классный час

Гарданова Зимфира Музафаровна

Классный час

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon класс сәгате "Көндәлек режим"55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:      Көндәлек режим һәм сәламәтлек. 

Максат: 1)Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп  

                 шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру.                                                                                                                                  

                   2)Мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп

                   үткәрергә өйрәтү.

                 3)Чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

Кулланылган әдәбият: “Мәгариф журналы” 12/2001, 2/1997, 4/2004, 10/200, 2/199

                                      “Әдәплелек дәресләре” Л.И. Галиева, Л.В. Баязитова,Вил

                                        Казыйханов.

Җиһазлау: презентация, өч төсле конвертта рәсемнәр.

                             Дәрес барышы.

I Оештыру.

      Уңай психологик халәт тудыру:

                                   Исәнмесез, укучылар!

                                   Исәнмесез, саумысез!

                                   Кәефләрегез ничек соң?

                                   Кояшлы иртә кебек.

-Бүген бездә  кунак апалар да бар, әйдәгез әле алар белән дә исәнләшик.

-Бер- беребезгә кояшлы иртә кебек матур кәефләр теләп тәрбия сәгатен башлыйк.

II Актуальләштерү.

- Укучылар минем кулымда нәрсә?

- Сәгать.

- Сәгать безгә ни өчен кирәк?

- Вакытны белү өчен.

- Ни өчен безгә вакытны белү кирәк соң?

- Вакытында йокыдан тору, вакытында мәктәпкә бару өчен... (Укучыларның җаваплары)

- Сәгать безгә вакытны дөрес бүләргә, көнебезне файдалы, матур үткәрергә ярдәм итә.

     Укучылар бүген без сезнең белән һәр көнне эшләнә торган эшләребезгә вакытны дөрес бүлү, көнебезне файдалы, матур үткәрү турында тирәнтенрәк сөйләшеп китәрбез.

Ишек шакыйлар, Айзат керә.

-Укучылар, Айзат нинди кагыйдәне бозды?

-Ул соңга калып килде?

-Айзат, син нигә соңга калып килдең?

-Мин кичтән бик озак телевизор караган идем, шуңа соң гына йокларга яттым, ә иртә белән сәгать шалтырагач та аз гына ятып торыйм дигән идем, йоклап киткәнмен.

Инде иртә белән ашап- эчеп тә тормадым, сумкамны алдым да мәктәпкә йөгердем.Ләкин менә барыбер соңга калдым.

  • Ә син, Айзат, көндәлек режимның нәрсә икәнен беләсеңме соң?
  • Билгеле беләм. Режим... Режим- нәрсә телим шуны эшлим.
  • Режим-  көндәлек тәртип кагыйдәсе ул. Син шул кагыйдәләрне үтисеңме?
  • Көндәлек режимны без әби белән бергәләп үтибез. Мин йокыдан торам, әби урын җыя, мин ашыйм, әби җыештыра.
  • Укучылар, Айзат көндәлек режимны бөтенләй белми булып чыкты. Бүгенге соңга калуын гафу итеп аны үз арабызга алабызмы?
  • Әйе.
  • Әйдә, Айзат, тизрәк урыныңа утыр. Бүгенге дәрестә иптәшләреңне тыңла, үзең актив катнашып утыр һәм син көндәлек режимның нәрсә икәнен һичшиксез аңларсың.
  • Димәк, бүген без тәрбия дәресендә нәрсә турында сөйләшербез?
  • (Көндәлек режим турында)

        -  Укучылар, бүген без сезнең белән 2 группага бүленеп эшләрбез.

Бүгенге тәрбия сәгатебез телдән журнал формасында булыр. Ул чын журнал кебек, ләкин аны укымыйлар, ә бәлки тыңлыйлар һәм карыйлар, без аны үзебез чыгарырбыз.

III Төп өлеш.

  • Журналыбызның беренче бите ничек атала?
  • Бер, ике, өч...

Безнең кулда көч.

  • Әйдәгез уен уйнап алыйк.

Җил чыкты ( -ж –ж –ж)

Яңгыр ява (яңгыр яву хәрәкәте)

Төн җитте

Кояш арган ял итә ( балалар партага башларын куеп ятып алалар)

Торыгыз, тор! Нинди матур көн туды, кояш чыкты (укытучы будильник шалтырата.)

