Инновационная деятельность на базе КФУ

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы

Предварительный просмотр:

Тема. Туган ил өчен елау да рәхәт

Сыйныф: 7нче сыйныф

Планлаштырган нәтиҗәләр:метапредмет-теоретик төшенчәләрне үзләштерү;

Предмет-мөнәҗәтләр турында белешмә бирү; “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәтен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы-халык авыз иҗаты белән кызыксыну һәм туган илгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек, эш дәфтәре

Җиһазлау: интерактив такта, слайдлар, мөнәҗәтләр аудиоязмасы, мөнәҗәтләр китабы

Дәрес барышы

I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру

Уңай психологик халәт тудыру

Хәерле иртә миңа,

 Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

2.Актуальләштерү

Үткән дәрестә без нинди тема өйрәндек?

Өй эшенә нәрсә бирелде?

1)Өй эшен тест ярдәмендә тикшерү

1. Бәет сүзе нәрсәне аңлата?

А) ике юллы;

Б)биш юллы;

В)өч юллы

2. Бәет кайчан барлыкка килгән?

А)X-XI йөздә

  Б)  XIV-XV йөздә

В)XII-XIII йөздә

3.”Сак-Сок” бәете кемнәр турында?

А) укучылар турында

Б) әтиләр турында

В)ике малай турында

4.Малайлар нәрсәгә әйләнә?

А) кошларга

Б)эткә

В) хайванга

5.Бу бәет нәрсәгә өйрәтә?

А) әнине тыңламаска

Б) әнине тыңларга

В) тырышып укырга

2. Укучылар, без сезнең белән халык авыз иҗатының нинди төрләрен өйрәндек әле? (әкият, бәет, йолалар,җырлар, мифлар)

3. Игътибар итегез әле, менә монда бирелгән әсәрләр нинди жанрга карый икән?

Эш дәфтәре,7 бит, 1нче күнегү

-Ә без белмәгән нинди жанр калды?

-Мөнәҗәт

-Димәк, укучылар, без бүген халык авыз иҗатының нинди төре белән танышырбыз?

-Мөнәҗәтләр

-Нәрсә икән ул мөнәҗәт? Мөнәҗәт-мунаджат

Бер мөнәҗәт тыңлап китик әле. Внимательно слушаем, постарайтесь определить особенности . Өстәлдә мөнәҗәт турында сүзләр бирелгән, шулар арасыннан кирәкле сүзләрне табып алырга (лирик жанр , көйләп укыла, туган җир, туганнар, югалту, әти-әни, балалар турында)

Мөнәҗәтләр тематик яктан нинди төркемнәргә бүленә, китаптагы материалдан шул урынны табыгыз әле.

-дини-фәлсәфи

-Туган ил турында

-ана белән бала мөнәсәбәте турында

-яшәү һәм үлем турында

-Без бүген нинди темага караган мөнәҗәтне өйрәнәбез икән, бүгенге темабызны белү өчен менә бу биремне үтик әле. Безнең кабинетта кайдадыр  хат булырга тиеш, карыйк әле. Анда нәрсә язылган? Пиктограмма. Бу биремне үтәсәк бүгенге тема билгеле була.

ТУилГАН ӨЧелауЕН   РӘдаХӘТ

ТУГАН ил өчен елау да рәхәт

-Бүген нәрсә турында сөйләшербез инде?

- Туган ил.  Бүген без “Туган ил исемнән китмәс” мөнәҗәте белән танышабыз. ЭШЧӘНЛЕК КАРТАСЫ белән таныштыру

Игътибар тактага. Сезнең алда  Туган ил сүзе.

                                                              Антоним: чит ил,ят ил

Сыйфатлар:матур,зур,газиз,кадерле        Туган ил                

                                                       Фигыльләр: ярату,сагыну, горурлану

Бай                            Синонимнар: туган җир, туган як, ватан

Проблемалы сорау кую: Сезнеңчә, Туган илне онытып буламы? Ни өчен?Можно ли забыть родного края?Почему?Уйлап карагыз әле, дәрес ахырында без бу сорауга җавап бирербез.

Сүзлек өстендә эш.

Сабыр,сабырлык –терпение

Күз яше –слёзы

Аерылу-расставание

Сүзтезмәләр, җөмләләр төзибез

Шигырьне тыңлау.

Балалар эчтән укый.

Куплетлап укыту.

Хәзер кызыл карточкаларны алабыз, төркемнәрдә эшлибез.

-Мөнәҗәт нәрсә турында?

-Туган ил

-Лирик герой туган җирен сагынамы?

-Әйе, лирик герой туган җирен сагына.Ул нишли? Елый. Йоклый,ашый алмый.

-Туган җирдә аның кемнәре калган?

-Туганнары

-Лирик герой нинди кошка мөрәҗәгать итә? Шул юлларны табып укыгыз әле.

-Ә сезнең туган җирегезне сагынганыгыз бармы? Кемнәрне сагындың? Нәрсәләрне сагындың? Вам приходилось испытывать чувство нашего героя?

Дәреслектәге 6 нчы биремдәге мәкальне укыйк әле.Сез ничек уйлыйсыз, бу мәкаль нәрсә турында?

