Укучылар өчен

Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Онлайн күнегүләр

https://learningapps.org/index.php?overview&s=&category=0&tool=

Онлайн мультиклар

http://xn--80aab5b.xn--p1ai/

Открытая школа

 https://2035school.ru/login

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы

«27нче татар телендә белем бирүче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

 

Татар халык мәкальләре

Автор:

Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы

2020 нче ел

ЭЧТӘЛЕК

I бүлек. Ата-ана, бала-чага турында        5

Бәби бала        5

Ана        5

Ана белән бала        6

Ата-ана, аларга хөрмәт        6

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү        8

Иркә, үпкәчән, елак балалар        10

Үги-ятимнәр, үги аналар        11

Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар        12

Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү        14

II бүлек. Тел, сүз        15

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре        18

III бүлек. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе        22

Сәлам һәм сорашу        22

Сөйләшә белү        23

Вакытында, урынында сөйләү        24

Кешесенә күрә сөйләшә белү        25

Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү        25

Күп сөйләү һәм аз сөйләү        26

Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү        27

Сүзне тыңлый белү        27

Дәшми калу        28

Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык        28

IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар        29

V бүлек. Сер сөйләү һәм аны саклау        32

Каты серле булу, үзеңә үзең ышану        32

VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр        33

VII бүлек. Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында        37

Белем-гыйлем        37

Китап        39

Уку-язу        39

Язу-хат        40

Укыган белән укымаган кеше        41

Галим        42

Надан        42

Галим белән надан        43

Гыйлем өйрәнү        43

Белү. Белгән белән белмәгән        44

VIII бүлек. Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать        45

Мәкаль турында        45

Әкият, мәзәк, табышмаклар        46

Җыр-көй        47

Музыка һәм музыкантлар        48

Бию        49

Шигырь һәм шагыйрьләр        49

Зәвык, ямь тою        49

Талант һәм аны үстерү турында        49

IX бүлек. Кеше, аның рухи йөзе, холыклар        50

Холыклар        50

Әдәп, оят, намуслылык        51

Рәхим — шәфкатьлек        53

Үпкәчәнлек һәм хәтер калу        53

Ачу һәм дуамаллык        54

Эреләнү, масаю        56

Мактану, алдан шапырыну        56

Көнләшү        57

Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек        58

Нәфес, азгынлык        60

Эш үткәч үкенү        60

Хәйлә һәм хәйләкәрлек        60

Астыртынлык        61

Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык        61

X бүлек. Ил, туган җир, ватан        62

Бәйрәмнәр        66

Сабантуй, мәйдан, уеннар        67

Уен-көлке        69

Көлү-җылау        70

Күз яше        71

Кешедән көлү, мыскыллау        71

XI бүлек. Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында        71

Теләк, максат һәм аңа омтылу        71

Киңәш-үңәш итү        72

Ияреп эшләү һәм корыга иярү        72

Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык        73

Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык        74

Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек        74

Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү        75

Кыюлык, тәвәккәллек        75

Батырлык һәм куркаклык        76

Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу        78

Эш, хезмәт сөючәнлек        80

Кыңгыр эш, хыянәт        89

Кеше һәм кешене тану, аралашу        89

Кеше белән кеше аермасы        90

Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү        90

Үзеңне белү        92

Кешегә салынмау        92

Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт        92


I бүлек. Ата-ана, бала-чага турында

Бәби бала

* Анадан күлмәксез туалар, күлмәкле булалар.

* Бабайга таяк кирәк, бәбәйгә сиртмә кирәк.

* Бала заманасына охшап туар.

* Бала йөри белгәнче үрмәләп йөри.

* Баланы кыйнап юатма, көйләп юат.

* Хәзерге бала тугандук җиде класс бетереп туа, ди.

* Бала кошның авызы зур булыр.

* Күгәрчен баласы күрексез булса да, үскәч күгәрчен була, ди.

* Теле ачылмаган балага сыерчык тел алып килә, ди.

Ана

* Ана дигән хәзинә.

* Анаңдай ана булмас.

* Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

* Анаң хәерче булса да аңардан китмә.

* Ана — шәфкать диңгезе.

* Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

* Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.

* Анасыз корт ил булмас.

* Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.

* Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.

* Әни суккан авыртмый.

* Әнкәм йорты алтын бишек.

* Йорт анасы белән корт анасы бер.

* Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.

* Өйнең яме ана белән.

* Туган ана бер, туган Ватан бер.

* Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.

* Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Ана белән бала

* Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман да бала.

* Алып анадан туар, аргамак биядән туар.

* Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

* Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

* Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

* Бала моңын ана белер.

* Баланың телен анасы белер.

* Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.

* Баласы өчен ана арыслан утка кергән.

* Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.

* Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.

* Ханнан бала олы,
Баладан ана олы.

Ата-ана, аларга хөрмәт

* Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

* Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.

* Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.

* Ата-ана теләге
Утка-суга батырмас.

* Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.

* Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.

* Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.

* Ата аркасы — кала аркасы.

* Ата — беләк,
Ана — йөрәк.

* Ата — җизнә,
Ана — казна.

* Ата — йортның матчасы,
Ана — йортның өрлеге,
Балалар — стенасы.

* Ата йөрәге — таудан өлкән,
Ана йөрәге — диңгездән тирән.

* Атаның каны,
Ананың сөте.

* Атаң-анаң — чын дусың,
Дус-ишләрең — юлдашың.

* Атаң кебек кешегә тел озайтма.

* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

* Атаңны башыңда тот,
Аңаңны учыңда тот!

* Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.

* Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.

* Атасы барның бәхете бар.

* Атасын алдаган илен дә алдар.

* Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.

* Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.

* Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!

* Аю да баласын "йомшагым" ди.

* Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.

* Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.

* Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.

* Йомырка тавыкны өйрәтми.

* Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.

* Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.

* Ымны белмәгән нине белсен?
Атасын белмәгән кемне белсен?

* Эт атасын танымас.

Баланың холкы. Аны тәрбияләп үстерү

* Адәм баласын түгел, аю баласын да биергә өйрәтәләр.

* "Айт!" дигәндә ялт итеп тор.

* Алтыдагы (холык) алтмышка.

* Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арты да шуннан.

* Алма янында яткан бәрәңге алма тәмәйткән.

* Ана сөте белән кергән онытылмый.

* Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс.

* Атай барда атай баш,
Атай юкта анай баш,
Анай юкта апа баш,
Апа юкта үзем баш.

* Ата алмаган малай атасыннан күргән.

* Ата-анаң сиңа гомер биргән.

* Ат өйрәнмим ди дә, авызлык- өйрәтә.

* Бала безнеке,
Акылы үзенеке.

* Бала була белмәгән кеше егет булалмый.

* Балага бер кәнфит бирсәң, икенчесен сорар.

* Бала әйткән ди: мине берәү дә тыңламый, чөнки минем әле сакалым юк.

* Балага иң куәтле кеше — ата.

* Балага кәкитләнсәң, кәнфит сорар.

* Бала егыла-егыла егылмаска өйрәнер.

* Бала яшь чагында ни белән уйнаса — зурайгач мәеле (теләк, кызыксыну) шуңа була, имеш.

* Бала көчен күрсәтергә яратыр.

* Бала күргәнен эшләр.

* Бала кош очар, кунар агачын тапмас.

* Бала кулында елан үләр.

* Балалар кесәсендә кәнфит ятмый.

* Балалык бик бәхетле чак булса да, бала һаман "кайчан зур үсәм инде" дип сорый.

* Бала "миңа бәләкәй сөяк бирделәр" дип үпкәләгәнче, сөяген песи алып китәр.

* Бала үсте дигәнче,
Батыр үсте дисәңче;
Батыр һөнәр белмәсә,
Гафил (гамьсез, ваемсыз) үсте дисәңче.

* Баланы бала арасында якласаң, әләкче булыр.

* Баланы яшьтән бөк,
Агачны баштан бөек.

* Баланы йомышка куш, артыннан үзең йөр.

* Баланың кулыннан пычак алсаң, алмашына таяк бир.

* Баланы эшкә өйрәт,
Эшен бетерергә дә өйрәт.

* Бала өчен "юк" дигән сүз юк.

* Бала уйнаудан туймас.

* Бала үлгәнгә салынса, син аны күмгәнгә салын.

* Бала-чага ипи сатып калач ала.

* Бала чактан кергән гадәт гомергә китәр.

* Башсыз өйдә ата торып ул сөйләр,
Ана торып кыз сөйләр.

* Бишектәге бишкә төрләнер.

* Буй үстергәнче, акыл үстер.

* Буранда бала котырыр.

* Әдәпле бала гарьле була,
Әдәпсез бала гарьсез була.

* Җидесендә ни булса,
Җитмешендә шул булыр.

* Кем нәрсәгә күнегә —
Шуның белән күмелә.

* Кыз бала анасына чын дус була.

* Кыз сөйкемле булса, холыгы белән,
Ул сөйкемле булса, әдәбе белән.

* Малай кулына акча керсә, көчек сатып алыр.

* Олы кызы Мәстүрә,
Кечеләрен үстерә.

* Өч яшьлек малай атага булышыр,
Өч яшьлек кыз анага булышыр.

* Сабыйга ат та ат, таяк та ат.

* Сабый хөкеме — уен.

* Теше чыккан балага
Чәйнәп биргән аш булмас.

* Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.

* Туа белми, тора белә.

* Туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга.

* Үзе егылган бала еламас.

* Уйнаса баласы җиңә,
Чынласа атасы җиңә.

* Улга утыз өйдән тыю,
Кызга кырык өйдән тыю.

* Ул минеке,
Акыл үзенеке.

* Ул туды — илгә ту (байрак) туды.

* Улы барның кулы бар.

* Улның ояты атага,
Кызның ояты анага.

* Хәерсез бала хәерче булыр.

* Һәрбер яшьнең үз хөкеме бар:
Сабый хөкеме — уен.

* Һөнәрле булып ул үссен,
Холыклы булып кыз үссен.

* Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.

Иркә, үпкәчән, елак балалар

* Ачы белән төзәтәләр,
Татлы белән бозалар.

* Балага пычак бирмәсәң бер елар,
* Бирсәң — ике елар.

* Еламаган балага имезлек бирмиләр.

* Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйнар.

* Елыйсы килгән баланың өч көн борын күзе кычыта, ди.

* Иркә бала ир булмас.

* Иркә бала рәхәт күрмәс.

* Иркәбикә суга ташланам дип чыгып киткән дә яңгырдан куркып кире кайткан, ди.

* Иркәдән елак туган.

* — Иркәм, нигә елыйсың?
— Аягыма чеби басты.

* Иркәнең күзе кипмәс,
Юрганың тире кипмәс.

* Кулында аш,
Күзендә яшь.

* Сабый елый-елый үсәр.

Үги-ятимнәр, үги аналар

* Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.

* Анаң юктан үги ана да яхшы.

* Аналы ятим — ярты ятим.

* Анаң үлсә, елгаң корыды,
Атаң үлсә, таянган тавың ауды.

* Анасы үлгәнне еларга өйрәтмә.

* Ана янында бала ятим булмый.

* Аталы бала — аркалы,
Аналы бала — иркәлә.

* Атадан бала яшь кала,
Күп-күп эшләр башкара.

* Дөньяда иң ачы — ятимлек ачысы.

* Җиде атасын белмәгән — ятимлекнең билгесе.

* Җиденчели ни яман?
Җитәкләшеп ятимнәр
Елый калса, шул яман.

* Җиргә төшкән ятимнеке.

* Кемнең газизе кемгә хур булмый.

* Сабаксыз төймә салмаклы,
Сабаксыз төймә салмаксыз;
Аталы бала ардаклы(газиз),
Атасыз бала ардаксыз,

* Үги бала үпкәчел.

* Үги ана — яфрак,
Үз әнием яхшырак. (Үги ана яфрагы — үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса, бер ягы салкынча була).

* Үги бала өй артында елар. "Ник елыйсың?" дисәләр, хәзер генә суган ашадым", — дияр.

* Үги үз булмый,
Колак күз булмый.

* Ятим ашы ярты пешәр.

* Ятим балага йөзем җиләге дә аш.

* Ятим бала гарьчел була.

* Ятим балага ярдәм ит.

* Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.

* Ятим баланың күңеле сынык.

* Ятим еласа, җир-күк елар.

* Ятим күңеле җирәнчек.

* Ятимнәрнең бәйрәме
Яңа күлмәк кигәндә.

* Ятим тайдан юрга чыгар.

* Ятим ярасының ямавы өстендә.

Юньле бала һәм юньсез-игелексез балалар

* Атадан яхшы ул туса,
Ишектәге башын түргә сөйрәр;
Атадан яман бала туса,
Түрдәге башын ишеккә сөйрәр.

* Үрдәк баласы, тавык астында туса да, суга йөгерер.

* Атадан яхшы ул туса,
Кар өстендә ут ягар;
Атадан яман ул туса,
Ат өстендә эт кабар.

* Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.

* Баладан бәхетең булса,
Карт көнеңдә яшь итәр;
Баладан бәхетең булмаса,
Иртә яшьтән карт итәр.

* Атасы малаена алма бакчасы ясап биргән,
Малае атасына сыңар алма да бирә белмәгән.

* Атасы торып, улы сөйләгәннән биз,
Анасы торып, кызы сөйләгәннән биз.

* Балалар җиткән,
Карчык урманга (утынга) киткән.

* Бала яхшы булса — дәүләт,
Яман булса .— имгәк.

* Бәхетленең баласы
Унбишендә баш булыр;
Бәхетсезнең баласы
Утызда да яшь булыр.

* Буласы бака баштан була.

* Булыр ат тайдан билгеле,
Булыр сыер бозаудан билгеле.

* Булыр бала ун яшендә баш була,
Булмас бала егерме биштә дә яшь була.

* Бүре бәйләүгә күнмәс,
Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

* Гөл чәчәгеннән билгеле.

* Качыр атасына охшамаса, анасына да охшамый.
(Качыр — ат белән ишәктән туган гибрид.)

* Каршы бала үлемен карагай башыннан табар.

* Кеше булыр баланың
Кеше белән эше бар;
Кеше булмас баланың
Кеше белән ни эше бар.

* Мисез бала ата-анасын тыңламас.

* Тырыш бала ах яхшы,
Ялкау бала фу шакшы.

* Уңар йортның баласы
Бер-берсенә "батыр" дир;
Уңмас йортның -баласы
Бер-берсенә "кутыр" дир.

* Тырыш бала талпынган коштай,
Күңеле тынмас күкләргә очмый.

* Шәп маллар аякланып туа.

* Юньле бала ат мендерә,
Юньсез бала аттан төшерә.

* Яман бала атасын сүктерер.

* Яман баланың барыннан югы.

* Яман бала өйгә сыймас,
Өйдән чыкса, илгә сыймас.

* Яман бала тудырганнан елан тудырганың артык.

* Яхшы угыл атасын ярлылыгы өчен ким күрми.

Ата баласы булу, атага лаеклы булып үсү

* Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.

* Ата баласы аз рәхәткә, күп хәсрәткә түзәр.

* Ата баласы кемнән туганын онытмый.

* Ата баласы үз хатасын үзе юар.

* Атадан бала туар,
Атасының юлын куар.

* Атадан күреп ул үсә,
Анадан күреп кыз үсә.

* Атаң данын онытма,
Дан яшәүдән курыкма!

* Атаңнан борын капкынга төшмә!

* Атасы кордашның баласы кордаш.

* Ата юлы балага такыр.

* Атаң кем булса, син шуның угылы.

* Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә.

* Аттан тай узар,
Атадан бала узар.

* Акылсыз атка менсә, атасын танымас.

* Бүре баласын тотарга өйрәтсә, сарык баласын качарга өйрәтә.

* — Кем угылысың? — дигәннәр,
— Әти улымын! — дигән.

* Ким козгындин туар козгын,
Атасыннан булыр узгын. (Кандалый шигыреннән халыклашкан мәкаль.)

* Кырык ел кабер каравылчысы булып торган, атасы кабере кайда икәнен белмәгән.

II бүлек. Тел, сүз

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.

* Акылы кысканың теле озын.

* Ана баланы ике кат тудыра:
Бер кат — тән биреп!
Икенче кат — тел биреп!

* Анам биргән туган тел,
Атам биргән корал тел.

* Ана мәм биргән,
Ана тән биргән,
Ана сөт биргән,
Ана тел биргән!

* Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.

* Бик татлы булма кабып йотарлар,
Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

* Аягы пычрак — өй пычратыр,
Теле пычрак — кеше пычратыр.

* Берәүнең кулы эшли,
Икенченең теле эшли.

* Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.

* Бит күрке күз,
Тел күрке сүз.

* Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,
Иң ачы нәрсә дә — тел.

* Әдәп башы — тел.

* Әйткәннән тел калмас.

* Әйтмәс җирдә авызың тый,
Кычытмас җирдә кулың тый.

* Җабага тайның бете ачы,
Әшәке кешенең теле ачы.

* Иле барның теле бар.

* Иң татлы тел — туган тел,
Анаң сөйләп торган тел.

* Инсафлының теле саф.

* Йомшак телле бәрән ике ананы имә.

* Кеше күрке йөз;
Йөзнең күрке — күз,
Уйның күрке — тел,
Телнең күрке — сүз.

* "Кеш" дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.
(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

* Күңеле турының теле туры.
(Төрдәше: "Күңеле расның теле рас".)

* Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.

* Сакауның телен әнисе белер.

* Оста барда кулың тый,
Белгән барда телең тый.

* Сакау сакауны үчекли.

* Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:
Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

* Сөяксез тел ни димәс.

* Сүз бер көнлек, тел гомерлек.

* Татлы тел тәхет били.

* Татлы тел тимер капканы ачар.

* Тел — ананың теләге,
Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

* Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.

* Тел белмәгән теленнән абыныр.

* Телгә сак бул!

* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән коры калыр.

* Теле белән күктәге айны йөртә белгән,
Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

* Теленә салынган,
Эшендә абынган.

* Телең белән күңелеңне бер тот.

* Телең белән узма,
Белем белән уз.

* Телең белән фикер йөртмә,
Уең белән фикер йөрт.

* Телеңне тезгендә тот,
Этеңне чылбырда тот!

* Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.

* Телне каләм саклый.

* Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.

* Теле озын булмаганның гомере озын булыр.

* Теле озын кешенең акылы кыска булыр.

* Теле пычракның күңеле пычрак.

* Теле татлының дусы күп.

* Теле чибәрнең үзе чибәр.

* Теле юкны тигәнәк талар.

* Тел күңелнең көзгесе.

* Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!

* Телделәр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

* Телләр белгән — илләр белгән.

* Тылмач үз җавабын үзе табар.

* Телне тешләп өзеп булмый,
Сөйләми дә түзеп булмый.

* Тел өчен теш төбенә утырталар.

* Тел ташны эретә.

* Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)

* Телчән теленнән табар.

* Тәмле дә тел,
Тәмсез дә тел.

* Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.

* Төче коймак тиз кикертә.

* Туган илем — иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем.

* Туган телем — үз телем,
Туган илем — үз көнем.

* Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

* Туры телем таш ярыр.

* Ул да яхшы, бу да яхшы,
Ашаган чакта бар да яхшы,
Баш коткарган тел дә яхшы.

* Үткен тел — бәхет,
Озын тел — бәла!

* Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

* Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.

* Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

* Аз эш күп сүздән яхшырак.

* Акыллы әйтер — юл куйдым, ахмак әйтер — җиңдем.

* Акыллы кеше сүз әйткәндә,
Әйтер сүзен чамалар.

* Ялган сүздә чама юк,
Дөрес сүздә чама бар.

* Акыллы сүзгә ни җитә!

* Алтын алма, алкыш ал.

* Атка "на, на!" көч бирә.

* Ачы әйтми төче юк.

* Ашның мае бар,
Сүзнең җае бар.

* Ашның тәме тоз белән,
Адәм яхшылыгы сүз белән.        /

* Аш ташны эретә,
Ялган башны черетә.

* Берәүнең утыны ут бөркер,
Берәүнең утыны корыга төтәр.

* Бер сүз бер сүзне әйтә.

* Бер ялганнан йөз ялган туган да ди, бер дөрес сүз йөзен дә бәреп еккан, ди.

* Бер ялганны капларга тагын мең ялган табарга кирәк.

* Бер ялган сөйләсәң — тугыз дөресеңә дә ышанмаслар.

* Бәхәсләшеп Кытайга киткән Котаймастан кире кайтыр. (Котаймас — Казан арты авылы, хәзер Кышлау.)

* Бәхәстә — ак карга кара карга кунган.
(Беренчеләре бу сүзне "ак кар өстенә кара карга кунган" дип укый һәм аңлый, шуңа күрә мондый хәл була дисә, икенчеләре шул ук сүзне "ак төстәге карга кошы кара төстәге карга кунган" дип аңлый һәм мондый хәл булмый дип бара.)

* Вак яңгыр тәнгә үтә,
Вак сүз — җанга үтә.

* Димче диңгез кичерер.

* Дөресне ялган бервакытта да җиңмәс.

* Дөрес сүзгә җавап юк.

* "Дыр" белән "ди"не иккәннәр дә чыкмаган, ди.

* "Дыр"га шалкан чәчмиләр.

* "Дыр"га чебен дә кунмый.

* "Әгәр"не чәчкәч "мәгәр" үскән.

* Адәмгә иң кирәге — ягымлы чырай, җылы сүз.

* Әйтсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга.

* Әйтү бер, эшләү башка.

* Җайлы сүз җан эретә.

* Юләрләрдән юләр сүз күбрәк.

* Елар күздән, ялган сүздән үзеңне сакла.

* Җылы сүз җан азыгы.

* Изге сөйләсәң, изге ишетерсең,
Яман сөйләсәң, яман ишетерсең.

* Ипле сүз энә саплый.

* Иске колак, яңа сүз.

* Ишеткән имеш,
Күргән көмеш.

* Ишеткән күргәнгә хәбәр бирә.

* Ишетмәсәң ишет,
Урман арты Кишет! (Кишет — Казан артындагы авыл исеме).

* Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт.

* Йомшак сөйләгән — йомшак сөягән.

* Кем ни генә әйтсә дә, бүре салам ашамас.

* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.

* Кәбестә каргышы кәҗәгә төшкән.

* Көн саен бер яңа сүз ишетмәсәң, колагың чукрак булыр, ди.

* Йөрәктән чыкмаган сүз йөрәккә кермәс.

* Кеше сүзе кешегә тансык.

* Күз җитмәгән җиргә сүз җитәр.

* Күңелгә килгән бер нәрсәне сөйләмә.

* Караңгы йөздән тәмле сүз чыкмас.

* Каты әйткән сүз каты борчак кебек, колактан кире сикерер.

* Кошны җим белән,
Кешене татлы сүз белән ияләштерәләр.

* Кулыннан килмәгән карганыр.

* Өеңдәге хәбәрне күршедән,
Күршеңдәге хәбәрне күрше авылдан сораш.

* Озын сүзнең кыскасы
Кара бодай боткасы.

* Салкын йөзледән җылы сүз чыкмас,
Салкын мичтән җылы күмәч чыкмас.

* Сезгә ялган, миңа чын.

* "Сикер" дигәннең аягы сынмый, сикергәннең сына.

* "Син беләсең" дигәндә гауга чыкмас.

* Сөйләшмәсәң сүз чыкмас,
Чапмасаң йомычка очмас.

* Сүз белән пылау пешереп булмый, дөге кирәк.

* Сүздә төртү яман,
Авыруда чәнчү яман.

* Сүз дүрт төрле: бер төрле сүз бар— бел дә сөйләмә; икенче төрлесе — белмә дә, сөйләмә дә; өченчесе — бел дә сөйлә; дүртенче төрлесе — сөйлә дә белмә.

* Сүзең кыска булсын,
Кулың оста булсын!

* Сүзе акның йөзе ак.

* Сүзнең башы бозауда,
Койрыгы төлкедә.

* Сүзне сатып алмыйлар.

* Сүз югында сүз булсын, кодагый: ата казыгыз күкәй саламы?

* Тозсыз сүздән тозлы ботка тәмлерәк.

* Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

* Тузандайны тубалдай итмә.

* Туры сүз башта зәһәр булса да соңы шикәр;
Ялган сүз башта шикәр булса да соңы зәһәр.

* Туры сүз бер булса да һәркемгә җитәр.

* Туры сүзгә ант кирәкми.

* Туры сүзгә карау юк.

* Туры сүзне әйтергә курыкма!

* Туры сүзнең гаебе юк.

* Туры сүз тимерне тишәр,
Йомшак сүз кылычны кисәр.

* "Ут" дигәннән авыз көймәс.

* Үзе аңсыз, йөзе ямьсез, сүзе тәмсез кешедән саклан.

* Үзе ахмакның сүзе ахмак.

* Үзең кыек утырсаң да, сүзең туры булсын.

* Хак сүз ачы булыр.

* Хикмәтле сүз күп булмый.

* Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер.

* Чын сүзгә чак кына ялгадыңмы, ялган була.

* Шапшак авыздан шакшы сүз чыгар.

