Белем сыйфаты белән идарә итү.

Галлямова Найля Газимовна

     Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә  җавап  бирерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру мәгарифне модернизацияләүнең беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора.

   Белемнең яңа сыйфаты -  гомум дәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман  тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик  яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел бәлки шәхес үсешенә, аның танып белү сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелүе. 

   Белгәнегезчә, белем сыйфатын бәяләүнең традицион критерийлары мондый:

1)  фәннәрдән үткәрелә торган олимпиадалар нәтиҗәләре;

2)  мәктәп тәмамлаучыларның югары уку йортларына укырга керүе;

3)  укучыларның йомгаклау аттестациясе мониторингы (мәгариф учреждениеләрен аттестацияләү механизмнары аша);

4)  аерым фәннәрдән белем бирү сыйфаты мониторингы;

5)  мәктәп тәмамлаучыларның ничәсенең алтын яки көмеш медальгә  лаек булуы;

6)  вариатив мәгариф учреждениеләренең үсеше,  тагын да тирәнтенрәк белем бирә торган программалар нигезендә укыту, инновацион эшчәнлек;

өлгереш; “4”-“5” билгеләренә укучылар саны...

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_syyfaty_beln_idar_itu.doc126 КБ

Предварительный просмотр:

               Белем  сыйфаты  белән идарә итү.

     Россия мәгарифен модернизацияләү концепциясендә әйтелгәнчә, заман таләпләренә  җавап  бирерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру мәгарифне модернизацияләүнең беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора.

   Белемнең яңа сыйфаты -  гомум дәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман  тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик  яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел бәлки шәхес үсешенә, аның танып белү сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелүе.  

   Белгәнегезчә, белем сыйфатын бәяләүнең традицион критерийлары мондый:

  1. фәннәрдән үткәрелә торган олимпиадалар нәтиҗәләре;
  2. мәктәп тәмамлаучыларның югары уку йортларына укырга керүе;
  3. укучыларның йомгаклау аттестациясе мониторингы (мәгариф учреждениеләрен аттестацияләү механизмнары аша);
  4. аерым фәннәрдән белем бирү сыйфаты мониторингы;
  5. мәктәп тәмамлаучыларның ничәсенең алтын яки көмеш медальгә  лаек булуы;
  6. вариатив мәгариф учреждениеләренең үсеше,  тагын да тирәнтенрәк белем бирә торган программалар нигезендә укыту, инновацион эшчәнлек;
  7. өлгереш; “4”-“5” билгеләренә укучылар саны.

Ләкин бу критерийлар белән белем сыйфатын дөрес һәм төгәл бәяләү мөмкин түгел. Һәм бу алай эшләнмәскә дә тиеш.

  Яңача белем сыйфаты белән идарә итү –

  1. инновацион  процессларны гамәлгә ашыру технологияләре, проблеманы өйрәнү процедурасын билгеләү;

 

                                                                                        -1-

   2) белем сыйфатын өйрәнү  методлары ( социологик, психологик-педагогик, фәнни эзләнү)  комплексларын  файдалану;                                                        

    3) укучыларның белемен экспертизалау методикасын, белем, тәрбия, иҗади үсеш дәрәҗәсен бәяләү нормаларын булдыру.

    Белем сыйфаты берничә дәрәҗәдә карала:

  • төбәк;
  • субрегион;
  • мәктәп белем бирү һәм уку дәрәҗәсендә;

   Укучыларның белем сыйфаты – баланың үсеш мөмкинлеген искә алып, культура элементларын билгеле бер үзләштерү  дәрәҗәсе ул.  Укучыларның белем сыйфаты күрсәткечләрен түбәндәгечә билгелим:

  1. белемнең тулы һәм тирән булуы;
  2. оперативлыгы;
  3. төгәл һәм гомумиләштерелгән;
  4. җыйнак һәм җәенке;
  5. системалы һәм һәрьяклы;
  6. аңлы һәм ныклы үзләштергән булуы.

Бу нәрсәне аңлата:

Белемнең тулы булуы - өйрәнелә торган объект турында барлык белемнең санын характерлаучы күрсәткеч.

   Белемнең тирәнлеге - әлеге белемнең башкалар белән аңлы рәвештә ярыйсы ук тыгыз бәйләнешле саны белән билгеләнә.

   Белемнең оперативлыгы - укучының белемне охшаш һәм вариатив ситуацияләрдә кулланырга әзерлеген һәм күнекмәсен күздә тота.  Эшне башлангыч сыйныфлардан башлыйм.

   Укучыларның башлангыч сыйныфларда  туплаган белемнәренең сыйфатлы булуы зур әһәмияткә ия дип саныйм. Шуңа күрә, башлангыч классларда каллиграфиягә, укуның сыйфатына, исәпләү тизлегенә нык игътибар сорала. Уку тизлеге 4 параметр буенча тикшерелә:

  • тизлеге;
  • сәнгатьлелеге;
  • аңлап укуы;
  • дөреслеге.                                                                       –2-

Бу параметрлар  даими үтәлгәндә, укучының сөйләм культурасы арта. (Уку анализы)

    Башлангыч классларның  төрле методик кулланмаларында хәреф язу төрлечә һәм ул тиз язуга нигезләнгән (скоропись), шуңа күрә каллиграфия нык аксый һәм без үзебезгә кулланма итеп матур  язуга  нигезләнгән ярдәмлек белән эш  итүне сайладык. (Начальная школа  2001 № 13,15). (Монда цифрларның да дөрес язылышы күрсәтелә)

    Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү йөзеннән, сорбонкалар белән даими эш алып барыла. КМО утырышларында күп очрый торган типик  мәсьәлә шартлары тикшерелә (куст мәктәпләрендә таләпләр төрлечә). Барлык укытучыларга бер үк мәсьәлә бирелә һәм  алар һәркайсы шарт төзеп мәсьәләне чишәләр, чишелешләр анализлана.

   Башлангыч классларның программасы артындагы сүзләрдән, укучыларның белем дәрәҗәләрен билгеләү максатыннан, сүзлек диктантлары яздырыла.  Күп очракта моңа игътибар ителми, ә бу белем сыйфатына тискәре йогынты ясый.

    Укытучыларның эшчәнлеге белән танышу күзлегеннән, уку елы башында диагностик карта эшләнелде. Шул анкета миңа  киләчәк  җитәкчелегемдә нык ярдәм итте һәм укыту-тәрбия планы төзегәндә мин  шушы анкета материалларына таяндым. (анкеталарга  күзәтү)

   Белгәнебезчә, укыту сыйфаты бурычы иң киме 2 ысул белән гамәлгә ашырыла.

  Педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү һәм иң нәтиҗәле вариантларны, шулай ук укучыларның белемнәрне тулысынча үзләштерүенә комачаулый торган аерым кимчелекле  үзенчәлекләрне аерып алу беренче ысулны тәшкил итә. Һәм шуның нигезендә белем, тәрбия бирү, үстерү мәсьәләләрен тәэмин итүче укыту процессы моделен төзү. Икенче ысул - укыту процессын, аның элементларын эзлекле анализлаудан һәм аның төп   сыйфатлары системасын аерып алудан гыйбарәт. (Яңа уку елында 2 укытучының (Батршина С.Ф., Сабиров Г.Г.) тәҗрибәсе өйрәнелеп, гомумиләштереләчәк.)

                                                                                         -3-

   Эшләү дәверендә белем системасының 2 фактордан торуын ачыкладым.

  1. Хәзерге заман педагогикасы һәм сәнгате дәрәҗәсендә педагогик аңны формалаштыруда һәм
  2. Хәзерге укыту шартларында укытучының педагогик осталыкка ия булуында.

   Сыйфатлы белем алуны канәгатьләндерә  торган шартлар .

Белем һәм тәрбия бирү  -мәктәпне гамәлгә куючылар бурычы булса, ә бу процессның  эчтәлеге, ул эшчәнлектә кулланыла торган форма һәм методлар – мәктәп һәм аның администрациясе  функциясе. Мәктәп үзенең белем бирү программасын булдыра (Белем бирү программасы төгәл шартларны, укучыларның мөмкинлеген искә алып, мәктәпнең белем  һәм тәрбия бирүне моделен  чагылдыра). Укыту процессы,  аның нәтиҗәләре,  мәктәпнең үзшартлары һәм педагогик коллектив мөмкинлеген ни дәрәҗәдә искә алуына бәйле.

   Барыбыз да беләбез, укытучының квалификацияле булуы – белем сыйфатына ирешүдә мөһим шарт. Ул формаль күрсәткечләрне (кадрларга ихтыяҗ булу , булмауны, диплом буенча нинди квалификациягә ия булуны, аттестация дәрәҗәсен һ.б.), балаларның укыту һәм тәрбия нәтиҗәләренең сан һәм сыйфат  күрсәткечләрен искә алып бәяләнә.

   Укытучыларның һәм җитәкчеләрнең профессиональ үсеш динамикасы аеруча мөһим.  

   Уку елы башында һәр укытучыга методик паспорт эшләнде һәм методсоветның № 1 утырышында бу паспортның пунктлары өйрәнелеп, ел дәвамында укытучыларның дәресләре күзәтелде һәм анализланды. Дәресләргә балл куелып, үсеш динамикасы билгеләнде. Дәрескә  куелган критерийлар түбәндәгеләр:

  1. Куелган максат һәм педагогик мәсьәләнең сыйфаты;
  2. Максат үтәлүнең эффектлылыгы;
  3. Педагогик мәсьәләләрне чишүнең эффектлылыгы;

                                                                                       -4-

А) укытучының шәхси сыйфатлары;

Б) уку материалыны эчтәлегенең сыйфаты;                

В) уку  процессын оештыруның эффектлылыгы.

Һәр чирек саен  укытучыларның эшчәнлеге эш картасында чагылдырыла. (Эш картасына күзәтү)

Укыту-тәрбия процессын нәтиҗәле оештыруга укучылар үзләре дә зур  өлеш кертә ала. Әгәр дә мәктәптә сәләтле һәм омтылышлы балалар укыса, мәктәп нәтиҗәләре дә югарырак була. Монда “4”-“5” легә өлгерүчеләр саны гына түгел, ә бәлки укучының элеккеге уңышларына караганда да югарырак нәтиҗәләргә ирешүе, аның  үсеше истә тотыла. (Өлгереш нәтиҗәләре чагыштырыла)

   Укучыларыбыз стабиль рәвештә район күләмендә фәннәр буенча оештырылган олимпиаларда призлы урыннар ала. 2001-2002 нче уку елында нәтиҗә 22% булса, 2002-2003 нче уку елында ул 24% булды.

   Югарыларда әйтелгәннәрдән чыгып, белем сыйфаты белән идарә итү, укучыларның  һәм ата-аналарның ихтыяҗын, җәмәгать тормышы кыйммәтләрен, дәүләт нормативларын өйрәнүне күздә тота. Шуның нигезендә ихтыяҗларны һәм эшчәнлек нәтиҗәләренә төзәтмәләр кертүне гарантияли торган укыту-тәрбия  процессы  системасы булдырырга тырышабыз.

    Белем бирү мониторингы кысаларында аналитик эш башкарыла. Ул – белем сыйфаты белән идарә итү механизмының төп аерылгысыз компоненты һәм аны күтәрүгә

ирешүнең төп чарасы. Без беләбез, укытуның  сыйфаты белән идарә  итү эше - белемнең билгеле бер стандартлары булуын, укытуны дифференциальләштерү һәм индивидуальләштерүне, белемнәрне үзләштерүгә ачыктан-ачык төгәл таләпләр куюны, аларны бәяләүгә рейтингны система булдыруны таләп итә.

     Мәктәптә белем сыйфатын “4”ле, “5”ле билгеләренә укучылар санына карап кына бәяләү дә дөреслеккә туры килми. Белем сыйфаты укучының алга таба үсешен, аның мөмкинлеге дәрәҗәсен фаразлау нигезендә бәяләнергә тиеш.

                                                                                          -5-

     Укучыларның тәрбиялелеге – шулай ук белемлелек сыйфатын бәяләүче критерий.

     Тәрбия бурычлары турында да нык уйланырга кирәк.

     Тәрбия – белемнең һәм үсешнең гомуми процессына интеграцияләнгән педагогик эшчәнлекнең аерым элементы түгел, ә бәлки кирәкле органик өлеше.

     Белемнең сыйфатына бик күп факторлар йогынты ясый. Аларның берсе  - укытучының хезмәт хакы.

     Шуның өчен чыгышымны Казан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Марат Вазыйх улы Лотфуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: (“Мәгърифәт” 9 август, 2003 ел).

    “ Укытуның сыйфатын иң беренче чиратта укытучы хәл итә.                       Әгәр дә педагогларның хезмәт хакы шушы күләмдә калса, укытуның сыйфатын бернинди программа да, модернизация дә, бернәрсә дә күтәрмәячәк.

     Без педагогик университетларга күпме генә тырышып укытсак та, кадрлар әзерләсәк тә, әлеге хезмәт хакына мәктәпкә килергә ашыкмаячаклар. Ә башлырак кешеләр кайда хезмәт хакы зуррак, шунда китә. Бер ата-ана да баласын “син бик яхшы укыдың, бар әле педвузга” дип җибәрмәячәк.”

