Мои видеозаписи

Валиева Альфия Вализановна

"Ноябрь - көзнең соңгы ае" зурлар төркеме өчен

“Ноябрь – көзнең соңгы ае” темасы буенча зурлар төркемендә тирә-юнь һәм рәсем белем бирү өчәнлеге.
Интегральләштерү: танып белү өлкәсе, нәфис-нәфәссәти өлкәсе, физик өлкәсе.
Максат: көз турында белемнәрен ныгыту, балаларга эстетик тәрбия бирү, күзаллауларын үстерү; ясалачак рәсеменең эчтәлеген сайлап алу, рәсемдә үз хисләрен чагылдырга белергә өйрәтү, буяу белән эш итә белүне ныгыту, сәнгәт төрләренә мәхәббәт тәрбияләү.
Бурычлар :
Белем бирү: рәсем сәнгате жанры-пейзаж турында таныштыруны дәвам итү, елның төрле фасылларында да табигатьнең матурлыгын күрсәтү.
Гадәти булмаган рәсем ясау ысулларын ныгыту (сок таякчыгы ярдәмендә өрү, бармак , мамык таякчыгы яки кипкән яфракларга буяу буяп һәм кәгазъгә күчерү) .Сәнгать эшчәнлеге чаралары белән таныштыруны дәвам итү: төс, материал, композиция.
Үстерү:
Төрле ысул, материаллар белән ясау буенча техник күнекмәләрен үстерү.
Уйлау сәләтен, сөйләм активлыгын, игътибар, хәтерләрен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү.
Кул чуклары моторикасын, фикерләүләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Тәрбияви:
Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Табигать матурлыгын рәсемнәрдә саклау теләге тәрбияләү.
Җиһазлау: төрле төстәге альбом битләре (алдагы эшчәнлектә буялган), пумала, буяулар, салфетка, сулы банкалар, сок таякчыклары, мамык таякчыгы, яфраклар; музыкаль әсәрләр (П.И.Чайковскийның “Ел фасыллары” әсәре).
Әзерлек эше: көз турында шигырләр уку, картиналар һәм иллюстрацияләр карау, саф һавада вакытта көзге табигатьне күзәтү.
Методик алымнар: сорау-җавап, әңгәмә, үзлектән эш.
Сүзлек: әрҗә-ящик, моңсу- грустный.