Контроль эшләр

Закирова Сания Исмагиловна

Предварительный просмотр:

3 нче сыйныф курсы буенча Iяртыеллыкка туган телдән

                                 административ контрольэшенәаңлатмаязуы

Предмет: туган тел

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:I яртыеллыкка  Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:контроль эш I яртыеллыкка календарь графикка туры китереп үткәрелә, өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  контроль эш  материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Сүз төзелеше һәм ясалышы.

2.Тамыр һәм кушымча.Сүзләрнең тамырын һәм кушымчаларын билгели белү.

3.Тамыр.Сүзләрнең тамырын таба белү.

4.Калын һәм нечкә кушымчалар.Калын һә нечкә кушымчаларны аера белү.

5. Кушма  сүләр.Кушма сүзләрне таба белү.

6. Парлы сүзләр.Парлы сүзләрне таба белү.

7. Татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгау.Сүзләргә дөрес кушымчаларны ялгый белү.

8. Исем сүз төркеме.Исемнәрне таба белү.

9. Исем сораулары.Исемгә дөре сораулар куя белү.

10.Ялгызлык исемнәр.Ялгызлык исемнәрне таба белү.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

11.Антонимнар.Антонимнарны таба белү.

12. Сүз ясагыч кушымчалар.Сүз ясагыч кушымчаларны яттан белү.

13. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Сүзләрне юлдан-юлга дөрес күчерә белү.

14. Сузык авазлар.Калын һәм нечкә сузыклы сүзләр.Калын һә нечкә сузыклы сүзләрне аера белү.

15.Тартык авазлар.[w]Ирен ирен тартыгы.

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем куярга һәм дәвам итәргә.(10 б)

16.Иҗади сәләтләрен тикшерү. Хикәяне дәвам итеп язу.

Iвариант

  1. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.

А. Кар

Б. Эшче

В. Бакчага

Г. Аккош

  1. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап.

А. Дәреслек

Б. Китап

В. Кешене

Г. Балыкчы

  1. Тамырдан гына торган сүзне тап.

А. Очучы

Б. Йорт

В. Бәйрәмдә

Г. Укучы

  1. Төлке сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А. –дан

Б.- дән

В.- тан

Г. –тән

  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А. Унтугыз

Б. Савыт-саба

В. Сазлык

Г. Авыл

  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А. Унтугыз

Б. Савыт-саба

В. Сазлык

Г. Авыл

7. Гимназия сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А. –да

Б. –дә

В. –та

Г. –тә

8 . Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.

А. Предметның билгесен белдерә

Б. Предметны белдерә

В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.

9.  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А. Нишли? Нишләде? Нишләгән?

Б. Нинди? Кайсы?

В. Кем? Нәрсә?

Г. Ничә? Ничәнче? Күпме?

10. Ялгызлык исемне билгелә.

А. очучы

Б.Акбай

В. кеше

Г. өстәл

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

1) Төн җилсез. (2) Агачлар, үләннәр, үсемлекләр тынып калган. (3) Аяк астына чык төшкән. (4) Аның дымы итек аркылы үтеп керә. (5) Ниндидер вак кошлар сайрашып ала. (А. Шамов)

1.   1 нче җөмләдәге исемнең антонимын языгыз.

_________________________________________________________________________

2.  2 нче җөмләдән ясагыч кушымча ялганган сүзне язып алыгыз.

 _________________________________________________________________________

3. 3 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз.

__________________________________________________________________________

4.  4 нче җөмләдән нечкә сузыклардан торган исемне табып  языгыз.

__________________________________________________________________________

5. 5 нче җөмләдән [w] авазы булган сүзне язып алыгыз.

__________________________________________________________________

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем куярга һәм дәвам итәргә.(10 б)

Менә син иртән йокыдан уяндың. Бүлмә кояшнуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа рәхәт – рәхәт!

Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең....

IIвариант

1.Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган сүзне тап.

А. Кар

Б. Эштә

В. Бакчачы

Г. Кулъяулык

2. Тамыр һәм мөнәсәбәт белдерүче кушымчадан торган сүзне тап.

А. Дәреслек

Б. Машина

В. Кеше

Г. Балыкны

3.Тамырдан гына торган сүзне тап.

А. Очучы

Б. Йортны

В. Бәйрәм

Г. Укучы

4. Алмагач сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А. –дан

Б.- дән

В.- тан

Г. –тән

  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы кушма сүз?

А. Унбер

Б. Бала-чага

В. Сазлык

Г. Авыл

  1. Түбәндәге сүзләрнең кайсысы парлы сүз?

А. Унбер

Б. Бала-чага

В. Сазлык

Г. Авыл

7. Сәгать сүзенә түбәндәге кушымчаларның кайсысын ялгарга кирәк?

А. –да

Б. –дә

В. –та

Г. –тә

    8.   Исемгә туры килгән билгеләмәне күрсәт.

А. Предметны белдерә

Б. Предметның билгесен белдерә

В. Предметның эшнен, хәрәкәтен белдерә.

    9.  Исем нинди сорауларга җавап бирә?

А. Ничә? Ничәнче? Күпме?

Б. Нинди? Кайсы?

В. Кем? Нәрсә?

Г. Нишли? Нишләде? Нишләгән?

    10.  Ялгызлык исемне билгелә.

А. очучы

Б. байрак

В. кеше

Г. Йолдызкай

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

           1)Айдар кошларны ярата. 2)Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга бер дә онытмый.3) Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. 4)Бүген ишек алдына әнисе ике күркә алып кайтты.

1.1-2 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымчасы булган сүзне язарга.

___________________________________________________________________________

2. 4 нче җөмләдән ия, хәбәрне табып язарга.

___________________________________________________________________________

3. 2 нче җөмләдән юлдан – юлга күчерергә мөмкин булмаган сүзләрне язып алыгыз.

4. Тексттан парлы сүзләрне язып алырга.

_____________________________________________________________________________

5. 2-3 нче җөмләләрдә антоним булырлык сүзләрне язарга.

____________________________________________________________________________

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем куярга һәм дәвам итеп язарга.

Без авылда яшибез. Якында гына урман. Җәйге каникуллар башланды. Мин дусларым белән урманга бардым.

Җаваплар

I вариант

1 өлеш

2 өлеш

1

Б

Көн

2

В

Үсемлекләр

3

Б

Аяк, чык

4

Б

Итек

5

А

Вак

6

Б

7

Б

8

Б

9

В

10

Б

II вариант

1 өлеш

2 өлеш

1

В

җимлеккә

2

Г

Әнисе алып кайтты

3

В

Кыш, җим, бер

4

В

Тавык-чебеш, каз-үрдәк

5

А

Кыш-җәй

6

Б

7

Г

8

А

9

В

10

Г

Бәяләү системасы

Бәяләү системасы( 30 балл)

1.    1 өлеш. Һәр дөрес җавапка 1шәр балл куела.(барысы 10 балл)

  1. 2 өлеш.Һәр дөрес җавапка 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

3.    3 өлеш. Һәр дөрес язылган җөмләгә 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

28-30 балл- “5”билгесе куела.

22-27 балл-“4”билгесе куела.

15-21 балл- “3” билгесе  куела.

0-14 балл- “2”билгесе куела.

4 нче сыйныф курсы буенча I яртыеллыкка туган телдән

административ контрольэшенәаңлатмаязуы

Предмет: туган тел

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:I яртыеллыкка  Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:контроль эш I яртыеллыкка календарь графикка туры китереп үткәрелә, өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  контроль эш  материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Авазлар һәм хәрефләр.Калын сузыклы сүзләрне таба белү.

2.Авазлар һәм хәрефләр. Нечкә сузыклы сүзләрне таба белү.

3.Тартык авазлар.Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан торган сүзләрне  таба белү.

4.Авазлар һәм хәрефләр. ъ(калынлык) һәм ь(нечкәлек) хәрефләрен дөрес куеп яза белү.

5.Сүз төзелеше.Сүз ясагыч кушымчалы сүзне таба белү.

6. Кушма һә парлы сүзләр.Кушма һәм парлы сүзләрне аера белү.

7.Синоним сүзләр.Синоним сүзләрнедөрестабабелү.

8.Сыйфат сүз төркеме. Сыйфатның сорауларын таба белү.

9. Антоним сыйфатлар.Антоним сыйфатларны таба белү.

10. Сан.Саннарның дөрес язылышы.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

11. Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне таба белү.

12. Сыйфат белән сыйфатланмыш.

13.Авазлар һәм хәрефләр.

14. Җөмләнең баш кисәкләре.

15. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем бирергә һәм дәвам итеп язарга.(10 балл)

16. Иҗади сәләтләрен тикшерү.

I вариант

I өлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

А1.Калын сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

       1) эшче, күрәзәче, ярдәмче

       2) акча, эшче, әтәч

       3) кофта, норка, торт

       4) вышка, корт, күләгә

А2.Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз:

1) сөзгеч

  2) каз

  3) яңгыр

  4) авыл

А3.Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

1) валчык, вокзал, тавыш, вәкил

  2) ваза, витамин, веранда, паровоз

  3) витрина, җавап, Володя, волейбол

  4) Шәүкәт, вакыт, ялкау, Вәли

А4.Кайсы сүздә ь (аеру билгесе) бар?

1) ямьле

   2) көньяк  

   3) сәгать

   4) руль

А5.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез:

       1) авылда, сөлге, бармадык

       2) ямьләнгәч, берләштек, хәйләле

       3) күзлек, китаплы, кыргыч

       4) бишлек, сөенеч, такталы

А6.Парлы сүзләр булган рәтне билгелә:

      1) ташбака, ашханә

      2) тирә-як, кием-салым

      3) уйлы, көчле

      4) үги ана яфрагы, кура җиләге

А7.Кечкенә, нәни, бәләкәй  сүзләре нинди сүзләр?

      1) капма-каршы мәгънәле сүзләр

       2) охшаш мәгънәле сүзләр

      3) әйтелешләре бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

      4) дөрес җавап бирелмәгән

А8.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

  1) нишли? нишләде?

  2) кем? нәрсә?

  3) нинди? кайсы?

  4) ничә? ничәнче?

А9.Җылы сыйфатының антонимын тап:

      1) кайнар

      2) эссе

      3) кызу

      4) салкын

А10.Дөрес язылышны тап:

       1) алтымең җиде йөз илле биш

       2) алты мең җиде йөз иллебиш

       3) алты мең җиде йөз илле биш

       4) алты мең җидейөз илле биш

II өлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

    (1)Без кышлаучы кошларга җимлекләр ясадык. (2)Аларны тәрәзә каршына агачларга элеп куйдык. (3)Җимлекләргә ярма, көнбагыш, ипи кисәкләре салдык. (4)Иң беренче сары песнәкләр, җитез чыпчыклар очып килде.

1. 2-3 нче җөмләләрдән кушма исемне язып алыгыз.

____________________________________________________________________________

2. 4 нче җөмләдән сыйфатланмышларны язып алыгыз.

____________________________________________________________________________

3.  2-3 нче җөмләләрдән 4 хәрефле, 5 авазлы сүзне язып алыгыз.

____________________________________________________________________________

4. 1 нче җөмләнең иясе белән хәбәрен язып алыгыз.

____________________________________________________________________________

5. 3 нче җөмләдән III зат күплек санда баш килештәге исемне язып алыгыз.

_____________________________________________________________________________

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем бирергә һәм дәвам итеп язарга.(10 балл)

Җәйге каникуллар башланды. Мин дәү әниләргә кунакка кайттым.

____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

II вариант

I өлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

А1.Нечкә сузыклардан гына торган рәтне табыгыз:

       1) авыл, капка, китап

       2) сәфәр, әйтә, күрә

       3) агач, күрәзәче, карлыгач

       4) корт, күләгә, вышка

А2.Калын әйтелешле сүзне табыгыз:

1) ятьмә

2)күз

3) кар

4) күгәрчен

А3.Кайсы рәттәге сүзләрдә [w] авазы әйтелә?

1) валчык, вокзал, тавыш, ватык

  2) ваза, витамин, веранда, паровоз

  3) витрина, җавап, Володя, волейбол

  4) авыл, вакыт, Вакыйф, вәкил

А4.Кайсы сүздә ъ (аеру билгесе) бар?

1) тәкъдим

2) мәгънә

3) вәгъдә

4) алъяпкыч

А5.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәтегез:

  1) җиденче, кышкы, китаплы

  2) кыргыч, күзлек, китаплы

  3) ачкыч, берләштек, хәйләле

  4) күзлек, авылда, яшьләнде

А6.Парлы сүзләр булган рәтне билгелә:

  1) ашъяулык, ашханә

  2) савыт-саба, ара-тирә

  3) җырлы, көчле

  4) авылым иртәсе, кура җиләге

А7.Көн, төн  сүзләре нинди сүзләр?