* Ялган белән дөнья гизәрсең, кире кайтып керә алмассың.

* Ялган мең булса да бер хаклыкны җиңә алмый.

* Ялганның төбе юк,
Күтәрергә җебе юк.

* Ялган уты ел янар,
Ел янса да җылытмас.

* Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.

* "Ярар" белән эш бетми.

* Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

* Яхшы сүз аркасында адәм — адәм,
Яман сүз аркасында адәм — әрәм.

* Яхшы сүз белән елан өненнән, чыгар,
Яман сүз белән пычак кыныннан чыгар.

* Яхшы сүз җанга рәхәт,
Яман сүз җанга җәрәхәт.

III бүлек. Сүзне сөйләшә белү һәм сөйләү әдәбе

Сәлам һәм сорашу

* Кәламнән әүвәл сәлам кирәк. (Кәлам — сүз.)

* Ахмак сүзгә җавап юк.

* Күп торганнан сорама, күп күргәннән сора.

* Караган тапмый, сораган таба.

* Ничек эндәшсәң, шундый җавап.

* Синнән сорамаган сүзгә син җавап бирмә.
(Һәм: — Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.)

* Соравына күрә җавабы.

* Сорашканның гаебе юк.

* Сорашкан тау аша,
Сорашмаган саташа.

* Татлыга татлы җавап.

* Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.

* Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

Сөйләшә белү

* Авыз эчендә ботка пешермә.
(Сүзеңне ачык сөйлә.)

* Агачны ега белмәгән үз өстенә егар,
Сүзне сөйли белмәгән үз өстенә сөйләр.

* Аңламый әйтмә,
Карамый бакма.

* Бар белгәнең сөйләргә ашыкма.

* Беленеңне белеп из.

* Бер әйткәнне ике әйтмә.

* Белмиенчә сөйләгәнче, белгәннең сүзен тыңлау яхшы.

* Әйтә белгән авызда йомычка да йомры була,
Әйтә белмәгән авызда йомырка да дүрт кырлы була.

* Әүвәл уйла, аннан сөйлә.

* Җебегән авыздан черегән сүз чыга.

* Җеп турында сөйләгәч, энәсеннән башлау хәерле.

* Сөйләсәң сүзнең маен чыгар.

* Сөйли белмәгән авыздан телсез авыз мең артык.

* Сөйли белгән балык тотар,
Сөйли белмәгәнне телсез балык йотар.

* Сөйли белмәгән сүзенә батар.

* Суксаң авырттыр,
Әйтсәң ишеттер.

* Сүзең булса, түгәрәк сөйлә.

* Сүз сөйләсәң, ашыкма.

* Сөйләгәч пошыкмассың.

* Сүз сүздән туар,
Сөйләмәсәң, кайдан туар?

* Сүз сүзне таба.

* Сүз — сүзнең ыргагы.

* Сүз сөйләү һөнәр,
Сөйли белмәгән үләр.

* Теле кычыткан сүз бозар,
Кулы кычыткан эш бозар.

* Үзе күп көлүченең сүзе һичкемне көлдермәс.

* Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.

* Чабатаны катласаң, ныгыр;
Сүзне катласаң, сүтелер.

Вакытында, урынында сөйләү

* Балыкчы итәгенә гөмбә төяп кайтканда, "шәп каптымы?" дип сорамыйлар.

* Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

* Вакытсыз кычкырган әтәчнең башын кисәләр.

* Вакытсыз сөйләмә, Питрау күкесе булырсың. (Питрауда күке сакауланудан.)

* Әйтер идем сүз,
Авызым, син түз!

* Әлеге дә баягы,
Сез үзегез каягы?

* Яшьне ат базарында сорыйлар.

* Кеше туй сөйләгәндә, ул җеназа сөйләгән.

* Кирәксез сүзне дөрес булса да сөйләмә.

* Өч көннән соң: "Исәнме, кодагый!"

* Сүзгә сүз килгәндә сөйләмәсә, анасы үлә, ди.

* Сүз уңае килгәндә,
Сүтегеңне ямап кал!

* Тимерне кызуында сук,
Сүзне кызуында әйт!

* Һәрбер сүзнең урыны бар.

* Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

Кешесенә күрә сөйләшә белү

* Акыллыга ишарәт,
Ахмакка тукмак.

* Акыллыга әйтсәң белә,
Тинтәккә әйтсәң көлә.

* Акыллы сүзгә кул куй,
Акылсызга юл куй.

* Аңлаган бер кылдан да аңлар,
Аңламаган бүрәнәдән дә аңламас.

* Аңлаганга ишарәт,
Аңламаганга бишәр әйт!

* Аңлаганга чебен тавышы да җитәр,
Аңламаганга барабан тавышы да аз.

* Олы сүзен бүлдермә.

* Суны сип сеңәр җиргә,
Сүзне әйт сыяр җиргә.

* Тинтәк белән көрәшмә,
Исерек белән сөйләшмә.

Кешенең акылы, кемлеге сүзеннән беленү

* Кешенең акылы сүзеннән,
Асылы фигыленнән билгеле.

* Кешенең белемен сүзеннән аңларсың.

* Кешенең үзенә карама, сүзенә кара!

* Кеше сүз пәрдәсе астында.

* Карамагыз үземә,
Карагызчы сүземә!

* Сүзе төпле кешенең
Үзе башлы була, ди,
Үзе башлы кешенең
Авызы ашлы була, ди.

* Сүзе яманның үзе яман.

* Төпсез кешедән төпсез сүз чыгар.

* Һәркем үз уеннан хәбәр бирер!

* Яхшы адәм табып сөйләр,

* Яман адәм кабып сөйләр. (Кабып — тешләп.)

* Яхшы әйтер: "Юл куйдым",
Яман әйтер: "Җиңдем!"

* Яхшы — күргән яхшылыгын сөйләр,
Яман — күргән яхшылыгын да яманлык итеп сөйләр.

* Яхшының сүзе акыл чакыра,
Яманның сүзе ачу чакыра.

Күп сөйләү һәм аз сөйләү

* Авызым иләк булса да сүзем сирәк.

* Азрак сөйләсәң, күбрәк ишетерсең.

* Аз сөйлә, күп бел!

* Аз сөйләр, үз сөйләр.

* Аз сөйләү алтын,
Күп сөйләү балтун.

* Аз сүз белән күпне әйт!

* Аз сүзле аз оялыр.

* Ашның тәме тоз белән,
Кешенең кадере сүз белән.
Аз сөйлә дә күп аңла,
Аз аша да күп чәйнә!

* Басыйм дисәң, җир күп,
Сөйлим дисәң, сүз күп.

* Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы.

* Белгән бер әйтер.

* Белгәнгә бер сүз җитәр,
Белмәгәнгә мең сүз дә аз.

* Бер сүз аз, ике сүз күп.

* Бер сүзне күп әйтсәң, күк тәмәйтә (күк тәмәйтү — күгәргән бакыр комган суы тәмәйтү).

* Их, әйтер идем мин сезгә, үземә аз кала!

* Кеше яраткан әйберен күп сөйләр.

* Күп сайрама, сандугач булырсың.

* Күп сөйләгән ялгышканын белмәс.

* Күп сөйләшкән кеше ялганчы булыр.

* Күп сөйләшсәң күз тияр.

* Күп сөйләшкән картаймый үләр.

* Күп сөйләшмә, авызыңа йон чыгар.

* Күп сөйләшсәң, карга алып китәр.

* Күп сөйләүдә файда юк.

* Күп сүз бер сүзгә кайта.

* Күп сүз китапка яхшы.

* Күп сүзнең даруы бер сүз.

* Кыскалыкта — осталык.

* Озын сүзнең кыскасы,
Кыска сүзнең остасы.

Уйнап сөйләү, чынлап сөйләү

* Атаңнан олы кеше белән уйнап сөйләшмә.

* Уен сүзгә мәгънә кирәк.

* Уеныңны куеп чыныңны әйт.

* Уйнап әйтәм — уемдагын әйтәм.

* Уйнап әйтсәң дә — уйлап әйт!

* Уйламыйча әйткән сүз — төзәмичә аткан ук.

* Чынлап әйтү батмаган җирдә уйнап әйтү таманга килә.

* Юри әйтсәң, чынга юрала.

Сүзне тыңлый белү

* Атың ни?
Рәшит.
Алайса, бер сөйлә, ике ишет!

* Сөйли белсәң, тыңлый да бел!

* Суның башы болактан,
Сүзнең башы колактан.

* Сүз бер, колак ике.

* Сүзне тыңлаганга әйт.

* Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.

* Һәр әйткәнне тыңлама,
Һәр белгәнне сөйләмә.

* Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.

* Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,
Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.

* Әйткәнне тыңла,
Сөйләгәнне аңла!

* Кешенең сүзен өзмә.

Дәшми калу

* Авыздагы сүзгә син ия,
Авыздан чыккач, сүз ия.

* Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.

* Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.

* Дәшмәү — ризалык билгесе.

* Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.

* Әйтмәс җирдә май кап!

* Әйтсәң сүз,
Әйтмәсәң түз.

* Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.

* Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.

* Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.

* Сөйләргә дә бел,
Тик торырга да бел!

Һәр әйткән сүзгә ышану, риза булып торучылык

* Бу да бер дәхере рази,
Ни әйтсәң, шуңа разый.

* Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!

* Талымсыз колакка ни әйтсәң дә бара.

* Ышанма кеше сүзенә,
Ышан үз күзеңә!

* Этне йөгертергә ике сүз җитә:
"Чәбә!" дә "Маһ!"

* Зур сөйләгәнче, зур телем ипи аша.

* Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә.

* Сагызны чәйни белмәсәң, эрер,
Сүзне сөйли белмәсәң, черер.

* Санамый сигез димә.

IV бүлек. Хаклык, дөреслек, ялган. Сүздә тору, коры вәгъдә һәм ялганчылар

* Авызыңнан тере саескан очырма.

* Авызың кыек булса да, туры сөйлә.

* Актыкта хаклык җиңә.

* Өендә кытаклый,
Йомыркасын кешегә кереп сала (ялган вәгъдәгә мисал).

* Алдадым, котылдым димә, чыны алдыңа килер.

* Алама кешедә сүз тормас.

* Алдарга эләкмә, кәкре каенга терәтер.

* Алдап алты адым да атлый алмассың.

* Алдасаң да тозы булсын.

* Алдау золымлык,
Алдану ахмаклык.

* Алдыйм дигән үзе алданыр.

* Аз-аз алдап алдакчы булырсың,
Аз-аз урлап угыры булырсың.

* Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.

* Аргы урамда бер ялган сөйләгән, бирге урамда ишетеп үзе ышанган.

* Батканда балта бирмәкче иде, тартып чыгаргач, балта сабы да кызганыч.

* Бер ялганласаң, икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

* Дөреслекне уен сүз астында әйтү дә яхшы.

* Дөреслек өермәдәй көчле: юлындагын себереп үтә.

* Дөреслек синең ягыңда булса, кырык мең кеше каршы булса да курыкма.

* Дөрес сөйләгән ялгышмый.

* Дөрес эш өчен кыю басып тор!

* Әйткән сүз — каккан казык.

* Йөз бүре күргән, яхшылап караса, эт икән.

* Йөз явызлыкны бер дөреслек җиңә.

* Ирләрдә сүз бер булыр.

* Кәкре линейка белән туры сызып булмый.

* Кәкре таяк ерак атмас (таяк белән атып тидерүдән алып әйтелгән).

* Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.

* Кулыңнан килмәгәнгә, телең белән сүз бирмә!

* Куянга күптән койрык әйткәннәр дә әле дә юк.

* Кыеш агачның ботагы туры булмас.

* Кыңгыр утыр, туры сөйлә.

* Оста ялганчы дөрес сүз эченә генә ялган кушар.

* Рас сүзнең дә урыны бар (рас әйтәм дип тә урынсызга әйтергә ярамый дигәннән).

* Суда чакта үгезе,
Судан чыккач мөгезе.

* Сүз бирергә җитез булма,
Сүз үтәргә җитез бул.
Сүз бирсәң, чыны белән бир,
Пычак бирсәң, кыны белән.

* Сүзең үлгәнче үзең үл!

* Телсез кеше ялганчыдан артык.

* Туры әйткән котылыр,
Ялган әйткән тотылыр.

* Туры әйт, хәтере калса үзеннән күрер.

* Туры кеше кыл кебек калса да өзелми.

* Турылык иң яхшы хәйлә.

* Турылык үлемнән коткара.

* Туры сүзне турыдан әйтмәсәләр, кыектан тидерәләр.

* Хаклык атайдан олырак (яки хаклык картлыктан олырак).

* Хаклык өчен утка кер, суга төш.

* Хаклык өчен үлүче батырлар үлеме белән үләр.

* Һәр ачык авызга бер алдаучы бар.

* Һәр ишеткәнен сөйләгән ялганчы булыр.

* Эрләмәгән, сукмаган, Шыгай, сиңа ыштанлык.

* Этне күр — коллыктан җирән,
Этне күр — тугырылыкка өйрән!

* Ябалак күрмәгәнгә, якты көн гаепле түгел.

* Якынга ялган әйтмә,
Битең иртән кызарыр,
Еракка ялган әйтмә,
Кода булса, кыз алыр.

* Ялган сөйләп яшәгәнче, рас сөйләп үлгән яхшы.

* Ялганчы белән куркак бер бүрек астында торалар.

* Ялганчыдан кояш бизгән.

* — Ялганчы кем? Һәр ишеткәнен сөйләүче.

* Ялганчы күзеннән күренә.

* Ялганчы калыр оятка,
* Расчы җитәр моратка.

* Ялганчының арканы белән коега төшмә.

* Ялганчылык — угрылар сыйфаты.

* Ялганчының дөрес сүзенә дә ышанма.

* Ялганчының йорты янган, берәү дә ышанмаган.

* Ялганчының рас сүзе дә зая китәр.

* Ялганчы онытчак.

* Ялганчы ялганчыны ышандыра алмас.

* Яңгырдан соң кояш бар,
* Алдаудан соң оят бар.

* Яңгырдан соң кояш яндыра,
Ялганнан соң оят яндыра.

* Яраксыз кешегә сүз әйтсәң,
Ярыла-ярыла йортка җәяр.

* Яшь чак, җүләр чак, карыйм тәрәзәдән: сарык бүрене ашый.

V бүлек. Сер сөйләү һәм аны саклау

Каты серле булу, үзеңә үзең ышану

* Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!

* Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.

* Ачма. серең дустыңа,
Дустыңның да дусты бар,
Ул да сөйләр дустына.

* Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.

* Башым ярылса, бүрек эчендә,
Кулым сынса, җиң эчендә!

* Әйтмәгәнне кем белә?
Ачмаганны кем күрә?

* Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?

* Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.

* Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.

* Иләктә су тормый,
Ахмакта сүз тормый.

* Ишеткәнең ишеткән урында калсын.

* Кан коссаң да сереңне белгертмә!

* Салган шикәр күренми,
Эчтән тынган беленми.

* Сер дусты күп булыр,
Сер тотканы дус булыр.

* Сереңне бер генә кешегә сөйлә,
Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.

* Сыртың сынса да, сереңне бирмә!

* Урам сүзсез булмас,
Урман колаксыз булмас.

* Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.

* Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.

* Урманда да сукмак бар,
Агачта да колак бар.

* Үз-үзеңне сынатма!

* Үлә торсаң да үрә тор!

* Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!

* Ятларга сереңне белдермә!

* Яумасаң да күкрә!

VI бүлек. Акыл һәм акыллы белән җүләр

* Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый.

* Акыл булмаса, алтын ни эшкә?

* Алтының белән мактанма,
Акылың белән мактан.

* Дөнья киңлегеннән ни файда,
Аяк киемең тар булса?
Буең озынлыктан ни файда,
Башыңда миең аз булса?

* Буй җитмәгән җиргә уй җитә,
Корал җитмәгән җиргә хыял җитә.

* Бүре куйдан Туймас,
Адәм уйдан туймас.

* Ел уйла, минутында эшлә.

* Йөгеректән йөгерек — уй йөгерек.

* Җитездән җитез ни җитез — уй җитез.

* Күп уйлама, уелырсың.
Күп шыбырдама, коелырсың,

* Кабаттан уйлаган дөрескәрәк килә.

* Төядәй буең булганчы, төймәдәй уең булсын!

* Уйлаган табар,
Уйламаган батар.

* Уйламыйча эшләсәң, чирләмичә үләрсең.

* Һәркемнең бер уе бар.

* Аз булса да үз акылың булсын.

* Акыл — акылдан үткен.

* Акыл — алтын таҗ, һәркемнең дә башында булмый.

* Акылга йөз яшькә кадәр өйрәнәләр.

* Акыл яшьтә түгел, башта.

* Акыл көч бирер, көч — йөрәк.

* Акыллы башка таяк кирәкми.

* Акыллы авыр эштә ашыкмый.

* Акыллы алга барыр, артына карар.

* Акыллы ерып чыгалмаслык эш дөньяда юк.

* Акыллының аты да армый, туны да тузмый.

* Акыллы эт тешләми, тешләсә, юкка тешләми.

* Акыллы ярты сүздән аңлый.

* Акылны акчага сатып алып булмый.

* Акылны җил алмый, карак та урламый.

* Акыл хискә буйсынмый.

* Акыл сакал белән бергә үсми.

* Акылыңа акыл куш.

* Аңкау (аңгыра) аңламас,
Үзсүзле тыңламас.

* Аю көченә ышана,
Кеше акылына ышана.

* Берәүнең дә сарае буш түгел.

* Буй үстергәнче акыл үстер.

* Кеше күрке акыл,
Акыл күрке сабыр.

* Кешенең акылы сүзеннән билгеле.

* Киемгә карап каршы алалар,
Акылга карап озаталар.

* Сәламәт тәндә сәламәт акыл.

* Ике аяклы ишәкләр дә була.

* Иләс-миләс игә килмәс.

* Чебен дә аңгыраның авыз тирәсен чамалый (Авызы ачык була димәктән).

* Акылсыз башта алтын бүрек тә файда бирмәс.

* Акылсызга бармак ни, уймак ни.

* Акылсыз әйтмәсәң бирмәс,
Ачмасаң күрмәс.

* Акылсызның артына салам кыстыралар.

* Исәр үзе атланган ботакны үзе кисәр.

* Җүләр белән бәйләнгән дә җүләр.

* Җүләр белән җүләр булма.

* Җүләр белән юаш бер.

* Җүләргә акыл кирәкми.

* Җүләргә закон язылмаган.

* Җүләргә сүз әйтсәң, су эчәргә тотына.

* Җүләргә талкан да бер, шалкан да бер.

* Җүләр мактаганны ярата.

* Җүләр мөгезле булмый, мөгезле булса, әнә килә диярләр иде.

* Җүләрнең бүрке юләр булмый — үзе җүләр була.

* Җүләрнең ише булмас,
Ялкауның эше булмас.

* Җүләрнең уены-чыны бергә.

* Җүләрне чәчкәннәр — тинтәк үскән.

* Җүләр сукса — зур сугар.

* Җүләр сүзен тиз сөйләр.

* Җүләр шул — бер төшкән чокырга янә төшәр.

* Иң акыллы кем? дигәч, җүләр туктап та тормыйча — мин! — дигән ди.

* Ике җүләргә бер акыл да җитә.

* Күке оя кормас,
Тиле йорт кормас.

* Тилегә думбыра какма.

* Тилене иркәләсәң, башыңа менеп атланыр.

* Тилене котыртма.

* Тиленең уены-чыны бергә, салды җибәрде булыр.

* Тиле сүзен бирмәс.

* Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерер.

* Тиле тилене табар.

* Аңкау (аңгыра) уен бозар,
Тинтәк җыен бозар.

* Ике тинтәк илгә сыймас.

* Тинтәк әйтер дә китәр, сүзенә җавап көтмәс.

* Тинтәк ике кәҗәсен берьюлы суяр.

* Тинтәкнең акылы төштән соң төшәр.

* Тинтәкнең йә кулы тынмас, йә теле тынмас.

* Тинтәк ни тормас, ни утырмас.

* Тинтәк тик торганнан каравыл кычкырыр.

* Ахмак белән киңәшмә,
Ашаганда сөйләшмә.

* Ахмак борынын күтәрер.

* Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.

* Ахмак кеше ярдәм итәм дип ярдан этәр.

* Ахмак үзен мактар.

* Ахмак көндез шәм ягар,
Мае беткәч, кичен айга багар.

* Ахмакның балта сабы да аркылы.

* Ахмак төйнәгән төенне акыллы да чишә алмас.

* Ахмак үзе белмәс,
Белгәннең сүзенә күнмәс.

* Акыллы аңлар, ахмак тыңлар.

* Акыллы кешенең бер көне җүләрнең бөтен гомереннән артык.

* Акыллының йөге һәрвакыт ахмак җилкәсендә.

* Акыллының күңелендә,
Ахмакның телендә.

* Акыллының теле күңелендә,
Тиленең акылы телендә.

* Акыллының чәче уйдан агара,
Ахмакның чәче мин дә калмыйм дип юкны уйлап агара.

* Акыллы сүздән курка,
Ахмак таяктан курка.

* Җүләр белән бал ашаганчы, акыллы белән таш ташы.

* Тиле акыллыны күрә алмый.

* Тиле коега бер таш салыр, йөз акыллы аны чыгарудан гаҗиз булыр.

* Берәүнең акылы икенче берәүнең акылы белән туры килми.

* Кеше акылын ишет,
Үзеңнеке белән эш ит.

* Кешегә бик күп акыл өйрәткән кешенең үзенә калмый, ди.

* Кеше икмәге белән озак яшәмәссең,
Кеше акылы белән ерак баралмассың.

* Үз акылын чамалаган хур булмас.

* Үз акылың җитмәсә, кешене тыңла.

* Акыллы хезмәтенә таяныр, ахмак өметенә.

* Берәү кеше батканны күреп батмаска өйрәнә,
Берәү үзе батып карап өйрәнә.

* Бер сынаганны ике сынасаң, шайтан көләр.

* Үз атыңны сынар өчен кеше атына утыр.

VII бүлек. Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында

Белем-гыйлем

* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.

* Аю беләгенә ышана,
Адәм белегенә ышана.

* Белем белен ашата.

* Белемдә бәхет,
Белемсезгә дөнья ләхет.

* Белемдә көч.

* Белем йөрәккә куәт.

* Белемлекнең чиге юк.

* Белем тәҗрибәдән туа.

* Белем һәр куркынычны җиңә.

* Беләктән белек көчле.

* Белем — нур, белмәү — хур.

* Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

* Дөньяда иң зур байлык — белем.

* Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.

* Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.

* Икми иген шытмас,
Өйрәнми белем йокмас.

* Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).

* Кул кыла алмаганны, белем кыла.

* Акыл — тузмас кием,
Гыйлем — корымас кое.

* Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.

* Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.

* Гыйлем — акылның яртысы.

* Гыйлем алу — инә белән кое казу.

* Гыйлем — ау,
Язу — бау.

* Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.

* Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.

* Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.

* Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.

* Гыйлемнән башка гамәлең юк,
Әйләнергә дә әмәлең юк.

* Гыйлемнән зур хәзинә юк.

* Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.

* Гыйлемсез бер яши,
Гыйлемле мең яши.

* Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

* Дөнья тулы гыйлем,
Башыңда калганы белем.

* Адәм баласы көмеш,
Гыйлеме булса — алтын.

* Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.

* Син карышмасаң, гыйлем карышмый.

Китап

* Китап — белем чишмәсе.

* Китап галим — телсез мөгаллим.

* Китапның белмәгәне юк.

* Китапсыз өй — ишәк абзары.

* Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Уку-язу

* Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку.

* Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.

* Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.

* Заман хәзер шундый заман:
Укымаган эттән яман.

* Күп укыган күп белер.

* Кояш җирне яктырта, уку мине.

* Уйламый уку — аңгыралык,
Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

* Уку — күңел нуры,
Укымый калган — кеше хуры.

* Уку каты булса да җимеше татлы.

* Уку — очкан кош,
Язу — тозак.

* Укусыз белем юк,
Белемсез көнең юк,

* Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).

* Укы да бел, уйна да көл,
Уйнавын уйна,
Йомышны да уйла.

* Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.

* Укып белү бер башка,
Күреп белү бер башка.

* Укысаң белерсең,
Укымасаң бөләрсең.

* Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!

* Аюга акыл өйрәткән таяк,
Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

* Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.

* Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.

* Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.

* Табак килсә, сабак куй,
Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

* Тук корсак сабакка чукрак.

* Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.

* Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Язу-хат

* Акка кара төшсә югалмый.

* Ат җитмәс җиргә хат җитәр.

* Бармак белән каткан җирне казып булмый,
Әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

* Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.

* Әйткән сүз очар җилгә,
Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

* Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.

* Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.

* Каз канаты кавырсын,
Хаты килсә алырсың.

* Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.

* Каләм кылычтан үткен.

* Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;
Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

* Каләм тоткан әрәм булмас.

* Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

* Ун кат укы, бер кат яз.

* Яза-яза язу остасы булалар.

Укыган белән укымаган кеше

* Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.

