Для родителей

Нигматуллина Фарида Гусмановна

Шәхес.

Тарихи үсеш вакытында кешеләр хайваннар дөняьсыннан аерылалар, һәм шәхес дигән аерым сыйфатка ия булалар.Кешеләрне тасвирлау өчен индивид һәм шәхес төшенчәләре кулланыла.Индивид-кешеләрне биологик закон буларак тасвирлый. Бу сүз белән теләсә нинди кешеләрне күрсәтеп була.Яңа туган бала яшүсмер, акыл ягыннан артта калган кеше-барысы да индивид.Һәрбер индивид башкалардан аерылып тора. Шәхес тотрыклы психологик системаларга ия булган индивид. ( Шәхес билгеле бер физик, психологик үзенчәлекләргә ия булган билгеле бер җәмгыять идеяләре белән яшәүче кеше.)  шәхеснең үзенә генә хас физик һәм психик үзенчәлекләре була; Ул билгеле бер җәмгыять идеяләренә буйсына, җәмгыятьә файдалы хезмәт белән шөгылләнә.Шәхес туынна  2этапка бүлеп була:

1се- баланың үз аңы барлыкка килү.

А) ул үзен персона дип саный башлый,  “мин” төшенчәсе формалаша.

Б) тирә-юндәге кешеләрнең үзе белән исәпләшүен таләп итә башлый.

В) балада җенес тойгысы барлыкка килә.( нинди җенестән булуына карап үз-үзен тотышы формалаша башлый)

Г) балада вакыт төшенчәсе формалаша.( үткәне,бүгенгесе, киләчәге )

Д) башка кешеләр арасында хокуклары һәм бурычлары барлыкка килә.

Шәхес тууының   этабында дөньяга караш һәм актив ихтыяр формалаша. Яхшы үскән шәхеснең дөньяга тотрыклы карашы формалашкан була.(үз принципларына тугры булу, һәрбер тормыш ситуациясенә дөрес бәя бирү.)

Шәхеснең әхлак  сыйфатлары формалашу.

 Әхлак үсеше ул әхлак нормалары белү, үз-үзен тотышын шушы нормаларга буйсындыру, әхлак нормаларына карата баланың эчке позициясе.

 Мәктәпкәчә яшьтәге бала тирә-юньдәге кешеләр белән аралашу нәтиҗәсендә тәртип нормаларын үзләштерә.Шул нормаларны күп тапкырлау  кабатлау нәтиҗәсендә тәртип гадәтләре барлыкка килә.( юуыну, ашаганда өстәл артында тоту, авызны йомып чәйнәү, исәнләшү һ.блар)

 әхлак нормалары, үзләштерү каршылыклар проссецында бара.Кайбер нормаларны үтәү өчен балага үз теләген читкә куярга кирәк була.Бала алдында өч юл бар:

а) кагыйдәне үтәү,

б) кагыйдәне бозып үз теләген үтәү, һәм аны зурлардан яшермәү,

в) кагыйдәне бозып үзенчә эшләү,һәм зурлардан яшерү.

 Балаларның яшьтәшләре белән аралашу да әхлак нормаларын үзләштерүгә ярдәм итә.

 Әхлак сыйфатларын үзләштерүдә шулай ук уңай персонажларга охшарга тырышып зур урын алып тора.(Әхлак нормалары баланың тәртибе белән тулысынча идарә итә алмый.)

 

Шәхеснең ихтияр сыйфатлары 

1. Максатчанлык – бу максатка ирешү өчен үз көчеңне, белемеңне кызганмау.

2. Мөстәкыйллек, бәйсезлек – үз фикерең буллу, һәм кирәк вакытта анны әйтә белү.Үзең кабул итә алмаган принципларга буйсынмау.

3. Кыюлык, тәвәкәллек, катгыйлык – кирәкле кискен шартларда дөрес карар кабул итеп шуны тоткарлыксыз тормышка ашыру.

4.Үз дигәнеңдә нык торучанлык. – максатка ирешү юлында төрле каршылыкларны авырлыкларны җиңеп, эшне ахырына кадәр җиткерү.Мондый кеше уңышсызлыкларга очраса да куркып калмый, ә киресенчә яңа көч белән башка төрле юллар эзләп максатына ирешә.

5. Үз-үзеңне кулда тота белү, түземлелек, чыдамлылык.

Мондый кеше кирәк булса максатына ирешү өчен мохтаҗлыкларга,авырлыкларга да түзәргә мөмкин.Үз теләкләрен һәм ихтыяҗларын тыеп тора ала.

6. Тәртипле – кагыйдәләрне законнарны төгәл үтәү.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхес үсеше шартлары.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың эшчәнлеге үзгәрә, катлаулана бара, хәзер аңа зуррак таләпләр куела. Баланың шәхесе үсешенең ике ягы бар:

1се – бала үзен әйләндереп алган тирә юньне, анда үзенең урынын аңлый башлый, шуның нәтиҗәсендә үз-үзен тотыш мативлары үзгәрә.

2се – баланың хисләре һәм игътыяр көче арта бара, ул хәзер үз гамәлләрен максатка буйсындыра башлый. Баланың шәхес үсешенә өлкәннәр йогынтысы да зур, иң беренче зурлар балаларга әхлак нормаларын үзләштерергә булышалар, нигездә, шәхеси үрнәк нигезендә, үрнәк  итеп әкият, кино геройларны да алырга була.

Зурлар өйрәтүе нәтиҗәсендә балалар үз-үзләрен тотыш кагыйдәләрен үзләштерәләр, әкренләп үз гамәлләренә, үзләре бәя бирә башлыйлар.Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар культура, гигиена кагыйдәләрен үзләш-терәләр, шул ук кагыйдәләрне үтәүне үзеннән генә түгел башкалардан да таләп итәләр.

Баланың хисләре эмоцияләре дә югарырак була башлый. Бу хисләрне хәзер инде зурлар тәэсире астында гына кичерми.Үзенең уңай сыйфатларын күрә, аңлый, алар белән гогрурлана башлый.( яхшы шигырь сөйләсә һ.б.) оялу хисен дә зурлар ачуланганы өчен генә түгел, ә үзенең кылган эшләренең ялгышлыгын, аңлау нәтиҗәсендә кичерә. әгәр дә зурлар бала белән аның хисләрен уртаклашса, ул тагын да уңай эмоцияләр көчәя.Әгәр дә зурлар баланы кайгылары, шатлыклары белән үзенә гнеә калдырсалар,уртаклашмасалар – бала тискәре эмоцияләр, хисләр кичерә.  Үзен ялгыз итеп хис итә. Эченә бикләнергә кешеләргә үпкә ачу хисләре формалашырга мөмкин.Бала шәхесенең үсешенә үз-яшьтәшләре белән аралашуда зур йогынты ясый. Яшьтәшләре белән аралашу шартларында бала үзе үзләштергән әхлак нормаларын практикада кулланып карый, конкрет ситуацияләргә яраклаштыра. Аралашу нәтиҗәсендә балалар җәмгыяте, димәк җәмгыять фикерләре барлыкка килә., һәм балага җәмгыять фикеренә буйсыну зарурлыгы туа.

4-5 яшьтә бала группадагы балалар фикеренә кушылып аларча эшли.( бу фикер аның фикеренә капма-каршы булса да ) Бу конформность дип атала.

6 яшьләрдә балаларда конформнар кими, баланың үз фикерләре барлыкка килә, үзенчә эшләргә тели.Кайбер балаларда комформ нык калырга мөмкин, бу шәхеснең тискәре сыйфаты, һәм аны бетерү өстендә эшләргә кирәк. ( ни өчен?  Чөнки бала үз фикере булмыйча, башкалар ни әйтсә , шуны эшләп йөри.)

 Шәхес үсешенә балаларның бер-берсенә, бәя бирә башлаулары да тәэсир итә. Кешенең яхшы яисә начар сыйфатларын курә башлыйлар.( башта тәрбияче үрнәге белән бәя бирсәләр, соңыннан үзләре бәяли башлыйлар.)

 

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхес үсеше һәм уен эшчәнлеге.

     Баланың шәхес үсешендә уен зур йогынты ясый.

 

А) уенда зурлар роле алып алар зурларга хас булган кагыйдәләрне  тотыш мативларын үзләштерәләр.

Мәсәлән:

әни роле, башкалар турында кайгырта, әти кеше балаларына карата ягымлы булырга ярату хисләрен белдерергә тырыша.

 

Б) Уендагы персоножлар кичергән хисләрне чынлап кичерергә мөмкиннәр.

 

В) Уен вакытында гадәти тормышта үзләре өчен авыр саналган гамәлләрне дә башкара алалар.

Мәсәлән:

Мәктәп уены уйнаганда балалар цифрлар яисә хәрефләр язып озак итеп утыра алалар.Игътыяр көче формалаша.

 

Г) Уенны оештырган вакытта рольләрне бүлешкәндә, бала иптәшләренең фикерләрен тыңларга, кирәк булса юл куярга, килешергә өйрәнә.Игътыяр сыйфатлары һәм җәмгыяттә үз-үзен тотышы формалаша.