Ученый, педагог Н.Надиев.

Исследовательская работа посвященная ученому, педагогу Н. Надиеву.

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon Наш земляк - Н.Надиев.54.07 КБ

Предварительный просмотр:

Сарытау өлкәсе Базарлы – Караболак районы

“Янкә урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 Фәнни – гамәли конференция

Юнәлеш: татар теле һәм әдәбияты

Нургали Надиев — мәгърифәтче, педагог һәм галим

Эшне үтәде: 8”Б” сыйныф    укучысы,Тугушев Амир Җ.

Фәнни җитәкче: Исхакова Гөлфия Әхәт кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Янкә - 2022

                                                          Эчтәлек

Кереш..................................................................................................................................................3

I бүлек

Нургали Сибгатулла улы Надиевнең тормышы  һәм  эшчәнлеге.............................4-5

II бүлек

Нургал Надиевнең  хезмәтләре хакынла...................................................................6

III бүлек

Надиевнең гаиләсе хакында........................................................................................7

Йомгак...........................................................................................................................8

Чыганаклар һәм әдәбият..............................................................................................9                                                              

Кушымта №1..................................................................................................................................10-12

Кушымта №2.......................................................................................................................................13

Кушымта №3.   Басылып чыккан хезмәтләре исемлеге...........................................................14-17

                                                             

                                                           

                                                         

                                                                          Кереш

     Бөтен гомере буе халкына фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Шиһабеддин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури һәм  башкалар.

     Фәнни-эзләнү эшебезне мәдәниятебез тарихында һәм иҗтимагый фикерләү үсешендә тирән эз калдырган олы шәхес – Нургали Сибгатулла улы   Надиевкә багышладык. Күптән түгел интернет челтәрендә үземне кызыксындырган   мәгълълүматка  тап булдым: ”Якташлары Нургали Надиевнең Пенза өлкәсе Селәү авылында имам булганын ачыклаган...”- дигән сүзләр мине көтмәгәндә тетрәндереп җибәрде.  Нургали Надиев турында минем күбрәк беләсе килде.

Эшкә тотынганчы, без  Шәриф Камал мемориаль фатиры һәм татар әдәбияты тарихы музее материаллары белән таныштык, тарих белгечләренең, аерым алганда, педагогика фәннәре кандидаты Ләлә Мортазина, Марат Гыйбатдинов, педагогика фәннәре докторы, профессор Әнвәр Хуҗиәхмәтовның  Надиевкә карата булган  фикерләренә мөрәҗәгать иттек. Бу материалларны җентекләп өйрәнгәч, Надиевнең тормыш юлын, иҗатын, татар халкының фикерләү үсешенә керткән өлешен  өйрәнү, гомумән, татар халкы тарихында тоткан урынын  ачыклау һәм укучыларга җиткерүне эзләнү эшебезнең максаты дип билгеләдек.

Фәнни эшебездә Н.С. Надиевнең томышы һәм эшчәнлеге хакында фактлар бирелә. Аның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәлдә якташларының катнашуы, шулай ук Н.С.Надиевнең татар шагыйре Муса Җәлил белән булган мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Эшебезгә Н.С.Надиевнең туганнары хакында мәгълүматлар кертелгән.

Фәнни-эзләнү эшебез кереш өлешеннән, төп бүлекләр, йомгаклау өлешеннән тора. Шулай ук чыганак һәм әдәбият исемлеге, кушымта рәвешендә Н.С.Надиевнең Г.Ибраһимов хакындагы мәкаләсе, аның улы Нәзыйф Надиев хакында документ һәм Н.С.Надиевнең басылып чыккан хезмәтләре исемлеге урнаштырылган.


I бүлек

Нургали Сибгатулла улы Надеевнең тормышы  һәм  эшчәнлеге.

Нурнали  Сибгатулла улы Надиев - татар халкының мәшһүр мөгаллиме, татар педагогикасын  үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәр. Ул Казан  шәһәрендә (Островский урамы 15 йортта) 1925 елдан 1940 елга кадәр яшәгән. Музей бинасына “Бу йортта 1925-1940 елларда танылган татар галиме һәм педагог Нургали Сибгатуллович Надиев яшәгән” дигән мемориаль такта эленгән.

Мәшһүр педагог мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче Татар халкының мәгарифе тарихында танылган педагог, байтак кына методик хезмәтләр авторы, күпсанлы милли укытучы кадрлар остазы Нургали Сибгатулла улы Надиев 1882 елның 20 августында Саратов губернасындагы Сөләй авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне әти-әнисеннән һәм күрше Карлыган авылы мәктәбендә ала. Шуннан соң Дома һәм Пәлдәнгә мәдрәсәләрендә укый. 1894 елда 12 яшьлек Нургалине атасы Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсенә китереп бирә. Анда җиде ел укыганнан соң (1894—1901), үзенең белемен киңәйтү өчен, Нургали “Укытучылар мәктәбе”нә укырга керә. Ул вакытта анда милләтебезнең күренекле яшьләре Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямаш, Гафур Коләхмәт белем ала. Нургали алар белән якыннан аралаша. Мәктәпне 1904 елда тәмамлагач, Н.Надиев Өфе губернасына   мөгаллим булып эшкә китә. Шундагы   татар мәктәпләрендә тугыз ел эшләгәннән соң, тәҗрибәле мөгаллимне Ырынбурга җирле үзидарә карамагындагы татар балаларын гимназиягә әзерләү (Земская приготовительная татарская школа г. Ырынбура)  мәктәбенә эшкә чакыралар. 1913 елдан Н.Надиев әлеге мәктәпнең директоры булып эшли һәм, бер үк вакытта (1919 кадәр),  «Хөсения» мәдрәсәседә рус теленнән дәресләр бирә. 

