Игры на родном языке

Нафикова Лилия Ринатовна

в первой представлены словесные, хороводные игры на родном языке для использования в каждодневной работе с детьми.

Во второй папке представлены хороводные игры с пением для детей, начиная с младшего дошкольного возраста до старшей группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Уеннар (игры)59.76 КБ
Файл Жырлы-биюле уеннар 58.93 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар белән уйнар өчен төрле-төрле уеннар:

Аю-бүре

Бу күмәк уен җәй көне тышта, җае туры килгәндә, әрәмәлек буйларында уйнала.

Балаларның берсе аю яки бүре булып берәр җирдә посып тора. Башкалары урманга «җиләк җыярга» китәләр. Берәү аларга каршы очрап сораша:

— Дуслар, кая барасыз?

— Кара урманга барабыз.

— Кара урманда нишлисез?

— Кура җиләк җыябыз.

— Җилә к белән нишлисез?

— Җиләктән как коябыз.

— Бүре килсә нишлисез?

— Урман буйлап чабабыз.

Аннан соң барысы да күмәкләп җырлыйлар:

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә;

Монда җиләк күп икән,

Аю-бүре юк икән.

Бүре яшеренгән җиреннән сикереп чыга да аларны куа башлый. Кемне тотса, шул бүре була.

Уен йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итә.

 Кап та коп

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп шуны әйтәләр:

Без-без, без идек,

Без унике кыз идек;

Базга төштек бал ашадык,

Келәткә кердек май ашадык;

Өйгә мендек өйрә эчтек,

Коега төштек су эчтек;

Бер тактага тезелдек,

Таң атканчы юк булдык,

Кап та коп,

Авызыңны ач та йом! —

диләр дә барысы да берьюлы авызларын йомалар.

Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш.

Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

— Күктән кемнең өе башына төштең? — дип сорыйлар.

Ул берәр таны ш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын яңадан башлана.

 

Җиз бүкән

Йөгереклекне, җитезлекне үстерү өчен бу уен күбрәк малайлар арасында җәй көне тышта уйнала.

Балалар бер түгәрәк булып, җирдә «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер малай басып саклап тора. Арада бер малай бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

— Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

— Җиз бүкән сатлык икән.

— Күпме хак алыр икән?

— Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

— Әйдә йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? — диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Кем иң элек әйләнеп килеп җитсә, җиз бүкән шуныкы була.

 

Алдыр чишмә тамчылый

Балалар, икегә бүленеп, бер-берсеннән 20—30 метр ераклыкта тезелеп басалар. Уйнаучылар бер-берсе белән кулга-кул тотынышалар. Беренче яктагылар икенче яктагыларга кычкырып такмаклыйлар:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал кирәк, гөл кирәк,

Бездән сезгә кем кирәк?

Каршы яктагылар җавап бирәләр:

Алдыр чишмә тамчылый,

Гөлдер чишмә тамчылый,

Ал да кирәк, гөл дә кирәк,

Роза матур кыз кирәк.

Исеме чыккан уенчы каршы якны ң сафын йөгереп барып өзеп чыгарга тырыша. Өзә алса, бер уенчыны ияртеп, үз ягына алып кайта. Өзә алмаса, шул якта кала. Уен шул тәртиптә бер якта уенчылар беткәнче дәвам итә.

 

Кошлар һәм читлек

Бу уен балаларны тәвәккәл һәм түземле булырга өйрәтә. Ә уенның кагыйдәсе болай.

Уенда катнашучыларның яртысы (8—12 кеше), кулга-кул тотынышып, «читлек» хасил итәләр. Калганнары «кошлар» була. Алар төрле якта «очып йөриләр». Уенны алып баручы хәбәр биргәч, «читлек» ачыла — балалар кулларын югары күтәрәләр. «Кошлар» читлеккә кереп-чыгып йөриләр.

Алып баручы яңада н хәбәр салгач, «читлек» ябыла — балалар, чүгәли төшеп, кулларын төшерәләр. Түгәрәктән чыга алмый калган «кошлар» тотылган дип исәпләнә. Алар да, кулга-кул тотынышып, «читлек» ясаучылар янына басалар.

«Читлек» иркенәя. «Читлек» 3—4 кат ачылып-ябылгач, уенга йомгак ясала. Иң җитезләр билгеләнә. Соңыннан уенчылар урыннарын алмашалар.

Искәрмә . Әгәр алып баручы хәбәр салганда «кош»ның башы читлек эчендә кала икән, ул тотылган дип исәпләнә. «Читлек»нең эченә кермичә кырыйда гына «очып йөргән» «кош»лар да тотылганга исәпләнә.

 

Яшелчәләр

Яз көне ишегалдында, болыннарда уйнала торган уен. Балалар арасыннан «бакчачы», «яшелчә алучы» билгеләнеп куела. Балалар бер тирәгә җыелыбрак утыралар, һәм «бакчачы» аларның колагына яшелчә исемнәре әйтеп чыга. Шул вакыт «сатып алучы» килеп ишек кага һәм ике арада шундый сөйләшү була:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин.

— Син кем?

— Кеше.

— Нигә килдең?

— Яшелчә алырга.

— Нинди?

— Шалкан (теләгәнен әйтә).

Әгәр яшелчәләр арасында «шалкан» булса, ул торып йөгерә һәм билгеләгән урынны урап килә . Әгәр «сатып алучы» ул арада аны куып тота алмаса, «шалкан» үз урынына килеп утыра, һәм, аңа яңа исем кушылып, уен дәвам итә. Әгәр бала тотылса, ул уеннан чыга. Уен «яшелчәләр» тотылып беткәнче дәвам итә.

 

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул: «Тәңкә батыр, сикереп тор»,—ди.

Тәңкәле кеше: «Майламыйча купмый», — ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара, йә биеп күрсәтә, аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра, икенчесе тәңкә салучы була.