      1) капма-каршы мәгънәле сүзләр

       2) охшаш мәгънәле сүзләр

      3) язылышлары бертөрле, мәгънәләре төрле булган сүзләр

      4) дөрес җавап бирелмәгән

А8.Сан:

1) предметның  билгесен белдерә

2) предметның эшен белдерә

3) предметны белдерә

4) предметның санын, исәбен белдерә

А9.Матур сүзенең синонимын тап:

      1) аксыл

      2) яшел

      3) гүзәл

      4) зәңгәр

А10.Хаталы сүзләр рәтен тап:

 1) зуррак,  аграк

 2) йомшакрак, иркенерәк

 3) кызылрак, күбрәк

 4) таррак, зирәгрәк

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

     (1)Бөтен җир ап-ак. (2) Көн аралаш йомшак ак кар ява. (3) Авыл кышы бигрәк күңелле икән. (4) Таулардан, урамнардан кайтып кермибез.(5) Чаңгы белән әллә кайларга барабыз, текә тау башларыннан коштай очып төшәбез, уйныйбыз, көләбез. (6) Кышкы каникул бик күңелле үтә.

1.2-4 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исемнәрне табып языгыз.

_______________________________________________________________________

2. 1-3 нче җөмләләрдән 3 хәрефле, 4 авазлы сүзне язып алыгыз.

__________________________________________________________________________

3.2 нче җөмләнең иясе белән хәбәрен язып алыгыз.

   ________________________________________________________________________

4. 6 нчы җөмләдән ясалма сүзләрне язып алыгыз.

  _________________________________________________________________________

5..2 нче җөмләдән сыйфатланмышны язып алыгыз.

 ________________________________________________________________________

III өлеш. Иҗади эш.Хикәягә исем бирергә һәм дәвам итеп язарга.(10 балл)

Көзге көннәр үтте. Кыш башланды. Кошларның күбесе җылы якка китте.

     ______________________________________________________________________

     ______________________________________________________________________

    _______________________________________________________________________

     ______________________________________________________________________

Җаваплар

I вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

3

Көнбагыш

А2

1

Песнәкләр, чыпчыклар

А3

4

Ярма

А4

2

Без ясадык

А5

3

Ипи кисәкләре

А6

2

А7

2

А8

3

А9

4

А10

3

II вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

2

Таулардан,урамнардан

А2

3

Ява

А3

4

Кар ява

А4

4

Күңелле

А5

2

Кар

А6

2

А7

1

А8

4

А9

3

А10

2

Бәяләү системасы( 30 балл)

1.    1 өлеш. Һәр дөрес җавапка 1шәр балл куела.(барысы 10 балл)

  1. 2 өлеш.Һәр дөрес җавапка 2 шәр  балл куела.(барысы 10 балл)

3.    3 өлеш.Һәрдөрес язылган җөмләгә 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

28-30 балл- “5”билгесе куела.

22-27 балл-“4”билгесе куела.

15-21 балл- “3” билгесе  куела.

1-14 балл- “2”билгесе куела.

0 бал  -      “1” билгесе куела

5 нче сыйныф курсы буенча I яртыеллыкка туган телдән

                                 административ контрольэшенәаңлатмаязуы

Предмет: туган тел

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 5 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:I яртыеллыкка  Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:контроль эш I яртыеллыкка календарь графикка туры китереп үткәрелә, өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  контроль эш  материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Фонетика һәм орфоэпия.

2.Тартык авазлар.

3.Ирен гармониясе.

4.Сузыклар гармониясе.

5.Тартык авазлар.Тел-теш тартыклары.

6.Ь(нечкәлек) хәрефе.

7. Сузык һәм тартык авазлар.

8. Ь(нечкәлек),ъ(калынлык) хәрефе.

9.Ясалма сүзләр.

10.Мәгънәле кисәкләргә бүленеш.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

11. Ике аваз кушылмасын белдергән сүзләрне язу.

12.Сыйфат.Сыйфат дәрәҗәләре.

13.Кушма сүзләр.Тартымлы исемнәрне язу.

14. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне язып алу.

15.Хикәя фигыль

III өлеш. Иҗади эш.Хикәя язу(10 балл)

1 вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

А1.Сөйләм авазлары тел белеменең кайсы бүлегендә өйрәнелә?

         1) фонетика;

         2) морфология;

         3) орфография;

А2. Саңгырау тартык авазларны билгеләгез.

         1) [а], [ә], [о], [ө], [у];

         2) [к], [п], [с], [т], [ф];

         3) [м], [н], [ң];

А3. Иренләшкән сузыкларны билгеләгез.

         1) [у],[о],[ө];

         2) [а],[ә],[ы];

         3) бер җавап та дөрес түгел;

А4. Кайсы сүзләр рәт гармониясенә буйсынмый?

         1)авыл, урам, озын;

         2)күлмәк, шәһәр, түгәрәк;

         3)төнбоек, үзаң, көнбагыш;

А5. Тел-теш тартыкларын дөрес билгеләгез.

         1) ж, җ, ш, щ, ч;

         2) з, с, д, т, ц, н, л, р;

         3) гъ, къ, х, ң;

А6. ь билгесе  кайсы очракта аеру вазифасын башкара?

         1) ниһаять;

         2) көньяк;

         3) ямьле;

         4) сәнгатьле.

А7. Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да  бишәр аваз бар?

        1) яшьле, ватан, юрга, китап, бүләк;

        2) елан, ерак, сәхнә, тарак, кояшы;

        3) тоелу, хәвеф, ялгыз, сөенү;

А8. Нинди хәрефләр төшеп калган? Вәг...дә, кул...тура

1) ъ, ь – калынлык һәм нечкәлек билгеләре

2) ъ, ь – аеру билгеләре

3) бернәрсә дә кирәк түгел

А9. Ясалма нигезлесүзләрне табыгыз.

1) бара, мәктәпләрдә;

2) өчпочмак, сүзлек;

3) кызчык, матуррак;

4) килделәр, күгелҗем.

А10.  Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзне табыгыз.

1) урман-нар;

2) йөгер-ә;

3) са-тып;

4) сары-рак.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

1)Ак аю Арктикада яши. 2)Авырлыгы  1 тоннага, озынлыгы 3 метрга кадәр җитә. 3)Гәүдәсе калын май катламы һәм куе йон белән капланган.

4)Аюның бөтен гомере диңгез һәм бозлар белән бәйле. 5)Ул, азык эзләп, боз өстендә бер ярдан икенче ярга күчә. 6)Суда озаклап йөзә, бик яхшы чума. 7)Яраткан ризыклары: балык, кош-кортлар. (“Хайваннар дөньясы” китабыннан.)

Биремнәр.

11.Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләр булган сүзләрне язып алыгыз.

12. Тексттан сыйфатларны табыгыз һәм аларның антонимнарын уйлап языгыз.

13. Тексттан синоним булган сүзләрне язып алыгыз.

14. 1-3 нче җөмләләрдән сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган исемнәрне табып языгыз.

15. Үткән заман хикәяфигыльне язып алыгыз.

III өлеш. Иҗади эш.“Әти-әни – чын дустым” дигән темага хикәя төзеп языгыз.

(10 балл)

2 вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

А1.Язудагы хәрефләр тел белеменең кайсы бүлегендә өйрәнелә?

         1) фонетика;

         2) графика;

         3) орфография;

А2. Яңгырау тартык авазларны билгеләгез.

         1) [а], [ә], [о], [ө], [у];

         2) [к], [п], [с], [т], [ф];

         3) [м], [н], [ң];

А3. Иренләшмәгән сузыкларны билгеләгез.

         1) [у],[о],[ө];

         2) [а],[ә],[ы];

         3) бер җавап та дөрес түгел;

А4. Кайсы рәттәге барлык сүзләрнең  әйтелеше белән язылышы туры килә?

         1) кояш, каләм, мәктәп;

         2) төзелеш, саулык, гомер;

         3) урман, үсемлек, халык;

А5. Сүзләрдә ирен гармониясе булган рәтне билгелегез.

         1) тормыш, Шөгер, омтылыш, бөтенесе;

         2) роман, океан, урын, түземсез;

         3) дөньяда, тәрбия, Гөлшат, армия;

А6. Кече тел тартыкларын дөрес билгеләгез.

         1) ж, җ, ш, щ, ч;

         2) з, с, д, т, ц, н, л, р;

         3) гъ, къ, х, ң;

А7. ь билгесе  кайсы очракта тартыкның нечкәлеген күрсәтә?

         1) ниһаять;

         2) көньяк;

         3) альбом;

А8. Нинди хәрефләр төшеп калган? Ма...май, тә...мин, тә...сир

1) өчесендә дә к хәрефе

2)  к, э, ә хәрефләре

3)  өчесендә дә э хәрефе

А9. Сингармонизм законына буйсынган сүзләрне күрсәтегез.

1)  Бодай, әни, ата-ана, гөлҗимеш, үзсүзле;

2) Миңсылу, бераздан, дөнья, төнозын, һәрвакыт, ир-ат.

А10.Болар нинди сүзләр?

Казый, зәхмәт, талак, ярлык, золым.

1) неологизмнар;

2) архаизмнар;

3) гомумкулланылыштагы сүзләр.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

      1)Безнең  туган  як  басуларында  күптөрле  иген  үсә. 2)Ныклабрак  карасаң  һәр  үсемлекнең  үзтөсе бар икән.3) Әнә сап-сары чәчәк аткан  көнбагыш  басулары.4)Караңгы  төндәге  электр  утларын  хәтерләтә алар.5) Менә монда җитен кыры зәп-зәңгәр чәчәктә утыра. 6)Ә  карабодай  басуына таба атласаң  иксез-чиксез  аклык  күзләрне иркәли. 7)Менә шулай бөтен басу чәчәк ата бездә. 8)Басулар гына түгел, бакчалар да шау чәчәктә утыра.

Биремнәр.

11. 1-2 нче җөмләдә икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләр булган сүзне язып алыгыз.

12. Тексттан сыйфатларны табып языгыз һәм дәрәҗәләрен билгеләгез.

13. Тексттан кушма сүзләрне язып алыгыз.

14. 1-4 нче җөмләләрдән  тартымлы исемнәрне табып языгыз.

15. Тексттан ирен гармониясен чагылдырган сүзләрне язып алыгыз.

III өлеш. Иҗади эш.”Безнең сыйныф”темасына хикәя төзеп языгыз.(10 балл)

Җаваплар

I вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

1

Аю,яши,куе,аюның,ярдан,ярга,яхшы,яраткан

А2

2

Ак-кара,калын-нечкә,куе-сыек.

А3

1

Йөзә-чума

А4

3

Авырлыгы,озынлыгы.

А5

2

Капланган

А6

2

А7

1

А8

1

А9

2

А10

3

II вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

3

Як

А2

3

Сап-сары(арт.д.),караңгы(гади д.),зәп-зәңгәр(арт.д.)

А3

2

Көнбагыш,карабодай

А4

3

Басуларында,төсе,басулары,утларын,басуына

А5

1

Төсе,бөтен.

А6

3

А7

1

А8

3

А9

1

А10

2

Бәяләү системасы( 30 балл)

1.    1 өлеш. Һәр дөрес җавапка 1шәр балл куела.(барысы 10 балл)

  1. 2 өлеш.Һәр дөрес җавапка 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

3.    3 өлеш. Һәр дөрес язылган җөмләгә 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

28-30 балл- “5”билгесе куела.

22-27 балл-“4”билгесе куела.

15-21 балл- “3” билгесе  куела.

1-14 балл- “2”билгесе куела.

0 бал  -      “1” билгесе куела

6 нчы сыйныф курсы буенча I яртыеллыкка туган телдән

                                 административ контроль эшенә аңлатма язуы

Предмет: туган тел

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 6 нчы сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:I яртыеллыкка  Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:контроль эш I яртыеллыкка календарь графикка туры китереп үткәрелә, өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  контроль эш  материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Морфология.

2.Исемнәрнең ясалышы ягыннан төрләре.

3.Җөмлә кисәкләре.

4.Исем.Исемнәрнең килеш, тартым белән төрләнеше.

5.Сыйфат.Сыйфатларның ясалышы.

6.Сыйфатларның дәрәҗәләре.

7.Сан.Саннарның ясалышы.

8.Гарәп һәм рим цифрларының язылышы.

9.Саннарның төркемчәләре.

10.Рәвеш.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

1.Авазлар һәм хәрефләр.

2.Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

3.Ирен гармониясе.

4.Зат алмашлыклары.

5.Сүз ясагыч кушымчалар.

III өлеш. Иҗади эш.Хикәя язу(10 балл)

I вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1. Морфология тел белеменең кайсы бүлеген өйрәнә?

а) авазлар һәм хәрефләр.              

б) җөмлә кисәкләре.      

в) сүз төркемнәре.

2. Ясалышы ягыннан бу сүзләр нинди сүзләр?

озынборын, билбау, терекөмеш.

а) парлы.                  

б) тезмә.          

в) кушма.                  

г) кыскартылма.

3.Баш килештәге исем җөмләнең кайсы кисәге?

Хәлим аңа кагыйдәләр аңлата, әйтеп диктант яздыра.

а) ия                          

б) тәмамлык              

в) аергыч                  

г) хәбәр

     4. Исем нәрсә белән төрләнгән.?

Абыем миңа бик күп китап бүләк итте.

