Мои видеозаписи

Владимиров Артур Дмитриевич

Үз халкын данлаган татарлар...

4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан илебез тарихына хөрмәт белдереп, аның матур традицияләрен искә алып, республикабызда яшәүче халыкларның милли мәдәни үрнәкләре белән танышу максатыннан Татарстан Республикасының атказанган артисты Хаматгалеева Гөлия Фоат кызы белән “Идел буе халыклары фольклорында бердәмлек, дуслык чагылышы” дигән темага 1 ноябрь көнне лицеебызда очрашу оештырылды.
Лекция форматындагы чарада укучылар актив катнашты. Татарстан Республикасы Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солисты укучыларыбызны Идел буенда дус, тату булып яшәүче халыкларның мәдәнияте – җыр-бию сәнгате, кыллы уен кораллары, татар кызларының милли бизәнү әйберләре белән таныштырды. Кубыз моңына бию элементларын күрсәтте, укучылар бию буенча мастер-класста катнаштылар.
Әлеге истәлекле очрашу лицей укучылары күңелендә матур бер хатирә булып озак сакланыр дип ышанабыз.