  • Балалар иртә белән торуга без нишлибез?
  • Урын җыябыз, зарядка ясыйбыз, юынабыз.
  • Әйдәгез, барыгызда иртәнге зарядкага тезелегез.
  • 1 укучы:    Иренмим беркайчан да

                         Иртән торып басам да

                         Физзарядка ясый башлыйм

                         Тәрәзәмне ачам да.

( Музыка астында зарядка ясыйлар. Зарядканы классның спорт секторы булган укучы ясата. Аңа алдан әзерләнергә кушыла.)

  • Укучылар зарядка ясагач сез нинди үзгәрешләр кичердегез?
  • Гәүдәбез язылды, уянып киттек, кәефләребез күтәрелде.
  • Димәк иртәнге зарядка ни өчен кирәк икән?
  • Тизрәк уянып җитү өчен, тәннәребез язылсын өчен.
  • Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы, көн саен иртән зарядка ясарга сүз бирәсезме?
  • Сүз бирәбез.
  • Зарядка ясагач нишлибез? (юынабыз)

                         Журналыбызның икенче бите

             “Юа, юа, юылган,

             Сабын суда юк булган”_ дип атала.

- Иртәнге зарядканы ясагач, без юыну бүлмәсенә ашыгабыз. Юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр?    Яшел конвертларны алыгыз. Анда рәсемнәр бирелгән. Шулар арасыннан иртә белән юыну өчен безгә нәрсәләр кирәк булыр, шуларны сайлап алыгыз (сөлге, сабын теш щеткасы, теш пастасы рәсемнәре).

- Ә  хәзер шушылар арасыннан һәркем өчен аерым булырга тиешле әйберләрне аерып куегыз (сөлге, теш щеткасы).

(Һәр группадан берәр кеше сайлап алган әйберләрне әйтә )

-Ни өчен сез сайлап куйган теш щеткасы, сөлге һәр кеше өчен аерым булырга тиеш икән?(Микроблар бер кешедән икенчесенә йокмасын өчен)

-Укучылар, бергәләп укыйк әле, монда нинди сүз язылган?

                                       С ә л а м ә т л е к

  • Бу сүзгә тукталып китик әле.
  • Сәламәтлек нәрсә ул? (Укучыларның җаваплары).
  • Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәтлек- ул чисталык. Безнең тирә- юньдә, тәнебездә, кулларыбызда, тырнак асларында хәтта авызыбызда да күзгә күренми торган микроблар яши. Алар төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкиннәр.(Татар халкы элек-электән чисталыкка игътибар иткән.)
  • Димәк, ни өчен иртән, кич юынырга, тешләрне чистартырга кирәк икән?
  • Сәламәт булу өчен.
  • Тешләрне көнгә ничә тапкыр чистартабыз?
  • Чистарту тәртибен беләсезме?
  • Укучылар, мин сезгә тешләрне ничек дөрес итеп чистарту турында язылган таблицалар өләшәм. Өйдә әти- әниләрегез белән үзегезне тикшереп карагыз әле. Хаталарыгыз булса төзәтерсез.

2 укучы:          Иртә белән табында

                     Әби әйтте тагын да:

                   -  Юньләп ашарсың микән,

                     Икмәк валчыгын, балам,

                     Коймый башларсың микән.    –Юынгач нишлибез?(Ашыйбыз)

- Журналыбызның алдагы бите “Чәй эчәбез бал белән” дип атала.

- Сүз нәрсә турында барачак?

- Өстәл янында дөрес утыру турында.

- Ә, хәзер кызыл конвертларны ачыгыз. Анда  ашау өстәле янында утыручы балалар рәсемнәре бирелгән.  Тиз генә киңәшләшеп алыгыз да, җавап бирегез. Бу балалар өстәл янында дөрес утыруның нинди кагыйдәләрен боздылар икән?

 I гр.  Куллары юылмаган, терсәкләре өстәл өстендә.

. Өстәл янында сөйләшеп утыралар. Малай авызына күп итеп тутырган.

II гр. Китап укып, телевизор карап ашый.

