Муса Җәлил безнең арабызда

Яббарова Надия Салиховна

“Муса Җәлил безнең арабызда” дигән дәрес-сәяхәтнең компьютер вариантында бирелгән методик эшкәртмәсе

Методик эшкәртмәнең авторы: Яббарова Надия Салих кызы

146 нчы урта мәктәпнең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                          

           Дәрес-сәяхәт эшкәртмәсе түбәндәге программалар ярдәмендә төзелде: Microsoft Office PowerPoint 2003, Microsoft Звукозапись, MS Word 2003, Windows Media.

           Максатлар:   1. Бөек татар шагыйренең тормыш юлын, иҗатын күздән кичерү;

2. Татар әдәбияты һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәре буенча фикер алышу;

3. М.Җәлилнең исеме белән бәйле урыннарга виртуаль сәяхәт ясау;

4. Ялкынлы шагыйрь, курку белмәс көрәшче-каһарманыбызга иң изге ихтирам хисләре уяту.

Дәрес эшкәртмәсе 6, 8, 11 классның татар группалары өчен кулланыла. 

          Эшкәртмәнең эчтәлеге “Туган туфрак”, “Казан чоры”, “Мәскәү чоры”, “Сугыш. Әсирлектә”, “М.Җәлил безнең арабызда” исемле бүлекләрне үз эченә ала.  Компьютер эшкәртмәсендә түбәндәге видеосюжетлар тәкъдим ителә: “Туган туфрагы” бүлегендә - туган җире, якыннары турында мәгълүмат бирелә. “Сугыш. Әсирлектә” бүлегендә әсирләрнең фашистлар тозагына эләгү күренеше һәм мемориаль музей-фатирдан күп сюжетлар тәкъдим ителә.

          Эштә структуралаштырылган Гиперссылкалар ярдәмендә эчтәлектән теләсә нинди бүлеккә һәм бүлекнең соңгы слайдыннан кире эчтәлеккә тиз арада юнәлергә мөмкинчелек бар. “Тычкан” курсорын кирәкле төймәгә якынлаштыру белән ярдәмче сүзләр пәйда була: “Алга”, “Кире кайту” һәм“Эчтәлеккә”.

           Тест вариантлары төрле булырга мөмкин. Зачет дәресендә бала белән компьютер артында эшләгәндә, дөрес җавап бирелсә, киләсе сорау пәйда була. Әгәр дөрес җавап бирелмәсә, “Җавабың дөрес түгел, игътибарлы бул!” дигән мөрәҗәгать булачак. Класс белән эшләгәндә исә, экранда тест сораулары һәм 2 вариантта җаваплар тәкъдим ителә. Укучылар дөрес җавапларны дәфтәрләренә теркиләр.

             “Муса Җәлил безнең арабызда “ исемле виртуаль сәяхәтебез укучыларыбызда  патриотик һәм иң изге хисләр уятыр дигән теләктә калам.

Скачать материал