Батырлык. Батырлар заманы
Класс сәгате
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 25.01 КБ | |
| 50.86 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Аяз Гыйләҗев иҗаты. “Өч аршын җир”
Эпиграф: Туган җиреңнән олы була алмассың (А. Гыйләҗев)
Максат: А.Гыйләҗев иҗаты белән таныштыру. “Өч аршын җир” повестен өйрәнү.
Туган җир, туган якның кадере хакында, кешелеклелек турында уйлану, туган җиргә ярату хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, презентация, видеоролик, кроссворд
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше. Исәнмесез, балалар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен бүген сезгә.
Туган телне бик яратып
Укысын һәммәгез дә.
Гел яхшы билгеләр генә
Алырга язсын сезгә.
Укучылар, бер-берегезгә карап матур итеп елмайыйк та, уңышлар теләп урыннарыбызга утырыйк.
Актуальләштерү.
-- Дәресебезне шушы шигырь юллары белән башлыйсы килә.
Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла...
Укучылар, бу юллар сезгә танышмы? Авторы кем? Монда сүз нәрсә турында бара?
Яңа тема өйрәнү.
Бүгенге дәресә без Аяз Гыйләҗев иҗаты белән танышырбыз.
- Әйдәгез язучы, Аяз Гыйләҗев иҗаты турында белеп китик.
(видеоролик 3.35 мин)
- Тау башыннан туган як табигатен күзәтеп, куанычыннан кулларын өскә күтәргән кеше тасвирланган рәсемне күрсәтәм (Слайд 1)
--Балалар, менә бу рәсемгә игътибар итегез әле. Сез экранда нәрсәләр күрәсез? (урманнар, басу-кырлар, елга, авыл, печән кибәннәре)
-- Укучылар, бу рәсемгә карап, нәрсә турында уйлыйсыз?( кеше, бәлки, ул каяндыр кайтып килә яки сәяхәтче шул табигатьнең матурлыгына карап сокланып тора)
- Балалар, сез Туган ил, туган жир турында мәкальләр дә беләсез бит ? Шуларны әйтеп, мәгънәләрен аңлатып китик әле.
Иленнән аерылган—канаты каерылган
Чит жирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул
Туган илем—туган анам.
Үз илем – алтын бишек.
Туган-үскән жирдән дә матур жир булмас.
--Димәк, без өйрәнәчәк әсәрдә дә сүз нәрсә турында барачак инде?
Әйе, туган җир, туган авыл турында. Әйдәгез хәзер повестнең эчтәлеге буенча эшлик.
-- Әсәр ничек атала? (” Өч аршын җир”)
-- Укучылар, монда сез аңламаган сүз бармы? Нәрсә ул аршын?
(1918 елга кадәр Россиядә кулланылган озынлык үлчәү берәмлеге, ул 71 см. тигез) (слайд 2, 3 слайд репрессия сүзе),
- Әйдәгез хәзер китапларыгызны ачып, бирелгән өзекнең эчтәлеге белән эшлибез. Монда вакыйгалар кайларда бара? Санап китик;
(Поезда, басуда, больницада, урманда, юлда,)
- Төп геройлар кемнәр, исемнәре ничек?
(Шәмсегаян белән Мирвәли)
- Искә төшереп китик әле, Ни өчен Шәмсегаян белән Мирвәлине Кыек Урман станциясендә төшереп калдыралар? (ЭЧТӘЛЕГЕН СӨЙЛӘТҮ)
- (Әйдәгез текстан басуга чыккач Ш- ның хәле ничек үзгәрә икән,УКЫП үтик) (Укыганда слайд 5, басу)
- Шәмсегаян басуга чыккач үзен ничек хис итә, нәрсәләргә игътибар итә?
-Димәк, кысык, тынчу поезда аңа нәрсрә житмәгән икән?
-Әйе, саф һава, туган җиренең саф һавасы аңа шифа була.
- Шәмсегаян арыш арасыннан күзләре б-н күккүз чәчәкләрен эзли. Күкчәчәкләрне аңа кем өзеп бирә?