Ашаганда идәнгә, өстәлгә коеп ашый. Пычакны дөрес бирми.

  • Җавапларны тыңлыйк. Укучылар, сезнең арада бу балалар кебекләр юкмы?

Өстәл янында һәрвакыт тәртипле утырып, азыкның тәмен белеп ашарга кирәк.

Шулвакытта гына ашаган ризыкларыгыз сезнең тәнегезгә сихәт булып ятачак.

 

Журналыбызның алдагы бите “Буш вакытыңны файдалы үткәр”

  • Дәресләр беткәч сез буш вакытта ниләр эшлисез?
  • Түгәрәкләргә йөрибез, әдәби китаплар укыйбыз.
  • Ә, хәзер зәңгәр конвертларны алыйк. Андагы рәсемнәрдә буш вакытта ниләр белән шөгыльләнү файдалы булачагын күрсәткән рәсемнәр бирелгән. Сез шул рәсемнәрдәге күренешләрне пантомимо ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.  Бер укучы яки берничә укучы күрсәтергә мөмкин . Икенче группада утыручы иптәшләрегез сезне аңлый  алырлармы икән?

I гр.               - Ике бала шашка уйный.

                      -Бер бала рәсем ясый, икенчесе китап укый.

II гр              -  Малайлар футбол уйныйлар.

                     - Әти- әнигә булышу: өстәл сөртә, гөлләргә су сибә, тәлинкәләр юа.

-Укучылар, ә сез дәрестән соң буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

(Компьютерның зыянлы икәнен искә төшерү)

- Түгәрәкләргә йөрибез, бергәләп әдәби китаплар укыйбыз, уйныйбыз.....

-Молодцы! Буш вакытны шулай файдалы итеп үткәрү ул сезнең кәефегезне күтәрә, сәламәтлегегез ныгый, дусларыгыз күбәя, сез үзегездә яңа талантлар ачасыз.

Журналыбызның ахыргы бите “Сәгать йөри келт- келт “ дип атала.

                             Уен :  “Туктый белмәс сәгать”.

                      Сәгать йөри келт- келт (башны як-якка)

                      Ул уяна иртүк: түк- түк (баш кагу)

                      Ул йокларга яратмый: юк, юк (баш чайкау)

                     Ялкауларны яратмый юк,юк (баш чайкау)

  • Укучылар, әйдәгез үзебез сәгать ясап карыйк. Тактада сәгать рәсеме ясалган. Сез сәгатьнең тере цифрлары, ә мин сәгать йөртүче булам. Мин сезгә цифрлар өләшәм һәм  көндәлек режимга кагылышлы бер күренеш әйтәм. Сез шул күренеш сәгать ничәдә була, шул цифр  кемдә ,  сәгатькә   цифрны куярсыз.  
  • Йокыдан торабыз.
  • Сәгать җидедә  йокыдан торабыз, 7 ле цифрысы миндә ( тактадагы сәгатькә 7 ле цифрын куя.)

Дәресләр башлана     8

Мәктәптә  ашау вакыты  11

Мәктәптә булу вакыты   13

Саф һавада уйнау, түгәрәкләргә бару, 14

әти- әниләргә булышу.15

Дәрес әзерлибез 16

Кичке аш 18

Китап уку 19

Телевизор карыйбыз 20

Йокларга ятабыз 21

 

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әле генә без нәрсә эшләдек?

-Үзебезнең көндәлек режимыбызны төзедек.

-Әйдәгез, хәзер бергәләп көндәлек режимны укып чыгыйк.

-Бүгенге дәрестән без нәрсәләр алдык микән ? “Ромашка” уены ярдәмендә белербез.

-   Укучылар, әгәр сез көнегезне менә шулай дөрес планлаштырып вакытында йокыдан торып, вакытында дәрескә барып, вакытында саф һавада йөреп, буш вакытыгызны файдалы итеп үткәреп  уздырсагыз, сезнең һәр көнегез матур, файдалы үтәр, сау- сәламәт балалар булып үсәрсез.

    - Әйдәгез, дәресебезне барыбыз бергә түгәрәккә басып “Сәгать йөри келт- келт” дигән җыр белән тәмамлыйк.