“Яңа ел әкияте” 2нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел бәйрәме сценарие

“Яңа ел әкияте” 2нче кечкенәләр төркеме өчен  яңа ел бәйрәме сценарие

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2_mladshaya_gruppa_koyashkaydocx.docx28.35 КБ

Предварительный просмотр:

Рольләрдә:

  1. Алып баручы
  2. Кар бабай
  3. Куян
  4. Кар кызы
  5. Кыш бабай

Балалар:

Малайлар – куяннар

Кызлар – Энже кар бөртекләре

Репертуар:

Җыр “Маленькой ёлочке холодно зимой”

Уен “ Кар бабайга тондыр”.

“Куяннар” биюе

Җыр “Ары баса кыш бабай”

Бию “Малыши карандаши”

Шигырьләр: тат. телендә

Бию “Энҗе кар бөртекләре”


“Яңа ел әкияте” 2нче кечкенәләр төркеме өчен яңа ел бәйрәме сценарие

Музыка башлану белән, балалар залга керәләр, чыршы тирәли түгәрәккә басалар.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, безнең чыршыбыз ничек матур итеп бизәлгән! Күпме шарлар, уенчыклар, гирляндалар, фонарьләр эленгән. Аларның барысыда ялтырыйлар, балкыйлар, җемелдиләр.

Балалар, ә ни өчен соң бүген чыршы шундый балкый?

Балалар: Чөнки бүген яңа ел бәйрәме!

(Алып баручы һәм балалар чыршы тирәли йөриләр, уенчыкларны карыйлар. Урындыкларга утыралар).

1нче бала: Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

2 нче бала: Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен,

Балалар күптән көтте.

Алып баручы: Балалар, мин ниндидер тавышлар ишетәм, монда таба кемдер килә ахры! Безне тизрәк тапсыннар өчен, әйдәгез бергәләшеп кул чабыйк.

Залга кар кызы керә.

Кар кызы: Исәнмесез, менә мин дә. Ах, күпме бала-чага монда! Кызлар да, малайлар да.

Мин – кар кызы булам,

Кардан йолдызлар ясап,

Җир өстенә яудырам.

Ай-яй, чыршыгыз бигрәк матур, уенчыклары да күп, үзе төз, ылыслары йомшак. Ә сезгә чыршы ошыймы? (балаларның җаваплары).

Алып баручы:

Нидер җитми бит чыршыга

Карагызчы, балалар.

Белдем, белдем, утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел,

Зур шатлыклар бәйрәме

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны? Кар кызы син безгә ярдәм итә аласыңмы?

Кар кызы: Әйе, балалар. Моны мин эшли алам, чыршы бн бераз серләшеп алырга гына кирәк.

“Чыршы чыршы кабын син

Утларыңны яндыр син”.

Кулларыңны бик нык чап,

Чыршы якты булып ян.

Алып баручы: Балалар, чыршыбыз бигрәк матур булды.

3нче бала: Күрегез, бу чыршыны!

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек –

Тора түшәмгә тиеп.

Балкып яна утлары

Матур уенчыклары.

4нче бала: Чыршы бәйрәме-

Ямьле бәйрәм бит,

Чыршы янында

Җырлап әйләник.

Җыр “Маленькой ёлочке холодно зимой”

.

Алып баручы: Күрегез бу чыршыны

Матурланган, киенгән

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез чыршыбызны,

Ерактанрак күзәтик.

Кар кызы: Әкияти бәйрәмебез дәвам итә.

Кар бабай: (чыршы артыннан) Мин монда!

Кар кызы: Кая ул, монда? (Чыршы артына бара).

Кар бабай: (чыршы алдыннан) Мин монда!

Кар кызы: Кая ул, монда?

Кар бабай: (чыршы артыннан) Мин монда!

Кар кызы: Кая ул, монда? Нәрсә соң инде бу? Ничек соң инде бу?

(Балалар әйтеп торуы буенча, кем шаяртканын аңлап ала).

Кар кызы: кем әле син анда? Ишетәсеңме? “Мин монда!” Кар бабайга кишер алып бара идем, борынына куярга. Минем аны таба алмамын инде, кызганыч... Кишерне куянга бирергә туры килер инде...

Кар бабай: (йөгереп чыга) Тукта әле, кар кызы.

Мин монда! Балалар, мин кар бабай!

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадыгыз сез, мине

Куйдыгыз кишердән борын,

Ясадыгыз ике кул,

Күзләрем кара күмердән

Кулымда зур себерке

Мин гади кар бабай түгел

Бик шаян һәм күңелле,

бик матур итеп биим,

Сикерәм һәм дә уйныйм.

Кар бабай: кыш көне бөтен дөнья ап-ак карга күмелә, мин сезгә йомарланган кар кисәкләре әзерләдем, әйдәгез торып басыгыз һәм минем белән уйнап алыгыз, кар йомарламнары белән миңа эләгә алырсыз микән?

Уен “ Кар бабайга тондыр”.

Алып баручы: бер, ике, өч, без уйнап бетердек.

Кар бабай: Ой, миңа нишләптер эссе булып китте,төн җиткәнче эремәсәм ярый инде?! Балалар, миңа тизрәк өрегез, салкын һава бераз ярдәм итми калмас. (Балалар өрәләр).