Шушы ук елларда Н.Надиев Ырынбурның икенче кызлар мәктәбе – мөдире исеменә бәйле рәвештә «Багъбостан мәктәбе»  дип йөртелгән – мәдрәсәдә дә дәресләр алып бара.

Октябрь социалистик инкыйлабын Нургали Надиев Ырынбурда каршылый. Мәгариф эшен җайга салуда актив катнаша.  1919 елда «Хөсения» мәдрәсәсе җирлегендә ачылган Татар халык мәгарифе институтына директор итеп билгеләнә. [1]

       1921 ел - Ырынбур өлкәсе тарихында караңгы чор була. Корылык сәбәпле игеннәр уңмау ачлык-ялангачлыкка китерә. Бер вакыт Нургали Надиев  шәһәр урамнарын тутырган ач-ялангач балалар төркеменә кушылган Мусаны, “Хөсәения” мәдрәсәсенең элеккеге шәкертен  күрә. Сәләтле үсмер караклар шайкасына кушылган була. Мусаны ул өенә алып кайта, юындыра, тамагын туйдыра. «Кызыл йолдыз» газетасы редакциясе хезмәткәрләре ярдәме белән аны Ырынбур хәрби-сәяси мәктәбенә (соңрак Совет-партия мәктәбе) курсант итеп урнаштыра.[2]

        Шул  елларда Нургали Надиев  Ырынбур губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире вазыйфасын да башкара.

1925 елда Татарстан Мәгариф Халык Коммиссариаты чакыруы буенча Нурагли Надиев та Казанга килә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши.

 Казанда ул башта  татар педагогика техникумында уку-укыту эшләре бүлеге мөдире,  аннары  Татарстан Мәгариф Халык Коммиссариаты каршында Академик Үзәк  рәисенең  урынбасары, ә 1930-нчы еллардан Казан дәүләт педагогика институтының педагогика бүлегендә  доцент булып хезмәт итә. 1930—1938 елларда Н.С.Надиев Көнчыгыш педагогия институтының педагогика кафедрасы доценты, 1938 елдан Татар фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара. Шул ук вакытта ул Татар мөгаллимнәр белемен күтәрү институында дә дәресләр бирә. [3]

II бүлек

Нургали Надиевнең хезмәтләре

      Нургали Надиев татар телендә педагогика буенча лекцияләрнең беренче конспектын төзүче, мәктәптә арифметиканы укыту методикасын булдыручы галим буларак билгеле. Шулай ук татар телендә беренче монографик әсәр, ул вакытта мәктәптә дисциплинар белем бирү кебек актуаль проблеманы ачкан - "Мәктәп дисциплинасы мәгарифе" (Казан, 1928), мәктәптә аңлы тәртип булдыру анда дисциплина әхлакый сыйфат һәм тышкы тәртип урнаштыру буларак, аңлы дисциплинаны тәрбияләү өчен шартлар эшләүче белгеч буларак та, ​​халык мәгарифен оештыру буенча хезмәтләр авторы буларак та Нургали Надиев алдынгы педагог булып тора. Гомумән Н.Надиев педагогика-методика һәм укыту тәгълиматына караган шактый күп фәнни хезмәтләр иҗат итә. 1910 елдан башлап, Н. Надиев «Шура», «Мәктәп», «Мәгариф» (Ырынбур), «Мөгаллим», соңрак «Мәгариф» (Казан), «Просвещение и жизнь» журналларында фәнни-педагогик мәкаләләре белән катнашкан.

Аның «Мәктәп эшен проектлар методы буенча оештыру» (Казан, 1930), «Мәдәният эшенең бердәм планы һәм халык мәгарифе системасы» (Казан, 1931) кебек хезмәтләрен атарга була. Болардан тыш, ул русча хезмәтләрне татарчага тәрҗемә итү өлкәсендә дә эшли. Г. Бусыгин, М. Озеровның «Икмәк уңышы өчен көрәштә укучыларның роле» дигән хезмәтен, шулай ук «Мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбия эшен ничек оештырырга?», «Башлангыч мәктәптә эшнең сыйфаты» кебек мәкаләләрне татар теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Нургали Надиев үзенең уй-фикерләре белән газет-журналлар аша да бик теләп уртаклашкан. 1910 елдан башлап «Шура», «Мәктәп», «Мөгаллим», соңрак «Мәгариф» һәм «Просвещение и жизнь» журналларында үзенең күпсанлы фәнни-педагогик мәкаләләре белән актив катнаша. (1 нче кушымтаны кара).

Академик Үзәктә эшләгәндә күренекле мәгърифәтче дәреслекләр һәм ысулнамә кулланмалар төзүгә, аларның сыйфатын яхшырту мәсәләләренә җитди әһәмият бирә. Үзенең чыгыш-мәкаләлрендә ул мөгаллифләр алдына дәреслекләр язуда мөһим таләпләр куя. Аның фикеренчә, дәреслек төзүче мөгаллиф мәктәпне һәм тормышны яхшы белергә тиеш, ә дәреслекнең үзе исә халыкның тормышын дөрес чагылдырырга, баланың милли, мәдәни, яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алырга, аңа күп техник белем һәм күнекмә бирүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Күренә ки, таләпләр хәзер дә көн үзәгендә.

