Салихова Дайсана Равиловна

таблицы для уроков русского языка

Балалар рус теле дәресләрендә ярдәмлек-таблицалардан теләп файдаланалар.

Гаилэдэге ялгышлар хэм аларны тозэту ысуллары

Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре
Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый.Гаиләдәге ялгышлар, тәрбияләүнең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел ,хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөк булып әверелә.Тикшерүләр күрсәткәнчә,(ата-ананың эчкечелеге, гаиләнең тулаем таркалуы кебек иң кискен очракларны искә алмаган очракта)тәрбия эшендә килеп туган уңышсызлыкларның төп сәбәбе-ата-аналарның ныклы педагогик карашта тормавы, педагогика кануннарын белмәве яки аларны санга сукмавы.
Бер очракта гаилә тәрбиясендә кирәгеннән артык катылык, кырыслык өстенлек итә-ягъни әти-әни сүзе –закон, яшүсмерләргә үзлегеннән уйларга,фикер йөртергә һәм эшне үзлегеннән генә башкарырга мөмкинлек тудырмый торган “күзәтчелек” бара.Баланың һәр адымы күзәтү астында, аның эчке тойгылары һәм омтылышлары санга сугылмый, ата-ананың кырыс сүзе белән бастырыла.
Тәрбия процессындагы икенче бер чик-балаларның һәр кылган гамәленә артык ирек кую, аларның холкына сукырларча табыну,кирәгеннән артык иркәләү. Әйтик ата-ана үзе бик тә хезмәт сөючән, үз тормышларында бик күп кыенлыкларны күреп, мул тормышка ирешкәннәр.Без күргән авырлыкларны балаларыбыз күрмәсен,дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза:ни теләсә шуны алып бирәләр һәм ялгышалар.Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗига булып әверелергә мөмкин, бала чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата-ананың да, иптәшләренең дә , җәмәгатьчелекнең дә кадерен белмәүче , аларны санга сукмаучы кеше булып үсәргә мөмкин.
Гаилә тәрбиясендәге ялгышларның тагын бер төре ата белән ана арасындагы яки ата-ана һәм өлкән буын тәрбиясендә уртаклык булмаудан килә. Әйтик, бер якның таләпчән булырга тырышуы икенче якның артык нык иркәләве нәтиҗәсендә “сүндерелә”.Бу очракта инде үзара мөнәсәбәтләрне тиз сизә торган бала күңеле яраклашуга таба йөз тота:әтисе ачуланса-әнисенә, әнисе ачуланса-әтисенә ялагайлана, ата-ана таләпчәнлек күрсәтсә, әбисенә барып сыена.
Балага тәрбия бирүдән баш тарту, дөресрәге, тәрбия эшенә бөтенләй битараф булу-ата-ананың зур гөнаһысы. “Безнең эш-баланы киендерү, ашату,ә тәрбияне мәктәп бирсен”- менә шушы гади һәм күпләр өчен гадәти булган сүзләрдә кеше язмышы,шәхес язмышы ята.
Әгәр ата һәм ана кеше баланың ничек укуына, мәктәптәге тормышына һәм, гомумән, рухи дөньясына битараф караса, бала әлеге “бушлыкны” тутыру өчен башка бер урында үзенә игътибар табарга тырыша.Очраклы танышулар, шикле бәндәләр белән аралашып китү әнә шул рәвешле туа.
Тәрбия процессын бары тик гаилә тормышы белән генә чикләү, баланы башка коллектив тормышыннан аралап яшәү дә күңелле нәтиҗә бирми. Алай гына да түгел, баланың үз-үзенә, үз гаиләсенә бикләнүе аның класс алдында, иптәшләре алдында дәрәҗәсен чикли һәм бу хәл аның үзе өчен үк гадәттән тыш кыенлыклар тудыра.
Яшь ата-аналар арасында бала тәрбияләү мәшәкатьләрен өлкән буын җилкәсенә аударып калдырырга тырышу күренеше киң таралган. Әлбәттә, әби белән бабай кешенең яки башка берәр өлкәнрәк туганның баланы тәрбияләүдә катнашуы файдалы да, зарур да. Әмма бу барыбер тәрбия эшендә ата-ана ролен алыштыра алмый. Ата-ана белән бала арасында даими аралашу, даими мөнәсәбәт булмау баланың рухи тормышын, көндәлек тормышын шулкадәр ярлыландыра ки,әлеге ярлылык алга таба үз якыннарыңа карата битарафлык хисе булып әверелергә мөмкин.
Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый.Әлеге сыйфатлар-туганлык, якынлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм миһербанлы була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү һәм башка шундый гуманлылык сыйфатлары һәм, киресенчә,гаилә тормышында тискәре гадәтләр өстенлек иткән очракта эгоизм, һавалану, мин-минлек, өлкәннәрне хөрмәт итмәү кебек сыйфатларны бала нәкъ менә гаилә шартларында “үзләштерергә” мөмкин.
