Әдәбият

Васильева Римма Николаевна

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль  районы

“М.К.Кузьмин  исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Киң колачлы талант иясе

(Галимҗан Ибраһимовның  125 еллык юбилеена

багышланган   әдәби  викторина)

Иске Тәрбит урта мәктәбенең

югары  категорияле  татар теле

 һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Васильева Р. Н.

2013

Максат:

 Дидактик: кызыксындыру  чараларын кулланып,  укучыларда  Галимҗан Ибраһимовның  тормыш  юлы һәм  иҗатына  мәхәббәт  тәрбияләү;укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү.

Үстерешле: укучыларның танып - белү  активлыгын  үстерү.

Тәрбияви: укучыларда  коллективлык, ярдәмчеллек  сыйфатлары тудыру.

Җиһаз.

  1. Әдәби бюллетень “Киң колачлы талант иясе”.
  2. Г.Ибраһимов   әсәрләренә карата иллюстрацияләр.
  3. Мультимедиа проекторы.

Дәреснең барышы:

Хәерле көн, укучылар.  

     Без   татар әдәбияты классигы, галим-филолог, тарихчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Хезмәт  Батыры Г.Ибраһимовның тууына 125 ел тулу уңаеннан  хәзерләнгән  чарага  җыелдык.

    Еллар,  гасырлар  уза тора.  Кайбер данлыклы   шәхесләр  онытылалар.  Ә  менә Г.Ибраһимов халык  хәтеренә   йөрәкләргә  үтеп керә  торган әсәрләре   белән   үзенә  үлемсезлек  яулап алды.

 Бу  олуг  шәхесне  бөтен тирә  якта  олылап  искә  алалар.  Бездә дә  аңа   карата күптөрле  чаралар үткәрелде. Г.Ибраһимовның  әсәрләре буенча “Иң яхшы рәсем”конкурсында   актив катнашучы укучылар  булды, 8 нче  сыйныф  укучылары  Васильева Ангелина, Шапеева Надежда  “Кем  миллионер булырга  тели”  бәйгесендщә актив катнаштылар.   Ә хәзер   без 7 - 8  нче сыйныф укучылары  арасында  әдәби  викторина үткәрәбез.  Сүз, әлбәттә,  Галимҗан      Ибраһимовның  тормыш  юлы һәм  иҗаты  буенча барачак.  

Максатыбыз:  әдип  турында  белемнәрне  тирәнәйтү, аның  иҗатына  кызыксыну,  мәхәббәт тәрбияләү.

 Кичәне  башлап  җибәрәбез.  Башта  кичәдә  катнашучы  жюри әгъзалары  белән  танышыйк.

  1. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 5 нче сыйныф җитәкчесе Федорова Н.В.
  2. Физика укытучысы, 6 нчы сыйныф җитәкчесе  Шоркина В.И.

    Сүзне,   бер-берсен  сәламләү  өчен,  командаларга бирәбез.

              I команда -“Яз башы”,  II команда “Табигать балалары”

                         Командалар бер-берсен  сәламлиләр.

   Викторина  3 турдан  тора. I тур “ Кем? Нәрсә? Кайда? Кайдан” дип атала.   Таблица  тәкъдим  ителә.  Мондагы саннар артына   сораулар  яшеренгән. Саннар  зурая  барган саен, сораулар катлаулана барачак.

Кем?

Нәрсә?

5

6

7

8

9

10

11

Кайда?

5

6

7

8

9

10

11

Кайдан?

5

6

7

8

9

10

11

Кем? Нәрсә?

5 балл  өчен сорау:

 Г.Ибраһимовның  әтисенең  исемен  атагыз. Аның турында ни беләсез?

( Гыйрфан-Хәсәнә)

6 балл  өчен сорау:

 Г. Ибраһимов үзенең  иң беренче укытучысы  итеп кемне саный.

(әнисен)

7. Язучының  абыйсы ни исемле?

(Шакирҗан)

8. Оренбург шәһәрендә   Г.Ибраһимов   белем  алган мәдрәсә кем исемен  йөртә? Әлеге мәдрәсә   турында бәян  итегез.

(Вәли мулла)

9. “Көтүчеләр” хикәясендә   төп герой кем? Аның этәлеге нидән гыйбарәт?                                                    (Вахит)

10. “Яз  башы”  хикәясендә  вакыйга кем исеменнән  сөйләнә?

(Салих)

11. Г.Ибраһимов  белем алган  “Галия”  мәдрәсәсенең  җитәкчесе  кем булган?

Кайда?

5. Г.Ибраһимов кайда туган?

(Башкортстан Республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылы)

6 . 1898 елда  әтисе  кайсы  шәһәр  мәдрәсәсенә  китерә? Бу  мәдрәсә  турында  

                                                                         (Оренбург)

7. Вәли мулла  мәдрәсәсеннән  куылгач,   Г.Ибраһимов  кайсы  шәһәрдәге  мәдрәсәдә белем ала?                 (Уфада)

8. “Галия” мәдрәсәсе  кайсы  шәһәрдә  булган?  (Уфада)

9. “Әдип  “Яз башы” хикәясен   кайда  яшәгәндә  иҗат итә?

                                                                                   (Казанда)

10. “Кызыл  чәчәкләр”  хикәясендә вакыйгалар кайсы  авылда бара?                                                                 (Зәңгәр Чишмә)

11. Гомеренең  соңгы  ун  елын  Г.Ибраһимов, каты авыру  сәбәпле,  кайда  уздыра. (Кырымда Ялтада)

Кайдан?

  1. Өзек кайсы  әсәрдән?

“Авыл халкы бу  эшкә   башта  аптырап калалар: ни сәбәптән,  бу  тирә-якка  усаллыгы, саранлыгы  белән  даны  чыккан  явыз  көрәшче Әлемгол, тик  торганда, үзенең  гомерлек  дошманы  Хафизга  бер бия китереп, фатиха  кылдыра?!”

                                                          (“Алмачуар”)

  1. “Бу хикәя  якты, азат  көннәр  өчен  көрәш  юлында  һәлак булган  иптәшләргә  багышлана  һәм түбәндәге юллар белән башлана:” Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек. Кем күтәрде? Кайчан? Ничек?  Сезгә менә шул турыда  сөйләп  бирергә телим...”

                                                   (“Кызыл  чәчәкләр”)

  1. Хикәянең  төп герое  11 яшьлек  шәкерт. Биредә  җәйге каникулга  кайткач,   шәкертнең  туган  авылында  үткәргән  беренче  көне тасвирлана.                                  (“Яз башы”)
  2. Әсәрнең  герое  Садыйк  авыл мулласы була.  Ахырда ул яшәү  мәгънәсе  турында уйламый,  элекке  идеалларын  югалта. Кайчандыр  галим, доктор,  тагын  әллә кем  булу  турында   хыялланган  иде.     (“Уты   сүнгән җәһәннәм”)
  3. Ялчы карт Шаһи, сабый  чагыннан  алып  бөтен гомерен  байга  хезмәт итеп  үткәргән,  аның  кесәсен калынайту  өчен   билен бөккән.                   (“Карт ялчы”)
  4.  Ә бу  герой    әтисе  өчен  авыл байларыннан  һәм куштаннарыннан  үч алырга  тели. “Менә  хәзер   сикереп торсам,  шәп  киенеп, шәп атка менеп,  шәп кылычлар  тагып, үзем шикелле  егетләрне  атка мендереп, шәп кораллар  белән  шул каһәр  авылга  һөҗүм итсәк, авылның астын-өскә китерсәк... шул вакытта  йөрәгем тынар”, ди.  Нинди  әсәр турында сүз  бара? (“Көтүчеләр”).

II тур – “Бәхетле  очрак”

  II турда  безгә сигнал карточкалары  белән  эш  йөртергә кирәк булачак.  Сораулар  мультимедиа экранында тәкъдим ителә. Дөрес җавапка  жюри 2  балл  исәбеннән нәтиҗә ясый.

  1. “Кызыл чәчәкләр” хикәясендә төп герой

1. Солтан

2. Салих

3. Вәли

4. Вахит

  1. Г.Ибраһимовның  әсәрен  билгелә.

1. “Диңгездә”

2. “Саф күңел”

3. “Әйтелмәгән васыять

4. “Яралы язмышлар”

5. “Язмышның туган көне”

  1. «Галия»  мәдрәсәсендә Галимҗан Ибраһимовтан   беренче  иҗат  сабагын алган шәхес:

1. Г.Тукай

  1. М.Җәлил
  2. Х.Туфан
  3. Ф.Яруллин
  4. Г.Ибраһимовның беренче  хикәясе
  1. “Карак мулла”
  2. “Алмачуар”
  3. “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы”
  4. “Көтүчеләр”

6. Г.Ибраһимовка кайсы раслау хас  түгел?

1. Композитор

2. Галим-филолог

3. Язучы

4. Публицист

5. Тарихчы

7.      “Сәгыйть ─ зур бай улы,  ә Галимә ─ ярлы кыз.  Алар бер-берсен яратышалар, ләкин араларындагы социаль тигезсезлек киртә булып тора.” Сүз нинди әсәр турында  бара?

1. “Гыйшык корбаннары”

2. “Татар хатыны ниләр күрми”

3.”Яз башы”

4. “Сөю-сәгадәт”

8. Галимҗан  Ибраһимов кайсы газет-журнал чыгаруда катнашмый?

1. “Безнең юл”

2. “Аң”

3. “Сүз”

4. “Ирек”

9. Кайсы әсәрнең  үзәгендә Зыя образы тора?

1. “Безнең көннәр”

2. “Казакъ кызы”

3. “Яшъ  йөрәкләр”

4. “Тирән тамырлар”

10. Г.Ибраһимовның нинди әсәре  “Фәхрине  үтереп  ташладылар” дигән фраза  белән  башланып китә?

1. “Безнең көннәр”

2. “Тирән тамырлар”

3. “Татар хатыны ниләр күрми?”

4. “Яңа кешеләр”

11. Гөлбану, Лотфи,  Закир кайсы әсәр геройлары? 

1. “Безнең көннәр”

2. “Тирән тамырлар”

3. “Татар хатыны ниләр күрми?”

4. “Кызыл чәчәкләр”

12. Кайсы  әсәрдә  ачлык  фаҗигасе  сурәтләнә?

