Гумеровна Фарида Хайруллина

     Истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә - ап-ак алъяпкыч,  толымнарда- ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...    

     Мәктәпне тәмамлаганга 3дистә  елдан артык вакыт  сизелми дә үтеп киткән. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмады.  Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

       Әйе, мин бәхетле.  Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул!  Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без!

       Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы- башлангыч сыйныфлар укытучысы булачакмын. Менә өч дистә елдан артык гомеремне  укучыларыма багышладым.

     Балаларны татар телендә  бер – берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.

Добавить запись

Защита от спам-роботов