* Бүләк зур булмас,
Укыган кеше хур булмас.

* Күп яшәгән ни белер,
Күп укыган — шул белер.

* Укыган ил узар,
Укымаган ил тузар.

* Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.

* Укыганның бите — көн,
Укымаганның бите — күн.

* Укыган укыр,
Укымаган күрә сукыр.

* Укыган уңар,
Укымаган туңар.

* Укымаган бер телле,
Укыган ике телле.

* Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

Галим

* Атай гыйлеме белән галим булып булмый.

* Галим белгәнен әйтер,
Ахмак җиңгәнен әйтер.

* Галим булу җиңел, адәм булу читен.

* Галим булсаң, галәм синеке.

* Галим булып кем туган?

* Галим кешене кадерләргә онытма!

* Галимнең күңеле океан диңгезе.

* Галимнең сүзе гомерең үткәнче,
Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

* Галим үләр — сүзе калыр,
Йөргән җирендә эзе калыр.

* Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

Надан

* Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.

* Ишәкнең дәлиле йөгән.

* Мескен ишәккә һәркем менә.

* Надан белмәсә дә кычкыра.

* Наданга фикер әйтеп бактың ни —
Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

* Надан кеше — сукыр тавык.

* Надан кеше сукырдан яман;
Ялкау кеше барыннан да яман.

* Надан кеше — яман кеше.

* Надан кулыннан су эчмә,
Тере суы булса да.

* Надан наданны сөяр,
Галим галимне сөяр.

* Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.

* Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.

* Надан ташка утырган — таш ташка утырган.

* Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.

* Наян кеше — төлке кеше,
Надан кеше — көлке кеше.

Галим белән надан

* Бер галим йөз наданны җиңәр.

* Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.

* Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.

* Галим кеше үлсә дә терек,
Надан кеше йөрсә дә үлек.

* Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.

* Галим уйлар,
Надан ышаныр.

* Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.

* Надан булып туалар,
Галим булып үләләр.

* Наданның тересе дә үлек,
Галимнең үлесе дә терек.

* Наданлыкка ишәк кенә түзә.

* Наданлык оят түгел, укымау оят.

* Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.

* Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.

Гыйлем өйрәнү

* Гыйлем күп, гомер аз, кирәген өйрән!

* Адәм камыт киеп өйрәнми.

* Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.

* Өйрәнгән җирдә калмас.

* Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.

* Өйрәнү бервакытта да соң түгел.

* Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

* Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.

Белү. Белгән белән белмәгән

* Азны белмәгән күпне һич белмәс.

* "Барын да беләм" дигәнче, берен дә белмим дисәңче!

* Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?

* Белгән белән белмәгән бер түгел.

* Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:
Беренчесе белә, белә икәнен дә белә;
Икенчесе белә, белә икәнен белми;
Өченчесе белми, белми икәнең белә;
Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

* Белгән бер кылдан да аңлар,
Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.

* Белгән белгәнен эшләр,
Белмәгән бармагын тешләр.

* Белгәнгә унике,
Белмәгәнгә утыз ике.

* Белгәнең утыз,
Белмәгәнең туксан тугыз.

* Белгәнеңне сорама.

* Белгән мең бәладән котылган.

* Белгәннән беленмәгән күп.

* Белгән уңар,
Белмәгән туңар.

* Белемлене бала булса да ага дип бел!

* Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,
Оста үлсә, эшләгән заты калыр.

* Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.

* Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.

* Белмәгәнеңне кешедән сора,
Олы булмаса, кечедән сора.

* Белмәгәнне сорауның ояты юк.

* Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.

* "Белмим" дип әйтмә, "теләмим" дип әйт.

* "Белмим"нең башы авыртмый.

* "Белмим" дию оят түгел.

* Берәү белмәгәнен берәү белер.

* Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,
Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).

* Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!

* Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.

* Ие шул, юкәдә икән чикләвек.

* Ике сигез уналты икәне кем дә белә.

* Яшьлектә белгән — ташка язган,
Картайгач белгән — бозга язган.

* Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.

* Утың булмаса, күршедән сора,
Үзең белмәсәң, кешедән сора.

* Һәр фил озын борынлы булса да,
Һәр озынборын фил булмый..

* Һәр ялтыраган алтын түгел.

VIII бүлек. Авыз иҗаты, әдәбият, җыр-көй, музыка, сәнгать

Мәкаль турында

* Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс.

* Акылың булса, акылга ияр,
Акылың җитмәсә, мәкальгә ияр.

* Амбар төбендә икмәк бар,
Картлар сүзендә хикмәт бар.

* Аталар сүзе — акылның үзе.

* Атаң әйтсә алдамас,
Мыкый мәкаль аңламас.

* Атаңның сакал-мыегы кыек булса да, әйткән мәкале кыек түгел.

* Атаң сүзенә колак сал,
Мәкаль әйтсә язып ал.

* Борынгылар әйткән сүз китапның эчендә дә түгел, тышында да түгел.

* Әйтем — сүзнең бизәге,
Мәкаль — сүзнең җиләге.

* Камчат күрсәң атып ал,
Мәкаль сүзне отып кал!

* Картлар сүзен капчыкка сал,
Яшьләрнекен янчыкка сал.

* Олының сүзен оекка кыстыр.

* Картлар сүзен кар басмас.

* Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.

* Мәкальне бабаң чыгармый, заман чыгара.

* Мәкаль сакалдан олырак.

* Мәкальсез сүз — тозсыз аш.

* Мыектан олы сакал бар,
Сүз төбендә мәкаль бар.

* Сүзнең тозы мәкаль.

* Сылтаусыз мәкаль дә әйтелми.

* Тоз ашның тәмен китерсә,
Мәкаль сүз ямен китерер.

* Хәлвәнең әлбәсе бар,
Картлар әйткәннең мәгънәсе бар.

* Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә.

Әкият, мәзәк, табышмаклар

* Белмәгәнгә әкият, белгәнгә чын.

* Бу әле әкиятнең баласы,
Алда булыр әле анасы.

* Көндез әкият сөйләгән кешене ак бүре ашар.

* Мәзәк — күңел ачкычы,
Табышмак — зиһен ачкычы.

* Мәзәк сүз — ашка тоз.

Җыр-көй

* Белгәнгә җыр,
Белмәгәнгә "дыр".

* Әүвәл тавыш, аннан көй.

* Җилләтми томан ачылмый,
Җырламый күңел ачылмый.

* Җыр белгәнгә җыр һөнәр,
Җыр белү дә зур һөнәр.

* Җыр күңеллегә куаныч,
Күңелсезгә юаныч.

* Җырлаганның биергә исәбе бар.

* Җыр кешенең юлдашы.

* Җырлап ачылмаса күңел,
Елап ачылачак түгел.

* Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.

* Җырлый белмәгән кеше сызгырып йөри, ди.

* Җырны берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый.

* Җырның канаты бар.

* Җырның ертыгы юк.

* Җыр тыңламыйлар, моң тыңлыйлар.

* Заманасына күрә көе.

* Һәр заманның үз көе.

* Ил җыр белән яши.

* Илнең җыры бар,
Күңелнең моңы бар.

* Ишәк килде — җыр бетте.

* Көй — күңелнең моңы.

* Карга каңгылдап каз булмас.

* Карганыкы көн дә бер карылдау.

* Сандугач җырын җырлыйм дип, үз җырыңны онытма.

* Сандугач сайрап җиңәр, карга кычкырып җиңәр.

* Сандугач сайрый,
Карга кычкыра,
Бүре улый,
Кеше җырлый.

* Сүз — басу, җыр — чәчәк.

* Сүз — көмеш, җыр — алтын.

* Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

* Тукта, мин җырлыйм, миннән калса, син җырларсың.

* Һәр кешенең үз яраткан җыры бар.

* Һәр кошның үз моңы.

* Һәр кошның үз тавышы үзенә матур.

* Һәр кош үз тавышыннан тәм таба.

* Эч пошканга җыр файда.

* Эш вакытында такмак әйтмиләр.

* Ярма тарттырганда җырлый, ут сүнгәч бии.

Музыка һәм музыкантлар

* Анысы шулай шулаен да
Тартып җибәр кураең!

* Барабан каксалар, барабан артыннан;
Кубыз тартсалар, кубыз артыннан.

* Барабан таяк ала, барабанчы акча ала.

* Гармунсыз клуб,
Лампасыз куык.

* Гармунчы назлы булыр.

* Думбыра туй төшкән өйгә килешер.

* Думбырачы думбырачыны күрсә, кылы өзелә, ди.

* Музыканы хайваннар да яраталар.

* Ни думбыра белмәгән,
Ни сызгыра белмәгән.

* Эчең пошса, музыка уйна,
Уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла!

Бию

* Атам-анам биегән,
Күңел ачкан биюдән.

* Уйнап-җырлап биемәгән — җебегән.

* Бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз.

Шигырь һәм шагыйрьләр

* Дәртсездән шигырь чыкмас,
Рәтсездән күп эш чыкмас.

* Бер йөрәктә туган җыр икенче йөрәкне кузгата.

* Саескан сайрау белән сандугач булмас.

* Сандугач булсаң, сайрый да бел.

* Һәр шигырь язган шагыйрь булмый.

* "Шигырь" язу кыен түгел,
Шагыйрь булу кыен.

* Театр — күңелләрне уятыр.

Зәвык, ямь тою

* Берәү хөрмә сөя,
Берәү торма сөя.

* Гөл кадерен былбыл белер,
Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.

* Зәвык зәвыкка башка.

* Зәвыкта бәхәс юк.

Талант һәм аны үстерү турында

* Бөркетнең канаты очканда ныгый.

* Былбылны бытбылдыкка алыштырмыйлар.

* Былбылны сайравыннан таныйлар.

* Бытбылдык арасында былбыл сайрамас.

* Ишәккә һөнәреңне күрсәт дигәч, бар тавышына бакырган, ди.

* Зур урманда карга булганчы,
Бәләкәй куакта былбыл булсаңчы (М. Кәримнән халыклашкан).

* Карга белән кәккүкнең төсләре бер дә, тавышлары башка.

* Кошлар тумый канатсыз,
Кеше тумый талантсыз.

* Олы талантлар берьюлы гына тумый (Китаптан таралган сүз).

* Саескан сайрау белән сандугач булмас.

* Сандугач үз кадерен үзе белер.

* Сандугач үз җирендә сайрый.

* Сандугач юк елны карга дан тотар.

* Тавис каурые белән матур,
Сандугач сайравы белән матур.

* Талантның бер өлеше тумыштан,
Тугыз өлеше тырышлыктан.

* Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!

* Талантсыз кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.

* Һәр кош үз канаты белән оча.

* Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтмә.

* Ялгыз чапкан ат йөгерек.

IX бүлек. Кеше, аның рухи йөзе, холыклар

Холыклар

* Агач беленә җимешеннән,
Адәм — кыланмышыннан.

* Башта холык тап, аннан гыйлем.

* Иркенлек турылыкта,
Күркәмлек холыкта.

* Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.

* Кешене беләсең килсә, холкына кара,
Баланы беләсең килсә, уенына кара.

* Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

* Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган,
Күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.

* Күркәм кием — тән зиннәте,
Күркәм холык — җан зиннәте.

* Күркәм холык — изге юлдаш.

* Үзе җайлының авызы майлы.

* Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр.
Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.

* Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.

* Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.

* Яхшы холык дошманыңны дус итә.

Әдәп, оят, намуслылык

* Адәмне адәм иткән әдәп.

* Адәмнең ояты битендә.

* Акылның кадере әдәп белән,
Куәтнең кадере сәләт белән.

* Бар барын ашар,
Оятсыз гарен ашар.

* Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс.

* Битсез бүркен басмас.

* Вөҗдансыз кеше үзәксез агач кебек, үзлегеннән аварга тора.

* Вөҗданы пакъның йөзе ак.

* Гарьсезнең битенә төкергәннәр,
Яңгыр ява, дип торган.

* Гарьсез кеше чебен кебек: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.

* Дөньяда намуссызлык кабер ташыннан да авыр.

* Әдәп базарда сатылмый.

* Әдәп, әдәпнең төбе яхшы гадәт.

* Әдәпне әдәпсездән өйрәнәләр (аның кебек булмаска тырышып).

* Әдәп сәдәптән башлана.

* Әрле кашык алганчы, әрсез ашап туяр.

* Әрсез гарьсез булыр.

* Әрсез кулым эшләде,
Әрле битем оялды.

* Әрсезнең үзен кертмәгәч, этен ияртеп килгән.

* Кечесендә әдәп юк,
Олысында белек юк.

* Кешедән оял, үзеңнән күбрәк оял.

* Кешенең йөз суын түкмә.

* Казан карасы китәр, намус карасы китмәс.

* Казанның капкачы китсә, этнең ояты китә.

* Картлардан курык, яшьләрдән оял.

* Катыра торган таракан оятсыз булыр.

* Курыкма үлемнән,
Курык оятка калудан!

* Намуссыз кеше — намсыз кеше (исемсез).

* Намус үлемнән көчле.

* Намусыңны яшьтән үк сакла.

* Оялган тик тормас (уңайсызлануыннан).

* Оялмаган боермаганны ашаган.

* Оялмаган кеше өчен оятлының йөзе кызарыр.

* Оятка калудан да авыр җәрәхәт юк.

* Оятлы кызарыр,
Оятсыз агарыр.

* Оятлы тартынган, оятсыз "бу миннән курыкты" дигән.

* Оятның теше булмаса да кимерә.

* Оят өлеше табада калыр.

* Оятсызга өч күмәч.

* Оятсызның бите барабан каешы.

* Оятсызның бите — киездер ите.

* Оятсызның яңагына чапсаң да кызармый.

* Ояты барның вөҗданы бар.

* Торна оятын оятлап, ябалак урманга качкан, ди.

* Үгет-нәсихәт бездән, әдәп белү үзеңнән.

* Үз битен аямаган кеше битен чиядәй кылыр.

* Үз намусың сакламаган, кешенекен сакламас.

* Үз намусың үз кулыңда.

* Яңа чагында киемеңне сакла,
Яшь чагында исемеңне сакла.

Рәхим — шәфкатьлек

Агач хәтта үзен кисеп торган кешегә дә күләгә бирә.

* Кечегә шәфкать ит,
Узаманга (командир, капитан) хөрмәт ит.

* Куян елаганга карап, аучының күңеле йомшармас.

* Миһербанлык йөрәктән,
Миһербансызлык беләктән.

* Рәхимсез атын кыйнар.

* Рәхимсез кешедән рәхимле эт яхшы.

* Сикергәнне аяма, егылганны ая.

* Хайваннарны җәберләгән рәхәт күрмәс.

* Яралы кошка таш атмыйлар.

* Син бүрене аясаң, бүре сине талар.

* Рәхимле бүре рәхимсез кешенең баласын асраган.

* Мөгрәп килгән сыерның мөгезен сугып сындырма.

Үпкәчәнлек һәм хәтер калу

* Авызың үпкәдә булса, кулың тоткада булсын (ишек тоткасында дигәне).

* Күңелең калса, көлкегә бор.

* Күңел кере әйтсәң бетәр,
Күлмәк кере юсаң бетәр.

* Кары китсә дә, бозы китми.

* Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.

* Куян тауга үпкәләгән, тауның исендә дә юк.

* Суга салсаң, су күтәрмәс
Мыскал тимерне,
Алтын биреп алып булмас
Калган күңелне.

* Сугудан төртү яман.

* Сынык бөтен булмас.

* Уен сүзне күтәрә бел.

* Уты сүнсә дә кисәве кала.

* Үзе абынган үзенә үпкәләр.

* Үпкәләгән өлешеннән коры калыр.

* Үпкәләсәң песи үпкәсен ашатырлар.

* Үпкәләсәң, үкен дә кайт.

* Үпкәне ачу белән, утны бензин белән баса алмассың.

* Үпкәчәнлек иркәлек галәмәте.

* Үпкәчәннең үпкәсе үсәр.

* Һавада болыт, син аны оныт.

* Чәпчемә, түгелерсең.

* Чын яхшының ачуы булса да, үпкәсе булмас.

* Шимбердө чыпта сугалар
Әпкәли дә Юкәли,
Әпкәлиенә сүз әйтсәң,
Юкәлие үпкәли (Шимбер — авыл исеме).

* Яман кеше кинәчел.

Ачу һәм дуамаллык

* Акылың булса, ачу саклама.

* Ахмак кешенең ачуы тиз кабара.

* Ач күп ашар, ачулы күп сөйләр.

* Ачу арты ачыну.

* Ачу йоту — тау йоту.

* Ачу килгәндә аю да кечек хәтле генә күренә.

* Ачу килсә, акыл китәр.

* Ачулыга дәшмәсөң, ачуы кырын китәр.

* Ачулы кешегә песи койрыгын күтәреп йөрсә дә ярамый.

* Ачулы кеше җилкәсендә су ташыйлар.

* Ачулының күзенә түгәрәк әйбер дүрт кырлы булып күренә имеш.

* Ачуны башта кис.

* Ачу алдан, аклы — арттан.

* Ачуның башы юләрлек, ахыры үкенеп үләрлек.

* Ачуның даруы — дәшми калу.

* Ачу саклама, намус сакла.

* Ачу телдән ачыла,
Дәшмәү белән басыла,
Тар холыклы кеше шул:
Ачуы килде — асыла.

* Ат ачуын тәртәдән.

* Ачучанны ачуландырып серен алалар.

* Ачуың килсә, борыныңны тешлә.

* Ачуың килсә, йөзгә кадәр сана.

* Ачуың килсә, суык су эч.

* Ачуың килсә, утыр, утырган булсаң, ят.

* Ачуыңны йот.

* Аюны җиңгән ярты ир,
Ачуын җиңгән бөтен ир.

* Берең кызу булса, берең сабыр булсын.

* Бер кирпечкә абынган өчен бөтен урамны сүккән.

* Бер борча өчен юрган ярмыйлар.

* Бүгенге ачуны таңга саклама.

* Дөя дулап күккә менмәс.

* Зәһәр кеше тиз картая.

* Иске ачу истән чыксын.

* Каты явым тиз туктар.

* Көчсезнең ачуы көчле.

* Кече казан ташучан, кече кеше ачучан.

* Синең ачуың — минем кара аякчуым.

* Ташыма, ташыган су да кайта.

* Таракан дулап мич башын җимерә алмый.

* Утка пычак тыкма.

* Ташыган түгелер, шашкан көенер.

* Тешләнмә, тешең бетәр.

* Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя.

* Холыксызның ачуы танау очында.

* Ярсу кеше ярашкан су кебек.

Эреләнү, масаю

* Борынын чөйгән абынмый калмас.

* Борыныңны бик күтәрмә, агач башына эләкмәсен.

* Кәрлә кеше биек ишектән иелеп керер.

* Күперенү күркәгә килешә.

* Күтәрмә борыныңны, ;
Өзәрләр муеныңны.

* Кабарынсаң, чәпчерсең.
Камыр булсаң, күпчерсең.

* Сабын куыгы тиз шартлый.

* Түбәң күккә тисә дә, аягың җирдә булыр.

* Тәкә күпме генә сикерсә дә җиргә төшәр.

* Югарыга карап үрнәк ал,
Түбәнгә карап гыйбрәт ал.

Мактану, алдан шапырыну

* Алдан кычкырган кәккүкнең башы таз булыр.

* Буш мичкә шаңгыравык була.

* Буш тегермән җилсез дә әйләнә.

* Ишәк колагы белән мактана.

* Кысыр тавык күп кытаклый.

* Күлне яндырмасам да, суын чыжлатам! (Бушка шапырыну).

* Күп шыбырдама, коелырсың!

* Мактанма; ат дип сыерга атланма.

* Мактанма, каз, һөнәрең аз.

* Мактанчык бүредән курыкмаган, тычканнан коты очкан.

* Мактанчыкның арты ачык, авызына коры кашык.

* Мамык бик җиңел бит ул, мин аның кырык потын берьюлы күтәрәм, — дип әйтте ди бер мактанчык.

* Сүздә мактанма, эштә мактан.

* Тумаган тайның атланып билен сындырма.

* Усак агачы шарт та порт.

* Эт үз койрыгын үзе күтәрмәсә, аны кем күтәрә?

Көнләшү

* Ач эткә аш бирсәң, тук эт шыншый.

* Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый имеш.

* Йөзем йөземгә карап карая, ди.

* Кеше кулындагы калач зур күренә.

* Көнче булган кешедә канәгать булмас.

* Көнче көлмәс, хөсетле тынмас.

* Көнче көне көенеч.

* Көнчел кеше — минчел кеше.

* Көнченең күңелен ят бәхете яндыра.

* Көнченең күңеле тар булыр.

* Көчсезлек көнчелек тудыра, көчлелек ярыш тудыра.

* Күрше тавыгы күркә булып күренә.

* Хөсет кеше үзе кылалмый, кылган кешене күрәлмый (хөсет кеше — көнчелегеннән каныгучы).

Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек

* Алдыннан килсәң сөзә,
Артыннан килсәң тибә.

* Аяз-аяз көннәрдә
Алма җыя Котбетдин;
Явым-явым көннәрдә
Печән җыя Котбетдин.

* Аяклыга юл бирмәс,
Авызлыга сүз бирмәс.

* Бакасы аяга, кысласы артка тарткан,
Аяк-куллары карышып каткан.

* Бүре бәйләүгә күнмәс,
Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

* Әйткән саен мыркылдый,
Баскан саек шыркылдый.

* Әйтмәсәң белмәс, дәшсәң килмәс.

* Иренчәккә чигенчәк тап булыр.

* Ишәк алга тарта,койрыгы артка тарта.

* Ишәк койрыгы үсми, кире дә чүкми.

* Ишәк игә килмәс.

* Ишәк ишәклегенә барыр.

* Йөгәнне тискәре элмә, урынсызга түңкәрелмә.

* Кәкренең күләгәсе дә кәкре.

* Кире беткән кирегә сукалар.

* Кире беткән капка бар өстеннән койма аркылы чыгар.

* Кире кирегә саплар.

* Кире киткән — киртә сүткән.

* Кире киткән — кысла булган.

* Кире киткәннең сакалы киңгердегеннән чыга, ди.

* Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чумар.

* Күргәнне киреләгән җиңгән, ди.

* Күңелләре киренең туннары тире,
Туннары тиренең йоннары кире.

* Каршы агачка каты чөй.

* Каршы адәм уен бозар, тинтәк адәм җыен бозар.

* Карышканның карыны ач.

* Кырысланган эт кырын карап йөгерер.

* Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.

* Кырын кеше кырыгында таз була, ди.

* Синеке дөрес, су үргә таба ага...

* Син сөйлисең Пирегә, Пире сөйли кирегә.

* Син тартасың табакка, ул тарта (башын) тагаракка.

* Стенага аткан борчак кире кайтыр да үзеңә бәрелер.

* Тешләшкән атның артыннан үт,
Тибешкәннең алдыннан үт.

* Тыңлаусызны җибәрсәң, тыңлый-тыңлый үзең барырсың.

* Үҗәт белән юләр бер.

* Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.

* Үҗәтнеке. бер элгәре, биш кире.

* Үҗәтнең үз сиксәйе сиксән, кешенеке йөз алтмыш.

* Үзе тискәренең йөзе тискәре.

* Үзсүзле — үгез күзле.

* Үзсүзле үз сүзен өскә чыгарам дип аста калыр.

* Чөгем-чөгем дигән саен чөгем кире сикерә.

* Юл куйган ярпайган,
Карышкан картайган.

* Юньсезне табынга тартсаң, табакны түнтәрер.

* Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.

* Эт эткә, эт койрыкка кушар.

* Этнең койрыгын турайталмассың.

* Этнең чапканын да, юртканын да белмәссең.

Нәфес, азгынлык

* Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели.

* Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.

* Йөземне аша, бакчасын сорама.

* Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган.

* Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар.

* Нәфесеңә хуҗа бул!

* Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.

* Нәфес ни теләми, холык җибәрми.

* Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый.

* Этнең акылсызы коймакка нәфсен сузар.

* Эт янында сөяк ятмас.

Эш үткәч үкенү

* Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә.

* Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.

* Тауга менгәч сусавыңнан ни файда?

* Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.

* Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела! (Г. Тукайдан халыклашкан).

* Эч бер дә юкка пошмый.

* Эш үткәч үкенүдә ни файда.

Хәйлә һәм хәйләкәрлек

* Булма син төлке, булырсың көлке.

* Көч җитмәсә хәйлә бар.

* Күпме хәйләкәр булса да, төлкенең тиресе кеше өстендә.

* Син төлке булсаң, мин койрыгы.

* Сүз хәйләсен белмәгән үзенә сүз китерә,
Көч хәйләсен белмәгән үзенә көч китерә.

* Хәйлә аю тота.

* Хәйләгә каршы хәйлә бар,
Китмәнгә каршы кәйлә бар.

* Хәйләкәр бер хәйләдән котылам дип икенчесенә батар.

* Хәйләкәрдә таракан аягы.

* Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас.

* Хәйләкәр төлке койрыгыннан эләгә.

* Хәйләкәр төлкене хәйләсез эт тотар.

