татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле

татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле темасына чыгыш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telen_oyrtknd_didaktik_uennarnyn_role.docx23.85 КБ

Предварительный просмотр:

Рус балаларына  татар телен өйрәткәндә дидактик уеннарның роле

   Балаларга төпле белем бирү, аларны ң фикерләү, иҗади сәләтен үстерү, шул юнәлештә мөстәкыйль эшләргә өйрәтү максатыннан  мин  уку-укыту процессының төрле метод-алымнарын кулланам, яңа технологияләргә нигезләнеп ачык дәресләр үткәрәм, класстан тыш чаралар оештырам.

 Мин үзем шушы мәктәптә 20 ел буе 1-9нчы сыйныфларның рус төркемнәрендә татар теле дәресләрен укытам. 2005нче елда беренче кваливикацион категориягә аттестация үттем, ә 2010нче елда шушы категорияне расладым. Үземнең һөнәри дәрәҗәмне район методик берләшмәсе уздырган семинарларларда, ИРО курсларында һәм шулай ук төрле методик әдәбият өйрәнеп, укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп, аларның  дәресләрен карап, анализлап, төрле интернет сайтларда укытучы коллегалар белән аралашып һәрдаим үстерергә тырышам. Күптән түгел генә мәгариф эшчәннәренең социаль челтәрендә (nsportal) үземнең мини-сайтымны булдырдым. Шунда үземнең укыту-методик материалларымны һәм укучыларымның эшләрен куеп барырга тырышам.

           Педагогик эшчәнлегемнең башыннан ук үзбелемемне күтәрү өстендә эшлим. Соңгы биш елда (2008-2013)  мин  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дидактик уеннарның роле” темасы  өстендә эшләдем, чөнки шәхсән мин үзем укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен дәресләрне уен формасында алып бару отышлы була торгандыр дип уйлыйм.

         Мәктәбебез рус мәктәбе, монда төрле милләт балалары белем ала. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты – укучыларны татар телендә аралашырга өйрәтү. Иң беренче чиратта аралашу өчен укучыларда татар теленең сүзлек байлыгы булырга тиеш. Беренче сыйныфтан башлап балалар “ Мәктәп”, “Җиләк-җимеш”, “Уенчыклар” һ.б. бик күп темаларга караган сүзләр өйрәнә башлыйлар. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен бу дәресләрне уен формасында алып бару бик отышлы була. Башлангыч сыйныфларда булдыклы, иҗади фикерләүче шәхес тәрбияләүгә нигез салынырга тиеш. Шушы максатка ирешү өчен укучыларның тынып-белү эшчәнлеген активлаштыру, балаларда күзәтү, чагыштыру, гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру, инициативалык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү зарур. Әгәр укытучы дәрестә укучыларына кечкенә генә булса да җиңүгә ирешү, үз эшләре белән канәгатьләнү өчен мөмкинлек тудырса, урта һәм югары сыйныфларда да балаларда белемнәрен камилләштерү теләге, укуга кызыксыну сүнмәс иде. Дәресләрдә күбрәк кызыклы уеннар уйнау, әкият, шигырь, җырлар өйрәнү, уенчыклар ярдәмендә кечкенә спектакльләр уйнап күрсәтү, диалоглар төзү, күрсәтмә әсбапларны күпләп куллану телне үзләштерүдә сизелерлек нәтиҗә бирә. Дәресләрне уен рәвешендә уздыру рус балаларында татар теленә булган кызыксынуны икеләтә арттыра. Уенныр балаларда дәресләргә теләп килү теләген арттыра. Шулай ук алар авазларны, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнергә ярдәм итә. Балалар уен бырышында, уенчыклар ярдәмендә минитеатрлар уйнаганда сөйләмне тизрәк аңлыйлар, яңа сүзләр белән җиңелрәк танышалар, аларны кабатлыйлар һәм истә калдыралар. Кечкенә спектакльләрне, темага туры китереп, сериялап бер-берсенә бәйләп алып барсаң, ул тагын да кызыклырак килеп чыга. Балалар яңа маҗаралар, яңалыклар көтә. (Мәсәлән: “Алсуның уенчыклары”, “Алсуның  өе”, “Алсу яңа өй җиһазлары алган”) Укыту барышында текстларда, күнегүләрдә очрый торган яңа сүзләрне аңлатам, шул ук вакытта элек үтелгән-үзләштерелгән сүзләрнең яңа формаларын да өйрәнеп барабыз. Сүзләр төрле ситуацияләрдә 10-15 тапкыр кулланыла. Мәсәлән, яңа сүзләрне һәр дәрестә диярлек сүзлек диктанты итеп язабыз, аларны тәрҗемә итәбез, сүзлек дәфтәренә күчерәбез, аерым-аерым, шулай ук бергә дә укыйбыз.

