шигырьләрем - күңел хисләрем

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Әй син тормыш!
Бигрэк катлаулы син-
Сыныйсын да, безне сыныйсын.
Төрле мәшәкатьлэр китереп чыгарасын
Әллә инде безне юкка чыккан
Бер мәхлүккә инде саныйсын?!
Тукта эле син,
Бетереп атма безне!
Бирешмибез синең сынауга!
Төрле чишелешләр таба, таба
Без чыгарбыз якты юлларга

Рәхмәт ходам!

Рәхмәт ходам! Мең-мең рәхмәт сиңа!

Синең ярдәмеңә таянам!

Авыр чакта синнән ярдәм сорыйм,

Күккә карап СИҢА ялварам!

Бәргәләнеп йөргән чакларымда,

Уңай якка юлың күрсәтәсең...       

Ә кайвакыт...

Авырлыклар биреп үртәшәсең...

Рәхмәт ходам!

Син бит мине-

Ана бәхетенә ирештердең!

Сөйгән ярым белән бергәләшеп,

Сау-сәламәт кыз һәм ул устердем!

Рәхмәт сиңа, ходам!                            

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Мәрхәмәтле булыйк!20 КБ

Предварительный просмотр:

Мәрхәмәтле булыйк!

Мәрхәмәтле  булыйк кешеләргә,

Шәфкатьлелек  кылыйк аз гына .

Олыларга  олычарак карыйк,

Кечеләргә бирик наз гына

 

Күпме кеше яши җир йөзендә,

Күпме сабый ятим, анасыз.

Күпме ана яши пар канатсыз,

Әй, син, язмыш, нигә аяусыз?!

Ятимнәргә, әби- бабайларга

Битарафлык кылмыйк һичкайчан.

Хәлдән килгән кадәр ярдәм итик,

Мәрхәмәтле булыйк һәркайчан!

                                                        Диләрә Галиуллина


 

Комментарии

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Әйләнә - тирәбездә булган мохтаҗ кешеләргә ярдәм итеп, киләчәгебез хакында кайгыртып, туган телебезне онытмыйча, ятимнәргә ярдәм кулы сузып яшәсәк иде.

Латипова Гульнур Гайнутдиновна

Бик матур, күңелгә тия торган шигырьләр. Рәхмәт Сезгә. Афәрин.