 

Мин качам, син тот

Уйнаучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Алда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

«Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга», — дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра, һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

 

Чыпчык, чык

Балалар түгәрәккә басалар. Уртада бер бала кала. Ул — сыерчык. Сыерчык бер бала янына килә дә: «Чык әле, әй, кошчык , исемең кем?»—ди . Ул бала: «Чыпчык», — дип җавап бирә һәм : «Ә үзең кем соң син? Йөрисең ник борчып?» — дип сорый. Сыерчык: «Кем дисеңме, чыпчык? Мин булам сыерчык. Бу минем йортым, чык моннан, чык , чык, чык», — ди. Алар икесе дә түгәрәк тышына чыгып, икесе ике якка йөгерәләр һәм, йөгереп килеп, буш «ояга» керергә тырышалар. Урынсыз калган бала түгәрәк эченә баса һәм сыерчык итеп билгеләнә. Уен шулай дәвам итә.

 Буяу сатыш

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.

Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:

Буяуларың бар микән,

Зәңгәр микән, ал микән?

«Төсем матур, мине ал», —

Диючесе бар микән?

Буяу сатучы җавап бирә:

Буяуларым күптән күп:

Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.

Кайсы һөнәрен күрсәтсә,

Шуңа шөһрәт, даннар күп.

Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.

 Самовар

Самовар һәм әби сайланып куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны «самовар» ишетмәскә тиеш. Әби, «самовар»ның колагын тотып: «Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!» —ди.

«Шикәр», акрын гына килеп, «самовар»ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. «Самовар» карый, балаларны ң барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

«Самовар» кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала «самовар» була. Белмәсә, «шикәр»гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган «самовар»га җәза бирелә.

 Гөрләмеш, яки кача-кача

Гөрләүчене берәр койма, багана як и өй-келәт почмагына, койма артына илтеп, өйдә булса, почмакка илтеп гөрләтәләр.

Бу урын барлык уйнаучыларга да «оя» була. Гөрләүче коймага яки почмакка карап йөзе белән баса һәм йөзен каплап гөр-гөр әйтә:

Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен,

Вакыт күбен белер идем,

Мин бит сезне күрмимен.

Инде озак гөрләдем,

Моннан ары түзмимен.

Ул әйткәнче, балалар качып бетәргә тиеш. Алардан бер дә тавыш-тын килмәсә, гөрләүче эзли башлый. Ул кемне дә булса, берәр уйнаучыны күрсә, исеме белән кычкыра. Шуннан ул гөрләгән ояга кайсы элек килеп кулы белән кагылса, шунысы тотылмаган була. Әгәр дә гөрләүче ояга качучыдан алдан килеп баскан булса, йә качканда аркасына сугып өлгерсә, ул качучы отылган була да гөрләүче урынына баса.

Гөрләүче барлык качучыларны да табып чыгаргач, уен тагын башлана.

 

Әйе-юкны әйтмәскә,

Ак-карага тимәскә,

Өч миллион акчаң булса

Нишләр идең?

 

Чүлмәк сатыш

Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.

Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.

Берәү чүлмәк алучы була һәм:

— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.

Хуҗа:

— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:

— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.

Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:

«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:

— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?

— Сатам.

— Күпмегә сатасың?

— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышынна н кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.

 

Почмак алыш

Уенның максаты: балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү, аларда уяулык, җитезлек сыйфатлары тәрбияләү.

Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар — «әбиләр». Бер бала, «әбиләр» янына килеп, мунча сорап йөри:

— Әби, мунча бир әле?

— Мунчам буш түгел әле.

— Әби, мунча бир әле?

— Ташы төшкән.

— Әби, мунча бир әле?

— Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әйтелә.)

Аннары тиз генә: «Һоп, һоп!» — дип, берничә мәртәбә кычкыралар. Шушы вакытта балалар урыннарын алыштыралар.

Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

 

Песи белән тычканнар

Бу да почмак алыш уеннарының бер төре. Уенда биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе «песи» була. Калган дүртесе, «тычкан» булып, почмакта урын алалар. Песи уртада тора.

Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша.

Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән яки кул белән ымлап, йә булмаса йөткереп, «Әйдә урыннарны алмашабыз!» дигән серне белдерәләр.

Шул вакыт песи, башын аска игән, күзен йомган булып, астан гына аларны күзәтеп тора. Тычканнар, аннан көлеп, як-яктан такмаклыйлар:

Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган,

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде йоклаган.

Песи-песи поскан,

Ике күзен кыскан,

Кысса безне тоталмый,

Тотар иде, җиталмый...

Шулай дип җырлашка н арада, алдан ымлашкан буенча, берсе икенчесенең почмагына таба чаба башлыйлар. Шул чагында песинең «күзләре ачыла», почмакка җиткәнче бер тычканны тотып ала. Кулына төшкән тычкан песи була да, элгәреге песи, буш почмакны алып, тычкан була. Уен шулай дәвам итә.

 

Алырмын, кош!

Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.

«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.

 Песием, песием

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:

Песи, песи, пес итәр,

Ана песи сөт эчәр,

Ана песи сөт эчкәндә,

Ата песи күз кысар.

Ал дигәндә алмасаң,

Лап итәр дә шап итәр!

«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.

Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.

 

Буш урынлы

Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.

Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:

Саескандай чыйкаклап,

Мин йөримен өй саклап,

Каздай булып кыйгаклап,

Сиңа тиям, син әбәк!

Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан

йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.

 

Казлар-аккошлар

Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм кг авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.

Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».

Буш урын — «болын».

— Казлар, казлар!

— Га-га-га!

— Ашыйсыгыз киләме?

— Бик килә шул, бик килә!

— Алай булса кайтыгыз!

— Без бит кайта алмыйбыз,

Тау астында бүре бар,

Ул безне тотып ашар.

— Сезнең бар канатыгыз —

Очып кына кайтыгыз.

«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.

 

Кунаклар

Балала р кулга-кул тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:

Ямьле бәйрәм көн иде,

Чакырдык без кунаклар;

Кунакларны сыйларга,

Салдык майлы коймаклар,

Чыж-пыж итеп коймаклар

Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)

 Менә тагын кечкенә

Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)

 Җыелды, әй җыелды,

Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)

 Кабарды, әй кабарды,

Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)

 Пеште инде коймаклар,

Сыйландылар кунаклар.

Тордылар, баш иделәр,

Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)

 Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)

 

Тәкыя үрәм

Балалар түгәрәк ясап баса, алып баручы уртада кала.

Алып баручы :

Мин йөримен болында,

Чәчәкләр бик күп монда.

Чәчәкләр җыям,

Тәкыя үрәм.

(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.)

Алып баручы:

Кыңгырау чәчәк, кил әле,

бер елмаеп көл әле,

Кочагыма кер әле.

Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике якка йөгереп китә, буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.

Чәчәк чакыру сүзләре:

 

Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк,

Бигрәк тә матур чәчәк,

Тәкыямны матур итәчәк.

Аллы-гөлле миләүшә,

Безнең белән сөйләшә:

— Мине онытып калдырма,

Тәкыя үр,— дип дәшә.

Сары күзле, ак керфекле

Ромашка да бар әле.

Тәкыя бик матур булыр,

Кочагыңа ал әле.

Тузганак, тузганак,

Җил белән шаярып,

Алчы бер тузгалап.

Зәңгәр чәчәк

Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Юл читендә зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.

Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле.

Тезләреңә ипле булыр —

Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.

 

Түбәтәй

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,— дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Көн-төн

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.

Ябалак «төн» дип кычкырса, «кошлар» куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.

Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

 

Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә, ә ул — күршесенә... Шулай итеп, бу сүз, колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:

«Нинди сүз?» — дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә, ул рәт буенча сүзнең кемдә «бозылганлыгын» эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра, һәм уен яңадан башлана. Әгәр сүз дөрес килеп җитсә, уенны алып баручы үзе артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

 

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә, балалар арасыннан төрлечә йөреп, җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

Мияу-мияу, нинди төс?

Балалар санамыш ярдәмендә бер «песи» сайлап куялар.

Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм «Мияу-мияу!» ди. Балалар : «Нинди төс?» —ди п сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, сары булсын, ди. Балалар тизрәк якын-тирәдәге сары төстәге әйберне тотарга тырышалар (сары күлмәк, салам һ. б.). Андый әйбер тапмаган бала тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тиеш. Тота алса, тотылучы песи булып, тота алмаса, үз урынында калып, уен шулай дәвам итә.

 

Төсле автомобильләр

Балалар бүлмәнең бер як стенасы буйлап, як и мәйданчык кырыена куелган урындыкларда утыралар. Алар — «автомобильләр». Уйнаучының һәрберсенә нинди булса да (үз теләге буенча) төсле флаг, яки төсле түгәрәк боҗра бирелә.

Тәрбияче бүлмә (мәйданчыкның) уртасына йөзе белән уйнаучыларга карап баса. Ул кулына төрле төстәге өч флаг тоткан. Тәрбияче флагларның берсен югары күтәрә. Кулларына тәрбияченеке төсендәге флаглар тоткан балалар мәйданчык буйлап (теләсә кайсы юнәлештә) йөгереп йөри башлыйлар; йөгергәндә алар автомобиль булып гүелдиләр. Тәрбияче кулындагы флагны югарыдан түбәнгә төшергәч, балалар туктыйлар һәм «автомобильләр кире кайталар» дигән сигналдан соң әкрен генә үз «гаражлары» (урындыклары) янына юнәләләр . Аннан соң тәрбияче икенче төстәге флагны югары күтәрә, һәм уен яңадан башлана.

Тәрбияче флагларны югарыга берәмләп, икешәрләп яки өчесен дә берьюлы күтәрә ала. Флагларның өчесен дә берьюлы күтәргәндә, барлык автомобильләр дә үз «гаражларыннан» чыгалар.

 

Утыр-утыр, Мәликә

Балалар түгәрәккә басалар, берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә җырлап әйләнәләр:

Утыр, утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,

Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.

Берәү аның кырыена утыра. Уртадагы бала аны капшап танырга һәм исемен дә әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

 

Аю урманында

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куела. Бу «урман чите» була. Сызыктан 2—3 адым арыра к аю торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягына «балалар өе» сызып куела.

Бер бала «аю» итеп билгеләнә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче: «Урманга барабыз»,— ди. Балалар гөмбә, җиләк җыйган сыман, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытт а үз урынында утырырга тиеш . Балалар «үкерә» дигән сүзне әйтүгә, аю, үкереп, урыныннан тора, ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җилә к һәм гөмбә җы я башлыйлар.

Аю 2—3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана, һәм уен яңадан кабатлана.

 

Соры куян юына

Уйнаучыларның берсе «куян» булып билгеләнә. Калганнары түгәрккә басалар. Куян түгәрәк уртасына баса. Түгәрәккә тезелгән балалар тәрбияче белән бергә түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Соры куян юына,

Ул кунакка җыена,

Юды борынын,

Юды авызын,

Юлы колагын,

Сөртте корытып!

Куян барлык хәрәкәтләрне шигырьдәге сүзләргә килештереп башкара, борынын, авызын, колагын юа һәм сөртенә.

Аннан соң ул ике аякта сикерә-сикерә түгәрәктә торучы берәр бала янына (кунакка) бара. Ул бала куян урынына түгәрәк уртасына баса, һәм уен кабатлана.

5—б куян алмашынгач, уен тәмамлана.

 

Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башк а балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып , шуш ы нардуган җырын җырлап әйләнәләр. Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

 

Без дә

Иң беренче уенны алып баручы билгеләнеп куела . Ул салмак кын а берәр вакыйга сөйли. Әгәр аны ң сөйләмендә балалар башкара ала торган хәрәкәт-шөгыль телгә алынса, уенчылар хор белән: «Без дә!» — дип кычкыралар. Аларның хәленнән килми торган эшләр турында сөйләнелсә, дәшми калырга тиешләр. Кем дә кем булдыра алмас шөгыль, хәрәкәт турында сүз барганда, ялгышып: «Без дә!» — ди икән, ул бала уеннан чыгарыла. Мәсәлән, уенны алып баручы шундый хикәя сөйли:

— Мин урманга киттем (уенчылар: «Без дә!» — диләр).

Урманда мин җиләк җы я башладым («без дә!»). Менә көчле җил чыкты (дәшмиләр). Яңгыр ява башлады, күк күкрәде (дәшмиләр). Мин печән куышы астына кереп утырдым («без дә!») һ. б.

Уен җавап бирүчеләрнең берсе генә калганчы дәвам итә. Һәм ул җиңүче булып санала. Икенче уенда ул бала уенны алып баручы була.

 

Балалар өчен бармак уеннары.

Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк «телен ачарга» ярдәм итә.

Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була.

http://natalytkachenko.ru/wp-content/uploads/2011/06/palchikovie_zagadki.jpg

 

Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:):

Бу бармак-бабай,

Бу бармак-әби,

Бу бармак-әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме- чәнти!