                      Хөрмәтле коллегаларым!

     Алдыбызда – яңа уку елы. Һәрберебез өчен ул куанычлары, шатлыклары белән килсен. Укыту һәм тәрбия эшендә һәркайсыбызга зур уңышлар, гаилә бәхете, тазалык–саулык телим.  

       

                                                                                                                -6-

Сәләтле балалар белән эшләүнең педагогик нигезләре.

   Балаларда сәләтлелекне үстерү һәм тәрбияләү – сәләтле шәхесне тәрбияләү ул. Баланың сәләтен билгеләү – ачу буенча башкарылган педагогик эшчәнлекнең беренчел максаты – баладагы мавыгуларны, омтылышларны үстерү, аңа үз сәләтен табуда һәм камилләштерүдә булышу. Әмма шул ук беренчел максаттан аерылгысыз рәвештә икенче бер максат – балада эчке табигый көчләрне үстерү максаты бар. Бу максатларга балаларның тормышын һәм хезмәтен иҗади алымнар белән оештырганда гына ирешергә мөмкин. Төрле уеннар, шул уеннар рәвешендә үткәрелгән, практик күнекмәләр, иншалар, шигырь-хикәяләр, тарихи фактларга һәм сәнгать әсәрләренә анализ ясау, һәртөрле практик эшләрдә, оештыру эшләрендә актив катнашу һәм башкалар.

    Мөгаллимнәргә һәм тәрбиячеләргә балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

   Сәләтлелек билгеләре буларак, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.

    Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү – биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була. Ә дәреслектәге уку материллары исә, күләме һәм тирәнлеге буенча, уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр дә бала сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматның саны һәм сыйфаты белән генә канәгатьләнергә теләми.

   Психолог-галим И. Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның беренчесен – зиһенлелек сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен – аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтлелек билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

   Психология фәннәре докторы Ю. Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә  хезмәт итә. Акыл үсешенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.

   Аңлы белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып тора.лар.

   Сер түгел, соңгы елларда белемнең әһәмияте кими бара. Гомуми мәҗбүри урта белем һәм барлык балаларга да бер класста һәр фәннән бертөрле белем бирү уртача укучыларның гына түгел, сәләтлеләрнең дә фәннәр белән кызыксынуын киметте.

  Кулланыла торган кайбер гадәти укыту алымнары һәм метоларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсендә бик ачык чагылыш таба. Хәзерге заман яшьләрендә үзаң һәм үз дәрәҗәсен белү хисе бик нык үскән. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган  раслауларга корылган метолар кулланып, дәрес-занятиеләр үткәрү аларның, бигрәк тә үз фикере булганнарының ачуын гына чыгара, укучы, уку процессыннан читләшә.

   Боларнаң барысы да иҗади фикер йөртүче мөгаллимнәрне укучыларның үзенчәлегенә туры килә торган яңа метод һәм формалар эзләүгә этәрә. Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч күәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

    Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәүләренә ирешү сорала.

   Гадәти мәктәптә сәләтле балалар белән эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Аларның беренчесе – укучыларда белемнең үсеш дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү  һәм, шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең тема һәм формаларын планлаштыру вариантларны төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни  методиканы төгәл бер төркем, класс яки укучы үзенчәлекләре  белән “килештерү” механизмын булдыру.

Икенчесе – дәрестә дифференцияләштерелгән укытуны фәнни нигездә гамәлгә ашыру,  үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу. Укытучының югары әтрафлы булуына һәм дәресләрне демократияләштерүгә ирешү.

   Югары да әйтелгән мәсьәләләрне хәл итүгә укытуда кулланыла торган нинди эш формалары ярдәмгә килә?

  1. Терәк схемалар (конспектлар) белән эш. Моннан дистә еллар элек әлеге системаны танылган новатор укытучы Шаталов төзи һәм үз эшендә киң файдалана.

  Мәсәлән, әлеге система схемаларының берсе буенча этаплап мондый дәресләр үткәрергә мөмкин:

Беренче этап – кереш лекция. Дәрестә материал эчтәлеге тулысынча аңлатыла, аның төп мәгънәсен төшендерүгә нык игътибар ителә.

Икенче этап – семинар дәресләр.

Аларның саны материалның катлаулылыгына, күләменә һәм укучыларның яшенә бәйле. Барлык эш, әзерлеккә карап, дифференцияләштереп алып барыла. Балалар күнегүләрне мөстәкыйль башкаралар, дәреслек һ.б.белән эшлиләр.

Өченче этап – лаборатор эш (ул физика,химия, география, биология һ.б. фәннәрдән алырга мөмкин). Укучылар схема буенча җайланмалар җыялар, аерым тәҗрибәләр үткәрәләр, күзәтүләр оештыралар, таблица, отчет төзиләр, гомумиләштерүләр ясыйлар һ.б.

Дүртенче этап – тема буенча мәсьәләләр чишү, диалоглар төзү.

Бишенче этап – зачет.

Алтынчы этап – йомгаклау, кызыклы мәгълүматлар дәресе, анда балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуы аеруча ачык чагыла.

   Укытучы өлкән класслрада фәнгә “күмелү” дәресләре үткәрә. Бу системаның асылы бик гади : фәнне укыту өчен билгеләнгән сәгатьләр саны 4 өлешкә ( мәсәлән 9 класста физика курсы һәр чиреккә 25 әр сәгать  туры килерлек итеп) бүленә. Шулай итеп, укучылар 5 көн 5 әр сәгать бары тик физиканы гына өйрәнәләр, ягъни чиреккә бер мәртәбә фәнгә “күмеләләр”.

  Мондый дәресләрдә балаларга үзләренең белемнәрен тагын да тирәнәйтү, акыл, фикерләү сәләтен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачыла, укучылар теманы өзек-өзек итеп түгел, ә берьюлы  тулысынча өйрәнәләр, фәнне тирәнтен һәм төпле үзләштерәләр, аларның белем туплау күнекмәләре үсә һәм камилләшә, шулай ук укытучының һәм укучының бергәләп иҗат итү мөмкинлеге барлыкка килә.

    Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗдади дәресләр зур әһәмияткә ия. Аларның төрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-сочинение, дәрес – иҗади отчет һ.б.. Аларның һәрберсендә балалар узара һәм мөгаллим белән тыгыз аралаша.