           а) килеш                    

б) тартым                      

в) сан

 5. Сыйфат нәрсәне белдерә?

         а) предметны            

б) предметның эшен          

в) предметның билгесен

     6. Сыйфатларның дәрәҗәсен билгеләгез.

         Кып-кызыл алма, иң матур өй, тип-тигез юл, чалт аяз көн.

         а) гади                          

б) кимлек                

в) артыклык                

г) чагыштыру.

7.Сан белән ачыкланып килгән исем татар телендә нинди санда гына килә ала?

 а) берлек санда          

б) күплек санда

8. Тәртип саны кушымчасы (-нчы, -нче) кайсы цифрлар янында языла?

а) рим цифрлары янында      

б) гарәп  цифрлары янында

в) берсе янында да язылмый.

9.Бу саннар нинди төркемчәгә карый?

Ун көн, йөз ел, өчтән ике, өч бөтен биштән бер, өч мең китап.

 а) микъдар саны                

б) тәртип саны

в) бүлем саны                

г) җыю саны

10. Рәвеш нәрсәне белдерә?

а) предметны                

б)предметның билгесен        

в) эш яки хәлнең билгесе.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

1)Бөек Җиңү көне! 2)Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз. 3)Бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алабыз.

4)Алар арасында авылдашларым да байтак. 5)Фәттаховлар гаиләсеннән сигез туган

6)Ватан-ана азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган...

7)Тарихчылар сугышның һәр көнендә 14 мең кеше үлгән дип исәплиләр.8)Бу-минут саен10 кеше дигән сүз. 9)Күңел тетрәнә!

10)Бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен без шул каһарманнарга бурычлы!11) Исән калган фронтовикларга һәм тыл батырларына да рәхмәт! (Ш.Мостафин буенча)

Биремнәр.

11.1 нче җөмләдән авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез

12.1-3 нче җөмләдә тартымлы исемнәрнең килешен билгеләгез.

13. 10 нчы ңөмләдә ирен гармониясе күзәтелгән сүзне языгыз.

14.  Зат алмашлыклары кергән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

15. 7 нче җөмләдән сүз ясагыч кушымчасы булган сүзне языгыз.

III өлеш. Иҗади эш.”Спорт- сәламәтлек нигезе”темасына хикәя язу.(10 балл)

2вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Предметның билгесен кайсы сүз төркеме белдерә:

А) фигыль        

Б) сыйфат

В)  исем                                

Г) сан

2.Сыйфат дәрәҗәләренең  төрләре:

А) 2

Б) 3

В) 4

Г) 1

3.Мәгънәдәш сүзләр:

А) омонимнар                        

Б) синонимнар                      

В) антонимнар

4.Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? күпме?

   соравына җавап бирүче сүз төркеме

А) сан                                  

Б) рәвеш

В) исем                                  

Г) сыйфат

5.Сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән:

А) синтаксис                            

Б) морфология

В) фонетика                          

Г) орфография

6 .Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр:

А) омонимнар дип атала,

 Б) антонимнар дип атала,

В) синонимнар дип атала.

7.Предметны белдерүче сүз төркеме:

А) сыйфат                          

Б) алмашлык

В)  исем                              

Г) фигыль

8.Дуслык нәрсәне аңлата:

А) татулык                        

Б) хурлык                          

В) дошманлык

9.Предметның төгәл исәбен белдереп, ничә? никадәр?

     соравына җавап бирүче сан төркемчәсе

А) җыю саны                      

Б) тәртип саны

В) бүлем саны                    

Г) микъдар сан

10. Саннар ясалышы ягыннан ничә төрле була?

А) 3

Б) 4

В) 5

Г) 2

II өлеш.Текстны укыгыз, бирмнәрне үтәгез.

1)Габдулла өчен бу мәктәпкә ияләшү авыр булды.

2)Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады.

3)Эш шәпеш хәлфәнең усаллыгында, аның балаларны суккан чагында  өзеп ала торган, очына шакмак таккан камчысында түгел иде.

4.) Шәпеш хәлфә, шәкертне кыйнаудан бигрәк, кыйнамый гына үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде.

Биремнәр.

  1. нче җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзне табып языгыз.

12.2 нче җөмләдән басымы сүз ахырына төшмәгән сүзне билгеләгез.

  1. нче җөмләдән әйтелеше белән язылышы туры килми торган сүзне табыгыз.

14.2 нче җөмләдән авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзне билгеләгез

15.Ялгызлык исемнәре кергән җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә языгыз.

III өлеш. Иҗади эш.“Туган телем-иркә гөлем” темасынахикәя язу.

Җаваплар

I вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

В

Бөек

А2

В

Көне(Б.к.),ветераннарын(Т.к.),корбаннарын(Т.к.),

А3

Б

Тормышыбыз,өчен

А4

Б

2,4,10

А5

В

Тарихчылар

А6

В

А7

А

А8

Б

А9

А

А10

В

II вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

Б

Бөтенләй

А2

В

Алмады

А3

Б

Ияләшү,өчен

А4

Б

Ияләшә

А5

Б

1, 2, 3, 4

А6

Б

А7

В

А8

А

А9

Г

А10

Б

Бәяләү системасы( 30 балл)

1.    1 өлеш. Һәр дөрес җавапка 1шәр балл куела.(барысы 10 балл)

  1. 2 өлеш.Һәр дөрес җавапка 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

3.    3 өлеш. Һәр дөрес язылган җөмләгә 2 шәр  балл куела. (барысы 10 балл)

28-30 балл- “5”билгесе куела.

22-27 балл-“4”билгесе куела.

15-21 балл- “3” билгесе  куела.

1-14 балл- “2”билгесе куела.

0 бал  -      “1” билгесе куела

2 нче сыйныф курсы буенча Iяртыеллыкка туган телдән

                                 административ контрольэшенәаңлатмаязуы

Предмет: туган тел

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:I яртыеллыкка  Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:контроль эш I яртыеллыкка календарь графикка туры китереп үткәрелә, өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  контроль эш  материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Алфавит.Алфавитны яттан белү.

2.Сузык авазлар.Сузык авазларны дөрес билгеләү.

3.Калын һәм нечкә сузыклар.Сузык авазларны  аера белү.

4-5-6-7. Сузык аваз хәрефләре. Сузык аваз хәрефләрен дөрес яза белү.

8-9. Тартык авазлар.Тартык аваз хәрефләрен дөрес яза белү.

10. ь(нечкәлек һәм аеру билгесе). ъ хәрефен дөрес яза белү.

IIөлеш. Текст өстендә эш (10 балл)

1.Сузык аваз хәрефләре.

2.Тартык аваз хәрефләре.

3.Янәшә тартыклар.

4. Нечкә сузыклар.

5. Иҗек. Сүзләрне дөрес тиеп иҗекләргә бүлү.

III өлеш. Иҗади эш. Исемнәр куеп язарга.(10 балл)

I вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1). Татар алфавитында ничә хәреф бар?

 а) 36;      

 б) 33;    

 в)38;

2). Кайсы рәттә нечкә сузык аваз хәрефләре язылган?

а) ә, ө, ү, э(е), и;      

 б) а. ә, ө, о, ү;      

 в) у, ү, э(е), ә, а.

3). Кайсы рәттә нечкә сүзләр язылган?

 а) әни, шат, укучы;          

 б) икмәк, тиен, әти;        

 в) оя, бәби, шалкан.

4). Дөрес язылган сүзне билгелә?

 а) озонлык;        

 б) озонлок;      

 в) озынлык.

5). Татар сүзләрендә о, ө хәрефләре кайсы иҗектә языла?

 а) беренче;        

 б) икенче;          

 в) өченче.

6). Калын сузыклардан торган сүзне билгелә:

 а) китап;          

 б) өстәл;            

 в) укучы

7). "Юл" сүзендә ничә аваз бар?

 а) ике;              

 б) өч;                

 в) дүрт.

8.   Ирен – теш [ в ] авазы булган сүзне билгелә?

а) ватык;          

б) вертолёт;          

в) Вәсилә.

9.   Дөрес язылган сүзне язып куй:

а) шәһәр;        

б) шәхәр;              

в) шәһар.

10.   ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелан?

а) Ильяс;        

б) мәкаль;            

в) дөнья.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

1)Урман кайбер хайваннарны салкыннан саклый. 2)Аюны көздән үк караңгы өненә кертә. 3)Куянны ак көрт эченә яшерә. 4)Көртлекләр тирән кар эченә чумалар. 5)Ә ач бүрене урман кызганмый. 6)Ул төн буе чаба. 7)Үзенә азык эзли.

Биремнәр.

  1. 1 нче җөмләдә сузык аваз хәрефләренә сызарга
  2. 2 нче җөмләдә тартык аваз хәрефләренә сызарга.
  3. Тексттан янәшә тартыклардан торган сүзләрне язарга.
  4. Тексттан ө хәрефе кергән сүзләрне язарга.
  5. Көртлекләр сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.

III өлеш. Иҗади эш.Исемнәр куеп язарга.(10 балл)

____________ ява. __________ исә. ___________ өрә. _____________ оча.

____________ су сибә.  

ΙΙ вариант

Iөлеш.Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1). Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?

а) хәреф;        

 б) аваз;            

 в) иҗек.

 2). Кайсы рәттә калын сузык аваз хәрефләре язылган?

а) а, о, ү, ы;          

 б) а, ә, о, ө;          

 в) у, ү, ы, о.

3). Сүзләр язуда нәрсә белән белдерелә?

 а) аваз;          

 б) хәреф;            

 в) иҗек.

4). Калын сүзләр рәтен билгелә:

 а) бәби, өстәл, такта;            

 б) урам, агач, бакча;          

 в) чиләк, сандугач, көрәк.

5). Дөрес язылган сүзне билгелә?

 а) өченче;      

 б) өчөнче;        

 в) өчөнчө.

6). Нечкә сузыклардан торган сүзне тап:

 а) тату;          

 б) китап;          

 в) әни

7). "Ял"  сүзендә ничә аваз бар?

 а) ике;            

 б) өч;              

 в) дүрт.

8.  Ирен – ирен [ w ] авазы булган сүзне тап:

а) авыл;      

б) вертолёт;        

в) ваза.

9.  Дөрес язылган сүзне билгелә:

а) рәһмәт;          

б) рәхмәт;          

в) рахмәт.

10.  ь хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелган?

а) ямьле;          

б) көньяк;              

в) төньяк.

IIөлеш. Текст өстендәэш (10 балл)

        1)Олы юл чатында таякка таянган бер бабай тора.2) Юлның икенче ягына чыгу аңа бик читен. 3)Шулвакыт укучылар күренә. 4)Аларның берсе бабай янына килә дә аңа юлны аркылы чыгарга булыша. 5)Бу бала ярдәмчел булып үскән. 6)Аңа бабай рәхмәт әйтә.

Биремнәр.

  1. 1 нче җөмләдә сузык аваз хәрефләренә сызарга
  2. 2 нче җөмләдә тартык аваз хәрефләренә сызарга.
  3. Укучылар сүзен иҗекләргә бүлеп язарга.
  4. Тексттан ике аваз кушылмасын белдергән сүзләрне язарга.
  5. 3 нче җөмләдән нечкә сузыклы сүзне язып алырга.

III өлеш. Иҗади эш. Исемнәр куеп язарга.(10 балл)

___________ көлә.  ___________ яза.  ___________ укый. ____________ сөйли.

___________ эштән кайта.

Җаваплар

I вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

3

У,а,е,а,ы,а,ы.

А2

1

Н,к,д,н,к,р,ң,г,к,р,т.

А3

4

Хайваннарны,салкыннан,куянны

А4

2

Көздән, өненә, көрт.

А5

3

Көрт-лек-ләр.

А6

2

А7

2

А8

3

А9

4

А10

3

II вариант

1 өлеш

2 өлеш

А1

2

О,ы,а,ы,а,е,а,о,а.

А2

3

Й,л,н,ң,к,н,ч,г,ң,б,т,н.

А3

4

У-ку-чы-лар

А4

4

Таякка

А5

2

Күренә

А6

2

А7

1

А8

4

А9

3

А10

2

Бәяләү системасы( 30 балл)

1.    1 өлеш. Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.(барысы 10 балл)

  1. 2 өлеш. Һәр дөрес җавапка 2 балл куела.(барысы 10 балл)

3.    3 өлеш. Һәр дөрес язылган сүзгә 2 балл куела.(барысы 10 балл

28-30 балл- “5”билгесе куела.

22-27 балл-“4”билгесе куела.

15-21 балл- “3” билгесе  куела.

0-14 балл- “2”билгесе куела.



Предварительный просмотр:


                                                             
4 нче сыйныф курсы буенча туган телдән тикшерү эшенә

аңлатма язуы

Предмет: туган тел

Контроль төре:  контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Эш (контроль эш)  формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Өйрәнелгән темалар  буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1. Авазлар һәм хәрефләр.Калын һәм нечкә сузыклы сүзләрне таба белү.                                                        

2. Авазлар һәм хәрефләр. Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан торган сүзләрне  таба белү.