================

Баш бармак баш кашый,

Имән бармак имән ташый,

Урта бармак утын яра,

Атсыз бармак ат җигә,

Чәнти бармак чәй эчә.

================

Баш бармак,

Балан ияк,

Урта тияк,

Әби-чеби,

Нәни бәби.

================

Карга килер — казан асар,

Торна килер — тоз салыр,

Саескан килер — салма салыр,

Песнәк килер — пешерер,

Чыпчык килер — төшерер,

Моңа бирер, моңа бирмәс,

Моңа бирер, моннан әлыр,

Кетер, кетер, кетер,

Казан төбен кимер…

(Чәнти бармагын тотып, баланың уч төбен кытыклыйлар.)

================

Бер — бермәк,

Ике — икмәк,

Дүрт — дүртмәк,

Биш — бишмәт,

Алты — атмак,

Җиде — җитмәк,

Сигез — сикмәк,

Тугыз — тукмак,

Ун — уймак,

Таба тулы коймак,

Мә сиңа да бер бармак!

(Балага бер бармак тоттыралар.)

================

(Баланың кул аркасын сыйпап.)

Песикәй, песикәй,

Ала мәче сөт эчә,

Кара мәче күз кыса.

Кит дигәндә китмәсәң,

Лапасага чәп итә.

(Алып өлгермәсә, кул сыртына «чәп» итәләр.)

===============

—  Монда май бар иде, май кая китте?

—  Песи ашап китте.

—  Песи кая китте?

—  Салам астына кереп китте.

—  Салам кая китте?

—  Сыер ашап китте.

—  Сыер кая китте?

—  Көтүгә китте.

—  Тебәй, тебәй, тебәй!

(учны кытыклыйлар)

================

— Бармак, бармак,

Кайда булдың?

— Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

================

Олыга — утын ярырга,

Ә сиңа — чыгып алырга,

Уртага — мичкә ягарга,

Ә сиңа — казан асарга,

Чәнтигә — җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

================

Уенчыкларның исемнәрен әйтә-әйтә, балалар бармакларын бөгеп баралар.
** Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
** Баш бармагым туп була,
Имән бармак — бөтерчек.
Урта бармак була шакмак,
Атсыз бармак — сикергеч.
Чәнти бармак — барабан,
Сана, әйдә, яңадан.
** Бу бармак — кыяр,
Бусы — кәбестә,
Бу бармак — кишер,
Бусы — чөгендер,
Ә бусы суган булды —
Менә кәрзинем тулды.
(бармакларны йодрыклыйлар)
** Баш бармак була бүре,
Имән бармагым — төлке,
Урта бармагым — керпе,
Атсыз бармагым — аю,
Чәнти бармагым — куян,
Куянны кая куям?
Фәрсия Зиннурова
Баш бармагым — биюче,
Имән бармак — итекче.
Урта бармак — укытучы,
Атсыз бармак — аучы.
Чәнти бармак кем була?
Читек чигүче була.
Фәрсия Зиннурова

================

 Бу бармак- әти,
Бу бармак- әни,
Бу бармак- бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак- малай,
Яшәве бергә шулай-
Бик күңелле , бик кызык,
Кабатлыйк кызып-кызып:
Бу бармак- әти,
Бу бармак- әни,
Бу бармак- бабай,
Бу бармак- әби,
Бу бармак- кыз.
Күпме шатлык, күпме наз!
Борчулар булсын бик аз!
Бик бәхетле гаилә:
Әти, әни, бабай, әби,
Малай, кыз да биредә,
Яшик гел бергә-бергә,
Булып тату гаилә,
Кушылыгыз Сез безгә!.

Яшелчәләрне истә калдырыр өчен бармак уены.
Бу бармак- кабак,
Бу бармак- борыч,
Бу бармак- кишер,
Бу бармак- кыяр,
Бу бармак- суган.
Яшелчә быел уңган,
Бакчабызда бар да бар!
Шунсы кызык, болар барсы
Кәрзингә ничек сыйган?
Бу бармак- чөгендер,
Бу бармак- сарымсак,
Бу бармак- баклажан,
Бу бармак- помидор,
Бу бармак- бәрәңге.
Бик тиз җыеп бетердек,
Ярый әле өлгердек.
Җәйге яңгыр килеште,
Яшелчәләр тиз үсте.

================

Бу бармак-груша,
Бу бармак-чия,
Бу бармак-персик,
Бу бармак-лимон,
Бу бармак-алма.
Кайсы үсә бакчада,
Кайсы бардыр сатуда.
Витаминнарга бик бай,
Бик куана кыз, малай.

Бу бармак-виноград,
Бу бармак-ананас,
Бу бармак-абрикос,
Бу бармак-апельсин,
Бу бармак-мандарин.
Ашап кына өлгер син!
Китергәннәр ерактан,
Кышка-язга карамый

җиләк-җимеш яшелчәне
Бутап әйтү ярамый!

Балалар өчен җырлы-биюле уеннар

Ак калач яки коймаклар

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп уртадагы баланы “кысып” куялар. Ул бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Җыры:

Ак калач

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач:

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге.

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач!

 

Коймаклар

Булатның туган көнендә

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,

Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал!

 

Кәрия-Зәкәрия

Балалар,  кулга-кул тотынышып, түгәрәкләп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

 

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы,

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Бу бик яхшы биюче.

Бу бик яхшы биюче,

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Бу бик яхшы йөзүче..һ.б.

 

Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:

Кәрия, Зәкәрия, коммая,

Кәрия, Зәкәрия, коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

Кәри комма, Зәкәрия, Зәкәрия коммая.

 Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.

 Шалкан

 Балалар кулга-кул тотынып түгәрәккә басалар. Бер физик яктан көчлерәк бала уртада кала. Ул «шалкан» була. Калганнары түгәрәк буенча хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларның эчтәлеге түгәрәк уртасында хәрәкәт белән гәүдәләндерелә. 

Бабай шалкан утырта,

Шалкан үсә, зур була.

Зур була, бик зур була,

Бабай йолкырга килә («бабай» килә).

Тарта бабай шалканны,

Ала алмый суырып

( «шалкан» ның биленнән алып тарта).

Чакыра ул ярдәмгә Әбине шунда күреп

(«әби»не чакыра һ. б.).