1. “Адәмнәр”

2. “Алмачуар”

3. “Кызыл чәчәкләр”

4. “Диңгездә”

13. Галимҗан Ибраһимов гомере ничек  өзелә?

1. Сталин репрессиясенең корбаны булды

2. Бөек Ватан сугышында  һәлак булды

3. Авырып  үлде

4. Картаеп үлә

III тур - “Кем күбрәк  белә”

Капитаннар көч сынаша.

Г.Ибраһимовның  әсәрләрен атыйлар.

Кичә “Яшәсен  бу  җирдә тынычлык” дигән җыр  белән тәмамлана.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты

Эчтәлек

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

  1. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

  1. ОБРАЗ

  1. СЮЖЕТ

  1. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

  1. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ

  1. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

  1. РОМАНТИЗМ

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

       11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ

       12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

       13. ТРОПЛАР

       14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

       17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

       20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

  1. ӘДӘБИ ТӨРЛӘР

ЛИРИКА

ЭПОС

ДРАМА

МАКСАТЫ

— кешене уй-фикер, хис-кичерешләр яссылыгында сурәтләү

МАКСАТЫ

— кешене башка кешеләр һәм вакыйгалар чолганышында сурәтләү

МАКСАТЫ

— геройны хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтү

Кешенең уй-фикерләрен, эчке дөньясын, хис-кичерешен, шуның үсеш-үзгәрешен тасвирлый

Табигать, җәмгыять, тирәлектә геройларның көнкүрешен, яшәешен тасвирлый

Тормыш конфликтында герой холык-фигыленең ачылуын тасвирлый

ЭЧТӘЛЕГЕ

— билгеле бер моменттагы нәфрәт, ачу, шатлык, сагыш, борчылу һ.б. хисләрне, фикерләрне, аларның сәбәпләрен күрсәтү

ЭЧТӘЛЕГЕ

— реаль тормыш-чынбарлыкка охшатып, кеше язмышлары, вакыйгалар, характерлар турында сөйләү. Узганда булган вакыйгалар хакында хәбәр итү кебек иҗат ителә

ЭЧТӘЛЕГЕ

— тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ачу. Хәзер бара торган хәлләрне сәхнәдә уйнау кебек иҗат ителә

Лирик геройның монологын, уйлану-аңлатмаларын хәбәр итә. Мин исеменнән сөйләнә. Сюжет түгел, ә композицион алымнар әһәмиятле

Хикәяләүченең монологы, диалоглары уй-фикер, хис-кичерешләрен хәбәр итә. Ул, алар исеменнән сөйләнә. Нигезендә сюжетлылык ята

Диалог-монологлар автор репликасы белән ныгытыла. Син, сез исеменнән сөйләнә.

Сюжетлылык хас, ләкин аерым сюжет элементлары киңәйтеп алына

2. ӘДӘБИ ЖАНРЛАР

ЛИРИКА

ЛИРО-ЭПИКА

 (КАТНАШ ӘДӘБИ ТӨР)

ЭПОС

ДРАМА

ПЕЙЗАЖ ЛИРИКАСЫ

— табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корылган лирик жанр

Р. Миңнуллин «Шундый минем туган ягым»

ГРАЖДАНЛЫК ЯКИ СӘЯСИ ЛИРИКА

— сәяси хәл, җәмгыятьтәге тәртипләргә мөнәсәбәтле хис-кичерешләрне сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Җырларым», Ф. Кәрим «Ватаным өчен»

КҮҢЕЛ ЛИРИКАСЫ

— лирик геройның шәхси

тормышы, мәхәббәте белән бәйле хис-кичерешләрне сурәтләүче лирик жанр

Г. Тукай «Пар ат», X. Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?»

ФӘЛСӘФИ ЛИРИКА

 — тормыш-яшәешкә кагылышлы уйланулар, яшәү кануннарын бәяләүче лирик жанр

С. Сөләйманова «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», И. Юзеев «Салкын җирне җылыткандыр кеше»

СЮЖЕТЛЫ  ШИГЫРЬ

 — ниндидер вакыйгаларга мөнәсәбәтле туган хис-кичерешләрне дә, әлеге вакыйгаларны да сурәтләүче шигъри жанр

М. Җәлил «Дару»

БАЛЛАДА 

— геройларны, уңайга һәм тискәрегә бүлеп, кискен каршылыкта сурәтләүче романтик, символик-аллегорик характердагы сюжетлы әсәр М. Җәлил «Күлмәк», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада»

ПОЭМА

 — сюжет сызыклары хис-кичереш белән үрелеп бара торган лиро-эпик жанр

Ф. Кәрим «Кыңгыраулы яшел гармун», М. Әгъләмов «Тукайдан хатлар»

НӘСЕР 

— чәчмә (эпик) формада хис-кичерешнең үсеш-үзгәрешен күрсәтә торган лиро-эпик жанр

Г. Кутуй «Сагыну», Ә. Еники «Мәк чәчәге»

ХИКӘЯ   

  - бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче эпик жанр

Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», Ф. Әмирхан «Кадерле минутлар»

НОВЕЛЛА

 — гадәти булмаган ситуациягә корылган, көтелмәгәнчә тәмамланучы эпик жанр

Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

ПОВЕСТЬ

 — төп герой тормышындагы берничә охшаш вакыйганы сурәтләгән, берничә сюжет сызыгын бер үзәккә туплаган эпик жанр

А. Гыйләҗев «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә», М. Юныс «Биектә калу»

РОМАН — аерым кешеләрнең язмышын һәм тирәлек белән бәрелешен сурәтләүче, шуның белән янәшәдә җәмгыятькә бәя бирелә торган күләмле эпик жанр

Н. Фәттах «Итил суы ака торур»,

Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»

РОМАН

 — җитди конфликтка корылган, кешеләр арасында чыккан конфликтлар аша үткән проблемалар күтәрә торган жанр

X. Вахит «Беренче мәхәббәт»» Ш. Хөсәенов «Әни килде», Р. Хәмид «Җиде баҗа»

КОМЕДИЯ 

— көлкеле ситуациягә корылган, көлкеле конфликтка нигезләнгән жанр

Г.Камал «Беренче театр», Т. Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр»

ТРАГЕДИЯ 

— үзәгенә үзеннән олырак көчләр белән көрәшкә чыгучы  шәхес конфликты салынган, геройның һәлакәте, җиңелүе белән тәмамлана торган жанр Г. Исхакый «Зөләйха», Н. Исәнбәт «Идегәй»

3. ОБРАЗ

автор тарафыннан бәяләнгән күренеш,

вакыйга, кеше характерының формасы

КЕШЕ ОБРАЗЛАРЫ

әсәрдәге урынына карап

төп герой 

әсәрнең башыннан ахырынача катнашучы

ярдәмче герой 

төп геройны ачарга ярдәм итүче

эпизодик герой 

әсәрдә билгеле бер вакыт аралыгында катнашучы

сурәтләнеш үзенчәлегенә карап

характер —

катлаулы, каршылыклы, кызыклы булуы белән башкалардан аерылып торучы

тип —

бер төркем, сыйныф, милләткә хас сыйфатларны берләштерүче

архетип —

гомумкешелек кыйммәтенә ия фундаменталь башлангыч мотивлар, образлар

ана, бала, күләгә архетиплары

хайваннар

ат

кошлар

сандугач, аккош, күгәрчен

җәнлекләр

куян, төлке, бүре

үсемлекләр

гөл, чәчәк, ромашка

су, күк белән бәйле образлар

су, җил, болыт, кояш, ай

ҖЫЕЛМА ОБРАЗЛАР

гаилә, җәмгыять, тирәлек, халык

ЯСАЛМА ОБРАЗЛАР

кешене тасвирлау, бәяләү өчен куллана торган образлар

аллегорик  образлар күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр аша җиткерү

гөл — мәхәббәт, куян — куркаклык, бүре — усаллык

символик  образлар күренеш-хәлләрне алыштырып килүче, ниндидер мәгънә белдерүче образлар

гөл, былбыл, аккош, күгәрчен, җил, кояш, ай

метафора күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру

тәңкә карлар, мамык болытлар, канатсыз акчарлаклар

4. СЮЖЕТ

вакыйгалар чылбыры; вакыйга-хәлләрнең, кеше характерының,

конфликтның үсү-үзгәрү тарихыСюжетны конфликт хәрәкәткә китерә.

СЮЖЕТ ЭЛЕМЕНТЛАРЫ

ПРОЛОГ

ЭКСПОЗИЦИЯ

ТӨЕНЛӘНЕШ

ВАКЫЙГАЛАР ҮСТЕРЕЛЕШЕ

әсәрдә сөйләнәчәк тарихтан элек булган вакыйгаларны сөйләү

   конфликтны    барлыкка

китерүче сәбәпләр, геройлар, вакыйгалар барачак урын белән таныштырып кую

конфликтның барлыкка килү урыны

конфликтның үсү-үзгәрүе

КУЛЬМИНАЦИОН НОКТА

ЧИШЕЛЕШ

ЭПИЛОГ

конфликтның иң югары ноктасы

конфликтка нокта куелу, аның юкка чыгуын яки чишелә алмаслыгын күрсәтү

соңгы нәтиҗә, геройларның әсәрдә сурәтләнгән вакыйга - хәлләрдән соңгы язмышлары турында хәбәр итү

5. ӘДӘБИ ӘСӘР КОМПОЗИЦИЯСЕ

КОМПОЗИЦИЯ

әсәр өлешләренең урнашу тәртибе; сюжет,

геройларның, деталь, сөйләмнең бер тәртиптә тезелүе

эчке композиция 

— пейзаж, портрет, сюжеттан тыш элементларның, әсәр катламнарының урнашуы

тышкы композиция 

— әсәрнең бүлек, пәрдә, строфа,

тезмәләргә аерылуы

ТӨП КОМПОЗИЦИОН АЛЫМНАР

КАБАТЛАУ

иң әһәмиятле элементларны, образларны кабатлау

Ф. Кәрим «Сибәли дә сибәли», X. Туфан «Киек казлар», И. Юзеев «Калдыр, аккош, каурыеңны», Ә. Еники «Төнге тамчылар»

