Новости

Даутова Гульсира Газинуровна

«Мин татарча сөйләшәм” акциясендә Кәкре күл урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел да актив катнашалар. Быелгы уку елында да катнашмый калмадылар. Мәктәптә акция «Мин татарча сөйләшәм» дип аталган флешмоб белән башланып китте. Герой шагыйрьгә багышланган «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип аталган күргәзмә һәм шигырьләр бәйгесе уздырылды. Район күләмендә ачык дәресләр күрсәтелде. «Тукай язы» исемле шигырь конкурсында да укучылар бик теләп катнаштылар. Укучылар үзләре ясаган буклетлар һәм эмблемаларны авыл халкына тараттылар.