3. Авазлар һәм хәрефләр.  ъ(калынлык) һәм ь(нечкәлек) хәрефләрен дөрес куеп яза белү.

4. Алфавит. Сүзләрне алфавит тәртибендә яза белү.

5. Сүз төзелеше. Сүз ясагыч кушымчалы сүзне таба белү.

6. Кушма һә парлы сүзләр. Кушма һәм парлы сүзләрне аера белү.

7. Эндәш сүзләр. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләрен дөрес куя белү.

8. Синоним сүзләр. Синоним сүзләрне дөрес таба белү.

9. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләрен дөрес билгели белү.

10. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше. Исемнәрнең килешләрен дөрес билгели белү.

II  өлеш. Текст өстендә эш (10 балл)

11. Кушма сүзләр. Кушма сүзләрне таба белү.

12. Исемнәрнең килешләр белән төрләнеше. Исемнәрнең килешләрен дөрес билгели белү.

13. Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәрне таба белү.

14. Алмашлыклар. Алмашлыкларны таба белү.

15. Зат алмашлыгы. Зат алмашлыкларын таба белү.

III өлеш. Иҗади эш. “Сабантуй” бәйрәме(I вариант) , “Туган көн”(II вариант) темасына хикәя язу(10 балл)

16. Иҗади сәләтләрен тикшерү.

1- вариант

I.  Тест биремнәре. (10балл)

1. Нечкә сузык аваздан гына торган сүзне тап.

  1. Урман
  2. Китап
  3. Бөтерчек
  4. Быргы

2. Яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзне тап.

  1. Казлар
  2. Вакыт
  3. Монда
  4. Сәламәт

3. Кайсы сүздә ь билгесе төшеп калган.

  1. Вәг.дә
  2. Иг.лан
  3. Кәгаз.
  4. Тәк.дим

4. Хайван кушаматлары алфавит тәртибендә язылган рәтне билгелә.

  1. Юртак, Сарбай, Чаптар
  2. Чаптар, Сарбай, Юртак
  3. Сарбай, Юртак, Чаптар
  4. Сарбай, Чаптар, Юртак

5. Сүз ясагычлы кушымчалы сүзне тап.

  1. Чәчәкле
  2. Китапка
  3. Рәсемнәр
  4. Язалар

6. Җөмләдә астына сызылган сүз нинди сүз? Сазлыкта  озынборыннар бик күп.

  1. Парлы
  2. Кушма
  3. Тезмә
  4. Тамыр

7. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгесе куела?

  1. Нокта (.)
  2. Өтер (,)
  3. Ике нокта ( :)
  4. Нокталы өтер (;)

8. Синоним булган рәтне билгелә.

  1. Төче, төчкелтем
  2. Озын, матур
  3. Уңган, матур
  4. Уңайлы, җайлы

9. Сыйфат дәрәҗәсен билгелә.

Кызгылт-  

а) төп

б) чагыштыр

в) артыклык

      г) кимлек

10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә.

  1. Китапларда
  2. Әнине
  3. Сумкадан
  4. Дәфтәрләр

II. Текст өстендә эш.(10 балл)

Таштугай.

     1) Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. 2) Көньяктан киң болын сузыла. 3) Болын буенда җиләк- җимеш бакчасы. 4) Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. 5) Бу урман бакчаны җил-давылдан , хәвеф-хәтәрдән саклый.

      6) Менә җәйге ял вакыты якынлаша. 7) Олылар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. 8)Без бертавыштан риза булдык.

Биремнәр.

1)Текстан парлы сүзләрне язып алыгыз.

_________________________________________________________________________________

2) 1 җөмләдән иялек килешендәге исемне табып яз. _____________________________________

3) 2 җөмләдән ия белән хәбәрне табып, күчереп яз, асларына сыз.

_________________________________________________________________________________

4) 4 җөмләдән сыйфатны тап.________________________________________________________

5) 8 җөмләдән зат алмашлыгын табып яз.______________________________________________

III. Иҗади бирем.(10 балл)

“Сабантуй” бәйрәме темасына хикәя яз (8 җөмлә)

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2- вариант

I.  Тест биремнәре. (10балл)

1. Нечкә сузык аваздан гына торган сүзне тап.

а)        Борынгы

б)        Бәрәңге

в)        Яңгыр

г)        Алдыңгы

2. Яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзне тап.

а)        Игътибарлы

б)        Тырыш

в)        Куркак

г)        Белемле

3. Кайсы сүздә ъ билгесе төшеп калган.

а)        Көн.як

б)        Вәг.дә

в)        Кәгаз.

г)        Ил.яс

4. Хайван кушаматлары алфавит тәртибендә язылган рәтне билгелә.

а)        Мырауҗан, Караборын, Актүш

б)        Актүш, Караборын, Мырауҗан

в)        Актүш, Мырауҗан, Караборын

г)        Караборын , Актүш, Мырауҗан

5. Сүз ясагычлы кушымчалы сүзне тап.

а)        Каеннар

б)        Китапка

в)        Бакчачы

г)         Утыралар

6. Җөмләдә астына сызылган сүз нинди сүз? Ата-аналар җыелышына мәктәп директоры да килде.

а)        Парлы

б)        Кушма

в)        Тезмә

г)        Тамыр

7. Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгесе куела?

а)        Сызык( -)

б)        Өтер (,)

в)         Нокта ( .)

г)        Өндәү ( !)

8. Синоним булган рәтне билгелә.

а)        Чибәр, матур

б)        Уңышлы,уңышсыз

в)        Дәү, иске

г)        Ялкау, ялганчы

9. Сыйфат дәрәҗәсен билгелә.

        Дөм караңгы -  а) төп

                                      б) чагыштыру

                                      в) артыклык

                                       г) кимлек

10. Урын- вакыт килешендәге исемне билгелә.

а)        Парктан

б)        Күршедә

в)        Сумканың

г)        Өйдән

II. Текст өстендә эш.(10 балл)

Таштугай.

     1) Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынында урнашкан. 2) Көньяктан киң болын сузыла. 3) Болын буенда җиләк- җимеш бакчасы. 4) Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. 5) Бу урман бакчаны җил-давылдан , хәвеф-хәтәрдән саклый.

      6) Менә җәйге ял вакыты якынлаша. 7) Олылар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. 8)Без бертавыштан риза булдык.

Биремнәр.

1)Текстан кушма  сүзләрне язып алыгыз.

___________________________________________________________________________________

2) 2 җөмләдән чыгыш килешендәге исемне табып яз. _____________________________________

3) 8 җөмләдән ия белән хәбәрне табып, күчереп яз, асларына сыз.

___________________________________________________________________________________

4) 5 җөмләдән күрсәтү алмашлыгын табып яз.____________________________________________

5) 8 җөмләдән зат алмашлыгын табып яз.________________________________________________

III. Иҗади бирем.(10 балл)

“Туган көн ” бәйрәме  темасына хикәя яз (8 җөмлә)

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

                                                                                                          Укытучы:_______________________

                                                                                                          Ассистент:______________________

Бәяләү системасы

  1. I өлеш. Тестлар буенча эшләү. (Максималь 10 балл.) Һәр дөрес җавапка 1-әр балл куела.
  2. II өлеш. Текст өстендә эш. (Максималь 10 балл.) Һәр дөрес үтәлгән биремгә 2-әр балл куела. (5 бирем)
  3. III өлеш. Иҗади эш. Хикәяне дәвам итеп язу. (Максималь 10 балл.)Эчтәлеге тулысынча ачылган, орфографик хатасы булмаган пөхтә эшкә 10 балл куела, эчтәлеге ачылган, 1 -2 орфографик хатасы булган эшкә 9 балл куела, эчтәлеге ачылган 3 орфографик хатасы булган эшкә 8 балл куела, эчтәлеге тулысынча ачылып бетмәгән, җөмләдә сүзләр бәйләнешендә төгәллек сакланмаган эшкә 7 балл куела, эчтәлеге ачылып бетмәгән, җөмләдә сүзләр бәйләнешендә төгәллек сакланмаган, орфографик хаталары булган эшкә 6 балл куела, эчтәлеге ачылып бетмәгән, җөмләдә сүзләр бәйләнешендә төгәллек сакланмаган, орфографик хаталары күбрәк булган, эшкә 5 балл куела,           Барысы – 30 балл

Җаваплар

1 вариант

2 вариант

1                                         В)

Б)

2                                         В)

Г)

3                                         В)

Б)

4                                         Г)

Б)

5                                         А)

В)

6                                         Б)

А)

7                                         Б)

Б)

8                                         Г)

А)

9                                         Г)

В)

10                                       А)

Б)

11       Җиләк-җимеш, җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән

Таштугай, көньяктан, көнчыгыштан, берничә,бертавыштан

12                             Табигатьнең

                                      Көньяктан

13                            Болын сузыла

                                      Без булдык

14                                Катнаш

                                               Бу

15                                      Без

                                               Без

                   28-30 балл- “5” билгесе куела

                   22-27 балл- “4” билгесе куела

                   15-21 балл- “3”билгесе  куела  

                   0-14 балл-   “2” билгесе  куела



Предварительный просмотр:

                                                                нче сыйныф курсы буенча туган телдән тикшерү эшенә

аңлатма язуы.

Предмет: туган тел

Контроль төре: тест формасында контроль эш

Үткәрү вакыты: Максат:бирелгән курс буенча 5 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларының туган  телдән гомум белем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Эш контроль эш (тест) формасында еллык календарь графикка туры китерепүткәрелә.

Өйрәнелгән текстлар буенча биремнәр үтәү, укучыларның язма сөйләм телен үстерү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

 Туган телдән арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен ике вариантта тәкъдим ителә.Ул А,В,С өлешләреннән тора.А,Вөлеше-фонетика,лексикология,сүз ясалышы буенча  төзелгән.С өлеше-иҗади эш.

1.Фонетика.

2.Авазлар һәм хәрефләр.

3.Сингармонизм законы.

4.Лексика.

5.Басым.

6.Кушымчалар.Сүз төзелеше.

7.Сүзләрне дөрес язу.

8.Синонимнар.

9.Сүз ясалышы

10.Фразеологизмнар.

  1. вариант

1.Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?10 балл

А) сүзләрнең ясалышын

Ә) сөйләм авазларын

Б) сүзләрнең дөрес язылышын

2.Кайсы авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава тоткарлыкка очрамый?

А) тартык авазларны әйткәндә

Ә)тартык һәм сузык авазларны әйткәндә

Б) сузык авазларны әйткәндә

3.Сингармонизм законы нәрсәне белдерә?

А) бу закон татар телендә юк

Ә) тартыкларның ярашуын

Б) сузыкларның ярашуын

4.Татар телендә ничә сузык аваз бар?

А) 11

Ә) 9

Б) 12

5.[w] - тартыгы булган сүзләрне табыгыз.

А) Вәли

Ә) Бариев

Б) инфинитив

6.Тамыры дөрес күрсәтелмәгән сүзне табыгыз.

А)ямьсезләнү (ямь)

Ә) бүлмә (бүл)

Б) җиләклек (җил)

7.Нәрсә ул сүз басымы?

А) сүздәге бер авазны көчлерәк итеп әйтү

Ә) бер хәрефне кычкырып әйтү

Б) сүздәге бер иҗекне көчлерәк итеп әйтү

8.Балыклы сүзенә дөрес басым куелган рәтне күрсәтегез.

А) ба-лык-лы

Ә) ба-лык-лы

Б) ба-лык-лы

9.Модальлек кушымчаларыннан гына торган рәтне күрсәтегез.

А) –рак, - кәй, -ның

Ә)-ләр, -нчы, - ты

Б) – даш, -нан, -мый

10.Фразеологик берәмлекне табыгыз.

А) татар теле

Ә) тимер юл

Б) телен йоту


       Текстны укыгыз һәм 11-15 нче биремнәрне эшләгез.10 балл

(1)Курчак театры кайчан, кайсы илдә барлыкка килгән? (2) Дөньяда беренче курчакны кем ясаган? (3) Моны беркем дә белми, чөнки йөз ел элек тә, мең ел элек тә барлык халыкларда да курчаклар булган.

(4) Элек курчакларны балчыктан, саламнан яки чүпрәктән ясаганнар. (5) Балалар шулар белән уйнаганнар. (6) Алар курчакларны  йоклатканнарятканнар, дәвалаганнар, ашатканнар, эчерткәннәр...

                                                                                                            (Вакытлы матбугаттан)

11.2 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ничә хәреф, ничә аваз, ничә иҗектән тора?


12.3 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы ысул белән ясалган?


13.4 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлеп языгыз.

___________________________________________________________________________

14.6 нчы җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр – үзара нинди сүзләр?


15.
Текстта сингармонизм законына буйсынмаган ничә сүз бар?


III.   Диалог төзү “Китапханәдә”10 балл

                                                 

               

2 вариант

1.Аваз белән хәреф арасында нинди аерма бар?

А)аерма юк

Ә)хәрефне- ишетеп,авазны күреп була

Б)авазны әйтеп,ишетеп була;хәрефне язып,күреп була

В)авазларны язабыз,хәрефләрне әйтәбез

2. Кайсы авазларны әйткәндә, үпкәдән килә торган һава тоткарлыкка очрый?