КӨЧӘЙТҮ

бер як, сыйфат, вакыйга хакында җентекләп сөйләү, охшаш вакыйгаларны янәшә кую

Г. Тукай «Су анасы», И. Юзеев «Йолдыз кашка турында баллада», Ф. Хөсни «Йөзек кашы»

КАРШЫ КУЮ

контраст, капма-каршы образларны сурәтләү яки,

тормышны ике каршы якка аерып, төрлечә бәя бирү

Г. Камал «Беренче театр», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»

МОНТАЖ

янәшә килүче образлар, элементлар ярдәмендә

 яңа мәгънәләр ачу Ә. Еники «Шаяру»,

Зөлфәт «Караңгы җил»

6. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ

РЕАЛИЗМ

РОМАНТИЗМ

МОДЕРНИЗМ

тормышны барлык ваклыкларына, төсмерләренә

тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

тормышның рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

тормышны, табигый дөньяны, ягъни бер катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешне хыялдагыча, идеалдагыча тасвирлау, ягъни ике катламлы тормыш моделен тасвирлау

яшәешнең табигый булмаган мизгелләрен яктырту, ягъни күп катламлы тормыш моделен тасвирлау

кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегендә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыру

кешене, характер яки язмыш кушканча, ахыр чиктә авторның идеалына буйсындыру

кешенең, чынбарлыктан качып, үзе төзегән дөньясында яшәве

кешенең, җәмгыять белән каршылыкка кереп, аны чишү юлларын да тормыштан эзләве

геройның, чынбарлыкта конфликтка кереп, чынбарлыктан качуы

геройның, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чыгу юлын да шул кануннардан эзләве

геройны күптөрле бәйләнешләрдә, каршылыкларда яктырту

геройның аерым сыйфатларын калкытып күрсәтү ярдәмендә аны идеаль, көчле, камил кеше итеп гәүдәләндерү

геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвирлануы

7. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ

КЛАССИК РЕАЛИЗМ

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ

19 нчы гасыр

кешене аң-белемгә өндәүче, югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы, җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы

М. Акъегет «Хисаметдин менла»,

З.Бигиев «Меңнәр, яки Гүзәл

кыз Хәдичә»,

Р. Фәхретдинов «Әсма, яки

Гамәл вә җәза»,

Г. Ильяси «Бичара кыз»,

Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»,

«Өч хатын берлән тормыш»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, тәрбияле булуны мактау, геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау;

* әсәрләргә шартлылыкның хас булуы;

* геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы, гамәлләренең, язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы;

* әхлакый, мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе

ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ

20 нче гасыр башы

кешене әхлакый камиллеккә өндәүче, башкаларга ярдәмчел булуга чакыра, типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы

Г. Камал «Банкрот»,

«Беренче театр», «Безнең

шәһәрнең серләре»,

Ф. Әмирхан «Фәтхулла

хәзрәт»,

Г. Исхакый «Зиндан»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уятуга», яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту;

* аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы;

* өч принципка нигезләнүе: кеше тирәлектә яши, аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән, ул — тарихи чор җимеше;

* гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ

1930 нчы елдан

кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта, җәмгыять өчен яшәргә өнди торган, социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән

сугарылган иҗат агымы

Г. Ибраһимов «Тирән тамырлар»,

Һ. Такташ «Гасырлар һәм

минутлар»,

М. Әмир «Агыйдел»,

Г. Бәширов «Намус»,

Г. Ахунов «Хәзинә»

ТӨП  СЫЙФАТЛАРЫ:

* социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу;

* кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе, аның язмышын җәмгыять, халык, чор язмышы белән тәңгәллектә карау;

* типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе

8. РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

ЯҢАРТЫЛГАН РЕАЛИЗМ

АВЫЛ РЕАЛИЗМЫ

авыл хакында сөйләүне үзәк тема итеп күтәргән, җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйләнештә ачарга омтылучы

иҗат агымы

Р. Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби», «Йолдызым», М. Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары», А. Гыйләҗев «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* авыл кешесенең төп герой итеп күтәрелүе, аның идеаллаштырылуы;

* авылдагы яшәү кануннары хакында сөйләү белән бәйләнештә, җәмгыятькә хас хата-кимчелекләрнең күрсәтеп барылуы;

* авылны халыкның рухи тамырларын, мәдәниятен саклаучы урын буларак тасвирлау

СЕНТИМЕНТАЛЬ РЕАЛИЗМ

узганны сагыну белән сугарылган, үткәндәге якты-бәхетле яшәү хатирәләрен

тергезүче иҗат агымы

М. Мәһдиев «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* герой(лар) язмышының балачак хатирәләреннән алып хәзергенең каршылыклы күренешләренә кадәрге аралыкта тасвирлануы;

* вакыйгалардан бигрәк, геройның аларга шәхси мөнәсәбәте алга чыгу;

* рухи тормышның иҗтимагый тормыштан югарырак куелуы

МАГИК РЕАЛИЗМ

чынбарлык һәм аңлату мөмкин булмаган вакыйгалар кушылган,

мифологик, фантастик хәлләр янәшә сурәтләнгән иҗат агымы

Н. Гыйматдинова «Сихерче», «Ак торна каргышы», «Болан», «Пәри утарында»

ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ:

* бүгенге белән үткәннең янәшә куелуы, тормышка, җәмгыятькә уйлап табылган күренешләр белән чагыштырып бәя бирелү;

* ирреаль күренешләрнең көндәлек тормышта даими күзәтелә торган детальләрдән «ясалуы», андагы вакыйгаларның чынбарлыктагыча үсү-үзгәрүе;

* әсәрләрдә җәмгыятькә тискәре бәя бирелү, еш кына тормышның фаҗига белән тәмамлануы

9. РОМАНТИЗМ

ОПТИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ПЕССИМИСТИК РОМАНТИЗМ

ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫК

актив, экспрессив героиның үзәккә куелуы

тормыш-яшәешнең авырлыгына, гаделсезлегенә борчылучы, дөньяны үзгәртә алмауны аңлаган геройның үзәккә куелуы

яшәеш кануннарына, дингә, җәмгыятьтәге тәртипләргә каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы геройның үзәккә куелуы

романтик геройның үз эчендәге каршылыкны җиңәргә омтылуы, дөньяны, кешелекне үзгәртергә мөмкин булуга ышануы

үз эчендәге каршылыкларның да чишелүенә ышанмаган геройның сызлануга бирелүе

дөньяга ярсып баш күтәрүче, дөньяны үзгәртергә омтылучы герой хисләренең бер чиктән икенче чиккә үсеп-үзгәреп торуы

сәрләрнең тормыш-яшәешкә мәхәббәт, өмет, ышаныч хисләре белән сугарылган булуы

әсәрләрдә тормышның мәгънәсезлегеннән   сызланучы экзистенциаль фикерләрнең көчле булуы

әсәрләрдә фәлсәфи башлангычның көчле булуы

Р.Гаташ лирикасы

Дәрдемәнд, И. Юзеев, Р.Фәйзуллин лирикасы

С. Рәмиев «Мин», «Син», Ш. Бабич «Бер минут», «Дөньяга», Һ. Такташ лирикасы

10. ИҖАТ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ: РЕАЛИЗМ, РОМАНТИЗМ, МОДЕРНИЗМ

СИМВОЛИЗМ

ИМПРЕССИОНИЗМ

ЭКСПРЕССИОНИЗМ

ЭКЗИСТЕНЦИАЛИЗМ

дөньяның серле итеп, танып белү мөмкин түгел төсендә тасвирлануы

зәвыклы, эмоциональ, матурлыкка сокланучы, хискә бай кешенең тасвирлануы

дошмани тирәлектә яшәүче ялгыз, гыйсъянчы, эмоциональ шәхеснең тасвирлануы

яшәү мәгънәсен эзләүче

шәхес фаҗигасенең, чарасызлык алдындагы геройның тасвирлануы

әсәрнең бөтен эчтәлеген

бер ноктага җыйган символлар системасына нигезләнүе

кәеф, халәт, кичереш һәм аларның үсеш-үзгәреше мизгел кебек күрсәтелүе

дөньяның хаос хәлендә күрсәтелүе, кешенең шул тышкы тирәлек, иҗтимагый кануннар белән каршылыкка керүе

кешенең яшәеш камил булмаудан, үзенең чиксезлек, галәм каршында артык көчсез, гомеренең чикле булуыннан сызлануы

шартлылыкның көчле булуы

тышкы сурәт, кыяфәт,

төсләр, тавышлар гармониясенең үзәккә алынуы

тирәлек-тормышның гадәттән тыш арттырылып, караңгы буяуларда сурәтләнүе, дошмани бәя алуы

Т

ормышның ике чиккә аерып тасвирлануы: эссенция баскычында

геройның яшәве, үзенә максатлар куеп, шуңа

Ф. Әмирхан «Татар кызы»,

сюжетлылыктан бигрәк сурәт тудыруга өстенлек бирү

сурәтләү объекты —

авторның шушы тормышка, дөньяга мөнәсәбәте

ирешергә омтылуы, экзистенция баскычында яшәүнең мәгънәсезлегенә төшенүе

Р. Зәйдулла «Дару», «Итек», Зөлфәт «Шулай икән»

Ф. Әмирхан «Яз исереклегендә», Ш. Камал «Уяну», «Буранда»

С. Рәмиев, Һ. Такташ, М. Әгъләмов, Р. Зәйдулла лирикасы

Ф. Әмирхан «Бер хәрабәдә», М. Гафури «Болгар кызы Айсылу»

11. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫНЫҢ чорларга бүленеше

БОРЫНГЫ ӘДӘБИЯТ

Гомумтөрки әдәбият (V—XIII гасырның I чиреге)

УРТА ГАСЫРЛАР

ӘДӘБИЯТЫ

Болгар чоры әдәбияты (IX—XIII гасырның I чиреге)

Алтын Урда чоры әдәбияты (XIII гасыр уртасы — XV гасыр уртасы)

Казан ханлыгы чоры әдәбияты (XV гасыр уртасы — XVI гасыр уртасы)

Торгынлык чоры әдәбияты (XVI гасыр уртасы — XIX гасыр уртасы)

ЯҢА ЗАМАН ӘДӘБИЯТЫ

Милли Яңарыш чоры әдәбияты

 (IX гасыр уртасы — 1917)

