Мәктәп- минем стихиям...

Укытучы бәхете

Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? — дисәләр,

Сөенечем — таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? — дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

- Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет — шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

 Шушы тугелме укытучы бәхете?

                            Клара Булатова

Шигырьдәге кебек укытучы гомере буе белем орлыклары чәчә һәм хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, укучыларының уңышларын күрергә тели.