   Шуны ассызыклап үтәргә кирәк : укытуны индивидуальләштерү һәм дифференцияләштерү мөгаллим эшендә  төп юнәлеш булырга тиеш. Элеккерәк елларда укытучылар үзләренең эшчәнлеген уртача укучыны истә тотып оештыралар иде. Бу исә уртача укыту һәм тәрбия  методикасын барлыкка китерде. Хәзер белем һәм тәрбия бирү эшен сәләтле балалар үстерү максатын күздә тотып оештырырга кирәк. Чөнки һәр кеше – шәхес.  Аларның һәрберсенә аерым психологик һәм әхлакый үзенчәлекләр кызыксыну һәи һәвәслек хас, һәркем чынбарлыкны үзенчә күрә.

   Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, мөгаллим үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә, белемен тирәнәйтә.

                           ГАИЛӘ  ПЕДАГОГИКАСЫ  ТӘРБИЯЛИ.

    Искәртеп тормыйча, һәрчак үзен тәүфыйклы, тәртипле тоткан баланы гына чын тәрбияле дип әйтеп була. Үзен игелекле, гадел, күркәм, шәфкатьле,  фидакарь тотарга кирәклеген назари (теоретик) белү генә түгел, ә һәрвакыт, һәр урында ул үзен тәрбияле тотарга гадәтләнгән, күнеккән  булырга тиеш. Мәктәп кенә моңа ирешә аламы? Җавап бер генә һәм бик төгәл –  юк, күнектерә алмый. Моның өчен вакыт та җитми, мөмкинлек тә юк.

   Мәктәп  тәрбиянең бары тик назари нигезләрен төшендерә, аңалата ала, бер яки берничә тапкыр сөйләп  аңлату, искә төшереп китү белән генә балада шул өйрәтелгәннәрне гадәти өзлексез, даими сыйфатларга әвелдерә алмый. Моның өчен балаларны еллар дәвамында тәрбияләргә кирәк. Бала мәктәпкә килгәнче, тәрбия бирүнең иң тәэсирле еллары да  үткән була. Ул мәктәпкә 6-7 яше  тулгач керә, инде  үзенчә тәрбияләнгән (тәрбияләнмәгән), ниндидер гадәтләрне, күнекмәләрне үзенә сеңдергән, кабул иткән була.

    Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк?

 -Туганнан бирле, - дип җавап биргәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук, тиешле таләп – кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып, күзен, битен тырнамасын өчен, аны биләүгә билиләр, Бала ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра, әмма тора-бара буйсына- күнегә. Коляскага утырып, әнисе эшкә керешкәндә, тагын кычкыра, елый, җиңәргә тырыша, әмма моңа да күнегә. Ул, үсеп җиткәнче, иң элек әнисе, әтисе белән, үсә төшкәч, тәрбияче, укытучылар белән үзе теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен көрәшә. Әгәр тәрбиячеләр йомшаклык күрсәтепме, башка сәбәп беләнме чигенсә, юл куйса – җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә  әйләнә, 10-11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен итыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез хаталар  кабатлый башлый  һәм тәрбиясез, рәтсез кеше булып үсә.

  Әти-әни, әби-бабай, тәрбияче һәм укытучылар бер генә мизгелгә дә, бер генә тапкыр да тезгенне  ызкындырмаска, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Һәм мондый даими таләпчәнлек, тәрбиягә күнектерү-гадәтләндерү бары тик гаиләдә генә була ала. Мондый тәрбиянең меңнәрчә еллык тарихы, канунлашкан кагыйдәләре, алымнары бар. Кайчандыр, борын-борын заманнарда, мәктәпләр дә, тәрбияче, мөгаллимнәр дә булмагандыр, әмма балалар тәрбияле үскәннәр – аларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләгәннәр.

   Тәрбиячесез, үрнәксез генә әдәпле бала үстереп булмавы бәхәссез, һәм һәр гаиләнең үз тәрбиячеләре – дәү әти, дәү әниләре булган. Балалар әти-әни, әби-бабай үрнәгендә, алар белән бергә эшләп үскәннәр.

    Мин ятим  үстем. Көн итәргә, бу  дөньяда үз-үземне ничек тотарга, дустан дошманны аерырга, беренче көнкүреш күнекмәләренә өйрәтергә газиз атам белән газиз анам өлгерми  калдылар, - дип яза  шагыйрь Әхмәт Рәшит. Тугыз яшемдә сеңелем белән без әтиемнең абыйсы – Каюм абзыйның ишле гаиләсенә килеп кушылдык.

      Яңа гаиләдә үткән беренче көннәремне хәтерлим. Беренче  сентябрь аеруча күңелгә уелган. Ул көнне йорттан өч малай мәктәпкә барырга тиеш идек. Сабакка китәр алдыннан абый безне чакырып алды да кулларыбызга фанердан үзе ясаган сумкалар (хәзергечә әйтсәк, “дипломатлар”) тоттырды, аннан ниндидер бер күтәренкелек, ниндидер бер илһам белән  шигырь укырга кереште. Ул төн йокыларын калдырып, аны безгә махсус атап иҗат иткән, безне тырышып укырга чакырган иде. Кояшлы иртәдә без  мәктәпкә әнә  шул шигырь тәэсирендә атладык. Тора-бара, безнең гаиләдә уку яшендәге балалар арткач, изге теләкләр белән мәктәпкә озату ел саен кабатлана торган матур традициягә әверелде.

    Гаилә сабаклары, күрәсен, гадәти көнкүрешнең вак кына вакыйгаларыннан, беренче карашка күзгә ташланмый торган нәрсәләрдән башланадыр. Әйтик, без ата-аналарны олылау, өлкәннәргә ихтирам турында күп сөйлибез. Ә нәрсәдән башлана соң ул?

   Менә әллә ни әһәмияте дә юк кебек тоелган бәләкәй генә бер факт. Безнең үсеп килә торган чаклар. Тамак туйганчы ашамагангамы, үлеп-үлеп ашыйсы килә, Югыйсә, аш та  пешкән. Тик  җиңәбез безне табын тирәсенә утыртырга  ашыкмый.

 - Хәзер... атагыз гына кайтып җитсен, -ди. Менә эштән арып-талып абый кайтып керә. Чишенә, әйбәтләп битен-кулын юа. Аннан җиде-сигез тәлинкәгә һәммәсенә тигез итеп аш бүлә, һәммәсенә берәр телем икмәк   өләшә. Ит-мазар булса, үзе ясаган чалгы пәке белән граммын граммлап дигәндәй ит турый, аннан:

 - Үпкәсе-бавыры, җиңеле авыры, -дип сөйләнә-сөйләнә һәркайсыбызга берәр кисәк биреп чыга.

 Ит- ул елларда тансык ризык. Сыер-сарык асрасаң налогын түләп бетерерлек түгел, терлек азыгы табулары да читен. Бу мәсьәләдә абыйны коткарган җан иясе ...каз. Ул ел саен 4-5 оя каз асрый. Аларны карап үстерү, әлбәттә безнең өскә, бигрәк тә, минем бертуган сеңелем Фәүзия өстенә төшә.