- М-гә игътибар итик. Мирвәли, басу буйлап барганда, нәрсәгә игътибар итә? (тексттан табып укыгыз 38 бит )
- “Мирвәли... Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае! ..”- дигән сүзләрне кем әйтә?
- Менә Ш-нны алырга ашыгыч ярдәм машинасы килә. Ни өчен авыруны ашыгыч ярдәм машинасына күчерәләр? Сез ничек уйлыйсыз: Шәмсегаянга кайда җиңелрәк булыр иде? Ат арбасындамы әллә ашыгыч ярдәм машинасындамы? Ни өчен?
-- Палатада Мирвәли белән Шәмсегаян нәрсәләр турында сөйләшәләр?
(Аларның сүзләрен рольләргә бүлеп укыту)
- Мирвәлинең теләге нинди?
- Шәмсегаянның васыятен табып укыгыз. Ничек уйлыйсыз, Мирвәли аны үтәрме?
-- Бу әсәрдә сүз кемнәр турында бара? (Слайд 10 )
(Сукбайлар турында;
Туган иленнән китеп, озак кайтмаган кешеләр турында;
Ир белән хатынның читтә яшәве турында; )
Кем ул сукбай? ( Билгеле бер эше, кәсебе булмыйча, урыннан урынга күчеп, ил гизеп йөрүче ярым хәерче )
Ял минуты слайд 11
Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра. ( кар очу хәрәкәтләре)
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра. ( туңу хәрәкәтләре)
Йомшак карны алабыз (иеләләр)
Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарламы ясау хәр-те)
Кар атышып уйныйбыз, (кар аткан кебек кылану)
Бик күңелле яшибез.(кул чабу)
Парлар белән эшләү. (Тактада эшләү) Балалар, мин сезгә Мирвәли б-н Шәмсегаянга хас характер сыйфатлары язылган карточкалар таратып бирәм, шулар арасыннанф. 1 пар ... Шәмсегаянга туры килгәннәрен, ә 2 пар Мирвәлигә туры килгәннәрен сайлап алып, тактага чыгып укый һәм беркетә.
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
--Мирвәли белән Шәмсегаян, басу буйлап барганда нәрсәләр турында уйлыйлар? | |
|
|
--Балалар, әйдәгез, кроссворд чишеп алыйк әле. Сораулар барысы да без укыган өзек белән бәйле.
Кроссворд сораулары: (Слайд 6)
- Шәмсегаян басудан нинди чәчәк эзли? күккүз
- Басуга нәрсә чәчелгән? арыш
- Яз һәм җәй көннәрендә басу-кырлар өстендә сайраучы кош? тургай
- Повестьның төп героинясы кем? Шәмсегаян
- Километр сүзенең синонимын әйтегез? чакрым
- Кем кебек читтә япа-ялгызы йөремәскә куша Шәмсегаян? сукбай
- Төп геройның исеме ничек? Мирвәли
- Әсәр автрының исеме? Аяз
Вертикаль буенча шакмакларда Шәмсегаян белән Мирвәлинең туган авылның исеме чыгарга тиеш Карачура
--ТАГЫН ӘСӘРНЕҢ ИСЕМЕНӘ ИГЪТИБАР ИТИК ӘЛЕ (Слайд1)
Димәк, ӨЧ АРШЫН ҖИР кешегә ни өчен кирәк булырга мөмкин икән?
3 аршын 2м 13 см була.
- Нәтиҗә.
-- Балалар, бу өзекне укып тикшергәннән соң, нинди нәтижә ясыйбыз? Әсәрнең төп темасы нинди? Бу повестьта сүз нәрсә турында бара?
ТУГАН ҖИР , ТУГАН ҖИРНЕ САГЫНУ ТЕМАСЫ
Туган җирнең һәр кеше өчен изге урын булуы.
- Дәрескә эпиграф итеп Шәмсегаянның ”Туган җиреңнән олы була алмассың”,- дигән сүзләрен алган идек. Әсәрне укып өйрәннгәннән соң эпиграфны ничек аңлатырсыз?
(Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыннан аерылу. )
Димәк, бу повестьта язучының әйтергә теләгән фикерләре шундыйлар:
Туган илеңә, халкыңа бирелгәнлек, туган телеңә сүнмәс мәхәббәт, миһербанлылык, мәрхәмәтлелек, игелеклелек, игътибарлылык, сизгерлек сыйфатлары тәрбияли) (слайд )
Укытучы сүзе:
-- Балалар, без әле сезнең белән моңсу әсәр, фаҗигале язмышлар турында сөйләштек. Әйдәгез дәресебезнең калган өлешен туган җирендә игелекле эшләре белән исемнәрен мәңгеләштергән кешеләр турында да сөйләшик. М-н, туган илен, туган җирен үстерүгә, төзекләндерүгә күп көч салган шәхесләрдән кемнәрнең исемнәрен атап китә алабыз? Беренчедән, мин шул җирдә, шушы авылда яшәгән кешеләрне атар идем, ә сез кемнәрне беләсез?(шушында М.Рәхимов турында, Күнгәктә, Солтанбәктә, Табаскыда мәктәп салдыруы турында әйтеп узарга ). Безнең якташлар арасында да үз авылларын төзекләндерү, матурлау өчен тырышып эшләп йөрегән кешеләр күп, Атайсал проекты турында ......
Йомгаклау.
Ф.Яруллин Туган ягы кирәк кешегә шиг. уку.
Читтә йөргән чакта, сагындырып,
Керер өчен төнлә төшенә,
Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле
Туган ягы кирәк кешегә.
Зур уңышлар яулап, заманалар
Матур бәя бирсә эшеңә, --
Шатлыкларын ишеттерер өчен
Туган ягы кирәк кешегә,
Йөри-йөри күңеле тупасланса,
Тузан кунса яшьлек хисенә,--
Бер сафланып килер өчен, тагын
Туган ягы кирәк кешегә.
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә,--
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
Өй эше: “Туган җир ул була бер генә” темасына иншага әзерләнергә. Бәяләр кую
Предварительный просмотр:
Тема. Нәрсә –ул батырлык? Безнең заманда батырлар бармы?
Батырлар заманы
Максат.
1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны дәлилли белүләренә ирешү.
Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
2. Мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.
3. Патриотик хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау: ноутбук, мультимедияле проектор, презентация,
Кереш өлеше
-Исәнмесез, хәерле көн укучылар, Килгән кунаклар! Рәхим итеп утырыгыз, дәресне башлыйбыз!
-- Укучылар, тактага игътибар итегез әле.
Слайд1
«Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән . Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...»
- Бу юлларда нинди сүз 3 мәртәбә кабатлана?
2 слайд. Экранда рәсем
- Балалар, менә бу рәсемгә карагыз әле, эшне башлар өчен классны 3 төркемгә бүләбез.
- 1нче төркем нәрсә күрәсез?
- 2 нче төркем нәрсә уйлыйсыз?
- 3нче төркем нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте?
:
I. - Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез? Игътибар белән карагыз әле.
Сезгә 15 секунд вакыт бирелә. Янәшә утырган парлар белән фикерләшәбез. (Вакыт чыккач, һәр төркемнең 3 нче номерлы катнашучысы теләк буенча үз фикерләрен әйтә.)
Көтелгән җаваплар: берсе-яшьүсмер малай, икенчесе-солдатлар, өченчесе - ана, дүртенчесе-малайның күкрәгендә йолдыз, дип әйтергә мөмкиннәр.
II. – Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
Уйлау өчен 30 секунд вакыт бирелә. Төркемнәрдә катнашучылар үз фикерләрләрен кәгазь битләрендә язалар.
Мөмкин булган җаваплар:
берсе-малайның йөзе шат;
икенчесе-солдатлар малай янына җыелганнар;
өченчесе- нигә солдатлар малайга карап, горурланалар; дүртенчесе - ни өчен малайның күкрәгендә йолдыз балкый; ул нинди батырлык күрсәткән?
Фикерләрләр язылган битләр укыла һәм тактага беркетелә.
III. – Бу рәсем сезне нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте?
Җавап бирү өчен 20 сек. вакыт бирелә. Төркемнәрдә катнашучылар үз җавапларын тактага эләләр.
