"Инновационная деятельность на базе КФУ".

Абдрахманова Гульназ Мияссяровна

Год

Месяц

Форма участия, тема

2017

30 марта

Представление стендового доклада «Роль подвижных игр в развитии детей» на городском семинаре «Развитие познавательного интереса у дошкольников в процессе экологического воспитания" на базе МАДОУ №11 Советского района г. Казани

17 мая

Презентация проекта «Тюльпаны»

(дети 5-6 лет) на всероссийском экофестивале «Содружество городов России» на базе НОУДПО «ЦСГО»

ноябрь

Презентация видео - ролика «Безопасность детей» (дети в возрасте 4-5 лет

декабрь

Творческая мастерская по изготовлению елки из бросового материала (дети 6 -7 лет). Участие во всероссийском конкурсе «Елочка, живи!»

октябрь

Творческая мастерская «Этно - региональная составляющая» (дети 6-7 лет) на курсах переподготовки работников дошкольного образования при 

 

2018 (первое полугодие)

Февраль

Мастер - класс «Исследовательская деятельность с детьми 5-6 лет -тема «Вода»

март

Мастер - класс «Исследовательская деятельность с детьми 5-6 лет -«Мусор»

апрель

Творческая мастерская «Подвижные игры экологического содержания» (дети 6-7 лет)

май

Презентация проекта «Экологическое образование дошкольников» на всероссийском экофестивале «Содружество городов России» на базе МАДОУ №399

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Солнце и луна" проект50.76 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КАЗАН ШӘҺӘРЕ
СОВЕТ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЕ
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ  
“399нчы КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

КОНКУРС: Белем бирү эшчәнлегендә информацион һәм коммуникатив технологияләр куллану.

Кояш  һәм ай,

агай-эне!..

( методик  эшкәртмә)

Югары  категорияле  тәрбияче:

Абдрахманова Гөлназ
Мияссәр кызы

        Заманча педагогик тикшеренүләр күрсәткәнчә, мәктәпкәчә укытуның төп проблемасы булып – тереклекнең югалуы, танып-белү процессына тартылмау тора. Бүгенгесе көндә мәктәпкә барырга теләмәгән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның саны арта; дәресләргә уңай караш кимеде, балаларның өлгерүчәнлеге төште. Әлеге хәлне ничек төзәтергә соң? Мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән эшләүче хезмәткәрләр һәрбер баланы үзкыйммәтле шәхес буларак үстерүнең кирәклеген аңлыйлар.

           Актуальлелекне ассызыклап, тәрбияченең дә замана арбасыннан төшеп каласы килми.  Мәшһүр Татарстаныбыз бөек сынау алдында тора: тиздән республикабыз башкаласында бар җиһанга бәян итеп Универсиада гөрләячәк. Балаларыбыз быел Лондон каласында үткән Олимпиада уеннарында Россия вәкилләренең зур уңышка ирешүләреннән хәбәрдар.  Нәниләр зур кызыксыну белән,туган илебездән тыш, чит илләрнең дә  булуын белеп,  әлеге уенның символларын өйрәнә: Эмблеманың зәңгәр түгәрәге Европаны, карасы - Африканы, сарысы-Азияне,  кызылы- Американы һәм яшеле Океания белән Австралияне символлаштыруы белән танышлар. Шушы биш материк өстеннән бер  булып кояш балкый – дуслык һәм тынычлык кояшы. Кабаттан, Борынгы Грециядәге сыман, Олимпия уеннары дәвамында  сүнми янган   утны кояш нуры балкыта. Тикмәдән генә эшемне кояшны сурәтләүдә башламадым мин, чөнки проект эшемнең нигезен, табигать күренешләре, йолдызлар тәшкил итәчәк.  

       Бала шәхес буларак үзенең йөзен  проектлар эшчәнлегендә  күрсәтә ала. Минем эш тәҗрибәмдә әлеге алым еш кулланыла. Мин үземнең һәрдаим дәресемдз информацион – технологиядән актив файдаланам. Шушы проект эшчәнлегем презентация белән бергә үрелеп бара.

      Чираттагы эшемнең темасын  ачыклау өчен мин түбәндәге бурычларны куйдым:

  • Укыту:  әйләнә-тирә мохитне өйрәнү,  танып –белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерү, күзаллау тудыру;
  •  Үстерелешле : активлыкка өндәү,   яңа технологияләр кулланып рәсем ясау осталыгына  ирешү;
  • Тәрбияви:  дустанә мөнәсәбәтләр тудыру,  уен кагыйдәләренә буйсыну,   милли традицияләрне яңарту,  табигатьне саклау.  

