"Туган тел" мастер-класс бәйгесе

Хаматзянова Фануза Сагировна

"Туган тел" мастер-класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse_minem_tabyshlarym.docx21.54 КБ
Файл ssylka.docx10.38 КБ
Файл elektiv_kurs_programmasy.docx1.79 МБ

Предварительный просмотр:

ЭССЕ

 Минем методик табышларым

Хәмәтҗанова Фәнүзә Сәгыйрь кызы,

МБГББУ “Сарман урта гомуми белем мәктәбе”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

эш стажы – 24 ел

      “Мин – укытучы булам” – дигән карарга 1977 нче елның 1 нче сентябрендә үк килдем. Бу көн – минем беренче тапкыр мәктәп бусагасына баскан, беренче тапкыр укытучым – Илгизә апаны күргән көнем иде. Бу кеше мине беренче көннән үк үзенә каратты, үзенә хөрмәт, мәхәббәт хисе уятты. Укытучыма булган мәхәббәтем, хөрмәтем көннән-көн арта гына барды. Ә бу көн мәңгегә йөрәгемдә урын алып калды.

    Еллар үтү белән үз-үземә шундый сорау бирәм: Илгизә апа урынында башка укытучы булса, мин бу һөнәрне сайлаган булыр идемме? Укытучы булсам да, Апамнан алган сыйфатларны үземдә булдыра алыр идемме?

     Мәктәпне тәмамлаганда, “Кая барырга?” соравы каршымда тормады, чөнки укытучы булу хыялы, еллар үтү белән, көчәйгәннән-көчәя генә барды. Алабуга Дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кердем. Институтны тәмамлагач, районыбызның  Югары Чыршылы авылына укытырга килдем.

      Мин – Укытучы! Нинди бәхет! 15 ел элек уйлаган теләгем тормышка ашты! Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...  

     Гомер буе  әлеге авылда балалар укытырмын дип хыялландым. Ләкин, “Кеше хыяллана – Аллаһы Тәгалә уңайлый”- дип юкка гына әйтмиләр борынгылар. 19 ел укытканнан соң, эшләгән мәктәптән китәргә туры килде. Бүгенгедәй күз алдымда: район үзәгенең Сарман урта мәктәбе... Беренче сентябрь... Укучылар нинди? Чыршылыдагыча алар белән уртак тел таба алырмынмы? Нәрсәдән башлап җибәрергә?  Балаларны кызыксындыру өчен нинди алымнар кулланырга? Ничек итеп балаларга туган телнең кирәклеген төшендерә алырга, туган телне яратырга ничек өйрәтергә? 

     Яшь буынга тәрбия бирүне милли традицияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Милли традицияләр – халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган, даими кабатлана, һәм үтәлә торган тормыш - көнкүреш чаралары һәм үз-үзен тоту кагыйдәләре икәнлегенә ышандым. Шуңа күрә дә, күп еллар буена тупланган тәҗрибәгә таянып, тарихи-мәдәни, милли мәгърифәт, тел, әдәбият - сәнгать, традицияләр нигезендә укыту-тәрбия процессын алып барырга керештем. 

     Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

       “Шушы яктан, шушы туфрактан без...” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар тупларга һәм аларны дәресләрдә файдаланырга, укучыларда туган ягыбыз тарихы белән кызыксыну уятырга, аны тирәнтен белергә, нәселебез тамырларына хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем.

 Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру,  ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фикерем.

Замана кыенлыкларына да карамастан, киләчәккә өмет белән яшим  һәм эшлим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен эзләнәм. Мин 24 ел хезмәт дәверендә шушы максатка ярашлы эш алып барырга тырышам. Билгеле булганча, һәр эштә гади дә, гадел дә булу укучы белән укытучы арасын якынайта. Үз эшемне генә түгел, балаларны ихлас күңелдән яратам. Аларны тәрбияле, югары культурага ия, зәвыклы, белемле, туган илебезгә лаек кешеләр итеп күрәсем килә. Югары һөнәри осталыкка омтылу, балаларның үзенчәлекләрен яхшылап өйрәнү һәм аларны ихтирам итү – педагогик максатымның нигезе. Бу исә тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа алымнарын, методларын эзләү һәм өйрәнүгә этәрә. Һәр дәресне иҗади уйлап, методик таләпләргә туры китереп оештыруны сорый.

       Методик табышларга, алгарышларга юл кечкенә уңышлардан башлана. Үз казанымда гына кайнап калмыйча, республика, Рәсәй кысаларында узган конкурсларга да укучыларымны катнаштырырга тырышам. Cоңгы 5 ел эчендә укучыларым татар теле һәм әдәбиятыннан район олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсларында республикада призлы урыннар алып кайталар. Укучыларым матур итеп иншалар, шигырьләр иҗат итәләр.

Укучыларның туган телләрен яратуларын, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүләрен белү-күрү – үзе бер шатлык. Ә бу эштә үзеңнең керткән өлешеңне күрү – икеләтә сөенеч. Укысыннар, күбрәк белсеннәр иде безнең укучыларыбыз. Ә моның өчен армый-талмый эшләргә кирәк.

     Үзалдыма куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләм. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый.  Бирегә К.Ушинский сүзләрен китерәсем килә: “Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә...” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

       Мин - бик бәхетле кеше! Үз максатыма ирештем: укучыларым туган телнең кирәклеген аңлыйлар, туган телләрен яраталар. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен тагын да зуррак бәхет юк! 

   



Предварительный просмотр:

Мастер класс

https://yadi.sk/i/EEUoE2CZ3EyzKS

Презентация

https://yadi.sk/i/3B7ifFPO3EzigC


Предварительный просмотр: