Подготовка к олимпиаде

Зарипова Алинә Әнис кызы

Предварительный просмотр:

Муниципаль тур

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2018/2019 НЧЫ УКУ ЕЛЫ)

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты-180 минут

  1. Татарчага тәрҗемә итегез.

С первым апреля

Почему люди шутят друг над другом 1 апреля?

Обычай этот очень древний. Некоторые пытались объяснить его тем, что апрель, мол, самый изменчивый и неустойчивый месяц. Очень часто подводит людей погода в апреле. Поэтому первый день месяца отмечается шутливыми проделками.

Однако это объяснение неверно. В южных странах, где апрель – настоящий весенний месяц, тоже издавна существовал такой обычай. У древних индусов днем шуток и затей было 31 марта, в Древнем Риме в те же дни был «праздник глупых».

Из глубокой древности перешел этот обычай и к современным европейским народам. (По Л.Т. Григорян)

  1. Текстны укып, биремнәрне үтәгез.

Республикабызда  һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас, матур, шигъриятле урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, балачакта тәгәрәшеп үскән тугайларыбыз, бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-юне, талгын гына итеп канатларын кагып куйган җилдә дерелдәп, тирбәлеп, төсен үзгәртеп тора торган чәчәкле, сазлыклы яр буйлары, төрле-төрле балыкларга бай күл һәм буалар безне һәрвакыт үзенә тарта. Гомер үткән саен, алар үзәкне өзәрлек итеп, күңел кылларының иң нечкә тойгыларын яңартып, балачагыбызның кире кайтарып ала алмый торган изге хатирәләре булып, күңелебезнең иң ерак почмакларында гомер буе сакланып калалар. Мондый моңлы сагынулар, күңел түребезгә гасырлар дәвамында салына килеп, буыннан буынга, нәселдән нәселгә бирелә барганнар. (Ф. Гариповадан)

  1. Тексттан алынган сүзләрнең берәр синонимын языгыз.

Матур –

Тугайларыбыз –

Талгын –

Хатирәләре –

  1. Икенче җөмләдән басымы беренче иҗеккә төшкән 3 сүзне язып алыгыз.
  2. Тексттан алынган җөмләнең төрен билгеләгез.

Гомер үткән саен, алар үзәкне өзәрлек итеп, күңел кылларының иң нечкә тойгыларын яңартып, балачагыбызның кире кайтарып ала алмый торган изге хатирәләре булып, күңелебезнең иң ерак почмакларында гомер буе сакланып калалар.

  1. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләне языгыз.
  2. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләрне язып алыгыз.
  3. Алмашлыкларны табып, төркемчәләрен күрсәтегез.
  4. Ахыргы җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуларын аңлатыгыз.
  5. Республикабызның үзегез күреп белгән берәр урыны турында 5 җөмлә өстәп языгыз.

III. Җирле сөйләмдә очраган сүзләрнең русча вариантларын языгыз.

баринҗа

бинек

бичкә

гарбун

кәритә

кенәгә

пичинҗә

тугарок



Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми урта белем бирү оешмаларының 10 сыйныфында укучылар өчен олимпиада сораулары

Үткәрү вакыты 120  мин.

I  бүлек

Бирелгән сорауларга дөрес җавапларны күрсәтегез

 

1. Болгар чорында иҗат иткән  язучы:

а) Кол Гали                                                               ә) Сәйф Сараи

б) Фатих Кәрими                                                      в) Мәүлә Колый

2. Ничәнче елдан болгарларда, рәсми рәвештә, ислам дине гамәлгә кертелә:

а) 737

б) 922

в) 911

 

3. Ислам дине белән бергә төркиләргә үтеп кергән һәм иң озак кулланышта булган графика:

а) гарәп графикасы

ә) уйгур графикасы

б) рун алфавиты  

II  бүлек

Түбәндә тәкъдим ителгән юлларны укыгыз һәм биремнәргә җавап бирегез

Идел-йортны дау алды,

Яу өстенә яу килде,

Идегәй әйткән көн килде.