 Максат: Балаларны  майлы карандаш     ярдәмендә  буялган альбом битен акварель краска белән буяганнан соң килеп чыккан эффект белән таныштыру;  балаларның пөхтә итеп, биткә тулысынча төс, тон бирергә өйрәнүне ныгыту; кешенең көндәлек тормышында кояш һәм айның даими янәшәдә булуына балаларның игътибарын җәлеп итү.

          Проектлаштыру технологиясен мин ике өлешкә бүлеп карыйм:

 1) һәрбер баланың иҗади сәләтлелеген үстерү алымы;

 2) социальләшү –бала эшчәнлегенең барлык төренең  интеграциясе (берләшү).

       Проект эшчәнлегем, түбәндәге белем бирү өлкәләренең интеграциясеннән гыйбарәт:

  • дөньякүләм  күзаллауның  бербөтенлеге,
  • танып-белү – тикшеренү эшчәнлеге,
  • хезмәт,
  • коммуникацияләү,
  • сәламәтлек,
  • физик үсеш.

Проект эшчәнлегем өч юнәлештә гамәлгә ашырыла:

  1. Балалар белән эшләү;
  2. Балалар бакчасындагы  педагоглар белән эш;
  3. Әти-әниләр белән эш.

        Проект эшчәнлеге –   әлеге очракта  рәсем ясау серләренә генә төшенү түгел, ә бик зур ихтыяр көче һәм сабырлык сорый торган  хезмәт.

       Беренче эш итеп   проектның практик өлешен өлешчә ничек тормышка ашырылуын  күрсәтергә телим. Әлеге проект озак вакытлы.

      Проектның исемен: “Кояш  һәм ай, агай-эне!..”- диеп алдым. Күңелемдә ай, кояш турында күп төрле ассоциацияләр (кичерешләр) туды. Шул ук вакытта балаларның фикерләре дә исәпкә алынды. Кояш ул дөньяны яктыртучы, җылытучы, назлаучы, тереклекне  яшәтүче. Нәкъ шул сәбәпләр аркасында, бүгенге тәҗрибә уртаклашуымны  әлеге табигать күренешләре белән бәйлисем килде. Игътибар итсәк, балалар рәсем ясарга өйрәнгәндә һәрчак кояшны сурәтләргә тырышалар. Алар аны күкнең үзәгенә дә, читенә дә нурларын җибәреп, кызгылт- сары төсләрне кулланып ясыйлар. Төрле ел фасылларында аның торышын күзәтәләр. Кыш көнне кояш түбән, без аның җылысын тоймыйбыз. Аннан соң яз килә, ул югарырак күтәрелә. Кояш карларны эретә, гөрләвекләр барлыкка килә. Җәй көнне кояш тагы да югарырак күтәрелә. Көннәр җылына. Көз тагын түбәнәя, җылылык кими, көннәр салкыная. Әмма елның теләсә кайсы чорында булса да кояш һәммәбезне активлыкка өнди, хәрәкәткә китерә. Ә ай киресенчә, безне моңсуланырга, уйланырга мәҗбүр итә. Дөрес ул караңгы төнне яктырта, шулай да төнлә тынычлык хөкем сөрә.    Кояшны ай алмаштыра. Көн төнне, төн көнне алыштыра. Бу хакта, балаларның да күңеленә хуш килгән,  Габдулла Тукайның бик матур ”Көн һәм төн” исемле шигъри юллары   искә төшә:

Көн масайды беркөн:

-Яктылыгым

Бар Җиһанны нурга күмә, - дип.

Каршы төште Ай һәм йолдызлы төн:

-Ә мин сихри, серле, гүзәл,- дип.

-Көннәр буе адәм балалары

Хезмәт итә, яши, көн күрә.

-Ә төннәрнең якты муенсасы

Гашыйкларга саф сөю бирә.

-Көн Кояшы нурын сипкәнгә

Үсә ала гөлләр, чәчкәләр.

-Ай нурында гына үсә ала

Иң - иң шифалы үсемлекләр.

Бирешмәде көнгә кара төн,

Каршы төште аңа якты көн.

