Канатлы сүз- хикмәтле сүз

Шайхулова Милауша Фагиловна

Әлифне таяк дип белми

  •              Элек - татарларда гарәп язуы гамәлдә вакытта  - балага беренче башлап хәреф танытканда, җиңеллек өчен:                           

 -  Менә бу таяк шикеллесе- әлиф, дип аңлата торган булганннар. Димәк, әлифнең таяк кебек икәнлеген белмәү хәреф танымау, укый-яза алмау булып чыга. Укый-яза    белмәүне, грамотасызлыкны     аңлатудан тыш,  "Әлифне таяк таяк дип белмәү"   гыйбарәсе киңрәк мәъгнәгә ия. Ул теге яки бу өлкәдә, нинди дә булса бер мәсьәләдә тиешенчә хәбәрдар, белемле, компетентлы булмаган кешеләрне сыйфатлау өчен дә кулланыла.