Чыңгызның куйган хан тагы

Кан тагы булып әверелде;

Хан сарае камалды.

Кырым, Казан, Аҗдаркан

Башлы-башлы ил булды,

Алтын Урда таралды. 

1. Әсәрнең исемен һәм жанрын күрсәтегез.   

2. Төп геройларны санап чыгыгыз

3. Әсәр турында белгәннәрегезне языгыз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

III  бүлек

Г.Исхакый иҗатына бәйле сорау-биремнәргә җавап бирегез

1. Г.Исхакыйның “Ул әле өйләнмәгән иде” повестендагы Анна Васильевнага характеристика бирегез.

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Повесть герое Шәмсинең эчке каршылыгы нидән гыйбарәт?

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

3. “Ул әле өйләнмәгән иде” повестеның яңалыгын нидә? Ничек уйлыйсыз, әсәр бүген дә заманча яңгырашлымы?

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

IV бүлек

IV  бүлек биремнәренә җавап языгыз

“Тәрбия кыйлмак вә тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки ашатып-эчертеп үстермәк, вә баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вә төзәтмәк, вә, хайванидан чыгарып, инсаният чыгарып, инсаният дәрәҗәсенә китермәк, вә тәгълим бирмәк, вә үгрәтмәк, вә укытмак, вә әдәп нигезе бирмәк мәгънәсендәдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикәятләр, вәгазьләр вә нәсихәтләр һәммәсе, вә бу рисаләнең һәрбер кәлимәсе − бер тәрбиядер, шул җәһәттән “...........” дип ат бирдек.

  1. Хезмәтнең исемен, авторын языгыз________________________

____________________________________________________________

  1.  Ни өчен бу авторны “мәгърифәтче галим” дип атыйбыз. Аңлатыгыз.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

  1. “Тәрбия”, “белем” төшенчәләрен кулланып, троплар, стилистик чаралардан да файдаланып, кыска инша языгыз. 

___________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________



Предварительный просмотр:

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус төркемендә укучылар өчен татар теленнән үткәрелә торган

муниципаль туры өчен олимпиада биремнәре

2018-2019 уку елы, 10 нчы сыйныф

Олимпиадные задания муниципального тура по татарскому языку для общеобразовательных организаций с обучением на русском языке

(для изучающих татарский язык)

2018-2019 учебный год, 10 класс

                                                                            Максимальный балл – 149

                                                                             Время выполнения – 180 минут

I.Устная часть.

1. Озаглавьте  картину. Составьте  рассказ  и  расскажите  (12-15 предложений) – макс. кол во  баллов (2 +30=32)

C:\Users\Айрат\Desktop\kh_5_suumbika1.jpg

II. Письменная часть

      2.  Прочитайте текст  (за все задания макс. – 18 б.). 

2.1.Разделите на смысловые части и озаглавьте каждую часть (макс. – 10б.).  

      Бүген алар урманга барырга уйладылар. Күбесенең туган көннәре җәй башында. Гөлнараларның сыйныфы унбиш яшьләре тулганны билгеләп үтәргә  булды. Соңгы  уку  елында  матур  хатирәләр  калсын  әле.

        Алар урманга килеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде инде. Агачлар тагын да яшәреп киткәндәй тоелды. Чәчәкләр дә көндәгегә караганда матуррак!

      Тирә-якка соклана-соклана сукмактан кереп барганда, Гөлнара кычкырып җибәрде: «Ә без бит әле урманнан рөхсәт сорамаган!» Бу сүзләрдән кайсы көлде, ә кайберләре тезелешеп басып: «Урман бабай, керергә мөмкинме? Мөмкин булса, бер кошыңны сайратчы», – диде. Шулчак, чыннан да, бер кошчык бик моңлы итеп сайрап җибәрде.

      Сыйныфташлары уйнаганда да, бәрәңге пешергәндә дә, ул эшчән кырмыскаларны карап, урман докторы тукранның тавышын тыңлап йөрде. Табигать барысын да аңлый, ә дус егетләре, кызлары ни өчен аңламыйлар соң аны?

