Инновационная площадка на базе КФУ

Кашапова Гузель Нургалеевна

 Тема: Халык авыз иҗаты әсәрләрен схема- рәсемнәр аша өйрәнү.

Актуальлеге: Халык авыз иҗаты үзенең эчтәлеге һәм камил формасы, төзелеше белән хәйран калдыру һәм шаккаттырудан туктамый. Ул һәрвакыт өйрәнелә, тарихчылар,сәнгать белеме галимнәре, укытучы- тәрбиячеләр аңа мөрәҗәгать итәләр. Мәкаль, әйтем, табышмак, сынамышларда яңгыраган камил тел - кече яшьтәге бала өчен туган илгә, әйләнә - тирә табигатькә, мәхәббәт тәрбияләү чарасы ул. Халык авыз иҗаты кешеләрдә игелекле эшләргә этәргеч бирүче башлангыч булып тора. Балалар белән эшләү дәверендә әлеге иҗат әсәрләрен куллану нәниләрдә сөйләм телен үстерергә, фикер йөртергә, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнергә, үзара мөнәсәбәтләрдә уңай әхлак тәҗрибәсен тупларга шартлар тудыра.Әлеге иҗат аша бала, туган телен генә өйрәнеп калмыйча, аның матурлыгын, төгәллеген үзләштереп, халкының мәдәниятена тартыла. Халыкның сүз иҗаты мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тасвирлы һәм тәэсирле сөйләмен үстерергә ярдәм итә.

Максат: Халык иҗатына кызыксыну уяту һәм балаларны мәкаль, әйтем, табышмак, сынамышлар иленә схема- рәсемнәр аша кертеп җибәрү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

1) Балаларның сөйләм телен үстерүдә халык авыз иҗатының әһәмиятен, мөһимлеген дәлилләү.

2)Балаларны схема- рәсемнәр аша әйләнә - тирә табигать (үсемлекләр, хайваннар, кошлар) белән таныштыру.

3) Схема- рәсемнәр куллану аша балаларның сөйләм телен үстерү эшенә ата-аналарны тарту.

Инновацион проектны тормышка ашыру этаплары:

1 этап-План төзү:

-халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм телен үстерү;

-тикшерү проблемасы буенча әдәбият туплау һәм өйрәнү.

2 этап - балалар белән эш:

-халык авыз иҗаты аша бәйләнешле сөйләм телен үстерү буенча балалар белән эш;

-фольклор чаралары аша сөйләм телен үстерү системасын эшкәртү, тәртипкә салу.

3 этап - ата -аналар белән эш:

- проект темасы буенча концультация үткәрү;

-ата-аналарның халык иҗаты турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын анкета аша ачыклау.

Проблема:

Безнең балалар ни өчен татарча начар сөйләшә? Бәлки, без алар белән ничек сөйләшергә кирәклеген онытканбыздыр? Сабыйлары белән аралашканда ата- аналар халык иҗатын бик сирәк кулланалар, ә бит аның асылында барлык ситуациядән чыгу юлын табып була.

Проектның гыйльми фикере ( Гипотеза):

Халык авыз иҗатын заманча укыту методикасы белән бергә куллану нәтиҗәсендә баланың сөйләм теле камилләшә, танып белү, коммуникотив сәләте, мөмкинлекләре арта.