А)тартык һәм сузык авазларны әйткәндә

Ә)тартык авазларны әйткәндә

Б)дөрес җавап бирелмәгән

В)сузык авазларны әйткәндә

3.Татар телендә ничә сузык аваз бар?

А)11

Ә)9

Б)10

В)12

4.Рәт гармониясенә караган төркемне билгеләгез.

А)гөлем,гөмбә,эссе,мәк

Ә)кармак,карбыз,һәрбер,юлчы

Б)иртән,себерке,борын,төтен

В)корым,сеңлем,кадак,юлдаш

5.Тамыры дөрес күрсәтелмәгән сүзне табыгыз.

А)тәмсезләнү (тәмсез)

Ә)яшьлек (яшь)

Б)язма (яз)

В)бүлмә (бүл)

6.Бәйләгеч кушымчалардан гына торган рәтне күрсәтегез.

А)-ның,-ыбыз,-ың

Ә)-га,-лык,-ың

Б)-ка,-таш,-чык

В)-нар,-гач,-сыз

7.Бәйләгеч кушымчасы булмаган сүзне табыгыз.

А)яздылар

Ә)мәктәпләрдән

Б)кошчык

В)бәйрәмнәргә

8.Фразеологик берәмлекне табыгыз.

А)татар теле

Ә)кибеткә бару

Б)тимер юл

В)телен йоткан

9.Һөнәрчелек сүзләреннән генә торган рәтне күрсәтегез.

А)ипи,уку

Ә)саран,тәрәзә

Б)дару,табиб

10.Сизелә сүзенең иҗекләргә дөрес бүленешен күрсәтегез.

А)сиз-ел-ә

Ә)си-зе-лә

Б)си-зел-ә

В)сиз-елә

II.Текстны укыгыз һәм 11-15 нче биремнәрне эшләгез.

1)Бакчачы бабай Чулпанга түм-түгәрәк кып-кызыл бер алма бирде.2)Ул алма шулкадәр зур,шулкадәр матур,шулкадәр тәмле һәм шулкадәр хуш исле иде.3)Кыз моңсу күзләре белән алмага озак карап торды.4)Ләкин ул кызыл алманы ашарга ашыкмады.5)Кулындагы алманы Чулпан иң якын иптәшләре белән бүлешеп ашады.6)Алар алманың вак төшләрен мәктәп бакчасына утырттылар.

11.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр булган җөмләнең санын языгыз.

12.1 нче җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ясалышы ягыннан нинди сүз?

13.4 нче җөмләдә билгеләнгән сүзне мәгънәле кисәкләргә бүлеп языгыз.

14.2 нче җөмләдә билгеләнгән сүзләр-үзара нинди сүзләр?

15.Бакчачы сүзе нинди ысул белән ясалган?

III.  Иҗади бирем..Диалог төзү “Музейда”10 балл

Җаваплар.

1-вариант                           2- вариант.

Дөрес җавап

Дөрес җавап

Тест биремнәре.

1

ә

1

б

2

а

2

ә

3

б

3

в

4

б

4

а

5

а

5

а

6

б

6

а

7

а

7

б

8

а

8

в

9

ә

9

б

10

б

10

ә

         Текст өстендә эш.

11

7 хәреф,7 аваз,3иҗек

11

2

 

12

Сүзләрне кушу

12

парлы

13

балчыктан

13

ашык-ма-ды

14

антонимнар

14

синонимнар

15

3

15

кушымчалау

                                                                                   

Бәяләү системасы

Биремнәрне дөрес үтәгән өчен барлыгы 30 балл куела. Җавап хаталы булса яки бөтенләй булмаса 0 балл куела.

Еллык контроль эш биремнәрен башкарган өчен ,түбәндәге билгеләр куела.

27–30 балл –“5”ле билгесе куела.

21– 26 балл - “4”ле билгесе куела.

15– 20 балл “3”ле билгесе куела.

1-14  балл – “2”ле билгесе куела.

0 балл-         “1” ле билгесе куела.

А  биреме: һәр дөрес язылган җавап 1әр балл белән бәяләнә; барысы-10 балл;

В   биреме:һәр дөрес язылган җавап һәм җөмләгә 2 шәр балл; барысы-10 балл.

С биреме –иҗади эш,10 балл

 



Предварительный просмотр:

                                                         6 нчы сыйныф курсы буенча туган телдән тикшерү эшенә

аңлатма язуы.

Предмет: туган тел.

Контроль төре: контроль эш.

Үткәрү вакыты:

Максат:бирелгән курс буенча 6 нчы сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китерепүткәрелә.

Өйрәнелгән темалар буенча биремнәр үтәү, укучыларның язма сөйләм телен үстерү.

Эшнеңүтәлеше: 45 минут..

 Туган телдән арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен ике вариантта тәкъдим ителә.Ул А,В,С өлешләреннән тора.А,Вөлеше-морфология буенча сораулардан төзелә(исем,алмашлык төркемчәләре,сан,рәвеш).С өлеше-иҗади эш.

1. Исем.

2. Ясагыч кушымчалар.

3.Тартымлы исемнәр.

4.Антонимнар.

5. Кушма сүзләр.

6.Сан.

7.Алмашлык.

8.Рәвеш.

9.Җөмлә кисәкләре.

10.Иҗади эш.

Биремнәр.

1 вариант

  1. Ясалма исемне табыгыз.

А) елга

Б) бүлмә

В)бакча

2. “Уйчан” сүзенең ясалышы:

А) тамыр

Б) кушма

В) ясалма


3. Кайсы рәттәге сүзләргә ике ясагыч кушымча ялганган?

А) шатлыклы, эшчәнлек

Б) шаянлык, күңелле

В) юлдаш, бәхетсез


4. Икенче зат тартым белән төрләнгән сүзләрне билгеләгез:

А) әтием, эшләребез

Б) йортыгыз, әниең

В) китаплары, дәфтәре


5. Антоним сыйфатлар булган рәтне билгеләгез:

А) карт, яшь

Б) матур, чибәр

В) шатлыклы, сөенечле


6. Кушма сүзләрдән генә торган сүзләр рәтен табыгыз.

А)өчпочмак,җиләк,ташкүмер

Б) күлмәк,аккош,көньяк

В)суүсем,ташбака,гөлҗимеш

7. Бүлем санын табыгыз

А)унынчы

Б)унышар

В)унлап


8. Калын хәрефләр белән бирелгән сыйфатның кайсы җөмлә кисәге булып килүен күрсәтегез.Болын яшел җирлеккә гөлләр сибелгән келәмне хәтерләтә.

А)тәмамлык

Б)аергыч

В)ия

9.Күрсәтү алмашлыкларыннан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез.

А)ул,нигә,шул

Б)теге,бу,шушы

В)минеке,әллә ни,ничек

10.Бераз рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

А)күләм-чама

Б)охшату-чагыштыру
В)саф

Текстны укыгыз һәм 11-15 нче биремнәрне эшләгез.

II 1.Камилә кайнатасының сүзләреннән төртеп уяткандай сискәнеп куйды һәм ,уңган килен өлгерлеге белән,ике кулы түгел,ун кулы бар төсле,өй эчен бер итеп эшләргә тотынды.2.Ул иң элек Зәйнәпне читкә чакырып алып,колагына нәрсәдер әйтеп,каядыр тиз генә йөгертте.3.Соңрак самавырны җилтерәтеп алып идәнгә куйды,күп итеп су өстәп,коры чыралар белән ут салып җибәрде.4.Чоланнан,өч-дүрт савытны берьюлы күтәреп,май,күкәй,сөт алып керде.5.Кечкенә сандыгын ачып,тиз-тиз актарына,аннан ниндидер төеннәр,чүпрәкләр чыгара башлады.

11.Күләм- чама рәвеше булган җөмләнең санын билгеләгез.

12.Чама санын табып,саналмышы белән языгыз.

13.5 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән исемне тап,затын,санын,килешен билгеләгез.

14.Алмашлыклар кулланылган җөмләләрнең саннарын языгыз.

15.Вакыт рәвешләре булган җөмләләрнең саннарын билгеләгез.

III.Спорт турында  5-6 җөмлә язарга.

2 вариант

  1. Исем нәрсәләр белән төрләнә?

А) килеш, тартым, дәрәҗә

Б) килеш, тартым, сан

В) килеш, сан, барлык-юклык

2. Башкала сүзенең ясалышы:

А) тамыр

Б) кушма

В) тезмә

3. Кайсы рәттәге сүзләр сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясалган?

А) кадерле, аккош, ара-тирә

Б) суүсем, шаянлык, кура җиләге

В) юлдаш, бәхетсезлек, эшчән

4. “Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм” җөмләсендә ничә исем тартым белән төрләнгән?

А) дүрт исем тартым белән төрләнгән

Б) ике исем тартым белән төрләнгән

В) тартымлы исемнәр юк

5. Синоним сыйфатлар булган рәтне билгеләгез.

А) карт, яшь, чибәр

Б) матур, кызыл, түгәрәк

В) шатлыклы, сөенечле, куанычлы

6. Кимлек дәрәҗәсе ясый торган кушымчаларны билгеләгез.

А) –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел,-су

Б) –рак/-рәк

В) – дай/дәй, -тай/-тәй

7. Тезмә сүзләр кергән рәтне билгеләгез.

А) кулъяулык, ташбака, аккош

Б) кара урман, матур кыз, аш-су

В) җир җиләге, тимер юл, үги ана яфрагы

8.Билгесезлек алмашлыкларын күрсәтегез.

А) һичкем, бернәрсә, берни

Б) минеке, аныкы, безнеке

В) әллә кем, әллә ни, кемдер

9. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез.

А) югары, ерак, озак

Б) тиккә, бушка, юри

В) бертавыштан, быел, хәзер

10. Сан төркемчәләре ничә?

А) биш

Б) алты

В) җиде


II.  Текстны укыгыз һәм 11-15нче биремнәрне башкарыгыз.

1) Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2) Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3) Кышын да шулай, көзен дә.

4) Әнинең кулында – озын ыргак. 5) Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

7) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8) Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).

9) Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым.

11.4 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән исемне тап, затын, санын һәм килешен билгеләгез.

12.3 нче җөмләдән рәвешләрне табып, төркемчәсен һәм ясалышы буенча нинди рәвешләр булуын билгеләгез.

13.Алмашлыклар кулланылган җөмләләрнең санын үсү тәртибендә языгыз.

14Тексттан сыйфатларны язып алыгыз.

15.Тексттан санны табып языгыз.

III.Әниләр турында кечкенә хикәя язарга.(5-6 җөмлә).

Җаваплар.

1-вариант                           2- вариант.

Дөрес җавап

Дөрес җавап

Тест биремнәре.

1

б

1

б

2

в

2

б

3

а

3

в

4

б

4

а

5

а

5

в

6

в

6

а

7

б

7

в

8

б

8

в

9

б

9

а

10

а

10

а

         Текст өстендә эш.

11

3

11

Кулында-3 зат,б.с.у.в.к.

 

12

Өч-дүрт савытны

12

Кышын,көзен-вакыт рәвешләре

13

Сандыгын-т.к.б.с.3 зат.

13

1.2.5.8.9.

14

2.5.

14

Кызыл,иске,озын,корыган,кичке

15

3.2.

15

Ике,икәүләп

12. Иҗади бирем. Укучылар җавабы.

 

Бәяләү системасы.

Биремнәрне дөрес үтәгән өчен барлыгы 30 балл куела. Җавап хаталы булса яки бөтенләй булмаса 0 балл куела.

Еллык контроль эш биремнәрен башкарган өчен , түбәндәге билгеләр куела.

30 - 28 балл –“5”ле билгесе куела.

27 – 22 балл - “4”ле билгесе куела.

21 – 15 балл -“3”ле билгесе куела.

14 – 0 балл – “2”ле билгесе куела.

 А  биреме: һәр дөрес язылган җавап 1әр балл белән бәяләнә; барысы-10 балл;

 В   биреме:һәр дөрес язылган җавап һәм җөмләгә 2шәр балл; барысы-10 балл.

С биреме –иҗади эш,10 балл

.

“Каралды”                                                                                                                     “Раслыйм”

ММБ утырышы                                                                                                            Кама Тамагы урта гомуми белем бирү

Беркетмә № 4                                                                                                                                  мәктәбе директоры

ММБ җитәкчесе_________Ч.Р.Хөсәинова                                                                        _________________И.Г.Шәйморзин

“ 29 ” март  2018 ел.                                                                                                                                               Приказ № 42

                                                                                                                                                                               05 апрель 2018ел





   2017-2018 нче уку елына

6АБ сыйныфы(тат. төркеме)

өчен туган  телдән

АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЕ






Предварительный просмотр:


                                                             2 нче сыйныф курсы буенча туган телдән тикшерү эшенә

аңлатма язуы

Предмет: туган тел

Контроль төре:  контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының туган телдән гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Эш (контроль эш)  формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Өйрәнелгән темалар  буенча биремнәр үтәү.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Туган телдән  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү(10 балл)

1.Алфавит. Алфавитны  яттан  белү.