* Хәйләле эштә хәер юк.

* Хәйләсез батыр тиз үләр.

* Хәйләсез дөнья файдасыз.

Астыртынлык

* Агачтагы яшерен ут кабынмыйча күренми.

* Аңгармаган җирдән төлке чыгар.

* Көл астында ут торыр.

* Астыртын эт өрми тешләр.

* Мыштым мәче күбрәк май ашый.

* Песи сөтне күз йомып ашагач, үзен беркем дә күрми дип уйлый.

* Тымызык елга көймәне алып китәр.

* Тымызык күлдә корт уйный.

Иркәлек, кыланчыклык, нәзбереклек, вакчыллык, холыксызлык

* Аю ботына чуан чыккан,
Ялый-ялый җаны чыккан.

* Бер карасаң үрәле, икенче карасаң шүрәле.

* Еракта кешнәшер, якында тибешер.

* Әле сиңа куян ите, ярамаган каз ите.

* Иркенлек бозар, катылык төзәр.

* Иркә барда клоун кирәкми.

* Иркәгә ай эссе, көн суык.

* Иркә кайда — юләр анда.

* Иркәлек — кеше булу юлында киртәлек.

* Иркәнең эше бетмәс, назлының буе җитмәс.

* Кил, кил, дисәң, назы килер,
Килмә дисәң, үзе килер.

* Кыланчыкның кыланышы кырга сыймас.

* Маймыл нихәтле шыксыз булса, шулхәтле кыланчык булыр.

* Әйрән ачы, сөт төче, салма бирсәң камыр, бәрәңге бирсәң тамыр.

* Начар холык өчен акыллыны юләр диләр.

* Песием, песием дигәнче, перес булып китә.

* Талымлы дуңгызны ашату кыен.

* Тарга тар дөнья, киңгә киң дөнья.

* Тәртәңне зиректән каерма, тиз сынар.

* Чебен тимәс — чер итәр,
Тукмак тисә тик торыр.

X бүлек. Ил, туган җир, ватан

* Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.

* Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.

* Ата-бабам торган җир,
Кендек каным тамган җир.

* Атаң да җир, анаң да җир.

* Ат туйган җиренә,
Ир туган иленә тартыр.

* Аягы яман түрне болгар,
Авызы яман илне болгар.

* Бердә түгел, илдә көч.

* Береккән ил бозылмас.

* Бер төкерсә, бер була,
Ил төкерсә, күл була.

* Болгар йорты — Идел йорт,
Идел эче — имин йорт.

* Ватанга хезмәт — үзеңә хезмәт.

* Дусыннан аерылган җиде ел җылар,
Иленнән аерылган гомер буе җылар.

* Җирсез-йортсыз ил булмый,
Ашсыз-сусыз көн булмый.

* Җир-су дигән җирсендерә,
Йөрәкләрне җилкендерә.

* Җир-суы бар җирен сөйләр,
Ил-йорты бар илен сөйләр,
Ил-йорты юк ниен сөйләр?

* Җир тартмаса, су тарта.

* Зәңгәр бака үз сазын танымас.

* Идел буе бәрәкәтле җир.

* Идел кичми ил булмый.

* Ил аткан таш ерак китә.

* Ил ачуы — яман ачу.

* Ил белән этәргәч, тау күчкән.

* Илгә таянган — Идел кичәр.

* Ил гамен җиңгән ир ил агасы булыр (Гамен җиңгән — кайгысын йоткан).

* Илдә булса иренгә тия.

* Илдә булса үлмәссең,
Илсез көнең күрмәссең.

* Илдә илле төрле кеше була.

* Илдә йөргән ил таныр,
Кырда йөргән җир таныр.

* Илдән берәр җеп җыйсаң да, ятимгә бер күлмәк була.

* Иле иркеннең көне иркен.

* Илен белмәгән игелексез,
Халкын белмәгән холыксыз,
Нәселен белмәгән нәсәпсез.

* Илен белмәгән әләкче булган.

* Илен белмәгән тиле.

* Иле ныкның биле нык.

* Иленнән аерылган — канаты каерылган.

* Ил илдән калса, иргә намус.

* Ил иле белән, бака күле белән.

* Ил ил белән,
Тегермәне җил белән.

* Ил илнең ит туравы башка.

* Ил — илнең көзгесе.

* Ил иргә, ир илгә таяна.

* Ил йоласыз булмас.

* Ил көче — Идел көче.

* Ил күрү — бурыч.

* Илле елда ил яңарыр.

* Илнең яме иле белән,
Ватан яме җире белән.

* Ил купса, Идел кубар,
Авыл купса, давыл кубар.

* Ил намусы — ир намусы.

* Илнең утына ян,
Бозына — туң!

* Илсез кеше — телсез сандугач.

* Ил теле им булыр.

* Ил телен алмаган имгәккә калыр.

* Ил эче алтын бишек.

* Ил яхшылыкны онытмас.

* Ипле кеше иленнән китми!

* Иренчәк йорт ил булмас,
Ил булса да гөл булмас.

* Ир кадере ил белән.

* Ирләр киңәше ил корган.

* Күлдә йөргән коңгыр каз
Чүл кадерен белмидер;
Чүлдә йөргән дуадак
Күл кадерен белмидер.

* Кичә йомыркадан чыкты, бүген кабыгыннан җирәнә!

* Исең барда ил таны,
Көчең барда җир таны!

* Көтү ташлаган куйны бүре алыр.

* Кайтыр юлга чыккач, ат та елдамлана.

* Качын китсәң дә чәчеп кит, кайтуыңа аш булыр.

* Качыр әйткән: әти-әниемне сора, фамилиямне сорама.

* Кардәш җыелса, кавем булыр,
Сыер җыелса, савым булыр.

* Очырырга җил көчле,
Узышырга ил көчле.

* Оясыз сандугач сайрамый.

* Сыерчык диңгез артына китсә дә үз туган оясына кайта.

* Таянма билеңә, таян илеңә.

* Ташлама илеңне, кан басар күзеңне.

* Туган җиргә туың (ту — байрак) тек.

* Туган җирдәй җир булмас,
Туган илдәй ил булмас.

* Туган илең — туган анаң.

* Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

* Туган илнең эте дә якын.

* Туган туфракка баскан эз суынмый.

* Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

* Халык йорты — туган ил.

* Халык көе еракка ишетелер.

* Халык көче таш яра.

* Халык картаймый.

* Халыкка ошаса, тәкмәч ат!

* Халыкка хыянәт — Ватанга хыянәт.

* Һәр халыкның бер холкы бар.

* Үзем өчен туганмын,
Илем өчен үләрмен.

* Үз илем — алтын бишек,
Кеше иле — үтә тишек.

* Үз илем үземә кадерле.

* Үз илең гөлстан,
Кеше иле гүрстан.

* Үз халкыңны үз итсәң, ят халыкка кол булмассың.

* Үз халкын сөймәгән башка халыкны да сөймәс.

* Үлсәң дә туган җиреңә ябыш.

* Фәлән җирдә файда бар,
Үз җиреңдәй кайда бар?

* Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.

* Һәр илнең үз йоласы.

* Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.

* Чит җирнең читен минутлары күп була.

* Чит җирдә мал да җирси.

* Чит илнең карчыгасы — үз илеңнең каргасы.

* Читтә йөргән тарыгыр,
Туган илен сагыныр.

* Чыпчык та "чытырманым!" дигән.

* Чыпчык чыбыгым, ди,
Карга каеным, ди.

* Эт тә үз йортын белә.

* Этнең тамагы кайда туйса, иле шунда.

* Эт ыруын танымас.

* Йә халыкка ияр,
Йә халыкны иярт!

Бәйрәмнәр

* Ай саен бәйрәм булмас,
Көн саен туй булмас.

* Бер сезнең урамда бәйрәм булса,
Бер безнең урамда бәйрәм булыр.

* Бәйрәм ашы — кара-каршы.

* Бәйрәмдә ачка үлгән,
Челләдә катып үлгән.

* Көн дә бәйрәм, көн дә туй,
Көн дә уен, көн дә сый.

* Көн дә, көн дә бәйрәм булмый.

Сабантуй, мәйдан, уеннар

* Алышсаң, атаң булса да ек.

* Аргамак алын бирмәс.

* Асылсаң биеккә,
Егылсаң мәйданга!

* Ишәк белән ат узышмас.

* Аты яман алдан чабар.

* Батыр батыр белән алышыр.

* Батыр бирешсә дә, көрәшмичә мәйданны бирмәс.

* Батыр булсаң, көрәш!
Батырлыгыңны мәйданда сынат.

* Беләкле берне егар,
Йөрәкле меңне егар.

* Ишәк ишәктән калса, колагын кис.

* Егет мәйданда билгеле булыр.

* Егылганга йодрык.

* Егылган егылганны сөяр.

* Егылган көрәштән туймас.

* Егылганны екма,
Түнгәнне түнкәрмә.

* Егылган янтайганнан көлә, имеш.

* Егылмаган калыкмас.

* Егылсаң җирдән түбән китмәссең.

* Егылсаң җиргә ябыш!

* Егылсаң җир күтәрер.

* Җырламас идем, сабантуе җырлата.

* Йөздән йөгерек, меңнән толпар чыгар.

* Олы белән кечене өләшкән белер,
Көчле белән көчсезне көрәшкән белер.

* Икәү көрәшсә, берәү егар.

* Көрәшә белмәгән егылыр.

* Көрәш корбансыз булмый.

* Көрәшсәң көчлегә чык,
Егылсаң да һөнәрен отып калырсың.

* Көчең барда көрәшеп кал,
Җегәрең барда ярышып кал!

* Көч белән көрәшәләр,
Сол (ысул) белән егалар.

* Көчле белән көрәшсәң,
Алдан элек көчең җый.

* Коры көчкә ышанма, көрәшә белмәгән билсез калыр.

* Кызыл йомырка көнендә кыйбат.

* Мин көчле дип аю белән көрәшмиләр.

* Сабантуе сары алтын.

* Сабантуе бер көн,
Кырык коймак бер тиен.

* Табаны кызганчы тай узар,
Табаны кызса ат узар.

* Ташбака куянны узган.

* Тимер сандалда, батыр мәйданда чыныга.

* Чабыш аты чапмый түзә алмый.

* Чабышкы алын бирсә, ялын кис!

* Чабышкыга чабышкы янында камчы кирәкми.

* Чабышкы мәйданда чапмый тынмас.

* Чабышкыны камчы чаптырмый, көнчелек чаптыра.

* Чабышкы сабан туен алдан сизә.

* Чабышкы сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр.

* Чапкан узар, яткан калыр, йөгергән алыр.

* Яз булгач, торна туган суына,
Адәм сабан туена.

* Ялгыз атлы ярышчы,
Яргак тунлы көрәшче.

* Ялгыз чапкан ат йөгерек.

* Яхшы ат бәйгедә үләр.

Уен-көлке

* Ак шакмак, кара шакмак,
Оттырсаң күзең булыр шакмак!

* Уен бер булганы яхшырак.

* Уенда узган чынында да узар.

* Уйный белмәгән орып качар.

* Уйный-уйный күз чыгар.

* Хезмәт ит тә мактан,
Уйнап көл дә шатлан!

* Эш беткәч уйнарга ярый.

* Көлке күп булса күңел симерә.

* Күңелсездән көлке чыкмас.

* Күп уйнаган бер җылар.

* Төлкедән кал, көлкегә бар.

* Уен-көлке яшьлек күрке.

* Уен карын туйдырмас.

* Уеннан уймак чыгар.

* Уен уен булса да, муенга кундырыш уен булмас.

* Уеныңны кайда уйнасаң, шунда калсын.

* Уеныңны кайда уйнасаң, җылавың анда булсын.

* Уйна да көл,
Укы да бел!

* Уйнап көлү егетлек.

* Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!

Көлү-җылау

* Аптыраган җылар, үтә аптыраган көләр.

* Бөтенләй көлеп бетермә, бәйрәмдә көләргә дә калсын.

* Җылаганда кемнең авызы кыйшаймый!

* Җыяау белән бетмәсә, көлүдән яхшы нәрсә юк.

* Җылау белә көлү арасында бер борын кадәр аерма бар.

* Кеше көлгәндә миңа да төрт!

* Көлгән авыз күрекле булыр.

* Көлгән җылар,
Җылаган көләр.

* Көлә алмасаң, ырҗайма!

* Көләсең дә көләсең,
Ни булырын беләсең.

* Көлкегә көлмәсәң, күңел калыр.

* Көлке көлә җитәр, артыңнан куа җитәр.

* Көл, көл, көлле күмәч ашатырмын.

* Көлке сүз — төлке сүз.

* Көлмәгәннең үпкәсе шешәр.

* Көлмә, карчык, көлмә, карчык, шалкан күргәч көләрсең.

* Көлсәң кызганыч, җыласаң көлке.

* Көлсәң, мин дә көләрлек итеп көл!

* Көлү — җылау кардәше.

* Күп көлмә, авызың зураер.

* Ун көлкенең бер җыламышы була.

* Тау җыласа, кыр көләр.
Кыр җыласа, тау көләр.

* Тычканга үлем, мәчегә көлке.

* Үзең генә көлеп бетермә, кешегә дә калдыр.

* Һәр җылауның бер көлүе бар.

* Юкка көлгәнче юкка җыла.

Күз яше

* Күз яше атлатмый.

* Күз яше җиргә тамса да кипми.

* Күз яше — көчсезләр юанычы.

* Күз яшенең бер тамчысы бер кешенең гомерен харап итәргә җитә.

* Күз яше тими калмый.

* Чынлап җыласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.

Кешедән көлү, мыскыллау

* Актыктан көлгән шәп көлә.

* Баткан тайганнан көлгән.

* Иртән көлсәң кешедән, кич көләрләр үзеңнән.

* Кешедән көлгәнче көзгедән кара да үзеңнән көл!

* Кешедән көлмәк — үзеңә килмәк.

* Кешедән көләргә яратсаң, үзеңнән көлгәндә дә ярат.

* Көлмә дусыңа, килер башыңа.

* Көлмә кешедән, көлмәсләр үзеңнән.

XI бүлек. Кешедә теләк, ният, батырлык һәм эшкә ихтыяр көче булу, мөстәкыйльлек һәм максатка ирешү турында

Теләк, максат һәм аңа омтылу

* Кем идем димә, кем булырмын диген!

* Кеше ни эзләсә, шуны табар.

* Ничек итсәң ит, морадыңа җит!

* Ничек туганыңны белү кызык түгел,
Кем булып үләчәгеңне белү кызык.

* Омтылган зур омтылыр,
Омтылмаган — онытылыр.

* Омтылган — ирешер,
Омтылмаган — бөрешер.

* Теләк булса, беләк карышмый.

* Теләсәң чарасын булдыр!

* Тырышсаң, морадыңа ирешерсең.

* Һәр максатка чара бар.

* Яхшы белән юлдаш булсаң,
Җитәрсең син моратка,
Яман белән юлдаш булсаң,
Калырсың син оятка.

* Яхшы ният — эш башы.

Киңәш-үңәш итү

* Акылны кешедән сора, үзеңнекен тот.

* Акылсыздан киңәш сорау акылсызлык.

* Биш җүләргә киңәш иткәнче, бер акыллыга киңәш ит.

* Икәү булсаң, береңә киңәш ит, берәү булсаң, бүрегеңә киңәш ит.

* Кеше акылын ишет,
Үз акылың белән эш ит.

* Киңәшле эшнең киме булмас,
Киңәшсезнең юне булмас.

* Мескен белән киңәшмә.

* Үзеңнән бер яшь өлкәннән акыл сора.

Ияреп эшләү һәм корыга иярү

* Ат күрдем дип аксап барма,
Су күрдем дип сусап барма.

* Атка иярсәң, ат булырсың,
Тайга иярсәң, тай булырсың.

* Ат койрыгын тоткан Идел кичкән,
Эт койрыгын тоткан Иделгә баткан.

* Галимнәргә иярсәң, күзең ачылыр,
Наданнарга иярсәң күзең чыгар.

* Ияреп эшләгән җирдә мөстәкыйльлек булмый.

* Кеше артыннан иярсәң, белеп ияр,
Шул вакытта иярүдән файда тияр.

* Кешедән күрмәк — күчермәк.

* Кеше көлә дип көләдер идем, кеше миннән көлә икән.

* Кеше сикерә дип сикермә, сарык булырсың.

* Кеше төчкерде — борыным кызды.

* Кеше шаккатты, мин дә шаккаттым.

* Колынга иярсәң чәчкәгә,
Дуңгызга иярсәң баткакка аунарсың.

* Саескан йөрүе белән йөреп, үз йөрүеңне онытма!

* Тәтәй бара, мин дә барам.

Ашыгыч-акрын хәрәкәт, сабырлык

* Аптырамый ашык,
Юлың булыр ачык.

* Ашыгу — ахмаклык, кичегү — үшәнлек.

* Ашыккан, ашка пешкән,
Йөгергән суга төшкән.

* Ашыккан ашка төшкән, авызы калҗага пешкән.

* Ашыккан бер эшне ике эшләр.

* Ашыккан акча янчыгын алам дип тәмәке янчыгын алып чыгып киткән.

* Ашыкканнан акыл сорама.

* Ашыккан соңга кала.

* Изге эштә ашыгу хәерле.

* Калтыраган калыр,
Йөгергән алыр.

* Сабыр төбе сары алтын,
Саргайган җитәр моратка,
Ашыккан калыр оятка.

* Тиз чапкан тиз арыр,
Тиз янган тиз сүнәр.

* Үзең кабалансаң, атың да абына.

* Чапкан узар,
Яткан калыр.

Абыну-сөртенү, хаталык, ялгышлык

* Абынган сөртенгәннән көлгән.

* Бата торган кеше еланга да тотына.

* Бер абынган чокырга ике абынмыйлар.

* Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә,
Берәү үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә.

* Бер хата ун хатадан саклый.

* Суга баткан саламга ябышыр.

* Таеп егылган таянып торыр.

* Хаталык миннән, кичермәк синнән.

* Хатаңны әйтүчене атаң дип бел!

* Хатасын танымаган тагын шул хатага төшәр.

* Ялгышмасам үрнәк булсын,
Ялгышсам гыйбрәт булсын.

* Ялгышын таныган кеше икенче ялгышмас.

* Үзе егылган җыламас.

Алдан күреп эш итү, сак хәрәкәт, тәдбирлелек

* Агай, алдан сагай.

* Алдындагы чүлмәккә карап, аяк астындагы түмгәккә абынма.

* Аяк астына караган кеше базга очмас.

* Боздан чыксаң, алдан чык,
Судан чыксаң, арттан чык.

* Бүген "иртәгә" дигәнеңне иртәгә "бүген" дип сөйләрсең.

* Ике тишек тишкән тычкан һәлак булмый.

* Кергәнче чыгар җиреңне кара.

* Кеше түгел, иртәгесен ишәк тә кайгырта.

* Кай җирем кычытасын белсәм, алдан кашынып куяр идем.

* Төпсез каекка утырма, төтен бавына тотынма.

Вакыт-форсатны кулдан җибәрмәү

* Берәү карап калды,
Берәү атып алды.

* Бер кичеккән эш илле елга кичегер.

* Бер югалган вакыт яңадан кайтмас.

* Биш иртәгәдән бер бүген кыйбат.

* Бүген эшләнәсе эшне иртәгә калдырма.

* Вакыт акча, кадерен белмәсәң кача.

* Вакыт — акча, кулда барда кадере юк.

* Вакыт акча түгел, сдачасы кайтмый.

* Вакытны бушка уздырган кеше ахмак.

* Кайчан бер минуты дөньядан кыйбат.

* Куян алданрак ычкынса, эт куып җитә алмый.

* Һәр нәрсә үз вакытында яхшы икәнне әтәч тә белә.
Һәр таңның киче бар, һәр көннең үз эше бар.

* Югалган акча табыла, югалган вакыт табылмый.

Кыюлык, тәвәккәллек

* Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә.

* Гайрәттән яхшы дус юк.

* Дусыңа салынма, гайрәтеңә салын.

* Ишәк җиде төрле йөзә белсә дә, су янына килгәч җидесен дә онытыр.

* Кыю бер үләр, куркак мең үләр.

* Кыюдан пуля да курка.

* Кыюлык — бәхет.

* Кыюлык — адәмнең канаты.

* Кыюлык тау ашыра, гайрәт диңгез кичерә.

* Кыюсыз йөрәк теләген теләп кенә калыр.

* Кыюсыз төлке ачка үләр.

* Кыюсыз куәт әрәмгә китәр.

* Тәвәккәлгә бүре тимәс.

* Тәвәккәлләгән таш йоткан,
Таш йотмаган — аш йоткан.

* Тәвәккәлнең көймәсе батмый.

* Тәвәккәл таш ярыр,
Булдыксыз баш ярыр.

* Ир егетнең юлдашы тәвәккәллек.

* Тәвәккәл тәүдә чыгар.

* Уйлы уйлап торганчы, тәвәккәл эшен бетергән.

Батырлык һәм куркаклык

* Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.

* Аю өнендә, куркак өендә көчле.

* Батыр баткактан курыкмас.

* Батыр башлап җибәрә,
Артыннан мең кул иярә.

* Батыр булсаң — йөрәктән,
Көчле булсаң — беләктән.

* Батырга да җан кирәк.

* Батырга таяк та ярак (корал).

* Батырга үлем юк.

* Батырга яра да килешә.

* Батыр кеше бакыр өзәр.

* Батырларга юл туры.

* Батырлыгыңны мәйданда сынат.

* Батырлыгыңны кулың белән күрсәт.

* Батырлыкта матурлык.

* Батыр үз халкын яклый.

* Берәү үзе батыр,
Берәү качарга курыкканнан батыр.

* Бер куркакның бәласе меңгә тияр,
Куркак белән юлдаш булсаң җаның көяр.

* Бүре бар дип урманга бармый тормыйлар.

* Гарьсез кеше куркак булыр.

* Дөя кошы (тәвә) башын комга яшереп кенә аучыдан котыла алмый.

* Ефәк билбау бил күрке,
Батыр егет ил күрке.

* Елан чаккан киндерәдән куркыр.

* Җанын аямаган батыр була.

* Идел кичми ил булмый,
Куркак егет ир булмый.

* Йөрәксездән ерак кач!

* Кич курыккан көндез чыра яндырыр.

* Карбыз кабыгы аркасында батыр җиргә егыла.

* Кулдан килү — батырлык,
Телдән килү — такылдык.

* Куркак аулакта батыр була.

* Куркак булып яшәүдән данлы үлем яхшырак.

* Куркаклык баганага мендерә,
Кыюлык йолдызларга мендерә.

* Куркак кош оясын олы юл өстенә ясый, кыю кош кыя башына.

* Куркакны күп кусаң, батыр булыр.

* Куркакның йодрыгы кесәсендә.

* Куркакның күзе маңгай өстенә менәр.

* Куркакның күңеле юртак.

* Куркакның кулы кыска.

* Куркак солдат сугышта үләр.

* Куркактан җир җирәнгән.

* Куркак үз борын сызгыруыннан курыккан.

* Куркак эт корыга өрә.

* Курыккан эт кырга чыкмас.

* Куркак эт өреп куркуын басар.

* Куркып гомер сөргәнче, капланып үлгәнең артык.

* Курыккан алдан сугар.

* Курыкканга көчек тә өрә.

* Курыкканга куш күренә,
Тора-бара буш күренә.

* Курыккан эт койрыгын кысар.

* Куян үз күләгәсеннән дә курка.

* Куркып-посып үлгәнче,
Тайчанмый тауга менеп үл.

* Кырык каргага бер таш җитә.

* Онытчак бүркен югалтыр,
Куркак башын югалтыр.

* Өйдә һәркем лаф ора,
Батыр мәйданда ега.

* Сарык булма, бүре ашамас.

* Сарык янында бүре,
Бүре янында шүре.

* Сугыш беткәч батыр күбәер.

* Тайчанмаган тау җиңгән.

* Тайчанмасның алдында тау табыныр.

* Тәвәккәллек белән батырлык бер чишмәдән чыгар.

* Тәвәккәлсез батыр юк.

* Черек каен бакадан да курка.

* Чыпчыктан курыксаң, йоклама.

* Эт батырга өрер, куркакны тешләр.

Кешедә ихтыяр көче булырга тиешлек, үзеңә үзең баш булу

* Зур ихтыяр җир селкетер.

* Ике уйла, бер кистер.

* Икеләнгән ике үләр.

* Икеләнгән шикләнер,
Шиге белән чикләнер.

* Ихтыярлы кеше — игътибарлы кеше.

* Ихтыярлы кеше — бар кеше,
Ихтыярсыз кеше — юк кеше.

* Яшь беләгенә ышаныр,
Карт белгәненә ышаныр.

* Кешенең сүзе белән үзе бер булсын.

* Кеше үзенә баш булса, кешегә дә баш булыр.

* Көнен үз ихтыярына буйсындыра алмаган кеше төнлә эшләр.

* Көчле булсаң, үзеңә көчең җитсен!

* Каты ихтыярга күкләр буйсына.

* Су да үзенә юл ера.

* Үзенә баш — эшенә баш,
Эшенә баш — кешегә баш.

* Үзенә ышанган — йокыдан торып киткән,
Әтәчкә ышанган ятып калган.

* Үзен иркәләгәнне бер көн дөнья типкәләр.

* Үзен үзе тыңлата алмаган — кешене тыңлаталмас.

* Үзеңә үзең каты тор,
Чыгымчы атка йөгән ор!

* Үз көчеңә сыен.

* Хәлләр шөкер,
Җилкәм чокыр,
Кабыргам киң,
Мин кемнән ким?

* Һәр кешенең үз нәфесенә җитсә көче,
Дәрәҗәдән коры калмас андый кеше.

* Шикле шикләнер,
Чикмәнен бөркәнер.

* Шомланма, шомланганыңа юлыгырсың.

* Үзенә ихтыярсыз кеше
Кешегә игътибарсыз булыр.

* Үзен иркәләгән ирек тапмас.

* Үзеңә үзең каты бул,
Кешеләргә йомшак бул!

* Һәркем үзенә үзе баш.

Эш, хезмәт сөючәнлек

* Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

* Авыр йөк беләк өстендә, авыр эш йөрәк өстендә.

* Авыру бер үләр,
Иренчәк көн дә үләр.

* Авырып торам димә, авырлыгымнан торалмыйм диген.

* Авырып торам димә, иренеп торам диген.

* Агай олы, мин зур, атка печән кем салыр?

* Агач җимеше белән, адәм эше белән.

* Адәм аш ашыйм дигәнче, әрәм тамак ишектән керер.

* Аз сөйлә дә күп эшлә.

* Акыл башта түгел, эштә.

* Акыллы кеше шул булыр:
Кулындагын алдырмас;
Кеше саен тукталып,
Юк сүз тыңлап каңгырмас;
Барыннан да бере шул:
Бүгенге эшен таңга калдырмас.

* Акылың булса, бер көн алдан хәрәкәт ит.

* Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.

* Атына күрә чанасы,
Максатына күрә чарасы.

* Ашаганда колагың селкенеп торсын,
Эшләгәндә йөрәгең җилкенеп торсын.

* Аш дигәндә — җан фәрман,
Эш дигәндә — юк дәрман.

* Барын да беләм дигән берни дә белмәс.

* Баскан эзеңне белеп бас,
Алды-артыңны күреп бас!

* Башлаган эшне ташлама.

* Башлый белсәң бетерә бел.

* Белгән белгәнен эшләр,
Белмәгән бармагын тешләр.

* Белмичә тырышу максатка сирәк илтә.

* Бер эшлә, берәгәйле эшлә.

* Бер яхшы эш мең яхшы сүздән артык.

* Берәү кашыгын ясый, берәү шул кашык белән ашый.

* Бетми калган эш — үле туган чебеш.

* Болай утырып эш чыкмас,
Кәнфит ашап теш чыкмас.

* Буйда түгел, солда. (Сол — сәләт, ысул.)

* Булыр-булмас эшне алдан шаулап йөрергә кирәкмәс.

* Вәли үз эшендә,
Гали үз эшендә.

* Бу көнге эшен иртәгә калдырган кешенең эше һич бетмәс.

* Дөньяда мөмкин булмаган эш юк.

* Әйтмәсен кеше,
Әйтеп торсын эше.

* Әйттереп эшләгән — ялчы булыр,
Әйттерми эшләгән — хуҗа булыр.
Әйтеп тә эшләмәгән — күсәк;
Әйткәннең киресен эшләгән — ишәк.

* Зур эштә даның чыкса да даның калыр.

* Идел кичми ил булмас,
Эш белмәгән ир булмас.

* Иренгәннең иренен эт ялаган.

* Иренмәсәң оста булырсың.

* Иренчәк ике эшләр.

* Ир мактаныр, корал эшләр.

* Иртәгәге эшеңне бүген эшлә.

* Иренмәгән иртәгәге эшен бүген бетергән.

* Иртәгенең үз эше бар.

* Йоклаган көлке алыр,
Йокламаган төлке алыр.

* Йокы — ялкауның бәлеше.

* Кем башлаган, шул бетерергә тиеш.

* Кеше асыл, кеше асыл, асылында эше асыл.

* Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була.

* Кешенең сүзе эшеннән аерылмасын.

* Кеше сүзе күп булыр, алдыңа кара да эшең белән бул.

* Кеше яраткан эшен яхшы эшли.

* Кәҗә суюның да рәте бар.

* Кич башласаң кичегә.

* Көн эшләргә, төн йокларга.

* Күктә — кош, суда — балык, тота белсәң аша.

* Көч белемдә, белем коралда.

* Көчең булса, эшкә җик,
Эшкә җикмәсәң кадалып кит!

* Көче җитмәгән зур күтәрер.

* Күмәк күл тау түнтәрә.

* Күмәк эш күңелле эш.

* Күндәм кабат әйттермәс.

* Күтәрә белмәгән күп күтәрер.

* Калган эшкә кар ява.

* Карама яшенә, кара эшенә.

* Карама тешкә, кара эшкә.

* Коралда кырык кешенең көче бар.

* Комнан аркан ишеп күлне күккә асып булмый.

* Кошның матурлыгы төсенә карап,
Кешенең матурлыгы эшенә карап.

* Кул белән эшлисең, башың белән җавап бирәсең.

* Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма.

* Кушканны эт эшләр,
Үзе белеп адәм эшләр.

* Кыймылдаган тау ашар.

* Кырын ятып әвен сугып булмый.

* Корал кемнеке — заман шуныкы.

* Меңне сөйләгәннән берне эшләп күрсәтү мең кат артыграк.

* Мич башында җиләк пешми,
Чалкан ятып шалкан үсми.

* Мөмкинне һәркем эшли,
Мөмкин түгелне үткен эшли.

* Остадан шәкерт узар.

* Оста дөнья тоткасы.

* Останың кулы бии.

* Оста эшеннән билгеле.

* Очланмаган эштән шайтан көлгән.

* Очы юк җеп булмас.
Төгәлләнмәс эш булмас.

* Очы юк эш — төбе юк чүмеч.

* Өйрәнгән белгән,
Өйрәнмәгән -бөлгән.

* Өлгергән эш өлгеле.

* — Син нишлисең? — Тик торам;
— Ә син? — Мин аңа булышам.

* Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң!

* Син ялкауга эш өйрәтсәң, ул сиңа акыл өйрәтер.

* Суга алмаган зур күтәрер.

* Сүз башка, эш башка.

* Сүзең белән эшең бер булсын.

* Сүз кирәкми, эш кирәк.

* Сәләтсез сәнәк сындырыр,
Көчсез көрәк сындырыр.

* Сыер сөте белән,
Кеше эше белән...

* Тел белән урган уракка бил авыртмый.

* Теләсәң күмәч, тутырма, мич башында утырма.

* Тере кеше ач булмас.

* Тик йөрү туйдыра.

* Тик торган тиле булган.

* Тик торганчы каткан туныңны уа тор.

* Тиктормаста бәла бар.

* Тик торсаң сөяк тутыга.

* Тик яткан үләксә булган.

* Тик ятсаң, кабыргаң каеш булыр.

* Тик ятарга кабердә өлгерерсең.

* Төнге эштән көндезге эш көлгән.

* Тырыш аста калмас,
Аста калса да бер өскә чыгар.

* Тырышкан тамчы таш тишкән.

* Тырышлык бәхет китерер,
Ялкаулык ачтан үтерер.

* Тырышу бушка китмәс.

* Тәвәккәл тау ега.

* Уйламыйча башлама,
Башладыңмы — ташлама!

* Уйна да көл, эшләргә дә бел.

* Эшкә вакыт, уенга сәгать.

* Уйчы уй уйлаганчы, тәвәккәл судан үтеп китәр.

* Ун бармак белән тотынмаган эш ун елга калыр.

* Уңган кеше авызы белән кош тота, арты белән йон тетә.

* Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә.

* Уңган кеше уяну белән сикереп торыр.

* Утырган җирдән утын кисмиләр.

* Ут янмый төтен булмас,
Ярты эш бөтен булмас.

* Үзе кылалмый,
Кылган кешене күрәлмый.

* Үз эшеңә иренмә, кеше эшенә тыгылма.

* Үз эшеңә үзең җавап бир.

* Хезмәте барның хөрмәте бар.

* Хезмәт — кеше канаты,
Канатлы бул, канатлы!

* Хезмәт төбе — хәзинә.

* Хәлеңә карап эш күр,
Борыныңа карап төчкер!

* Хәрәкәттә бәрәкәт.

* Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй.
Һәрбер әгъзаң хезмәт итсен, һичбер буш тормасын!

* Һәрбер эшнең вакыты бар.

* Һәрбер эшнең җае бар,
Ботканың да мае бар.

* Һәркем үз эшен үзе белә.

* Һәр көннең үз эше бар.

* Һөнәре бар — терек,
Һөнәре юк — тере үлек.

* Һөнәре бар үргә йөзәр.

* Һөнәрнең аламасы да урлашудан яхшы.

* Һөнәрсез һөнәр тапкан,
Тәмәкесен урап капкан.

* Чабатасын ясаган,
Киндерә тагасы калгач ташлаган.

* Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың.

* Чынлап тотынсаң, һәр эшне дә җиңеп була.

* Читтән карап торуга һәрбер эш ансат.

* Элек мин йоклармын, син каравылларсың,
Аннан син каравылларсың, мин йоклармын.

* Элек җиңелен эшләсәң, соңыннан авыры кала.

* Элек эшлә, аннан сөйләрсең.

* Эш беләктә түгел, йөрәктә.

* Эш белән вакыт тиз үтә.

* Эш белмичә акыл белмәссең.

* Эше барның көче бар.

* Эш бетми җан тынмый.

* Эшеңнең авырын алга куй,
Җиңелен артка куй.

* Эш кешене кеше итәр.

* Эш беткәч уйнарга ярый.

* Эше юк эт сугарыр.

* Эше юк эш чыгарыр,
Каш ясыйм дип күз чыгарыр.

* Эшен белгән кешегә
Алтындыр ла бу дөнья,
Эшен белмәгән кешегә
Ялкындыр ла бу дөнья.

* Эш — кешенең көзгесе.

* Эш кешене ныгытыр.

* Эшкә киткән көч икелә кайтыр.

* Эш каты булса да, тырышкач йомшый.

* Эшкә булса — уф табаным,
Ашка булса — китер табагым.

* Эшкә ялкау, сабакка аңкау (аңгыра).

* Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.

* Эшле кеше эш арттырыр,
Эшсез кеше эш калдырыр.

* Эшленең кулы тынмас
Телчәннең теле тынмас.

* Эшләгәнең илеңә яхшы,
Өйрәнгәнең үзеңә яхшы.

* Эшләгән тимер тутыкмый.

* Эшләгән туңмас,
Эшләмәгән уңмас.

* Эшлә дигәндә эшләмәсәң,
Эшләмә дигәндә эшләрсең.

* Эшләмәгән кешедән күкәй салган тавык яхшы.

* Эшләп ашасаң тәмле булыр.

* Эшләнеп бетмәгән эшнең бәясе тишекле бер тиен.

* Эшләсәң эш каршы тормый.

* Эшне башлаганда ахырын уйла.
Эшне башлаганчы, бетермә!

* Эшне башлама,
Башласаң ташлама.

* Эшне бер башлап җибәрү генә, аннары үзе китә.

* Эшнең тәме ахырында.

* Эшнең боткасы тәмле.

* Эш сөйсәң үз анаң, сөймәсәң — үги анаң.

* Эшне эшләп чыксаң эш,
Эшләнмәсә оятыңа көч.

* Эшне үзем башладым, бетерешергә кил, абзый.

* Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт.

* Эшсез кеше — акмас су.

* Эшсез килеп эшленең эшен калдырыр.

* Эшсезлектән эч пошкан.

* Эш сөйгәнне ил сөйгән.

* Эшсезнең көне узмый,
Эшлегә көн җитми.

* Эшсез таз күпер башында ат өркетер.

* Эшсез эткә станса юк.

* Эш сөймәсне ил сөймәс.

* Эштә булса батырлык —
Шунда була матурлык.

* Эштә сүзгә мавыкма.

* Эш тукмагы — аш.

* Эш үзе өйрәтә.

* Эш үтермәс.

* Эшчән кеше — имәндәй,
Ялкау кеше — яфрактай.

* Эш эшкә өйрәтә.

* Юнен тапкан айга очар,
Юньсез тигез җирдә абынып үләр.

* Юньсез итеген майлар,
Итеге итәген майлар.

* Юньсез кеше — уҗым бозавы.

* Ялкау, ач ишекне,
— Кисәү агачы алып бир!

* — Ялкау, ашарга тор,
Ашыйсы килә дә чәйнисе бар.
Йомырка ашыйсыңмы?
Әрчегәнме соң?

* Ялкау бер эш эшли белә —
Чалкан ятып мышный белә.

* Ялкау әйткән: — Бүгенгә ял итим, иртәгә ныклап эшләрмен.
Тырыш әйткән: — Бүген тырышып эшлим дә иртәгә ял итәрмен.

* Ялкау кешенең җилкәсе чокыр булыр.

* Ялкауның кулы куеныннан чыкмас.

* Ялкауның көн дә башы авырта.

* Ялкауның ялы биш көн.

* Ялкау чаттан чатка барган:
Бер сәяхәт итим әле, дигән.

* Ялкауның эшкә бик барасы килә дә, иртә торасы бар шул.

* Ялкау ята белмәс,
Ятса тора белмәс.

* Ялкау яткан җирдән кеше өйрәтер.

Ялкау: — Уф, арытты ла,
Нәрсә, эш эшләдеңме?
Юк, абый эшли, мин арыйм.

* Ялкау ятып эшли,
Утырып йоклый.

* Ялкау яткан җирдән әвен суга.

* Ярты эш йөзгә оят.

* Ярык кайда — җил шунда,
Ялкау кайда — тел шунда.

* Яратмаган эш авыр була.

Кыңгыр эш, хыянәт

* Кара эшне караңгыда эшләсәң дә яктыга чыгар.

* Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә.

* Хыянәтче кеше куркак булыр.

Кеше һәм кешене тану, аралашу

* Адәм адәмгә сыенмыйча, агачка, ташка сыенмый.

* Адәм адәмгә иш,
Хайван хайванга иш.

* Адәм бар кем — адәмнәрнең нәкышыдыр,
Адәм бар кем — хайван аннан яхшыдыр.

* Адәм бәгъре таштан каты, майдан йомшак.

* Адәмнең кыйммәтен адәм белер.

* Ун адәм салган күперне бер адәм бозар,
Бер адәмнең яккан утына ун адәм җылыныр.

* Йөз кешенең йөзен таныганчы бер кешенең атын бел!
(Йөзен — төсен.)

* Кеше арасында кеше бул!

* Кеше булыр баланың
Кеше белән эше бар,
Кеше булмас баланың
Кеше белән ни эше бар?

* Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, ди.

* Кеше кешегә бер кирәк.

* Кеше кешесез яшәми.

* Кеше кешегә бурычлы.

* Кеше кеше өчен дөрләп янган утка, ургып аккан суга керә.

* Кеше күпкә сәләтле.

* Кешенең даруы — кеше.

* Кешенең эше — көзге.

* Кешене урын аруландырмый, кеше урынны аруландыра.

* Кешене эштә сына.

*Кеше тун җиңе түгел — йә дигәндә әйләндереп карый алмассың.

* Әрәм булу җиңел,
Адәм булу авыр.

* Кеше булу кыен түгел,
Кешелекле булу кыен.

* Кеше дигән исем кешегә лаек.

* Кеше кешелеге булса гына кеше, булмаса — меше.

* Тутый сөйләшергә өйрәнсә дә кеше булалмас.

Кеше белән кеше аермасы

* Бер ат аркасында мең ат су эчкән.

* Берәү бар — Иделдән ил кичергән,
Меңнәр бар — ник туганын белми гомер кичергән.

* Берәү бар — меңгә биргесез,
Берәү бар — бар икәне дә билгесез.

* Берәү белмәгәнне берәү белер.

* Бернең бәласе меңгә тия.

Кешегә хөрмәт һәм кечелек күрсәтү, үз кадереңне үзең белү

* Адәмнең хөрмәт күрүе дә хурлык күрүе дә үз кулында.

* Гөл кадерен былбыл белер.

* Дуңгызны табынга утыртсаң, аягын өстәлгә куяр.

* Җимешле агачның башы түбән.

* Иелгәнгә иел,
Башың җиргә тигәнче,
Чалкайганга чалкай,
Башың күккә тигәнче.

* Иелгәнгә иел,
Ул да сиңа кол түгел;
Эреләнгәнгә эре тор,
Ул да әллә кем түгел.

* Иелмәгәнгә бөгелмә!

* Йолдыз бик югары да, ул да кое төбенә төшә.

* Ишәккә җәймә түшәк, ишәк түшәк кадерен белмәс.

* Кечегә шәфкать итеп юл бир,
Олыга хөрмәт итеп кул бир.

* Кечеләр олыга буйсына,
Энеләр агага буйсына.

* Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.

* Кешегә кечелек итәм дип, башыңны идәнгә бәрмә.

* Кешегә кече бул,
Үзеңнең кеше икәнеңне дә онытма!

* Кешегә ярыйм дип ярылып үлеп булмый.

* Кешегә ипи алып кайту гына әйбәт. (Ошатмаса үзең утырып ашыйсың.)

* Кеше үзен-үзе җуймаса, аны кеше җуймас.

* Кеше үз кадерен үзе арттырыр.

* Кадерләгәннең кадерен бел.

* Кадерләсәң кешене,
Кадерләрләр үзеңне.

* Олы булсаң, кече бул!

* Олыларны олыла,
Үзең дә олаерсың.

* Олылар сүзен тыңламасаң,
Олыгайганчы игелек күрмәссең.

* Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын.

* Төлке тиресе белән, былбыл өне белән кадерле. (Өне — авазы.)

* Үз кадерен белгән кешене кадер ит.

* Үз кадереңне үзең бел!

* Үз кадерен белмәгән кеше кадерен белмәс.

* Хайваннарны хөрмәт кыл, кешеләрне үзең бел.

* Тук башак аска иелә,
Буш башак өскә үрелә.

* Һичкемне үзеңнән түбән уйлама.

Үзеңне белү

* Үзен белгән инсаф белер.

* Үзен белгән кешене дә белер.

* Үзен танымаган кешене танымас.

* Үзеңне үзең бел!

* — Үзең нинди — көзгең шундый.

Кешегә салынмау

* Кеше авызына карама,
Кеше табагын ялама!

* Уңсаң да үзеңнән,
Туңсаң да үзеңнән!

* Үзеңне үзең уйламасаң,
Сине кеше уйламас.

* Кешедән күрмә, үзеңнән күр.

Үзеңне яхшыга күнектерү, чыныгу һәм гадәт

* Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.

* Гадәт гадәткә тарта.

* Гадәтне сәләт җиңә.

* Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың.
Яманга күнсәң, әрәм булырсың.

* Кеше эшкә күнегер,
Күнекмәгән дөмегер.

* Өйрәнгән җиренә сыер да кайта.

* Таякны чи чагында бөгеп кал!

* Тегермән ташын ялаган эт яламый торалмый.

* Үзен күндерә алмаган башкаларны күндерә алмас.

* Үрдәк йомыркасын тавык басар,
Бәбкәсе суга качар.

* Һәркемнең үз гадәте.

* Чөйне чөй белән,
Гадәтне гадәт белән (чыгаралар).

* Чучка үлә ятса да, мыркылдавын куймас.

* Яман чир тиз йога,
Яман гадәт тиз керә.

* Яхшы гадәт адәм итәр,
Яман гадәт әрәм итәр.

* Яхшы гадәт яман гадәтне куар.



Предварительный просмотр:

ТЕЛ БЕЛЕМЕ

терминнары

(СҮЗЛЕКЧӘ)


Абстракт мәгънә

Төшенчәнең бер үзенчәлекле сыйфаты буенча гына күренешләрне гомумиләштерә торган мәгънә.

Аваз ияртеме

Кеше тавышына, табигать авазларына һәм төрле әйберләрдән туган тавышларга, төсләргә охшатып ясалган сүзләр: лач-лоч, мыгыр-мыгыр, мияу-мияу, келт-келт, шалтор-шолтыр, тыз-быз һ.б. Аларның лексик эчтәлеге бар, исемнәр һәм фигыльләр белән синтаксик бәйләнешкә керә, ярдәмче фигыльләр белән бергә җөмләдә хәбәр булып килә, фигыль ясауда катнаша.

Аваз үзгәрешләре

  1. Комбинатор үзгәрешләр:
  1. Аккомадация - янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары.
  2. Ассимиляция - авазларның бер-берсенә охшашлануы.
  3. Диссимиляция - авазларның охшашсызланулары.

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу.
  2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну.
  3. Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала).
  4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы.
  5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу.
  6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру.
  7. Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы.

  1. Позицион үзгәрешләр:
  1. Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү.
  2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү.
  3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыкларының кыскарып килүе.

Авазларның чиратлашуы

Бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе. Төрләре:

- фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу;

- тарихи чиратлашу.

Аергыч

Исем белән белдерелгән теләсә нинди җөмлә кисәген ачыклаган иярчен кисәк. Төрләре:

  1. Тиңдәш аергыч.
  2. Тиңдәш түгел аергыч.

Аерымлану

Иярүче сүзнең, ияртүче сүздән ераклашып, мөстәкыйльлеге арту.

Җөмлә кисәкләренең аерымлану шартлары/нигезләре:

  1. Аерымланган кисәк ярым хәбәрлеккә ия булырга тиеш.
  2. Җөмләнең ярым хәбәрлеккә ия булган кисәге ияртүче сүздән ераклашкан булырга тиеш.
  3. Иярчен кисәк белән ияртүче сүз арасында мәгънә мөнәсәбәтләре искә алына. Тыныш билгесен кую, иярчен кисәкләрне аерымлау аларның төренә бәйле. Ярым хәбәрлеккә ия булган аергыч, тәмамлык, урын хәле, ияртүче сүздән читтә торса да, тыныш билгесе ярдәмендә аерымланмый.
  4. Җөмләнең эчтәлеген саклау, ике төрле аңлауга юл калдырмау. Мәгънәгә зарар килмәсен өчен, алдагы өч нигез сакланса да, аерымлану кагыйдәсеннән читләшү булырга мөмкин.

Актив лексика

Телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр.

Алмашлык

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала торган сүз төркеме. Җөмләдә ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә. Үзләре белән мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик күрсәткечләрен алалар.

Төркемчәләре:

  1. Зат алмашлыгы.
  2. Күрсәтү алмашлыгы.
  3. Билгеләү алмашлыгы.
  4. Сорау алмашлыгы.
  5. Юклык алмашлыгы.
  6. Билгесезлек алмашлыгы.
  7. Тартым алмашлыгы.

Алфавит / әлифба

Язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнаштырылып бирелгән җыелмасы. Татар алфавитында 38 хәреф бар. 12се – сузык аваз хәрефләре, 24е – тартык аваз хәрефләре. Калынлык һәм аеру билгесе (ъ), нечкәлек һәм аеру билгесе (ь) аваз белдерми. Татар алфавиты: а, ә, б, в, г, д, е (ё), ж, җ, з, и, й, к, л, м, н, ң, о, ө, п, р, с, т, у, ү, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ, ъ, ы, ь, э, ю, я.

Алынма сүз

Халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.

Гарәп алынмаларының күрсәткечләре:

1) -ат, -әт, -ят кушымчалары ялганып ясала: әдәбият, нәшрият, хөррият (ирек), ахирәт, һәлакәт, сәламәт, әманәт, мәрхәмәт, мәдәният, хакимият, рухият һ.б.;

2) -и, -ый формалы нисби сыйфатлар: әдәби, дини, сыйнфый, иҗади, гамәли, әхлакый, тәнкыйди, шәһәри, сихри, мәгънәви, фәлсәфи, даими;

3) Әл артикле ярдәмендә ясалу: әл мәктәбе (мәктәп), әл ислах;

4) Өч тартык килү юлы белән ясала:

а) җ м г: җәмәгать, җәмгыять, җомга, җәмигъ;

ә) р х м: рәхмәт, рәхим, мәрхәмәт;

б) х р м: хәрәм, мөхтәрәм, хөрмәт, мәхрүм, мәрхәмәт;

в) к д р: кадер, кадәр, микъдар, кадыйр;

г) г л м: гыйлем, галәм, галим;

д) х к м: хаким, хөкүмәт, хикмәт, хөкем;

е) к т п: китап, котып, сәркатип. 

5) кайберләре сингармонизм законына буйсынмый.