Мөмкин булган җаваплар:
- бу малай авырлыкны җиңеп, батырлыкка ирешкән;
- кыю, тәвәккәл;
- барысын да булдырам дип үзеңдә көч тапкан;
- туган илен, халкын яратучы патриот;
Нәтиҗәгә килү: -Димәк, алда санап киткән фикерләрне икенче төрле бер сүз белән ничек әйтә алырбыз? Балалар, без бүгенге класс сәгатендә нәрсә турында сөйләшербез.
15 секунд эчендә кара-каршы парлар бер-берсенә фикерләрен әйтәләр һәм һәр төркемнең 4 номерлы катнашучысы уртак фикерне әйтә.
“Батыр”, “Батырлык ”, “Батыр кеше”
- Рәхмәт, фикерләрегез өчен, ә менә “батыр” сүзе аңлатмалы сүзлектә болай әйтелә:
3- слайд. “Батыр”, “Батырлык” (Аңлатмалы сүзлектәге мәгънәсе бирелә)
.
Р. Миннуллин “Батырлык эшләр идем” (Илмир)
Батырлык. Бу купшы сүз түгел, (Сөмбел)
Хәтерләрдән тиз җуела торган.
Мәгънә - асылында, мәңгелеккә
Күңелләргә, җанга уела торган.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
«Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр төрле-төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул...»
( Ф.Яруллин“Җилкәннәр җилдә сынала”)
Әйе, бу сыйфатлар кешеләргә элек-электән үк хас. Кешеләр дошманнарына каршы батырларча көрәш алып барганнар. Курыкмыйча ерак сәфәрләргә чыкканнар.
4 слайд Русиядә Ватан Геройлары көне –илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләнүче истәлекле дата. Нәкъ шушы көндә 1769 елда Екатерина II яуда күрсәткән кыюлык һәм каһарманлык өчен Изге Георгий Җиңүче орденын булдырган. Гомерләрен Туган илне саклауга багышлаганнарны тәбрикләү гадәте Россия Федерациясендә 2007 елда яңартыла.
Ф. Кәрим “Ватаным өчен” (Илвин)
Әле генә тыңлаган шигырьдән күренүенчә, батырлык күбрәк сугыш кырында эшләнә икән. Белүебезчә, Бөек Ватан сугышы еллары дигән сүз әйтү белән күз алдына: күз яше, кайгы, бәхетсезлек килә. Халкыбызның әлеге сугышта күрсәткән батырлыгы аеруча хөрмәткә лаек.
Бөек Ватан сугышына районыбыздан 7 меңнән артык кеше киткән, шуларның 2 мең 500 енә генә туган якларына әйләнеп кайту бәхете татыган. Башкортстан буенча 285 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Безнең районынан да сугышта катнашып, батырлык эшләгән якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары бар.
--- Әйдәгез, укучылар, рәхим итеп батырлар турында сөйләп китегез
ПРЕЗЕНТАЦИЯ
Шигырь укыганда (М. Шаймуратов , Воину освободителю, Муса Җәлил һәйкәлен күрсәтергә) Слайды
Һәйкәл булып баса җиңүчеләр, (Эльвир 5 кл.)
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел,
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
II. Жыр (Ничәү очты шулай кайтыгыз Зифа Нагаева сузе һәм көе Марат Шайбаков башкаруында)
Тагын сугыш... Украинада барган махсус хәрби операцияда безнең куп кенә якташларыбыз катнаша. Алар арасында батырлыклар күрсәткәннәре дә шактый. Мәсәлән, авыдашларыбыз: .... һәм....., ...авылыннан .... Күрсәткән батырлыклары өчен хөкүмәт тарафыннан югары наградалар белән бүләкләнгәннәр.
( Слайды)
--- Сугышта батырлыклар эшләп булуын без инде күрдек.
Ә менә тыныч тормышта батырлык эшләп буламы?