         Дәрестә балаларга авазларны дөрес әйтергә өйрәтү-төп эшләрнең берсе. Кайбер укучы, дөрес әйтә алмавыннан куркып, укытучы артыннан бөтенләй кабатламаска мөмкин. Ә инде телне өйрәтү уен рәвешендә оештырыла икән, уен белән мавыгып киткән бала үзенең кыенсынуын яисә курку-каушавын онытып җибәрә, иптәшләре белән бергә авазларны кабатлый. Мәсәлән ә авазын өйрәнгәндә “Бәтиләр” уены отышлы. Анда барысына да таныш булган “Бәтиләр җыры” кулланыла. Балалар “бәтиләр” булып төрле хәрәкәтләр ясап сикергәләп йөриләр. Үзем җырның куплетларын башкарам, ә "бәтиләр" аның кушымтасын җырлыйлар. Шул ук вакытта һәр баладан яисә  авыррак үзләштерүчедән “Бәтиләр ничек әйтәләр әле?”  - дип кабатлатырга мөмкин.                                                                                                                                   Тагын шуны әйтеп үтәсем килә, авазларны өйрәнгәндә, аларның ничек ясалышы белән балаларны таныштыру мөһим. Моны көзгеләр кулланып эшләү отышлы. Һәр авазның ясалышын башта үзем күрсәтәм, аннары көзгегә каратып, балалардан кабатлатам. Билгеле инде, авазны әйткәндә иреннәрнең, ияк, телнең ничегрәк  хәрәкәт итүен күргән бала аны күпкә тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерә.

 Һәр дәрес барышында фонетик күнегүләргә зур урын бирергә тырышам. Ияләшенгән тавыш, сыйныф бүлмәсе, бер яктан, телгә өйрәнү өчен уңай шарт. Ләкин, болар әле тормышчан, табигый шарт түгел. Сөйләмнең яңгырату шартларының төрлелеге максатка яраклырак була. Моның өчен дәрестә магнитофон язмасын кулланам. Сүзләрне, җөмләләрне укучылар укытучыга охшатып, магнитофоннан ничек тиеш булса. Шулай әйтергә өйрәнәләр. Аннан соң, шул аваз кергән сүзләр уйлыйлар, берәмләп, хор белән шул сүзләрне кабатлыйлар, иҗекләрне, авазларны музыка астында әйтәләр.

 Рус балаларына татар телен өйрәткәндә ике телнең дә үзенчәлекләрен истә тоту зарур. Мәсәлән, татар телендә рус телендәте вид, род, приставка күренешләре юк. Ә аларга тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өйрәткәндә игътибар ителә.

         Шулай ук график модельләрне дә дәрестә еш куллану яхшы нәтиҗә бирә. Алар кечкенәләрнең сөйләмен, уйлау сәләтен үстерергә, төрле характер, сыйфат билгеләрен ачыкларга, кузалларга, дөньяны танып белергә ярдәм итә. Схематик картиналар балаларга әкиятләр уйлап чыгару өчен аеруча кызыклы. Алар дөрес, эзлекле һәм матур итеп сөйләүгә өйрәтүдән тыш, балаларның фантазиясен баетырга да булыша. Бала, шушы схематик картиналарга карап, үзе уйлап чыгырган әкиятен сөйли.  Җөмләләрне дөрес итеп төзергә өйрәткәндә дә схемалар куллану укытучының эшен күпкә җиңеләйтә. Укучы схемага карап, җәмләнең ничә сүздән торганып һәм нинди интонация белән әйтелергә тиешлеген җиңел үзләштерә. Ия һәм хәбәрнең кайсы урында килергә тиешлеген дә тизрәк истә калдыра.

          Балаларга тагын ике рәсем тәкъдим итәргә мөмкин. Берсендә куян яки башка нәрсә елмая, ә икенчесендә елый. Балаларга “Ни өчен елмая? Ни өчен елый?” дигән сораулар бирелә. Алар сорауларга җавап биргәндә фигыльнең төрле заманнарын да дөрес кулланырга өйрәнәләр, шул ук вакытта кеше яисә хайваннарга хас сыйфатларны да ачыклыйлар. Соңыннан укучылар уйлап чыгарган мондый кыска хикәяләрне уенчыклар ярдәмендә әкият итеп уйнарга да була. Әйтеп үтүемчә, сәхнәләштерелгән кечкенә күренешләрне укучылар бик яраталар. Еш кына дәресләрдә куллану өчен темага туры килердәй әкиятләр һәм кызыклы маҗараларны табып бетереп булмый. Шунлыктан күп эзләнергә, үземә дә уйлап чыгарырга туры килә. Кайчакта ярыйсы гына кызыклы маҗаралар туа.Ә балалар һәр яңалыкны,күңелле хәлләрне бик теләп кабул итәләр. Бигрәк тә аларга бармак яисә өстәл театры ярдәмендә уйналган әкиятләр ошый. Алар уенчык курчаклар белән тәнәфес вакытында килеп үзләре дә сөйләшеп китәләр.

  Башлангычлар дидактик уеннарны да бик яраталар. Аларның сыйфат, фигыльне өйрәнгәндә, сүзләрне бер-берсенә бәйләүне үзләштергәндә дә ярдәме зур. Мәсәлән, “Кайсы нәрсәнеке?” дидактик уенын алыйк. Бер  тартмага төрле хайваннарның гәүдәләре сурәтләнгән рәсемнәр, ә икенчесенә исә төрле хайван башлары һәм койрыклары сурәтләнгән рәсемнәр салынган. Балалар теләсә кайсы хайванның гәүдәсен алалар һәм аңа икенче тартмадан нинди дә булса баш һәм койрыкны өстәп яңа хайван уйлап чыгаралар, аңа исем кушалар. Өр-яңа хайван барлыкка килә. Һәр баланың – үз хайваны. Шулай итеп, бала уен барышында ике сүзне килеш һәм тартым кушымчалары ярдәмендә бер-берсенә бәйләргә, хайваннарны, аларның аерым өлешләрен аерырга, аталышын әйтергә өйрәнә. Укучыларга сорау җөмлә өйрәткәндә, “аптыратыйммы?” уеннын кулланам. Башта үзем сораулар бирем, аннары укучылар үзләре бер-берсенә сораулар бирәләр. Тагын дәресләрдә “Кибет”, “Тылсымлы кәрзин”, “Яшелчәләр бәйрәме”, “Шакмак”, “Чылбыр” уеннарын куллану да уңай нәтиҗәгә китерә.

          Дидактик материаллар укучыларның шәхси үзенчәлекләрен күз алдында тотып эшләргә зур мөмкинлек бирә. Кайбер укучылар дәреслектәге биремне тиз эшлиләр, алар тик утырмасын өчен,  мин аларга карточкалар өләшәм һәм аларның сәләтен үстерергә тырышам. Ял минутларында табышмак һәм мәкальләрне башваткыч рәвешендә бирү укучыларның зиһеннәрен үстерүгә, сүз байлыкларын арттыруга ярдәм итә.

           Дәресләрдә шулай ук балаларны халык авыз иҗаты,халкыбызның тормышы, көнкүреше, тарихи һәм милли бизәкләре, йолалалары белән таныштыру  да бик мөһим.Балалар белән бергәләп уеннар уйнау сөйләм телен үстерүгә зур этәргеч ясый. Әгәр дә уен башында татар һәм рус балалары бергәләп татарча аралашсалар һәм уенны татар баласы алып барса, яки анда актив катнашса, уен тагын да отышлы була.Чөнки телне белмәүче бала татарча сөйләшүче иптәшен аңларга, сүзләрне истә калдырырга тырыша. Дәрестә “Сабыйга” , “Салават күпере” журналлары,  “Сабантуй” газетасындагы материаллардан файдалану шулай ук отышлы.

   Җырлар да дәресне төрлеләндереп җибәрә, балалар татарча җырларга, чараларда катнашырга бик теләп ризалашалар.  Журналистлар булып, төрле темаларга интервьюлар алу да ошый аларга.

           Рус балалары белән аерым гына дәрестән тыш чаралар үткәрү шулай ук кызыклы. Мәсәлән: Сөмбелә, Нәүрүз, Карга боткасы, Уйныйбыз да җырлыйбыз да бәйрәмнәре; язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган кичәләр, Туган тел бәйрәмен ел саен уздырабыз. Бу бәйрәмнәрдә алар үзләренең матур итеп җырлый, бии, сәнгатьле итеп шигырь сөйли белү осталыгына ия булуларын күрсәтәләр.

          Сер түгел, рус балаларына татар телен өйрәтү авыр да, шул ук вакытта , кызыклы да. Телне өйрәткәндә, укытучының эш тәҗрибәсе җитәрлек булуы да, дәрестә куллану өчен материалның төрле булуы да мөһим шарт  булып тора. Алга куелган бурычлар бик күп. Аларны үтәү өчен  хәзерге вакытта укыту һәм тәрбия бирүнең яңа алымнарын, формаларын эзлим. Дәресләрдә традицион булмаган формалар кулланырга тырышам. Бу формалар укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыра, аларның иҗади күзаллауларын үстерә.

Хәзерге вакытта мәктәп һәм белем бирү системасы укучыга йөзе белән борыла башлады һәм баланың субъект булып формалашуында бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Мин дә дәресләремдә күбрәк компьютер кулланырга тырышам. Моның өчен мин текст редакторы кулланам,үтеләчәк дәресләргә презентацияләр әзерлим, интернеттан укучыларга яраклы материаллар  эзлим, укучыларның белемнәрен тикшерү өчен  төрле тестлардан файдаланам. Компьютер технологиясен куллану  уку процессын  индивидуальләштерергә булыша, укуга уңай мотивация арттыра,танып белү эшчәнлеген активлаштыра,укытучының да,укучының да иҗади эшчәнлеген арттыра.  

          Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: алга куелган бурычларны тормышка ашыру өчен әле тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк.

        Бөек  шәхесебез Ризаэтдин Фәхретдин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиешләр.  Бу фикер бүген дә үз көчендә кала.