Аерым кагыйдәләргә туры килмәгән гарәп сүзләре: ватан, дәүләт, дәрәҗә, гыйшык, зарар, игътибар, илһам, мәкаль, мәсәл, җөмлә, нокта, начар, нәфис, әмма, һәм, әлбәттә, сәгать, һаман, хикәя, шәһәр, җавап, һава, һәйкәл, тамаша, әлифба, шарт һ.б.

Фарсы алынмаларының күрсәткечләре:

  1. ханә сүзе кушылып ясала: шифаханә, китапханә, гыйбадәтханә, сырхауханә (шифа, китап, гыйбадәт, сырхау – гарәп сүзләре, ханә – фарсы сүзе);
  2. –кәр, -гәр, -дар, -анә кушымчалары кушылып ясала: сәүдәгәр, хезмәткәр; хәбәрдар, дустанә;
  3. стан сүзе кушылып ясала: Гарәбстан, Төркестан;
  4. на-, би- кушылып ясала: нахак (хак – дөрес, на – түгел мәгънәсендә йөри, нахак – дөрес түгел); бихисап (бик күп, хисапсыз), биниһая (бик зур);
  5. күбесе сингармонизм законына буйсынмый.

Фарсы сүзләре: абруй (авторитет), былбыл (сандугач), бәхет, баһадир, гөнаһ, дивана, дошман, зыян, зәһәр (усал), кәгазь, надан, падишаһ, көн исемнәре: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе (җомга – гарәп сүзе), җанвар һ.б.

Антитеза

Күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура

Антоним

Мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр.

Мәгънәләренә карап:

  1. әйбер-күренешәләрнең сыйфатын белдерә торган;
  2. вакыт төшенчәсен белдерә торган;
  3. процессларны каршы куя торган;
  4. әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган.

Бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап:

  • тел антонимнары;
  • контекстуаль антонимнар.

Антропонимика

Ономастиканың кеше исемнәре, ата исеме, кушамат, псевдонимнарның килеп чыгышын, төзелешен, ясалыш, кулланылыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш закончалыкларын, антропонимнар йөртә торган төрле мәгълүматны өйрәнә торган бер тармагы.

Аныклагыч

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа өстәмә аныклык биреп килә торган кисәк.

Арго

Бердәй профессия, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.

Үзенчәлекләре:

  • тар даирәдә генә кулланыла;
  • ясалма була:
  • сөйләү объектын яшерү максатында кулланыла;
  • сөйләм теле чаралары киң кулланыла.

Афоризм

Кыска, үткен, тапкыр телле, гомумиләштергән мәгънәгә ия әйтем.

Аффикс

Тамырга ялганып, өстәмә лексик-грамматик һәм абстракт-грамматик мәгънәләрне белдерүче морфема, кушымча.

Аффиксация

Кушымчалар белән сүз ясау һәм төрләндерү.

Әйтем

Эчтәлегенә үгет-нәсыйхәт салынган тотрыклы, гадәттә, образлы тәгъбир.

Басым

  1. Фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе).
  2. Логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).
  3. Сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы):

-  экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора;

-  микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора;

-  музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

Бәйлек

Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти.

  1. Баш килешне сораучы бәйлекләр: белән, өчен, кебек, шикелле, төсле, кадәр, чаклы, хәтле, сыман, аша, аркылы, саен, турында, буенча һ.б.
  2. Юнәлеш килешен сораучы бәйлекләр: таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле һ.б.

Искәрмә: кадәр, чаклы, тикле, хәтле бәйлекләре ике төркемчәгә дә карыйлар.

  1. Чыгыш килешен сораучы бәйлекләр: башка, бирле, соң, элек һ.б.

Бәйлек сүзләр

Урын-ара мөнәсәбәтләрне белдерә торган исемнәр: ас, өс, ян, як, эч, тыш, буй, чит, арт, ал, ара, тирә, урта, арка, төп һ.б.

Бермәгънәлелек / моносемантик сүзләр

Сүзнең бер генә лексик мәгънәгә ия булу сәләте.

Билингвизм

Билгеле бер дәүләт, җәмгыять кысаларында сөйләм ситуациясенә бәйле ике телнең янәшә кулланылышы, бер-берсенә тәэсире.

Варваризм

Чыганак телдәге бөтен үзенчәлекләрен саклаган чит тел сүзе. Еш кына чыганак тел хәрефләре белән дә биреләләр: ok.

Вульгаризм

Әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика.

Гади сөйләм теле

Әдәби тел нормаларына буйсынмаган, сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирүче, башлыча тупас, төксе формада кулланыла торган сүзләр, формалар.

Гидроним

Барлык төр су чыганакларының (елга, күл, инеш, сазлык, чишмә һ.б.) атамасы.

Гомумхалык лексикасы

Әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган, кулланылышында иҗтимагый һәм территориаль чикләр булмаган сүзләр.

Диалект

Телнең билгеле бер төбәктә генә таралаган төре.

  1. Урта диалект:

- тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);

- казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);

- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);

- бөре сөйләше (Башкортстанда);

- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);

- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);

- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);

- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);

- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);

- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);

- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);

- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);

- златоуст сөйләше (Башкортстанда);

- каргалы сөйләше (Оренбург өлкәсендә).

  1. Көнчыгыш диалект / көнбатыш себер татарлары диалекты.
  1. Тубыл-иртыш төркеме:
  • төмән сөйләше;
  • тубыл сөйләше;
  • саз ягы сөйләше;
  • тәвриз сөйләше;
  • тара сөйләше.
  1. Бараба төркеме.
  2. Том (Томск) төркеме:
  • калмак сөйләше;
  • юеште-чат сөйләше.
  1. Көнбатыш диалекты / мишәр диалекты:
  • сергач сөйләше (Түбән Новгород өлкәсендә);
  • чистай сөйләше (Татарстанда һәм Самара өлкәсендә);
  • чүпрәле сөйләше (Татарстанда һәм Чувашиядә);
  • мәләкәс сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • хвалын сөйләше (Ульяновск өлкәсендә);
  • темников (Төмән) сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнбатышында);
  • ләмбрә сөйләше (Мордовиянең көньяк-көнчыгышында);
  • кузнецк сөйләше (Пенза, Сарытау, Волгоград өлкәләрендә);
  • байкибаш сөйләше (Башкортстанда);
  • шарлык сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
  • эстәрлетамак сөйләше (Башкортстанда).

Диалектизм

Билгеле бер территориядә генә таралган, әдәби телдә кулланылмый торган тел үзенчәлекләре.

Диалектология

Тел белеменең җирле сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Дифтонг

Ике сузык авазның бер иҗектә килүе.

Жаргон / сленг / гәп сүзе

Бер үк профессия, уртак кызыксынулар белән бергә вакыт үткәрүче бер төркем кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекләр. Нинди иҗтимагый катламда кулланылуга карап:

  1. Киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган жаргон.
  2. Тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык ук итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон.

Җөмлә

Сөйләмнең чынбарлык турында хәбәр итә һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә торган берәмлеге.

Җөмләләрне төркемләү

  1. Грамматик яктан таркала алу-алмавына карап:
  1. грамматик таркала торган җөмлә;
  2. грамматик таркалмый торган җөмлә.
  1. Әйтү максаты ягыннан:
  1. Хикәя;
  2. Сорау;
  3. боерык (өндәү);
  4. тойгылы.
  1. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау я инкяр итүгә бәйле рәвештә:
  1. раслау җөмлә;
  2. инкяр җөмлә.
  1. Иярчен кисәкләре булу-булмауга карап:
  1. җыйнак;
  2. җәенке.
  1. Оештыручы үзәгенең ничә булуына карап:
  1. Бер составлы:

- фигыль җөмлә (билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә, гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә, үтәүчесез фигыль җөмлә);

- исем җөмлә (атау җөмлә, сүз җөмлә).

  1. Ике составлы.
  1. Хәбәрлекнең санына карап:
  1. гади;
  2. кушма.
  1. Мәгънә тулылыгы кирәк булган кисәкләренең булу-булмавына карап:
  1. тулы;
  2. ким.

Димәк, һәр җөмләнең 7 билгесен күрсәтеп була. Җөмләнең баш кисәкләре: ия, хәбәр. Иярчен кисәкләре: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч. Җөмләнең модаль кисәкләре: эндәш һәм кереш сүзләр.

Җөмләдә сүз тәртибе

  1. Сүзләрнең туры/уңай тәртибе.
  2. Сүзләрнең кире тәртибе.

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

  1. Тезүле бәйләнеш.

Сүзләр үзара тигез хокуклы, бер-берсенә буйсынмыйлар, күп очракта урыннарын алыштырып була, бер сүзгә карата охшаш мәгънәдә торалар.

Тезүле бәйләнешне белдерүче чаралар:

  • тезү, санау, каршы кую интонациясе;
  • тезүче теркәгечләр.
  1. Ияртүле бәйләнеш.

Сүзләр берсе икенчесен буйсындыра, ияртеп килә, ягъни җөмләдә иярүче һәм ияртүче сүз була. Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин:

  1. Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • хәбәрлек кушымчалары;
  • зат һәм сан кушымчалары;
  • сүз тәртибе;
  • интонация;
  • -ныкы/-неке кушымчасы;
  • чыгыш, юнәлеш, урын-вакыт килеше кушымчалары;
  • кайбер бәйлекләр.

Һәрберсе янында хәбәр итү интонациясе катнаша. Хәбәрлекле мөнәсәбәт җирлегендә җөмлә барлыкка килә.

  1. Ачыклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • сүз тәртибе;
  • сүзләрне кабатлау;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • мәнәсәбәтле сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • сүзнең лексик мәгънәсе;
  • фраза басымы.

Ачыклаулы мөнәсәбәт җирлегендә сүзтезмә барлыкка килә.

  1. Аныклаулы мөнәсәбәт.

Чаралары:

  • аныклау интонациясе (көттерү паузасы);
  • аныклаучы теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр.

Аныклаулы мөнәсәбәт җирлегендә җөмләдә аныклагыч оеша.

Зоонимика

Ономастиканың хайван, кош-корт кушаматларын өйрәнә торган тармагы.

Идиома

Сүзлек берәмлеге сыйфатында теркәлә торган, кимендә ике сүзле һәм үзенчәлекле мәгънәле тотрыклы сүзтезмә.

Төрләре:

  1. Әйтем.
  2. Мәкаль.
  3. Әйтем һәм мәкаль арасында йөри торган арадаш төрләр.
  4. Фигыль + фигыль калыбындагы идиома.
  5. Аналитик идиома.
  6. Мөстәкыйль сүз + ярдәмлек сүз калыбындагы идиома.
  7. Ярдәмлек сүзләрдән генә төзелгән идиомалар.
  8. Лексик-гармматик идиома.
  9. Кинетик идиома.
  10. Термин идиома.
  11. Канатлы әйтелмә.
  12. Образсыз идиома.

Иҗек

Әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге.

Иҗек калыплары:

  1. С
  2. СТ
  3. СТТ
  4. ТСТ
  5. ТСТТ
  6. ТС

Биредә С – сузык авазны, Т тартык авазны аңлата.

Төрләре:

- ачык иҗек - сузыкка беткән иҗек;

- ябык иҗек - тартыкка беткән иҗек.

Интонация

Сөйләмдә тавышның хәрәкәте: күтәрелүе, төшүе, көчәюе, әкренәюе, сузыбрак әйтелүе, паузалар ясалу.

Компонентлары:

  • пауза;
  • логик басым;
  • фраза басымы;
  • тойгы басымы;
  • сөйләм көе.

Төрләре:

  • тулы;
  • күтәрелүче;
  • төшүче;
  • катнаш.

Көенә карап:

  • хәбәр итү интонациясе;
  • санау интонациясе;
  • каршылык интонациясе;
  • көттерү интонациясе;
  • аныклау интонациясе.

 

Исем

Предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә. Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.

  1. Ялгызлык исем (бер төрдән булган әйберләрнең берсенә генә бирелә торган исем).
  2. Уртаклык исем (бер төрдән булган әйберләрне, күренешләрне атаучы исем).

Искергән сүзләр

Актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.

  1. Тарихи сүзләр – кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет һәм күренеш атамалары.
  2. Архаизмнар – предмет һәм күренешләрнең искергән атамалары.

Ия

Җөмләдә баш килеш мәгънәсендәге сүз белән бирелеп, бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча, хәбәр белән генә бәйләнеп килгән баш кисәк. Төрләре:

  • гади ия;
  • тезмә ия.

Каламбур

Стилистик максатларда аваздаш сүзләрне бергә куллану.

Калька

Чит тел сүзенең яисә конструкциясенең туган телгә турыдан-туры, кисәкләп тәрҗемәсе.

Канатлы сүз

  1. Авторы яки чыганагы билгеле булган әйтем, афоризм.
  2. Гомумкулланылышка кергән үткен, тапкыр сүз яки фраза.

Кереш сүз

Җөмләнең сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле мөнәсәбәтен белдерүче модаль кисәге.

Килеш

  1. Баш килеш (кем? нәрсә?)
  2. Иялек килеш (кемнең? нәрсәнең?)
  3. Юнәлеш килеш (кемгә? нәрсәгә? кая?)
  4. Төшем килеш (кемне? нәрсәне?)
  5. Чыгыш килеш (кемнән? нәрсәдән? кайдан?)
  6. Урын-вакыт килеше (кемдә? нәрсәдә? кайда?)

Кыек килешләр – кушымчалы килешләр (баш килештән кала барысы да).

Кисәкчә

Аерым сүз яки җөмләгә нинди дә булса мәгънә төсмере өсти торган модаль сүз төркеме. Мәгънәви төркемчәләре:

  1. Көчәйткечләр: иң, чалт, чатнама, дөм, нәкъ, шыр, өр-, хәтта, соң, ямь-, кып-, сап-, һ.б.
  2. Чикләүчеләр: гына/генә, кына/кенә.
  3. Сорауны белдерүчеләр: -мы/-ме, -мыни/-мени.
  4. Якынлык-ераклык яки тизлекне белдерүчеләр: да/дә, та/тә, ук/үк.
  5. Раслаучы, ныгытучылар: бит, ич, ла/лә, лабаса/ләбаса.
  6. Билгесезлек, икеләнүне белдерүчеләр: әллә, -дыр/-дер, -тыр/-тер.
  7. Үтенү, теләкне белдерүчеләр: -чы/-че, -сана/-сәнә, әле, инде.
  8. Инкарь итүне, юклыкны белдерүчеләр: һич, түгел.

Кайбер кисәкчәләр берничә төрле мәгънә төсмере белдерә. Мәсәлән: да/дә, та/тә.

Конкрет мәгънә

Әйбер, күренешләрне барлык билгеләре белән тулысынча күзаллап була торган, сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган сүзләр белдергән мәгънә.

Контекст

Анализлана торган сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен билгеләү максатыннан алынган текст фрагментлары, өлеше.

Космоним

Барлык төр күк җисемнәре атамалары.

Көнкүреш сүзләре

Көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары.

Кушма җөмлә

Ике яки икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә.

Төркемләү:

  1. Аерым җөмләләре нинди чаралар белән бер-берсенә бәйләнүенә карап:
  1. тезмә кушма җөмлә - үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә.
  • Теркәгечле тезмә кушма җөмлә.
  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.
  1. Иярченле кушма җөмлә - бер җөмләнең икенчесенә ияреп килүе белән оешкан җөмлә.

Бәйләүче чараларының төренә карап:

  • аналитик;
  • синтетик.

Мәгънәсенә карап:

  • иярчен ия;
  • иярчен хәбәр;
  • иярчен тәмамлык;
  • иярчен хәл (иярчен вакыт, иярчен урын, иярчен сәбәп, иярчен максат, иярчен рәвеш, иярчен күләм, иярчен шарт, иярчен кире);
  • иярчен аныклагыч;
  • керешмә җөмләләр.
  1. Катлаулы кушма җөмлә:
  • күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  • күп иярченле катлаулы кушма җөмлә (тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә, берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә);
  • катнаш кушма җөмлә.

Лексик мәгънә

Билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сүзнең эчке табигате, эчтәлеге.

Лексика

Телнең сүзлек составы, сүзләре җыелмасы.

Лексикография

Тел белеменең сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган тармагы.

Лексикология

Телнең сүзлек составын өйрәнә торган фән.

Макротопоним

Кулланылыш даирәсе ягыннан киң катлауга билгеле зур географик объект атамасы.

Метафора

Бер предмет атамасын билгеле бер төс, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка күчерү.

Метонимия

Ике предметның янәшә торуы нигезендә барлыкка килгән троп.

Микротопоним

Зур булмаган географик объектларның чикле территориядә таралган атамалары.

Модаль сүзләр

Җөмләдә кереш сүз вазифасында йөрүче сүзләр: әйе, әлбәттә, дөрес, дөрестән дә, һичшиксез, нигездә, асылда, чынлыкта, чынлап та, ихтимал, мөгаен, ахры, ахрысы, хәер, имеш, мәсәлән, янәсе, зинһар, ниһаять, димәк, югыйсә, гадәттә, гомумән һ.б. Алар фикер чыганагын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә. Җөмлә кисәге булмый. Модаль сүзләр җөмләдә кереш сүз булып килә, әмма һәр кереш сүз модаль сүз була алмый.

Морфема

Сүзнең мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге.

Нейтраль лексика

Аерым бер стильгә беркетелмәгән, төрле стильләрдә синонимнары булган, стилистик бизәкләрдән азат сүзләр.

Неологизм

Мәгънәсе яки сүз үзе аерым бер чорда яңа саналган пассив сүзлек составының бер берәмлеге.

Төрләре:

  1. лексик неологизм;
  2. лексик-семантик неологизм;
  3. лексик-грамматик неологизм;
  4. окказионализм.

Ойконим

Барлык төр торак атамаларын белдерү өчен кулланыла торган топонимның бер төре.

Оксюморон

Антономик мөнәсәбәткә корылган стилистик чара; мәгънәләре белән логик каршылыклы сүзләрнең ярашып, бер сүз тезмәсе хасил итүе.

Омоним

Бертөрле язылыш, әйтелеш, гамматик формага ия булган, әмма мәгънәләре ягыннан аерыла торган сүзләр.

Төрләре:

  1. Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр.
  2. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.
  3. Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр.
  4. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр.

Ономастика

Тел белеменең барлык төр ялгызлык исемнәренең үсеш-үзгәреш, ясалыш закончалыкларын, кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ороним

Ландшафт, рельеф атамалары.

Орфоэпия

Нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.

Орфография

Телдәге сүзләрне дөрес язуның гомуми кабул ителгән кагыйдәләр системасы.

Орфографик принциплар:

  1. Фонетик принцип – сүздәге һәр авазны билгеле бер хәреф белән төгәл теркәп бару.
  2. Морфологик принцип – морфемаларның бөтенлеген саклап язу.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу.
  4. График принцип – рус алынмаларын һәм интернациональ сүзләрне чыганак телдәгечә язу.
  5. Экономия принцибы.

Дифференцияләнгән язылыш - омонимик очракларны бер-берсеннән аеру өчен кулланыла (байрак (знамя) – баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), өч аяк – өчаяк (болай язмасак, мәгънә бутала)).

 

Пароним

Яңгырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мәгънәләре белән аерыла торган сүзләр.

Пассив лексика / пассив сүзләр

Көндәлек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хәзерге хәлен билгеләүдә төп күрсәткеч булмаган, төшенчәсе әһәмиятен югалтып, телдән төшеп калган яисә яңа гына туып, телдә урнашырга өлгермәгән сүзләр (искергән сүзләр, неологизмнар).

Полисемия

Сүзнең ике яки аннан да күбрәк мәгънәгә ия булуы.

Профессиональ лексика / һөнәри лексика

Билгеле бер белгечлеккә караган кешеләр телендә кулланыла торган, шул өлкәдә көнкүреш һәм экспрессив-образлы саналган махсус сүзләр, сүзтезмәләр җыелмасы.

Рәвеш

Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме. Төрләнми. Күбесенчә, фигыльне ачыклый һәм хәл булып килә. Сыйфат яки рәвешне ачыклап килергә мөмкин. Рәвешләрнең күпчелеге аерым сүз төркемнәренең теге яки бу рәвештә катып калу нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Төркемчәләре:

  1. саф рәвешләр;
  2. күләм-чама рәвешләре;
  3. охшату-чагыштыру рәвешләре;
  4. вакыт рәвешләре;
  5. урын рәвешләре;
  6. сәбәп-максат рәвешләре.

Сан

Әйбернең санын, исәбен, микъдарын белдерә торган сүзләр. Ничә? күпме? никадәр? ничәнче? ничәләп? ничәү? ничәшәр? сорауларының берсенә җавап булып килә. Җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә. Сан белән ачыкланган сүз саналмыш дип атала.

Сан төркемчәләре:

  1. микъдар саны;
  2. тәртип саны;
  3. бүлем саны:
  4. чама саны:
  5. җыю саны.

Семантика

  1. Мәгънә.
  2. Телдә һәм сөйләмдә эчтәлек (мәгънә) белдерү юнәлешен өйрәнә торган тел белеме тармагы.

Семасиология

Сүзнең мәгънәсен, мәгънә үсешен, үзгәрешен өйрәнә торган лексикология тармагы.

Сингармонизм / сузыклар гармониясе

Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.

  1. Рәт гармониясе – сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Сүздәге сузыклар беренче иҗектәге сузыклар рәте буенча ярашалар.
  2. Ирен гармониясе – сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешеле ирен сузыклары [о],  [ө] килгәндә, калган иҗекләрдәге [ы], [э] авазларының алар йогынтысында иренләшүе.

Рәт гармониясе сакланмаган очраклар:

  • кушма сүзләрдә;
  • алынма сүзләрдә;
  • кайбер зат алмашлыклары килеш белән төрләнгәндә;
  • -су кушымчасы һәм –мыни сорау кисәкчәсе кергән сүзләрдә.

Синекдоха

Сүз мәгънәсен бөтеннән өлешкә, өлештән бөтенгә күчерү.

Синонимнар

Мәгънәләре ягыннан тәңгәл килгән яки якын торган сүзләр.

Синонимик оя – бер үк яки якын мәгънәле сүзләр төркеме.

Доминанта сүз - синонимик оядагы сүзләрне берләштерүче, гомуми төшенчә белдерә һәм телдә продуктив кулланыла торган, стилистик бизәкләрдән азат сүз.

Синонимнарның төрләре:

  1. идеографик синонимнар;
  2. стилистик синонимнар;
  3. эмоциональ-экспрессив синонимнар;
  4. абсолют синонимнар.

Синтагма

Сөйләмнең интонацион-мәгънәви буыны.

Стиль

Тел, сөйләм чараларыннан, мөмкинлекләреннән файдалану алымнарының теге яки бу төре һәм шуңа хас үзенчәлекләр.

Сузык авазлар

Телнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап:

  1. түбән күтәрелешле: [а, ә];
  2. урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э, о];
  3. югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча:

  1. алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары
  2. арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап:

иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э]

Сүз төркемнәре

Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.

Телебездә барлыгы 13 сүз төркеме бар.

  1. Мөстәкыйль сүз төркемнәре (чынбарлыкта булган әйберләрнең, күренешләрнең безнең аңда булган төшенчәләрен белдерүче сүзләр):
  1. исем;
  2. сыйфат;
  3. рәвеш;
  4. сан;
  5. алмашлык;
  6. фигыль;
  7. аваз ияртемнәре.
  1. Бәйләгеч сүз төркемнәре (сөйләмдә мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләүче сүзләр):
  1. бәйлек;
  2. теркәгеч.
  1. Хәбәрлек сүзләр.
  2. Модаль сүз төркемнәре (сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр):
  1. модаль сүз;
  2. ымлык;
  3. кисәкчә.

Сүз ясалыш ысуллары

  1. Морфологик юл – сүзгә кушымчалар ялгап яңа сүз ясау.
  2. Синтаксик юл – аерым сүзләрнең ниндидер бер бәйләнешләре нигезендә яңа сүз ясалу.
  3. Морфологик-синтаксик юл / конверсия – бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү нәтиҗәсендә яңа сүз ясалу.
  4. Лексик-семантик юл – сүзләрнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнеп яңа сүз ясалу.
  5. Фонетик юл – аерым авазлары, я басымы үзгәреп, яңа мәгънәле сүз ясалу.

Сүзлекләр

  1. Энциклопедик / күпкырлы.
  1. Универсаль.
  2. Махсус.
  1. Филологик .
  1. Тәрҗемәи сүзлекләр.
  2. Бер тел сүзлекләре:
  1. аңлатмалы сүзлекләр;
  2. алынмалар сүзлеге;
  3. синонимнар сүзлеге;
  4. этимологик сүзлек;
  5. диалектологик сүзлек;
  6. фразеологик сүзлек;
  7. орфографик сүзлек;
  8. терминнар сүзлеге;
  9. ономастик сүзлек.

Сүзтезмә

Мөстәкыйль мәгънәле кимендә ике сүзнең, ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, билгеле бер төшенчәне белдерүе.

