Инновационная площадка на базе КФУ

Хамидуллина Алсу Фаритовна

Инновационная площадка на базе КФУ

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле                                                                             8 б сыйныфы

Тема: Җөмләнең иярчен кисәге –аергыч, аның белдерелүе.

Максат: Укучыларны аергычлар белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә: 

  1. аергычларның ничек белдерелүен аңлау;
  2. аергычларны җөмлә эченнән дөрес таба белү, исемнең  мәгънәсенә карап аергычлар куя белү;
  3. аерылмыш төшенчәсе белән танышу.

Җиһазлау:

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар, дәресебезгә кергә кунаклар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк та, эшкә керешик. Ләкин кунаклар булгач, аларны үзебез белән таныштырмыйча да булмый бит. Һәрберегез исемнәрен әйтеп чыксын, тик бер шарт белән. Исем алдыннан шул хәрефкә башланган бер билге әйтергә. Мәсәлән мин – алсу йөзле Алсу булам. Ә сез...

Ягымлы, ярдәмчел Язилә

Игелекле Илшат

Инсафлы Инзилә

Иркә Ильвина

Кыю Камилә

Ирекле Ирек

Иманлы Илназ

Лаеклы Лилия

Көчле Камилла

Пөхтә Полина

Данлы Диана

Икенче Илнур

Рухландыручы Рашат

Игътибарлы Инзилә

Назлы Наилә

Нурлы Нияз

I.        Укучыларның белемен актуальләштерү.

  • Бу билгеләр нинди сүзләр янында килә һәм нинди сорауларга җавап бирә?
  • Алар исемнәрне ачыклыйлар һәм нинди? Кайсы? соравына җавап бирәләр.
  • Алар нәрсә өчен хезмәт итә?
  • Сөйләмне матурлый, тулыландыра.
  • Аларны нинди сүзләр дип атыйлар? Рус телендә ничек атала? Нинди сүз төркемнәре белән белдерелә?
  • Аергычлар –определение була, дулкынлы сызык сызыла. Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә
  • Аергыч ачыклаган исемнәрне ничек атыйлар,
  • Аерылмыш дип атыйлар. Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди?
  • Максат:

Аергычны таба, сорау куя белергә.

Нинди сүз төркеме белән белдерелүен күрсәтә белергә.

Аерылмышны табарга өйрәнергә, исемгә туры килгән аергыч таба белү

  • Кагыйдә чыгарабыз, (Җөмләне тулыландырабыз)
  • Җөмләдә ....... ачыклап, ......? ........?.......? сорауларына җавап бирүче ...... кисәк .......  дип атала . Алар ........ сүз төркемнәре белән белдереләләр?
  • Китапларны ачып, кагыйдәне укыйбыз, чагыштырабыз, нәрсәләр әйтелде, нәрсә юк.
  • Тактага язылган җөмләгә игътибар итик әле

•        Һәр бала туганнан алып исемгә һәм гражданлык алуга хокуклы

                                                       Бала хокуклары турындагы конвенция.

  • Бу нинди документ һәм анда нәрсәләр язылган икән?
  •  Гомумән, нәрсә ул хокук?
  • Хокук ул – дәүләт тарафыннан урнаштырылган һәм үтәлүе дәүләт көче белән тәэмин ителә торган, һәркем өчен мәҗбүри тәртип нормалары системасы.
  • 1989 нчы елның 20 ноябрендә БМО тарафыннан “Бала хокуклары турындагы конвенция” кабул ителә. Ул яңа туган баладан алып 18 яшькә кадәр булган балаларның хокукларын яклый. Димәк, сезнең хокукларыгызны да. Ә сез үзегезнең нинди хокукларыгызны беләсез?
  • Тигезлеккә, ирекле булырга, гаиләле булырга, үз фикереңне әйтергә, сәламәтлекне саклауда иң яхшы чаралардан файдалануга, белем алуга, һ.б.
  • Хәзер аларга ныграк тукталырбыз. Моның өчен 3 группага бүленеп эшләрбез. 1 төркем – телчеләр, 2 төркем тарихчылар, 3 төркем – замандашлар. Бирелгән маддәләргә анализны аналитиклар бирер, тарихчылар бу хокукларның элек үтәлү-үтәлмәвен күрсәтерләр, ә замандашлар бүгенге көн белән таныштырырлар.
  • Һәр бала яшәү һәм гражданлык хокукына ия. 7 ст.
  • һәр баланы түләүсез башлангыч, төп, урта белем алырга хокуклы. 28 ст
  •  Милли азчылыктан яисә җирле халыктан булган балалар үз мәдәниятләреннән, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файдаланырга хокуклы. 30 ст
  • Дәүләт баланы икътисади эксплуатацияләүдән, сәламәтлеккә зыян китерердәй, белем алуга комачаулардай эштән яклап калырга тиеш.

Бу маддәләрдән аергычларны һәм аерылмышларны табабыз

Укучылар, бала хокуклар белән генә түгел, бурычлар белән дә туа бит. Сез ул бурычларны үтисезме икән.

Һәр бала үзенең әти-әнисен тыңларга һәм хөрмәт итәргә бурычлы.

Туган  телне белергә, нәсел шәҗәрәсен өйрәнергә,  милли гореф-гадәтләрне онытмаска, киләчәк буынга тапшырырга бурычлы.(Нияз белән Инзилә “Шәҗәрә” бәйгесе)

Әйләнә-тирәдәге  табигатьне пычратмаска, табигый байлыкларны чамасын белеп кулланырга бурычлы.

