Әти-әниләр өчен

Әти-әниләргә киңәшләр

                                                                                               

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.docx15.99 КБ

Предварительный просмотр:

  • Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  • Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм
  • бу –табигать законы.
  • Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
  • Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  • Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
  • Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  • Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
  • Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.
  • Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
  • Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган, сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны тыңлагыз.
  • Баланың борчылганын күрсәгез, тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.
  • Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, 2-3 сәгать ял итеп алсын        ( 1сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак).Дәрес әзерләү өчен иң яхшы вакыт – көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр , ә кич белән дәрес әзерләргә бөтенләй киңәш ителми.
  • Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.
  • Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.
  • Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.