Балаларны уен аша тэрбиялэу.

Сабирзянова Гулия Шайдулловна

Балаларның психологик һәм физик үсешендә төп урынны уен алып тора. Уен мәктәпкәчә яшьтә төп шөгыль булды. Н. К. Крупская әйткәнчә: «Уен - алар өчен уку да, хезмәт тә, тәрбияләүнең төп формасы да».

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarny_uen_asha_terbiyaleu.doc22.5 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларны уен аша тәрбияләү.

Балаларның психологик һәм физик үсешендә төп урынны уен алып тора. Уен мәктәпкәчә яшьтә төп шөгыль булды. Н. К. Крупская әйткәнчә: «Уен - алар өчен уку да, хезмәт тә, тәрбияләүнең төп формасы да».

Балалар бакчасында төп урынны сюжетлы, рольле уеннар алып тора. Бу уеннар аша тәрбияче балаларда төрле кешеләр, һөнәрләр турындагы белемнәрне формалаштыра, күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Уеннарга һәр сменадагы тәрбиячеләрнең дә бер үк максат, таләп куеп оештыруы шарт булып тора.

Төзелеш б-н бәйләнгән уеннарда төп эчтәлеклекне төзү алып тора. Бу уеннар тирә-юньне күзалларга, материалның формасын, размерларын, санын, нидән эшләнгәнен белергә ярдәм итә.Төп метод булып башта уен алымнарын өйрәтү торса, соңыннан тәрбияче балаларга төзергә теләгәнлекләре турында уйларга мөмкинлек бирә.

Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга да төп игътибар бирелә. Алар балаларның хәрәкәтләрен, буйларын үстерергә, тазалыкларын ныгытырга ярдәм итә. Җитәрлек хәрәкәтле уеннарның булмавы тәртипне һәм оешканлыкны бетерә.

Дидактик уеннар аша балаларның сүзлек запасы баетыла, сөйләм теле үстерелә.

Уеннарның бер төре булып уен - драматизация тора. Уен б-н җитәкчелектә төп нәрсә - тәрбияви мәгънәсе, эчтәлеге булган әсәр сайлап алу һәм аның эчтәлеге буенча балаларга авыр булмавы, аңлаешлы итеп уен- драматизациягә әйләндерелүе.

Халык уеннары, мәсәлән, Сабантуй - балаларда җитезлекне, батырлыкны, бер-берсенә ягымлы мөнәсәбәтләрне үстерә. Тик балалар бакчасында сугыш кебек уеннарны уйнаудан качарга кирәк.