Әби тота бабайны,

Бабай тота шалканны,

Икәүләп тирләп-пешеп

Менә тарталар инде.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып,

Чакыра әби ярдәмгә

Малаен шунда күреп.

Малай тота әбине,

Әби тота шалканны,

Менә тарталар инде.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра малай маэмайны,

Ярдәмгә шунда күреп.

Маэмай тота малайны,

Малай тота әбине,

Әби тота бабайны,

Бабай тота шалканны.

Тарталар, әй, тарталар,

Ала алмыйлар суырып.

Чакыра маэмай мәчене

Ярдәмгә шунда күреп.

Мәче тота маэмайны.

Маэмай тота малайны.

Малай тота әбине,

Әби тота бабайны.

Бабай тота шалканны,

Менә тарталар инде.

Ала алмагач суырып,

Чакыра мәче тычканны.

Тычкан мәчене тотып,

Мәче маэмайны тотып,

Маэмай малайны тотып,

Малай әбине тотып,

Әби бабайны тотып,

Бабай шалканны тотып,

Тарттылар, әй, тарттылар,

Чыгардылар йолкып.

 Шалканны йолкып чыгаргач, егылып киткән кебек кыланалар. Уен шуның белән тәмам була.

 

Ефәк элдем читәнгә

Балалар кулга-кул тотынышып кара-каршы ике сафка тезелеп басалар. Беренче рәттәгеләр икенче сафтагыларның каршысына таба барып түбәндәгечә җырлыйлар:

Ефәк элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.

 Икенче сафтагы балалар үз урыннарында торган килеш кулларын җыр ритмына селкеп каршы җырлыйлар:

 Алын алырсыз микән,

Гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсыз икән?

 

Беренче сафтагылар болай җавап бирә:

 Алларын да алырбыз,

Гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

Шуны сайлап алырбыз.

Шулай дип җырлаган арада беренчеләр икенче сафтагы- ларның берсен үз рәтләренә алалар да кире үз урыннарына чигенәләр. Аннан соң җырны икенче сафтагылар башлап, каршы яктан үзләренә бер баланы алып китә. Уен шул рәвешле дәвам итә.

Күрсәт әле, үскәнем

Балалар бер түгәрәк ясап, бер баланы уртага чыгара.таз
үзләре күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эш г
лар, уртадагы бала да җырлап аларга эш белән җава_.
бара. Кырыйдагылар да «менә шулай, менә шулай» дип -
кабатлап, аныңча кыланалар.

Җыр

—    Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай кошлар очалар.
—    Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри поездлар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри поездлар.
Менә шулай, менә шулай.
Шулай йөри поездлар:
—    Күрсәт әле, үскәнем.
Ничек урак уралар?
—    Менә шулай, менә шулай,
Шулай урак уралар.
Менә шулай, менә шулай.
Шулай урак уралар.

Паровоз

Алга таба барабыз
Тик-так-так!
Тик-так-так!
Гөрләп чаба паровоз,
Юл тап-тап,
Юл тап-тап.
Ак төтен артта кала:
Пух-пах-пух!
Пух-пах-пух!
Вагоннар җырлап чаба:
Ах-ах-ух!
Ах-ах-ух!
Свисток янгырап китә:
Ту-ту-ту!
Ту-ту-ту!
Тавышы еракка җитә:
Уу-уу-уу
Уу-уу-уу!
Бик күп җирләрне үттек:
Чың-чың-чың!
Чың-чың-чың!
Станциягә җиттек:
Дың-дың-дың!
Дың-дың-дың!
Зур паровоз уфылдый:
Пуф-пуф-пуф!
Пуф-пуф-пуф!
Бүген нинди ардым, ди:
Уф-уф-уф!
Уф-уф-уф!



Предварительный просмотр:

 ЯҢА МӘКАЛӘЛӘР:

ИҢ КЫЗЫКЛЫЛА:РАМәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен биюле уеннар 

Чәбәк-чәбәк итә ул (1-2 яшь)

1.Әпипә Татар халык бию такмагы. Р.Еникеева эшкәртүендә

Бас, кызым, Әпипә, Син басмасаң, мин басам.

Синең баскан эзләреңә Мин дә китереп басам. 

Бас, кызым, эзенә, Куз тимәсен үзеңә.

Алсу гөлләр үсеп тора Синең баскан эзеңә.

2. Минем сеңлем Татар халык көе, Р.Зәлиева сүзләре, Р. Еникеева эшкәртүендә

Һап, һап, һап кына, Очар коштай талпына.

- Үчти-үчти итәм, - ди, Тәпи атлап китәм, - ди.

Тәпи-тәпи, тәпи-тәпи... Минем сеңлем бик тәти.

Бер утыра, бер баса, Биетим ла булмаса.

Тып-тып килә ул, Ничек бии белә ул?!

Бәләкәч кулларын җәеп. Чырык-чырык көлә ул.

Тыпыр-тыпыр биесен, Тик куансын, тик көлсен;

Көлсә көләр - эше бар, Ике бөртек теше бар... Һап, һап, һап! 

3. Чәбәк-чәбәк Р.Гатина, Ф.Батыршина музыкасы һәм сүзләре 

Чәп-чәп, чәбәкәй Кулларыбыз бәләкәй.

Ә хәзер тизрәк, тизрәк, Чәбәклә күңеллерәк.

4. Кояшкай Татар халык җыры, Ә. Фәттах эшкәртүендә 

Кояш көлә, кояш көлә. Ул югары күтәрелә.

Кояш көлә, без биибез, Бик күңелле яшибез.

5. Аерым бию Ф. Шәймәрданова музыкасы, Р.Гатина, Ф.Батыршина сүзләре

Айгөл, сиңа киләм мин, Кулларымны сузам мин.

Икәү бергә биергә Сине дә чакырам мин. 

Хәзер сезгә киләм мин, Кулларымны сузам мин.

Бергәләшеп биергә Сезне дә чакырам мин.

 

6. Җырлап бию Татар халык җыры «Кәрия - Зәкәрия» Л.Батыр-Болгари эшкәртүендә 

Бу бик яхшы биюче Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе яхшы Аннан үрнәк алыгыз.

 Айгөл бии тыпырдап,  Аягы җиргә тими.

– Тагы да матур биермен, Иртәгә әле мин, – ди. 