Гомумән, Нургали Сибгат улы Надиевның хезмәтләрендәге идея-фикерләр бүген дә әһәмиятен югалтмаган, уку-укыту эшен тагын да камилләштерүгә уңышлы хезмәт итә ала. [4]

III бүлек

Нургали Сибгатулла улы Надеевнең гаиләсе хакында

Олы улы Назыйф Нургалиевич Надиев (05.13.1908 – 27.27.1991) Ырынбур өлкәсенең Бузулук шәһәрендә туган, 1931елад Мәскәү автомобиль юллары институтын тәмамлап 23 яшендә тимер юл инженеры белгечлеген ала һәм элемтә инспекторы буып эшли башлый. 1937 елда ул Мәскәү тимер юл инженерлары институтында кандидатлык диссертациясе яклый һәм 1941 елга кадәр Казан Муниципаль төзелеш институты (хәзер Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш институты) муниципаль төзелеш инженерлар факультеты доценты булып эшли.

1940 нчы елның 23 декабрендә Н.Н.Надиев 3-нче ранг хәрби инженер дәрәҗәсендә 46-нчы укчы полкының 3-нче укчы бригадасы составында хәрби хезмәткә чакырыла. Сугыш башлангач Великие Луки янындагы сугышлар вакытында 1941 елның 22 сентябрендә ул әсирлеккә төшә. Назиф Нургалиев башта Вустрауга җибәрәләр. Фашист тоткынлыгында ул Муса Җәлил белән очраша. Муса Җәлилне ул сугышка кадәр дә яхшы белгән була.  Алар легионда бергә булалар (2нче кушымтаны кара). 

Ватанына кайткач Н.Надиевны гомер буена төрмәгдә утырырга хөкем итәләр соңрак бу хөкем ун еллга иректән мәхрүм итү карары белән алмаштырыла һәм ул Корелиягә сөргенгә җибәрелә. Иреккә чыккч та ул Ухта шәһәрендә яшәп кала. 1969 елдан Н. Н. Надев Ухта индустриаль институтының (хәзерге Ухта техник университеты) нефть һәм газ факультетының техник механика кафедрасы мөдире була. 11.03.1985 СССР ЮС Президиумы карары белән Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан Н.Н. Надиев II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Н.С.Надиев 1991 елның 27 июлендә вафат була [2:452]. 

Икенче балалары Рөстам Нургали улы Надиев 1913 елда туган. Аның хакында Бөек Ватан сугышында катнашучалрга багышланган интернет битләрендә  сугыш елларында Казанның №0177 госпиталендә эшләүе хакында  мәгълүматлар бар. 

Нургали Сибгатуловичның кызлары Сөенбикә, Клара, Гыйффәт һәм кече улы Идегәй гаиләсе белән 1982 елга кадәр Казанда, хәзер Ш.Камал музее урнашкан Островский ур. 15 йортта беренче катта яшиләр.  

Нургали Сибгатулла улы Надиев 1940 елда вафат була. Казанның Арча зияратында җирләнгән.[5] 

                                                        Йомгаклау

       2022нче елның 6нчы октябрендә Шәриф Камалның мемориаль фатиры татар әдәбияты музее (татар китабы йорты) педагог һәм галим   Нургали Надиевнең 140 еллыгын билгеләп үтә. Музейда “Нургали Надиев: “Гыйльми җәүһәрдәре” күргәзмәсе эшли башлый, реставрациядән соң мемориаль такта ачыла.

      Чара татар китабы йорты һәм Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге Тарих институты тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл белән дәвам итә.  Якташлары Нургали абый биографиясенең моңа кадәр билгеле булмаган өлешләрен ачыкларлык мәгълүиатлар кертәләр.

“Ике ел элек туган авылыбыз тарихы турында китап чыгардык. Авылыбыздагы имамнарның тормышы турында белдек. Күп еллар имам булып эшләгән Надиевлар нәселенә тап булдык. Селәү авылыннан ерак түгел Надиевка дигән авыл булган. Педагог Нургали Надиев та шул нәселдән икән. Нургали абый әтисе – Сибгатулла хәзрәт Надиев үлгәч, Селәү авылында аның имам вазифасын да үти», - дип сөйләгән Сарытаудагы «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры Рәсим хәзрәт Хуҗәхмәтов.

     Аның әйтүенчә, Совет чорында мәчетләрне җимергәннәр, имамнарны сөргеннәргә сөргәннәр. «Хәзерге вакытта Надиевка авылы юк, Селәү авылында да алар белән бәйле урыннар, биналар сакланып калмаган», - дип сөйләгән ул.

 Тарих фәннәре кандидаты  «Шәех Сәед» мәдрәсәсе директоры урынбасары Али хәзрәт Хәбибуллин Нургали Надиевның Апанай мәчете каршындагы мәдрәсә бетерүе турындагы шәһадәтнамәсе Уфа архивында табылуын әйтте. «Ул шәһадәтнамәне 1915 елда - 30 яшендә генә алган. «Мәшһүр шәкерт мәдрәсәдә сигез ел гыйлем кылды: 1894 – 1903 елларда» диелгән. Документта ул үзләштергән фәннәр исемлеге китерелә», - дип аңлата ул.

«Икенче документта Нургали Надиев: «Әткәм хәзрәтнең вафатыннан соң мәхәлләсе тарафыннан приговор язылды», - дигән. Димәк, әтисе вафатыннан соң, Нургали абый шәһадәтнамә ала һәм имтихан кылу турында гариза яза. 1917 елның 6 апрелендә аны Селәү авылында имам итеп билгелиләр», - дип сөйли хәзрәт.

           Якташлары аңлатканча, Нургали Надиевнең биографиясендәге шушы өлешләре әлегә кадәр билгеле булмаган. «Моның нигезендә, Нургали абыйның биографиясенә өстәмә мәгълүмат кертеп була», - диде ул.

            Фәнни хезмәтне башкарганда үз максатларыбызга ирештек.Төрле чыганаклардан Нургали Надиев турында мәгълуматлар тупланды.