- Кайсы һөнәр ияләренең эше көндәлек батырлыкка тиң? Әйдәгез, аларны карап китик. (Слайды) (Презентация)
- Янгын сүндерүчеләр; хокук сакчылары (полиция); табиблар; гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм башкалар.
--- Ә хәзер авыр язмышка дучар булган бер язучы искә төширик әле. Ул армиядә бер күнегү эшләгәндә турниктан егылып төшеп, умыртка баганасын сындыра, йөри алмас, селкенә алмас хәлгә килә, ләкин шуңа да карамастан, иҗат эше белән шөгыльләнә.
(Слайды)
Ул--Татарстанның халык шагыйре, Фәнис Яруллин,
Ф. Яруллин белән батырлык төшенчәсен бәйләп буламы?
--Әйе.
(Фәнис Яруллинның яшәве һәм иҗат итүе үзе бер батырлык. Гарип килеш тә үзендә көч табып, иҗатка тартылып гомер кичерүе, күп кешеләр кабатлый алмый торган батырлык үрнәге. Ә Нурсөя ханымның аны аңлап, яшь сабыйлардай тәрбияләп торуы – тагын бер батырлык. Ә бит аның кебек авыр хәлдә калып та, төшенкелеккә бирелмичә, тормыш өчен көрәшүче кешеләр аз түгел.
Ф.Яруллин “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендә болай ди: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса -- егылмас өчен, якасына ябыш.Утларга салса—үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа—күбек булып, өскә күтәрелмә, асылташ булып, төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә—яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса--кояшка карап юл сайла. Җилкәнеңне җилләр екса—йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди очракта да җиңәргә өйрән. Көче рухлылар гына максатларына ирешә ала. Түземнәр генә бәхеткә лаек.”(Ф. Яруллин.. Сайланма әсәрләр. – 1 том. – 272 – 273 битләр).
--- Әйдәгез хәзер уен уйнап алабыз, ромашка таҗларын алыгыз һәм мәкальләрнең мәгънәсен аңлатып
1. Батыр яуда беленер.
2. Батырга таяк та корал.
3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.
4. Батыр баткактан курыкмас.
5. Батыр үз халкын яклый.
6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.
7. Батырлыкта – матурлык
Рефлексия.
- Бүген сөйләгәннәрдән чыгып, батырлыкка ирешүнең алгоритмын төзеп карыйк. Сезнең алдыгызда ак кәгазь битләре һәм маркерлар бар. Шулар ярдәмендә “Батыр кеше”нең алгоритмын төзисез. Эшне башкару өчен 2 минут вакыт бирәм. Вакыт чыккач, теләк буенча төркемдә катнашучылар такта янына чыгып яклыйлар. Тактага беркетелә.
Батырлыкка ирешүнең алгоритмы:
⮚ кешеләрне бик авыр очракларда коткару;
⮚ барысын да булдырам дип үзеңне ышандыру;
⮚ авырлыкларга бирешмәү;
⮚ ихтыяр көче, тәвәккәллек кирәк;
⮚ сизгер, игътибарлы булу;
⮚ үз-үзеңне аямауны таләп итә;
⮚ үз өстеңә җаваплылык хисе, бурыч йөкләү;
⮚ Туган илеңне, халкыңны ярату
Әйдәгез,Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен укып китик әле .(бергә уку)
Батырлыкны эшли ала
Бөтен кеше дә.
Аның өчен кирәк түгел
Алып көче дә.
Ә моның өчен:
Яратырга кирәк бары
Туган җиреңне,
Әти — әниеңне,
Туган илеңне.
Йомгаклау өлеше.
Кыл яхшылык кешеләргә-
Кеше булыйм дисәң.
Авыр булыр, өсләреңә
Гөнаһ туны кисәң.
Кирәк булса коткарырга
Батып баручыны
Кулың суз да коткар сагыш-
Моңга таручыны
Кеше булып яшим дисәң,
Бул син кешелекле.
Бәхетле көн итим дисәң,
Бул син игелекле.
- Бездә тормышта батыр булып калыйк! Намус кушканча халыкка хезмәт итик, аның лаеклы гражданнары булыйк! Игътибарыгыз зур өчен рәхмәт!