Компонентлары арасындагы бәйләнешләрнең тотрыклылыгына карап:

  • ирекле сүзтезмә;
  • фразеологик сүзтезмә була.

Төзелеш буенча:

  1. Гади сүзтезмә (ике мөстәкыйль сүз катнашкан сүзтезмә).
  2. Катлаулы сүзтезмә (икедән артык мөстәкыйль сүздән торып, гади сүзтезмәләргә таркалмый торган сүзтезмә).

Ияртүче кисәкнең кайсы сүз төркеменнән булуына карап:

  1. фигыль сүзтезмә;
  2. исем сүзтезмә;
  3. сыйфат сүзтезмә;
  4. сан сүзтезмә;
  5. алмашлык сүзтезмә;
  6. рәвеш сүзтезмә;
  7. хәбәрлек сүзле сүзтезмә.

Сүзтезмә составындагы сүзләрне бәйләүче чаралар:

  • кушымчалар;
  • бәйлек һәм бәйлек сүзләр;
  • ияртүче теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр;
  • янәшә тору чарасы;
  • кабатлаулар.

Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме. Исемне ачыклап килә, сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип атала. Җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә. Белдерә торган мәгънәләре һәм грамматик үзенчәлекләренә карап икегә бүленә:

  1. Асыл сыйфат предметның төп билгесе белдереп, аны төсе, күләме, зурлыгы ягыннан ачыклый: кызыл, биек, озын.
  2. Нисби сыйфат бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтә: кышкы, әдәби, сәяси.

Предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын белдерүенә карап:

  1. гади дәрәҗә;
  2. чагыштыру дәрәҗәсе;
  3. артыклык дәрәҗәсе;
  4. кимлек дәрәҗәсе.

Тарихи сүз

Кулланылыштан төшеп калган, югалган предмет-күренешләрнең атамалары.

Тартык авазлар

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

  1. Ясалу урыннары буенча:

- ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м];

- ирен-теш: [в, ф];

- тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р];

- тел уртасы: [й];

- тел арты: [к, г];

- кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х];

- бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ];

- фарингаль (йоткылык): [һ].

  1. Ясалу ысулы буенча:

- йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, (һәмзә)];

- ярым йомык [м, н, л, ң];

- өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ];

- калтыраулы [р].

3. Артикуляцион яктан:

- борын тартыклары: [м, н, ң];

- авыз тартыклары: калган 25 се.

 4. Акустик яктан:

- сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w];

- шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

Тартым

Исемнәрнең, махсус кушымчалар ярдәмендә, предметның сөйләүчегә, затның башка предметка, затка караганын белдерүче грамматик категория.

  1. I зат берлектәге тартым.
  2. II зат берлектәге тартым.
  3. III зат берлектәге тартым.
  4. I зат күплектәге тартым.
  5. II зат күплектәге тартым.
  6. III зат күплектәге тартым.

Тартым төшенчәсе 4 төрле юл белән белдерелә ала:

- тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары ярдәмендә;

- зат алмашлыклары һәм тартым кушымчалары яки исемнәр ярдәмендә;

- -ныкы, -неке кушымчалы сүз ярдәмендә.

Тәмамлык

Җөмләнең процесс белдерүче кисәгенә ияреп, эшнең объектын, үтәүчене, билгеле бер хәл кичерүче әйберне, затны белдерүче иярчен кисәге.

Төрләре:

  1. туры тәмамлык;
  2. кыек тәмамлык.

Текст

Сөйләмнең мәгънәви, логик, коммуникатив, структур-грамматик, интонацион яктан оешкан иң зур берәмлеге.

Өлешләре:

  • башлам өлеше;
  • төп өлеш;
  • бетем/йомгаклау өлеше.

Теркәгеч

Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме.

  1. Тезүче теркәгечләр:
  • җыючы - һәм, да/дә, та/тә, вә, янә, тагы(н), ни...ни;
  • каршы куючы – ләкин, вәләкин, әмма, тик, фәкать, бәлки, ә, исә, мәгәр, бары;
  • бүлүче – я, яки, яисә, әллә-әллә, әле-әле.
  1. Ияртүче теркәгечләр: чөнки, гүя, гүяки, ки, әгәр, гәрчә, ягъни, әйтерсең, диярсең, аеруча, бигрәк тә һ.б.

Термин

Төшенчә һәм предметларны төгәл атый торган бер мәгънәле сүз яисә сүзтезмә.

Терминология

Аерым бер фән яисә профессиягә кагылышлы терминнар җыелмасы.

Топоним

Ономастиканың географик объект атамаларын, аларның килеп чыгышын, төзелеш-ясалышларын, кулланылыш үзенчәлекләрен, таралыш даирәсен өйрәнә торган тармагы.

Троп

Сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр.

Халыкара лексика

Мәгънәсе тәрҗемәсез аңлашылып, кардәш булмаган берничә телдә кулланыла, тормышның төрле өлкәләренә карый торган сүзләр.

Фигыль

Зат я предметның эшен, хәрәкәтен, хәлен, торышын белдерә торган сүзләр. Барлык фигыльләр барлык-юклыкта килә, юнәлеш, дәрәҗә белән төрләнә. Заман белән хикәя фигыль һәм сыйфат фигыльләр генә төрләнә.

  1. Затланышлы (зат белән төрләнә торган) фигыльләр:
  • хикәя фигыль;
  • боерык фигыль;
  • шарт фигыль;
  • теләк фигыль.
  1. Затланышсыз (зат белән төрләнми торган):
  • исем фигыль;
  • сыфат фигыль;
  • хәл фигыль;
  • инфинитив.

Фигыль юнәлешләре

Эшнең үтәүчегә, үтәүченең эшкә мөнәсәбәтен белдерә.

  1. Төп юнәлеш (үтәүче эшне үзе башкара): кушымчасы юк.
  2. Кайтым юнәлеше (эш үтәүченең үзенә кайта, үзе өчен башкара): -н, -ын, -ен.
  3. Төшем юнәлеше (үтәүче читтә була, аның эше кешегә яки предметка читтән төшә): - л, -ыл, -ел.
  4. Уртаклык юнәлеше (үтәүче эшне кем беләндер бергәләп эшли): -ш, -ыш, -еш.
  5. Йөкләтү юнәлеше (үтәүче эшне кемгәдер йөкләтеп эшләтә яки эшнең үтәлүенә сәбәпче була): -дыр, -дер, -тыр, -тер, -т  һ.б.

Юнәлеш кушымчалары фигыльгә бер-бер артлы да ялганып килә алалар: ки-ен-дер-т, ал-дырт-ыш, яз-дыр-т-тыр, сөйлә-ш-т-ер. Фигыльләрнең юнәлешен дөрес билгеләү өчен, аларның җөмләдәге мәгънәсенә карарга кирәк.

Фигыльдә дәрәҗә белдерү

Эш яки хәлнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә.

  1. –гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчасы эшнең кабатлануын белдерә.
  2. -штыр/-штер, -ыштыр/-ештер кушымчасы эшнең сирәк-мирәк булуын белдерә.
  3. –ынкыра/-енкерә, -нкыра/-нкерә кушымчасы эшнең тулы булмавын белдерә
  4. –ымсыра/-емсерә, -мсыра/-мсерә кушымчасы эшнең кимлеген белдерә.

Фигыльдә заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формалары:

  1. Хәзерге заман.
  2. Үткән заман:
  1. билгеле үткән заман;
  2. нәтиҗәле (билгесез) үткән заман;
  3. тәмамланмаган үткән заман;
  4. күптән үткән заман;
  5. кабатлаулы үткән заман;
  6. киләчәк үткән заман.
  1. Киләчәк заман:
  1. билгеле киләчәк заман;
  2. билгесез киләчәк заман.

Сыйфат фигыльнең заман формалары:

  1. хәзерге заман сыйфат фигыль;
  2. үткән заман сыйфат фигыль;
  3. киләчәк заман сыйфат фигыль: беренче төр, икенче төр, өченче төр.

Фонема 

Сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Фонетика

Тел белеменең авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнә торган тармагы.

Фонология

Авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар.

Фразеологик әйтелмә

Мәгънәви эчтәлеге, лексик-грамматик составы ягыннан бербөтен, таркалмый торган, семантик бәйле сүзтезмә. Төрләре:

  1. фразеологик ныгытма;
  2. фразеологик бердәмлек;
  3. фразеологик тезмә.

Фразеология

  1. Телнең фразеологик әйтелмәләр җыелмасы.
  2. Лексикологиянең таркалмый торган сүзтезмәләрне, фразеологик әйтелмәләрне өйрәнә торган тармагы.

Хәбәр

Җөмләнең ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәге.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап:

  • фигыль хәбәр;
  • исем хәбәр.

Төзелеш ягыннан:

  • гади хәбәр;
  • тезмә хәбәр;
  • кушма хәбәр.

Хәбәрлек сүзләр

Сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю, раслау яки кире кагу кебек мәгънәләрне һәм сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр (мөмкин/мөмкин түгел, ярый/ярар/ярамас/ярамый, кирәк/кирәкми, тиеш/тиешсез, бар, юк).  Еш кына сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, җөмләдә күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре була ала.

Хәл

Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз белән бирелгән кисәгенә ияреп, эшнең билгенең билгесен, эшнең үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, сәбәбен, максатын, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәге.

Мәгънәләре ягыннан төрләре:

  1. үрын хәле;
  2. вакыт хәле;
  3. сәбәп хәле;
  4. максат хәле;
  5. рәвеш хәле;
  6. күләм хәле;
  7. шарт хәле;
  8. кире хәл.

Цифрлар

Санның шартлы билгеләре.

  1. Гарәп цифрлары: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 0.

Зуррак, укуны җайлаштыру өчен, саннар цифр+сүз ярдәмендә языла ала. Гадәттә ул меңнән башлана.

  1. Рим цифрлары:  I – 1,  V – 5,  X – 10,  L – 50,  C – 100,  D – 500, M – 1000.

Шушы билгеләр ярдәмендә дүрт меңгә кадәр булган саннар күрсәтелә. Бер үк билге рәттән өч тапкырдан артык куелмый. Алар, башлыча, гасыр, безнең эра елларын күрсәтү, числода, ай санын язуда, сыйныф, разряд, категория, отряд, әсәр томнары кебек саннарны күрсәтү өчен кулланыла.

Чит сөйләм

Автор сөйләменә килеп кергән башка кеше сөйләме.

Формалары:

  1. туры сөйләм (диалог, монолог, цитата);
  2. кыек сөйләм;
  3. уртак сөйләм.

Ымлык

Кешенең эчке кичерешләрен, хисләрен, тойгыларын һәм ихтыярын белдерүче сүзләр. Төрләнми, кайберләре яңа сүз ясауда катнаша.

Төрләре:

  1. Эмоциональ ымлыклар /хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче ымлыклар (аһ, ай-һай, ура, и-и-и, и, ай-яй, тфү, уф, абау, һм, фу, әй, һа, һе, их, эх, ах, аһ, о, о-о, эһе, э, э-э, ух, һи, чү). Уңай һәм кире кичерешне белдерергә мөмкин.
  2. Императив ымлыклар / теләк-ихтыярны белдерүче ымлыклар. Боеру, тыю, чакыру, әйдәү, эндәшү, таләп итү мәгънәләре хас (әйдә, алло, чү, тсс, һайт). Кошларны, хайваннарны чакыру, куу, куркыту сүзләре (на-на-на, маһ-маһ, көш-көш, тпру, пес-пес, прс-с-с).

Әдәплелек, итагатьлелекне белдерә торган сүзләр (рәхмәт, исәнме(-сез), саумы(-сыз), сау бул(-ыгыз), хуш(-ыгыз), рәхим ит(-егез), гафу ит(-егез) һ.б.) ымлык дип карала. Аерым сүзләр, сүзтезмәләр, хәтта җөмләләр дә, үз мәгънәләрен югалтып, ымлык буларак кулланыла: пәрәмәч, бәлеш, әнекәйгенәм, әтәч, мур кыргыры, Аллам сакласын, пычагым һ.б.

Эвфемизм

Әхлак һәм сөйләм кануннарына туры килми торган сүзләр, әйтелмәләр урынына кулланыла торган берәмлекләр.

Экзотик сүз

Аерым бер милләтнең, халыкның көнкүреш әйберләре, кием-салым, йола-гадәт атамалары.

Эндәш сүз

Сөйләм төбәлгән затны белдереп килгән сүз.

Этимология

  1. Сүзнең килеп чыгышын һәм мәгънә үсешен өйрәнә торган фән.
  2. Сүзнең килеп чыгышы.

Этноним

Төрле этник төркемнәрнең исем-атамалары.

Этнонимика

Ономастиканың этнонимнар барлыкка килүен, таралышын, кулланылышын һәм төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен өйрәнә торган тармагы.

Ялгызлык исемнәр

  1. Кеше исемнәре һәм фамилияләре.
  2. Кушаматлар.
  3. Географик атамалар.
  4. Газета, журнал, китап исемнәре.
  5. Тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре.
  6. Мактаулы исемнәр.
  7. Кинофильм, спектакль исемнәре .
  8. Учреждение, предприятие, күмәк хуҗалык һ.б. исемнәр.

Ярдәмче фигыльләр

  1. Иде (кушма хәбәрләр ясауда катнаша).
  2. Икән.
  3. Имеш.
  4. Ит- (и- тамырыннан ясалган йөкләтү юнәлешендәге ярдәмче фигыль тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  5. Бул (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).
  6. Кыл (тезмә фигыльләр ясауда катнаша).

Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү  

(бу сораулар “Фонетика” бүлеген тирәнтен өйрәнү өчен бирелде)

Тартыклар классификациясе

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

  1. Ясалу урыннары буенча:
  1. ирен-ирен тартыклары: [w, б, п, м]
  2. ирен-теш: [в, ф]
  3. тел алды: [д, т, с, з, ж, ш, щ, ч, җ, л, н, р]
  4. тел уртасы: [й]
  5. тел арты: [к, г]
  6. кече тел (увуляр): [къ, гъ, ң, х]
  7. бугаз (ларингаль): [ ﺀ (һәмзә) ]
  8. фарингаль (йоткылык): [һ]
  1. Ясалу ысулы буенча:
  1. йомык тартыклар [б, п, т, д, к, г, ц, щ, къ, (һәмзә)]
  2. ярым йомык [м, н, л, ң]
  3. өрелмәле (спирант, фрикатив): [в, ф, с, з, ч, ж, ш, й, җ, w, х, һ, гъ]
  4. калтыраулы [р]

3. Артикуляцион яктан:

  • борын тартыклары: [м, н, ң]
  • авыз тартыклары: калган 25 се.

 4. Акустик яктан:

  • сонор тартыклар: [р, й, м, н, л, ң, w]
  • шаулы тартыклар: барлык калган тартыклар.

Сузык авазлар

Сүзнең вертикаль юнәлештәге хәрәкәтенә карап, сузыклар өч төркемгә бүленәләр:

  • түбән күтәрелешле: [а, ә]
  • урта күтәрелешле: [о, ө, ы, э, э]
  • югары күтәрелешле: [у, ү, и, ы]

Cүзнең горизонталь юнәлештәге хәрәкәте буенча сузыклар ике төрле булалар:

  • алгы рәт [и, э, э, ө, ә, ү] сузыклары.
  • арткы рәт [а, о, о, у, ы, ы] сузыклары.

Иреннәрнең катнашу-катнашмавына карап, сузыклар:

иренләшкән [у, ү, о, ө, о] һәм иренләшмәгән [а, ә, ы, э(е), и, ы, э] була.

Дифтонг – ике сузык авазның бер иҗектә килүе.

Иҗек – әйтелешнең иң кечкенә берәмлеге. Иҗек калыплары алтау: С ( Кер у.), СТ (ун), СТТ (ант), ТСТ (кыз), ТСТТ (карт), ТС (ке-ше). Сузыкка беткән иҗек – ачык, тартыкка беткәне ябык иҗек дип атала.

Басым 3 төрле була: сүз басымы (бер иҗекнең башкалардан аерылып торуы), фраза басымы (мәгънә ягыннан бәйләнгән берничә сүзнең бер басым белән әйтелүе), логик басым (сөйләмдәге бер сүзнең башкалардан аерылып торуы).

Сүз басымы үзе дә 3 төрле була. (Бу сорау Н. В. Максимовның 2002 елда басылган тест сорауларында бар.)

Экспиратор (динамик) – көче белән аерылып тора.

Микъдари (квантитатив) – озынлыгы белән аерылып тора.

Музыкаль (тоник) – тон югарылыгы белән аерылып тора.

Аваз үзгәрешләре

  1. Комбинатор үзгәрешләр:
  1. аккомадация (янәшә торган тартык һәм сузыкларның бер-берсенә җайлашулары).
  2. ассимиляция (авазларның бер-берсенә охшашлануы).
  3. диссимиляция (авазларның охшашсызланулары). 

Ассимиляция һәм диссимиляция җирлегендә барлыкка килгән аваз үзгәрешләре:

  1. Диэреза – янәшә тартыкларның берәрсе төшеп калу: артист – артис, килтер – китер.
  2. Метатеза – сүздәге авазларның урыны алышыну: ярпаг (азәрбайҗан теле) – яфрак (татар теле).
  3. Элизия – ике сүзнең беренчесе сузыкка бетеп, икенчесе сузыкка башланса, бер басым астында әйтелгәндә аваз үзгәрешләре була (беренчесенеке төшеп кала): бара + иде [барайде], кара + урман [карурман].
  4. Апокопия – ике сүзне кушып әйткәндә, бер яки берничә авазның төшеп калуы: кайта алмады [кайталмады]. Искәрмә: бу сорау Н. В. Максимов тестларында (2002 елгы китапта) бирелгән иде, әмма җавабы бөтенләй икенче төрле: рус теленнән кергән сүзләрдәге женский род күрсәткеченең төшеп калуы (минута – минут, квартира – квартир). (“Мәгариф” нәшрияты, 2002 ел). Бу сүзгә курсив белән бирелгән аңлатманы “Аңлатмалы сүзлек”тән алдым.
  5. Гаплология – сүздәге ике бертөрле аваз я иҗекнең берсе төшеп калу: Гайшә Шәриповна [гайшәриповна].
  6. Субституция – чит авазны кабул иткәндә, аны туган телдәге аваз белән алыштыру: хрен – керән, клеть – келәт.
  7. Синкопия – тамырдагы тар әйтелешле сузыкларның кыскаруы: борын – борны, вакыт – вакты.

  1. Позицион үзгәрешләр:
  1. Протеза – янәшә тартыклар алдына сузык өстәлү: стол – өстәл, скатерть – эскәтер.
  2. Эпентеза – янәшә тартыклар арасына сузык өстәлү: клеть – келәт, бревно – бүрәнә.
  3. Редукция – басымсыз иҗектә килгәндә, [ы, е, о, ө] сузыклары кыскарып киләләр. Бу сан редукциясе була. Сыйфат редукциясе сирәк була: ямансу (ямансылама).

Авазларның чиратлашуы – бер морфема составындагы төрле авазларның теге яки бу кагыйдә нигезендә тәңгәлләшүе чиратлашу дип атала.

Фонетик чиратлашу – яңгыраулыкта-саңгыраулыкта чиратлашу: ак – агам, тек – тегү, күк – күге.

Тарихи чиратлашу: ата – әти, ачы – әче, сач – чәч, бавыр – бәгырь.

Фонология – авазларны аларның функцияләре ягыннан өйрәнү фәне. Бу фәннең өйрәнү объекты – фонемалар, ягъни сүзләрне төзү өчен хезмәт итә торган бүтән бүленмәүче иң кечкенә аваз берәмлеге.

Искәрмә: 2011 елда укытучылар өчен үткәрелгән һәм үткәрелә торган БРИ сорауларының В һәм С өлешләрендә М. Мәһдиев әсәрләреннән алынган өзекләр күп бирелгән.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Башлангыч сыйныфта татар теленн ән кагыйдәләр

Слайд 2

Татар телене ң төп темалары аа Алфавит Авазлар һәм хәрефләр Сүз төзелеше Кушымчаларның төрләре Сүз ясалышы Сүз төркемнәре Бәйлек һәм бәйлек сүзләр Кисәкчә Сүз. Җөмлә Текст Җөмлә төрләре Сүзтезмә Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Слайд 3

Аваз һәм хәреф О хәрефе Ө хәрефе Э, е хәрефләре Тартык авазлар һәм хәрефләр В хәрефе К хәрефе Г хәрефе Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү . Сүзгә аваз – хәреф анализы Сузык авазлар һәм хәрефләр Е хәрефе Я хәрефе Ю хәрефе Й хәрефе Ь хәрефе Ъ х әрефе Х, һ хәрефләре

Слайд 4

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр Татар телендә килешләр Исемне ң килеш белән төрләнеше ( берлек сан) Исемне ң килеш белән төрләнеше ( күплек сан) Сыйфат Хәзерге заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше. Киләчәк заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше . Сыйфат дәрәҗәләре Зат алмашлыклары Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Фигыл ь Боерык фигыл ьне ң зат-сан формалары Хикәя фигыл ьне ң заман формалары Сүз төркемнәре Исемнең берлек һәм күплек санда килүе

Слайд 5

Алфавит Аа а Лл эл ь Хх ха Әә ә Мм эм Һһ һэ Б б бэ Нн эн Цц цэ Вв вэ ң эң Чч чэ Гг гэ Оо о Шш ша Дд дэ Өө ө Щщ ща Ее, Ёё йы, йо Пп пэ ъ калынлык һәм Жж жэ Рр эр аеру билгесе Җҗ җэ Сс эс Ыы ы Зз зэ Тт тэ ь нечк әлек һәм Ии и Уу у аеру билгесе Йй кыска и Үү ү Ээ э Кк ка Фф эф Юю йу Яя йа Алфавитта һәр хәрефнең билгеле урыны һәм исеме бар.

Слайд 6

Аваз һәм хәреф Сүзләр авазлардан төзелә Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез. Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә. Хәрефне язабыз һәм күрәбез. [ алма ] алма [ кишэр ] кишер

Слайд 7

Сузык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 12 сузык аваз бар. Калын сузык авазлар : [ а ] [ о ] [ у ] [ ы ] [ ы ] [ о ] Нечкә сузык авазлар : [ ә ] [ ө ] [ ү ] [ э ] [ э ] [ и ] парлы парсыз [ ы ] , [ э ] , [ о ] авазлары рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла [ пос ы лка ] [ э кран ] [ кин о ] Сузык авазлар тавыштан гына торалар. А - а - а! У - у - у! Ы – ы –ы! О – о - о! Ә - ә - ә! Ү ү - ү! Э - э – э ! Ө – ө – ө! Сузык авазлар язуда а, ә, о, ө, у, ү, ы, э, и хәрефләре белән белдерелә

Слайд 8

О хәрефе О хәрефе татар телендә сүзнең беренче иҗегендә генә языла: ор – лык, йол – дыз, тор – мыш. Рус сүзләрендә о хәрефе төрле иҗекләрдә языла: ки – но, па – ро – воз, про – жек – тор. Татар сүзләренең беренче иҗегендә [ о ] авазы булганда, икенче иҗектәге [ ы ] авазы “о” лаштырып әйтелә: языла – болын, әйтелә – [ болон ] . Дөрес яз! б о лын гер о й б о лыт метр о й о лдыз кин о й о кы пар о х о д о рлык эшел о н т о рмыш м о т о р

Слайд 9

Ө хәрефе Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Сүзнең беренче иҗегендә [ ө ] авазы килгәндә, икенче иҗектәге [ э ] авазы “ ө” ләштереп әйтелә. языла – төрле, әйтелә – [ төрлө ] языла – дөрес , әйтелә – [ дөрөс ] Дөрес яз! с ө тле т ө рле б ө ртек к ө ндез с ө лге т ө ркем к ө зге й ө зек т ө лке к ө лке д ө рес т ө зек к ө чле т ө тен т ө зелеш

Слайд 10

Э,е хәрефләре Язуда [ э ] авазын белдерү өчен, сүз башында – э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эзле, элекке, элемтәче Э, е хәрефләре нечкә сузыкларны күрсәтә. Татар теленең үз сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр: [эскэрт] , [эшчэ] , [кэшэ] . Рус телендә ул сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә: [ эта ж ] , [ эстафэта ] , [ элэктрон ] . Истә калдыр! сүз башында сүз уртасында сүз ахырында э ш э з э л э т э ч элг е ч эр е мч е к эр е л е к эл е мтә эл е к эсс е энҗ е эр е элемтәч е кеш е

Слайд 11

Тартык авазлар һәм хәрефләр Татар телендә 28 тартык аваз бар. Яңгырау тартык авазлар: [ б ],[ в ], [ г ],[ г ъ ],[ д ],[ ж ],[ җ ],[ з ] [ л ],[ м ],[ н ],[ ң ],[ й ],[ р ],[w] C аңгырау тартык авазлар: [ п ],[ ф ],[ к ],[ къ ],[ т ],[ ш ],[ ч ],[ с ] [ ц ],[ щ ],[ х ],[ һ ],[’] ( һәмзә ) парлы парсыз [ ц ],[ щ ] авазлары рус теленн ән кергән сүзләрдә генә кулланыла Тартык авазлар язуда б, п, в, ф, г, к, д, т, ж, ш, җ, ч, з, с, л, м, н, ң, й, р, ц, щ, х, һ хәрефләре белән белдерелә [ гъ ],[ къ ],[w],[’] авазлары өчен махсус хәрефләр юк. Гата – [ гъата ] кар – [ къар ] ватан – [w атан ] дәү – [ дә w] мәс ь әлә – [ м әс ’ әлә ] Тартык авзлар тавыш һәм шаудан яки шаудан гына торалар

Слайд 12

В хәрефе В хәрефе татар телендә ике авазга билге булып йөри. Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе [w] авазын белдерә. Калын сүзләрдә [w] авазы [ у ] авазына якын әйтелә: авыл [ а w ыл ] , ватан [w атан ] . Нечкә сүзләрдә [w] авазы [ ү ] авазына якын әйтелә: вәг ъ дә [w әг ъ дә ] , гөрләвек [ гөрлә w эк ] , Вәсимә [w әсимә ] Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: за в од, в агон, в етеран Сүзләрне дөрес әйтегез! авыл [ а w ыл ] тавыш [ та w ыш ] аваз [ а w аз ] җавап [ җа w ап ] авыр [ а w ыр ] һава [ һа w а ] вакыт [w ак ъ ыт ] ява [ йа w а ] ватан [w атан ] ава [ а w а ] валчык [w алчык ъ ] сава [ са w а ] давыл [ да w ыл ] хайван [ хай w ан ] савыт [ са w ыт ] әвәләү [ ә w әләү ] тавык [ та w ык ] Вәсилә [ w әсилә ] кавын [ ка w ын ] Вәсимә [w әсимә ]

Слайд 13

К хәрефе К хәрефе язуда ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты укыла. Моны сүздәге сузык авазга карап беләбез. колак- [ о ], [ а ] – калын сузыклар, шуңа күрә [ къолакъ ] дип әйтелә. Нечкә сүзләрдә к йомшак укыла: [ көз ], [ көрәк ], [ кәбэстә ], [ кирәк ], [ кэрпэ ], [ күмәч ] . Сүзләрне дөрес әйтегез! калкулык кәлтә карта кунак күбәләк куртка коңгыз көрәк комп ьютер кырмыска керфек кефир

Слайд 14

Г хәрефе Татар телендә г хәрефе ике авазга билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул каты [ гъ ] авазын белдерә: суган [ сугъан ] , колга [ къолгъа ] . Неч кә сүзләрдә г хәрефе йомшак [ г ] авазын белдерә: [ гөл ], [ тигэз ]. Дөрес укы һәм дөрес яз! гадәт [ г ъ әдәт ] газиз [ гъ әзиз ] гайрәт [ гъәйрәт ] гаскәр [ гъәскәр ] гаҗәп [ гъәҗәп ] галәмәт [ гъәләмәт ] галәм [ гъәләм ] гарәп [ гъәрәп ] гадел [ гъәдел ] гаеп [ гъәйэп ] Гарәп теленнән кергән сүзләрдәге а хәрефе г хәрефен [ гъ ] авазы итеп укырга кирәклекне күрсәтә. Мондый сүзләрдә а хәрефе [ ә ] дип укыла. Татар сүзләре а г ым бор г ыч г үзәл г өрләү Гарәп теленнән кергән сүзләр г адәт г азиз вә г ъ дә мә г ъ нә Рус сүзләре г аз г армун г рамм г ерб

Слайд 15

Х,һ хәрефләре Сүзләрне дөрес укы һәм дөрес яз! х һ х ат х әл х ушлашу х өрмә х алык х әтер х езмәт пө х тә рө х сәт бә х ет Х әмит Х әдичә һ ава һ әйкәл һ өнәр һ әркем һ аман һ уш һ әммә шә һ әр зи һ ен җи һ аз Һ әҗәр Фә һ имә

Слайд 16

Й хәрефе Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә: й омры, й өз, сө й ләм, баба й. Йо, йө сүз башында гына языла: йо мран, йо мгак, йо мырка, йө ткерү, йө гереш, йө рү. Йо – калын әйтелешле сүзләрдә, йө – нечкә әйтелешле сүзләрдә языла. Дөрес яз! йо лдыз йө зек бә й рәм ма й йо мшак йө зү ты й нак ту й йо зак йө рәк ко й ма җә й

Слайд 17

Е хәрефе Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [ йы ] [ йэ ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул [ йы ] дип укыла: ел [ йыл ], куе [ ку-йы ] . Нечкә сүзләрдә [ йэ ] дип укыла: биек [ би-йэк ], егет [ йэ-гэт ]/ Дөрес языгыз һәм дөрес әйтегез! е [ йы ] е [ йэ ] языла укыла языла укыла ел [ йыл ] ефәк [ йэфәк ] ерак [ йырак ъ ] егет [ йэгэт ] елга [ йылгъа ] тиен [ тийэн ] елан [ йылан ] кием [ кийэм ] быел [ быйыл ] биек [ бийэк ] каен [ къайын ] т өен [ төйөн ] ертык [ йыртыкъ ] егерме [ йэгэрмэ ] еш [ йыш ] б ө ер [ бөйөр ] каеш [ к ъайыш [ т ө ер [ төйөр ]

Слайд 18

Я хәрефе Я х әрефе [ йа ], [ йә ] аваз кушылмаларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә я хәрефе [ йа ] дип укыла: язу [ йазу ], якты [ йакты ]. Нечкә сүзләрдә я хәрефе [ йә ] дип укыла: яшел [ йәшел ], ярдәм [ йәрдәм ] . Дөрес языгыз һәм дөрес әйтегез! я [ йа ] [ я йә ] языла укыла языла укыла ябалак [ йабалак ъ ] я нәшә [ йәнәшә ] ягулык [ йагулык ъ ] яшел [ йәшэл ] язу [ йазу ] яшелчә [ йәшэлчә ] яка [ йакъа ] яшен [ йәшэн ] яңгыр [ йаңг ъыр ] ярд әм [ йәрдәм ]

Слайд 19

Ю хәрефе Ю хәрефе - йу йү аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ю хәрефе [ йу ] дип укыла: юлдаш [ йулдаш ], юан [ йуан ] . Нечкә сүзләрдә ю хәрефе [ йү ] дип укыла: юкә [ йүкә ], юеш [ йүэш ]. Дөрес әйтегез һәм дөрес языгыз! юка [ йук ъа ] юаш [ йуаш ] тою [ тойу ] юк ә [ йүкә ] ютәл [ йүтәл ] төю [ төйү ]

Слайд 20

ь хәрефе Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен сүз ахырында ь х әрефе языла: ям ь, яшь, япь, юнь һ.б.; ь хәрефе иҗекләрнең нечкә укылышын да күрсәтә: ят ь мә, ям ь ле һ.б. ; Гарәп теленнән кергән сүзләрдә ь билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгат ь, табигать, шагыйрь шигырь һ.б. ; Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе , я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укуны белдерә: дөнья [ дөнйа ] , көньяк [ көнйакъ ], берьюлы [ берйулы ], бишьеллык [ бишйыллыкъ ]

Слайд 21

ъ хәрефе Нечк ә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен [ къ ] , [ гъ ] дип уку өчен, язуда иҗек ахырында ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан, тәкъдим, икътисад һ.б. ъ хәрефе, калын иҗектән соң я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә, тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк [ арйакъ ] , кулъяулык [ къулйаулыкъ ] ъ калынлыкны белдер ә ъ аеруны белдерә нәк ъ вәг ъ дә мәг ъ нә мәг ъ лүм иг ъ тибар тәк ъ дим аш ъ яулык кул ъ яулык ун ъ еллык ел ъ язма ар ъ як ал ъ япкыч Исеңдә тот!

Слайд 22

Иҗек.Сүзләрне юлдан – юлга күчерү. Сүз иҗекләргә бүленә. Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була. б ү – р ә - н ә Сүз юлдан – юлга иҗекләп күчерелә. Бер генә хәрефне юл азагында калдырырга яки яңа юлга күчерергә ярамый. к ү – г ә р – ч е н с а н – д у – г а ч о я Й, ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда торган хәреф янында кала кө й – мә иг ъ –ти –бар м әс ь - әлә

Слайд 23

Сүзгә аваз – хәреф анализы Сүзне әйт: [ йылг ъа ] Сүзне иҗекләргә бүл: ел – га. Сүздә ничә хәреф, ничә аваз бар ? 4 хәреф, 5 аваз Хәрефләрне яз : е, л, г, а Авазларны яз: [ й ], [ ы ], [ л ],[ гъ ],[ а ] Сузык һәм тартык авазларны аерып яз: [ ы ], [ а ] ; [ й ],[ л ],[ г ъ ] Я ңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерып яз: [ й ], [ л ], [ гъ ] – яңгырау тартыклар, саңгырау тартыклар юк. Хәреф саны белән аваз саны туры килми, чөнки е хәреф [ й ] һәм [ ы ] авазлары кушылмасын белдерә. Сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килү – килмәвен әйт: сүзнең әйтелеше белән язылышы туры килми, чөнки е хәрефе ике аваз кушымасын белдерә.

Слайд 24

Сүз төзелеше Сүз тамырдан яисә тамыр һәм кушымчалардан тора. Тамыр һәм кушымча сүзнең мәг ъ нәле кисәкләре дип йөртелә. Тамыр сүзнең төп мәг ън әсен белдерә, мәг ън әле кисәкләргә таркалмый авыл - төп мәг ъ нә Кушымча сүзнең мәг ъ нәсен яки формасын үзгәртә, аерым кулланылмый . авыл – даш – сүзнең мәг ъ нәсе үзгәргән авыл – га – сүзнең формасы үзгәргән Бер тамырдан ясалган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Тамырдаш сүзләр арасында мәг ънә б әйләнеше була җиләк җиләк – ле җиләк - лек тамырдаш сүзләр Тамырдаш сүзләрне охшаш яңгырашлы сүзләр белән бутама! Мәсәлән : бала, балавыз сүзләре тамырдаш түгел.

Слайд 25

Кушымчаларның төрләре Сүз С Сүз ясагыч кушымча яңа сүз ясый Сүз төрләндергеч кушымча сүзнең формасын үзгәртә. --- -чы/-че; -лык/ -лек; -даш/ -дәш, - таш/ - тәш; -гыч/ - геч, -кыч/ - кеч; гы/ -ге, - кы/ - ке; сыз/ - сез; - лы/ - ле; ла/ - лә һ.б. лл лар/ - ләр, - нар/ - нәр; кай/ - кәй; - чык/- чек; сыл/ - сел; - рак/ - рәк; ынчы/ - енче; га/ - гә, - ка/ - кә; ар/ - әр һ.б. авыл - даш авыл - лар Бер тамырга бер ьюлы берничә кушымча ялганырга мөмкин: авыл – даш- лар –ым - ны

Слайд 26

Сүз ясалышы. гөмбә тамыр сүз гөмбәче ясалма сүз Тамыр сүз – ясагыч кушымчасы булмаган сүз. Тамырына ясагыч кушымча ялганган сүзләр: кушма, парлы, тезмә сүзләр – ясалма сүзләр. Кушма сүз ике сүз кушылып ясала, кушылып языла: төн ьяк, аккош, алъяпкыч Парлы сүз ике сүз теркәлеп ясала, бер мәгън ә белдерә, сызыкча аша языла: әти – әни, уен – көлке, аклы - каралы Тезмә сүз ике яки берничә сүз тезелеп ясала, бер мәг ъ нә белдерә аерым языла: катылык билгесе, кура җиләге, үги ана яфрагы

Слайд 27

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. Исем – предметны, төшенчәне атаучы , аның исемен әйтеп бирүче сүз төркеме. Предмет – чынбарлыктагы әйбер, күренеш. Сәнгат ь, хезмәт, Ватан , табигат ь, әдәп, әһәмият, таләп һ.б.- предметлаштырылып бирелгән төшенчәләр. Исем - кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә Исемнәр ике төркемгә бүленәләр Бер төрдән булган предметларны берсен башка-ларыннан аеру өчен бирелгән исем ялгызлык исем дип атала. Бер төрдән булган предмет- ларның барысы өчен дә уртак исем уртаклык исем дип атала .

Слайд 28

Исемне ң берлек һәм күплектә килүе. Шаулап тора яшел урманнар, Җәелгәннәр тезмә тын таулар, Кошлар йөзә зәңгәр күлләрдә, Тирбәләләр гөлләр җилләрдә. .. Нефт ь табыла шушы җирләрдә. ( Нури Арсланов.) Берлек санда исем бер предметны белдерә Күплектә исем күп предметны белдерә бала юл кеше төзүче урман тиен җиң миң бала лар юл лар кеше ләр төзүче ләр урман нар тиен нәр җиң нәр миң нәр

Слайд 29

Татар телендә килешләр Татар телендә 6 килеш бар. Килешләр Сораулар Кушымчалар калын нечкә Баш килеш кем? нәрсә? --- ---- Иялек килеш кемнең? нәрсәнең? - ның - нең Юнәлеш килеше кемгә? нәрсәгә? - га, - ка - гә, - кә Төшем килеше кемне? нәрсәне? - ны - не Чыгыш килеше кемнән? нәрсәдән? кайдан? -нан, - дан, - тан - нән, - дән, - тән Урын – вакыт килеше кемдә? нәрсәдә? кайда? - да, - та - дә, - тә

Слайд 30

Исемне ң килеш белән төрләнеше Берлек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Тартык авазга беткән исемнәр калын нечкә калын нечкә Баш килеш дөн ья кеше герб шәм Иялек килеше д өн ья- ны ң кеше- нең герб- ның шәм- нең Юнәлеш килеше д өн ья- га кеше- гә герб- ка шәм- гә Төшем килеше д өн ья- ны кеше- не герб- ны шәм- не Чыгыш килеше д өн ья- дан кеше- дән герб-т ан шәм- нән Урын –вакыт килеше дөн ья- да кеше- дә герб- та шәм- дә

Слайд 31

Исемне ң килеш белән төрләнеше Күплек сан Килешләр Сузык авазга беткән исемнәр Тартык авазга беткән исемнәр калын нечкә калын нечкә Баш килеш апа- лар әби- ләр урам- нар җиң- нәр Иялек килеше апа- лар-ны ң әби- ләр-нең урам- нар-ның җиң- нәр-нең Юнәлеш килеше апа- лар-га әби- ләр-гә урам- нар-га җиң- нәр-гә Төшем килеше апа- лар-ны әби- ләр-не урам- нар-ны җиң - нәр- не Чыгыш килеше апа- лар-дан әби- ләр- дән урам- нар-дан җиң- нәр-дән Урын –вакыт килеше апа- лар- да әби- ләр- дә урам- нар-да җиң- нәр-дә

Слайд 32

Фигыл ь Фигыль - предметны ң эш- гамәлен, хәл – торышын белдерүче сүз төркеме. Фигыл ь нишли? нишл әде? нишләгән? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә. нишли? - килә, нишләде? - килде, нишләгән? – килгән нишләр? – килер, нишләячәк? – киләчәк. Фигыл ь ике төркемчәгә бүленә: 1. хикәя фигыл ь - эшне ң үтәлү-үтәлмәвен хәбәр итә. 2.боерык фигыл ь- эшк ә кушуны , эштән тыюны, боеру, өндәүне, үтенүне белдерә.

Слайд 33

Боерык фигыл ьне ң зат-сан формалары Барлык формасы Юклык формасы Затлар Сан Фигыл ьл әр калын төрләнеш нечкә төрләнеш калын төрләнеш нечкә төрләнеш 1 зат Берлектә ----- ------ ----- ------ 2 зат макта кис макта- ма кис- мә 3 зат макта- сын кис- сен макта- ма-сын кис- мә-сен 1зат Күплектә ------ ----- ------ ------ 2 зат макта- гыз кис- егез макта- ма-гыз кис- мә-гез 3 зат макта- сын-нар кис- сен-нәр макта- ма-сын-нар кис- мә-сен-нәр

Слайд 34

Хикәя фигыл ьне ң заман формалары Ү ъъъъ К Үткән заман хикәя фигыл ь Хәзерге заман хикәя фигыл ь Кил әчәк заман хикәя фигыл ь -ды/-де, - ты/ - те - ган/ -гән, - кан/ - кә н - а/ - ә, - ый/ - и -ар/-әр, -ыр/ -ер, -р -ачак/-әчәк, -ячак/ -ячәк оч- ты , өлгер- де оч- кан , өлгер- гән укы- ды , эшлә- де укы- ган , эшлә- гән оч- а , өлгер- ә ук- ый , эшл -и оч- ар , өлгер- ер оч- ачак , өлгер- әчәк укы- р , эшлә- р укы- ячак , эшлә -ячәк Урманда тәмле җиләкләр өлгер де. өлгер гән. Урманда тәмле җиләкләр өлгер ә. Урманда тәмле җиләкләр өлгер ер. өлгер әчәк.

Слайд 35

Хәзерге заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан эш – хәлне сөйләүче эш – хәлне сөйләмдә эш-хәлне сөйләмдә үзе башкара катнашучы кеше башкара катнашмаучы кеше яки предмет баш- кара 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат бара-м эшли-м бара-сың эшли-сең бара эшли Күплек сан 1 нче зат 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат бара-быз бара-сыз бара - лар эшли- без эшли – сез эшли - ләр

Слайд 36

Үткән заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат хыялланды- м хыялланды – ң хыялланды хыялланган – мын хыялланган – сың хыялланган ишетте – м ишетте- ң ишетте ишеткән – мен ишеткән – сең ишеткән Күплек сан 1нче зат 2 нче зат 3 нче зат хыялланды – к хыялланды – гыз хыялланды – лар хыялланган- быз хыялланган- сыз хыялланган- нар ишетте- к ишетте- гез ишетте- ләр ишеткән- без ишеткән- сез ишеткән- нәр

Слайд 37

Киләчәк заман хикәя фигыл ьне ң зат – сан белән төрләнеше. Берлек сан 1 нче зат 2 нче зат 3 нче зат барыр- мын барыр- сың бар- ыр сикерер- мен сикерер- сең сикер- ер барачак- мын барачак- сың бар- ачак сикерәчәк- мен сикерәчәк- сең сикер- әчәк Күплек сан 1нче зат 2 нче зат 3 нче зат барыр- быз барыр- сыз барыр- лар сикерер- без сикерер- сез сикерер- ләр барачак- быз барачак- сыз барачак- лар сикерәчәк- без сикерәчәк- сез сикерәчәк- ләр

Слайд 38

Сыйфат Сыйфат предметның билгесен белдерә. Сыйфат нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә. Билге төс тәм форма күләм масса холык-фигыл ь яшел баллы т үгәрәк озын җиңел уса л Нинди? Кайсы?

Слайд 39

Сыйфат дәрәҗәләре Төп дәрәҗә Чагыштыру дәрәҗәсе Артыклык дәрәҗәсе Кимлек дәрәҗәсе Предметның га- дәттәге билгесен башка предмет- ның шундый ук билгесе белән ча- гыштырмыйча белдерә. Бер предмет- тагы билгенең башка пред- меттагы шундый ук билгедән ар- тыграк булуын белдерә. Бер предметтагы билгенең шундый ук предметтагы билгедән бик артык, иң югары дәрәҗәдә икән- леген белдерә. Предмет билгесенең гадәттәгедән ким, азрак булуын белдерә ----- -рак/-рәк иң, дөм, кып-, зәп-, ям ь -, ап -, сап-, тип-, тап-, һ.б гылт/-гелт, -кылт/- келт, су, сыл/-сел, елҗем,һ.б. кызыл алма кызылрак алма кып-кызыл алма кызгылт алма

Слайд 40

Зат алмашлыклары Зат алмашлыклары сөйләмдә исемнәрне алмаштыра. мин 1 нче зат сөйләүче үзе без син 2 нче зат тыңлаучы, әңгәмәдәш сез ул 3 нче зат сөйләүдә катнашмаучы алар

Слайд 41

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше Килешләр 1 нче зат 2нче зат 3 нче зат берлек күплек берлек күплек берлек күплек Баш килеш мин без син сез ул алар Иялек килеше мин ем без нең син ең сез нең ан ың алар ның Юнәлеш килеше миң а без гә сиң а сез гә аң а алар га Төшем килеше мин е безне син е сез не ан ы алар ны Чыгыш килеше мин нән без дән син нән сез дән ан нан алар дан Урын –вакыт килеше мин дә без дә син дә сез дә ан да алар да

Слайд 42

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр Бәйлекләр- җөмләдә сүзләрне бер – берсенә бәйләр өчен хезмәт итә. Аларның мәг ъ нәсен аңлатып булмый, алар, кушымчалар кебек, үзләреннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала: яшәр өчен, нурлары белән, тәпиләр аша Бәйлек сүзләр дә сүзләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар. (су) астына, ( су) астыннан, (су) астында – бәйлек сүзләр

Слайд 43

Кисәкчә Кисәкчә сүзгә мәг ън ә төсмере бирә сөйли ич һич кем язган дыр өйрәндең ме ям ь- яшел раслау кире кагу икел әнү сорау көчәйтү мәг ъ нә төсмере Кисәкчә я сүз алдыннан, я сүз артыннан килә . 1) Аерым: бик ягымлы, дөм сукыр, син генә, торгач ук, өйрәнгән ич, аңладым лабаса, бир инде, барлы да һ.б. 2) Кушылып: һичнәрсә, ашадыңмы, усалдыр, һичкайчан, һичбер, һичничек, йоклачы, күрсәнә, тордыңмыни һ.б. 3) Сызыкча аша: чем-кара, чуп-чуар, яп-якты, өр – яңа, кып-кызыл, һ.б.

Слайд 44

Сүз. Җөмлә Сүзләр: элә, җимлек, Марат, кош. Бу сүзләрне тиешле тәртипкә куеп һәм үзгәртеп, җөмләләр төзеп була. 1. Марат кошларга җимлек элә. 2.Марат, кошларга җимлек элдеңме? 3.Марат, кошларга җимлек эл! Җөмлә сүзләрдән төзелә. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә. Җөмлә хәбәр итә, сорау куя, боера, теләкне белдерә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Кыш. Салкын.Иртә.

Слайд 45

Җөмлә төрләре Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына нокта (.) куела. Мөнир урманнан кич кенә кайтты. Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. -Кая бардың, Мөнир? Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш белән әйтелә. - Их, урман ямьле дә соң, әни!

Слайд 46

Сүзтезмә Сүзтезмә- предметларның, эш-хәрәкәтенең мәг ъ нәсен төгәлрәк итеп атый. Мәсәлән, тау – аерым сүз, гомумән, теләсә нинди тау булырга мөмкин; биек тау – сүзтезмә, тауны башка таулардан аерып атый. Сүзтезмә ике яки берничә мөстәкыйл ь с үздән- иярүче һәм и яртүче кисәкләрдән тора. Иярүче сүз ияртүче сүзне ачыклый. Ияртүче сүздән иярүче сүзгә сорау куела: нинди? нәрсәне? батыр егет Ватанны ярату сыйфат исем исем фигыл ь

Слайд 47

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре . Ия һәм хәбәр – җөмләнең баш кисәкләре Ия эшне үтәүчене белдерә, Хәбәр ия турында хәбәр итә кем? нәрсә? нишли? нишләде? нишләгән? сорауларына җавап бирә . нишләр? ул нинди? һ.б. сорауларга җавап бирә . Баш кисәкләрне иярчен кисәкләр ачыклый. Иярчен кисәкләр нинди? ничек? нәрсәне? кайчан? һ.б сорауларга җавап бирә. Кайда? Нинди? Урамда җылы яңгыр ява.

Слайд 48

Текст Роман Хикәя Әкият Мәзәк Шигыр ь Диктант Сочинение Укучыны ң җавабы Текст Текст, гадәттә, өч өлештән тора: башлам өлеше төп өлеш ахыры өлеше Эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан бербөтен булып оешкан тоташ сөйләм текст дип атала. Текстта һәр җөмлә үзеннән алда килгән җөмләдәге фикерне дәвам итә. Тема – текстның төп эчтәлеге. Ул текстның исемендә күренә. Текстның төп фикере – авторның текстта әйтергә теләгән сүзе.

Слайд 49

Кулланылган әдәбият: Татар мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теленнән табли цалар; 2 А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 2 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2007. 3. А.Х. Нуриева, Ч.М.Харисова. Татар теле.1-2 кисәкләр. 3 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2009. 4. Р.Х.Яг ъ фәрова, Р.Ә.Асылгәрәева Татар теле.1-2 кисәкләр. 4 сыйныф өчен дәреслек, Казан “ Мәгариф” нәшрияты. 2010