Мәгърифәтчелек әдәбияты формалашу (XIX гасыр уртасы — 1905)

XX гасыр башы әдәбияты (1905—1917)

Тоталитаризм чоры

әдәбияты

 (1917—1950 нче еллар ахыры)

Инкыйлаб һәм гражданнар сугышы чоры әдәбияты (1917—1921)

20 нче еллар әдәбияты (1921—1932)

30 нчы еллар әдәбияты (1932—1941)

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты (1941—1945)

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945—1950 нче еллар ахыры)

1960—1980 нче еллар уртасы әдәбияты

Хәзерге әдәбият

(1980 нче еллар уртасы —

XXI гасыр башы)

Үзгәртеп кору чоры әдәбияты (1980 нче еллар уртасы — 1990 нчы еллар ахыры)

XXI гасыр башы әдәбияты

12. ЛЕКСИК ЧАРАЛАР

дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр

СИНОНИМНАР

әйтелешләре, тышкы яңгырашлары белән төрле, ә мәгънәләре белән бер-берсенә тәңгәл килүче яисә якын мәгънәле сүзләр

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава; Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява. (Г. Тукай)

АНТОНИМНАР

капма-каршы мәгънәдәге сүзләр: 1) күренешләр яки әйберләр арасындагы каршылыкны күрсәтү; 2) хисләрнең, тормышның катлаулылыгын белдерү; 3) көчәйтү өчен кулланыла

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта булды ут, Берчә янды, берчә тунды, барысы булды бер минут. (Ш. Бабич)

ОМОНИМНАР

аваз төзелеше, әйтелеше ягыннан бердәй булып, төрле мәгънә аңлата торган сүзләр

Тегермән әйләнә, әйләнә дә, тартылмыйдыр ярма, Мәшәкатьләнмә бушка көчәнеп, юл уртасын ярма.

(Г. Тукай)

СҮЗ УЙНАТУ

мәгънәне аңлы рәвештә башка сүзгә бору

Бу нидән булды чи генә?

Эшем дә җитте чигенә:

Сәхибем кире чигенә,

Исем китәрде җанкай ла! (Г. Кандалый)

АРХАИЗМНАР

элек киң кулланылып та, тормыш үзгәрү сәбәпле, сүзлек составыннан төшеп калган сүзләр

Ул хатыннар көрсиләргә утырдылар,

Берәр пычак һәм әфлисун китерделәр.

(Кол Гали)

ТАРИХИ СҮЗЛӘР

билгеле бер чор, заман, иҗтимагый тормыш белән бәйле сүзләр

Туктамыштай олы хан

Урдасына яр салды.

(«Идегәй» дастаныннан)

НЕОЛОГИЗМНАР

тормыш үзгәрү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа сүзләр

Хәзер безгә, агай-эне,

Кооператив оҗмах кирәк. (Г.Афзал)

ДИАЛЕКТИЗМНАР

аерым төбәкләрдә, җирле сөйләмдә генә кулланыла торган сүзләр

Күтәреләм ич күгәлләр белән, Түбәнәяләр йорт түбәләре. (Р.Зәйдулла)

ҺӨНӘРИ СҮЗЛӘР

билгеле бер һөнәр кешеләренә генә хас сүзләр

Я станок калтырый, я резец, я деталь белән резец икесе бергә калтырый.

(Г. Әпсәләмов)

АЛЫНМА СҮЗЛӘР

чит телләрдән кергән сүзләр

Гакыл күп биргән уку,

Мөкатдәс уй биргән уку. (С.Рәмиев)

13. ТРОПЛАР

әйберләр, предметлар, күренешләр арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә аңлату

ЧАГЫШТЫРУ

нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау

Нарасый Кояш!

Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ)

МЕТАФОРА

күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый сурәттә кебек, шикелле, төсле, -дәй кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә.

Тәңкә карлар ява,

Ап-ак карлар... (Һ. Такташ)

МЕТОНИМИЯ

бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау

Тик Тукай көчлерәк яндырган йолдызын. (Р. Гаташ)

ЭПИТЕТ

әдәби ачыклау

Үкереп акты ничек елгалар.

(М. Җәлил)

АЛЛЕГОРИЯ

күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау

Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер. (Халык мәкале )

ГИПЕРБОЛА

чиктән тыш арттыру

Җиде кат җиргәчә нәфрәтем.

Җиде кат күккәчә шатлыгым.

(P. Фәйзуллин)

СЫНЛАНДЫРУ

җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

Кызганып егетне елыйлар

Миләүшә һәм лалә чәчәге...

(М. Җәлил)

ИРОНИЯ

астыртын көлү, мактау аркылы асылда хурлау

Сөям чүмеч кеби борыныңны, җаным, Гашыйк булдым, тәмам бетте мәҗалем. Җанашым, аһ! Иләк авызыңны үпсәм, Ни кайгы инде мин шул чакта үлсәм. (Г. Тукай)

САРКАЗМ

ачы, үткен, усал итеп көлү

Буш корсагын уа-уа, Тиле кебек көлгән ил... Безнең ил ул — алга карап, Артка таба йөргән ил.

(Л. Лерон)

ЮМОР

йомшак итеп, яратып көлү

Песиләргә рәхәт шул ул — Утын ярасы да юк, Себерәсе юк идән дә, Суга барасы да юк. (Л. Лерон)

14. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чаралары

КАБАТЛАУГА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

КАБАТЛАУ

әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты, и орышты соң мине. (Г. Тукай)

АНАФОРА

бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы

Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар, Бер җирдә юк камыш сабаклары — Андагыдай шаулый торганнар.

(Һ. Такташ)

ЭПИФОРА

шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы

Кемгә сөйлим серләремне, Йөрәгем ялкын кебек. Ялкынланган йөрәгемә Берәү бик якын кебек. (Ф. Кәрим)

ЯЛГАУ

юл башындагы яки ахырындагы мәгънәле кисәкнең, сүзнең, сүзтезмәнең икенче юлны башлап җибәрүе

Таң вакыты... Татар йоклый...

Мин йокысыз, уянам.

Уянам да, тиле кебек,

Тик берүзем уйланам.

Уйланам, уема батамын...

(С. Рәмиев)

ГРАДАЦИЯ

мәгънә ягыннан якын торган сүзләр яки сүзтезмәләрнең, бер-бер артлы тезелеп килеп, яңгырашны көчәйтүе яисә көчсезләндерүе

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Г. Тукай)

РӘДИФ

рифмадан соң кабатланып килүче сүз яки сүзтезмә

Көзге жил, мин йоклый алмыйм, өй түрендә җил җылый, Җил җыламый, ач үлемнең кайгысыннан ил җылый. (Г. Тукай)

ЯНӘШӘЛЕК

бер-берсенә тиңдәш синтаксик конструкцияләрнең яки тезмәләрнең янәшә куелуы

Алсу чәчәк, зәңгәр букет,

Дустым, сиңа бүләгем.

Күрмә михнәт, яшә рәхәт,

             Дустым, сиңа теләгем. (Халык җыры)

15. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

 Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

  Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем!

Сине җирдә Еллар көтә,

юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер,

Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән

сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың,

Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

      Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

16. СТИЛИСТИК ФИГУРАЛАР

СӨЙЛӘМНЕҢ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ТӘРТИБЕНӘ НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

ИНВЕРСИЯ

җөмләдә сүзләрнең урынын алыштыру

Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Г.Тукай)

ЭЛЛИПСИС

җөмләнең нинди дә булса кисәге төшеп калу

Табигатьнең иркен күкрәгендә

Мәңге көрәш,

Мәңге хәрәкәт,

Мәңге туу,

Мәңге артып тору

Белән бергә

Үлем — һәлакәт, (һ. Такташ)

МӘГЪНӘ КАРШЫЛЫГЫНА НИГЕЗЛӘНГӘН ФИГУРАЛАР

АНТИТЕЗА

капма-каршы куелу

Без сугышта юлбарыстан көчлебез.

Без тынычта аттан артык эшлибез. (Г. Тукай)

ОКСЮМОРОН

хис-тойгы каршылыгы

Ут якканмын галәм җылытам дип, Керфекләрең синең яшьле чакта. Ялгыз гына син туңгансың янда, Тәрәзләре бозлы

төнге йорттай. (Зөлфәт)

РИТОРИК ӨНДӘҮ

эндәшеп раслау, кисәтү, соклану

Ашкын, кешем! Сине җирдә Еллар көтә, юллар көтә. (Зөлфәт)

РИТОРИК ЭНДӘШҮ

кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү

Күңелледер сезнең гомер, Исән аналар. (X. Туфан)

РИТОРИК СОРАУ

кемгәдер, нәрсәгәдер раслауны белдергән сорау белән мөрәҗәгать итү

Дөнья,

Кайда синең яшел агачларың, Кайда монда яшәү шатлыгы?

Сез сөйләгез,

Кайда монда сүнмәс яктылык?! (Ф. Кәрим)

17. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ӘКИЯТ

тиз алмашынып торучы уйдырма вакыйгаларга нигезләнгән, халыкның уй-теләкләрен чагылдырган, буьгннан-буынга тапшырылып, фикри байый барган хикәяләү жанры

Тәрбияви максаттан языла, гади жанр.

ТЫЛСЫМЛЫ (ФАНТАСТИК) ӘКИЯТЛӘР: «Таңбатыр», «Өч бүләк», «Балыкчы карт». Геройлары — бик борынгы заманнарда ук халык уйлап чыгарган мифологик образлар — Албасты, Йорт иясе, Җен, Убырлы, Су анасы, Аждаһа, Ак бүре, Сәмруг кош һ.б.

ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘР: «Аю белән хатын», «Арыслан, Бүре, Төлке», «Кәҗә белән Сарык». Геройлары — кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар — кешеләрнең батырлыгына (арыслан), хәйләкәрлегенә (төлке), тугрылыгына (ат, эт), тырышлыгына (кырмыска), куркаклыгына (куян) һ.б. ишарәли.

ТОРМЫШ-КӨНКҮРЕШ ӘКИЯТЛӘРЕ: «Хәйләкәр Таз», «Зирәк карт», «Алдар». Геройлары — тырыш игенче, уңган килен, тапкыр бала, алдакчы сатучы һ.б.

