез.

а) “Сәхипҗамал”;

ә) “Рисаләи-л-иршад”;

б) “Мәгъшукнамә”.

16. “Өлүф яки гүзәл кыз Хәдичә” романындагы төп геройларны әйтегез.

а) Хәнифә, Габбас мелла;

ә) Муса, Габденнасыйр;

б) Фатыйма, Мостафа.

17. “Кырык бакча” китабының һәр бүлемендә диярлек кабатланып барган әдәби берәмлек бар. Ул нәрсә?

а) шигырь;

ә) җыр;

б) мәкаль, әйтем.

18. Беренче татар пьесасын кем язган?

а) Г.Камал;

ә) К.Тинчурин;

б) Г.Ильяси.


19. “Җиһанша хәзрәт” әсәрен кем язган?

а) Г.Ильяси;

ә) Ш.Мөхәммәдиев;

б) З.Һади.

20. Бу әсәрнең кайсысын Г.Чокрый иҗат иткән?

а) “Елның дүрт фасылы”, “Хаҗнамә”;

ә) “Тәндә җаным”, “Тәэссеф”;

б) “Бичара кыз”, “Бәхетсез кыз”



Предварительный просмотр:

Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты буенча

ТЕСТ (9нчы сыйныф)

                   

                                        Максат. Укучыларның Борынгы һәм Урта                                          

                          гасырлар чоры әдәбияты темалары буенча алган    

                                белемнәрен бәяләү. 2нче чирек ахырында язма эш буларак алынырга мөмкин.

 

                                     Әзерләде: Иске Кормаш төп гомуми белем бирү                                          

                                мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәрданова Әдилә Әхсән кызы

Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты буенча

ТЕСТ

Сорауларны игътибар белән укы һәм дөрес җавапларны билгелә.

  1. Татар исеме кайсы чорда туган?

а) Болгар-хәзәр чоры;

ә) Алтын Урда;

б) Казан ханлыгы чоры.

  1. Урхун-Енисей язма истәлекләре кайсы әлифба нигезендә язылган?

а) уйгур;

ә) гарәп;

б) рун.

  1. “Алтын балкыш” әсәре кайсы графикада язылган7

а) рун;

ә) уйгур;

б) гарәп.

  1. Кайсы әсәр рун язуында язылган ритмлы проза әсәре?

а) “Юрау китабы”;

ә) “Котадгу белек”.

  1. Бу әдипләр барысы да гомумтөрки әдәбият вәкилләреме? Булмаса, кайсысы?

а) Бакырганый, Ясәви, Югнәки, Баласагунлы;

ә) Әхмәд Ясәви, Мәхмүд Кашгарый;

б) Кол Гали, Мәхмүд Кашгарый, Сәйф Сараи.

  1. “Әйттең: Мин сатылыр кол булсам, һич кем

Чын бәһамны түли алмас”,- дидең имди. 

Бу юллар кайсы әсәрдән?

а) “Тутыйнамә”;

ә) “Кыйссаи Йосыф”;

б) “Кыйссасел-әнбия”.

  1. Бу язучыларның кайсысы Алтын Урда чорында иҗат итмәгән?

а) Харәзми;

ә) Үргәнчи;

б) Мәхмүд Болгари;

в) Колшәриф.

  1. Казан ханлыгы чорында иҗат ителмәгән әсәрләрне билгеләгез.

а) “Төхфәи Мәрдан”;

ә) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Дәфтәре Чыңгызнамә”;

в) “Нуры содур”.

     9.  Борынгы чорда түбәндәгн язу (алфавитлар) кулланылган. Кайсы алфавит булмаган?

а) рун язуы;

ә) уйгур;

б) миф язуы.

  1.   Татар әдәбияты үз яшәешендә ничә чор үткән?

а) 2;

ә) 4;

б) 6.

  1. Борынгы һәм Урта гасырлар әдәбияты  ничә чорга бүленә?

а) 2;

ә) 5;

б) 6.

  1. Мәхмүд Кашгарый әсәре.

а) “Котадгу белек”;

ә) “Диване лөгатет-төрк”;

б) “Һибател-хәкаик”.

  1. Тумыштан сукыр автор.

а) Әхмәт Югнәки;

ә) Әхмәд Ясәви;

б) Сөләйман Бакырганый.

  1. Шәрык төшенчәсе татар телендә нәрсәне аңлата?

а) Көньяк;

ә) Көнбатыш;

б) Көнчыгыш.

  1. Коръән ничә сурәдән тора?

а) 100;

ә) 115;

б) 112;

в) 114.

16. Болгар-хәзәр чорының атаклы әдибе кем?

а) Кол Гали;

ә) Мөхәммәдьяр;

б) Харәзми.

17. Кол Гали әсәре:

а) “Хөсрәү вә Ширин”;

ә) “Кыйссасел-әнбия”;

б) “Кыйссаи Йосыф”.

 



Предварительный просмотр:

7класс, әдәбият

 

1.        “Мокамай” әсәре авторы.

2.        “Агыйдел” повестеның  авторы, төп геройлар.

3.        “Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,

Мөлдерәмә килеш чиләгең”.  

Әлеге  шигырьнең исеме,  авторы.

4.        Әлеге әсәр хат жанрында язылган. Төп герой иптәшенең

сүзенә карап туй көнендә сөйгәнен ташлап китә. Әсәрнең исеме, авторы,  төп герой.