Н.Надиев педагогика-методика һәм укыту тәгълиматына караган шактый күп фәнни хезмәтләр иҗат иткән. Хезмәтләрендәге идея-фикерләр бүген дә әһәмиятен югалтмаган, уку-укыту эшен тагын да камилләштерүгә уңышлы хезмәт итә ала. 

                             

 Чыганаклар һәм әдәбият.

  1. Кашшаф Г. Муса Джалиль. Казань, Таткнигоиздат. 1961. 
  2. Книга памяти. Республика Коми. Том 10. Сыктывкар 2004 г. 
  3. Культурное строительство. Сборник документов. Т 1. Казань. Татиздат. 1974.
  4. Гибадуллин Гуль. Совет әдәбияты. 1978, №2.
  5. Муса Җәлил – документларда / Төз.: Р Исламов. – Казан: Җыен, 2021.
  6. Мустафин Ф.И. Муса Джалиль педагог. Казань, 1974 
  7. Мустафин Ф.И. Общественно-педагогическая деятельность и педагогические идеии М.Джалиля. Афтореферат диссертации на соискание звания кандидатата исторических наук. Казань. 1972.
  8. Насибуллов Р.Р. Основы народной педагогики: Конспект лекций / Р.Р. Насибуллов; Казанский (Приволжский) федеральный университет. – Казань, 2013. 
  9. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Духовное наследие: поиски и открытия / под ред. И.Г. Гумерова. — Казань: ИЯЛИ, 2001. 
  10. Султангузин М.Р. Воспоминания и исследования о М. Джалиле/ История и этническая культура татар Оренбуржья (к 105-летию со дня рождения М. Джалиля, 120-летию со дня рождения М. Файзи и 125-летию со дня рождения Г. Тукая) Материалы межрегиональной научно-практической конференции. – Издательский центр. Ырынбур. – 2011.
  11. Татарская энциклопедия 2008. 
  12. Фаттахова Г. А. Деятельность Академического центра Татнаркомпроса в 1920-е гг. Автореф. канд. дис. Казань, 2000.
  13. Ханбиков Я. И. История педагогики татарского народа. Казань, 1975.
  14. Ханбеков Я.И. Основные направления в развитии педагогической мысли татарского народа в XI-XX вв. Автореферат док. Диссерю Москва, 1968. Стр. 20.
  15. Ханбеков Я.И.  Педагогические исследования в Татарии за годы Советской власти. Из истории педагогики в Татарии. / Ученые записки Казанского педагогического института. Вып сб.1. Казань, 1967. Стр.5 
  16. Ханбеков Я.И. Нургали Надиев. – Совет мәктәбе. 1972, №8 с.62-63.
  17. Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.). 
  18. Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә. Н. Татар милли педагогикасы. Казан.  : «Мәгариф», 2007 ел, 281-282нче бит. 
  19. Ярмакеев И. Э. Развитие педагогической науки: традиции и перспективы. стр. 6. http://www.philology-and-culture.kpfu.ru/
  20. http://syuyumbike.ru/news/istoriya/uky-yaz-bel-tyrysh-sin
  21. https://realnoevremya.ru/articles/73872-kak-kaznili-gruppu-kurmasha-dzhalilya-pokazaniya-ochevidcev
  22. http://www.philology-and-culture.kpfu.ru/





1 нче кушымта. 

Н.С.Надиев

Галимҗан Ибраһимовның педагогия юлындагы хезмәтләре.

(Мәкалә 1928 елны «Мәгариф» журналының 2 санында басылган).

Галимҗан иптәшне бөек җәмәгать эшчесе, бөек әдип, бөек художник, диләр. Шул яктан аны 20 еллык иҗади хезмәтләре белән бөтен татар дөньясы, ул гына түгел, бөтен төрк-татар дөньясы тәбрик итә. Төрк-татар эшче-крестьян массасы аның белән бергә үзенең мәдәни үсешендә булган уңышларына да йомгак ясап бәйрәм итә. Шул җөмләдән без - мәгариф эшчеләре дә Галимҗан иптәшнең әдәби, иҗтимагый хезмәт бәйрәменә чын күңелдән катнашабыз, аның бәйрәмен үз бәйрәмебез дибез. Чөнки безнең әдәби зәүкыбыз, азмы-күпме әдәби өслүбебез эшләнүдә «Безненкөннәр»нең

«Яшь йөрәкләр»нең, «Кызыл чәчәкләр»нең һәм башкаларның хезмәте аз кермәгән. Бу яктан без Галимҗан иптәшне халкыбызның әдәбияты белән таныш, аны сөюче булып тәкъдир итәбез; гадәттән тыш сәмәрәле хезмәтенә 20 ел тулганда һәрвакыт күңелебездә тулган ихтирамыбызны аеруча белдерәбез.

Ләкин без, мәгариф эшчеләре, Галимҗан иптәшнең саф әдәби әсәрләрен дә, ялгыз сәнгать ягыннан гына, тирән мәгънәле, иҗтимагый яктан әһәмиятле булу ягыннан гына тәкъдир итмибез. Аның һәрбер әсәрен үзебезгә дәреслек, дәреслекләребездә кулланма яки мәүзугъ итеп файдаланып килдек һәм мәңге шулай файдаланачакбыз. Яурупа мәктәпләрендә Цицерон, урыс мәктәпләрендә Гоголь, Пушкин, Некрасов, Толстой кебекләрнең әсәрләре мәңге калган кебек, Галимҗан әсәрләре дә безнең мәктәпләрдә мәңгегә классик әсәрләр булып калачаклар.