Кояш Айны, ә Ай Кояшны

Очратты да юлында беркөн,

Болай диде Кояш:

-И, Аем, син моңлы бер нурлы тугаем,

Син булганга гүзәл бу төннәр,

Нурлы итәр өчен караңгыны

Синең яктылыгың бик кирәк.

Ә Ай әйтте якты Кояшка:

-Син Кояшым, нурлы яктылык,

Син булганга тарала нурлар,

Тереклекнең барчасына да

Син сузасың күренмәс куллар.

Моны ишетеп торган көн төнгә

Саклык белән генә карады,

Кояш Айны сөйгәнгә ахры

Дуслашырга дип карар кылды.

Дуслаштылар шуннан көн, төн дә

Дөнья гизеп бәйсез галәмдә,

Берсе артыннан икенчесе килеп

Сәламләште алар һәр көндә, һәр төндә.

       Әйдәгез әле, төп эшебезгә керешкәнче,  җәйне, балачакны  искә төшерик, көннәр җылы, кәефләр күтәренке.  

Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашык алырга.

Тәти кашык сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

Ә хәзер проектның практик өлешенә  рәхим итик. Биредә без рәсем технологиясенең үзенчәлекле алымын кулланачакбыз.  Кояш һәм айның асыл сыйфатларын билгеләүдә безгә  акварель краскалар һәм карандашлар ярдәмгә киләчәк.  

     Кояш үзе дә художник - ни өчен агачлар яшел, ни өчен көзлеген яфраклар алтынсу, кызыл, сары төскә керә?

1.Майлы карандашлар алабыз һәм кояш рәсемен ясарбыз.

2. Иң элек, битне урталайга бөклибез һәм кире ачабыз.

3. Битнең яртысына кояш рәсемен ясыйбыз.

Менә һәрберебезнең йөзенә нурлар йөгерде, кояш кәефләребезне күтәреп җибәрде.

Ай булганда тынычлык хөкем сөрә. Ул караңгыда юлчыларны юллап җибәрә. Ай безнең   татлы йокыбызны саклый.

 4.Иҗат итүебезне дәвам итәбез: бөкләгән битнең икенче ягына ай һәм йолдызлар сурәтен төшерәбез.

 5. Афәрин, булдырдыгыз, рәхмәт!

Ял иткән арада әңгәмә корыла:

- Әйдәгез, тагын бер кат искә төшерик әле, кояш  чыкканда  безнең күк йөзе нинди? Зәңгәр.

- Ай  хөкем сөргәндә, безнең төн була, караңгы. Хәзер инде кирәкле төсне алабыз һәм рәсемнең ике ягын да  өстеннән буйыйбыз.

- Ни гаҗәп, карагыз әле, без нинди осталыкка ирештек. Ясалган  кояш һәм ай акварель эчендә калмады. Табигать күренешләре  ай һәм кояш, нур сибеп,караңгылыкны җиңеп өскә калкып чыктылар.

Һималай тау өстендә алтын бишек,

Кояш йоклый һәр кич саен шунда төшеп;

Җил төн буе йоклаганын саклап тора,

Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уян дисә,

Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;

Исә-исә бөтен дөнья буе китә:

Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,

Анда кереп йоклый инде энесе Ай:

Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,

Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,

Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;

Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —

Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә.-диеп тәмамлый үзенең “Кояш һәм ай” әсәрен  мәшһүр шагыйребез Г.Тукай.

     Димәк, безнең киләчәгебез дә якты, бәхетле булырга ошаган.

     Эштән соң,  уйнарга ярый, дигән иде әдибебез, әйдәгез, хәзер ял итеп, уен уйнап алабыз.

    Балалар түгәрәкләнеп басалар. Санамыш (эшемне санамышлардан башлыйм. Чөнки һәрбер баланың уенны алып барасы килә, каршылык килеп тумастан, мин  санамышлар  кулланам. Алар сөйләм телен үстерүдә дә мөһим роль уйныйлар.  Санамышлар  бит бик күп. Мәсәлән иң гадие: “Әке-бәке, сынык сәке, син кал,син чык”,”Бер тай, ике тай, өч тай, дүрт тай, монда торма, чыгып тай!”.)  ярдәмендә уртага берәү чыга. Ул – “ябалак”, түгәрәктәгеләр кошлар булалар.  Ябалак “төн” дип кычкырса, кошлар куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар, ә “көн” дисә, барсыда катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла. Уен шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә кош калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

Нәтиҗә ясар алдыннан, түбәндәге сорауларны ачыклыйсы килә:

Проект эшчәнлегендә без нинди сыйфатлар булдырдык соң, нәрсәләргә ирештек?