    Абыйның хуҗалыгында икенче икътисади терәк –яшелчәчелек иде. Колхоз бүлеп биргән 25 сутый җирнең яртысыннан артыгын яшелчәләр били. Бөтен бала-чага яз, җәй, көз шунда мәшгуль. Уйнарга вакыт калмый диярлек.. Түтәлләр малайларга тигезләп бүленгән, вазифалар йөкләтелгән, әмер катгый: бер чүп үләне дә калмасын, су вакытында сибелсен, кәбестәләр кортлардан тазартылсын.

   Абый безне шактый иртә уята иде. Кая инде ул, хәзерге балалар кебек, кояш төшлеккә күтәрелгәнче урын өстендә аунаулар! Иртәне ашаганчы абый безне, аппетитыгыз ачылыр дип,”зарядка” га – яшелчә бакчасында  эшләргә алып чыга.

  «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” диләр бит. Каюм абыйның кулы ятмаган бер генә һөнәр дә булмагандыр, мөгаен. Ул мич  чыгара, тире или, итек баса, аяк киеме төзәтә, чабата үрә, урындык ясый.... тагын әллә ниләр башкара белә һәм белгәннәрен безгә дә өйрәтергә тырыша иде. Иң әйбәт сабак – шәхси үрнәк. Әгәр бүген мин, инде  зыялы кеше булдым,  дип масаймыйча, бер генә кара эштән чирканмыйм һәм кулымнан кайбер эшләр килә икән, бу Каюм абыйның гаилә педагогикасы  нәтиҗәсе.

    Игътибар иткәнегез бардыр: күп  балалы гаиләләрдә үскән балалар әдәплелек, эшчәнлек, гаделлек ягыннан аерылып торалар, чөнки алар бер-берсен карый, тәрбияли, хезмәткә күнектерә. “Ни чәчсәң шуны урырсың” ди татар мәкале. Лев Толстойның гыйбрәтле хикәясе. “Бер карт була. Аның аяклары йөрми, күзләре күрми, колаклары ишетми башлый. Авызындагы төшләре төшеп бетә. Ашаганда ризыгы чәчелә, түгелә. Малае һәм килене картны өстәл янына утыртмый башлыйлар, ашарына да мич артына гына куялар. Бервакыт савытка салып аның ашарына бирәләр. Карт савытны якынрак китермәкче була һәм ялгыш аны төшереп вата. Килене картны бик нык ачулана. Икенче тапкыр аңа ашарына агач җамаякка лаканга бирәләр. Карт бер сүз дә дәшми, бары тик авыр итеп  көрсенеп кенә куя. Шулай бервакыт ир белән хатын өйдә утырганда улларының агачтан юнып нәрсәдер ясавын күрәләр “Әтисе аннан:” Улым, син нәрсә эшлисең?”- дип соргач, малай: “Мин әти лакан ясыйм, картайгач әни белән сине ашатыра савыт кирәк бит”,- ди.

   Татар гаиләләрендә бала тәрбияләүнең йөзләрчә, меңнәрчә еллар дәвамында кулланылган тәрбия алымнары, төрләре, максатлары игътибарга лаек. Алар нигездә түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • ана хакы, ата хакы, туган хакы, кардәш-ору хакы, күрше хакы, дус-иптәш хакы. Нинди гамәлләр кыланырга эшләргә ярамаганлыгы да төгәл аңлатылып, берәмләп санап кителә, хәрам-тыюларның төрләре дә күрсәтелә:
  • ризык хәраме- аракы, тәмәке, наркотиклар, хәрам ризык;
  • киемдәге хәрам-ярым шәрә, ярым ялангач калдырып тегелгән киемнәр;
  • иҗтимагый хәрам-отышлы уеннар, зина кылу, сихерләү, алдау-хәйләләү, ялган шаһитлык, золым китерү;
  • Хисси хәрам-гайбәт сөйләү, кеше намусын кимсетү –хурлау, рухи хәрам - әти-әнигә буйсынмау, ялганлау, үч саклау, кушамат тагу, гаеп эзләү, әманәткә хыянәт итү, икейөзлелек һ.б.

Иҗтимагый тәрбия: ягъни тирә-күршеңне ихтирам итү,хөрмәтләү. Бу сыйфатлар гадәткә  әйләнергә тиеш. Нигезе- ярату һәм ярдәмләшү.

                                           Теориясез сабаклар.

 

    Без хәзер милли рух, милли  горурлык хакында иркен сөйләшәбез. Туган телен белмәүчеләрне йә кызганабыз, йә сүгәбез. Мәктәптә - укытучылары, югары уку йортында профессорлары юньләп өйрәтмәгән, аңлата-төшендерә белмәгән дибез. Кайберсенә ташлама да ясыйбыз, имеш, ни хәл итмәк кирәк, ул шәһәрдә, урыс арасында үскән. Малай-шалайларга яки егет һәм кызларга гына  түгел, өлкәннәргә дә урыс  исеме белән эндәшәләр. Фәйзулла-Федор, Сабирҗан-Саша, Гөлнур - Гуля, Сания - Соня... Хәер, санап  та утырасы килми. Ник дисәң, меңнәрчә мәртәбә кабатланган, колакларны туйдырып бетергән тема бу.

    Ләкин, иманым камил, милли рух тәрбияләү тулаем диярлек ата-ананың эше дип саналырга тиеш. Кешенең үз милләтенә мөнәсәбәтен белүгә үк гөнаһ-савабын да,  зурлау-хурлавын да бары тик үзен бар иткән, үстергән затлардан эзли башларга кирәк. Һәрдаим туган тел кадере, милли гореф-гадәтләрнең изгелеге хакында сөйләнелгән өйдә башка милләткә авышкан, үз исемен кушаматка алыштырган (яки алыштырткан) кеше үсә алмый.

       Үземә дә Федя булып китү ихтималы туды.

     Үземне ике-өч атнага авылда калдырып, Минзәләгә барып урнашкан әнкәм, алырга кайтты да:

  • Синең килүеңне күрше-тирәдәге малайлар да зарыгып көтә инде, - диде. Аннары ачыклап куйды. – Минем дә сезнең яшьтәге малаем бар, дигәнием үзләренә, “кайчан алып киләсең инде апа, малаеңны”, дип, көн саен сорап кына торалар... Дүртесе дә урыс малайлары түлке, дүртесе дә Вәнке исемле.