Иленнән аерылган-канаты каерылган. Бу мәкальне ничек аңлыйсыз сез?

Рус телендә Туган ил турында нинди мәкальләр беләсез?

Родной край – сердцу рай.

Нет в мире краше Родины нашей.

Человек без Родины, что соловей без песни.

Одна у человека мать, одна у него и Родина.

У народа один дом – Родина.

Нет сына без отчизны.

Родина – всем матерям мать.

Родина – мать, чужбина – мачеха.

Береги Родину, как зеницу ока.

Будь не только сыном своего отца – будь и сыном своего народа.

Кайберләрен тәрҗемә итеп карыйк әле

1.Нет в мире краше Родины нашей.Безнең  Ватаныбыздан да матуурак  җир юк.

2.Человек без Родины, что соловей без песни.Ватансыз кеше, җырсыз сандугач кебек.

3.Одна у человека мать, одна у него и родина.

Кешенең анасы бер, Ватаны да бер

4. Будь не только сыном своего отца – будь и сыном своего народа.

Үз атаңның гына улы булма, үз халкыңның улы бул.

-Ә сезнең өчен туган җир нәрсә ул?

-Әти-әни, әбием, бабаем, дуслар, туганнар, укытучылар, сыйныфташлар, өем,Татарстан, Казан шәһәре, урамым, мәктәбем....

-Димәк,укучылар, туган җирне онытып буламы инде?

-юк.

Ни өчен?

-Чөнки туган җирдә әниләр, .....

Рефлексия,бәяләү

Бүген дәрестә сез нәрсәләр белдегез? Флаглар ярдәмендә нәрсәләр белүегезне күрсәтегез

Эшчәнлек картасы   “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры яңгырый

Билге кую

Өй эше

1. Мөнәҗәтләр турында укып килергә, 31 бит, сорауларга җавап

2.Туган җир турында 5 мәкаль ятлап килергә

3. “Мин яратам сине , Туган ил!” темасына диалог төзергә



Предварительный просмотр:

Тема: Гыйлемлек –нур,наданлык – хур

Сыйныф: 10 (татар төркеме)

Максат:ГабдерәхимУтыз Имәнинең иҗаты турында мәгълүматларны    тирәнәйтү һәм ныгыту, иҗат мирасы белән танышуны дәвам итү;сөйләм әдәбенә өйрәтү, уйлау,фикерләү сәләтен үстерү; белемнең әһәмиятен аңлату

Җиһазлау: шагыйрьнең  портреты,  презентация,бастырылган китаплары.

Техник чаралар:проектор ,интерактив такта,ноутбук.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү,белгән күнекмәләрне ныгыту

Методлар: эзләнү(эвристик),әңгәмә үткәрү,репродуктив, сәнгатьле уку, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы

1.Мотивлаштыру- ориенлаштыру этабы.

                          а) исәнләшү,уңай психологик халәт тудыру;

                          б) дәрескә хәзерлекне тикшерү.

а) Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! “Көнне яхшы сүз белән  башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”,- диләр.Бер- беребез белән аралашу безгә шатлыклар гына китерсен, һәр туар көн сезгә белем өстәсен!Алдагы дәрестә без Утыз Имәнинең тормыш юлы белән таныштык. Алган белемнәребезне тест ярдәмендә тикшереп китәбез.

Сезнең алдыгызда Утыз Имәнинең  

Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,

Баш ияләр һәрвакыт белемлегә.

        Габдерәхим Утыз Имәни

дигән сүзләре язылган.

-Укучылар, чын бәхетне безгә нәрсә бирә икән?

-Гыйлем.

-Әйе, укучылар.Әйдәгез, бу сүзгә игътибар итик әле.” Гыйлем” нинди сүзләр белән кулланып була ?Шуны ачыклап китик әле.

-Сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәрестә Утыз Имәнинең нинди темага багышланган әсәрләре белән танышырбыз икән?

-Гыйлем, белем турында.

- Без бүген дәрестә гыйлем турында Утыз Имәнинең “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” әсәренә нигезләнеп өйрәнәбез.

-Теманы тулысынча ачыклау өчен менә бу биремне үтик әле.Ә бүгенге тема менә бу мәкаль эченә яшеренгән, шуны табып укыгыз әле.

Теманы чыгару.

Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсәләләренә юнәлтә. Ул бу темага берничә әсәр яза.

Шигырьләрен әйт

Ә гыйлемле кеше нинди була ?

Сез ничек уйлыйсыз? Уйлап карагыз әле, дәрес ахырында без бу сорауга җавап бирербез.

Шигырьне тыңлау.

Балалардан укыту.

Шигырь өстендә эш.

Шигырьгә анализ ясау                                               Нәтиҗә чыгару

1. Тема: гыйлем, белем турында

2. Шигырьнең эчтәлеген билгеләүче терәк сүзләр: гыйлем, тереклек суы, бәхет, яшәүнең аслы, гыйлемле, асыл таш, яшрен хәзинә, бай, тугры юл, җитәкчең, эш, эзең, үлмәссең, галим, надан, нурландырыр.

Шигырьне кулланып, җөмләләрне дәвам итегез

Гыйлем ул – тереклек суы. (тереклек суына, кешелек,табигать дөньясы өчен су иң мөһим тереклек чыганагы булган кебек, гыйлемлелекнең дә тормыш, яшәеш өчен аеруча мөһимлелеген күрсәтә).

Гыйлемле кеше  – асыл таш.

Гыйлемлелек ул – яшрен хәзинә.

Гыйлем ул – байлык.

Гыйлемле кеше –бай кеше.

Гыйлемле кеше – эшле кеше.

Гыйлем ул –нур.

Гыйлемле кеше ул – галим .

3.Алдагы адым шигырьнең идеясе. Терәк сүзләр һәм җөмләләр ярдәмендә шигырьнең идеясен чыгарыйк. Шигырьнең идеясе:Белем- кешенең зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр укымышлы, белемле икән, ул үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә шулкадәр файдалы. Белемне ул эш, һөнәр белән тыгыз бәйләнештә карый. Белемле кеше дөньяда тирән эз калдыра. Аны халык онытмый.

4. Тел-сурәтләү чаралары( лексик чаралар,стилистик фигуралар,троплар)

- Утыз Имәни үзенең әсәрендә тел - сурәтләү чараларын оста файдаланган, алар ярдәмендә яңа канатлы сүзләр тудыра алган.Ә иң мөһиме: әсәрнең теле аша гыйлемлелек кебек күркәм сыйфатның бирелешен күзәтеп, туган телебезгә, аның байлыгына сокланып, Г.Утыз Имәни иҗатына олы хөрмәт хисләре уянды.

5.Автор позициясе.

6.Автор фикеренә үзегезнең мөнәсәбәтегезне әйтегез.

-Шигырьдәге кайсы юллар Утыз Имәнинең үзенә карата да әйтеп булыр иде?

-Әйе, укучылар, Утыз Имәнинең бай һәм күпкырлы мирасы – мәңгелек хәзинә. Ул халкыбызның үткәнен, рухи дөньясын, иҗтимагый һәм фәлсәфи карашларын өйрәнүдә, Шәрык мәдәниятләре белән багланышларын тикшерүдә дә мөһим чыганак.

Халкыбызның бөек акыл иясе Шиһап Мәрҗанинең каләме тәнкыйть характерлы була.Ул Утыз Имәни турында: “Ул заманының атаклыларыннан, вакытының  бөеклекләреннән хөрмәтле галим, дәрес бирүче язучы иде”,- дип югары бәя бирә.

Ә бүгенге көндә Казан Федераль университетында эшләүче галим, әдәбиятчы,профессор Хатыйп Миңнегулов та аның иҗатына

Утыз Имәни исемен югалтырга ярамый. Аның шәхесен һәм әдәбиятыбызны бизәрлек иҗатын без бүгенге һәм киләчәк буынга танытырга тиеш Утыз Имәнинең тирән фәлсәфи әсәрләрендәге кайбер юлларны ятлап, муенга бөти итеп тагып йөртерлек. Аның мирасы әдәбиятчылар өчен генә түгел, фәлсәфәчеләр, тарихчылар өчен дә кызыклы. Әмма аның хакында сөйләшүләр галимнәр арасында, тар даирәдә генә калмасын иде: Утыз Имәни исемен матбугатта, телевидениедән ешрак яңгыратырга кирәк. Халкыбыз үзенең улы – нинди фикер иясе барлыгын белергә лаек.

                                                                  Хатыйп Миңнегулов

-Без күренекле галим Утыз Имәни белән таныштык. Укучылар, сез тагы нинди өлкәләрдә танылган татар галимнәрен беләсез?

Гыйлем Камай –химик. Алфред Халиков –тарихчы.  

(Тарих фәннәре докторы, профессор – Миркасыйм Госманов, Татар химигы – Гыйлем Камай, Татар хатын-кызларының беренче математигы – Сара Шакулова)

Укучылар, без дәрес башында бер сорау биргән идек. Сез бу сорауга җавап бирергә әзерме?

Димәк, укучылар гыйлемле кеше нинди була инде?

Бәхетле, бай, гадел, эшле, һөнәрле, авырлыкларны җиңә торган, дөрес юл таба торган,максатчан., акыллы, зирәк, тырыш, күзәтүчән, түзем, игътибарлы, җаваплы, кешелекле, иҗади, сәләтле, куркусыз, төгәл, таләпчән

 Йомгаклау. Рефлексия.

-Укучылар,  дәресне гадәттәгечә, синквейн язу белән бетерәбез.

Утыз Имәни    (1. Теманы ачыклаучы сүз)

Укымышлы, күренекле (2. Синквейн темасына туры килә торган ике сыйфат)

Иҗат итә, сәяхәт итә, укыта(3. Синквейн темасына хас булган өч фигыль)

Милләткә хезмәт итә (4.Теманың эчтәлеген ачучы фраза,җөмлә.Ул укучының  темага мөнәсәбәтен күрсәтергә тиеш).

Шагыйрь(5. Укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырган нәтиҗә

Өй эше бирү.1. Дәреслек, 110 бит, сорауларга җавап

2.Белем турында мәкальләр язарга.

3. “Гыйлемлек –нур, наданлык –хур” темасына инша язарга.