МИФОЛОГИК ХИКӘЯТ уйдырма характердагы гадәттән тыш затлар турында

хәбәр итүче, халык хорафатларына нигезләнгән эпик жанр

Теге яки бу хорафатны чынбарлык дөнья белән «очраштыра»; төзелеше буенча бер генә эпизодтан гыйбарәт.

СУ АСТЫ ӘКӘМӘТ ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Су иясе», «Тимка куле», «Су анасы».

ҖИР ӨСТЕ ӘКӘМӘТ   ЗАТЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ МИФОЛОГИК ХИКӘЯТЛӘР:

«Таз белән Шүрәле», «Бичура», «Убыр», «Албасты», «Абзар иясе».

РИВАЯТЬ

тарихи үткәннәргә карата алардан күпкә соңрак яшәгән

кешеләрнең фикерен, мөнәсәбәтен  чагылдыручы, ышандыру максатына юнәлдерелгән эпик жанр

Бер күренештән генә гыйбарәт, чынбарлык вакыйгаларына нигезләнә.

ТАРИХИ РИВАЯТЬЛӘР: «Гәрәй хан», «Туйбикә казаны», «Акбүре ыруы», «Пугачёв».

ТОПОНИМИК РИВАЯТЬЛӘР: «Казан юлы», «Батырша үзәне», «Мәликә чокыры»,

«Сәрби күле».

АВЫЛ ТАРИХЫ ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР: «Ибрай»,  «Комай», «Кавал Лашман».

КӨНКҮРЕШ РИВАЯТЬЛӘРЕ: «Налог өчен сатылган кызлар», «Мәрьямбикә белән Булат»,

«Бөдрә тал».

ЛЕГЕНДА

ЛЕГЕНДА

төрле вакыига-хәлләрнең, күренешләрнең сәбәпләрен уйдырмага нигезләнеп аңлата торган фантастик эчтәлекле эпик жанр

Сюжетлары күпчелек очракта дини хикәятләр фантастикасына,

ата-бабаларыбызның ышануларына нигезләнә.

КҮК ҖИСЕМНӘРЕ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР; «Зөһрә кыз», «Ярканат һәм кояш».

КӨНКҮРЕШ ВАКЫЙГАЛАРЫ ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ана йөрәге», «Килен тавы»,

«Игелексез угыл».

ҮСЕМЛЕКЛӘР, ХАЙВАННАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?», «Гөлҗимеш ничек чәнечкеле булган?», «Кош исемнәре».

ХӘЗИНӘЛӘР, БАЙЛЫКЛАР ТУРЫНДАГЫ ЛЕГЕНДАЛАР: «Биләр ханы хәзинәсе», «Шайтан каласы».

18. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калдыра торган кече эпик жанр

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни тесле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

МӘКАЛЬ

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр» ).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

ӘЙТЕМ

образлы фикер йөртүгә корылган, күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр («Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

19. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

МӘЗӘК

Сюжеты бер генә эпизодтан гыйбарәт булган диалогка нигезләнә; халык тарафыннан әле дә иҗат ителә. Геройлары — капма-каршы сыйфатларга ия булган чынбарлык кешеләре.

        

СОЦИАЛЬ-ИҖТИМАГЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ МӘЗӘКЛӘР:

«Кайсыбыз патша?», «Ишәк өстендә», «Шайтан ни төсле?», «Дөнья бутала ул».

ГАИЛӘ, КӨНКҮРЕШ МӘЗӘКЛӘРЕ: «Җырчы», «Көч җитмәсә, хәйлә белән», «Куып җитеп кара», «Былтыргы «А».

юмор-сатирага нигезләнгән, көтелмәгән бетем белән гаҗәпкә калтыра торган кече эпик жанр

МӘКАЛЬ

Тормыштагы конкрет вакыйгалар белән бәйләнгән; алар өйрәтә, киңәш бирә; күрәзәлек кылу, алдан кисәтеп кую сыйфаты хас; телне, сөйләмне бизәү чаралары буларак та кулланылалар; төп фикер туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә җиткерелә; сурәтле, сәнгатьчә нәфис итүдә тел бизәү чаралары (чагыштыру, сынландыру, метафора, гипербола) кулланыла («Дөнья — йозак, ачкычы — белем», «Тәвәккәл таш ярыр»).

Ватан, белем, хезмәт һәм ял, йорт хуҗалыгы, кешенең рухи сыйфатлары, холык-фигыле, әдәп-әхлак һ.б. өлкәләрне колачлаган күп төрләре бар. Вакыт һәм заманга нисбәттән туа. Эчтәлекләре киң һәм тирән.

тормыш тәҗрибәсен гомумиләштереп, билгеле бер нәтиҗә чыгаручы, гыйбрәт, үгет-нәсыйхәт, акыл бирү максатыннан әйтелүче, төгәлләнгән җөмләдән гыйбарәт афористик жанр

ӘЙТЕМ

Арттыру алымы хас, әмма әлеге арттыру ялган булмый («Бер кашыктан ашыйлар», «Кулыннан гөлләр тама»); фикерне күбесенчә ирония, шаярту, юмор аша җиткерәләр ( «Ат юк, арба юк, аннан кала бар да юк» ); мәкальдәге дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк («Чебеннән фил ясау»).

«Әйтем хосусый бер нәрсәнең билгеле бер ягын гына әйтү була».

(Н. Исәнбәт )

образлы фикер йөртүгә корылган,

күчерелмә мәгънәдә генә кулланыла, сөйләмнең эмоциональ

көчен арттыра торган мөстәкыйль афористик жанр

ТАБЫШМАК

күренеш һәм предметларны яшерен тел белән аңлата һәм аларны табу бурычын куя торган эпик жанрларның

берсе

Сөйләүче һәм пассив тыңлаучы бәйләнешенә нигезләнми, ә тыңлаучыны җавап табуга, ягъни активлыкка этәрә.

МЕТАФОРИК ТАБЫШМАКЛАР. Табарга тиешле предмет яки күренешне сынландыру, метафора, метонимия алымнары белән сурәтли («Кат-кат тунлы, карыш буйлы» — Кәбестә).

СОРАУ ТАБЫШМАКЛАРЫ. Предмет яки күренешнең ниндидер бер сыйфатын хәйләле, четерекле сорау аша табарга куша («Йөгерек-йөгерек — ни йөгерек?» — Агымсу).

АРИФМЕТИК ТАБЫШМАКЛАР. Җавапны саннар аша исәпләп табарга этәрә («Дүрт аякка бер эшләпә» — Өстәл).

20. ТАТАР ХАЛЫК ИҖАТЫ

Лирик һәм лиро-эпик жанрлар

АТАМАСЫ

ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

ТӨРКЕМНӘРЕ

ҖЫР

көйгә салынган шигъри юллардан

гыйбарәт лирик жанр

Сүз-текст белән көйнең

бергә үрелүенә нигезләнә;

халыкның хис-кичерешләрен

 белдерә.

ТАРИХИ ҖЫРЛАР: «Порт-Артур», «Көзге ачы җилләрдә», «Ташкай»,

ЙОЛА ҖЫРЛАРЫ. Сабан туйлары, өмәләр, Нәүрүз, Нардуган бәйрәмнәре, туйлар вакытыңда башкарылалар («Сабан туе», «Бала биетү», өмә такмаклары). УЕН-БИЮ ҖЫРЛАРЫ: «Бие-бие, Хәйбулла», «Әпипә», «Бас-бас эзенә». ЛИРИК ҖЫРЛАР. Нигезендә лирик геройның эчке кичерешләре, сагыш-моңы, кайгы* хәсрәте ята; туган җирне сагыну, хатын-кыз язмышы, бәхет эзләү, сөю - мәхәббәт, хәсрәтле дөнья турында хәбәр итәләр; чагыштыру һәм сынландыру алымы киң кулланыла («Кыр казы», «Сайрамачы, былбыл», «Иске кара урман», «Куш каен, куш усак», «Рамай» ).

МӨНӘҖӘТ

кешенең Аллага яки башка илаһи затка үтенечләре турында сөйли торган, ыруглык җәмгыяте мифологиясеннән башлангыч алып, ислам чорында тагын да үсеш кичергән лирик жанр

Трагик башлангычка нигезләнә;

гаять абстракт әсәр, анда

 фаҗиганең сәбәбе күрсәтелми;

илаһи затка юнәлтелсәләр дә,

үз-үзең белән сөйләшүгә

корылалар.

ТУГАН ҖИРДӘН АЕРЫЛЫП, ЧИТТӘ ЯШӘҮ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Аерылдым илләремдин», «Кайтыр идем туган илгә».

ГАЗИЗ БАЛАҢНЫ ЮГАЛТУ ТУРЫНДАГЫ МӨНӘҖӘТЛӘР: «Кыз бала». «Синең анаң

түгелмени?», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам».

ЯШӘҮ ҺӘМ ҮЛЕМ ТУРЫНДАГЫ УЙЛАНУЛАРНЫ БӘЯН ИТҮЧЕ МӨНӘҖӘТЛӘР:

«Үлем хәле», «Ялгыз агач», «Бәхет яңгыр түгел ул».

ДАСТАН

халык әкиятләре, риваять-легенда сюжетларын

тагын да камилләштереп, ягъни әдәби эшкәртеп язылган тезмә яки чәчмә әсәр

Вакыйгалары реаль, тарихи

җирлеккә нигезләнә; әсәрдә

 халыкның уй-хыялларын,

иң гүзәл сыйфатларын

 гәүдәләндерүче герой

тасвирлана.

ТАРИХИ ДАСТАННАР: «Җик Мәргән», «Идегәй».

МӘХӘББӘТ ДАСТАННАРЫ: «Таһир белән Зөһрә», «Йосыф китабы», «Бүз егет». АЛЫПЛАР ТУРЫНДАГЫ ДАСТАННАР: «Алыпмәмшәт, «Кара күңел», «Кадыш Мәргән».

БӘЕТ

икешәр тезмәле шигъри

юллардан торган, җәмгыятьтәге һәм кеше язмышындагы фаҗигале вакыйгаларны сурәтләгән, гыйбрәт алырга өйрәтә торган жанр

Фаҗигале хәл яки вакыйга турында һәлак булган кеше

исеменнән сөйләнә. Геройлары — чынбарлык кешеләре.

