Эссе "Ел укытучысы-2017"

Гарипова Зульфира Хусаиновна

"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" Эссе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем

        Мин, Гарипова Зөлфирә Хөсәен кызы, 1973 нче елның 30 нчы декабрендә ТР Балык бистәсе районы Биектау авылында дөньяга килгәнмен. Интеллигент катлавыннан булмасалар да, әтием белән әнием укыган, белемле кешеләрне зурладылар, балаларын да укымышлы итәргә тырыштылар. Дөрес, әнием бухгалтер булуымны теләде, ләкин мин мәктәпне һәм укучыларны сайладым.     

       Бала вакыттан ук мине әлеге мактаулы һөнәр кызыксындырды. Бүгенгедәй хәтеремдә: дәфтәрдән журнал ясап, билгеләр куя, үземнән кечерәк яшьтәге иптәш кызларыма “дәрес аңлата”, ”диктант яздыра” идем.  Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мине Казан Дәүләт педагогия институтына китерде. Мөгаллимлек хезмәтемне Казан шәһәренең 126 нчы мәктәбендә башладым. Аннан 32 нче мәктәп... Урыссуның өченче санлы мәктәбендә эшли башлаганга да инде 19 елдан артты. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы ике дистә елга якын вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән. Мөгаен, укытучы үзенең өлкәнәя баруын да сизми торгандыр ул. Балалар арасында күңел дә нәкъ сабыйныкы булып кала бит.
        Өйрәнергә теләгән һөнәрләремә өйрәндем: кабинет җиһазлау, плакатлар язу, укучылар белән дәрестән тыш төрле чаралар уздыру  һ.б. Остазларым булмаса, үзем тырышмасам, институт биргән белем генә чын укытучы итә алмас иде. Заманында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә җитәкчесе, безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Согъдә апа да: “Әйдәле, сеңелем,...”, – дип, якын итеп укытучы эшенең серләренә төшендерде, хезмәттәш дусларым һәр эшләгән эшемдә терәк булдылар. Рәхмәт аларга.

Татар теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт тәрбияләүне мин кабинеттан башлыйм. Тел-әдәбият кабинеты һәр укучыны үзенә тартып торырга тиеш. Кабинетны якты, матур итәргә, зәвык белән җиһазларга кирәк, һавасы саф булсын өчен, гөлләр үстерү зарур. Кабинет җиһазлауда укучылар, практика үтүче студентлар, ирем, кызларым булыша. “Сезнең кабинет матур, уңайлы, монда керәсе генә килеп тора,” – диләр укучыларым да.  

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен традицион программа нигезендә укытам. Татар теле дәресләренә тел галимнәренең  методик  ярдәмлекләре белән әзерләнәм һәм

 үткәрәм. Берничә ел инде дәресләрдә компьютер технологиясен актив кертергә тырышам. 5 нче сыйныфтан башлап,  укучыларны электрон дәреслекләр белән эшләргә өйрәтәм. Укучылар компьютер ярдәмендә үткән дәресләрне аеруча яраталар, ләкин белемсез укучыларны компьютер үз итми. Шуны истә тотып, укучылар терминнарны тырышып үзләштерәләр, тел байлыкларын үстерү өстендә эшләргә кирәклекне аңлыйлар.  Компьютер технологиясен әдәбият дәресләрендә дә актив кулланырга кирәк, ләкин электрон дәреслекләр әлегә бик аз, булганнары да бик камил түгел.

Ачык дәресләргә бик җентекләп әзерләнәм, күрсәтмәлелекне күп туплыйм, чөнки ул материаллар миңа алдагы дәресләрне үткәргәндә дә ярдәм итәчәген аңлап эшлим. Презентациядән башка ачык дәресне күз алдына да китереп булмый хәзер. Бу материалларны, бу технологияне мин дәресләрдә генә түгел, тәрбия сәгатьләрендә дә  актив кулланам.  

 Даими рәвештә үз тәҗрибәм белән уртаклашам, ачык дәресләр күрсәтәм, олимпиада һәм эксперт эшләре комиссиясендә эшлим. Үз белемемне күтәрү өстендә актив эшлим. Шәхси китапханәмне баетам.Икенче ел инде татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәклим. Берләшмәбездә актив эш алып барабыз, кызыклы семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәрәбез. Башкортостан Республикасының Шаран районы, Октябрьский шәһәре, республиканың көнчыгыш районнары татар теле укытучылары белән белән хезмәттәшлек итәбез.

          Район күләмендә уздырылган конкурсларда, конференцияләрдә катнашып, укучыларым призлы урыннар ала. Мәсәлән, 2012-2013 нче уку елында К.Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан Республика мәктәпләре арасында уздырылган “Ул кабызган утлар балкышы” конкурсында катнашып, Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә чыгыш ясау бәхетенә ирештек. “Мин татарча сөйләшәм!” республикакүләм конкурс-акциясендә җиңүче булдык һәм министрның мактау грамотасы белән бүләкләндек. “Без тарихта эзлебез”, “Без яшь, без сәләтле...” Республика фәнни-гамәли конференцияләрдә актив чыгыш ясыйбыз. “Зирәк тиен” Бөтенроссия уен-бәйгедә, дистанцион олимпиадаларда да укучыларым уңышлы катнашалар.

             Сыйныф җитәкчесе буларак, балаларны халык педагогикасы җәүһәрләренә нигезләнеп тәрбияләргә тырышам. Татар халкының бөек педагоглары К.Насыйри һәм

 Р.Фәхреддиннең “Тәрбия китабы”н һәм “Нәсыйхәт”ен эштә кулланма итеп алам. Сыйныф белән актив эшләү нәтиҗәсендә район күләмендә үткәрелгән чараларда алдынгы  урыннар яулыйбыз. Минем 2012 нче елгы чыгарылыш классым да шулай актив булды, район күләмендә үткәрелгән бик күп төрле конкурсларда призлы урыннар алдылар. Биш  укучым  мәктәпне алтын, бер укучым көмеш медальгә тәмамлады.         

          Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын,  ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр.  Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.
        Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

2016 нчы ел