2. Авазлар һәм хәрефләр. Нечкә сузык авазлар.Нечкә сузык авазларны аера белү.

3. Сүз. Калын һәм нечкә сүзләр. Калын һәм нечкә сүзләрне аера белү.

4. О-ы хәрефенең дөрес язылышы.О-ы хәрефенең дөрес язылышына кагыйдәне яттан белү.

5. Калын һәм нечкә сүзләр. Калын һәм нечкә сүзләрне аера белү.

6. Исем сүз төркеме. Исем сүз төркемен аера белү.

7. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары. Исемнәргә күплек санда нинди кушымчалар ялгануын белү.

8. Сыйфат сүз төркеме. Сыйфат сүз төркеменең сорауларын аера белү.

9. Фигыль сүз төркеме. Фигыль сүз төркеменең сорауларын аера белү.

10. Фигыль заманнары. Фигыль  заманнарын белү.

II  өлеш. Текст өстендә эш (10 балл)

11. Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәр. Җөмләнең баш кисәкләре ия һәм хәбәрне таба белү.

12. Исем. Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары. Күплек сандагы исемнәрне таба белү.

13. Исем. Кем? Нәрсә? сораулары. Кем? Нәрсә? Сорауларына җавап булган исемнәрне таба белү.

14. Иҗек. Бер иҗекле сүзне таба белү.

15. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү.

III өлеш. Иҗади эш. Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп язу(10 балл)

16. Иҗади сәләтләрен тикшерү.Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп яза белү.

Ι вариант

      I. Тестлар буенча эшләү(10 б)

     1). Татар алфавитында ничә хәреф бар?

        а) 36

        ә) 33;    

        б) 39;

    2). Кайсы рәттә нечкә сузык аваз хәрефләре язылган?

     а) ә, ө, ү, э(е), и;      

     ә) а. ә, ө, о, ү;      

     б) у, ү, э(е), ә, а.

    3). Кайсы рәттә нечкә сүзләр язылган?

      а) әни, шат, укучы;          

      ә) икмәк, тиен, әти;        

      б) оя, бәби, шалкан.

    4). Дөрес язылган сүзне билгелә?

      а) озонлык;        

      ә) озонлок;      

      б) озынлык.

    5) Калын сузыклардан торган сүзне билгелә:

      а) китап;          

      ә) өстәл;            

      б) укучы

    6) Исем нинди сорауларга җавап бирә?

а) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

ә) Нинди? Кайсы?

б). Кем? Нәрсә?

     7) Болын сүзенә кайсы күплек кушымчасын ялгарга?

а)  -нар

ә ) –нәр

б)  -лар

в)  -ләр

8) Йомшак сүзенә сорау куй.

а) Нәрсә?

ә) Нинди?

б) Нишли?

9)  Җырлый фигыленә сорау куй.

а) Нишли?

ә) Нишләде?

б) Нишләр?

10)  Укый фигыленең заманын билгелә.

а)  Үткән заман

ә)  Хәзерге заман

б)  Киләчәк заман

   II.  Текст өстендә эш.(10 б)

    1)Хәзер җәй. 2)Җәй көне каникуллар була. 3)Без рәхәтләнеп ял итәбез. 4)Мин елгада су

     коенам, кояшта  кызынам. 5) Әти белән без күлдә балык тотабыз, урманда гөмбә  

     җыябыз.6) Җәй  көне бик  рәхәт. 7) Мин җәйне яратам.

         

  1. 7 җөмләдә ия, хәбәрне язып ал.

_______________________________________________________________________

  1. 1-2 җөмләдә күплек санда килгән исемне табып яз.

_______________________________________________________________________

  1. Кем? соравына җавап булган сүзләрне язарга.

_______________________________________________________________________

  1. 4 җөмләдә бер иҗекле сүзләрне язып алырга.
  2. Урманда сүзендә ничә сузык аваз бар?______________________________________

          III.   Иҗади эш. Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп язарга.(10 б)

          Балалар лагерьда ял (нишлиләр?). Алар су (нишлиләр?). Безнең өй янында чишмә  (нишли?)  

         Марат китап   (нишли?). Без туган илебезне (нишлибез?).

ΙΙ вариант

         I.  Тестлар буенча эшләү(10 б)

        1). Сүзләр нәрсәләрдән төзелә?

       а) хәреф;        

       ә) аваз;            

       б) иҗек.

       2). Кайсы рәттә калын сузык аваз хәрефләре язылган?

       а) а, о, ү, ы;          

       ә) а, ә, о, ө;          

       б) у, а, ы, о.

       3). Калын сүзләр рәтен билгелә:

       а) бәби, өстәл, такта;            

       ә) урам, агач, бакча;          

       б) чиләк, сандугач, көрәк.

       4). Дөрес язылган сүзне билгелә?

       а) өченче;      

       ә) өчөнче;        

       б) өчөнчө.

       5). Нечкә сузыклардан торган сүзне тап:

       а) тату;          

       ә) китап;          

       б) әни

  6)  Исем нәрсәне белдерә?

  а) билгене белдерә;              

  ә) предметны белдерә;            

  б) эшне белдерә.

  7) Дөрес язылган сүзне язып куй:

    а)  шәһәр;        

    ә)  шәхәр;              

    б)  шәһар.

  8) Тәмле сүзенә сорау куй.

    а) Нәрсә?

     ә) Нинди?

     б) Нишли?

  9) Бәйли фигыленә сорау куй.

     а)  Нишли?

     ә)  Нишләде?

     б)  Нишләр?

  10)  Укый фигыленең заманын билгелә.

    а)  Үткән заман

     ә)  Хәзерге заман

     б)  Киләчәк заман

          II. Текст өстендә эш(10 б)

       Җәй. 1) Ямьле җәй җитте. 2) Кояш кыздыра. 3)Агачлар яшел төскә керде. 4) Хәтфә чирәм  күтәрелде. 5) Урманнарда кошлар сайрый. 6) Анда ал, сары, зәңгәр, кызыл чәчәкләр үсә. 7) Балалар урманга килделәр Кызлар чәчәк бәйләмнәре җыя. 8) Малайлар туп уйныйлар.

  1.  7 җөмләдә ия, хәбәрне язып ал.

  1. 1-3 җөмләдә күплек санда килгән исемне табып яз.

_______________________________________________________________________

  1. Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне язарга.

_______________________________________________________________________

  1. 1 җөмләдә бер иҗекле сүзне язып алырга.
  2.  Кызлар сүзендә ничә сузык аваз бар?______________________________________

         III.   Иҗади эш. Җәяләр эчендә бирелгән сораулар урынына җавап язарга(10 б)

Өстәл биек, ә урындык (нинди?)

Кар ак, ә күмер (нинди?)

Шикәр татлы, ә лимон (нинди?)

Мамык йомшак, ә тимер (нинди?)

Куян кечкенә, ә фил (нинди?)

         

Җаваплар

1 вариант

2 вариант

1                                         Б)

Ә)

2                                         А)

Б)

3                                         Ә)

Ә)

4                                         Б)

Ә)

5                                         Б)

Б)

6                                         Б)

Ә)

7                                         А)

А)

8                                         Ә)

Ә)

9                                         А)

А)

10                                       Ә)

Ә)

11                                 Мин яратам

                                      Балалар килделәр

12                                 Каникуллар

                                           Агачлар

13                                 Мин, әти, без

                             Җәй, кояш, чирәм, чәчәк, туп

14                                 Мин, су

                                            Җәй

15                                 3 [у] ,[а] ,[а]

                                            2 [ы], [а]

16         Итәләр, коеналар, ага, укый, яратабыз.

                       Кечкенә, кара, әче,, каты, зур.

Бәяләү системасы

I өлеш. Тестлар буенча эшләү. Һәр дөрес җавапка 1 -әр балл куела. Максималь 10 балл.

II өлеш. Текст өстендә эш. Һәр дөрес үтәлгән биремгә 2-әр балл куела. (5 бирем) Максималь 10 балл.

III өлеш. Иҗади эш. Сораулар урынына тиешле сүзләрне куеп язу.Һәр дөрес куелган сүзгә 2-әр балл куела.

Максималь 10 балл.

            Барысы – 30 балл

             

                   27-30 балл- “5” билгесе куела

                   21-26 балл- “4” билгесе куела

                   15-20 балл- “3”билгесе  куела  

                   1-14 балл-   “2” билгесе  куела

                   0 балл-         “1” билгесе куела



Предварительный просмотр:

2 нче сыйныф курсы буенча әдәби укудан тикшерү эшенә

аңлатма язуы

       2 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү оешмасының башлангыч белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән.

Предмет: әдәби уку

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 2 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының  әдәби укудан гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Әдәби укудан  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1 нче вариант

  1. Габдулла Тукай:
  1. шагыйрь

в)   җырчы

с)   артист

  1. Кайсы  рәттә бары тик  Г.Тукайның әсәрләре генә урнашкан?
  1. “Бала белән күбәләк”, “Гали белән Кәҗә”, “Шүрәле “

в)   “Су анасы,. “Каргалар оясы”, “Җиңү бәйрәме”

с)   “Сарык белән кәҗә”, “Сыерчыклар, “Дәү  әнием”

  1. Ә.Бикчәнтәева “Үрдәк беренчелекне алган” әкиятендә үрдәк 1нче урынга ничек чыга?
  1.  матур итеп җырлый

в)   шәп итеп биеп күрсәтә

с)   үз  телендә матур итеп шигырь сөйли

  1. Г.Лотфи “Сыерчыклар” шигырендә сыерчыкның  чут-чут итеп сайравы –
  1.  үзенә пар эзләве

в)   аның оя сайлавы

с)   яз килүгә шатлануы

  1.  Р.Вәлиеваның “Ак песи”әкиятендәге соры песи ак песигә үсмәгәнсең әле, ди. Ни өчен?
  1.  кечкенә буйлы

в)   гел уйнаган, әйткән сүзне тыңламый

с)   дуслыкның да, ачлыкның да  нәрсә икәнен белми

  1. Мәкальнең азагын тап  "Дөньяда иң йомшак нәрсә – “
  1. мамык мендәр

в)  әнием кулы

с)  туган җир туфрагы

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләре булган рәтне тап.
  1.  санамыш, мәкаль, табышмак

в)   Г.Тукай “Ел фасыллары”, Г.Лотфи “Сыерчыклар”

с)   Р.Вәлиева “Ак песи”әкияте, З.Хөснияр “Тукран тәүбәсе” әкияте

  1. 9 нчы май нинди бәйрәм?
  1. Яз һәм хезмәт бәйрәме

в)   Җиңү бәйрәме

с)   Нәүрүз бәйрәме

  1. “Туган ил ул -  алтын арышлар

  Туган ил ул – зифа камышлар” дигән шигырь юлларында билгеләнгән сүзләр –

  1. рифмалашкан сүзләр

в)   сынландыру

с)   чагыштыру

  1. З.   Әхмәровның “Агачлар да авырый” хикәясендә агач нидән авырый?
  1.  салкыннан  корый башлый

в)   кәҗә алмагач кайрысын кимерә

с)   балалар ботакларын сындыра.

  1. II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү. (10 балл)

а) эше барның - баш эшли;

ә) тел сөйли,  ашы бар;

б) илдә илле шикәр, әнкәй – бал

в) әткәй –  дустың булсын.

      г) телләр белгән  - илләр белгән.

12. III өлеш. Диалогка төшеп калган репликаларны куеп язу.(10 балл)

-  Синең дустың бармы?

- ...

-  Аның исеме ничек?

-  ...

-  Сез кайда дуслаштыгыз?

- ...

-  Дустың кайда яши?

-  ...

- Синең дустың нинди?

- ...

2 нче вариант

1.  Роберт Миңнуллин -

а)шагыйрь

в)   җырчы

с)   артист

  1. Кайсы  рәттә бары тик  Г.Тукайның әсәрләре генә урнашкан?

а) “Шүрәле”, “Каргалар оясы”,“Яз керде өебезгә”

в)   “Су анасы”, “Сарык белән кәҗә”,“Безнең гаилә”

с)    “Сыерчыклар, “Дәү әнием”, “Җиңү бәйрәме”

  1. З.Хөснияр  “Тукран тәүбәсе” әкиятендә тукран нинди  тәүбә бирә?

а)  бүтән тукылдатмаска

в)   кортлар чүпләмәскә

с)   урманнан китәргә

  1. Г.Лотфи “Сыерчыклар” шигырендә сыерчык нигә канат кага?

а)үзенә пар эзли

в)    оя сайлый

с)    яз килүгә шатлана

  1.  Г,Тукайның “Безнең гаилә” шигырендә 7нче гаилә әгъзасы?