7. Кайда безнең кулларыбыз? Ф.Шәймәрданова музыкасы һәм сүзләре

Кая безнең кулларыбыз? Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар, Күңелле бии куллар! 

Тәпиләребез күренми, Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр, Матур итеп бииләр! 

Кайда минем балалар? Кайда юкка чыктылар?

Менә, менә ич алар, Минем нәни балалар!

 8. Шалтыравык М.Бикбова музыкасы һәм сүзләре

 Шалтыравык, шалтыравык   Шалтырый ул калтырап.

Шылтыр-шылтыр, шылтыр-шылтыр  Үзе тора ялтырап.

 Шалтыравык яшеренде Шауламыйбыз - тынабыз.

Шылтыр-шылтыр итмәс микән Тыныч кына тыңлыйбыз.

 Шалтыравык кайда мкән? Шуны эзләп карыйбыз

Менә, менә шалтыравык — Ягез, биеп алабыз.

 

9.         Бармаклар биюе Р.Татина, Ф.Батыршина музыкасы һәм сүзләре

Менә минем бармаклар, Шаян алар, шук алар.

Бармаклар гел уйныйлар, Уйный-уйный туймыйлар. 

Менә минем бармаклар, Баш бармак, имән бармак,

Урта, атсыз һәм чәнчә – Бик дус алар, гел бергә. 

10.       Минем аюым Р.Татина, Ф.Батыршина музыкасы һәм сүзләре

 Менә минем аюым, аюым, аюым.

Менә минем матурым, матурым, матурым.

Аю белән биим мин: лә-лә-лә, лә-лә-лә.

Аякларым тыпырдый: лә-лә-лә, лә-лә-лә.

 11. Куяннар Ф.Шәймәрданова музыкасы, татар халык сүзләре

 Ап-ак куян утыра, Колакларын селкетә.

Менә шулай, менә шулай Колакларын селкетә.

 Аңа тик тору кыен, Җылыта ул тәпиен.

Менә шулай, менә шулай Җылыта ул тәпиен.

 Куян тик торса туңа, Сикергәли ул шуңа.

Менә шулай, менә шулай Сикергәли ул шуңа.

 

12. Әйдә Г.Ильина музыкасы, татар халык сүзләре

 Әйдә, әйдә Әйдә биик!

Тыпыр-тыпыр биибез, Көе килми димибез.

Бир кулыңны, матур булсын түгәрәк (2-3 яшь)

1. Шалтыравык белән уен Л. Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре

Бүлмәдә йөрим, йөрим, Беркемне күрмим, күрмим.

Шалтыравыкны мин алам, Тиз-тиз аны уйнатам.

Минем уйнаганымны Балалар ишетсеннәр.

Монда чыгып уртага Бергәләп биесеннәр.

2.         Биик бергәләп Л. Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре

Бүлмәдә йөрим, йөрим, Балаларны сайлыйм мин.

Айдар чык, син тизрәк, Биеп алыйк бергәләп.

Бүлмәдә йөрим,йөрим, Балаларны сайлыйм мин.

Басыгыз тизрәк, ипләп Биеп алыйк бергәләп.

3.         Төсле яулыклар Татар халык җыры, Р.Еникеева эшкәртүендә

Төрле төстәге яулыклар Безнең кулларыбызда,

Җилфердәтә-җилфердәтә Биибез барыбыз да.

Сары, сары, сап-сары Кемнәр буяган аны?

Биегәндә җилферди, – Бие, бие, дускай, – ди

4. Бии-бии үс әйдә Л.Шиһабетдинова музыкасы, Ә.Бикчәнтәева сүзләре

Ары килеп биисең, Бире килеп биисең.

Яңа гына тәпи йөреп Киткәнеңне белмисең.

Эх, кул чабабыз, Ямьле бала чагыбыз.

5.Чыршы янында И. Шәмсетдинов музыкасы, С. Урайский сүзләре

Чыршы, чыршы, без сине Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак Бизәлгәнсең бу юлы.

Энҗе карлар явып үткән Яшел ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең Без нәни дусларыңа.

6.         Кыш бабай белән күмәк җыр  Ф.Шәймәрданова музыкасы, М. Әндерҗанова сүзләре

Кыш бабай, Кыш бабай Кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән Биисе килгән.

Кыш бабай белән бергә Кызы да килгән.

Ялтыравык, ап-ак төсле Күлмәген кигән.

7.         Кар кызы, кил безгә Ф.Шәймәрданова музыкасы һәм сүзләре

Балалар.

Кар кызы, кил безгә Безнең белән уйнарга.

Кар кызы, кил безгә Безнең белән биергә.

Кар кызы.

Мин килдем, балалар, Сезнең белән уйнарга.

Мин килдем, балалар. Сезнең белән биергә.

8. Күрсәт әле, үскәнем Татар халык уен җыры Р. Еникеева эшкәртүендә

Күрсәт әле, үскәнем, Ничек җилләр исәләр?

Менә шулай, менә шулай. Шулай җилләр исәләр.

Күрсәт әле, үскәнем. Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай. Шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле, үскәнем, Ничек яфрак коела:

Менә шулай, менә шулай Шулай яфрак коела.

Күрсәт әле, үскәнем, Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем, Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай, Шулай йөри аюлар.

9. Нәниләр Ф.Шәймәрдәнова музыкасы, М.Әндерҗанова сүзләре

Безнең нәни аяклар Шәп итеп йөгерәләр.

Куллар да калышмыйлар Чәп-чәп итеп бииләр.

Кушымта:

Әллә-лә, әллә-лә! Чәп-чәп итеп бииләр.

Менә сиңа уң кулым, Менә сиңа сул кулым.

Уң кулым да сул кулым Менә сиңа куш кулым.

Кушымта:

Әллә-лә, әллә-лә! Менә сиңа куш кудым.

Бир кулыңны, бир кулыңны, Булсын эле түгәрәк.

Әйе шул, әйе шул,Булсын әле түгәрәк.

Күтәреп кулларыбызны Чәп-чәп итеп кул чабыйк

Әйе шул, әйе шул, Чәп-чәп итеп кул чабыйк.

Ягез, хәзер бергәләшеп Тыпырдап биеп алыйк.

Әйе шул, әйе шул, Тыпырдап биеп алыйк.