Минзәләгә килеп, чәй эчеп алгач,  урамга чыктым. Чыннан да көтем торганнар икән Ванькалар. Уратып алдылар. Бер-бер артлы сорау бирәләр. –“Когда приехал?” –“Сигүдне”.”Рыбачить любишь?” – Лүблү, кәнишне...” Шул чорда хас сафлык белән һәр җавабымнан рәхтләнеп көләләр. Шуннан берсе сорап куя.

  • Как тебя зовут?

“Нинди завод турында сорый икән болар?” дип уйлаган арада берсе:

 -Имя-то как? – дип куя.

Менә монысын беләм! Бер хәрефне русчалатыбрак:

  • Фанзаман,- дим

Әле кайбер татарларга да сәеррәк булып тоелган исемем боларны бөтенләй мәзәксендерде.

-Как-Как?

-Фанзаман...

-А!... На “Ф” начинается. Значит, Федькой будешь...

-Зачим?- дигәнемне үзем дә сизми калдым.

-Ну ведь на “Ф” начинается...

- У тибә, у тибә... и у тибә на “В” начинается. Вас я тужы Вазыйх буду говорить.

   Тагын  көлделәр, тагын аңлаштылар, истә калдыру өчен исемемне  дә кат-кат сорадылар. Шул көннән соң да  алар - Ванька, мин – Фәнзаман булып калдым. Күнектеләр. Минем исемем бозылмады, аны әйткәннән генә аларның теле сынмады.

  Тел  дигәннән, баланың туган телен дә ата-ана сакларга тиеш . Саклау юллары күп, бик күп, билгеле. Әмма аңлардай кешегә бер-ике сабак та җитә торгандыр. Бигрәк тә бала чакта.

   Шундый сабакның берсен Минзәләгә килеп атна-ун көн үтүгә үк бирде әткәй. Кием-салымын  тәртипкә китерде дә, мине дә ияртеп, базарга китте. Барсак, ни күрим, карбыз саталар. Теге урыс малайлары, “арбуз хорош, арбуз сладкий”, -ди-ди, уч төбедәй бер кисәк ашатканнар иде инде ике-өч көн элек. Тәме искә төште дә, кыяр-кыймас кына әткәйнең чабуына тотындым:

  • Арбуз алып бир әле, әткәй !...

Әткәй гаҗәпләнде:

  • Анысы ни дигән сүз?
  • Арбуз ашыйсы килә...
  • Андый сүзне аңламыйм мин. Белмим! Татарда андый сүз юк... Аны алырдай акчам да юк...

 Юкка гына авыздан су килгән икән – алмады...

    Икенче көнне үк булды кебек, базарга кабат ияртте. Ә мин күршедәге  бер түтәйдән “арбузның” татарчасын сорап өлгергән идем инде. Шуңа күрә яңадан тарттым әтинең итәгеннән:

  -Әти, карбыз алып бир әле...

Нурланып, балкып китте әткәйнең йөзе.

“Баш өсте!” дигәндәй, кулларын җәеп:

-Берне түгел, икене алам, улым. Анлык кына акча бар, аллага шөкер, - диде.

  ... Кайберәүләр мактана бу! дияр, бәлки әмма мин әткәм белән кинәнеп туймыйм. Хатны да сәгатьләр буе хәрефләп яза торган кеше иде, югыйсә. Бөтен гомере атлы эштә үтте. Ләкин туган тел сабакларын үземә укыткан кырыкмаса-кырык педагогтан да күбрәк һәм үтемлерәк итеп бирде. Шулай булырга тиеш тә!

   Кайчак телемә урыс сүзләре кергәнне сизсә , әнкәйнең дә:

   - Татар булып тугансың икән, татарча сөйләш! Әнә, үрдәк тә тавык булып кытыкланмый, үзенчә бакылдый, - кебегрәк кәлимә белән айнытып  куя торган гадәте бар иде.

Сәясм тәрбия – дәүләтебез,ватаныбыз, туган җиребезгә - илебезгә мәхәббәт хисен күңелләргә сеңдерә ул. Нигезе – ярату һәм  фидакарьлек.

Хезмәт  тәрбиясе . Һөнәр остасы булу (егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз...)  табигатьтне ярату һәм саклау, җанлы- җансыз байлыкларны, әйберләрне исраф итмәү, бозмау, җимермәү. Нигезе – даими ихтирам, ярдәм итү, булышу. “Акыллы гыйбарәләр, зирәк кисәтүләр” дигән мәкалә авторы Альберт Хәсәнов үзе белән булган түбәндәге выкыйганы искә төшерә. 4-5 яшьләремдә булдым имкән ишек алдында уйнап йөрим. Уөнавым  шуннан гыйбарәт: ишек алдыбызны хәтфә палас җәйгәндәй бизәп утырган ямь-яшел чирәмне һич кирәксезгз бер уч йолкып алам да, икенче җиргә китереп ташлыйм. Усаллык белән инде, югыйсә гөрләп  үсеп утырган чирәмне ни  дип йолкырга? Кемгә тия? Мине  әбием нинди затсыз, кирәкмәгән эш белән мәшгуль булуымны тиз күреп алды. Шунда мине эреп китәрлек тәмле тел белән:

  • Улым, бире кил әле, - дип үз янына чакырмасынмы. Шул тикле тәмле тел белән чакыргач, ничек килмисең ди. Йөгереп килеп бастым каршына. Килеп басуыма, култык таяклары төсле каты, чат сөяк ике ботыы арасына кыстырды да, башымнан, бер-бер артлы, ике чеметем чәчемне йолкып та алды. Әй авыртты инде башым. Әйтеп кенә бире соң? Бу тикле вәхшилекне беренче тапкыр татыйм дөнья  йөзендә. Бер мәлгә өнсез калдым. Чырылдап кычкырып җибәрергәме, әллә улап елый башларгамы, дип аптырап, тәмам сенеп катып тора бирәм. Әбием исә берни булмагандай һәм тагын да тәмлерәк тел белән:
  • Улым бүтән йолкыма чирәмне, яме акыллым. Син йолкыгында аларның да башы шулай авырта, балам. Юкса, үлгәчтен үзеңнең чәччеңне дә шулай йолкырлар – диде. Бөтен тәрбиясе “бөтен педагогикасы” шуның белән бетте аның. Әмма шушы гыйбрәтле сабакны бүген дә онытканым юк. Үзем түгел башка берәү яфрак өзсә дә тетрәнеп китәм, шундук йөрәгем чәнчеп куя. Яфрагын өзгәндә, агачның да җаны әрни, сыкрый. Түтәлдән өзгәндә, болыннан җыйганда, агачтан сындырганда чәчәкләр дә шулай сыкрый. Әйе, бу шулай, алар нык рәнҗиләр безгә.