Ләкин Галимҗан иптәшнең педагоглыгы шунда гынамы? Юк. Бу кадәресе әле безнең башкалар белән уртак өлешебез генә. Бу кадәресе әле һәрбер талантлы әдип, җәмәгать эшчесе, педагог булганлыктан Галимҗан иптәшнең табигатендә педагоглык барлыгыннан килгән өлеше. Галимҗан үзенең әдәби әсәрләрен язганда аларның мәктәпләрдә тикшереләчәген, укылачагын, яшь буынның матур сөйләү, матур инша дәреслеге булачагын башына да китермәгәндер. Шулай да даһи талант үзенең иясе көтмәгән уңышлыклар биргән. Шуның аркасында Галимҗан татар эшче-крестьян массасының 10 яшьлек баласыннан алып ак сакалына кадәр якын таныш һәм «үз кеше» булып киткән.

Галимҗан иптәш моның белән генә канәгатьләнми, ул үзе татарның бик иске мәдрәсәсендә укып, аны төрле яктан өйрәнеп, ахырдан өстенә төкереп, яхшырагын, яңарагын эзләп китә. «Галия»гә барып яңа методлар белән фәннәр укымакчы була. Ләкин аның киң педагог табигатен мондагы тәртипләр дә, тәрбия системасы да, китаплары да, укытучылары да, методлары да канәгатьләндерми.

Педагог талант бетмәс-төкәнмәс энергиясен урысча укырга сарыф кыла башлый. Галимҗан урысчаны да гади татар шәкертечә аттестатка хәзерләнүгә укымый. Мәдәни халыкларның телләрен фәнни яктан күзәтә. Татар теленең эшләнмәгәнлегенә ачына. Насыйрилар тарафыннан башланып та ташланган тел мәсьәләсенә бил баглап керешә. Бер яктан үзенең әдәби әсәрләрендә татар телен сакласа, аңарга стиль иҗат итсә, икенче яктан аның имлясен эшли, нәхүен фәнни нигезгә куя. Дөрес, Галимҗанга кадәр дә сарф, нәхү юк түгел иде, ләкин алар төрле тәэсир астында язылып, татар теленең хосусияте, фонетикасы морфологиясе 1әм нәхүе хосусиятләре ригая кылынмый иде. Галимҗан шуларның барысында игътибарга алып, татарсның мәктәбенә малаена-кызына ярарлык сарыф-нәхү китаплары, имля кулланмасы бирә алды. Бу бабта беренче приз, әлбәттә, Галимҗанга

Татар теленең әдәбият кануннарын язу түгел, бәлки барлыгына да бик аз кешенең башына килгән бер дәвердә Галимҗан  «Әдәбият кануннары» бирде. Татарның рәтләп уку китабы булмаган бер заманда шул ук Галимҗаи «Яңа әдәбият» хрестоматиямен бирде. Шул ук педагог иптәшебез башлап татар теленең методолгиясын бирде. Галимҗан иптәшнең педагогия-методика юлында иткән хезмәтләренә без тиешле дәрәҗәдә бәя биреп җиткезә а. иэд» Без монда тик күләм ягыннан гына хөласа (нәтиҗә) ясап китәрбез. Аның хаслап мәктәп, мәдрәсәләр өчен биргән әсәрләре:

I – «Татар сарыфы» –1911 ел, 82 бит.

 «Татар нәхүе» – 1911 ел, 74 бит.

 «Татар имлясы» – 1914 ел, 28 бит.

– «Яңа әдәбият» (дәреслек) – 1914, 240 бит.

– «Әдәбият кануннары» 1916 ел, 148 бит.

– «Татар телен ничек укытырга» 1918 ел, 76 бит.

– «Яңа әдәбият» (2 нче китап) – 1919 ел. 231 бит.

– «Тел сабаклары» – (беренче китап) — 1918. 36 бит.

– «Тел сабаклары» – (икенче китап) - 1919,47 бит.

– «Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре» 1923 ел, 143 бит.

Моннан башка Галимҗан иптәшнең үз кулында мәйданга чыкмый ята торган әсәрләре арасында «Әдәбият кануннары»ның өр-яңадан эшләнгән кулъязмасы ята.

«Шура», «Аң» журналларын актарып караганда, Галимҗан иптәшнең тел, әдәбиятка карата язылган бик күп мәкаләләре очрый. 

Галимҗан иптәшнең хезмәтләре турында сүз барганда мин аның 1915 елда Уфа киңәшмәсендәге хезмәтен искә төшерми китә алмыйм. 1915 нче елда Уфада укытучылар һәм мәктәп китаплары язучыларның бер киңәшмәләре булганлыгы, шаять, һәркемгә мәгълүмдер. Бу киңәшмәдә ике генә мәсьәлә куелган иде: 1) имля мәсьәләсе һәм 2) татар мәктәпләренә китаплар сайлау яки китап төзү өчен әсаслар билгеләү. Бу киңәшмәнең иң зур белгече, ин зур гайрәт, дәрт белән эшләүчесе Галимҗан иде. Ул үзенең туры мөхакәмәләре (тикшерү-хөкемнәре), педагогча карашлары белән бөтен киңәшмәгә тон биреп торды. Галимҗан ул вакытта булган бөтен мәктәп китапларын энәсеннән җебенә кадәр белгәнлеген күрсәтте.

Галимҗан югарыда күрсәтелгән нәзари каләм хезмәтләрен кабинетта гына эшләдеме? Юк, ул практик педагог.

Ул бөтен педагогик-методик әсәрләрен гамәли эш өстендә эшләде. Шул әсәрләргә ихтыяҗны аңлап, сизеп эшләде. Элек үзенең нәзариятен тәҗрибә белән сынап карады. Шуннан соң гына мәйданга чыгарды. Ул Уфада мөгаллимнәр, мөгаллимәләр курсларында мэдрәсәи «Галия»дә, Киевта, Дагстанда, Казакъстанда һәм революциядән соң төрле гаскәри курсларда өлкә партия мәктәбендә һәм татар коммунистлар университетында 1925 нче елга кадәр өзлексез укытып килде.