Без шатлык таратабыз, уйнарга яратабыз (3 - 5 яшь)

1.         Дустым бар

Л.Хисмәтуллина музыкасы һәм сүзләре

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Түгәрәк, түгәрәк, Нинди матур түгәрәк.

Уң ягымда дустым бар, дустым бар.

Сул ягымда дустым бар, дустым бар.

Без шатлык таратабыз, Җырларга яратабыз.

2.         Яфрак бәйрәме Р.Еникеева музыкасы, Л.Лерон сүзләре

Яңгыр түгел, кар да түгел, Яфраклар ява җиргә.

Көз турында җырлыйм әле - Кушыл син яңа җырга.

Кушымта:

Сары, сары, сап-сары Агачның яфраклары.

Җил исә, ява яфрак - Көзнең матур чаклары

Оча яфрак, уйный яфрак, Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген, бүген Яфракларның бәйрәме!

Кушымта.

3.         Гөмбәләр биюе Татар халык көе, Г. Гыйләҗетдинова сүзләре

Урмандагы аланда Тәмле гөмбәләр үсә.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул, Тәмле гөмбәләр үсә.

Әйлән-бәйлән йөрибез, Күңел ачып уйныйбыз.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул, Күңел ачып уйныйбыз.

Яфрак астына качып Утыра алар посып.

Кушымта:

Әйе шул, әйе шул, Утыра алар посып.

4.         Кыш бабай Татар халык көе, Ә.Кари сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә

Яшел чыршы тирәсендә Җыелып бертугандай.

Әйлән-бәйлән уйный идек, Килеп керде Кыш бабай.

Кушымта:

Ары баса Кыш бабай, Бире баса Кыш бабай.

Шушы бию көйләренә Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч, Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы Яшел чыршы янында.

Кушымта.

5.         Чыршы, чыршыкай Л.Хисмәтуллина музыкасы һзм сүзләре

Чыршы, чыршы, чыршыкай, Бик сагындык без сине.

Җырыбызны да багышлап Җырлыйбыз сөеп сине.

Лә-лэ-лә-лә, Сиңа карап сокланабыз,

Сиңа. карап җырлыйбыз. Әйдә инде бергәләшеп,

Бер әйләнеп биибез Ла-лә-лә-лә.

Яшел чыршы, чыршыкай, Син беләсенме икән?

Озакламый кунакка Кыш бабай килә икән.  Лә-лә-лә-лә.

6.         Карусель Р.Гатина, Ф.Батыршина музыкасы һәм сүзләре

Әллә-лә-лә, әллә-лә, Карусельләр әйләнә.

Башта әкрен барабыз, Аңнан йөгереп алабыз.

Әллә-лә-лә, әллә-лә, Карусельләр әйләнә.

7.         Ак калач Р. Еникеева музыкасы татар халык сүзләре

Булатның туган көненә Без пешердек ак калач: Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк.Менә шулай киңлеге,

Менә шуның тарлыгы. Ак калач, ак калач, Теләгәнеңне сайлап кач!

Уенның «Коймаклар» дип аталган варианты да бар:

Булатның туган көне Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә Без пешердек коймаклар.

Коймаклар, коймаклар, Без пешердек коймаклар.

Коймакларга карасаң,Менә шулай күпергән,

Менә шулай җәелгән, Менә шулай кысылган.

Коймагыңны майлап ал,Теләгәнеңне сайлап ал!

8.         Чума үрдәк, чума каз  Татар халык уен җыры

Чума үрдәк, чума каз, Чума үрдәк, чума каз.

Тирән күлне ярата шул, ярата,

Тирән күлне ярата шул, ярата. Әсма үзенә иптәш эзли,

Әсма үзенә иптәш эзли. Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата. Ул Кәримне ярата шул, ярата.

9.         Матур уен Татар халык уен җыры, Р.Сабих эшкәртүендә

Сез уртада, без кырыйда Әйләнәбез түгәрәк.

Уеныбыз булсын матур. Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә. Тотынабыз биергә.

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып Әйләнәбез без бергә.

10.       Чыршы янында Г.Гәрәева музыкасы һәм сүзләре

Ямь-яшел ылыслары, Балкып тора утлары.

Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай.

Сина килгән кунаклар -Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз, Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай, чыршыкай, Бигрәк матур чыршыкай.

11.       Кәрия-зәкәрия Татар халык уен җыры

Бу бик яхшы укучы, Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы, Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта:

Кария - Зәкәрия коммая, Кария - Зәкәрия коммая,

Кари комма, Зәкәрия,Зәкәрия коммая.

Иң яхшы җырлаучы, Иң яхшы җырлаучы

Аның җырлавы яхшы, Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

Бу бик яхшы биюче, Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур, Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

12. Яңгыр Татар халык уен җыры

Әй алма, алма, алма, Алма алмалаганда.

Алмаларга рәхәт була Яңгыр тамгалаганда.

Әй кыяр, кыяр, кыяр, Кыяр кыярлаганда.

Кыярларга рәхәт була Яңгыр коеп яуганда.

Әй шалкан, шалкан, шалкан, Шалкан шалкан ялаганда.

Шалканнарга рәхәт була Яңгыр шаулап яуганда.

Кәбестәсен, помидорын, Җиләген, алмаларын

Тәрбияләп үстерегез, Күрерсез файдаларын.

Без – бәхетле, шат балалар, уйныйбыз әйлән-бәйлән (5 - 6 яшь)

1.         Әйлән-бәйлән уйныйбыз Л. Батыр-Болгари музыкасы, Р.Батулла сүзләре

Әйлән-бәйлән уйныйбыз, Матур җырлар җырлыйбыз.

Күңелле дуслар белән — Бер дә уйнап туймыйбыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән бергәләшеп уйныйбыз, Әйдә, бергә кул тотышып биибез.

Әллә әйлән уйныйбыз, Әллә сәйлән җыйныйбыз.

Әллә бәйлән уйныйбыз, Әллә ләйсән җыйныйбыз.

Кушымта.

Уйныйбыз да уйныйбыз, Өзмибез дә куймыйбыз.

Бик озак уйнасак та, Бер дә уйнап туймыйбыз.

Кушымта.

2.         Куш кулым Татар халык уен җыры

Урман буйларына менәм Урман буе ямьлегә.

Бир кулыңны, мин дә бирәм Дус булырга мәңгегә.