Проект эшчәнлегендә катнашучы балалар турында сөйләгәндә, алар:

  • Әйләнә-тирә мохитне танып – белүдә һәм нәтиҗәле эшчәнлектә иҗади активлык күрсәтәләр;
  • Карарлар кабул иткәндә мөстәкыйль һәм сыгылмалылык күренә(гибки);
  • Практик мәсьәләләр чишкәндә аңлы рәвештә тоемлыйлар;
  • Үзләрен аңлаучы субьект буларак тоялар (нәрсә билгеле, нәрсә юк, ни рәвешле  белергә була);
  • Бердәмләшеп хәрәкәт итү планы хакында сөйләшкәндә  балалар коллективында аралаша алу осталыгы үсә;
  • Табигать дөньясын утилитар күзлектән чыгып   кабул итеп кенә калмыйлар, шулай ук аның матурлыгын, уникальлеген дә тоялар.

      Автор буларак, мин   иҗади - эзләнүчән   эшчәнлегемдә проект методын кулланганда, түбәндәгеләргә нигезләнеп эш итәм:

  • Бөтен тәрбияви - белем бирү процессын мөстәкыйль иҗади планлаштыру;
  • Балаларның теләкләрен һәм кызыксынучанлыкларын исәпкә алып башкарырга сәләтлелек;
  • Педагогик эшчәнлектә эзләнүчәнлекне, үземнең иҗади мөмкинлекләремне  тормышка ашырам ( рәсем-сәнгать, әдәбият, музыка эшчәнлегендә).

       

Ата-аналар белән берлектә, бер ук баланың тәрбиячеләре буларак, сабыйларның нәфис ак күңелендә якты матур эзләр калдырырлык итеп, бердәм эшлибез.

Проект эшчәнлегендә катнашучы ата-аналар:

  • Үзләренең балалары белән генә түгел, ә ата-аналар-коллективы һәм төркемдәге балалар белән дә тыгыз элемтә булдырдылар;
  • Балалар бакчасында балаларының ни белән шөгыльләнүен белеп кенә калмыйча, төркем тормышында актив катнашучылар булдылар;
  • Үзләренең иҗади сәләтләрен тормышка ашыра алдылар.

    Минем төп принцибым - группадагы балалар, аларның әти-әниләре арасында уңай мөнәсәбәт, җылы атмосфера урнаштыру.  Кояш һавада,ат-тауларда, егет яуда сынала, диләр. Ә без бүген балалар белән үз чиратыбызда танып-белү эшчәнлегендә сынатмадык.

Иң зур бәхет тәрбиячегә

Балалар  уңышында-

Яулап алса биек үрләр,

Үзенең тормышында!

Кушымта

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КАЗАН ШӘҺӘРЕ
СОВЕТ РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ АВТОНОМИЯЛЕ
МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ  
“399нчы КАТНАШ ТӨРДӘГЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ”

 

“Юни киләчәккә дәшә...”

(Интегральләшкән дәрес эшкәртмәсе )

 2нче категорияле  тәрбияче:

Абдрахманова Гөлназ
Мияссәр кызы

2012 ел.

 

Максат: балаларның физик яктан сәламәтлекләрен ныгыту, сөйләм телләрен, бердәмлек хисен үстерү, туган ил тарихын өйрәтү һ.б..

Бурыч :

  • Белем бирү(обр.): туган як тарихын танып –белү күнекмәләрен үстерү, күзаллау тудыру;
  • Үстерелешле (разв.):өлгерлек, җитезлек сыйфатларын үстерү, физик әзерлеген ныгыту;
  • Тәрбияви (восп.): дустанә мөнәсәбәтләр тудыру, парлашып эшләргә өйрәтү, игътибарлы булырга өйрәтү, ярдәмләшү, уен кагыйдәләренә буйсыну, җиңә һәм җиңелә белү кебек сыйфатлар тәрбияләү, милли традицияләрне яңарту, горурлык хисе тудыру.

Интеграция: танып белү,физик үсеш, хәрәкәтле уеннар уйнау. Коммуникация:әңгәмә уздыру,аралашу, сөйләшү күнекмәләрен үстерү, дөньякүләм күзаллауны үстерү.