Инде Галимҗан иптәшнең гыйльми үзәктә вакыттагы хезмәтенә килсәк, ул бу урында үзенең гаять оста оештыручы, гаять нечкә педагог икәнчелеген бик яхшы күрсәтте. Комплекс программаларының Татарстан мәктәпләренә кереп үзләшеп китүе, аларның үз шартларыбызга карата эшләнүләре күп кенә метод, инструкцияләре белән укытучыларга җитәкчелек итүе барысы да Галимҗан иптәшнең онытылмаслык хезмәтләреннән санала. Галимҗан иптәшнең гыйльми үзәктә чагындагы хезмәтләреннән берсе итеп «Мәгариф» журналын алып баруда якыннан торып җитәкчелек итүен исәпләргә тиешбез. «Мәгариф»нең соңгы елларда көннән-көн яхшырып баруында Галимҗан иптәшнең тәэсире, әлбәттә, зур булды.

Бу бер кечкенә мәкалә белән Галимҗан иптәшнең бөтен хезмәтләрен санап һәм тәкъдир итеп бетерә алмабыз. Тик бөек әдип һәм педагогыбызның шатлыклы бәйрәмен бөтен эшче-крестьян халкы белән бергә без дә шатланып үткэрәчэгебезне белдерәбез”. 





2 нче кушымта. 

 Справка о татарском писателе Залилове Мусе Мустафовиче министра государственной безопасности Татарской АССР генерал-майора Д. Токарева первому секретарю Татарского обкома ВКП(б) З.И.Муратову. 2 августа 1952 г.

Арестованный Надиев Н. Н. на допросе от 28 ноября 1946 года показал:

«...Недели через две после первой встречи, т.е., в марте 1943 года, я с Мусой Джалилем встретился вторично, он мне сказал: «Давай поговорим», после чего мы пошли прогуляться по парку. В беседе со мной, Муса Джалиль мне сказал: «Мы попали не туда. Я дал согласие выйти из закрытого лагеря и принять участие в организации «Идель-Урал». Но слышал я от людей, что ты ведешь себя нехорошо. Учти, что как коммунист ты еще не потерян. Плохо будет, если мы будем сидеть сложа руки. Я, хотя согласился работать, но я обязан вести другую работу, пусть это будет стоить мне жизни. Эта работа будет состоять в борьбе против идей «Идель-Урал».

В июне 1943 года я снова встретился с М. Джалилем, который мне сообщил, что он созывает совещание подпольной организации, где познакомит меня с ее участниками. Это совещание было созвано, и состоялось оно в ресторане зоологического парка в Берлине. Нам были Муса Чжалиль, Алишев, Симаев, Булатов и я, Надиев. На этом        узком совещнии Муса Джалиль сказал: «...Наша работа идет не удовлетворительно, ее нужно активизировать, не боясь, делая это крайне конспиративно...».

В конце июня 1943 года меня вызвали в «Волго-татарский комитет», где предложили выехать на преподавательскую работу в гор[од] Познань. Переговорив со мною по этому вопросу, Муса Джалиль порекомендовал мне выехать туда, и там развернуть вместе с Халитовым патриотическую работу.

...В середине июля 1943 года из Берлина в Познань приехал Кунафин, который сообщил мне, что Муса Джалиль, Булатов, Шабаев, Алишев, Симаев, всего 11 человек, немцами арестованы... .» [2.535]

Документ «Татарстан» журналының 2009 елгы 10нчы санында ((б.89-91), аннары кыскартылып «Дуслык» журналының 2010 елгы 3(92)нче санында ((б.18-20) басыла. Чыганак буларак бу документы «Татарстан» журналында басылган рәвештә китерелде.

3 нче кушымта.

Басылып чыккан хезмәтләре исемлеге.

