Моё творчество.Минем иҗатым.

Фархутдинова Ландыш Мирхатимовна

           Бу биттә үзем иҗат иткән шигырьләремне урнаштырам.Алар  белән таныша аласыз.Рәхим итегез!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл buran.docx12.1 КБ
Файл karlar_korgnd.docx12.52 КБ
Файл berenche_sentyabr.docx12.01 КБ

Предварительный просмотр:

 Буран.
Табигать ул безнең кәеф кебек:
Була җәе, алтын көзләре.
Ә хәзергә хуҗа бар җиһанга
Ап- ак кышның салкын көннәре. 

Көртләр өеп, буран тузгытса  да, 
Мин гашыйкмын ап-ак кышларга. 
Кыш бураны алып кайта мине
Ерак калган бала чакларга.

Ык буенда чана шуган көннәр... 
Бияләйләр бозга әйләнгән... 
Менә шундый хәтирәләр белән
Кышлар сабый чакка бәйләнгән.

Бүген тагын менә килде буран. 
Кары ява,тузгый дөньясы.
Ык буенда балачак  тавыннан 
Тик бер генә килә шуасым.

7 февраль,2018 ел.



Предварительный просмотр:

      Карлар көрәгәндә...
Бу арада һәр көн саен буран, 
Бар җиһанга хуҗа ул гына.
,, Вакыт бетә минем!,'' - дигән кебек, 
Бар көченә дулый, тузына. 

Кар көрәргә чыккан барча  халык:
Монда чиста, бик шәп көрәлгән. 
Әнә теге яшел капкадан гел, 
Күптән  беркем атлап кермәгән. 

Кар көрәве үзе бер һөнәр ул,
Калган безгә ата - бабадан.
Менә шулай уйлап, хискә бирелеп
Каерып карлар атам капкадан. 

Кар көрәгән вакыт - матур мизгел,
Хәл белешә күрше - күләннәр.
Муллык ява, - диеп  сөенешә
Яшәү ямен, тәмен белгәннәр. 

Тигез, чиста итеп көрәп куйган-
Димәк, тормыш кайный бу йортта. 
Ә мин әйткән  яшел капка төбен
Сагыш баса кичке тынлыкта. 

Яусын, әйдә, карлар, тузсын буран! 
Иссен, әйдә, кышкы җилләре.
Кышлардан соң гына язлар килә, 
Дуслар, шуны онытмыйк әле. 

8 февраль, 2019 ел.



Предварительный просмотр:

Беренче сентябрь

Күңелләр балачак иленә 
Кайта бит бу көнне кунакка. 
Һәркемнең исенә төшәдер, 
Тәүге кат кергәне класска. 

Кыңгырау тавышы тибрәтә
Күңелнең иң нечкә кылларын. 
Сагыну хисләрен яңарта
Беренче кыңгырау чыңлавы. 

Беренче сентябрь диюгә
Күзләргә яшь килә кинәттән.
Кыңгырау чыңлавы, әйтерсең,
Кайтаваз һәм сәлам үткәннән. 

Һәркемне чакырам кабаттан
Мәктәпкә, балачак иленә. 
Беренче кыңгырау чыңлавы 
Керсенче күңелләр түренә. 

31 август, 2018 ел.