  Гаилә тәрбиясенең максаты -  гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру, игелеекле хезмәт итү, булган әйбер һәм ризык нигъмәтне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү., хәрамнан саклану. Болраның һәммәсе бала күңеленә берәм-берәм зур игътибар белән сеңдерелгән. Алар  түбәндәгеләрне үз  эченә ала:

  • ана хакы, ата хакы, туган хакы, кардәш-ору хакы, күрше хакы, дус-иптәш хакы. Нинди гамәлләр кыланырга эшләргә ярамаганлыгы да төгәл аңлатылып, берәмләп санап кителә, хәрам-тыюларның төрләре дә күрсәтелә:
  • ризык хәраме- аракы, тәмәке, наркотиклар, хәрам ризык;
  • киемдәге хәрам-ярым шәрә, ярым ялангач калдырып тегелгән киемнәр;
  • иҗтимагый хәрам-отышлы уеннар, зина кылу, сихерләү, алдау-хәйләләү, ялган шаһитлык, золым китерү;
  • Хисси хәрам-гайбәт сөйләү, кеше намусын кимсетү –хурлау, рухи хәрам - әти-әнигә буйсынмау, ялганлау, үч саклау, кушамат тагу, гаеп эзләү, әманәткә хыянәт итү, икейөзлелек һ.б.

Әти-әниләр, әби-бабайлар менә бу санап кителгәннәрне балаларга кече  яшьтән даими рәвештә аңлаткан-төшендергәннәр, гамәли гадәткә  әверелгәнче шулай эшләгәннәр, күнектергәннәр.

  Соң булса да уң булсын дип, безгә дә шушы халык педагогикасы кагыйдәләрен, кануннарын, алымнарын өйрәнергә, эзләргә-эзләнергә, торгызырга һәм көндәлек тормышыбызда кулланыррга – файдаланырга кирәк.

   Бу – авыр һәм дәвамлы  хезмәт. Тәрбияне балалардан түгел, әти-әниләрдән, үзебездән башларга туры киләчәк. Аннары балаларыбызны, укучыларыбызны да тиешенчә тәрбияли алырбыз.

                  Педагогик  ситуацияләр

  1. Югары класста укучы малай бөтен көченә чит ил музыкасын екычкырта, үзе шул көйгә өйдә төрле хәрәкәтләр ясый. Гаилә әгъзаларын бу кыланыш туйдырды, ахырда бабасы түзмәде, аны “стиляга”, “пижон” дип мыскыл итте. Сез нишләр идегез?
  2.  Югары класста укучы кыз бик кыска итәкле  күлмәк кия, тырнакларын буйый, керфек-кашларын каралта. Әти-әнисенә, хәзер болар барысы да модада һәм рөхсәт ителә, ди. Сез ничек уйлыйсыз?
  3. Малай төнге сәгатҗ бердә өйгә кайтып керде. “Син кайда булдың? – дигән сорауга “дусларымда” диде. “Ни өчен әйтеп чыгып китмәдең, син бит мәктәп укучысы, реңимны үтәргә тиеш” – дигәч “Мин инде зур кеше, ничек телим, шулай йөрим”. – дип җавап бирә. Бу очракта сез нишлисез?
  4. Бер гаиләдә көн саен баладан :”Ничәле алдың? – дип сорыйлар. Бала: “5” яки “4” ле, дип җавап бирә, шуның белән гаилә тынычлана. Икенче гаиләдә көн саен: “Бүген мәктәптә нинди яңа  әйберләр өйрәндең?  Дип сорыйлар.
  • Сезнеңчә ничек, кайсы гаилә баланың укуы белән ныграк кызыксына?
  1. Урамда уйнаганнан соң, малай җиңе ертылган куртка белән кайтып керә. Әнисе ачуыннан малаена җиңелчә генә сугып та алгач, әтисе: “Нигә малайны кыйныйсың? “ дип малайны яклый. Шушы очракны анализларга.
  2. Малай бик бирелеп телевизор карый. Шул вакыт әнисе бик тиз башкарылачак эш куша, малайның телевизордан аерыласы килми, әнисе әйткәнне үтәми. Мондый  хәлдә сез нишләр идегез?
  3. балагызның мәктәптә үз-үзен начар тотуы, укымавы турында әйттеләр. Сез бик ачуланып өйгә кайтасыз. Өй ялт иткән, бөтен эш беткән. Сезнең реакөия?.
  4. Улыгыз  сезгә берни дә әйтмичә балыкка киткән. Сез бик борчылып көтәсез. Малай юк та юк. Һәм ул соң гына кайтып керә. Бер ашлык балык тоткан. Ул бик шат. Сез нишлисез?
  5.  Сезнең балагыз өйгз зур эт  күтәреп кайткан. Сез нишлисез?.
  6. Кызыгызның тәмәке тартуын белдегез. Нишлисез?
  7. Улыгызга кибеткә ипигә барыпрга кушасыз. Ул телевизор карый, сезне ишетми. Өч тапкыр кабатлагач: “Хәзер карап бетерим инде ди?”. Сез нишлисез?

             

Мәктәбебездә 9 укытучы эшли. 3 се мәктәпнең башлангыч класс укытучылары, 6 сы ягъни берләшмә составының 3/2 өлеше Бактачы, Яңа Бәрәскә, Үртәм һәм Югары  Көек башлангыч класс укытучылары. 3 се югары белемле, берсе читтән торып укый. Куст мәктәпләрдә 30  бала белем ала. Беренче классларда 8 укучы, калган  классларда 22 укучы.   I яртыеллыкта 22 укучының 9 ы алдынгы (40%)

      Укытучылар яхшы беләләр: һөнәри осталыгыңны көн саен шомартырга, үз белемеңне даими баету һәм тирәнәйтү юнәлешендә эшләргә кирәк. Бу системаның мөһим буыны - методик берләшмә эше. Без методик берләшмә аркылы куст мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары  белән даими элемтәдә торабыз. Укучыларның да даими аралашуы традициягә керде. Һәр елны уку елы  ахырында куст мәктәп  укучылары  К.Киме урта мәктәбенә килеп    укучылар белән очрашалар, музейда булалар, һөнәрләрен  күрсәтәләр.

  Методик берләшмә темасы:  Укыту процессында кече яшьтәге мәктәп балаларын активлаштыру. Һәр балага шәхси якын килү. Балаларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү. Методик берләшмә темасы мәктәпнең гомуми методик темасына нигезләнеп сайлана.