Методик алымнар:аңлату,күрсәтү,сорауларга-җавап.

Дәресне җиһазлау:компьютер  (презентация),футбол тубы (икәү), капка (икәү), эмблемалар.

Алдан эшләнгән эшләр (предварит. работа): презентация,маска,эмблемалалар ясау.

Дәреснең барышы.

Юни (тәрбияче): Исәнмесез,балалар!

Балалар(Б): Исәнмесез!

Юни (тәрбияче):  : Хәерле көн, әйдәгез таныш булыйк,мин канатлы ак барс баласы булам.Исемем минем-Юни.Мин сезнең шәһәргә кунакка килдем, ялгышмадыммы икән? Балалар,әйтегез әле,сез нинди шәһәрдә яшисез?

Б: Казан шәһәрендә.

Юни (тәрбияче): Сезнең шәһәрегез нинди соң?

Б:Якты, кояшлы Казан,Матур Казан, Яңа Казан, Зур Казан, Серле Казан!

Юни (тәрбияче): Милләтнең горурлыгы, моң бишеге булган   Казанга дөрес килгәнмен икән . Илебездә кояш сыман балкып, барча кешелекне яктылыкка дәшеп тора мәркәзегез. Горур, бөек башкалага бар дөнья таң кала. Шундый матур, чәчәк атучы шәһри Казанда яшәү сезнең  өчен чиксез бәхет ул.

Юни (тәрбияче): Балалар сез үзегезнең шәһәрегезне яратасызмысоң!?

Б: Бик яратабыз һәм әлбәттә аның һәрвакыт алга таба үсүен телибез.  (Н.Арслановның сүзләре   “Казаным, миннән дә күбрәк сине яратучы бармы икән?!”...)

 

       Юни (тәрбияче): Замана арбасыннан төшеп калмыйча, Казан шәһәре елдан-ел үсә, яңара, үзгәрә һәм матурая бара.

      Казан бик күп юнәлешләрдә дан казанган шәһәр. Ничәмә мәртәбә чемпион титулын яулаган, алтын медальләр, кубоклары белән сөендергән “Ак барс”, “Рубин” исемнәре кемгә генә таныш түгел икән?! Россия, Европа һәм Бөтендөнья чемпионнары футбол клубы “Рубин”, хоккей командасы “Ак Барс”, “Динамо-Казань”, ватерпол командасы “Синтез”, тугыз мәртәбә җиңү яулаган “Камаз-Мастер” лар турында безнең балаларыбыздан алып, чит ил вәкилләренә кадәр беләләр һәм ватандашларыбыз белән горурланалар. Алар Казанның исеменә тап төшермичә, илебезнең якты киләчәге өчен үзләренең җиңүләрен халкына бүләк итә. Әйе, һич шикләнми әйтә алабыз. Казан - Россиянең спорт башкаласы. Монда тиешле стандартларга туры китерелгән күп санлы спорт заллар, стадионнар бар. Биредә уңышка ирешү юлына баруда тиешле шартлар тудырылган. Шулай бит балалар.

Б:Әйе.

 

 Юни (тәрбияче): Сезнең Казан шәһәрендә бик тиздән 2013 нче елда спорт залларында спорт ярышлары булып узачак. Җир шарында дүрт елга бер тапкыр гына була торган бәйге- тамашаның нәкъ менә безнең җирлектә үтүе тикмәгә генә түгел.

Спорт дигән зур мәйдан барлык кешеләрне төрледән-төрле ярышка чакыра. Аны универсиада диеп тә атыйлар. Казанда Универсиадага әзерлек программасы уңышлы гына башкарылып килә.Универсиада - 2013 шәһәребезгә бик күп илләрдән туристлар алып килергә тора. Казан әзерме икән моңа? Әйе, әзер: бүгенге көндә Казанда күп урынлы 80 кунакханәнең ишеге алар өчен ачык. Кабат саннарга күз салсак, 70% Россия халкы әлеге тамашаны ничек үтүен игътибар белән карарга әзерләнә, ә аларның 23% ы – ярышларда катнашачаклар. Ә бәйгеләр төрледән булачак...Җәйге универсиада программасына 13 спорт төре керә: җиңел атлетика, футбол, баскетбол, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, фехтование, йөзү, су тубы уены, теннис, өстәл теннисы, волейбол, суга сикерү, дзюдо. Бәйгенең хуҗалары тагын берничә спорт төрен программага кертә ала. Стендка ату, авыр атлетика, бокс, чирәмдәге хоккей, бил бау көрәшен үз итүчеләргә дә бәхет елмаер дип көтелә.