Предварительный просмотр:

Тема. Билгеле киләчәк заман.

(4нче сыйныф, рус төркеме)

Максат.Билгеле киләчәк  заман хикәя фигыль формасын күнегүләр өстендә ныгыту;

мөстәкыйль танып белү һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

Универсиада турында сөйләшү.

Җиһазлау. Презентация, тест, таратма материаллар һ.б.

Дәрес барышы.

1.Оештыру .

Уңай психологик халәт тудыру.

2.Проблема кую.

Укытучы. Укучылар, билгеле киләчәк заман формасына кайчан –ачак/ -әчәк һәм –ячак/-ячәк кушымчаларын ялгарбыз? Без бүген сезнең белән шушы сорауга җавап эзлибез. Бу җавапны табырга безгә Юни булышыр. (Универсиада турында  сөйләшү).

3.Проблеманы адымлап чишү.

1нче адым.Бирелгән сүзләрне билгеле киләчәк заман формасына куярга (төркемләп эш)

  •  Бул-
  • Каршыла-
  • Уз-
  • Кил-
  • Төзел-
  • Котла-
  • Оша-
  • Сыйла-

Укытучы. Әйдәгез, балалар, биремне тикшерик әле.

Биремне тикшерү.

Укытучы. Кайсы төркем әйтер инде, нинди кушымчалар язылуын.

Укучы. Сүзләр тартыкка беткәндә, -ачак/-әчәк, сузыкка беткәндә – ячак /-ячәк кушымчалары ялгана.

2нче адым.

Укытучы.Бирелгән сүзләрне юклык формасына куярга.

Биремне тикшерү.

Укытучы. Ягез, укучылар, бу юлы кайсы төркем җавап бирә? Билгеле киләчәк заманның юклык формасы ничек ясала?

Укучы. Билгеле киләчәк заманның юклык формасына –ма+ячак/ -мә+ячәк кушымчалары ялгана.

3нче адым.

Укытучы. Нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп языгыз.

Биремне тикшерү.

Төркемдәге балалар алмашлыкларның куелышын аңлаталар.

4нче адым.

Укытучы. Алдагы сүзләрне кулланып, слайдтагы рәсемнәргә таянып, универсиада темасына җөмләләр төзибез.

Биремне тикшерү.

5нче адым.

Укытучы. Бирелгән текстны тәрҗемә итәбез.

Юни встретит гостей на вокзале. Поздравит их с праздником. Он приготовит для них вкусные угощения. Гостям наш город очень понравится. Юни спросит у гостей: «  Вам понравились  достопримечательности  Казани?»

   Биремне тикшерү.

Укучылар билгеле киләчәк замандагы фигыльләрне табып, кушымчаларын аңлаталар.

6нчы адым.

Синквейн төзү.

7нче адым.

Тест өстендә эш

Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Билге кую.

Өйгә эш. Фигыльнең билгеле киләчәк заман формасын кулланып,  “Казан - универсиада шәһәре” темасына хикәя төзергә.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбияты дәресенә технологик карта

Сыйныф

5

Төркем

Рус төркеме

Дәреслек

Мотыйгуллина Ә.Р. , Ханнанов Р.Г. , Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф.

Тема

Гомрем минем моңлы бер җыр иде...

Дәрес тибы

Катнаш дәрес

Максат

Муса Җәлилнең патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуы турында мәгълүмат бирү;

“Соңгы җыр” шигыре өстендә эшләү;

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗә

Метапредмет – сугышчыларның батырлыгына ихтирам, тарих битләре аша фашизмга карата нәфрәт хисе тәрбияләү.

Предмет – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне ныгыту, “Соңгы җыр” шигырен өйрәнү.

Шәхескә кагылышлы – балаларга язучының үлем куркынычы астында да туган илгә, халкыбызга тугрылык саклап калган шагыйрь икәнлеген аңлату

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар

1.Мотыйгуллина Ә.Р. , Ханнанов Р.Г. , Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф. 2 нче кисәк

2.Мотыйгуллина Ә.Р. , Ханнанов Р.Г. , Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты.Методик әсбап.  5 нче сыйныф

3. .Мотыйгуллина Ә.Р. , Ханнанов Р.Г. , Хисмәтова Л.К. Татар әдәбияты.Эш дәфтәре.  5 нче сыйныф

4.Презентация

5.Мультимедиа чаралары, интернет-ресурслар

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I этап. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт тудыру

Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

1.Исәнләшү.

-Исәнмесез, балалар!

Хәерле иртә!

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Бүген ничәнче гыйнвар?

-Атнаның кайсы көне?

-Бүген көн нинди ?

-Бүген сыйныфта кем юк?

-Молодец! Утыр.

3.Теләкләр теләү

-Мин сезгә барыгызга да уңышлар телим.

-Ә сез бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

Шундый теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрик.

Сорауларга җавап бирәләр.

-Исәнмесез!

Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

-Бүген сыйныфта мин дежур.

-Бүген 20нче гыйнвар.

-Бүген чәршәмбе.

-Бүген көн салкын.