  1. Надиев Н.С. Тататр яшьләрен агарту өчен мәгариф аталары нәрсәләр эшләде. «Вакыт» газеты, 1906. 19 март. 
  2. Надиев Н.С. Россия тарихы. Казан, «Мәгариф», 1909. 46 б. 
  3. Надиев Н.С. Беккон и Донныж педагогик карашлары хакында.  «Шура» журналы, 1911.
  4. Надиев Н.С. Укытучылар турында.  «Шура» журналы, 1911 №11-12 стр.373.
  5. Надиев Н.С. Мәктәпләр турында.  «Шура» журналы, 1911. (1913 №2 50-51 стр. КГУ 1792.) 342-343 бб.
  6. Надиев Н.С. Тәрбия һәм укытө.  «Мөгаллим» журналы, 1913 №2,3,4,6,7,8.
  7. Надиев Н.С. Россия тарихы. 2 басма, Казан, 1913. 54 б. 
  8. Надиев Н.С. Воспоминания путешественника (из впечатлений моего путешествия пл Ближнему Востоку).  Журнал «Шура», 1913 (1915 №5,6,7.8,9,10,13,14,17,19. 
  9.  Надиев Н.С. Вопросы и методика арифметики.  Журнал «Мугаллим», 1913 №2,3,5,6,7.
  10.  Надиев Н.С. Мәктәп яки школа. Газета «Вакыт» 1914.  
  11. Надиев Н.С. Вопрос об иллюстрации учебников.  Журнал «Мугаллим», 1914 №5. 
  12. Надиев Н.С. Читләрнең атар мәктәбенә карашы. «Вакыт» газеты, 1914 №3. 
  13. Надиев Н.С. Критика книги Колобова «Конфессиональные школы казанских татар». Газета «Вакыт» 1917 г.7 февраля №2173.
  14. Надиев Н.С. Россия тарихы. 1917 г. Казан.Надиев Н.С. Ибтидаи мәктәптә хисап укыту ысуллары. (Методика преподования математики в подготовительных школах). Ырынбур, «Белек», 1918. 104 стр. 
  15. Надиев Н.С. Арифметика методикасы. Ырынбур. 1918
  16. Надиев Н.С. Педагогик мәтне. Казан, «Милләт», 1920. 48 б. 
  17. Надиев Н.С. Берләшкән эш мәктәбенең I нче баскычы өчен комплексасында авыл мәктәпләгенә каратып төзелгән үрнәк программа. 3нче уку елы өчен. Казан, 1926. «Татар мәгариф халык комитеты гыйлми нигезе», 110 б. 
  18. Надиев Н.С. Изучение психологии ребенка. Критика на книгу.  Журнал «Мәгариф», 1926, №3 с. 78-79.
  19. Надиев Н.С. Программа комплексной системы для 3-го года обучения в школе 1-ой ступени.  Журнал «Мәгариф», 1926, №3.
  20. Надиев Н.С. Мәктәптә экскурсияләр методы белән эшләү.  Журнал «Мәгариф», 1926, №4 с. 44-47.       
  21. Надиев Н.С. Проет программа для 4-ой группы школы 1-ой ступени.  Журнал «Мәгариф», 1926, №5 стр.9-13.        
  22. Надиев Н.С. Татар укытучылары белән әнгәмә. Журнал «Мәгариф», 1926, №6-7 стр.78. 
  23. Надиев Н.С. Вопросы программ. Журнал «Мәгариф», 1926, №8 стр.12-18.       
  24.  Надиев Н.С. Повышение квалификации педагогов. Журнал «Мәгариф», 1926, №4.
  25. Надиев Н.С. Укытучылар сорауларына җаваплар. Журнал «Мәгариф», 1927, №5.
  26. Надиев Н.С. "Мәктәп тәртибе мәсьәләләре". Журнал «Мәгариф», 1927, №6-7
  27.  Надиев Н.С. Отчет об учебно-воспитательной работе Казанскогог Татарского педагогического техникума. Журнал «Мәгариф», 1927, №6.
  28.  Надиев Н.С. Көзге метод конференция турында. Журнал «Мәгариф», 1927, №9 стр.58-61.
  29.  Надиев Н.С. Октябьга кадәр һәм октябьдан соң бездә педагогико-методик эш турында. Журнал «Мәгариф», 1927, №10 стр.38-43.
  30. Надиев Н.С. «Төрк-татар теле» китабы хакында. Журнал «Мәгариф», 1927, №1 стр.94-95.
  31. Надиев Н.С. Об антирелигиозном воспитании. Журнал «Мәгариф», 1927, №5
  32. Надиев Н.С. Об антирелигиозном воспитании. Журнал «Мәгариф», 1927, №5   
  33. Надиев Н.С. В связи со статьей Халитова. Журнал «Мәгариф», 1927, №3.
  34. Надиев Н.С. Как работать одному учителю с несколькими группами.  «Мәгариф», 1927, №3.   
  35. Надиев Н.С. Асманов. Н. "Мәктәп тәртибе мәсьәләләре". Казан, «Наркомпроса ТР», («Мәгариф» журналына кушымта) Казан, «Наркомпроса ТР» нәшрияты. 1928. 104 стр. 
  36. Надиев Н.С. Мәктәп һәм гаилә. Докдлад тезисы.  Казан, 1928. 
  37. Надиев Н.С. Вклад Г. Ибрагимова в педагогику. Журнал «Мәгариф», 1928, №2 стр.13-15.
  38.  Надиев Н.С. Впечатления и выводы. Журнал «Мәгариф», 1928, №2 стр.38-42
  39. Надиев Н.С. Мәктәп һәм гаилә. Журнал «Мәгариф», 1928, №5 стр.15-21     
  40.  Надиев Н.С. Первая конференция с/х техникумов Татарии. Журнал «Мәгариф», 1928, №6-7 стр.16-24       
  41.  Надиев Н.С. 1928/1929 елларда безнең бурычлар. Журнал «Мәгариф», 1928, №8 стр.5-11      
  42.  Надиев Н.С. Уку елының яңа бүленеше турында. Журнал «Мәгариф», 1928, №8 с.51-54    0/3 п/л.
  43.  Надиев Н.С. "Мәктәп тәртибе мәсьәләләре". Приложение к журналу «Мәгариф», 1928, №8
  44.  Надиев Н.С. О школах повышенного типа. Журнал «Мәгариф», 1928, №10 стр.7-10     
  45. Надиев Н.С. Программно-методические вопросы в школе. Журнал «Мәгариф», 1928, №11                  
  46.  Надиев Н.С. Мәгариф эшчеләрен кайтадан хәзерләү мәсәләләре. Журнал «Мәгариф», 1929, №1    стр.24-27  
  47. Надиев Н.С. Методы умственной работы. (оригинал), Казань, 1929.   
  48.  Надиев Н.С. Методод мәсәләләре. Журнал «Мәгариф», 1929, №1-2
  49. Надиев Н.С. Татарстанда үткәрелгән укытучылар курслары. Журнал «Мәгариф», 1929, №2 стр.9-14.
  50.  Надиев Н.С. Укытучылар хәзерләү курслары. Журнал «Мәгариф», 1929, №5
  51.  Надиев Н.С. Горький Казанда. Газета «Кызыл Татарстан», 1929, 4 августа.Надиев Н.С. Проблема подготовки учебников для школ повышенного типа. Журнал «Мәгариф», 1930, №11-12 стр.53-57
  52. Надиев Н.С. Опыт создания учебников в Татарской республике. Журнал «Просвещение национальностей», 1929, №3 стр.9-13
  53. Надиев Н.С. О системе народного образования. Журнал «Просвещение и жизнь», 1929, №1. 
  54. Надиев Н.С. О татарском журнале «Магариф». Журнал «Просвещение и жизнь», 1929, №1. 
  55. Надиев Н.С. Проект методы турында. Журнал «Мәгариф», 1929, №7 стр.115-120.
  56. Надиев Н.С. Беренче баскыч мәктәп дәреслекләрен регуляр ясау турында. Журнал «Мәгариф», 1929, №11 стр.72-75
  57.  Надиев Н.С. Проблема подготовки преподователей для школ повышенного типа. Журнал «Мәгариф», 1929, №11-12      
  58. Надиев Н.С. Крестьян яшьләре мәктәпләренең нәүбәттәге бурычлары. Журнал «Мәгариф», 1930, №1 стр.12-17 №2 стр.19-22   
  59.  Надиев Н.С. Социализм төзелешеннән чыккан бер мәсәлә. Журнал «Мәгариф», 1930, №2 стр.12-14       
  60.  Надиев Н.С. Всесоюзная педагогическая выставка. Журнал «Мәгариф», 1930, №2 стр.67
  61.  Надиев Н.С. Мәктәп эшен проектлар методы буенча оештыру. Казан, 1930.
  62. Надиев Н.С. Изучение края в школе. Журнал «Краеведение», 1930, №1,3,7,8. 
  63. Надиев Н.С. Иген уңышы өчен көрәш эшендә мәктәп балалары. 4нче уку елы өчен. (Укучы китапханәсе) Казан, «Татиздат», Яңалиф. 1930. 95 б. 
  64. Надиев Н.С. Культур эшләрнең берләшкән планын төзү һәм халык мәгарифе системасы. Казан, «Партиздат» (Татар нәшрияты), 1931. 50 б. 
  65.  Надиев Н.С. Башлангыч мәктәпләр өчен җәграфия программасы Казань, «Татиздат», 1932. 15 стр. 
  66. Надиев Н.С. Башлангыч мәктәпләр өчен җәграфия дәреслеге. Казань, «Татиздат», 1932. 15 стр. 
  67. Надиев Н.С. "Мәктәп тәртибе мәсьәләләре". Журнал «Мәгариф», 1933, №11,12, 1934, №1    
  68. Надиев Н.С. Мәктәптә аңлы дисиплина мәсәләсе. (Вопросы  сознательной дисциплины в школе) Журнал «Мәгариф», 1934, №2  стр.22.
  69. Надиев Н.С. Мәгариф эшчеләрен кайтадан хәзерләү мәсәләләре. Журнал «Мәгариф», 1934, №2    стр.22
  70.   Надиев Н.С. Некоторые документы по истории татарской школы. Журнал «Мәгариф», 1935, №2 (6)    стр.18-22.
  71.   Надиев Н.С. Семья тәрбиясе (Воспитание в семье). Журнал «Мәгариф», 1935, №7    стр.23-27.
  72.    Надиев Н.С. Укытуда күрсәтмәләр һәм мәктәп музее. Журнал «Мәгариф», 1935, №8-9    стр.41-44   
  73.  Надиев Н.С. Татар мөгаллиме. Журнал «Магариф», 1936, №6    стр.22-26.