      Сәеррәк шул ул: башкалар кочак-кочак чәчәк җыйганда да Гөлнара берничәне генә өзә; иптәшләре агач ботагын сындырганда да үзенең кулларында  авырту  сизгәндәй  була.

    «Аерылып йөрү килешмәс», – дип, Гөлнара дуслары янына килде. Сөйләшеп, көлешеп утыргач, кәефе дә күтәрелеп китте. Кайтыр вакыт җитте. Алар җыена башладылар. Гөлнара консерв банкаларын, кәгазь кисәкләрен җыярга тотынды. Бер-ике иптәше дә аңа килеп кушылды. Урманны пычратып калдырырга ярамас! Кайбер сыйныфташлары: «Җыегыз, җый!» – дип көлештеләр. Әмма ул бер сүз дә дәшмәде, йөрәге әрнеп уйлады гына: «Юк, аңламыйлар мине. Әнә тукран да агачларны кортлардан коткара, кырмыскалар да  урманы  чистарта.  Ә  без?»   Ф.Бәдретдиновадан)

 2.2. Подберите  и  напишите  синонимы  выделенных слов (1 б. за каждое слово, макс. - 4 б.)

 2.3. Найдите и выпишите  из текста слова, выражающие просьбу ( макс. – 4 б.).

3. Напишите  12 – 15 предложений, как ответ  на вопрос из текста “Ә без?” (макс. - 30 б.)

4. Переведите на русский язык и запишите  (макс. – 6 б.).

1) Бөек Ватан сугышында кешеләр генә түгел этләр дә катнашкан. 2) Этләр яхшы элемтәче булганнар. 3) Мәсәлән, Джек кушаматлы эт 3 меңгә якын хәбәр тапшырган. 4) Рекордны Ленинград фронтында “рядовой”  Дик куйган. 5) Этләр 303 шәһәрне минадан чистартканнар. 6) Меңләгән яралы солдатларны сугыш кырыннан алып чыкканнар.

5.  Допишите пропущенные слова в следующих пословицах (макс. – 5 б.).

1. _________________ (кем?) өйрәнер, ахмак өйрәтер.

2.______ (нинди?) сүз  таш кисә.

3. Эзләмичә __________ (нәрсә?) дә табылмас.  

4. Һәр эш __________ (нәрсәсе?) белән,ботка пешә мае белән.

5. ________ (кемне?) сыйласаң, этенә сөяк сал.

6. Переведите на татарский язык и запишите (макс. – 6 б.).

1) Некоторые виды растений и животных занесены в Красную книгу.

2) По богатству природы и красоте пейзажей Татарстан может соревноватся со многими государствами  Европы.

3) Природа – это цветы в вазе, пение соловья, солнечные пляжи и теплый дождь, хорошее настроение.

4) Любите природу, берегите  её, и она будет  вам  благодарна.

5)  Сохрание природы – это сохранение жизни  на Земле.

6) Она играет огромную роль в воспитании человека и в сохранении его здоровья.

7. Допишите пропущенные части диалога (макс. - 8 б.).

 - ... ?        

- Мин   яңа күлмәгемне кидем, чөнки бүген  минем туган көнем. Аны миңа әнием текте.

- ... ?

- Ул – фотограф.

-  ...  ?

- Юк, минем аның фотоларын күргәзмәдә генә күргәнем бар.

- ... ?

- Әйе, нәкъ менә шундый күлмәк теләгән идем. Тагын компьютер.

- … ?

- Әтием бүләк итте. Ул – чын язучы.

- ... ?

- Чын язучылар яхшы китаплар яза, ә чын булмаганнар җыен чүп-чар.

- ... ?

- Мин феялар турында укырга яратам.

- ... ?

- Әйе. Әле тагын Кар кызы буласым килә.

8. Прочитайте  стихотворение, найдите  и выпишите  глаголы в отрицательной форме, переведите (макс. - 14 б.).

“Не бери”, “не говори”.