Балалар ә сез кунакларны ничек табын әзерләп каршы алырга кирәклеге турында беләсезме соң?

Б:Әйе,беләбез.Өстәлгә куярбыз чәчәк,чәчәк янына чәкчәк.Бавырсак һәм кош теле,ризыклар төрле-төрле.

Т:Бик булдыклылар икәнсез сез. Тарихыбызда тирән эз калдырачак, мәңге онытылмас бәйгенең Казанда үткәрелүенә сез дә чиксез шат икәнсез.  

Балалар,Казанда узачак Универсиаданың талисманы - Юни исемле канатлы Ак барс баласы турында ишеткәнегез бармы сезнең? Канатлы Ак барс – Татарстанның милләт символы, ул республиканың гербында сурәтләнгән.

Мин шушы универсиаданың талисманы, аның саклаучысы, яклаучысы һәм юлдашы. Балалар сез спортны яратасызмы. Мин дә бик яратам. Сезгә күрсәтергә дип үземнең фотосурәтләремне дә алып килдем. Менә бу мин(слайд күрсәтү)булам инде,карагыз әле,матурмы?

Б: Матур.

Юни (тәрбияче): Биредә сез матур чәчәкне күрәсез. Чәчәк- ул балалар, җәй,үсеш,яшьлек,бәхет,шатлык билгесе.

       Мин сезнең Казаныгызга күптән килгән идем инде.Бүген нишләптер күңелем мине сезнең янга тартты. Вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрәсем килә.Сезне сәяхәт итәргә яратасыз дип ишеттем, яратасызмы? Әйдәгез бергәләшеп Казанның универсиадага ничек әзерләнүен карап үтик әле.Барасызмы минем белән?

Б: Әйе,барабыз.

         Юни (тәрбияче)::Нәрсә икән ул универсиада? Бара-бара әлеге сорауга җаваплар да табарбыз. Ә сезнең шушы универсиада да катнашасыгыз киләме? Ә сез сикерә беләсезме? Йөгерә дә беләсезме? (балалар җавабы)

Әйдәгез, хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк,

Муеннарны боргалыйк,

Ишкәкләрне нык тотыйк,

Беләкләрне ныгытыйк.

Кулларны алга сузыйк,

Үткен кайчылар булыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Кул тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк,

Урыннардан кузгалыйк.

Әйдәгез алайса,киттек!

Ай-яй, балалар урамда бик салкын,хәзер елның кайсы фасылы соң әле?

Б: Урамда кыш.

Юни (тәрбияче): Дөрес әйтәсез,балалар. Кыш көнне кояш түбән, без аның җылысын тоймыйбыз.

Нәрсә белән юлга чыгыйк икән соң,кыш булгач?

Б: Чаңгы белән.

Юни (тәрбияче): Әйдәгез,тик юлга чыкканчы аяк-кулларны ял иттереп алыйк. Китте безнең бармаклар шәһәргә сәяхәткә(кул бармаклары белән аяклардан йөретеп аска төшү), матур җирләр күрергә(кул бармаклары белән аяклардан йөретеп өскә менү). (2 тапкыр)

Әйдәгез, чаңгыларыбызны киябез дә киттек сәяхәткә! (слайд) (чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясау).

Чү менә монда тукталыш ясыйк әле. Гимнастика үткәрелә торган бинага килеп җиттек бугай. Әйдәгез, аның эченә керәбезме?

Б: Керәбез! (3 адым ясып алга барабыз)

Юни (тәрбияче): Менә кердек. Матурмы балалар гимнастика залы?

Б: Әйе, матур!

Т: Балалар, әйтегез әле, монда нәрсә эшлиләр соң?

Б: Гимнастика ясыйлар. (дөрес әйтә алмасалар, тәрбияче ярдәмгә килә)

Юни (тәрбияче): Дөрес әйтәсез! Монда барысы да аяк очларында һәм табанда йөри беләләр икән. Бу уен “Биек һәм тәбәнәк”(“Высокие и низкие”) дип атала. Әйдәгез, без дә шушы уенны уйнап карыйк әле. “Биек” диеп әйткән вакытта кулларны аркага куябыз һәм аяк очларында йөрибез, ә “тәбәнәк” дигәч, куллар билдә үзебез табанга басып йөрибез ( уен шулай 30 секунд бара).