-Сыйныфта барысы да бар. (Сыйныфта ... юк, ул авырый)

Балалар бер-берсенә теләкләр телиләр. (Мин сиңа ... телим )

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәдәмәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

 

2 этап

Өй эшен тикшерү

Рәсем буенча сөйләү (16 бит)

Рөстәм турында сөйләү

3 этап

Актуальләштерү.

Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән материал белән бәйли. Бүгенге теманы үзләштергәндә кулланышка керергә тиешле, инде үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү.

-Рөстәм нинди малай?

-Ул нишли? Ул батырлык эшлиме?

-Нинди кеше батыр була?

-Батырлык сүзен нинди язучылар, шагыйрьләр белән рәттән куеп була?

Сорауга җавап бирәләр

-Рөстәм батыр (көчле, курыкмый торган...) малай.

-Ул фронтка китә, фашистларга каршы көрәшә.

-Әйе, ул батырлык эшли.

- Курыкмый торган, көчле, туган илен саклаучы ...

-Батырлык сүзен Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй исемнәре белән рәттән куеп була.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

алдагы сыйныфта үткәннәрне  искә төшереп гамәлләр кылу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: тыңлый белү, әңгәмәдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

4 этап

Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы өчен максат: теманы кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат: дәреснең максатын билгели белү.

- Дүртенче сыйныфта өйрәнгән “Көз җитте” , “Сәгать”, “Җилләр” шигырьләренең авторы кем?

-Димәк, без сезнең белән бүген кем турында сөйләшәчәкбез?

-Аның турында күбрәк беләсегез киләме?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?

Куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: коллектив фикер алышуда катнашу.

5 этап

Танып белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укучы өчен максат: Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү;     “Соңгы җыр” шигырен уку, ишетеп аңлау            ( язмада тыңлау), тәрҗемә итү.

Дәреслек белән эш

1) Автор белән танышу.

 А) укытучы язучының шигырьләрен, китапларын күрсәтеп, презентация буенча тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

 Б) Бер укучы дәреслектән Муса Җәлил турында белешмәне укый.

2) Сүзлек белән эш

3) Муса Җәлилнең “Соңгы җыр” шигырен уку.

Дәреслек белән эш (21,22 бит)

1) Муса Җәлил турында белешмәне уку.

2) “Соңгы җыр” шигырен уку.

3) Шигырьнең мәгънәсен аңлау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

Динамик пауза.

Укытучы өчен максат: психологик уңай хәләт тудыру.

- Молодцы! Шигырьне бик матур итеп укыдыгыз. Сезнең матур укуыгызга шатланып, кояш та уянды.

Әйдәгез без дә бергә шатланыйк.

Балалар музыкага төрле хәрәкәтләр ясыйлар

6 этап. Белемнәрне ныгыту.

Укучы өчен максат: куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирә белү, белемнәрне ныгыту

Эш дәфтәрендә эшләү (31бит, 1нче күнегү)

Бирем: сорауларга җавап бир.

-Муса Җәлил кем ул?

-Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

-Ул кайларда укыган?

-Шагыйрь кайчан сугышка китә ?

-Ул кайчан әсирлеккә эләгә?

- Аның нинди шигырьләрен беләсез?

-“Соңгы җыр” шигыре сезгә ошадымы? Ни өчен?

2.Шигырьдән табигать күренешләрен табу.

Куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү.

Балалар парлап эшлиләр.

 

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.

Шәхескә кагылышлы  универсаль уку гамәлләре:күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы

күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

7 этап. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат: Муса Җәлил турындагы материалны һәм шигырьнең эчтәлеген белеп куллану.

Мөстәкыйль эш.Тест

I.Дөрес җавапны тап.

1.Муса Җәлил кем ул?

А) язучы;

Б)шагыйрь;

В) композитор

2.Ул кайчан туган?

А) 1909нчы елның 15нче февралендә;

Б) 1999нчы елның 15 маенда;

В)1906нчы елның 15нче февралендә.

3. Ул нинди мәдрәсәдә белем ала?

А) “Хөсәения” мәдрәсәсе;

Б) “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе;

В)”Галия” мәдрәсәсе

4.Муса Җәлил кайчан Казан педагогия институтына укырга керә?

А) 1920нче елда;

Б) 1925нче елда;

В) 1922нче елда

5.Ул кайчан әсирлеккә эләгә?

А) 1941нче елда;

Б)1942нче елда;

В) 1944нче елда.

II. “Соңгы җыр” шигыреннән табып, төшеп калган сүзләрне яз:

-бер кош  ...

-бер гөл ...

-яңгырга ....

Шаблон буенча тикшерү.

Балалар биремнәрне үтиләр һәм әзер җавплар буенча тикшерәләр.

Үзбәя.

Шәхескә кагылышлы  универсаль уку гамәлләре: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

Танып белү универсаль уку гамәлләре: фикерләүдә логик чылбыр төзү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

8 этап. Уку эшчәнлеген йомгаклау.

9 этап. Эшчәнлеккә рефлексия

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

-Без бүген нинди тема өйрәндек?

- Без үзебезгә нинди максат куйган идек?

-Куелган максатларга ирештекме?

-Бу белемнәребезне без кайда куллана алабыз?

Белемнәрне бәяләү.

Өй эше. Муса Җәлил турында сөйләргә .