а)песи

в)  тычкан

с)   эт

 

  1. Мәкальнең азагын тап  "Өйнең яме – “
  1. чисталыкта

в)  ана белән

с)  мул өстәл

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләре булган рәтне тап

а)Г.Тукай “Ел фасыллары”, Г.Лотфи “Сыерчыклар”

в)   тизәйткеч, мәзәк, татар халык әкияте

с)   Р.Вәлиева “Ак песи”әкияте, З.Хөснияр “Тукран тәүбәсе” әкияте

  1. Җиңү бәйрәме –

а)1нче май

в)  9нчы май

с)  1нче июнь

  1. “Туган ил ул -  иркен болыннар

Болыннарда нәни колыннар” дигән шигырь юлларында билгеләнгән сүзләр –

а)рифмалашкан сүзләр

в)   сынландыру

с)   чагыштыру

  1. Р.Мингалимның “Канатларың булса” хикәясендә кыз нигә шатланып яши?

а)әнисен кочакларга ике кулы булганга

в)   кошларның канаты булганына

с)   кошларның җылы яктан исән – сау кайтуына

  1. II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү. (10 балл)

а) Иленнән аерылган-  туган өем.

ә) Туган илем-канаты каерылган.

б) Өйнең яме ана белән.

г) Элек уйла, бәхет ачкычы.

д) Белем-. аннан сөйлә.

  1. III өлеш. Иҗади эш. Диалогка төшеп калган репликаларны куеп язу. (10 балл)

   -   Син ничәнче сыйныфта укыйсың ?

   - ...

   -   Синең яраткан фәнең нинди ?

   -  ...

   -   Син нинди түгәрәкләргә йөрисең?

   - ...

   -   Синең дустың бармы?

  -  ...

  -    Дустыңның исеме ничек?

  -  ...

 Җаваплар. I өлеш ( тест өлеше) ( 1 вариант)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а

а

с

в

с

в

а

в

а

в

II өлеш.Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

а) Эше барның - ашы бар.

ә) Тел сөйли, баш эшли.

б) Илдә илле дустың булсын.

в) Әткәй – шикәр, әнкәй – бал

      г) Телләр белгән  - илләр белгән.

III өлеш. Диалогка төшеп калган репликаларны куеп язу.(Укучы җавабы)

 Җаваплар: I өлеш ( тест өлеше) ( 2 вариант)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а

в

а

с

с

в

в

в

а

а

II өлеш.Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

а) Иленнән аерылган- канаты каерылган.

ә) Туган илем-туган өем.

б) Өйнең яме ана белән.

г) Элек уйла, аннан сөйлә.

д) Белем-бәхет ачкычы.

III өлеш. Диалогка төшеп калган репликаларны куеп язу.(Укучы җавабы)

Бәяләү системасы

28 – 30  балл –“5”ле билгесе куела.

22–  27  балл - “4”ле билгесе куела.

15–  21  балл - “3”ле билгесе куела.

 0 -   14  балл – “2”ле билгесе куела.

3 нче сыйныф курсы буенча әдәби укудан тикшерү эшенә

аңлатма язуы

       3 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү оешмасының башлангыч белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән.

Предмет: әдәби уку

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 3 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучыларының  әдәби укудан гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Әдәби укудан  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1 нче вариант

1. Габдулла Тукай кем ул?

а) рәссам

б) шагыйрь

в) язучы

   

 2. Бу юллар кайсы әсәрдән?

                                         - Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,  зурайгач җайсыз ул:

                                           Картаеп каткач буыннар – эш белү  уңайсыз ул!

         

            а) Мәҗит Гафури «Китап һәм балалар»

            б) Газинур Морат «Туган тел»

            в) Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт»

3. Р. Гыйззәтуллинның «Кечкенә Ринат» хикәясендә Ринат кая еш йөри?

            а) китапханәгә

            б) ашханәгә

            в) шифаханәгә

4.Табышмак, мәсәл, мәкаль, мәзәк, тизәйткеч, санамышларны икенче төрле  ничек әйтәләр?

           а) халык әсәрләре

           б) халык авыз иҗаты әсәрләре

           в) кызыклы әсәрләр

5. Җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү.

           а) сынландыру

           б) чагыштыру

           в) рифма

6. «Алтын сукмак» сүзтезмәсенең мәгънәсе кайсы ел фасылына туры килә?

           а) яз

           б) кыш

           в) көз

7. Җансыз табигатьне сурәтләү нәрсә дип атала?

          а) пейзаж

          б) натюрморт

          в) рәсем

8.  И. И. Левитан кем ул?

          а) рәссам

          б) язучы

          в) җырчы

9. А. Алиш нинди әкиятләр язган?

          а) «Су анасы», «Шүрәле»

          б) « Гөлчәчәк», «Себерке әкияте»

          в) «Чукмар белән Тукмар», «Утлы йомырка».

10. «Кояштагы тап» әкиятендә кояшта ни өчен тап була?

         а) малай әнисенә ялганлый

         б) кыз әнисенә булышмый

         в) абыйсы энесенә булыша

11. II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү. (10 балл)

         а) Туган- үскән җирдән бер эш тә авыр түгел.

         ә) Батыр кешегә матур җир булмас.

         б) Яктылык- ана янында

             яхшылык- кояш янында.

         в) Данның төбе-хезмәт,

             Хөрмәтнең төбе-хөрмәт.

         г) Ата-ананы тыңлаган әрәм булган,

             тыңламаган адәм булган.

  1. III өлеш. Иҗади эш. Диалог язу “ Авылда” (10 балл)

2 нче вариант

1.     Абдулла Алиш  кем ул?

а) рәссам

б) шагыйрь

в) язучы

 2.      Бу юллар кайсы әсәрдән? “ И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
                                                      Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.”

            а) Мәҗит Гафури «Китап һәм балалар»

            б) Газинур Морат «Туган тел»

            в) Габдулла Тукай «Туган тел»

3.      Р. Гыйззәтуллинның «Кечкенә Ринат» хикәясендә Ринат нәрсәне яхшы белә?

            а)  китапларны ертмаска

            б) зурларны тыңларга

            в) яхшы укырга кирәклеген

             

4.        Табышмак, мәсәл, мәкаль, мәзәк, тизәйткеч, санамышларны икенче төрле  ничек әйтәләр?

           а) халык әсәрләре

           б) фольклор әсәрләре

           в) кызыклы әсәрләр

5.      «Энҗе-мәрҗәннәр сибелгән» сүзтезмәсенең мәгънәсе кайсы ел фасылына туры килә?

           а) яз

           б) кыш

           в) көз

6.     Яңгырашы ягыннан охшаш сүзләр ничек атала?

           а) сынландыру

           б) чагыштыру

           в) рифма

7.     Җанлы табигатьне сурәтләү нәрсә дип атала?

          а) пейзаж

          б) натюрморт

          в) рәсем

8.      Харис Якупов кем ул?

          а) рәссам

          б) язучы

          в) җырчы

9.     Г.Тукай нинди әкиятләр язган?

          а) «Су анасы», «Шүрәле»

          б) « Гөлчәчәк», «Себерке әкияте»

          в) «Чукмар белән Тукмар», «Утлы йомырка».

10.    Л. Ә. Фәттаховның  «Әни күрмәгәндә» картинасында нинди ел вакыты сурәтләнгән?

         а) яз

         б) кыш

         в) җәй

11. II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү. (10 балл)

         а) Белем – хур,

             белмәү – нур.

         ә) Белгән белгәнен тешләр,

             Белмәгән бармагын эшләр.

         б) Акылың булса, мәкальгә ияр.

             Акылың җитмәсә, акылга ияр,

         в) Батыр булсаң -беләктән.

             Көчле булсаң- йөрәктән

         г) Үз илем -үтә тишек.

             Кеше иле - алтын бишек,

  1. III өлеш.  Иҗади эш. Диалог язу “ Ял көнендә ” (10 балл)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

б

в

а

б

а

в

б

а

в

а

Җаваплар

 I өлеш ( тест өлеше)                               1 вариант

 II өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

         а) Туган- үскән җирдән матур җир булмас.

         ә) Батыр кешегә бер эш тә авыр түгел.

         б) Яктылык- кояш янында.

             яхшылык- ана янында.

         в) Данның төбе- хөрмәт.

             Хөрмәтнең төбе- хезмәт.

         г) Ата-ананы тыңлаган адәм булган,

             тыңламаган әрәм булган.

III өлеш. Диалог язу “ Авылда”  (Укучы җавабы)

I өлеш ( тест өлеше)                             2 вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

в

в

а

б

б

в

а

а

а

а

II өлеш.Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

         а) Белем –  нур,

             белмәү –  хур.

         ә) Белгән белгәнен эшләр,

             Белмәгән бармагын тешләр.

         б) Акылың булса, акылга ияр,

             Акылың җитмәсә,мәкальгә ияр.

         в) Батыр булсаң –йөрәктән,

             Көчле булсаң- беләктән.

         г) Үз илем - алтын бишек,

             Кеше иле -  үтә тишек.

III өлеш.  Диалог язу “ Ял көнендә ” ( Укучы җавабы)

Бәяләү системасы

28 – 30  балл –“5”ле билгесе куела.

22–  27  балл - “4”ле билгесе куела.

15–  21  балл - “3”ле билгесе куела.

 0 -   14  балл – “2”ле билгесе куела.

4 нче сыйныф курсы буенча әдәби укудан тикшерү эшенә

аңлатма язуы

       4 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү оешмасының башлангыч белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән.

Предмет: әдәби уку

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 4 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучыларының  әдәби укудан гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Әдәби укудан  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

                                              1 нче вариант

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1.“Су буйларында бик күп йөрдек без

Сак – сок булгачтын, дөнья гиздек без.”

Бу өзек нинди әсәр жанрына керә?

а)   миф

в)   бәет

с)   мәсәл

2.  Мәсәл ничә кисәктән тора?

а)   1

в)   3

с)   2

3.  Кайсы рәттә А.Алиш әсәрләре урнашкан?

а)   “Койрыклар”, “Чукмар белән тукмар”, “Кемгә кирәк, кемгә кирәкми”.

в)   “Яңгыр”, “Чишмә”, “Себерке”

с)    “Ай һәм Кояш”, “Фатыйма белән Сандугач”, Яшь агач”

4.  Нәрсә ул гипербола?”

а)   әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү

в)   мәзәк итеп, дусларча тәнкыйтьләп  көлү

с)   җансыз предметны җанландырып күрсәтү

5.   Д. Аппакова  “Шыгырдавыклы башмаклар”,  М.Зощенко “Мескен Федя” әсәрләрендә нинди тема чагыла?

а)   бәхетле балачак

в)   батырлык

с)   сугыш

6. “Батыр була бары мәрхәмәтле йөрәк ...” . Бу юллар Ф. Яруллинның  кайсы әсәреннән алынган?

а)   “Бияләй”

в)    “Юылмас хурлык”

с )   “Ап-ак иткән”

7. Г.Тукай кайсы әсәрен татар халык әкиятенә нигезләнеп язган?

а)    “Шүрәле”

в)    “Су анасы”

с)    Кәҗә белән Сарык”

8. Аллалар, баһадирлар, дөньяның барлыкка килүе турында борынгы халык әкиятләре (уйдырма, хыялый әйбер) ул –

а)    мәсәл

в)    бәет

с)    миф

9. “Яхшылыкка- яхшылык” әйтеме нинди әсәр эчтәлегенә туры килә?

а)    “Күгәрчен һәм малай”  Р. Хафизова

в)    “Дуслар” С.Әдһәмова

с)    “Эт янында тиеннәр” Ә.Баян

10. Харис Якупов кем ул?

          а) рәссам

          б) язучы

          в) җырчы

11. II  өлеш. Мәкаль һәм әйтемнәрне тулы итеп берләштерү.(10 балл)

а) Агач утырткан                                                                тиз сына.

ә) Яшь каенга терәлеп,                                                       карт каен кырык ел яшәгән.

б) Ялгыз агач җилдә                                                           агуланырсың

в) Елан белән дус булсаң                                                   ага булган                                                                                                                                            

г) Усал тел кыш кебек,                                                       яхшы тел яз кебек.

12. III өлеш.Иҗади эш.   Хикәя язу”Сәламәтлек-зур байлык”(10 балл)

2 нче вариант 

 I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1.“Гакыллылар эшен вакытында эшли, Чикерткә кебек тик йөрмәү тиешле”

Бу өзек нинди әсәр жанрына керә?

а)   миф

в)  бәет

с)   мәсәл

2. Мәсәл ничә кисәктән тора?

а)   1

в)   3

с)   2

3. Кайсы рәттә Г, Тукай әсәрләре урнашкан?

а)   “Койрыклар”, “Чукмар белән тукмар”, “Кемгә кирәк, кемгә кирәкми”.

в)   “Яңгыр”, “Чишмә”, “Себерке”

с)    “Ай һәм Кояш”, “Фатыйма белән Сандугач”, Яшь агач”

4. Нәрсә ул юмор?”

а)   әдәби әсәрләрдә чиктән тыш арттырып күрсәтү

в)   мәзәк итеп, дусларча тәнкыйтьләп  көлү

с)   җансыз предметны җанландырып күрсәтү

5. Н. Гыйматдинова  “Сертотмас кәҗә”,  В.Голявкин “Әллә каян күренеп тора” әсәрләрендә нинди тема чагыла?

а)   бәхетле балачак

в)   батырлык

с)   сугыш

6. “Батырлык иң беренче йөрәктә туа” . Бу юллар Ф. Яруллинның  кайсы әсәреннән алынган?

а)   “Иң бәхетле төн”

в)    “Бияләй”

с )   “Ап-ак иткән”

7. Бу мәсәлләрнең кайсысын  Г.Тукай  язган?

а)    “Карга белән төлке”

в)    “Тавык белән үрдәк”

с)    “Яшь агач”

8.  Ачыктан-ачык йә читләтеп,  үгет-нәсыйхәт, акыл бирү(мораль) булган кечкенә күләмле шигъри яки чәчмә әсәр –

а)    мәсәл

в)    бәет

с)    миф

9. “Иптәшең үзеңнән яхшы булсын” мәкале нинди әсәр эчтәлегенә туры килә?

а)    “Күгәрчен  һәм малай”  Р. Хафизова

в)    “Шыгырдавыклы башмаклар” Д. Аппакова

с)    “Эт янында тиеннәр” Ә. Баян

10. Ш. Галиев кем ул?

          а) рәссам

          б) шагыйрь

          в) җырчы

11. II  өлеш. Мәкаль һәм әйтемнәрне тулы итеп берләштерү.(10 балл)

 а) Тауга менүе кыен                             җилдә тиз сына.

 ә) Ялгыз агач                                         ачкычы- белем.

 б) Ат эшли,                                            төшүе ансат.

 в) Дөнья- йозак,                                    сыер ашый.    

 г ) Йөзә белмәгән                                  суга китәр.

  1. III өлеш.Иҗади эш.  Хикәя язу” Минем яраткан китабым ”(10 балл)

Җаваплар

 I өлеш ( тест өлеше)                               1 вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

в

с

а

а

с

в

а

с

в

а

II  өлеш. Мәкаль һәм әйтемнәрне тулы итеп берләштерү.

а) Агач утырткан                                                                тиз сына

ә) Яшь каенга терәлеп,                                                       карт каен кырык ел яшәгән.

б) Ялгыз агач җилдә                                                           ага булган

в) Елан белән дус булсаң                                                   яхшы тел яз кебек                                                                                                                                          

г) Усал тел кыш кебек,                                                       агуланырсың    

III өлеш.  Хикәя язу”Сәламәтлек-зур байлык”( Укучы җавабы)

I өлеш ( тест өлеше)                               II вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

с

с

с

в

а

а

с

а

в

б

II  өлеш. Мәкаль һәм әйтемнәрне тулы итеп берләштерү.

а) Тауга менүе кыен                              җилдә тиз сына

 ә) Ялгыз агач                                        төшүе ансат.

 б) Ат эшли,                                           суга китәр

 в) Дөнья- йозак,                                    ачкычы-белем.    

 г ) Йөзә белмәгән                                 сыер ашый

III өлеш.  Хикәя язу” Минем яраткан китабым”(Укучы җавабы)

Бәяләү системасы

27 – 30  балл –“5”ле билгесе куела.

21–  26  балл - “4”ле билгесе куела.

15–  20  балл - “3”ле билгесе куела.

 1 -   14  балл – “2”ле билгесе куела.

 0 балл-             “1” ле билгесе куела.

1 нче сыйныф курсы буенча әдәби укудан тикшерү эшенә

аңлатма язуы

       1 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү оешмасының башлангыч белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән.

Предмет: әдәби уку

Контроль төре: тест формасында контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 1 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучыларының  әдәби укудан гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Әдәби укудан  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

                                              1 нче вариант

      Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1.Аю Әппәс кайда яши? (1 балл)

А) урманда

Б) мунчада

В) бакчада

2. Аю Әппәс нәрсәләр үстерә? (1 балл)

А) җиләк-җимеш

Б) яшелчә

В) печән

3. Кайсы шигырьне Г.Тукай язган? (1 балл)

А) “Укытучы”

Б) “Гөлбакча”

В) “Бала белән Күбәләк”

4. Дөньяда иң зур хайван нәрсә? (1 балл)

А) фил

Б) зәңгәр кит

В) аю

5. Табышмакның җавабын табыгыз. (1 балл)

Иртән иртүк тора,матур итеп кычкыра.

А) әтәч

Б) тавык

В) күбәләк

6. Мәче балыкны кая куя? (1 балл)

А) үзе ашый

Б) әнисенә бирә

В) балаларына бирә

7. Светофорның ничә күзе бар? (1 балл)

А) өч

Б) бер

В) биш

8. Яз кайсы айдан башлана? (1 балл)

А) март

Б) апрель

В) февраль

9. Яз җиткәч, бозлар нишлиләр? (1 балл)

А) яфрак яра

Б) матурланалар

В) эриләр

10. Кайсы рәттә артык сүз бар? (1 балл)

А) чебен, черки, күбәләк

Б) китап, дәфтәр, бакча

В) чирәм, чәчәк, печән

2 нче вариант

      Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1. Аю Әппәс кайда яши? (1 балл)

А) урманда

Б) мунчада

В) бакчада

2. Аю Әппәс нәрсәләр үстерә? (1 балл)

А) җиләк-җимеш

Б) яшелчә

В) печән

3. Кайсы шигырьне Г.Тукай язган? (1 балл)

А) “Укытучы”

Б) “Гөлбакча”

В) “Туган тел”

4. Дөньяда иң зур хайван нәрсә? (1 балл)

А) фил

Б) зәңгәр кит

В) аю

5. Табышмакның җавабын табыгыз. (1 балл)

Кычкыртып быргысын уята барысын.

А) әтәч

Б) тавык

В) күбәләк

6. Мәче балыкны кая куя? (1 балл)

А) үзе ашый

Б) әнисенә бирә

В) балаларына бирә

7. Светофорның ничә күзе бар? (1 балл)

А) өч

Б) бер

В) биш

8. Яз кайсы айдан башлана? (1 балл)

А) март

Б) апрель

В) февраль

9. Яз җиткәч, бозлар нишлиләр? (1 балл)

А) яфрак яра

Б) матурланалар

В) эриләр

10. Кайсы рәттә артык сүз бар? (1 балл)

А) чебен, черки, күбәләк

Б) китап, дәфтәр, бакча

В) чирәм, чәчәк, печән

Җаваплар

1 вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а

а

в

б

а

в

а

а

в

б

2 вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а

а

в

б

а

в

а

а

в

б

Бәяләү системасы

8  -  10  балл - яхшы

6   - 7   балл -  уртача

0  -  5   балл -  түбән

5 нче сыйныф курсы буенча әдәби укудан тикшерү эшенә

аңлатма язуы

       5 нче сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү оешмасының башлангыч белем бирү программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән.

Предмет: әдәби уку

Контроль төре: контроль эш

Үткәрү вакыты:

Максат: бирелгән курс буенча 5 нче сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә куелган таләпләргә нигезләнеп, аларның эшчәнлек төрләрен, белем һәм күнекмәләрен, үтелгән темаларның укучылар тарафыннан үзләштерелүен, куллана белүләрен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: арадаш аттестация кысаларында Кама Тамагы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларының  әдәби укудан гомумбелем әзерлеген бәяләү.

Бурычлар:

Контроль эш еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.

Эшнең үтәлеше: 45 минут.

Әдәби укудан  арадаш аттестация материалы сайлап алу өчен  2 вариантта  тәкъдим ителә.

                                              1 нче вариант

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)

1. Халык авыз иҗатын кем иҗат итә?(1 балл)

А) халык

Ә) язучы

Б) шагыйрь

2. “Ак бүре” әкиятенең төп герое: (1 балл)

А) патша

Ә) Ак бүре

Б) дию

3. Әкиятләр ничә төркемгә бүленәләр:(1 балл)

А) 5

Ә) 3

Б) 2

4. “Ак бүре” әкияте нинди төркемгә карый?(1 балл)

А) хайваннар турында

Ә) тылсымлы

Б) тормыш-көнкүреш

5. Танылган мәкальләр җыючы?(1 балл)

А) Н. Исәнбәт

Ә) Г. Тукай

Б) М.Җәлил

6. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” -нинди жанрга туры килә?(1 балл)

А) мәкаль

Ә) әйтем

Б) табышмак

7. Бу мәкаль нәрсә турында?(1 балл)

Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.

А) акыл турында

Ә) белем турында

Б) хыял турында

8. Р. Батулла иҗат иткән әкият(1 балл)

А) “Ак бүре”

Ә) “Курай уйный бер малай”

Б) “Аккош күле”

9. Бу өзек нинди әсәрдән: (1 балл)

Самавыр куйды, чәйләр эчерде,

Эчеп бетергәч, каргап очырды

Яңа тунымны ботак ерткандыр

Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр.

А) “Сак-Сок” бәете

Ә)   Г. Тукайның “Пар ат”

Б) “Сарыкны кем ашаган” М. Гафури

10. Мәсәл – ул........... (1 балл)

А) борынгы жанр

Ә) тормыштагы гыйбрәтле яки кимчелекле күренешләрне, капма-каршы булган холык сыйфатларын читләтеп әйтүгә корылган шигъри әсәр.

Б) “картлар сүзе”

11. II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү. (10 балл)

1) Татлы тел, яхшы тел яз кебек. 
2) Усал тел кыш кебек, тимер капканы ачар.

3) Туган телем – иркә гөлем, теле юклар балык булган.
4) Теле барлар халык булган, киңдер сиңа күңел түрем..

5) Берәүнең теле эшли,

   Икенченең кулы эшли.

12.  III  өлеш. Иҗади эш. Диалог төзү”Китапханәдә”(10 балл)

                                                       2 вариант

I  өлеш. Тестлар буенча эшләү (10 балл)


1. Татар халык әкиятләрен эчтәлегенә карап шартлы рәвештә ничә төргә бүләләр?(1 балл)
А) 4
Б) 3 
В) 2


2. Татар халык әкияте Ак бүредә төп герой.(1 балл)
А) Ак бүре һәм төпчек малай 
Б) Патшаның олы уллары
В) Дию һәм Ак бүре


3. Вакыйга һәм күренешләрне гадәттән тыш арттырып, зурайтып әйтү.(1 балл)
А) Литота
Б) Гипербола 
В) Эпитет 


4. “Үги кыз” әкиятенең авторы кем?(1 балл)
А) Габдулла Тукай
Б) Әхмәт Фәйзи 
В) Татар халык әкияте 


5. “Курай уйный бер малай” әкиятенең авторы кем?(1 балл)
А) Фәнис Яруллин
Б) Рабит Батулла 
В) Әхмәт Фәйзи


6. Ф. Әмирханның “Нәҗип” хикәясендә төп герой.(1 балл)
А) Нәҗип 
Б) Гомәр
В) Мәрфуга апа


7. Рифма ул(1 балл)
А) Тезмәләр ахырындагы охшаш яңгырашлы сүзләр 
Б) Шигырьне тукталышлар ясап, нинди интонация белән укуны хәл итә
В) Тезмәләрнең озынлыгы иҗек саны белән үлчәнү.


8. “Сак – Сок” ул(1 балл)
А) Хикәя
Б) Бәет 
В) Әкият


9. Мәзәк ул(1 балл)
А) Моңсу әсәр
Б) Музыкаль әсәр
В) Көлкеле эчтәлекле әсәр 


10. “Үги кыз” әкиятендәге үги кызга нинди сыйфатлар хас?(1 балл)
А) Мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел 
Б) Тупас, тиктормас, ялкау
В) Әләкче, әдәпсез, комсыз


11.
II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.(10 балл)
1) Телең белән ашыкма, гомерең кыска булыр.
2) Акыллы өйрәнер, эшең белән ашык.
3) Телең озын булса, ахмак өйрәтер.
4) Батыр бер үләр, күңеле бозык.
5) Теле бозыкның, куркак мең үләр.


12.
III  өлеш. Иҗади эш. Диалог төзү “Музейда”(10 балл)

Җаваплар

 I өлеш ( тест өлеше)                               1 вариант

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

в

а

ә

а

а

а

ә

ә

а

ә

II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

1) Татлы тел,  тимер капканы ачар.
2) Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

3) Туган телем – иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
4) Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

5) Берәүнең  кулы эшли,

   Икенченең  теле эшли.

III  өлеш. Диалог төзү”Китапханәдә”(Укучы җавабы)

1I вариант

I өлеш ( тест өлеше)                              

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

а

ә

б

в

б

а

а

б

в

а

II  өлеш. Мәкальләрнең өлешләрен туры китерү.

1) Телең белән ашыкма,эшең белән ашык.
2) Акыллы өйрәнер, ахмак өйрәтер.
3) Телең озын булса, гомерең кыска булыр.
4) Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
5) Теле бозыкның, күңеле бозык.

III  өлеш. Диалог төзү”Музейда”(Укучы җавабы)

Бәяләү системасы

28 – 30  балл –“5”ле билгесе куела.

22–  27  балл - “4”ле билгесе куела.

15–  21  балл - “3”ле билгесе куела.

 0 -   14  балл – “2”ле билгесе куела.