Үзем турында үзем

Галиахметова Гульшат Наиловна

Мәгълүмат

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min.doc360 КБ

Предварительный просмотр:

       Мин, Галиәхмәтова Гөлшат Наил кызы, районыбызның иң гүзәл төбәкләренең берсе Әйшияз авылында дөньяга килгәнмен. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, киләчәгемне мөгаллимлек һөнәре белән бәйләргә теләп, Казан дәүләт педагогика институтына юл тоттым. Анда татар теле, әдәбият һәм Татарстан тарихы фәннәреннән, аларны укыту методикасыннан тирән белем туплап, кулыма диплом алдым һәм хезмәт юлымны тәүге тапкыр Түбән Көек урта мәктәбендә башлап җибәрдем.

       Тормыш йомгагымны сүтә – сүтә, уналтынчы елымны үзем сайлаган һөнәремне башкарам. Хезмәтемне бик яратам. Укучыларымның күңелен аңларга тырышам, кирәк чакта аларга ярдәм кулы сузам, укучыларым да миңа ярдәм итәләр. Методик темам: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Бурычларым:

 - фәнгә карата кызыксыну уяту;

-  һәр балага индивидуаль якын килеп белем бирү;

 - укучыларның сәләтләрен искә алып эшләү;

 - укучыларда милләткә, телгә хөрмәт булдыру;

  -укучыларның танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;

 - дәресләрдә яңа информацион алымнар куллану;

 - укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү;

 - иҗади яктан бай, белемле шәхес тәрбияләү;

 - укучыларны ДЙА га әзерләү.

       Тормышымның бер минуты да, ягъни бер мизгеле дә шул мәктәп тормышыннан башка үтмидер. Кайда гына булсам да, нәрсә генә эшләсәм дә, күңелгә һаман да шул шау – шулы мәктәп тормышы, гөр килеп торган укучылар килә. Аларның һәркайсын барлыйм. Дәреснең теләсә кайсы вакытында мең төрле сорауларын яудыручы бишләрем, сабыр гына фикер йөртүче җиделәрем, күзләреннән наянлык сирпеп торган сигезләрем, моңсу елмаючы тугызларым. Алар күп, әмма һәрберсе якын, үз. Аларның уңышларына куанып, күңелсезлекләр туса чишү юлларын уйлап, вакытның үткәнен сизми дә калам. Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,  аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Минем фикеремчә,  татар әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм. Җавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында – укучыларның күзләрендә...

       Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Замана таләбе буенча, фәнгә, телгә мәхәбәт уяту өчен, яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен - дәрес, практикум - дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм.

     Укучыларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

      Замана хикмәтләреннән артта калмау теләге укытучының да, укучының да һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә булуын таләп итә. Шуңа күрә үзем дә һәрдаим яңалыкка омтылам һәм укучыларны да шуңа өйрәтәм. Дәресләрне компьютер технологияләрен кулланмыйча үткәрүне күз алдына да  китереп булмый. Дәрескә берәр яңалык алып керү өчен интернет диңгезендә йөзү зарур.

     Укыту-тәрбия процессы укыту программаларын, дәреслекләрне укыту планына һәм санитария-гигиена таләпләренә туры китереп сайлауга бәйле. Дәресләрдә төп дәреслекләр белән беррәттән Г.Ә.Нәбиуллина (татар теле), А.Г. Яхин авторлыгында (әдәбияттан) өстәмә дәреслекләр дә кулланам. 

     Мин – укытучы, гади укытучы гына түгел, ә ана теле укытучысы. Аның матурлыгын, байлыгын укучыларыма бирергә тырышам. Укучылар теманы аңласын, үзләштерсен өчен проблемалы сораулар куям. Укучыларым алардан чыгу юлларын табалар, фән белән кызыксыналар. Укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү максатыннан, төрле төрдәге язма эшләр эшләтәм.

        Талантлы укытучының ике канаты була: берсе – укучылары, икенчесе – хезмәте. Алар бер - берсенә нык бәйләнгән, чөнки укытучы хезмәте – укучыларның да тырышлыгы ул. Бу бәйләнешне түбәндәге таблицаларда һәм диаграммаларда күрергә була:

  1. Укучыларның сыйфатлы өлгерешләре:

  1. Контроль эш нәтиҗәләре:

  1. Олимпиадаларда катнашу.
  • 2010 - 2011 нче уку елында 10 нчы сыйныф укучысы Нигъмәтҗанова Гөлфия татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2010 – 2011 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Сәмигуллина Нурзилә татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Галиәхмәтова Дилә татар әдәбиятыннан район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 6 нчы сыйныф укучысы Аскарова Диләрә татар теленнән район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан татар әдәбиятыннан район турында призёр булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 7 нче сыйныф укучысы Шакирова Чулпан татар теленнән район турында җиңүче булды.
  • 2012 – 2013 нче уку елында 8 нче сыйныф укучысы Сәмигуллина Нурзилә татар теленнән район турында призёр булды.