   Башлангыч класс укытучылары белән методик эшне оештыруның максатлары һәм бурычлары түбәндәгечә:

  • Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру;
  • Укучыларны аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап белән эшләргә өйрәтү.
  • Укучыларда дөрес күзаллау формалаштыру; аларның танып белү, логик  фикерләү сәләтен үстерү һәм сөйләмнәрен  баету;
  • Математика дәресләрендә исәпләү күнекмәләрен ныгыту, тиз исәпләргә өйрәтү, мәсьәлә чишү күнекмәләрен  камилләштерү.
  • Рус теле, татар теле дәресләрендә орфографик грамоталылык формалаштыру, сөйләмнәрен баету.
  • Дәресләрне эффектлы итеп укыту.
  • Бала шәхесен үстерүгә булыша иторган яңа юнәлешләр билгеләү.       Куст мәктәпләрнең  эшчәнлеге санап үтелгән бурычларның үтәлү дәрәҗәсеннән  чыгып  бәяләнә.
  • Чирек саен мәктәпләрдә булып, укучыларның исәпләү һәм уку тизлекләре, елына 3 тапкыр язу темпы тикшерелә, контроль эшләр, контроль кисешләр алына һәм нәтиҗәләр  чирек билгеләре белән чагыштырыла, анализлана.
  • Мәктәпләрдә булганнан соң, мәктәптә укыту-тәрбия эшенең һәм документация (журнал, тематик һәм дәрес планнары, укучыларның дәфтәрләре, көндәлекләре) торышы турында белешмә язабыз һәм ул директор яны яки педсоветта (укытучылар катнашында) тыңлана.Һәр чирек саен  укытучыларның һәркайсы (шул исәптән куст мәктәп укытучылары да) үзләренең эш нәтиҗәләре, эш күрсәткечләре чагылдырган карта тутыралар.
  • Уку елының сентябрь, октябрь айларында 5 класс укучыларының яңа шартларга ияләшүе (адаптация) күзәтелә: дәресләр карала, куст мәктәпләр катнашында математика, рус теле, татар  теленнән ачык дәресләр үткәрелә, укучыларның фәннәрне үзләштерү дәрәҗәләре  бәяләнә, нәтиҗәләр 4 классныкы белән чагыштырыла. Фән укытучылары белән берлектә укучыларның белемлелек, тәрбиялелек дәрәҗәләре,  дәфтәрләрдә орфографик режимнар үтәлү, каллиграфиянең дөреслек дәрәҗәсе, уку техникасы, исәпләү тизлеге анализлана. 1-4 класста эшләнеп бетмәгән эшләр ачыклана. Соңыннан 5 класс укучыларының яңа шартларга ияләшүе турында белемә язылып, каралган мәсьәләләр буенча тәкъдим, карарлар чыгарыла һәм белешмә куст мәктәбе укытучылары катнашында директор яны киңәшмәсендә тыңлана.
  •    Методик берләшмәнең һәр члены уку елы барышында берәр ачык дәрес күрсәтә, методик темасы буенча  чыгыш ясый. Мәсәлән, бу уку елында ноябрь аенда Киме мәктәбендә 3 укытучы 2 ачык дәрес һәм бер ачык чара күрсәтте. Январь аенда Бактачы  мәктәбе укытучысы Хөсәенова һәм Яңа Бәрәскә  мәктәбе укытучысы Хәмидуллина Венера (рус теленнән), март аенда Ю.  Көектә Марапова һәм Фәйзиевалар (татар теленнән), май аеда Үртәм укытучылары  Газизова һәм Сафиуллиннар математика фәннәреннән ачык дәресләр бирәчәкләр һәм шул ук фәннәр буенча эш тәҗрибәләре  белән уртаклашачаклар. Укытучылар эзләнәләр, һәр дәресне иҗади, заманча яраклаштырып Эльконин-Давыдов, Занков, Казыйханов үстерешле укыту технологияләрен  өлешчә кулланып үткәрергә тырышалар.
  • Азкомплектлы мәктәпләрдә укучыларның сөйләм һәи фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүнең методик үзенчәлекләре бар.  Түбәндә аларның кайберләре  китерелә.
  •   Сөйләм үстерү күнекмәләрен ике (мәсәлән, 1-2) сыйнфыта бер үк тема буенча тәкъдим итү;
  • укучыларның белемен бәяләгәндә шул сыйныф программасы нигезендә эш итү;
  • ике сыйныф укучыларының узара киңәшеп эшләвенә  ирешү,
  • сөйләм  күнегүләре өчен тәкъдим ителә торган рәсем һәм музыка әсәрләрен, физик культураны ике сыйныфта да  файдалану.
  • Укытучылар дәресләр үткәргәндә санап үтелгән үзенчәлекләрне истә тоталар.
  • Югарыда әйтеп үтелгәнчә, башлангыч сыйныфлардан башлап, укучыларны укытуның, тәрбияләүнең һәм аларны үстерү эшенең сыйфатын яхшырту өчен педагогның үз белемен тирәнәйтү таләп ителә. Бу уңайдан методик берләшмәләр эшчәнлеге педагогларны кызыксындырган темаларга лекцияләр һәм докладлар уку, шулай ук әдәбиятка күзәтүләр ясау, тәҗрибә уртаклашу, укыган  китаплар хакында фикер алышу һ.б. рәвешендә оештырылырга мөмкин.

Бу  уку елында планлаштырылган методик темаларга чыгышлар:

Ноябрь “Бәйләнешле сөйләм телен үстерү”                          Хәмитова Р.Г.

             “танып белү активлыкларын үстерү”                      Хөсәенова Р.Р.

Январь   “ Фәннәргә кызыксыну  уяту”                                 Йосыпова Г.И.

             “Рус теле дәресләренең эффектлылыгын күтәрү”    Марапова Г.Х.

Март    “Уку һәм исәпләү тизлекләрен үстерү”                     Хәкимова Р.С.

           “Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү”   Хәмидуллина В.

           “Фикерләү сәләтен үстерү”                                      Сафиуллин Д.

Һәр укытучы санап үтелгән темалар буенча чыгыш ясый, тәҗрибә уртаклаша. Гомумән, башлангыч укытуда яңалыклар көн саен туып тора. Аларны иҗади файдалану – һәр укытучының мөһим бурычы.

       ӘТНӘ  РАЙОНЫ   СИБГАТ  ХӘКИМ   ИСЕМЕНДӘГЕ

         КҮЛЛЕ-КИМЕ ГОМУМБЕЛЕМ  УРТА МӘКТӘБЕ

            КҮЛЛЕ-КИМЕ  УРТА  МӘКТӘБЕНЕҢ

        КУСТ  МӘКТӘПЛӘР  БЕЛӘН  ЭЛЕМТӘСЕ

              ( Әтнәдә директорлар киңәшмәсендә сөйләгән доклад)

 

                                                                     Төзеде:  Галлямова Н.Г.- укыту  эшләре

                                                                     буенча директор урынбасары

                               Киме-2006 ел