Тәрҗемә хезмәтләре

  1. Дефо Д. Робинзон Крузо. Перевод Надиева Н.С. Казань, 1905, 1934.
  2. Барановский Н. Экономическая география СССР. На татарском языке перевод Н.С. Надиева. 1927 (1929) Казань. Татиздат, 21 п/л. Шрифт арабский. 
  3. Крупская Н.К. Очередные задачи коммунистического воспитания. Перевод на татарский Н.С.Надиева. Казань, Издательство Татарского отделеня повышения педагогических знаний. 1929. 24 стр.    
  4. Бусыгин Г. һәм Озеров М. Иген уңышы көрәшендә мәктәп балалры (Школьники в борьбе за повышение урожая). Татар теленә Надиев Н.С. тәрҗемәсе. Школьная серия. Казан, Татиздат, 1930. 97 стр. с илл. 
  5.   Надиев Н.С. Резолюция 11-ого партпросвещения по народному образованию. Перевод. 1931.
  6.  Летняя работа школы. Редактор Надиев Н.С. Казань. 1932.
  7. Как провести с дошкольниками экскурсию на водоем. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1933. 
  8. Надиев Н.С. Программа дошкольных учереждения. Перевод 1933.
  9. Как работать одному учителю с несколькими группами.  Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1933.     
  10. О качестве урока. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1933. Казань. 
  11. География в начальной школе. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1934.
  12.  Как организовать детский коллектив. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1934.
  13.   Как провести организационные занятия в дошкольных учреждениях. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1934. 
  14.  Надиев Н.С. Почему колхозникам нужна детская площадка. Перевод 1934. 
  15. Надиев Н.С. Программа по педагогике для педвузов. Перевод по заданию кафедры педагогике ТПТ (не обработана). 
  16.   Надиев Н.С. Работа образцового детского сада. Перевод. 1934. 
  17.  Шимберев. Учебник педагогики для педтехникумов. Перевод на татарский язык Надиева Н.С. 1935. Казань. 


[1] Шәриф Камал мемориаль фатиры һәм татар әдәбияты тарихы музее материаллары.

[2] Султангузин М.Р. Воспоминания и исследования о М.Джалиле/ История и этническая культура татар Оренбуржья.Изд.центр.Ырынбур.-2011.

[3] Ханбиков Я.И. История педагогики татарского народа.Казань,1975.

[4] Шәриф Камал мемориаль фатиры һәм татар эдәбияты тарихы музее материаллары.

[5] Шәриф Камал мемориаль фатиры һәм татар әдәбияты тарихы музее материаллары.