Кушымта:

Менә сиңа ун кулым, Менә сиңа сул кулым.

Син бит минем якын дустым Менә сиңа куш кулым.

Алма бакчасына кереп, Алма ашыйсым килә.

Син - алмасы, мин чәчәге Булып яшисем килә.

Кушымта.

3. Зәңгәр чәчәк Татар халык уен җыры

Юл читендә зәңгәр чәчәкЯкты нурлар тарата.

Безнең кызлар һәм малайлар Зәңгәр чәчәк ярата.

Дус-ишләрен арасыннан Берсен сайлап ал әле.

Тезләнергә ипле булсын,Мендәреңне сал әле.

4. Болында М.Әндерҗанова музыкасы һәм сүзләре

Чәчәкләр үскән болында Җырлыйбыз әйлән-бәйлән.

Матур чәчәкләр җыябыз Кулларга бәйләм-бәйләм.

Ап-ак күлмәкле ромашка Көлемсерәп эндәшә:

Үзен өзеп алган чакта Тамырларын өзмәскә.

Болын янындагы елга Коенырга! - дип дәшә:

Йөзә белмәүче балага Бик тирәнгә кермәскә.

Шөпшә дә безнең тирәдә Нидер сөйләп безелди:

- Балым кышка! Зинһар инде Тия күрмәгез! - сез, ди.

5. Эх, зилем-зиләле Татар халык уен җыры

Җитәкләшеп, тезелешеп, Без урманга барабыз.

Урманда яшел аламда Җырлан-биеп алабыз

Кушымта:

Эх, зилем-зиләле, Сандугачым кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле Бергә әйләник әле.

Кояшлы матур аланда Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә-юньгә ямь, матурлык. Хуш исләр тараталар.

Кушымта.

6. Өммегөлсем Татар халык уен җыры

Безнең Гөлсем суга бара. Көянтәсе, чиләге.

Чиләгенә караганда Үзе кура җиләге.

Бас. Гөлсем, катырак бас. Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара Безнең Гөлсем дисеннәр

7.         Әйдә, дустым, биергә В.Вәлиева музыкасы һәм сүзләре

Бергә.

Без - бәхетле, шат балалар Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Марат, әйдә бие парлап, Кемне сайларсың икән?

Марат.

Ләйлә янына киләм, Аңа кулымны бирәм.

Әйдә, Ләйлә, чык уртага, Бергә биибез, диям.

8.         Чыршы Л.Хисмәтуллина музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре

Төрле-төрле утлар яна, Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез, Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы Бабай килгән ёлкага.

Чыршыдагы җем-җем утлар Сүнәләр дә яналар

Без җырлыйбыз, шатланабыз. Без - сөйкемле балалар

Уйныйк бергә, биик бергә, ямь тулсын яшь күңелгә (6 - 7 яшь)

1. Әйлән-бәйлән Ф. Әбүбәкеров музыкасы, РМиңнуллин сүзләре, Р.Еникеева эшкәртүендә

Сез дә безгә кушылыгыз  Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән, Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр, Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә Булмый безне туктатаып.

Кушымта.

Ягез, сез лә кушылыгыз, Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый җырлый биик әле, Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

2. Яшә син, туган илем! Татар халык җыры Р.Еникеева эшкәртүендә

Ал чәчәк ата гөлем, Гөл чәчәк ата гөлем;

Ал чәчәкләргә күмелеп Яшә син, Туган илем.

Кушымта:

Э-эх! Тал арасы, Сайрый былбыл баласы;

Ямьле күл буе, Кошлар сайрый көн буе.

Безнең илдә матур җирләр, Бездә үсә ал гөлләр;

Гөлләр кебек матурланаБезнең хәзерге көннәр.

Кушымта.

Күк йөзендә алсу кояш Алсу нурларын чәчә;

Кояш кебек нур сибүче Туган илем, син яшә!

Кушымта.

3. Яңа ел Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре

Җем-җем көмеш тун кигән, Яңа-яңа ел килгән,

Яшел чыршылар белән. Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел – Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык, Бергә шундый күп булдык,

Әйлән-бәйлән уйнарга Кулны-кулга тотындык.

Кушымта.

4. Төймә-төймә Р.Еникеева музыкасы татар халык сүзләре

Яңгыр ява сибәләп, Төймә-төймә төймәләп.

Их, төймә, төймә, төймә, Төймә була егерме;

Бергә эшлик, бергә уйныйк, Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә бергә, Без дә яшик бергәләп.

Их, төймә, төймә, төймә, Төймә була бер җептә;

Җепкә тезгән төймәләрнең Матурлыгы берлектә.

5. Шома бас Татар халык көе. Г. Насрый сүзләре

Уйнат, уйнат гармуныңны, Биесеннәр егетләр.

Безнең илнең егетләре Бар да беркет кебекләр.

Кушымта:

Их, күңел ачабыз, Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны. Җилкенсеннәр яшь кызлар

Безнең кызлар нурлы йөзле. Әйтерсең дә йолдызлар

Кушымта.

Әйдә, әйдә, катырак бас. Биегәнне күрсеннәр;

Баскан җирдән ут чыгара Безнең яшьләр дисеннәр

Кушымта.

6. Түгәрәкле уйнаганда Татар халык уен җыры С. Баязитова эшкәртүендә

Түгәрәкле уйнаганда, Әйләнеп җырлаганда.

Түгелә күңел моңнары. Чишмәдәй кайнап ага.

Кил, Айсылу, бир кулыңны, Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк бергә, биик бергә, Ямь тулсын яшь күңелгә.

7. Ак каен Татар халык көе, З.Ярмәки сүзләре

Яфраклары яшел ак каенның Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен - инде бик карт каен, Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен, Кояш җылы нурлар сипкәндә.

Яңгырый көй, бию көе, Чак(ы)рып безне биергә.

Дәртләндерә, җилкендерә Түгәрәккә керергә.

Кушымта:

Биик, дуслар Биик әйдә бергәләп.

Җырлап биик, Иркен булсын түгәрәк

Яңгырый көй, бию көе, Кызлар бии түгәрәк.

Бию көе дәртле, назлы, Бии кызлар - күбәләк.

Кушымта.

Яңгырый көй, бию көе, Малайларның биюе.

Һай, күңелле һәммәбезнең Матур бии белүе.

Кушымта.