ГАБИДУЛЛИНА ГУЛЬШАТ ФАРИТОВНА

Укытучы, бары укытучы гына булам!...” Кызык... Әлеге хыял кайчан кереп урнашты соң минем күңелемә? Әйе, әйе... Барысы да хәтердә. Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керү, беренче дәрес, беренче укытучы... Укытучымның сөйкемле елмаюы, ягымлы сүзләре, балаларга яратып һәм сөеп каравы. Күңелдә: “ Мин дә укытучы булачакмын!”- дигән хыялның бөреләнүе нәкъ шул вакытта булды бугай.
Күпме вакыт үткән, никадәр вакыйгалар булган! Мәктәп еллары, дәресләр, соңгы кыңгырау, имтиханнар, чыгарылыш кичәсе... Күпләрне борчыган: “Кая барырга, нинди һөнәр сайларга?” – дигән сорау миңа кагылмый. Минем максатым ачык: укытучы булырга!
Менә мин башкалабыз Казанда. Һәркемгә яңа мөмкинлекләр ачучы Казанда мин дә үз урынымны табачакмын! Һичшиксез! Ап-ак мәһабәт колонналары белән кызыктырган Ленин университетында уку күпләрнең төшенә дә керми. Ә мин инде студент.Берсеннән – берсе мавыктыргыч дәресләр, белемле укытучылар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар... Сизелмичә үтеп киткән студент еллары...
Ниһаять, минем кулымда диплом. Мин –укытучы! Балачак хыялым тормышка ашты, мин балалар укытачакмын.
Беренче дәресләр. Борчылам. Тәҗрибә юк. Балаларның өмет тулы күзләренә карарга куркам. Ышанычларын аклый алырмынмы, күңелләренә ачкыч табармынмы?! Күңелгә килгән мең дә бер сорау һәм үткәрелгән беренче дәресләр, кичерелгән тәүге хисләр, ниһаять, күктән җиргә төшәргә мәҗбүр итте. Юлымда очраган беренче кыенлыклар тәүге күз яшьләренә сәбәпче булды. Кечерәк сыйныфлар белән уртак телне тиз тапсам да, олырак сыйныфлар мине укытучы буларак кабул итмәде бугай. Кабат – кабат авырлыкларга очрагач, башыма: “Китәргә!” – дигән уй кереп урнашты. Китәргә?! Барысын да ташларга?! Балачак хыялларына хыянәт итәргә?! Юк, беркайчан да! Мин авырлыклар белән көрәшергә, мин кыенлыкларны җиңәргә тиеш.
Тәҗрибә үзенекен итә. Ниһаять, мин дә аңладым. Чын укытучы булу өчен белем һәм балаларны үз итү генә җитми икән. Аларның хәлләрен аңлый, хисләрен тоя бел син! Алар бит тере кешеләр! Аларның бит һәрберсе шәхес!Һәрберсенең холкында тискәре сыйфатлар булган кебек уңайлары да җитәрлек икән!
Мин бик күп уйладым. Тиздән балаларның минем һәр дәресемнән үзгәреп чыгуларын, мин биргән белемне иркен куллануларын, тормышка үз карашлары тууын күрү – минем өчен зур бәхеткә әйләнде. Бу булган мәшәкатьләрне оныттырды. Мин үземнең укучыларымны көннән – көн ныграк ярата башладым. Аларны белемле булганнары, яхшы билегеләре өчен генә түгел, ә тере, шат, кызыксынучан, аралашучан һәм башка бик күп сыйфатлары өчен яраттым. Мин инде аларның укытучылары гына түгел, ә якын дуслары идем.
Шулай итеп, мин көннән – көн бер әйбергә инана барам: “Минем һөнәрем дөрес сайланган, тик күңел биреп, тырышып эшләргә генә кирәк.” Бөек педагог К.Д. Ушинскийның сүзләре искә түшә: “Әгәр дә сеә һөнәрегезне дөрес сайласагыз һәм эшегезне күңел биреп башкарсагыз, бәхет сезне үзе эзләп табар” Бу сүзләрдә хаклык зур: бәхет мине дә эзләп тапты бугай.
Ничек итеп кенә әйтсәләр дә,
Мин үземчә аңлыйм бәхетне.
Балаларга булган мәхәббәтем,
Дәресләрем итә бәхетле!

Добавить запись

Защита от спам-роботов