Эссе

 Эссе "Мин укытучы".

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_uchitel_goda_-_2018.docx20.38 КБ

Предварительный просмотр:

    Хәлиуллина Рима Әмир кызы

Кәрәкәшле төп гомуми белем

бирү мәктәбенең химия һәм

биология укытучысы.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

        Көннәрдән бер көнне нәни генә кызчыкның күңелендә:“ Киләчәктә  мин укытучы булам”, дигән фикер туа. Еллар үткән саен аның бу нияте үсә, ны-гый. Кыз , барлык кыенлыкларны җиңеп, хыялын тормышка ашыра башлый...   Ул нәни кыз мин булам инде.

     Балачактан ук мине чолгап алган барлык тирә – юнь мине сокландыра, га-җәпләндерә иде.Табигатьнең гармониясенең серенә төшенергә тырыша  идем: ни өчен язларда сандугач җырын ишетергә була? Ни өчен хайваннар-ның йортлары кабатланмаслык итеп төзелгән? Үсемлекләр үзләренең төсләр-ен кайдан алалар?

    Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, чәчләремдә  – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... 

     Барлык тереклекнең башы булган кебек , ахыры да була. Минем мәктәпкә килүем - педагогик эшчәнлегемнең башы. Балачактагы сорауларга укучылар белән 28 ел  бергәләп җавап бирәбез.   

     Күңелемдә укытучы һөнәрен хөрмәт итәргә, аңа сокланырга өйрәткән, шул һөнәр иясе булырга теләк уяткан беренче укытучыларыма  мин бүген дә бик рәхмәтле. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

     Әйе, мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җи-меше.Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да кечкенә чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сук-макта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымна-рыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без.

      Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак

сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык ал-ганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең. 

      Укытучы һөнәре – ул искиткеч,чөнки без мөстәкыйль, иҗади , максатчан егет-кызлар тәрбиялибез, аларга белем бирәбез.Ул – җаваплы һөнәр , чөнки игътибар үзәгендә башлангычларның  да башлангычы булган балачакны ис-тәлекле итүдә, белем тупларга, дус яшәргә өйрәтүдә син үз өлешеңне кертә-сең .

    Соңгы  елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицон укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә,чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Уку-чылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, ак-бурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел. Әйе, замана үзгәреп тора. Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артка калмас өчен, компьютер дигән фән-техника казанышын да өйрәнергә туры килә.

   Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К.Д.Ушинский: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган. Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзлә-нүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши. Димәк, укытучы го-мере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш.

     Укытучы әхлаклы, туры сүзле, түземле, сабыр булырга тиеш.”Шундый булу җиңелме соң?” - дип сорарсыз. Ай–һай. ”Балаларга нәрсә дә булса бирә аламмы мин, күңелем ярлы , буш түгелме?” дигән сораулар да тынгылык бирми.

     Бу тормышта балачак хыялымны чынга ашуы белән мин бәхетле. Иртәгә кабат сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып: “Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән ...” дип, аларны гыйлем дөньясына алып керәчәкмен.Тәүлекнең 24 сәгате генә аз миңа. Кешеләр өчен, укучыларым өчен кызыклы булып калырга ашыгырга кирәк.

      Әгәр гаҗәпләндерә, балаларның күзләрендә кызыксыну, белемгә омтылу чаткылары уята алмыйсың икән, бу – укытучының иң зур кимчелеге.Чөнки бу -  гадәти тормыш түгел. Бу – УКЫТУЧЫ тормышы!!!