Гаилә шартларында тискәре күренешләрне күрсәтеп узмыйча булмый.Әйтик, кайбер ата-аналар балаларын эш күнекмәләренә өйрәтми,ләкин ул моны начар максатлардан эшләми.Үтүкләмә-кулыңны пешерерсең, электр тогы сугар, үзем үтүкләсәм-күлмәгең пөхтәрәк булыр,кебек сүзләр белән алар нәкъ менә бала өчен җан аталар.Ә чынлыкта исә аларның бу изге нияттән кылган эшләре киләчәккә баланың үзе өчен дә, ата-ана өчен дә начарлык булып кайтырга мөмкин. Ялкаулар, башкалар хезмәтен санга сукмаучылар , кеше җилкәсендә яшәргә яратучылар гадәттә яшьтән эш эшләп, хезмәт күнекмәләренә өйрәнеп үсмәгәннәр арасыннан чыга.
Гаиләдә тәрбияләү мәсьәләләрен өйрәнгәндә балага дәрес эзерләүдә ,укуда булышу турында да әйтергә кирәк. Бу очракта ата-анага берничә төп бурыч йөкләнә.Әлеге бурычны гадәттә аларга класс җитәкчесе аңлатырга, җиткерергә тиеш.Барыннан да элек ата-ана укучы баласының материаль хәлен тәэмин итә. Укучының дәресләргә вакытында йөрүе, өйгә бирелгән эшләрне башкара алуы да ата-ана ярдәменә бәйле. Аның дәрестән кайчан кайтуы,шуннан соңгы вакытын ничек һәм ни рәвешле үткәрүе дә ата-анага билгеле булырга тиеш.
Заманалар үзгәреп тора, шуның белән бергә мәктәп системасына да бер-бер артлы яңалыклар килеп керә.Мин үзем башлангыч класс укытучысы буларак , соңгы 2елда балаларга икенче буын стандартларын тормышка ашыру максатыннан белем бирү ,безнеңчә әйтсәк ФГОС буенча укыту-ягъни, белем бирүдәге үзгәрешләр, уку программасындагы яңалыклар бик күп ата-аналарны кыен хәлгә куйды дип ышанып әйтә алам. Чөнки алар үз балаларына фәннәрне үзләштерүдә ярдәм итә алмый башладылар.Әйтик гади генә бер мәсьәләне ата-ана бер төрле юл белән чишә,ә мәктәп программасы башка юл белән чишүне таләп итә. Карап торуга бик матур тышлы, төсле рәсемнәр белән бизәлгән рус теле, рус теленнән әдәби уку китаплары бик зәвыклы,үзенә тартып кына тора сыман.Ләкин әти-әни бу дәреслекне кулына алгач, алла , балакаем, мин мондый әйберләрне күрмәдем дә, белмим дә, иртәгә апаңнан ныклап сорап кайт дип җибәрә һәм үзе кино каравын дәвам итә.Ә күзенә яше тулган сабый нишләсен?Мондый кыен хәлдән чыгуның юлы бер генә:ата-аналар укытучы белән аралашып,мәктәп куйган таләпләр белән хәбәрдар булырга, балалары белән бергә алар да яңалыктан артта калмыйча атларга тиеш. Бала 5класска җиткәч фәннәрне төрле укытучылар укыта башлый.Димәк ата-ана алдында тагын бер мәсьәлә барлыкка килә. Ата-ана һәр укытучы белән уртак тел табып, киңәшләшеп , ягъни үз баласының көчле яки йомшак якларын әйтеп, аның үзенчәлекле яклары турында фикерләшсә, бала белән укытучы арасында да үзара аңлашу дөресрәк була, дип уйлыйм.Хәзерге заманда балаларның өйдә әдәби китап укуы дигән бик тә кирәкле эшләре аксый. Аларның буш вакытларын телевизор гына түгел, ә бик көчле итеп компьютер үзенә “тартып ала”.Билгеле, бөтен гаиләдә дә хәл бертөрле димәс идем.Шулай да ата-аналар арасында , минем баланың укуы өчен барлык шартлар да бар, мин аңа яхшы укысын өчен барысын да алам, дип әйтүчеләр дә бар.Шуңа күрә мондый темаларга сөйләшүләрне без- класс җитәкчеләре, ата-аналарга аңлаешлы итеп, үтемле итеп аңлата алсак иде.
Бала ул-өйдәге кояш.Шуны онытмыйк:туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылылык нурларын сибәр.Ә туган йорт учагының җылысы гаилә әгъзаларының бер-берсен хөрмәт итүенә, яратуына,үзара аңлашуына,ышануына бәйле.Гаиләдә алган җылылык балага авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәк.Шуңа күрә, хөрмәтле коллегадашларым, укучыларыгыз гаиләләренең генә түгел, үзегезнең гаилә учагыгызның да җылысы беркайчан да сүнмәсен,сүрелмәсен.Бәхетле гаиләдә яшәп, балаларыгызның һәм укучыларыгызның шатлыкларын бүлешеп, хезмәтегезне яратып, яшәүдән ямь алып, тормыштан тәм табып яшәргә язсын.

Выступление на родительском собрании

Гаилэдэге ялгышлар хэм аларны тозэту ысуллары

Добавить запись

Защита от спам-роботов