ТАРИХИ БӘЕТЛӘР: «Сөембикә бәете», «Аксак Тимер», «Рус-япон сугышы бәете», «Казан бәете», «Гражданнар сугышы бәете».

КӨНКҮРЕШ БӘЕТЛӘРЕ: «Кыз сату бәете», «Ачлык бәете», «Сак-Сок бәете», «Буранда адашкан Илһамия бәете».

САТИРИК БӘЕТЛӘР: «Югалган башмак», «Эт бәете», «Чәй», «Бүре килгән киртәгә».



Предварительный просмотр:

Максат.  1. Дидактик.  Илдар Юзеев иҗаты белән танышуны дәвам итү. “Йолдыз кашка  турында баллада”сын  өйрәнү.

      2. Үстерешле. Илдар Юзеев  иҗатында  батырлык темасының  чагылышын аңлату.

                 3.  Тәрбияви. Патриотик тәрбия бирү..

Җиһаз.  Шагыйрьнең портреты;  китапларыннан төзелгән

           күргәзмә, эчтәлеге сурәтләнгән рәсемнәр.

Метод: әңгәмә,  өлешчә эзләнү.

Алымнар:  аңлату, сәнгатьле уку, әңгәмә.

Дәрес барышы.

I.         Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны  барлау.

II.         Актуальләштерү.

1. Өйгә бирелгән  эшнең үтәлешен тикшерү.

  М.Җәлилнең “Бакчачы” шигырен  сәнгатьле  итеп  укыту. Укучылыларның  уку  дәрәҗәләрен   билгеләү.

2. Шигырьнең  эчтәлеге  һәм сәнгатьчә  матурлыгы  турында  үзара фикер  алышу.

3. Түбәндәге  сорауларга җавап алу.

  • Бакчачы  образында кем гәүдәләнә?
  • Бакчачы бабайның  бәхете нәрсәдә?
  • Аны кемнәр  һәм ни  өчен мактыйлар?
  • Шагыйрь бакчачы бабайның шатлыгын, хезмәтен ничек сурәтли?
  • Ул хезмәтне  шагыйрь ни өчен үлемсез  итеп  күрсәтә?
  •   М.Җәлилнең “Бакчачы” шигыре  белән Илдар  Юзеевның

“Бакчачы турында баллада” арасында нинди уртаклык күрәсез?

III. Яңа тема.

1. Илдар Юзеевның “Йолдыз  кашка  турында баллада” сын  сәнгатьле  итеп   укып күрсәтү.

2. Сүзлек  өстендә  эш.

3. Укучыларның берничәсеннән укыту, уку  интонацияләрен тикшерү  һәм  аны шигырь интонациясенә туры килүе һәм тәэсирлеге ягыннан күзәтү.

4. Балладаны  өлешләргә  бүлү.

5. Баллада  буенча   сораулар һәм биремнәр.

  • Балладаның эчтәлеген сөйләгез. Вакыйгада  кемнәр  катнаша, ягъни әсәрнең  геройлары  кемнәр? (Йолдыз кашка, илбасар, батыр  генерал)
  • Баллада жанрының үзенчәлеге нәрсәдә? Узган дәрестә  без конфликт турында  сөйләшкән  идек. Биредә конфликт кемнәр арасында? (Төп герой  Йолдыз кашка белән илбасар арасында)
  • Сәбәбе? (Илбасар Йолдыз кашканы  үзенә буйсындырырга тели)
  • Нинди яу турында  сүз бара? “Яу”, “илбасар” сүзләренең  мәгънәләрен  аңлатыгыз. Аларны  тагын нинди  сүзләр белән  белдереп була?
  • Баллада нинди хисләр  уята?

Бу нинди хәл: ат та буйсынмый,

Агач, тимер сына, - ул сынмый.

Илләрендә ат та буйсынмый!-

дигән  сүзләрдән  нинди фикер  аңлашыла?  Кайсы  ил  турында  сүз бара, ничек  уйлыйсыз?

  • Йолдыз  кашка дип нинди  атка әйтәләр? Тагын нинди атларны беләсез?

5. Әсәрдә ничә  строфа  бар? Алар ничәшәр  юлдан тора? Әсәрдән  1  куплет   шигырьне  иҗекләргә  бүлеп күчереп  алыгыз. Рифмалашкан  юллар астына  сызыгыз.

Көч  туп-ла-ган дош-ман  я-ңа-дан,        9 иҗек

Тиң-сез гас-кәр бе-лән я-на- ган              9

Төр-ле  як-тан ки-леп ка-ма-ган.              9

Ал-дан бар-ган ба-тыр ге-не-рал              9

И-я-ре-нә ау-ган  я-ра-дан                      9

5. Шигырьдә  кулланылган   сурәтләү чараларын  билгеләтү.

IV. Өй эше . “Эш  сөйгәнне  ил  сөя”  темасына  кечкенә күләмле инша.

Дәрескә бәяләмә.

        Дәрес  методик яктан  дөрес   оештырылган.  Дәрескә  бик  оешканлык  белән керешеп киттеләр. Дәрес башында  ук  укытучы   уңай  халәт тудырды.  Укучылар яхшы  хәзерлекле. Укытучы төрле  эш  алымнары  кулланды: сәнгатьле уку, сорауларга җавап алу, сөйләм телен үстерү.   Дәрестә  тәрбияви моментлар  күп. Укытучы  сөйләм  телен  үстерүгә  зур  әһәмият бирә. Дәрестә әдәби әсәрнең матур, аһәңле яңгырашына игътибар ителә.

 Алсу Ринат кызы  тулы, матур  җаваплар  алуга  ирешә. Укучыларда кызыксыну хисен уята белә,  белем алырга теләк – омтылыш тудыра, укучыларның  иҗади сәләтен үстерә.

 Әдәби әсәрдәге катлаулы проблемаларны аңларга, әсәрнең поэтик матурлыгын күрергә, бәяләргә, әсәр анализларга өйрәтә. Укучы әдәбият белеменнән дә иң кирәкле  төшенчәләр белән кораллана, үзенең  фикерләү сәләтен үстерә, рухи хезмәттән канәгатьлелек алырга өйрәнә. Баллададан  конфликтларны табып, аңлаттылар.  Әсәрнең матурлыгын – поэтикасын, сәнгатьчә чараларын билгеләделәр.

                                                    Билге : “5” (бишле)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                   Васильева Р.Н.

         



Предварительный просмотр:

Тема. И.Гази. “Мәүлия нигә көлде?”

Максат.  1. Дидактик.  И.Газиның тормыш  юлы  һәм иҗат эшчәнлеге белән  таныштыру. “Мәүлия нигә көлде”  хикәясе белән  танышу.

      2. Үстерешле. Хикәяне аңлап укуларына, укыган  өлешнең эчтәлеген  сөйләп  бирә  алуларына ирешү.

                 3.  Тәрбияви. Үз-үзеңдә  ышаныч хисләре булдыру.

Җиһаз.  Язучының  портреты;  әдәби бюллетень, китапларыннан төзелгән

           күргәзмә.

Дәрес барышы.

I.         Башлам. Уңай психологик халәт тудыру. Укучыларны  барлау.

II. Яңа тема.

1. Ибраһим Газиның тормыш  юлы  һәм  иҗаты  белән  таныштыру.

2. Дәфтәрләргә кыскача  биографияне яздыру.

1907 елда  Кама Тамагы районы   Олы Карамалы  авылында  ярлы крестьян  гаиләсендә  туа. 1919-1924 елларда Тәтеш балалар  йортында  тәрбияләнә.

1923  нче елда  Казанда чыга торган “Кызыл яшьләр”   газетасының редакторы  итеп билгеләнә. Бер үк  вакытта “Авыл яшьләре” журналының редакторы да.

Бөек Ватан сугышы  елларында – фронтта. Сугыштан соң  язучылык  эшенә  ныклап тотына, хикәяләр, повесть, романнар иҗат итү эшенә керешә, публицистик   мәкаләләр яза. Аның кайсы  гына әсәрен алсаң да, һәркайсында  халкыбызның тормышы, азатлык  өчен көрәше, батыр хезмәте, рухы, иң матур сыйфатлары чагыла.

Ибраһим Гази – тел остасы. Әсәрләрене теле  саф, әдәби, матур, моңлы  җыр кебек яңгырый

3. “Мәүлия нигә көлде”   хикәясен  өйрәнү.

1. Хикәянең  бераз өлешен  сәнгатьле итеп  укып күрсәтү.

2.Текстны укучылардан укыту, эчтәлеген эзлекле  рәвештә  сөйләтү.

3. Хикәя буенча сораулар һәм биремнәр.

  • Мәүлиянең  кичерешләре сезгә  танышмы?  
  • Төрле  юраулар,  юк-барга  ышанулар  каян килә дип уйлыйсыз?
  • Үз-үзеңә  ышану  өчен нишләргә кирәк?
  • Әсәр кем исеменнән  хикәяләнә? Хикәяләүченең Мәүлиягә мөнәсәбәте нинди? Вакыйгаларга  үзе катнашамы?

III. Өй эше. “Мәүлия миндә нинди  тәэсир калдырды?” темасына кечкенә  күләмле инша язарга.

Дәрескә бәяләмә.

   Дәрес методик яктан дөрес  оештырылган.   Дәрес  материалның характерына,  алда  торган  бурычларга, укучыларның  белем дәрәҗәсенә  карап оештырылган. Алынган тема конкрет, дәреснең максаты ачык, материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек. Укучылар әсәрне тыңлап, аңлы кабул итәләләр. Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлап, эмоциональ тәэсирен белдерәләр.

Алсу Ринат кызы мөстәкыйль укуга теләк һәм матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияли. Укыган текст эчтәлегенә мөнәсәбәтле кокрет сораулар бирә,  укучылар  сорауларга ачык һәм җыйнак  җавап бирә беләләр. Шулай ук дәрестә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында кечкенә генә монологик сөйләм төзү оештырылды. Әдәби әсәр ярдәмендә, әхлак мәсьәләләре  турында сөйләшеп, укучының мөстәкыйль фикерләвен үстерә алды.

Дәрескә өй эше  вакытында бирелде,  белемнәр бәяләнде һәм йомгак ясалды. Укытучы алга куйган максатына  иреште.

Билге : “5” (бишле)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                   Васильева Р.Н.        



Предварительный просмотр:

Максат.  1. Дидактик.  И.Газиның иҗат эшчәнлеге белән  таныштыруны дәвам итү. “Өч  Мәхмүт”  хикәясе белән  танышу.

      2. Үстерешле. Хикәяне аңлап укуларына, укыган  өлешнең эчтәлеген  сөйләп  бирә  алуларына ирешү.

                 3.  Тәрбияви. Дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһаз.  Язучының  портреты;  китапларыннан төзелгән

           күргәзмә.

Алымнар:  сәнгатьле уку, әңгәмә.

I.         Башлам.

Уңай  психологик  халәт  тудыру.  Укучыларны  барлау.

II.         Актуальләштерү.

1. Түбәндәге  сорауларга җавап алу.

  • Без  кем иҗатын  өйрәнәбез?
  • Ибраһим  Гази әдәбиятның кайсы төрендә  уңышлы иҗат итә?
  • Без аның  нинди  әсәрен  өйрәндек?

2. Өйгә бирелгән  эшнең үтәлешен тикшерү. “Мәүлия миндә нинди  тәэсир калдырды?” дигән язма эшләрен  берничә укучыдан укыту.  

III. Яңа тема.

1. .   “Өч    Мәхмүт”  хикәясен сәнгатьле  итеп  уку.

2. Хикәянең бер  өлешен рольләргә бүлеп  уку.

3. Хикәя  буенча  сораулар һәм  биремнәр  өстендә эшләү.

  • Әсәр кем исеменнән  хикәяләнә?
  • Автор геройларның   барысына да нигә  бер үк исем  бирде икән?
  • Кайсы Мәхмүт  ачыграк, тулырак һәм  җанлырак  булып  күз  алдыгызга килде?
  • Хикәяләүченең  Кәтүк  Мәхмүткә  мөнәсәбәте нинди? Кәтүк Мәхмүт  ниндирәк булып  күз  алдына килде? (Ул бәләкәй  буйлы,  физик яктан  әллә  ни  мактанырлык  түгел. Юк-барга үпкәләми, иптәшләренең  үртәвенә  дә  елмаеп  кына карый, бик  исе китми. Чаңгыга басса иптәшләреннән  калышмый,  бик  яхшы  укый. Кыскасы, шат табигатьле, ихлас күңелле  малай)
  • Өченче  Мәхмүткә   характеристика  бирегез (  Үзенең көче, чаңгыда  шәп  шуу  белән  масаерга  ярата, мактана  торгач  арттырып та җибәрә. Белем ягы  чамалы, укытучысына  мөнәсәбәте сизгер,  ихтирамлы. Бик кызыклы итеп сөйли, тере,хәрәкәтчән, мавыгучан   малай   кебек күренә.)
  • Өченче  Мәхмүт  сезгә  ошадымы? Ни өчен икәнен  аңлатыгыз.  (Укытучы Мәхмүт  барысына да тигез карый. Кәтүк  Мәхмүтне   кыерсытмый, аны  дәртләндерә, күңелен күтәрергә  тырыша.  Гомумән, сабыр, ышанычлы, ягымлы кеше.)
  • Әсәрдән  күчерелмә  мәгънәдәге  сүзләрне  табыгыз. Аларның сөйләмнениче җанландырып,  кызыклы  итеп җибәргәнлекләренә  игътибар итегез. (“чүпкә дә санамыйбыз”, “җанталашып”, “мәхлүк  җан”,  “теленә шайтан  текергән” һ.б.)

IV. Йомгак. Ибраһим Гази  хикәя  остасы. Сурәтләрнең  тыгызлыгы,  лирик, юмористик төсмерләргә  байлыгы,  гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуы, характерлар  аныклыгы  белән  дә аның  әсәрләре аерылып  торалар.  Менә “Өч  Мәхмәт” хикәясендә гаделсезлек  өченче  Мәхмүтнең  күңелен кузгатып җибәрә. Мүтәйгә  ярдәм  итәсе  килә аның.  Кеше  күңелендәге  кызгану  хисе, хаксызга  рәнҗетелгәнннәрне яклау  теләге, кешеләр язмышына битараф булмау иң  кирәкле    сыйфатлар, иң  зур  байлык, матурлык. Югыйсә  туң   йөрәкле  булып  калачаксың. Ибраһим Гази  зур  фикерләрне, нәтиҗәләрне  гыйбрәт һәм  акылны  сиздермичә  генә, үгет-нәсихәт    сөйләмичә  генә, безнең  күңелләргә   салып куя.

 V. Өй эше.  Ибраһим Газиның  хикәяләрен укып килергә.

Дәрескә бәяләмә.

   Дәрес методик яктан дөрес  оештырылган, өйрәнелә торган   материалның характерына,  алда  торган  бурычларга, укучыларның  белем дәрәҗәсенә  карап оештырылган. Алынган тема конкрет, дәреснең максаты ачык, материал аңлаешлы, җиңел үзләштерерлек. Тема үткән  дәрес материалына  бәйләнешле.

Укучылар дәрескә  битараф түгел, аларның  эмоцияләре, тойгылары  эшкә  җигелде. Укытучы укучыларда кызыксыну хисен уята белә,  белем алырга, иҗади һәм рухи үсәргә теләк – омтылыш тудыра, укучыларның  иҗади сәләтен үстерә. Укучылар әсәрне тыңлап, аңлы кабул итәләләр. Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлап, эмоциональ тәэсирен белдерәләр.

Алсу Ринат кызы мөстәкыйль укуга теләк һәм матур әдәбиятка кызыксыну тәрбияли. Укыган текст эчтәлегенә мөнәсәбәтле кокрет сораулар бирә,  укучылар  сорауларга ачык һәм җыйнак  җавап бирә беләләр. Шулай ук дәрестә әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында кечкенә генә монологик сөйләм төзү оештырылды. Әдәби әсәр ярдәмендә, әхлак мәсьәләләре  турында, матурлык-гүзәллек турында сөйләшеп, укучының мөстәкыйль фикерләвен үстерә алды.

Дәрескә өй эше  вакытында бирелде,  белемнәр бәяләнде һәм йомгак ясалды. Укытучы алга куйган максатына  иреште.

Билге : “5” (бишле)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                   Васильева Р.Н.

        



Предварительный просмотр:

Максат. 

                 1. Дидактик. Укучыларны Илдар Юзеевның тормышы, иҗат юлы һәм  

                  әсәрләре белән  якыннанрак таныштыру; жанр буларак балладага

                  билгелемә бирү;  

      2. Үстерешле. Әсәргә анализ  ясау күнекмәсен үстерү;

                 3.  Укучыларда     кешелеклелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.

Җиһаз.  Шагыйрьнең портреты;  төрле елларда төшкән фоторәсемнәре;

            магнитофон тасмасына яздырылган җырлары;китапларыннан төзелгән

           күргәзмә, эчтәлеге сурәтләнгән рәсемнәр.

Метод: әңгәмә,  өлешчә эзләнү.

Алымнар:  күрсәтү, аңлату, сәнгатьле уку, анализ, әңгәмә.

Дәреснең   планы

  1. Башлам. Уңай  хәләт  тудыру.

              Укучыларны барлау.

II.     Актуальләштерү.

    1. Үткәннәрне кабатлау.

    2. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

III. Яңа тема.

1. Илдар Юзеевның кыскача  тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге  турында төшенчә бирү.

2.   “Бакчачы турында баллада”  әсәрен    өйрәнү.

  1. Сәнгатьле уку.
  2. Сүзлек өстендә эш.
  3. Балладаны  өлешләргә бүлү..
  4. Әңгәмә. Балладага   анализ ясау.
  5. Баллада турында  төшенчә бирү.

IV.   Өй эше бирү.

                 V.  Йомгак.

Дәрес барышы.

I.         Хәерле көн,  укучылар. Сыйныфта  барысы да  бармы?

  Әдәбият  дәресен  башлыйбыз.

II.  Әйдәгез, магнитофон язмасында «Ике малай китә армиягә» дигән җырны тыңлап китик әле. (И. Юзеев сүзләре, Ә. Даутов көе)

Язгы ташуларда

Аккан бозга басып,

Икәү килә елга буйлатып,

Берсе җырлый шашып,

Изүләрен ачып,

Икенчесе килә уйнатып:

— Сау булыгыз, кызлар,

Таң атканда инде булмабыз,

Сагынсагыз әгәр,

Без кайтканга кадәр

Шушы көйне отып җырлагыз...

Укытучы. Укучылар, бу җыр сезгә танышмы? Авторларын беләсезме? (Укучыларның фикерләре тыңлана.)

Әйе, бу җыр сүзләренең, авторы — Илдар Юзеев. Димәк сүзебез  Илдар Юзеев һәм аның “Бакчачы турында баллада”  турында барачак. Мин сезгә китапханәдән аның  китаплары белән танышып килергә әйткән идем һәм  кыскача  мәгълүмат  алып килүегезне сораган идем.

III.         Укытучы. Шагыйрь Һәм драматург И.Юзеев 1933 елның 13 гыйнваренда Башкортостанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Ямады урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1950 — 1954 елларда КДПИның (хәзерге ТДГПУ) татар филологиясе бүлегендә белем ала. Хезмәт юлын журналистикадан башлый.

1954— 1966 елларда — «Пионер» (хәзерге «Ялкын») республика балалар журналында җаваплы сәркәтип, аннары бер ел «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1967 — 1971 елларда — Татарстан Язучылар берлегенең әдәби киңәшчесе хезмәтендә. 1973 елда Мәскәүдә Югары әдәби курсларны тамамлагач, өч ел «Казан утлары» журналының поэзия бүлегенә җитәкчелек итә. 1977 елның мартыннан яшь ав-торлар белән эшли. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗади эштән аерылмады.

Укытучы. Ә менә иҗат итү теләге аңарда кайчан туды икән?

Укучы. Мин И. Юзеевның «Тургай чәчәге» исемле китабын укып чыктым. Анда мондый юллар бар: «Иҗат итү теләге миндә бик иртә уянды. Икенче класста укыганда,  1942 нче елны, «Алсу гөлләр» исемле сәхнә әсәре яздым. «Пьеса»мның эчтәлеге шундый: балалар урманга җиләк җыярга бара. Анда аларга ниндидер шикле кеше очрый. Бу адәмне балалар тоталар да, авылга алып кайтып, өлкәннәр кулына тапшыралар. Тикшереп карасалар — бу адәм чит ил шпионы булып чыга. Әти-әниләрем укытучылар булып, без ул вакытта мәктәпнең үзендә яши идек. Җәй көне урамдагы дус малайларны, кызларны җыеп, үзем «режиссер» булып, мин бу пьесаны класс  бүлмәсендә сәхнәләштердем. Спектакль карарга бөтен урам балалары килде».

Укытучы. И.Юзеевның беренче әсәре «Алсу гөлләр» исемле  пьеса була.

 Аның беренче шигыре кайчан языла?

Укучы. Илдар Юзеевны шигырь, поэзия дөньясына әнисе алып керә. Шагыйрьнең әнисе мандолинада уйный, үзе җырлар чыгара. Аның тәэсирендә абыйсы Нил белән  икәүләп, узыша-узыша шигырьләр яза башлыйлар.

1943 елда район газетасында «Бертуган Нил һәм Илдар Юзеевлар иҗаты» дигән баш астында шигырьләр басылып чыга. Бу аны канатландырып җибәрә, һәм ул бер-бер артлы шигырьләр, пьесалар язуын дәвам итә.

Укытучы. Шагыйрь булу өчен табигать тарафыннан бирелгән сәләт кенә аз.

Укучы. И. Юзеевның шагыйрь булып китүенә Башкортстанның күренекле шагыйре  Энгам Атнабаевның тәэсире зур булган.

Укытучы. Әйтелгәннәргә өстәп, шуны искәртәсем килә: шагыйрь булу өчен шулай ук теләк, нык ихтыяр көче, сабырлык һәм тырышлык кирәк. Илдар яхшы укый, укудан соң бәләкәй чана тартып биш-алты чакрым ераклыктагы урманга барырга өлгерә, икенче көнне кышкы салкын буранда, шул ук чананы тартып, кар астында калган саламны казып алырга бара, арса да иптәшләре белән уенга чыгып йөгерә. Тимурчы буларак, өлкәннәргә ярдәм итә, отряд советы председателе дә, стена газетасы редакторы да була. Шул ук вакытта шигырьләр дә яза.

Укытучыларымның иң кадерлеләреннән берсе — туган ягымның берни белән дә алыштырмаслык гүзәл табигате. Ул минем нәни күңелемә сайрауларын, челтерәүләрен, серле шаулауларын сеңдергән. Ихтирамлы остазларымның тагын берсе — мәктәп. Ул мине  җитәкләп ак-хис дөньясына, максатлы яшәешкә, серле әкияти деньяны танып-белү, үзгәртеп кору юлына алып китте. Кечкенәдән үк гашыйк булган беренче һәм соңгы мәхәббәтем — әдәбият — шулай ук мәңгелек остазым.

Димәк, иске алып үткән мисалларда И. Юзеевның талантлы шагыйрь булып ирешүенә  сәбәпче булган.

И. Юзеевның төп сыйфатларыннан булган тирән моң, лиризм, хис-фикерләрнең ачыклыгы, форма төгәллеге композиторларны да даими илһамландырып тора. Шагыйрьнең 50 дән артык шигыренә көй язылган.

Магнитофон язмасында «Резидәкәй» җыры (И. Юзеев сүзләре, Ш. Мәҗитов көе) яңгырый.

Укытучы. И. Юзеев драматург буларак та танылды, дистәдән артык драма әсәрләре язды.

Әдәбият өлкәсендә күрсәткән хезмәтләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай, М.Жәлил исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булды. 1993 елда аңа Татарстанның халык шагыйре  исеме бирелде.

2. «Бакчачы турында баллада» әсәрен  өйрәнү.

— Ә хәзер, укучылар, шагыйрьнең «Бакчачы турында баллада»сы белән танышыйк.

Укытучы балладаны сәнгатьле итеп укый.

Сүзлек өстендә эш.

Тирәк- зур һәм биек агач

Былбыл - сандугач

Балладаны укучылар да  укый.

Укытучы. Әсәрдә тасвирланган вакыйганы үз сүзләрегез белән хикәяләгез.

(1 — 2укучының  фикере тыңлана.)

Укытучы. Тормышта чынлап та шундый хәл булганмы, әллә   әкияткә охшаш бу хикмәтле хәллар уйлап чыгарылганмы?

Укытучы.  Вакыйгаларда катнашучыларны санап чыгыгыз. Нинди образлар үзара бәйләнгән?

Укучы. Бакчачы, еланнар, былбыллар, сөмбелләр һ.б. Алар үзара сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, көрәшәләр.

Укытучы.  Әсәр ике зур вакыйгадан тора. Балладаны нинди ике өлешкә бүләргә мөмкин?

Укытучы.  1. Бакчачының  рәхимсез  көч белән көрәшеп җиңүгә ирешүе.

                  2. Төзәтеп булмаслык яра. (Вакыйгалар әйтелә, исемнәр куела.)

Укытучы.  Кеше хезмәтенең җиңүе булып таш өстендә гөлләр үсә, каргалган җирдә бакча пәйда була. Баллада шушы урында тәмамлана кебек тоела. Әмма көтелгән драма, конфликт юк. Нәрсә ул конфликт?

Укучы. Кофликт - әсәр геройлары  арасында  туган каршылык

Укытучы. Әсәрнең беренче өлешендә конфликт бармы?

Укучы. Әйе, беренче өлешендә да конфликт бар. Ул каргалган җир белән  бакчачы арасында. Әмма ул драматик түгел, ә героик.

Укытучы. Әйе, монда кискен конфликт, көрәш юк. Ә балладаның төп сыйфаты кискен драматизм, конфликт.Икенче өлештә конфликт бармы?

 Укучы. Әйе. Еланнар белән бакчачы арасында.  

Укытучы. Кискен конфликт нидән гыйбарәт?

Укучы. Бакчачы көч куеп ү стергән бакчасының яме булган җырчы былбылларны үзе юк итә. Шул рәвешле яхшылык эшлим дип йөргән бакчачы үткәненнән дә, даныннан да мәхрүм кала, үзен дә, башкаларны да мәңгелек газапка дучар итә.

Укытучы.  Укучылар, күргәнегезчә, кискен конфликт икенче өлештә бирелә.

Балладаның беренче өлеше бакчачының драмасын көчәйтү, арттыру өчен кирәк. Әгәр ул тир түгеп таш өстенда бакча үстермәсә, әзер бакчага килеп урнашса, бакча ул кадәр кызганыч та булмас иде. Үзең күңел биреп, көч куеп ясаган әйбер һәрчак бик кадерле була бит.

...Еланнар киткәч, конфликт бетәме?

Укучы. Әсәрдә  тышкы конфликт бетсә дә, эчке конфликт кала. Балладада моны дәлилләүче юллар бар.

                     Төзәлмәс  бер яра

    Ник әрни йөрәктә...

Укытучы.  И.Юзеев бу әсәрендә безгә ни әйтергә теләгән? Сүз бакчачы һәм былбыллар, еланнар турында гына барамы?

Укучы.   И. Юзеев безгә матурлык һәм кеше, кеше һәм табигать,  хис һәм акыл, кеше даны хакында тәэсирле итеп сөйләп бирә. Матурлык булган җирдә явызлык та  яши.

Укытучы.  Матурлыкны саклыйм дисәң, явызлыкка каршы аяусыз көрәш ач, матурлык сөйгән Кеше явызлык белән көрәшергэ өйрәнергә тиеш.
Явызлыктан куркып, матурлыкны юк иткән кеше язмышы — иң  газаплы язмыш булып калачак.   Шагыйрь үз әсәрендә менә шуларны әйтергә теләгән.

Укытучы.И. Юзеевның бу әсәре  без өйрәнгән башка шигырьләргә охшашмы? Алардан кайсы ягы белән аерыла?

Укучы. Ул башка шигырьләрдән эчтәлеге, әкияткә охшаганлыгы, уйлап чыгарылган хикмәтле хәлләре, образлары белән  аерыла.

Укытучы. Әйе, әлеге шигъри әсәр моңа кадәр өйрәнелгән шигырьләрдән аерыла, чөнки бу —баллада, ә балладада вакыйгалар һәм геройлар гадәти түгел, әкияттәге кебек серле, хикмәтле...

Балладага героик һәм драматик рухта язылган сюжет хас.

Җыеп әйткәндә, баллада — тарихи яки легендар вакыйгаларга корылган героик һәм драматик рухта язылган сюжетлы шигъри әсәр.

(Билгеләмә тактага языла..)

IV. Өй эше.

  Дәреслектәге сораулар һәм биремнәргә җавап хәзерләргә.

  1.   М.Җәлилнең “Бакчачы” шигырен укып килергә.

V. Дәрескә йомгак ясала, билгеләр куела.

Дәрескә бәяләмә

                Дәрес  методик яктан  дөрес   оештырылган.  

Укытучы  укучыда кызыксыну хисен уята белә,  белем алырга, иҗади һәм рухи үсәргә теләк – омтылыш тудыра, укучыларның  иҗади сәләтен үстерә. Укытучы әсәрдәге катлаулы проблемаларны аңларга, әсәрнең поэтик матурлыгын күрергә, бәяләргә, әсәр анализларга өйрәтә. Бу күнекмәләр аша укучыларны тормышта үзен таный, үз урынын таба белергә әзерли. Укучы әдәбият белеменнән дә иң кирәкле  төшенчәләр белән кораллана, үзенең  фикерләү сәләтен үстерә, рухи хезмәттән канәгатьлелек алырга өйрәнә. Матур әдәбият белән гомере буена акыл, хис, тәҗрибә җыярлык бәйләнеш, мөнәсәбәт урнаштыра. Укучылар әдәби әсәрдә образларны таба беләләр. Өйрәнгән әдәби – теоретик төшенчәләргә  таянып, текстны анализлыйлар. Әдәби әсәрдән авторның төп фикерләрен табып, үз   мөнәсәбәтләрен белдерделәр.         Баллададан  конфликтларны табып, аңлаттылар.  Әсәрнең матурлыгын – поэтикасын, сәнгатьчә чараларын билгеләделәр.

Билге : “5” (бишле)

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы                   Васильева Р.Н.