“Не дерись”, “не обзывайся”,

“Не перечь”, “не отвлекайся”,

Не царапай”, не кори”...

Это кто такой ученый,

Умный, строгий и прямой

Ребятишек увлеченно

Учит словно заводной:

“Ты не бегай”, “ты не прыгай”,

“Ты не лазай”, “ты сиди”,

Да “не трогай”, да “не двигай”,

Да “волчок не заводи”...

Это мальчик наш Василий,

Двух малюток старший брат.

Мама с папой поручили,

Уходя ему ребят.

Из-за строгости братишки

Малыши сидят. Как мышки.

Строгость в меру хороша,

Меру знай, моя душа. (Татьяна Дашкевич)

 9. Прочитайте предложения, верните слова, образовав нужную форму, в текст (макс. – 10б. ). 

Бездә _______________ кошларны суыклар куркытмый, ә менә __________  аларның иң явыз дошманы. Менә шуңа күрә дә без кошлар турында  даими  кайгыртырга, __________ ясап эләргә тиеш булабыз. Җимлекне бакчага элеп куйганда, кошлар агачларда булган ____________ бөҗәкләрне дә чүплиләр. Җимлекләрне ____________ эшләргә мөмкин.

кышлау

ач

җим

зарар

төрле

10. Напишите комментарий соревнования Вашего любимого  вида  спорта для телезрителей (8 -10 предл., макс.  - 20 б.).



Предварительный просмотр:

Рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар өчен

республика олимпиадасы биремнәре (2011-2012 нче уку елы)

10 нчы сыйныф

  1. Текстны татарчага тәрҗемә итегез.

Лесная сказка

        Это и вправду было как в сказке. Кленовые листья повисали на нитках осенней паутины. Лес прощается с солнцем. А при прощании все бывает особенно ласково. Светлые зайчики играли на опавших листьях. Я выбрал зайчика покрупнее и накрыл плащом. Получилась мягкая постель. Присесть на такую постель после долгой ходьбы – одно удовольствие!

(В.Песков)

  1. Тел турында мәкаль-әйтемнәр языгыз.

III. Җөмләләрдәге сөйләм хаталарын төзәтегез.

  1. ”Бадминтон уйнау процессында травма алу куркынычы да зур түгел”, - дип аңлаталар. 2. Жокейның ничә кило булырга тиешлеге программкага языла. 3. Атлар яратуларын белдергәндә, уйнаклыйлар һәм тешләшәләр, тик авырттырып түгел. 4. Боз, су һәм су пары абсолют бер үк төрле молекулалардан  торалар. 5. Җир өслегендәге кар катламының массасы 7500 млрд тоннадан да кимеми. 6. Очрашуда традицион сораулар да яңгырамый калмады. 7. Аяк киеме – мөһим пунктларның берсе. 8. Безнең әби-бабаларыбыз заманында итекне чаңгыга каешлап утыртканнар. 9. Авыл халкы “Ленин” исемендәге нәсел заводы ҖАКХда (җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы) хезмәт куя.

IV. Биш рәвеш  һәм биш сыйфатны антоним парлары белән языгыз.

V. Хикәяне укыгыз. Аннан соң бирелгән тестларда берәр дөрес җавапны билгеләгез.

Кырмысканың суны кичүе

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5) Көннең үзәге. 6) Кырмыска “халкы”, гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 7) Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 8) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 9) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 10) Ләкин ул, эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 11) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә “елга” каршына килеп туктады. 12) Авыр йөк белән бу “елга”ны ничек кичәргә? 13) Ул уңга барды, ләкин, кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 14) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 15) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 16) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде. 17) “Елга” бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, “йөген” алып, кыяк очыннан “яр”га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

(Г. Галиевтән)

1. Кайсы җөмләдә ирен гармониясе күзәтелгән ике сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

        2. Кайсы җөмләдә ассимиляция күренеше булган сүз бар?

1) Ул уңга барды, ләкин кире борылып, яңадан үз сукмагына килде. 2) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 3) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 4) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде.

        3. Сингармонизмга буйсынмаган сүз булган җөмләне билгеләгез.

1) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк. 2) Шуларның берсенә игътибарым юнәлде. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Менә ул кыяклы үлән арасындагы кечкенә “елга” каршына килеп туктады.

4. Алгы рәт сузыклары гына кергән сүзләрдән төзелгән җөмләне табыгыз.

1) Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 2) Кырмыска “халкы”, гадәтенчә, җитди эш белән мәшгуль. 3) Көннең үзәге. 4) Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле.

5. Кайсы җөмләдә әйтелеше белән язылышы туры килмәгән 5 сүз бар?

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. 2) Шунлыктан бүген дә җир бик дымлы. 3) Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте.

        6. Ике аваз кушылмасыннан торган хәрефләр иң күп кулланылган җөмләне билгеләгез.

1) Сулга барды, аннан да кире борылып кайтты. 2) Кинәт ниндидер бер үләнне күреп алды һәм аның нәкъ кыяк очына менеп китте. 3) Кырмыска менгәч, кыяк тирбәлә башлады һәм, шулай тирбәлә-тирбәлә, әлеге “елга” аркылы башын иде. 4) “Елга” бөгелгән кыяк астында калды, йөк белән кайтып килүче кырмыска кире чыкты да, “йөген” алып, кыяк очыннан “яр”га төшеп, үз сукмагына басты һәм ашыга-ашыга китеп барды.

        7. Алынма сүзләр булган җөмләләрдән торган рәтне күрсәтегез.

1) Соңгы вакытта көчле яңгырлар явып үтте. Ә инде болыннарда, тугайлыкларда үлән төпләренә җыелган сулар бер-ике көндә генә кибеп бетәрлек түгел шикелле. 2) Хәтта әле юл буразналарында, ат тоягы эзләрендә яңгыр суларын күрергә мөмкин. Җилкәләренә “бүрәнә”, “кура” кебек һәртөрле төзү “материаллары” салган бу бөҗәкләр, мыж килеп, әле бер якка, әле икенче якка үтеп торалар. 3) Башкалар кебек үк моның да җилкәсендә авыр йөк.  Ләкин ул эһ тә дими, бик ашыгып кайтып бара. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

        8. Тамыр+модальлек кушымчасы+бәйләгеч кушымча+бәйләгеч кушымча калыбына туры килгән сүзләр рәтен билгеләгез.

1) болыннарда, тугайлыкларда; 2) көннең, үзәге; 3) төпләренә, җилкәләренә; 4) материаллары, бөҗәкләр.

        9. 17 нче җөмләнең  дөрес билгеләмәсен күрсәтегез.

         1) иярченле кушма җөмлә; 2) тиңдәш кисәкләр белән катлауландырылган гади җөмлә; 3) беренче ике җавап та дөрес; 4) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

VI. Алдагы биремнәргә хикәядәге җөмләләрдән дөрес җавапларны табып языгыз.

1. 16 нчы җөмләдән бәйләгеч сүз төркемнәрен языгыз.

Җавап: .........

2.  7 нче җөмләдән бүлүче теркәгечләрне языгыз.

Җавап: .........

3. 2 нче җөмләдән асыл сыйфатның артыклык дәрҗәсен белдергән күләм-чама рәвешен языгыз.

Җавап: .........

4. Хикәядәге саннарның төркемчәләрен языгыз.

Җавап: .........

5. 17 нче җөмләдәге затланышсыз фигыльләрне языгыз, төркемчәләрен күрсәтегез.

Җавап: .........

6. Хикәядәге 4 сыйфатның антонимнарын языгыз.

Җавап: .........

7. 4 нче, 17 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне табып языгыз.

Җавап: .........

8. Тезүле бәйләнештәге сүзләр булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

Җавап: .........

9. 11 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатып языгыз.

Җавап: .........

10. Иярченле кушма җөмләнең номерын күрсәтегез, төрен билгеләгез.

Җавап: .........

11. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

Җавап: .........

12. 3 нче җөмләдән иярүче сүзе дә, ияртүче сүзе дә исем булган дүрт сүзтезмәне языгыз.