Алып баручы: Ни булды сиңа, кар бабай? Йөзләрең агарып чыкты, авырмыйсыңдыр бит?

Кар бабай: Ой, балалалар, мин тагын эрим, эрим. Эреп бетәм инде ахры, тизрәк миңа ярдәм итегез, кулларыгыз белән миңа селкегез! (балалар кулларын селкиләр).

Алып баручы: кар кызы, тизрәк кар бабайга су алып кил, тыны кыслып бетте алайса.

(кар кызы конфетти тутырылган чынаяк бирә).

Кар бабай (эчә): бигрәк тәмле салкын су, беразын калдырып сезнең өскә дә сибеп җибәрим эле... (балаларга су сибә).

Алып баручы: ай-яй, куркыттың безне кар бабай!

Кар бабай: (шаян итеп) Мин шаярдым гына бит инде

Кар кызы: Булдырдың кар бабай, барысын да көлдереп алдың. Сиңа шуның өчен кишер бүләк итәм (кишерне кар бабайга бирә).

Алып баручы: Ой, балалар, тавышланмагыз, ишетәсезме, кемдер елый бугай?

(Чыршы артыннан куяннар чыга.

Кар кызы: нәрсә булды сезгә?

Куян: Яңа ел җитә бит. Без кыш бабай янына бүләк алырга бара идек, кечкенә бит әле без һәм бик куркаклар. Кар эченә кереп карап качабыз, төлке бүредән куркабыз. Без кыш бабайның безгә батырлык бүләк иүен телибез!

Кар бабай: сез куяннар бездән курыкмаыз. Без сезне үпкәләтмәбез, куяннар бит безнең якын дусларыбыз. Әйдәгез әле безгә бер биеп күрсәтегез безгә дә күңелле булып китәр, Кыш бабай сезгә бүләкләрне үзе алып килер.

Куян: алайса ярар, без сездән курыкмыйбыз. Бергәләшеп биеп алыйк.

Бию “ Куяннар”

Кар бабай: бигрәк матур биедегез. Тиздән, бик тиздән яңа ел җитә, ә Кыш

бабай әле һаман килми дә, килми.

Кар кызы: кыш бабабыздан башка бәйрәм күңелле булмый. Әйдәгез әле бергәләшеп кыш бабайны чакырыйк, әти-әниләр дә безгә ярдәм итәр!

Бер – кулларны чабабыз

Ике – аякларны тыпырдатабыз

Өч – бергәләп, Кыш бабай, Кыш бабай дип чакырабаз.

(балалар һәм ата-аналар хәрәкәтләр ясыйлар).

Алып баручы: кыш бабаебыз ишетми, еракта йөреп адашты микән әллә? Ягез әле, кар бөртекләре матур биюегезне күрсәтегез әле.

“ Кар бөртекләре” биюе

Кыш бабай: утлар яна, күрәм, күрәм, сезнең янга хәзер тиз барып җитәм.

(кыш бабай залга керә)

Кыш бабай: исәнмесез, дусларым, нәни кыз һәм улларым! Ерак-ерак илләрдән, сезне сагынып килдем мин. Сезгә яңа елда шатлыклар, тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем.

Алып баручы: Кыш бабай, сина нәни дусларың матур бию әзерләделәр, карап кит әле.

Танец «Малыши Карандаши»

Алып баручы: Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы?

(Кыш бабай бии)

Алып баручы: кыш бабай, ерак юллардан килдең, биедең, уйнадың. Аргансыңдыр инде син. Безнең чыршы төбенә утырып бераз ял ит, балаларыбыз өйрәнгән шигырьләрне тыңлап ал.

Балалар шигырьләр укыйлар.

1.Уйнап- биеп яңа елны

Каршы алабыз.

Яңа елда матур теләк

Теләп калабыз.

2. Кыш бабай, кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.

3.Кар яуган, яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урманнар, кырлар.

4. Бүген Кыш бабай

Бәйрәмгә килә

Без нәниләргә

Күп буләк бирә.

Җыр “Ары баса Кыш бабай”

Алып баручы:Балалар, Кыш бабай безнең белән биедеме ?

Җырлар җырладымы? (Әйе)

Балаларны көлдердеме? (Әйе)

Нәрсәне онытты соң кыш бабай? (балаларның җаваплары)

Кыш бабай: бүләкләр турында хәтерлим мин, балалар. Тик менә урманда озак йөреп, капчыктагы бүләкләремне югалттым. Куян дустым, ярдәм ит миңа, урманнан бүләкләрне безнең бәйрәмебезгә алып кайт әле.

(куян чыршы артыннан капчыктагы бүләкләрне таба)

Кыш бабай: куян-дустым, бик зур рәхмәт сиңа, бик батыр куян баласы булып чыктың син. Менә бит, балалар минем сезгә дигән бүләкләрем. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Сыйланыгыз!Сөенегез, балалар! (Бүләкләр өләшелә).

Кыш бабай: Чыршы әйлнәсендә,

Җырлап биедек бергә.

Кар кызы: Яңа елны каршылау

Күңелле булды безгә.

Бергә: Саубылыгыз балалар.

Алып баручы: Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

Матур бәйрәме өчен,

Яңа елга яңа юлдан

Нык басып, бердәм керик.

Иң изге, саф теләкләрне,

Бер-беребезгә телик.

Ә хәзер барыбыз бергә фотога төшәбез.