Ә хәзер,  бүген үткәннәр буенча 2 шәр сорау төзибез, эшне парлап эшлибез. Бер-беребезнең белемнәрен бәялибез.

Рефлексия, бәяләү

  1. Дәрескә нинди уку максаты куйган идек? Нәрсәләр белдек?
  2. Белемнәребезне ничек бәялибез. һәркем үзенә билге куя һәм ни өчен икәнен аңлата



Предварительный просмотр:

“Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГБУнең 11 сыйныфында үткәрелгән Осталык дәресе

Янәшәмнән бара ак һәм кара...

Ак һәм кара.

Бу ике төс

Гел көрәштә, гел узышта

Кайсы җиңәр бу алышта.

Дөнья яралуга Җир йөзендә ике төс барлыкка килгән. Ак  һәм кара.

Шул көннән бирле, капма-каршы бу ике төс һәр кешене туганнан алып соңгы көннәренә кадәр озата бара. Шунысы кызык, аларны атауга һәркем ниндидер бөтенләй башка  төшенчәләрне күзалдына китерә. Ә сез бу сүзләрне ишеткәч, нәрсәләрне күзалдына китерәсез?

ак

кара

Көн

Яшәү

Чисталык

Сафлык

Кар

Сөт

Төн

Үлем

Пычрак

Кайгы

Өметсезлек

Игътибар иткәнсездер, күбегез ак төсне уңай, яхшы сыйфатлар белән, ә кара төсне начарлык белән бәйләдегез. Ә бит тормышта киресенчә булырга мөмкин.

Ак үлем ( наркомания)

Ак таплар ( тарихта билгесез фактлар

Ак канлылык ( авыру)

Ак чәч (картлык)

Кара  алтын (нефть)

Кара җимеш ( җиләк-җимеш)

Карабодай (үсемлек, ярма)

Кара икмәк ( иң зур байлыгыбыз)

Бу сүзтезмәләрнең тормышның кайсы өлкәсенә каравын һәм нәрсәне аңлатуын карап китү.

Димәк, нәтиҗә чыгарырга ашыкмыйк, күзәтүебезне дәвам итик.Халкыбыз телгә оста, сүзлек хәзинәсе бик бай. Бу сүзләрне теленә дә, язуына кертеп искиткеч зур мирас калдырган.Ул мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны әйтәсеңме, җырлармы, үзе яшәгән тирәлекнең исемнәреме, елга-сулык атамаларымы, әдәби кушаматлар яки геройлармы?

Хәзер группаларга бүленеп төрле юнәлешләрдә эшләп алырбыз

1 группа Ак һәм кара төснең мәкаль-әйтемнәрдә,  җырларда кулланылышы.

Ак эт бәласе кара эткә

Акны карадан аеру

Ак бәхет

Ак өмет

Ак юл

Җырлар: Кара каш, кара урман, карауҗа авылы көе,

Ак күбеккә баткан юргалар, ак сирень, ак чәчләрең күбәйгәндер, Эзләренә ап-ак карлар булып, ап-ак карлар.

2 группа Ак һәм кара төснең әдәбиятта кулланылышы

Акмулла, Акъегет, Белый, Черный, Белый, Акъәби, Ак кыялар турында хыял, Акбай, караборын,

3 группа Ак һәм кара төснең георафик атамаларда  кулланылышы. Актаныш, аксубай, Актүбә, караборнаш, Каратун, Карамасар. Ак диңгез, кара диңгез, , агыйдел,

4 нче группа Ак һәм кара төснең табышмакларда  кулланылышы Ак җир, кара тап, нәрсә булыр, уйлап тап.(китап)

Казаннан кара, Кардан ак

Ак сыер торып китә, кара сыер ятып кала.

Ак ялан,кара сукмак, - Йөри белгән эз табар.

Кара кыр буйлап ак куян чаба.

Игътибар иткәнсездер, бу мисалларның һәркайсында ак һәм кара төсләр үзара нинди мәгънәдә кулланылган?

  • Капма –каршы мәгънәдә, алар антонимнар.

Әйе, бу турыда без Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән дә карап дәлилли алабыз

Ак – сыйфат, кар, сөт, акбур төсе, киресе – кара.

Кара – сыйфат, корым төсендәге, киресе – ак.

Бу төсләрнең антоним булуына берегез дә шикләнмиме?

Ә менә мин сезгә икенче төрле фикер тәкъдим итәргә телим. 1826 елда КДУның беренче ректоры Лобачевский  Евклидча булмаган геометрия тәкъдим иткән кебек, ак һәм кара төсләрнең антоним  түгел икәнлеген  раслаучы фән бар.  Ул физика фәне

Инглиз галиме Исаак Ньютон 1671 елда яктылыкның призма өслегенә берәр почмак белән төшкәндә, нурның бер өлеше кайтарылганын, ә бер өлеше пыяла аша төрле төсләр ясап чыкканын күзәтә. Ньютон яктылыкны җиде төскә бүлә һәм  нәшердә спектр (лат. spectrum — күренү) сүзен куллана. спектрның якынча 380 нанометрдан 780 нм хәтле дулкын озынлыклы өлешен алып торучы кеше күзе кабул итә алган электромагнит дулкыннар[1][2]. Мондый дулкыннар 400 дән 790 терагерцкача ешлык диапазонын алып торалар. Мондый дулкын озынлыклы электромагнит нурланышны шулай ук күренүче яктылык, яки сүзнең тар мәгънәсендә яктылык дип кенә атыйлар

Кеше тормышында да бу төсләр һәрвакыт янәшә,

Йомгак.

Дәресебездән нинди нәтиҗәләр чыгарырбыз.


Предварительный просмотр: