Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә материаллар

-Эссе  “Минем педагогик эшчәнлегем”

-Бөтенроссия   "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә визит карточкасы

-"Туган җирем,мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем"-презентация

-6нчы сыйныфта татар теленнән "Сан" темасына мастер-класс

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Заявка на участие во Всероссийском конкурсе  мастер-класса

учителей родного языка и литературы «Туган тел»

Город, район, регион

Юридический адрес общеобразовательной организации,адрес, телефон

ФИО учителя (полностью), контактный телефон

Информация об учителе (должность,

квал. категория, общий стаж работы,

стаж работы на последнем рабочем месте)

Ссылка на школьный (личный) сайт, где размещены материалы

Татарстан, Алькеевский район, с.Старые Салманы

422894,Татарстан, Алькеевский район,село Старые Салманы, улица Центральная, дом 6а, тел.8(84346)79-8-41

Насыбуллина Гульфия Султановна

Тел.89375222912

Учитель татарского языка и литературы, первая квалификационная категория,стаж работы  23/13

http://nsportal.ru/nasybullina-73



Предварительный просмотр:

Эссе  “Минем педагогик эшчәнлегем”

        Сентябрь аеның кояшлы һәм чәчәкле иртәсе. Мин сумкамны һәм чәчәк бәйләмемне тотып, беренче тапкыр мәктәпкә укырга барган көнем бүгенгедәй күңел түремдә. Анда эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп беренче укытучым Зөлфия апа каршы алды. Ул көн миңа шундый истәлекле һәм

кадерле. Шундый көннәрнең күбрәк булуын, ешрак кабатлануын теләп, үземнең киләчәгемне укытучы һөнәре белән бәйләдем. Хәзер һәр сентябрь иртәсен шулай каршы алам.

        Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялландым.  “Кем булырга?” дигән темага сочинение, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,” - дип яза идем. Башлангыч классларда  укыганда,  дәрестән соң алып калып,”укытучы-укытучы “ уйный идек, диктантлар яза һәм математикадан мисал, мәсьәләләр чишә идек. Мин аларны тикшерә һәм билгеләр куя идем. Шушы мавыгулар мине Казан шәһәренең 1 нче номерлы педагогика училищесына, ә аннан соң Татар дәүләт педагогика университетына керергә этәргеч булды. Бу минем өчен искиткеч зур бәхет иде.

         Минем һөнәри баскычым  1992 нче елдан  туган мәктәбем -Әлки районының  Иске Салман урта  мәктәбендә башланып китте.  20 елдан артык вакыт эчендә мин 12ел башлангыч сыйныф укытучысы, 6 ел укыту эшләре буенча директор урынбасары,5ел  мәктәп директоры булып эшләдем. Бүгенге көндә мин Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.Балаларда  туган телебезне, илебезне ярату хисе тәрбиялим.Эшемдә һәр укучыга шәхси якын киләм, аларга зур шәхес итеп карыйм. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерәм, өмет хисе тәрбиялим, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмаска тырышам. Бала үзенә тавыш күтәргәнне яратмый. Аның белән матур, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә илебезгә файдалы шәхес буларак формалашу теләге уята.

        Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә-юнь белән аралашканда балаларга фәнни-нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора. Шулай итеп, укучыларым “Сабантуй”  журналына шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр, мәкаләләрен җибәреп торалар.

         Хәзерге заманда укучыларыңның сәләтле булуы гына җитми, үзеңнең дә артта калмавын кирәк.        Бөек мәгърифәтче Риза Фәхреддиннең бик акыллы сүзләре искә төшә : “Балаларны үзегезнекеннән башка бер заманда яшәү өчен укытыгыз”. Никадәр дөреслек, алдан күрүчәнлек ята бу фикердә. Бары тик үзе әз булса да заманнан алдарак барган укытучы гына баланы киләчәк кешесе итеп тәрбияли һәм белем бирә ала бит. Татар теле һәм әдәбиятын укытуда киң таралыш алган компьютер технологияләрен файдалану да укучыларым күзендә мине бераз үстереп җибәрә кебек тоела миңа. Монда инде без бала белән хезмәттәш. Яңа әйберне үзләштерергә теләвем укучыга үрнәк булып торса, шуны өйрәнү өчен нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итүем, аның миңа булыша алырлык белеме булуын тануым бала йөзендә горурлык булып чагыла. Шуңа күрә дәресләргә, класстан тыш эшләргә, әти-әниләр белән үткән бәйрәмнәргә еш кына бергәләп презентацияләр әзерлибез, виртуаль дөньяда да сәяхәт итәргә өлгерәбез, социаль челтәрләрнең мөмкинлекләрен дә файдаланабыз. Мондый  уртак эшләребез мине укучыларым белән тагы да якынайта, мөнәсәбәтләргә җылылык өсти кебек тоела миңа...

          “Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр”-дип язган моннан 100ел элек Г. Ибраһимов. ФДБСның нигезендә дә шул ук фикер ята, ләбаса . Шуңа күрә һәр балага сәләтенә карап үсәргә мөмкинлек бирү - укытучының осталыкка ирешүе дип саныйм мин. Шуңа омтылырга, камилләшергә тырышып  ике дистә ел  буе эзләнүләр нәтиҗәләрен дә бирә башлады , шөкер.Бүгенге көндә мәктәбебезне тәмамлаган 3 укучыбыз Казан шәһәрендәге  мәктәпләрдә  татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшләсә, тагын 3 укучым Казан дәүләт Федераль университетының татар филологиясе һәм мәдәни багланышлар бүлегендә укыйлар.2015 нче елның февраль һәм  октябрь айларында 7-8 сыйныф укучылары  Әхмәтшина Ләйлә һәм Рәйнә, Насыйбуллина Әлфинә  КФУ һәм Татарстан -Яңа гасыр телерадиокомпаниясе белән берлектә үткәрелүче “Тамчы-шоу” интеллектуаль танып-белү уенында катнашып, 2 тапкыр җиңү  яуладылар.Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Сабантуй”  журналы һәм Арча укучылар сарае белән берлектә үткән “Тыныч таңнарда –батырлар даны”  укучыларның иҗади республика бәйгесенең    “ Журналистика” номинациясендә укучыларым Насыйбуллина Әлфинә  1урын, Нотфуллин Инсаф 2 урын алдылар.

           “Мин булмасам, ә кем?” дигән тормыш девизым һәрвакыт мине канатландырып тора. Эшем никадәр күп булса да, үз белемемне, һөнәри осталыгымны үстерү өстендә туктаусыз эшлим. Илебезнең эчке һәм тышкы сәясәте белән кызыксынам. Көндәлек матбугат – “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Казан” журналлары, интернет, педагогика, методика буенча яңа китаплар, язучыларның яңа басылган китаплары миңа бик кирәк. Аларны даими укып, укучыларыма һәм ата-аналарга җиткерәм.

             Укытучы... Нинди бөек исем... Ул – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да. Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әлки районы Иске Салман төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Насыйбуллина Гөлфия Солтан кызының визит карточкасы Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесе нә

Слайд 2

Мин,Морякова Гөлфия Солтан кызы,Әлки районының Иске Салман авылында 1973 нче елның 5нче сентябрендә Кыз йолдызлыгы астында дөньяга килгәнмен.

Слайд 3

Бала өчен әти-Тәңре,Алла кебек изге һәм газиз кеше.Ана-күңелнең,җанның иң нечкә кылы,изге уты,чишмә башы,якыннарның якыны.Чөнки алар сине дөн ь яга китерә,күкрәк сөте белән яшәү тереклеге бирә,беренче адымыңны атларга,тәүге сүзеңне әйтергә өйрәтә,олы һәм мәшәкат ьле дөн ьяга алып керә.Калганы үзеңнән тора. Әти-әни,туган нигез,туган җир-иң изге төшенчәләр һәм алар гел янәшә атлыйлар.

Слайд 4

Балачак,мәктәптә укыган вакытлар кешенең иң күңелле мизгелләредер.Мин дә әти-әниемнең,әбиләремнең яраткан кызлары булып үстем. Иске Салман мәктәбендә 8 классны тәмамладым.Мин бигрәк тә татар теле,әдәбият,тарих дәресләрен яратып үзләштердем.Әдәби китаплар укыдым.Җырларга яраттым. Укытучыларымның һәр сүзен,киңәшен зур игътибар белән тыңладым.Яраткан укытучыларыма охшарга тырыштым. Үземә белем биргән барлык укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен.Аларның һәр сүзе,кылган изгелекле гамәлләре хәзер дә миңа зур терәк булып тора.

Слайд 5

Укытучыларымның хәер-фатихасын алып,1988 нчы елны Казан педагогия училищесына укырга кердем,4 ел белем алгач,кулыма “Башлангыч класслар укытучысы” дигән диплом алдым. 1992 нче елны,татар телен һәм әдәбиятын яратуым көчле булгангадыр,Казан Дәүләт педагогика институтының татар теле бүлегенә читтән торып укырга кердем. Уку йортын уңышлы гына тәмамлап ,«Татар теле һәм әдәбияты укытучысы » белгечлегенә ия булган диплом алдым .

Слайд 6

Матур хыял алдагы максат кешенең гомерлек юлдашы икән.Тормыш кечкенә һәм зур хыяллардан,алмашынып,яңарып килгән шатлыклардан тора. 1994 нче елда Иске Салман авылы егете Насыйбуллин Рафис белән тормыш корып җибәрдек.Кызларыбыз Гөлинә,Әлфинә ,Зәринә һәм улыбыз Рафил туды.Киләчәктә дә тигез ,имин, матур гаилә булып яшәргә язсын. Беренче хезмәт юлымны Әлки районы Иске Салман урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башладым.Унике ел башлангыч сыйныфта укытканнан соң,туган мәктәбемдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башладым

Слайд 7

Тормыш юлы бик катлаулы, Авырлык килмәс димә, Авырлыклар килә калса, Башыңны түбән имә! “Балаларыңны кеше ит, Яшә син гаиләң белән,- Бакчада кошлар сайрасын, Корымасын гөл-үлән. Гыйлемеңне халыкка бир, Белмәгәнеңне өйрән,- Дөньямны тигезләтәм дип, Беркайчан төшмә түбән Байлыкка алдана күрмә, Күккә тимәсен түбәң. Кеше хәтерен калдырма Хаксыз рәнҗешең белән!” Бу “тылсымлы” сүзләр мине гомерем азагына кадәр озата барсыннар иде.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам: