Контрольные и проверочные работа

Хуббутдинова Дилара Дугласовна

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья

(Дәреслек: А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья”: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)

II сыйныф

Тест биремнәре

I өлеш (А)

 А1.Россиядә дәүләт теле булып нинди тел санала?:

       а) татар             ә) рус              б) инглиз

А2.  Кояш тирәли ничә планета хәрәкәт итә?

       а)  7                 ә) 1                        б) 8

А3.Җирнең үз күчәре тирәсендә тулы бер әйләнеш ясау вакыты ничек атала?

    а) тәүлек             ә) ай                    б)  ел

А4.Җил юнәлешен нинди прибор белән үлчиләр?

 а) компас            ә) флюгер               б) термометр

А5. Россия Федерациясе  Конституциясе  көне:

 а) 12 июнь      ә) 30 август      б)  12 декабрь

А6. Көн белән төн тигезләшкән вакыт:

   а)  23 сентябрь      ә) 23 октябрь       23 ноябрь

А7.Иң зур, билгеле йолдызлык

  а) Аккош          ә)Зур Җидегән      б)Денеб

А8. Нинди үсемлек турында сүз бара?

       Теләсә кайда патша сыман

       Киерелеп утыра,

       Балаларын, кемгә теләсә,

      Шуңа ияртеп җибәрә

а) кычыткан          ә) бака яфрагы       б) тигәнәк

А9.Көз көне нинди агач иң беренче яфракларын коя?

а) каен        ә) өрәңге          б) усак

А10. Кайсы чәчәк Татарстан гербында бар?

а)   роза             ә) ромашка        б) лалә

II өлеш (Б)

В1.Бу җәнлекнең яры канатлары бар. Көз көне баштүбән асылынып, үзенең канатларына төренеп йокыга тала.Нинди җәнлек турында сүз бара?

а) тиен       ә) ярканат       б)тычкан

В2.  Кайсы сүз төшеп калган : ....... - личинка - ....-олы энә карагы?

а) курчак            ә) күкәй                б) уылдык



Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья

(Дәреслек: А.А.Плешаков “Әйләнә-тирә дөнья”: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)

III сыйныф

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1.Күз белән күреп булмый торган тереклек ияләре-бактерияләрне нинди прибор  ярдәмендә күреп була?

          а) бинокль     ә) телескоп         б) микроскоп

А2.Белемнең төрле тармакларына күзәтү тупланган китап:

          а) сүзлек        ә) атлас        б) энциклопедия

А3.Ерак планеталар һәм йолдызларның серен кайда өйрәнәләр?

           а) океанариум      ә) планетарий          б) музей

А4.Картада таулар нинди төс белән бирелә?

           а) зәңгәрсу           ә)яшел               б) коңгырт

А5.Җир шарында ничә материк бар ?

            а) 5                     ә)   7                        а)6

А6.Кеше кулы белән булдырылган ясалма матдәне билгелә:

          а) табигый газ         ә) су                  б) пластмасса    

А7.Иң зур планета:

         а) Сатурн          ә) Юпитер           б)  Җир

А8.Металл табу өчен нинди чимал кирәк?

         а) алюминий рудасы, гранит, тимер рудасы;

        ә) гранит, бакыр рудасы,алюминий рудасы;

        б) Тимер рудасы, бакыр рудасы,алюминий рудасы

А9.Туклану чылбыры өзелмәсен өчен хатаны тап:

        а)имән, тычкан, бөркет;

        ә) имән, дуңгыз, ябалак;

       б) имән, тычкан, елан

А10.Суны кислород белән тәэмин итүче тере “ фильтр»- ул  ….

      а) балык            ә) әкәм-төкәм       б)моллюска



Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья

(Дәреслек: А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая “Әйләнә-тирә дөнья”: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләре өчен)

4 сыйныф

Тест биремнәре

I өлеш (А)

А1.Россия Федерациясе Конституциясен  ничәнче елда кабул иткәннәр?

          а) 1993ел                 ә) 1998ел                    б) 1990ел

А2.Россия Федерациясе гражданы үз хокукларын һәм бурычларын тулы күләмдә ничә яшьтән мөстәкыйль үти ала?

         а) 14                           ә)16                        б)18

А3. Россия флагында төсләр нинди тәртиптә бирелгән?

а) кызыл, ак, зәңгәр

ә) зәңгәр, ак, кызыл

б) ак, зәңгәр, кызыл

А4. Россия Федерациясенең Төп законы булып нәрсә исәпләнә?

А) Устав          ә) Конституция          б) Конвенция

А5. Безнең ил ничә ил белән чиктәш?

А) 13    ә) 18    б)     38

А6.Беловежа  урманы (Беловежская Пуща) тыюлыгы  кайда  урнашкан?

А) Украина    ә) Россия     б) Беларусь

А7.Россиянең иң зур елгасы:

А) Днепр            ә) Кама                    б) Енисей

А8.Россия территориясен  ничә океан юа?

А) 3             ә) 6                    б) 9

А9.Иң биек тау:

а) Саян          ә)    Урал        б) Кавказ

А10.Арктика чүлләр зонасында яшәүче хайваннар:

а) куян, төлке, бүре

ә) тюлень, морж, ак аю

б) керпе, морж, бүре

II өлеш (Б)

В1. Торналар, аккошлар,ак ябалаклар, казлар, шөлдиләр.Бу кошларның кайсысы тундрадан җылы якка очып китми, кышны шунда уздыра?

А) шөлдиләр(кулик)   ә) ак ябалаклар       б)   казлар

В2.Россиянең Кызыл китабына Кара диңгез буенда үсүче нинди үсемлек кертелгән .

а) җиләкле тиле нарат   ә) дөя чәнечкесе    б) себер нараты