Җавап: .........

13. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

14. Да сүзенең көчәйтүче кисәкчә һәм тезүче (җыючы) теркәгеч буларак кулланылган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

15. Аерымланган хәлләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

Җавап: .........

VII. Хикәядә тыныш билгеләреннән өтерләр бар. Алар ни өчен куелган? Җавабыгызны хикәядәге җөмләләр белән раслагыз.

        Өтер тагын нинди очракларда куелырга мөмкин? Фикерегезне мисаллар белән ныгытыгыз.

        

VIII. Билгеле булганча, кырмыскалар һәрвакыт хәрәкәттә, эштә. Нинди кешеләргә карата “ул кырмыска кебек” диләр? Үзегез яхшы белгән шундый бер кеше турында 6-8 җөмләдән торган хикәя төзеп языгыз.



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада биремнәре

(муниципаль тур, 2019-2020 уку елы) 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты- 180 минут

                                                                                 Максималь балл – 50

  1. Әдәбият теориясенә караган биремнәр (20 балл). Биремнәргә бер сүз һәм сүзтезмә белән җавап бирегез.
  1. Әдәби әсәрдә кешенең эчке һәм тышкы бербөтен сурәте.
  2. Нинди дә булса күренешне яки предметны аңлатучы шартлы сүз яки билге.
  3. Шигъри әсәрдә үзенең эчке кичерешләрен, хис-тойгыларын нәфислек белән, укучының күңеленә үтеп керерлек итеп бәян итүче образ.
  4. Әдәбиятта көлүнең бер төре, усал һәм ачы итеп көлүне аңлата.
  5. Чынбарлык вакыйгаларын сурәтләү аша аның нигезләрен тәнкыйтьләүгә йөз тоткан әдәби агым.
  6. Билгеле бер идеал яктылыгында тормышны үзгәртеп тасвирлауга нигезләнгән иҗат юнәлеше.
  7. Тормыш-яшәешне яңача, яңа әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи кыйммәтләр яссылыгында чагылдыра торган, татар әдәбиятында ХХ йөз башында урын алган иҗат юнәлеше.
  8. Әдәби әсәрдә әсәр өлешләренең урнашу тәртибе.
  9. Әдәби әсәрдә ике геройның кара-каршы сөйләшүе.
  10. Тормыш-көнкүрештәге, аерым кешеләр холкындагы кимчелекле яклардан көлүгә нигезләнгән драма жанры.

  1. Әдәби әсәргә караган биремнәр (20 балл).
  1. Бу өзек кайсы әсәрдән?

Аның яшен белгән кеше юк иде. Яше күпме дип уйлаган кеше дә юк иде... Аның, яше югалган кеби, исеме дә югалган иде...  (2 балл).

2. Бу әсәр кем тарафыннан, әдәбиятның кайсы чорында иҗат ителгән? (3 балл).

3. Бу әсәрнең төп героена бәя бирегез. Аңа нинди сыйфатлар хас? (5 балл).

4. Әсәрдә геройның эчке каршылыгы ни сәбәпле туа? Ул ничек чишелә? (5 балл).

5. Ни өчен әсәрдә икесе ике төрле холыкка ия ике татар хатыны образы кертелә дип уйлыйсыз? Алар аша автор нинди фикерләр үткәрә? (5 балл).

  1. Иҗади эш (10 балл).

“Минем яраткан шагыйрем” темасына кечкенә генә инша языгыз. Иншада үз фикерегезне дәлилләгез. 



Предварительный просмотр:

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

муниципаль туры биремнәре

2019-2020 уку елы. 10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 68

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге рәт гармониясенә бусынган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ит ашадың – дәрт алдың, шулпа ашадың – шифа алдың. (Мәкаль)

а) 8;

        ә) 7;

        б) 6;

        в) 5.

2. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүздәге аваз үзгәреше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Иренгән ике эшләгән, һаман эше пешмәгән. (Мәкаль)

        а) борын ассимиляциясе;

        ә) ирен ассимиляциясе;

        б) тел арты ассимиляциясе;

        в) саңгыраулыкта охшашлануның кире төре.

3. Шигырьдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Бердәм бергәлек булмаса,

        Олы ил дә таркала.

        Бүгенгесе мескенләнә,

        Киләчәге тар кала. (Шәүкәт Галиев)

        а) синонимнар;

        ә) күп мәгънәле сүзләр;

        б) омофоннар;

        в) омоформалар.

4. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кичләрен бөтен йорт симфония белән тула: бер яктан Бетховен, астан Сен-Санс, форточкадан Чайковский ишетелә. (Мөхәммәт Мәһдиев)

        а) метафора;

        ә) метонимия;

        б) синекдоха;

        в) синоним.

5. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Һы, әллә мин аңгырамы, шуны белмәскә?! (Фәнис Яруллин)

        а) кисәкчә;

        ә) модаль сүз;

        б) ымлык;

        в) аваз ияртеме.

6. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Эшчән кеше булу бик зур бәхет,

Эш ул бу тормышның үзәге. (Мәҗит Гафури)

а) күрсәтү алмашлыгы;

        ә) билгеләү алмашлыгы;

        б) зат алмашлыгы;

        в) кисәкчә.

7. Җөмләдәге фигыль формалары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ташларны күчерә-күчерә, шәһәрләр төзесәң, җимеш-гөлләр үстерсәң баерсың. (Мөхәммәт Мирза)

        а) хәл фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, хикәя фигыль;

        ә) хәл фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, сыйфат фигыль;

        б) хикәя фигыль, шарт фигыль, шарт фигыль, хикәя фигыль;

        в) хәл фигыль, сыйфат фигыль, сыйфат фигыль, хикәя фигыль.

8. Җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Күз яше җиргә тамса да кипми. (Мәкаль)

        а) шарт хәле;

        ә) кире шарт хәле;

        б) сәбәп хәле;

        в) хәбәр.

9. Күпнокталар урынына куелырга тиешле тыныш билгесе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр (...) һәммәсе дә күзнең явын ала торганнар. (Гарәфи Хәсәнов)

        а) өтер;

        ә) нокталы өтер;

        б) сызык;

        в) ике нокта.

10. Бирелгән җөмләдәге иярчен компонентның төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Этләр тимәсен дип, кыз бала бабайны капкага чаклы озата чыкты. (Шәһит Әхмәдиев)

        а) синтетик иярчен сәбәп җөмлә;

        ә) синтетик иярчен максат җөмлә;

        б) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә;

        в) синтетик иярчен шарт җөмлә.

II. Башыгызны эшләтегез.

        Бирелгән искергән сүзләрнең әдәби телдәге вариантларын языгыз. (10 балл)

        Тыйб – ..., җәгърәфия – ..., Маҗарстан – ..., динар – ..., шималь – ..., инкыйраз – ..., ислах – ..., голүм – ..., җәнүб – ..., дәрелфөнүн –... .

III. Теоретик бирем.

Сингармонизм законы турында белгәннәрегезне языгыз. (8 балл)

IV. Гамәли-иҗади бирем.

Шуны әйтергә кирәк (...) үз-үзеңне тәрбияләү берәүгә дә җиңел түгел. Моның өчен теләк, тырышлык, ныклы ихтыяр көче, гаделлек һәм матурлыкка даими омтылыш кирәк. (Фаек Мөхәммәтҗанов)

1. Күп нокталар урынына тиешле тыныш билгесен куегыз. (1 балл)

        2. Гаделлек сүзенә фонетик анализ ясагыз. (3 балл)

3. Сингармонизм законының рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләрне языгыз. (2 балл) 

4. Үз-үзеңне, өчен сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (6 балл)

        5. Беренче җөмләнең баш кисәкләрен һәм компонент чикләрен билгеләгез, схемасын сызыгыз, җөмләгә билгеләмә бирегез. (6 балл)

         6. Сез ничек уйлыйсыз: кеше үз-үзен тәрбияли аламы? Шул хактагы фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)