Казанда Муса Җәлил исеме белән бәйле урыннарны белеп килергә.

Сау булыгыз!

Куелган сорауларга җавап бирү

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:үз уңышларыңның/ уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



Предварительный просмотр:

Дәреснең темасы: Шарт фигыль

Сыйныф: 7 (татар төркеме)

Укытучы: Хәкимова М.С.

Дәрес төре: яңа теманы аңлату

Максат: шарт фигыль турында мәгълүмат бирү;

укучыларны фәнни-гамәли эш алымнарына, эзлекле фикерләргә, чыганаклардан иң әһәмиятле материалларны сайлап ала белергә өйрәтү;

кешене ихтирам итү,зурлау турында сөйләшү.

Эшне оештыру төрләре:индивидуаль, парлап,төркемләп эшләү. Балалар 3 өстәлгә дүртәр утыралар.

Дәрес барышы

Оештыру. Эшкә кызыксыну уяту.

-Исәнмесез, балалар. Хәерле көн!

-Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн сезгә!

Өй эшен тикшерү.

133нче күнегү.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльләрне, барлыкта һәм юклыкта булуларына карап, ике баганага язарга.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру.

-Салават нишләсә, яхшы малай булып үсәр? (һәр бала уйлый, 1-2, 3-4 бала бер-берсе белән киңәшләшә. 1нче бала уртак фикерне әйтә)

-1өстәл.Салават олылар сүзен тыңласа,  яхшы кеше булып үсәр.        

-2өстәл.Салават матурлыкка омтылса, әйбәт малай булып үсәр.

-3өстәл.Салават батырлык эшләргә әзер булса, яхшы кеше булып үсәр.

Уку мәсьәләсен кую. Укытучы өчен максат: бирелгән җөмләләрне кулланып теманы билгеләүгә һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү. Укучылар өчен максат: дәреснең темасын билгеләү, билгеләмә чыгару.

-Үсәр фигыленә ияреп килгән фигылне табыгыз әле.

1.тыңласа; 2.омтылса; 3.әзер булса.

-Бу сүзләргә нинди сорау куйдыгыз?

-Нишләсә?

-Бу фигыльләргә нинди кушымчалар ялганган?

_-са/-сә

-Бу фигыльләр нәрсәне белдерә инде? Салават нишләсә яхшы кеше була ала?

-1. Бу фигыльләр Салавтның нинди шартларда яхшы кеше булып үсүен белдерә.

-2.Бу фигыльләр нинди очракта малайның яхшы булып үсәсен белдерә.

-3. Бу фигыльләр Салават әйбәт кеше булып үсү өчен кирәкле шартларны белдерә.

-Укучылар, әйтегез әле, бу фигыльләр шартны белдергәч , нинди фигыль дип атарбыз инде?

-Шарт фигыль.

- Икенче бер эшкә шарт булып килгән эшне белдерә торган фигыльләрне  шарт фигыль атыйбыз.

-Сез бу фикер белән килешәсезме?

Бирелгән җөмләләрдәге шарт фигыльләрнең кушымчаларына игътибар итегез әле, аларга тагын нинди кушымчалар ялганган?

1.Акыллы булсаң, акыл сатма.

2.Без берәр кешегә ярдәм итмәсәк, көн бушка узды дип саныйбыз.

3.Эшемне ошатсагыз, сүземне генә ошатырсыз.

-Димәк,  шарт фигыль зат-сан белән төрләнә.

              Берлек сан                           Күплек сан


I зат    
укыса...                                       укыса…

              килсә...                                       килсә…

II зат    укыса…                                      укыса…

              килсә...                                       килсә...

III зат   укыса                                          укыса...

              килсә                                           килсә…

Белемнәрне ныгыту.

Күнегү өстендә эш. Шарт фигыльләрне табып, кушымчаларын билгеләргә. Шигъри юлларны укып, эчтәлеге буенча фикер алышырга.

1.Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

Һәм су чыкса баскан эзеңнән.

Тик ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.

2.Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең  яшәрлек имән булып.

3.Күңелләр сайраша, кешеләр җырласа,

Кешеләр кешене зурласа.

Кешенең йөрәген уй баса, моң баса,

Кешегә ихтирам булмаса.

1 өстәл.Көчле кеше ул -үзеннән соң файдалы эш калдыру. Үзең фил кебек көчле булсаң да, эшләгән эшең кечкенә генә булмасын.

2 өстәл.Җирдә кеше шундый итеп торсын: үзеннән соң аның эше калсын, кешеләргә яхшылык эшләсен.

3 өстәл.Бу шигъри юлларда без кешеләрне зурларга, ихтирам итәргә кирәклеге турында әйтелә.

Нәрсә ул ихтирам? Бу сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Аңлатмалы сүзлектән табып уку.

Мин сезгә бер рәсем күрсәтәм. Бу күренеш буенча нәрсәләр әйтә аласыз?                                               ( төркемнәрдә киңәшләшү)  (Олы йөрәкле шәхес – Әсгат Галимҗанов турында сөйләшү)                         

-Әйе, укучылар, сез дөрес уйлыйсыз. Чын кеше ул- әдәпле, намуслы, гадел кеше. Кешегә яхшылык эшләүче, яхшы күңелле кешеләрне ихтирам итәләр.

“Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан!” -ди шагыйрь Муса Җәлил.

Мин дә сезнең кешелекле,ихтирамга лаек балалар булып үсүегезгә ышанып калам.

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Мисаллар ярдәмендә шарт фигыльгә генә хас булган, башка фигыльләр белән уртак сыйфатларны алдан әзерләнеп куелгпн формага язу.

Өй эше.

Беренче төркем: 137 нче күнегү

Икенче төркем: 138 нче күнегү

Өченче төркем: 139 нчы күнегү



Предварительный просмотр:

Сәләтле шәхес тәрбияләүдә проект эшенең роле

Хәкимова Мәдинә Сәгыйдулла кызы,

Казан шәһәре 175нче мәктәп

Хәзерге вакытта халыкның хокукый һәм икътисадый аңы үсү белән беррәттән, аның милли аңы да үсә, үзгәрә. Бу исә  укучыларга милли  һәм башка милләтләр мәдәниятен, әдәбиятын, сәнгатен үзләштерүне, алар белән танышуны, аларны өйрәнүне таләп итә. Бары тик мәгариф системасы аша гына яшь буынны социальләштерүне, шуның белән бергә гражданлык иминлеген, социаль тыныч яшәүне, ягъни безнең илнең киләчәген тәэмин итәргә мөмкин. Гыйлемле,үз туган телен, тарихын, мәдәниятен яхшы белгән, башка милләтләрнең рухи кыйммәтләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү - милли мәгариф системасы алдында торган бурычларның берсе. Күпмәдәниятле белем бирү - укучыларны этник, гомуммилли культура белән тирәнтен таныштыру, күп милләтле мохиттә яшәргә әзерләү һәм өйрәтү ул.

  Укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камилеккә омтылучы шәхес тәрбияләү,милләте, халкы белән горурлана торган үз иленең лаеклы гражданинын формалаштыру – хәзерге заман мәктәбенең күләмле, җитди эшләрнең берсе булып тора. Моңа ирешү  өчен укыту технологияләренең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы, күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап алам. Укучыларның эшчәнлеген активлаштыруга нигезләнгән интерактив, информацион, коммуникатив, уен  технологияләрен кулланам. Бу технологияләр укучыга дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда тулы хокуклы катнашучы булырга мөмкинлек тудыра. Укытучы һәр дәрестә төрле эш алымнары (парларда, төркемнәрдә,чылбыр белән эшләү методы, проблемалы укыту, модельләштерү, проектлар һ.б.)кулана, бу максатка ирешүгә ярдәм итә.

Мин бүген шуларның берсенә - проект эшенә тукталып китәсем килә.Бу проектны мин “Укытучы-мастер” гранты кысаларында алып барам.

Проект эше – укучыларда 21нче гасырның төп күнекмә һәм компетенцияләрен формалаштыручы алымнарның берсе.Бүгенге көндә укучы түбәндәге күнекмәләрне үзләштерергә  тиеш : тел грамоталылыгы ,мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне куллану,критик фикерләү, креативлылык, хезмәттәшлек, кызыксынучанлык, инициативалылык, үз фикерендә нык торучы, тормышка төрле шартларга җайлаша алучы, лидерлык күнекмәләре һ.б. Проект эше  менә шушы күнекмәләрне үстерү чарасы булып тора.

Проект эшен тормышка ашыру 4 этаптан тора: концепция(проект нәрсә турында?); планлаштыру( нәрсә эшләргә?); реализация( проектны ничек тормышка ашыру); рефлексия ( нинди эшләр үтәлде яки үтәлмәде).

Безнең проект эшенең темасы “Күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү”. Бу проектта төрле милләттән булган 20 укучы 7,11 сыйныф укучылары катнаша.

Проектның бурычы: укучыларга милли тәрбия бирү,төрле милләттән булган яшьтәшләренә хөрмәт тәрбияләү ;

 бүгенге катлаулы, һаман үзгәреп торучы заманда яшәргә, эшләргә, дөньяда үз урынын табарга сәләтле, шулай ук әхлак сыйфатларына ия булган әдәпле шәхес тәрбияләү;

 башкаларның яшәү рәвешенә, гореф-гадәтләренә, тарихына, тарихи һәйкәлләргә, мәдәниятенә, әдәбиятына, теленә хөрмәт тәрбияләү ;

күпмилләтле мохиттә мәдәниятара багланышларга корылган юнәлештә укучыларның кызыксынуларын арттыру.

Проектның файдасы шунда:

-укучыларда кызыксыну арта;

-төркемнәрдә эшләгәндә,хезмәттәшлек, җаваплылык хисе формалаша;

-аудитория алдында үз-үзен тотарга, чыгыш ясарга өйрәнә;

-үз фикерен, идеясен әйтә ала;

-фәнни -эзләнү эшләре белән кызыксына;

-командада фикердәшләрен таба;

-мөстәкыйль фикер йөртә;

-сөйләм, аралашу культурасы үсә һ.б.

Проект кысаларында 14 утырыш уздырыла,бер дәрес-90 минут.Һәр утырышның темасы, максаты, үткәреләчәк чаралар, өй эше алдан әзерләнә.