Ел саен 25 ләп укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнашып сертификатка ия булалар.

        Коллегаларым белән тәҗрибә уртаклашам. Мәктәптә тел фәннәре методберләшмәсендә, педсовет утырышларында “Проблемалы укыту – укучыларның дәрестә иҗади эшләү сәләтләрен үстерүнең бер чарасы” (2009-2010),”Туган тел дәресләрен информацион технологияләр кулланып оештыру” (2010-2011), районда татар теле укытучыларының август киңәшмәсендә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү” (2009),  “Татар теле һәм әдәбият дәреслекләре” (2012) дигән темаларга чыгышлар  ясадым.

       2009 һәм 2010 елларда, Г. Ибраһимов исемендәге Республика фәнни – практик конференцияләрдә чыгыш ясап, сертификатлар алдым.

       2012 нче елда “Ел укытучысы - 2012” Республика конкурсының мәктәп турында икенче урынга чыктым.

       2013 нче елда  “Иң яхшы укытучы” гранты җиңүчесе булдым ( боерык № 3163/13).

       2011 – 2012 уку елында татар теле укытучыларының төбакара семинаренда 7 класста “Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәренә анализ” темасына дәрес үткәрдем һәм башка төбәк укытучылары белән дә тәҗрибә уртаклашу максатыннан, дәрес эшкәртмәмне Татарстан Республикасы укытучылары интернет – порталга (http://teacher-rt.ru/ ) һәм “Ачык дәрес” газетасына (№4, 2013 ел) урнаштырдым.

      Дәрес укыту белән берлектә иҗат итү, эзләнү эшләре белән дә шөгыльләнәм. 2009 нчы елда Галиәхмәтова Дилә  Ш. Мәрҗани исемендәге конференциядә  “Авылым тарихы”  темасына реферат һәм презентация әзерләп уңышлы чыгыш ясады, грамота белән бүләкләнде.

        2010 нчы елда 5 нче сыйныф укучысы Хафизова Әминә  “Мин, син, ул, барыбыз – бербөтен ил” мәктәп сочинениеләре Республика конкурсының район этабында катнашып, урта төркемдә беренче урынны алды.

       2011 нче елда Кадимова Надия “Тукай безнең йөрәкләрдә” исеме астында Республика күләмендә читтән торып үткәрелгән конкурсның “Тукайның тылсымлы сүзләре” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. 2011 нче елны Кадимова Надия “Киләчәккә билет”  Республика конкурсының “Минем булачак һөнәрем” номинациясендә район этабында җиңүче булып, грамота белән бүләкләнде.

        2013 нче елда Василова Эльвира V Республикакүләм экологик – туган якны өйрәнү фестиваленең “Туган як тарихы” номинациясендә һәм Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни – тикшеренү укуларының төбакара этабында катнашып, 2 нче урыннарны алды. 9 сыйныф укучысы Кадимова Надия укучыларның Әбрар Кәримуллин исемендәге республика фәнни – практик конференциядә катнашып, шулай ук 2 нче урынга лаек булды һәм  Каюм Насыйри исемендәге XI яшүсмерләр фәнни – тикшеренү укуларының төбакара этабында катнашып, җиңүче грамотасы белән бүләкләнде.

       2010 нчы елда мәктәбебез “Укытучыга - ноутбук” конкурсында җиңеп, һәр укытучы ноутбуклы булды. Безгә, укытучыларга, коллегаларыбыз белән аралашу мөмкинлеге артты. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр социаль челтәрендә  үземнең мини – сайтымны булдырдым. http://nsportal.ru/galiaxmetovagulshat

      Нәтиҗәле эшем һәм уңышларым өчен,  2013 нче елда район мәгариф бүлегенең мактау грамотасы белән бүләкләндем.

        Үз хезмәтен яратып, теләп башкаручы укытучы бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Ул заманадан артта калмый, аның белән бергә атлый, һәр яңалыкны өйрәнә, алга омтыла. Яраткан хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү – үзе зур бәхет.