Балалар сөйли (Устами младенца)

1. Айгөл күзлек кигән.

 Самира: "Күзсез каласың, очки кияргә ярамый."

Әминә: "Күзсез калмыйсың, сукыраясың гына." (6, 4, 5 яшь)

2. Шепеев Дияз урынына Шләпяев Дияз дир Нияз. (4 яшь)

3.Нияз елый, конфет ашаганда туктап тора.

Нияз: " Хәзер конфетамны ашап бетерәмдә, тагын елыйм. " (3 яшь)

4. Айгөл егылып аягын авырттырды. Сикереп торды, чәчләрен, күлмәген рәтләде. 

-Апа, аяк авырта, мин Сабан туенда бии алмыйм дыр пожалуй. ( 5 яшь)

5. Алия йоклап торды, чәче тузган.

- Әйдә чәчеңне җыябыз.

-Юк.

Берәз уйнап килде дә, "Апа миннән көләләр, чәчне җыеп куй әле."- Айгөл.

6. Ильяс  аза, тыңламый, кыйнаша. 

Имиль: "Апа, моны каяда булса итеп сатырга кирәк".

7. Дәрестә утырабыз, русча сүзләр өйрәнәбез.

"Балалар" сүзе русча ничек була?" -дип сорадым.

"Оланы"- дип җавап бирде Ирек.

8. Тагын шул дәрестә.

"Исәнмесез" ничек була?

Салават: "мин беләм, мин беләм! "Конишуа" була."

Ул вакытта "Такси" киносы популяр иде.