Шулай ук алар “Великан һәм гном” уенында уйныйлар икән. “Великан” дигәч киң (широкий) адымнар белән, “гном” дигәч, вак(мелкий) адымнар белән йөриләр. Әйдәгез, бу уенны да уйнап алабыз. ( уен шулай 30 секунд бара)

Әйдәгез, хәзер гимнастика залыннан чыгабыз, алга таба барабыз. Абау, урамда карлар бөтенләй эрегән, кыштан соң нәрсә килгән?!

Б: Яз килгән!

Юни (тәрбияче): Аннан соң яз килгән, кояш югарырак күтәрелгән. Кояш карларны эреткән, гөрләвекләр барлыкка килгән.

Нәрсә белән барабыз инде хәзер? Әйдәгез, автобус белән барабыз!(слайд) Утырышыйк, киттекме?

Б: Әйе. (Уен  ярдәмендә балалар төсләрне аерырга, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәнәләр, йөрү һәм йөгерү күнекмәләре алалар. Балалар урындыкларга утыралар. Урындыклар-гараж, ә балалар- машиналар. Уйнаучының һзрберсенә кызыл, сары, яшел төстәге боҗралар бирелә. Уенны оештыручы балаларга карап бүлмә уртасына баса, аның кулында төрле төстәге өч флаг. Уенны алып баручы флагларның берсен югары күтәргәч, шул төстәге машиналар, бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөгерәләр. Флагларның өчесе дә күтәрелгәндә, барлык балалар да гаражларыннан Юни (тәрбияче): Менә килеп тә җиттек. Ай-яй, матур җиргә килдек.(слайд) Ничек уйлыйсыз, нинди урын икән бу? Беләсезме? (балалар җавабы)

Әйдәгез, эченә кереп карыйк әле, бәлкем дөрес әйтә аларсыз.(Эченә керәбез-слайд)

Ә монда нәрсә эшлиләр соң?

Б: Футбол уйныйлар.

Юни (тәрбияче): Нәрсә белән уйныйлар?

Б: Туп белән.

Юни (тәрбияче): Ә сез футбол уйнарга яратасызмы? Әйдәгез, без дә сезнең белән футбол уйнап   алабыз. ( Каршыга  капка куела, балалар бер-бер артлы басалар, алар  капкага туп  кертергә тиешләр. Капкага керткәч, беренче уенчы артка барып баса. Аннан соң икенче булып басучылар уйныйлар. Уен шулай икешәр тапкыр дәвам итә. Юни капкага баса һәм алар белән кара-каршы уйный.)

Әйдәгез, чыгабыз, алга таба барасыз. Менә чыктык. Балалар, карагыз әле, футбол уйный-уйный сизми калганбыз, кар бөтенләй юк, кояш чыккан, кешеләр җиңелчә киенгәннәр. Кайсы ел фасылы җиткән соң монда?

Б: Урамда җәй җиткән.

Юни (тәрбияче): Җәй көнне кояш тагы да югарырак күтәрелә. Көннәр җылына. Харап булдык, автобусыбыз да ватылган. Нәрсә белән бара алабыз хәзер? Сез җәй көнне нәрсә белән йөрер идегез? (балалар җавабы) Әйдәгез, велосипед белән барабыз. ( балалар идәнгә аркалары белән яталар, кулларын руль тоткан иттереп өскә күтәрәләр, аяклары белән велосипедның педален әйләндергән кебек, хәрәкәтләр ясыйлар. Иң элек әкрен генә, кызурак һәм яңадан әкрен генә баралар-слайд).

Менә бассейн залына килеп чыктык.(слайд) Җәй көнне су җылынган, шулай бит? Без җәен йөзәбез, су коенабыз. Әйдәгез, хәзер бассейн залының эченә керәбез. (слайд) Бигрәкләр дә матур икән! Балалар беләсезме йөзүчеләр иң беренче очракта дөрес сулыш алу күнегүләрен өйрәнәләр. Аннан соң гына йөзә башлыйлар. Әйдәгез, бездә сезнең белән берничә сулыш алу күнегүләрен өйрәнеп үтик әле.

1.Чуму...И.п.: баскан килеш аяклар бөгелә, куллар өскә. 1-кинәттән сулыш алу һәм бармаклар белән борынны кыстырып тиз арада утыру, , - “чумдык”. 2-3-бер сулышта торырга, суламаска; 4-торырга, куллар өскә, сулыш алырга (ике-өч тапкыр кабатлана)

2. “су шаулый”... И.п.: табанда утырып , куллар аста. 1-2- кулларны йөздереп алга-өскә күтәрергә сулыш алырга; 3-4- кулларны йөздереп аска төшерергә– авыздан “ш-ш-ш”авазы белән сулыш чыгарырга. (ике-өч тапкыр кабатлана)

3. Борынның бер ягын бармак белән каплыйбыз һәм борынның икенче ягы белән сулыш алабыз. Өчкә кадәр санагач, икенче кул белән борынның икенче ягын каплыйбыз һәм сулышны чыгарабыз. (ике-өч тапкыр кабатлана)

Рәхәт булып китте әле. Тиздән һәммәгезнең дә йөзәргә өйрәнүенә ышанып калам. Әйдәгез, чыгабыз. Бигрәк вакыт сизми үтеп киткән. Безгә кайтырга кирәк.

 Юлга чыгыйк әйдәгез. Көз дә килеп җиткән,кояш тагын түбәнәйгән, җылылык кимегән, көннәр салкынайган. Әмма елның теләсә кайсы чорында булсак та кояш һәммәбезне активлыкка өнди, хәрәкәткә китерә.  

 Менә кайтып та җиттек. Балалар без бүген кайларда булдык? (гимнастика, футбол, бассейн залларында булдык)

Күп җирләрдә булдык арыдык. Әйдәгез, ял итеп алабыз,түгәрәккә басабыз. Мин хәзер сораулар бирәм,кемдә туп ,шул җавабын әйтә. Хоккей залында кемнәр уйныйлар? Чаңгыда кемнәр ярыша? Бокста кем ярыша? Футбол тубын кем тибә? Кем гимнастика ясый? Суда кемнәр йөзәләр? Баскетболда кем уйный? Волейболда кем уйный?

      Афәрин, булдырдыгыз! Тырышлыгыгыз өчен, мин сезне бүләкләргә телим. Һәммәгезгә дә үземнең сурәтем төшерелгән медальләр тапшырам. Сез хэзер олимпиада уеннарында катнашырга әзер! Ә бүгенге сәяхәтебез ошадымы үзегезгә? Ә нәрсәсе күбрәк ошады?

       Без бүген бик арыдык, ачыктык. Әйдәгез, хәзер ашханәгә барабыз, уен уйнап алабыз. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйга турында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәре керү мәҗбүри. Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә, ул уеннан чыгарыла. “Ашханә” дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

      Шуның белән дәресебез ахырына якынлашты. Миңа сездә бик ошады. Монда чыннан да иң әйбәт, өлгер, җитез, кунакчыл балалар яши икән. Бергәләшеп уйныйсы уеннарыбыз күп бит әле безнең, ярышларга бергәләп әзерләнербез, шулаймы балалар? Күбрәк хәрәкәт итегез.

Хәрәкәт - тормыш ул. Ә сез тормышка уен аша әзерләнергә тиеш.  . Хәрәкәтле уеннар    зур тормышка әзерләүдә шактый ярдәм итә, чөнки һәр уеннын узенә күрә бер тормышчан мәгънәсе бар. Кеше ни генә эшләмәсен, ул һәрчак актив хәрәкәттә: әйтик, бала уенчыклар белән уйный, яисә хат яза, җырлый яки берәр музыка коралында уйный, шигырь сөйли... Бу шөгыльләр вакытында аларның һәрберсендә үзләренә генә хас хәрәкәтләр ясала.  

 Иң гүзәл матурлык – ул хәрәкәт матурлыгы, яшь гимнастларның төрле күнегүләрне оста, нәзакәтле башкаруларын, фигуралы шуучыларның да, йөгерешчеләрнең дә нәфис хәрәкәтләрен без сокланып күзәткәндә һәммәбездә ләззәтле хисләр уяна, күңелләргә рәхәтлек иңә. Алар кебек буласыгыз киләме? Төрле спорт секцияләренә һәм спорт биналарына даими йөрегез  , анда алган тәэсирләрегез турында сөйләгез . Ә бит уңыш нигезе - тырышлыкта.  

 

       Бик тиздән 2013 елда сезнең белән кабат очрашуны көтеп калам, уңышлар   телим.