Главные вкладки
Бариева Диля Вакиловна
Хәерле көн кадерле дусларым! Аллаһка шөкер исән- сау уяндым, үз күзләрем белән кояш нурларын күрдем, күкрәк тутырып һава суладым, янәшәмдәге, якыннарымның ягымлы сүзләрен ишеттем, өстәл тулы ризыгым, шөкер яшәргә өем бар, гыйбәдәт кылырга намазлыгым җәелгән, Аллаһка шөкер мин бик бәхетле. Һәр көн саен яраткан эшемә йөрим, туган телемдә - татар телендә сөйләшәм, балалар укытам. Мәктәптә укыган чакта, минем төп хыялым - татар теле укытучысы булу иде. ТГГПУ ның Татар филологиясе факультетын бишле билгеләренә генә бетердем. Татар әдәбиятен, татар телен чын күңелемнән яраттым. Укыган чакта, рус телендә эндәшкән кешеләргә дә татар телендә җавап бирә иде. Өстәмә рәвештә, укыган вакытта татар әдәби әсәрләренең эчтәлеген язып барып, өч калын дәфтәр тутырдым.Укып бетергәч, авыл балалар бакчасында 14 ел мөдир булып эшләргә туры килде. Үз туган телемдә сабыйлар белән аралаштым, ә аннан соң Арча мәктәбендә укыта башладым. Аллаһка шөкер, эшемне яратып эшлим, укучыларым да мине яраталар, татар телендә аралашырга тырышалар. Киләчәктә дә татар телебезнең үсеше өчен көрәшеп, яратып эшләргә язсын.