Матур әдәбиятның нигезе турыдан-туры халык тудырган иксез-чиксез байлыкка- халык җәүһәрләренә барып тоташа, шуңа күрә дә проект эшебез халык авыз иҗаты белән тирәнрәк танышудан башладык.

Проект эше үз фәнең, тормыш белән бәйле булырга тиеш. Укучыларда кызыксыну уятырлык проблемаларны яктыртырга тиеш.Проект эше күп әзерлек һәм вакыт таләп итә.

Проект эше барышында  укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче гражданин тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән,үз-үзенә тәнкыйди карашта торган шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә, коммуникатив үсешкә(аралашу компетенциясе үскән, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, чит телне камил белүче шәхес тәрбияләү) басым ясала.

Бүгенге көндә күпмилләтле җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү- Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Күпмәдәниятле шәхес тәрбияләү, үзара ярдәмләшеп, аңлашып яшәү- ул безнең бәхетле, тыныч киләчәгебезгә ачкыч булып тора.



Предварительный просмотр:

Индивидуальный план профессионального развития

учителя татарского языка и литературы

Хакимовой Мадины Сагидулловны

на 2017-2022 учебный год.

 

Тема: «Развитие коммуникативной компетенции  учащихся в условиях реализации ФГОС»

Цели:   

  • обеспечение развития познавательной  и личностной сферы учащихся при использовании на уроках коммуникативной технологии; 
  • внедрение  коммуникативных технологий в процесс преподавания  татарского языка и литературы в соответствии с требованиями ФГОС;
  • использование ИКТ и интерактивных технологий на уроках для совершенствования форм и методов организации учебного процесса.

Задачи:

  • изучать нормативно - правовые документы и литературу ФГОС НОО;
  • развивать творческий потенциал учащихся и создавать необходимые     условия для активизации познавательной и речевой деятельности учащихся; 
  • разработать  серию уроков с использованием коммуникативных  технологий;
  • повысить качество преподавания на основе внедрения новых

информационных и интерактивных технологий;

  • обобщать и распространять собственный педагогический опыт на базе ШМО;
  • осуществлять инновационную деятельность в республиканской инновационной площадке;
  • создавать комфортную развивающую образовательную среду на базе учебного кабинета.

Ожидаемые результаты:

  • разработка и апробация уроков с применением интерактивных и коммуникативных технологий;
  • повышение успеваемости и уровня обученности учащихся;
  • обобщение опыта по исследуемой теме.

Индивидуальный план профессионального развития педагога

Направления работы

Сроки

выполнения

Действия и мероприятия, проведенные в процессе работы над темой

Форма представления

Результата своей

работы

Профессиональное

В течение года

1.Изучить новые образовательные стандарты, уяснить их особенности, новый закон об образовании.
2.Знакомиться с новыми педагогическими технологиями через предметные издания и Интернет.

3.Прохождение курсов повышения квалификации.

4. Разработать и апробировать серию уроков с использованием интерактивных и коммуникативных технологии в соответствии с требованиями ФГОС.

Обмен опытом на

заседании ШМО

Свидетельство

Конспекты уроков

Методическое

В течение года

В течение года

В течение года

В течение года

 

1.Совершенствовать знания современного содержания образования учащихся по татарскому языку.

2. Знакомиться с новыми формами, методами и приёмами обучения.

3. Проведение открытого урока по татарскому языку с использованием коммуникативных и интерактивных технологий

4. Организовать работу со слабоуспевающими детьми. Организовать работу с одарёнными детьми и принимать участие в олимпиадах, конкурсах, конференциях.

5. Организация участия учащихся в дистанционных конкурсах «Зирәк тиен», «ТАТАР.ТЕЛЕ.ИНФО»,               « Кладезь знаний», «В мире поэзии».

6. Организация участия учащихся в межрегиональной и в международной олимпиаде по татарскому языку в социально – образовательной сети КФУ «Буду студентом!»

7. Принимать активное участие в работе школьного МО учителей татарского языка.

8. Осуществить инновационную деятельность в республиканской инновационной площадке (РИП)

9. Изучать опыт работы лучших учителей своей школы, района, республики через Интернет.


10. Посещать уроки коллег и участвовать в обмене опытом.


11. Периодически проводить самоанализ профессиональной деятельности.

Обмен опытом на

заседании ШМО

Накопительная папка

Грамоты учащихся

Грамоты учащихся

Грамота учителю

Грамоты учащихся

Заседание ШМО

Накопительная папка

Накопительная папка

Интерактивные технологии

В течение года

1.Изучать  интерактивные технологии и внедрять их в учебный процесс.

2.Проведение уроков с использованием ИКТ и интерактивных технологий.

3.Ведение компьютерного мониторинга качества обучения.

4. Сбор и анализ в Интернете информации по обучению татарскому языку и литературе, педагогике и психологии.

5.Создание презентаций учащихся по предмету.

Конспекты уроков

В конце каждой четверти

Охрана здоровья

В течении года

1. Внедрять в образовательный процесс здоровье сберегающие технологии.
2. Вести здоровый образ жизни.

3. Обеспечивать благоприятные для работы на уроке условия.