5.        Әлеге шагыйрь әтисенең мулла икәнен әйтмичә комсомолга

кергәне өчен кулга алына. Сугышта разведчик була.

6.        Ул 4 бала тәрбияләп үстерә. Барасына да яхшы белем бирә.

Ләкин гомеренең соңгы көннәрендә балалары  аның соңгы  

теләкләрен тыңламыйлар . Сүз кем турында бара ?

 Әсәрнең исеме, авторы.

7.         Бу шигырендә автор татарларның да әлеге ил кебек бетүен  теләми. (ул илне су баса). Шигырь ничек атала? Авторы кем ?

8.        Әлеге әсәрдә авылга нефтьчеләр килүе, нефть  табылу

 турында бара. Әсәр ничек атала ? Авторы кем ?

9.        Әлеге әсәрдә ана биш егет тәрбияләп үстерә. Өч улы вакытсыз  бу дөньядан китә. Әсәр ничек атала? Ананың исеме.

10.         Әлеге шагыйрь бик бай була. Үз хисабына китаплар чыгара, укучыларны укыта, ярлыларга ярдәм итә. Кушаматы “сагышлы, моңлы “ дигәнне аңлата.



Предварительный просмотр:

  1. Муса Җәлил
  2. 1. Җəлилче язучыны билгелəгез:

а) С.Хəким         б) А.Алиш         в) Ф.Кəрим

  1. 2. Казанда Җəлил исемен нинди мəдəни оешма йөртə:

а) Татар филармониясе

б) Опера һəм балет театры

в) Зур концерт залы

  1. 3. М.Җəлил исеме белəн аталган поселок Татарстанның кайсы районында урнашкан?

а) Сарман районында

б) Актаныш районында

в) Мөслим районында

  1. 4. М.Җəлилгə кайчан, нинди Дəүлəт премиясе бирелə?

          а) 1886 елда Г.Тукай исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

          б) М.Җəлилгə премия бирелми, чөнки ул озак еллар халык дошманы рəтендə йөри.

            в) 1957 елда Ленин исемендəге Дəүлəт премиясе бирелə.

       5. М. Җəлилнең иң беренче шигыре ничек атала?

а) “Бəхет”

б) “Кызыл гаскəрлəргə”

в) “Киттелəр”

  1. 6.  М.Җəлил үзенең сугышчы юлын кайда башлый?

а) Минзəлə педучилищесында оешкан хəрби политхезмəткəрлəр курсыннан

б) Мəскəүдə “Октябрь баласы” журналы редакциясеннəн

в) Казанда Язучылар берлеге идарəсеннəн

  1. 7 . “Тик булса иде ирек” шигырендə М. Җəлил нəрсə турында яза?

а) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы турында

б) үлеменең, туган өе, яраткан хатынын һəм кызын кайтып күрү бəхетеннəн өстенрəк булу турында

в) туган өе, яраткан хатыны һəм кызы өчен үлəргə əзер булуы турында

8 . Муса Җəлил кайсы елны əсирлеккə төшə?

а) 1941        б)1942         в)1943

  1. 9 . Муса Җəлил оешмасындагы ничə кеше үлемгə хөкем ителə?

а) 8         б) 10         в) 11

  1. 10. Китерелгəн юллар кайсы шигырьдəн?

Сездə минем бөтен тойгыларым,

Сездə минем керсез яшьлəрем

Сез үлсəгез, мин дə онытылырмын,

Яшəсəгез, мин дə яшəрмен.

а) “Кошчык”         б) “Кичер, илем         в) “Җырларым”

11.  Җəлилчелəрнең гомерлəре кайсы төрмəдə өзелə?

а) Плетцензее         б) Моабит         в) Шпандау

  1. 12 . Муса Җəлилнең əсирлек иҗатындагы төп темалар:

а) Мəхəббəт, Кызыл Армиягə дан

б) Фашизмга каршы керəш, Батырлык

в) Туган илгə тугърылык, якыннарны сагыну, сугышка нəфрəт

  1. 13 . “Сандугач һəм чишмə” əсəренең жанры.

а) Баллада         б) Поэма         в) Лирик шигырь

  1. 14. Өзектə нинди поэтик алым кулланылган?

Кызганып егетне елыйлар

Милəүшə һəм лалə чəчəге,

Тəгəри үлəнгə чык түгел,

Гөллəрнең гөнаһсез яшьлəре

(“Бүрелəр”)

а) Гипербала         б) Сынландыру    в) Ирония

  1. 15. Муса Җəлил тормышын һəм иҗатын өйрəнүгə багышланган “Өзелгəн җыр эзеннəн” хезмəтенең авторы.

а) Азат Əхмəдуллин

б) Тəлгатъ Галиуллин

в) Рафаэль Мостафин

   16. М.Җəлил кайсы атаклы мəдрəсə шəкерте була?

а) “Галия”

б) “Хөсəения”

в) “Иж-Буби”

17. М.Җəлил сугыш елларында кайсы фронтта хезмəт итə?

а) Украина

б) Белорусия

в) Волхов

18 . М.Җəлил кайсы фронт газетасы хəбəрчесе булып эшли?

а) “Коммунист”  б) “Ватан”   в) “Отвага”

19 . М.Җəлилнең əсирлектəге псевдонимы

а) Вилданов    б) Махмутов     в) Гомəров

  1.       20. М.Җəлилнең шигырьлəре беренче мəртəбə кайчан басыла?

а) 1919 елда         б) 1916 елда      в) 1921 елда

в) 1921 елда